Пьеса для кукольного театра
материал

Фазлиева Гульнара Музиповна

Пьеса на татарском языке для младших школьников. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kompyuter_hm_kamyrbik.docx27.25 КБ

Предварительный просмотр:

Фазлыева Гөлнара Мөҗип кызы

«Компьютер һәм Камырбикә»

(Рус халык әкияте «Колобок»ка һәм татар халык әкияте «Камыр Батыр»га ияреп.)

Курчак театры өчен пьеса.

Кереш сүз.

       Курчак театры – кече яшьтәге мәктәп укучылары яратып карый торган тамаша. Тәрбияви яктан карасак, курчаклар ярдәмендә яхшылыкка өндәү үгетләү һәм әңгәмәләрдән нәтиҗәлерәк чара. «Компьютер  һәм Камырбикә» спектакле көнүзәгендә торган берничә мәсьәләне яктырта. Беренчесе – балаларның күп вакытларын телевизор һәм компьютер каршысында үткәрү проблемасы. Икенчесе – матур әдәбият китаплары белән аз кызыксыну, хәтта бөтенләй китап укымаулары. Китап дөньясының кызык һәм мавыктыргыч булуын «тартма» артында утыручы бала белми. Өченче проблема – өлкәннәрне хөрмәт итү, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү кебек сыйфатларны үстерү. Шулай итеп, спектакль телевизор карау культурасы булдыру, китап укуны пропагандалау, балаларны әдәпле-әхлаклы итеп тәрбияләү максатларын үз эченә ала. Таныш әкиятнең яңача яңгырашы кечкенәләрдә һәрвакыт кызыксыну уята. Курчаклар дөньясы аша балаларны матурлыкка, яхшылыкка өйрәтү, аларның саф күңеленә изгелек орлыклары салу – пьесаның төп бурычы.

«Компьютер һәм Камырбикә»

Катнашалар:

 Әби

Бабай

Камырбикә

Арыслан

Буар Елан

Маймыл

Тычкан

Вакыйга киләчәк заманда бара.

1 нче пәрдә

Өй эче күренеше. Әби белән бабай телевизор каршында утыралар.

Бабай: Карчык, телевизордан тапшыру карп та туйдым, ноубуктагы уеннар да ялыктырды. Инде нишлисе?

Әби: Һай, картым, нишлисе дип… Эше дә юк бит аның хәзер. Бар нәрсә автоматлыштырылган. Пультка гына басасы, «Ә» дигәнче бар эшең эшләнгән булла. Шалт! – бакча утыртылган! Тагын бер басасың – уталган һәм өелгән. Безгә бер эш калмый.

Бабай: Шулай шул, карчык. Эш юк кешегә, эш… Эшсез кеше – яфраксыз агач дигәннәр борынгылар. (Уйланып утыра) Тәк, тәк, тәк… Син менә болай ит әле, карчык… (сөйләшәләр)

Кич. Әби ялгыз аптырап утыра.

Әби: Интернеттан да карадым, энциклопедияләрне дә актардым. Камыр басу программасын бер җирдән дә тапмадым. Тукта әле, минем ерак әбинең «Татар халык ашлары» дигән китабы бар иде, шуннан карыйм әле.

Берничә көн үтә. Өстәл артында әби, бабай һәм бер кыз утыра.

Әби: Бәрәкалла, карт! Камыр малай түгел, Камыр кыз – Камырбикә булды бит бу! Сөбханалла, күз тимәсен!

 Бабай: Әйе, карчык, син тотынсаң берәр әкәмәт чыгармыйча калмыйсың инде. Электән шундый булдың! Шулай да кыз бик күркәм чыккан! Молодец, карчык!

Әби: Шәп булды, сүз дә юк. Тик сөйләшми бит кызыбыз, карап тик утыра.

Бабай:  Яле, карап карыйк. Тәк, менә монда кечкенә генә төймәсе бар, шул «Пуск» түгелме икән. (төймәгә баса)

Кыз селкенә башлый, төчкереп җибәрә. Әби белән бабайга карый.

Камырбикә: Саумы, әбием! Нихәл, бабаем! Мин – сезнең оныгыгыз Камырбикә!

Күрешәләр. Әби яулык чите белән күзләрен сөртә.

2 нче пәрдә.

    Көннәр үтә. Камырбикә әби белән бабайга бер дә булышмый, көне буе телевизор карый, компьютер каршында утыра яисә телефонында уйный.

