Мәңгеләшкән исем. (Башлангыч класслар өчен телдән журнал)
план-конспект занятия (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Шакирзянова Гузалия Зиннуровна

Муса Җәлилгә багышланган телдән журнал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mngelshkn_isem.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

“Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Башлангыч класслар өчен телдән журнал

Төзеделәр: Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч класс укытучылары:

Шакирҗанова Г.З., Мөхәммәдиева Д.З.

Тема: Мәңгеләшкән исем.

Максат:

- Муса  Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү;

-Патриотик тәрбия бирү;

-Туган илгә, халкыңа хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Портрет, компьютер,

                                         Кичә барышы:

Безнең бүгенге “ Мәңгеләшкән исем” дип аталган  кичәбез телдән җурнал рәвешендә барыр.

1 нче бит “Җырларым” дип атала.

          Журналыбызның беренче битен ачабыз һәм 1 нче  биремне үтибез. Җырларны тыңлагыз һәм исемен атагыз.( “Әтәч”, “Сәгать», «Җырларым”, “Күке”)

Бу җырларның  сүзләрен кем язган? (Муса Җәлил)

Әйе,  дөрес балалар җырларның сүзләрен Муса Җәлил язган. Ул – татар халкының бөек шагыйре Һәм аның исеме мәңгеләшкән.  

2 нче бит  “Балачак” дип атала.

Журналыбызның икенче битен ачабыз.

1 слайд

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә.Ул кечкенәдән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата. Муса Оренбургта “Хөсәения “ мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен үзенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый,  ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып 13 яшендә язылган “Бәхет” шигыре басыла. (1919 нчы ел)

2 слайд

Ә хәзер әйдәгез бөек шагыйребезнең әти-әнисе белән танышып китик.

Әтисе Мостафа, әнисе Рәхимә.

3 слайд 

Муса Җәлилнең туганнары: тормыш иптәше- Әминә, кызы – Чулпан,улы – Альберт, абыйсы – Ибраһим, сеңелләре – Хәдичә, Зәйнәп.

3нче бит  “Сәхнә” дип атала.

Журналыбызның  өченче  битен ачабыз.

         1 нче класс укучылары “Карак песи” шигырен сәхнәләштерәләр.

2класс укучылары  “Сәгать”шигырен сәхнәләштерәләр.

3 класс укучылары “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерәләр.

4 класс укучылары “Сандугач һәм чишмә” шигырен сәхнәләштерәләр.

Сингапур структурасы “Микс- Фриз- Групп”

Музыкага хәрәкәтләнәләр. Музыка туктагач катып калалар һәм сорауны тыңлыйлар.

Төркемнәргә берләшәләр.

1. Муса Җәлил беренче шигырен ничә яшьтә язган? (13 яшь)

2. Муса Җәлилнең ничә туганы бар. (3)

3. Гаиләдә Муса ничәнче бала булып дөньяга килә. (6)

4 нче бит “Тапкырлар” дип атала.

         Журналыбызның  дүртенче  битен ачабыз һәм кроссворд чишәбез.

  1. Җәлилнең сеңлесенең исеме. (Зәйнәп)
  2. Җәлилнең көрәштәше, әкиятче. (Алиш)
  3. Җәлилнең абыйсының исеме. (Ибраһим)
  4.  …, шытып сез йөрәгемдә. (Җырларым)
  5. Җәлилнең кызының исеме. (Чулпан)
  6. Төн буе улашып якында 
    Иснәнеп йөриләр ... (Бүреләр)
  7. Җәлилнең улының исеме. (Альберт)
  8. Җәлилнең хатынының исеме. (Әминә)
  9. Җәлилнең әнисенең исеме. (Рәхимә)

5 нче бит “Мәңгеләшкән” дип атала.

Журналыбызның  бишенче  битен ачабыз.

Казан һәм Оренбург шәһәрләрендә Муса Җәлил исемен мәңгеләштерү максатыннан бик күп  истәлекләр бар.

 Балалар уйлап карагыз әле, ни өчен бу исем мәңгеләшкән?

Ә хәзер сүзне балаларга бирәбез.

1 нче укучы: 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә.

2 нче укучы: Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942).

3 нче укучы:  Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

4 укучы: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.

5 укучы: 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Слайд. Муса Җәлил һәм унбер Җәлилченең фотолары.

М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

1 слайд  Мостафа авылында Муса Жәлил истәлегенә мемориал.

2 слайд Оренбургта Муса Җәлилгә  һәйкәл.

3 слайд Муса Җәлил укыган “Хөсәения” мәдрәсәсе.

Үзебезнең Ютазы районы Урыссу эшчеләр бистәсендә Муса Җәлил урамы бар.

Кече Урыссу мәктәбенең дружинасы Муса Җәлил исемен йөртә.

Дружинаның җыры “Салют сиңа Муса Җәлил”.  Хәзер бергәләп  кичәбезне тәмамлап җырны башкарабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Телдән журнал “Әдәпленең – теле саф”

Класс сәгате укучыларны төрле милләт халыкларының бер-берсен сәламләве белән таныштыра.Иң мөһиме һәрвакытны кешеләргә карата игътибарлы булырга кирәклеккә басым ясый....

ФГОС тәлапләрен үтәп, башлангыч класслар белән дәрестән соңгы эшчәнлек.

ФГОС таләпләренә туры китереп "Оста куллар" түгәрәген оештыру...

Телдән журнал "Сәламәтлек һәм көндәлек режим"

Сәламәт тормыш  рәвешенең төп шарты – режим, аны дөрес үтәү кирәклеген төшендерү, начар гадәтләрне булдырмау, алардан арыну юлларын тәкъдим итү,укучыларда милли үзаң тәрбияләү буенча класстан тыш...

Устный журнал "Мәңгеләшкән исем"

Устный журнал  по творчеству   татарского поэта  Мусы Джалиля....

"Башҡортостан - тыуған ерем" (телдән журнал)

Класс етәнсеһенә "Башҡортостан - тыуған ерем" темаһына телдән журнал...

Башлангыч класслар атналыгы үткәрү планы. 2021-22нче уку елы. Үткәрү вакыты:.18.04-23.04.2022ел

Укучыларның дәресләрдә,дәрестән тыш чараларда иҗади үсешләренә ирешү. Фикерләү сәләтләрен үстерү,укуга кызыксыну  уяту.Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү,буш вакытларын  файдалы итеп узд...