Әби: Кызым, бәлале булдык бит, Пультыбыз ватылды. Хәзер өйдә су да юк, ут та юк. Чишмәгә суга барсаң иде, бәбкәм. Чишмә суы белән чәй эчәр идек, сусадым.

Камырбикә: Хәзер, әби! Телевизордан «Авыл эте Акбай» бара, шуны гына карап бетерәм дә, барам.

Бабай: Кызым, чык әле. Бакчага су сибәргә кирәк, чәчәкләр сусаган, суганнар шәлперәйгән, шалканнар шартлап ярылган.

Камырбикә: Хәзер, хәзер… Копьюпьютердан «Камыр нокта ru» сайтына кереп кенә чыгыйм әле. Нинди яңалыклар бар микән? Ватсабка да хәбәрләр күп килде. Карап чыгарга кирәк!

Әби,  Бабай:  Ай, Аллам! Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. Менә, чыгарып куйды. Эш юк, дип аптырап утыра идек.

Камырбикә: Тәк, менә монда «Материклар» дигән ниндидер яңа сайт бар икән, кереп карыйм әле. Африка, Америка, Антарктида… . Кайсысында тукталыйм икән? Әһә, Африка. (Мышкага басуга, төрле төстәге утлар яна , барабан каккан тавыш ишетелә).

Пальмалар, лианалар арасында Камырбикә басып тора.

Камырбикә: Бу нинда әкәкмәт соң? Бик эссе, тирә-якта пальмалар. Әллә чынлап та Африкага эләктемме?

Алга таба бара башлый, каршысына Арыслан килеп чыга.

Арыслан: Уууу, нинди тәәәәмле ис! Син кем?

Камырбикә: Мин Камырбикә. Әбием һәм бабаем белән Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре, Шәйхи Маннур урамы, 12 нче йортта яшим. Ә син – Арыслан. Җәнлекләр патшасы, Африка саваннасының хуҗасы.

Арыслан: Бик күүүп беләсең икән син, кызый! Син биик тәмле, әй лә, акыллы күренәсең. Әйдә әле, сыйлыйм үзеңне. Безнең пальмаларда бик тәмле, сусыл виноград үсә.

Камырбикә: Юкны сөйләмә, Арыслан! Мин меңне беләм! Кыяр үсмиме пальмаңда? Мин киттем, Гуд бай! (йөгереп чыгып китә)

Каршысына Буар Елан чыга.

Буар Елан: Кыз-с-с-сый, мин сине ашыйм!

Камырбикә: Хыялланма! Мин Арыслан хәтле Арысланнан качтым, синнән генә качармын!

Буар Елан: Берәр җыр җырласаң, бәлки җибәрермен!

Камырбикә: Син, Елан, «Колобок»-«Күмәч» әкиятен укыгансыңдыр. Бутама яме, мин күмәч түгел, мин – Камырбикә! Пока!

Йөгереп китә. Каршысына Маймыл чыга.

Маймыл: (читкә карап) Бу нинди әкәмәт тагын?

Әй, кызый, син кем? Монда нишләп йорисең?

Камырбикә: Мин – Камырбикә апаң! Африка буйлап сәяхәткә чыктым. Тик мин чынлап та Африкада түгел, бу виртуаль дөнья. Мин виртуаль Африкада!

Маймыл: (читкә карап көлә) Әллә бу тилергән инде, виртуаль дигән булла. Крокодил кабып йотса, булырсың виртуаль! Мин моны Арысланга алып барып тапшырыйм… . Әй, Камырбикә, әйдә Африка белән таныштырам, Сахара чүлен, Нил елгасын, Урал тауларын күрсәтәм.

Камырбикә: Маймыл, син мине әллә шыр наданга саныйсыңмы?! Урал таулары Африкада түгел, ә Евразиядә урнашкан. Син мине алдап кая бармакчы буласың, ә? Апаңны алдый алмассың, чао!

3 нче пәрдә

Камырбикә чүл буйлап бара

Камырбикә: Су эчәсем килә, сусадым. Бер йотымгына булса идее, бер чиләк су эчеп бетерер идем… (күзенә чишмә күренә, йөгереп баруга юкка чыга) Мираж…

Елый-елый утырганда, янында Тычкан барлыкка килә. Кыз чырыйлап кычкыра, сикереп тора.

Тычкан: Курыкма миннән, Какмырбикә, компьютер янында бер дә курыкмыйсың бит.

Камырбикә: «Тычкан»- «Мышка», синмени бу? Исәнме, җанкисәккәем?! Кил, кочаклыйм үзеңңе!. Нинди җилләр ташлады сине Африкага?

Тычкан: Әбиең белән Бабаен «Жди меня»сайтында да, телетапшыруда да сине эзләтәләр. Бик кайгыралар, елыйлар. Шуна белдем дә, синең янга ашыктым. Ни өчен Африкага эләккәнеңне төшенәсеңме?

Камырбикә: Төшенә-ә-әм! (елый) Әбиемнең, бабаемның сүзләрен тыңламадым. Суга барырга кушкач та бармадым. Бакчага су сибик  дигәч тә чыкмады-ы-ым… . Менә хәзер сусап, суга тилмереп йөри-и-им!

Тычкан: Үз башыңа төшмичә, белмисең шул. Бу – сиңа сабак булыр!

Камырбикә: Әгәр дә бабаем белән әбиемне кабат күрсәм, һәрвакыт сүзләрен тыңлар идем, телевизор, копьютер һәм телефонда озак утырмас идем. Сүз бирәм, Тычкан!

Тычкан: Синең шундый тыңлаусыз һәм кире кыз булуыңа борчылып, Баш Процессор шушындый җәза уйлады сиңа. Кире Татарстанга кайту өчен сиңа бер сынау узарга кирәк.

Камырбикә: Әйт, Тычкан, берне түге, мең сынауны да узармын.

Тычкан: Балалар язучыларын ата.

Камырбикә: Тукай… Габдулла… Габдулла Тукай!

Тычкан: Әйе. Дәвам ит.

Камырбикә: Эм-м-м… Пушкин! Тагын, тагы-ын… Э-э-мм…

Тычкан: Менә күрдеңме, компьютерны белү генә аз, китап укырга да кирәк. Язучыларны да бенлмисең, үзең «Мин меңне белүче» дип мактанасың, оят!

Камырбикә: (башын аска иеп) Мин китап укырга сүз бирәм.

Тычкан: Ярый, сүзеңә ышанабыз. Бер юлга кичерәбез. Йом күзеңне!

Күк күкри, яшен яшьни, ут сүнә. Өй күренеше. Әби, бабай, кыз утырып торалар.

Әби: Камырбикә, суга барып кайтырсың әле, бәбкәм. Чишмә суы белән бигрәк тәмле инде сәйлүн чәе.

Камырбикә: Әй, әби, краннан аккан су да бик тәмле әле. Барасым да килми, телевизордан «Смешарики»ның яңа серияләре башлана.

Тычкан чыелдаганы ишетелә. Камырбикә сикереп тора.

Камырбикә: Әби, әбием! Ялгыш әйттем. Барам, барам суга. Бир чиләкләрне!

Әби белән бабай бер-берсенә карап куялар. Почмактан Тычкан аларга кул изи.

Тәмам

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"В гостях у кукольного театра"(методическая разработка учебного занятия для кукольного театра)

Данное занятие позволяет педагогу в занимательной игровой форме познакомить детей с кукольным театром и его историей. Игры, упражнения и творческие задания развивают: речь и речевой аппарат, мышление,...

Методическая разработка по проведению занятий кукольного театра . Патриотическое воспитание учащихся начальной школы средствами народного творчества при организации школьного Кукольного театра.

Данные учебно-методические разработки  содержит систематизированные и обобщенные теоретические сведения по проведению занятий кукольного театра  в условиях реализации в начальной школе, техн...

Сценарий пьесы для кукольного спектакля "Телефон"(по мотивам стихотворения К. Чуковского")

Сценарий пьесы для кукольного спектакля "Телефон"(по мотивам стихотворения К. Чуковского") для дошкольного и младшего школьного возраста...

Пьеса для кукольного театра

Пьеса на татарском языке для младших школьников....

Тема: «Путешествие в кукольный театр » (проект «Готовим спектакль »: изделие «Куклы для театра»)

Конспект интегрированного урока  на тему: «Путешествие в кукольный театр »(проект «Готовим спектакль »:изделие «Куклы для театра»)...

Презентация к уроку «Путешествие в кукольный театр » (проект «Готовим спектакль »: изделие «Куклы для театра»)

Презентация к уроку «Путешествие в кукольный театр » (проект «Готовим спектакль »: изделие «Куклы для театра»)...

Методическая разработка занятия кукольного кружка "В гостях у кукольного театра"

Знакомим детей с историей куклы и кукольного театра, приёмами вождения кукол, побуждаем их к импровизации, используя перчаточные куклы, создаём творческую атмосферу на занятии....