Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы
классный час (4 класс)

Ахметсафина Рамзия Рафисовна

Белем бирү: табигатьнең кеше тормышында  әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш тәрбияләү.

  Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

   Тәрбияви: туган як табигатенә сакчыл караш,  экологик  культура тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigatne_saklau_hrkemnen_izge_burychy.docx19.31 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                          ____________

Тема:Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы.

  Максат:   1)белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы

                  әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш

                  тәрбияләү.

                 2) Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне

                   белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

                 3) Тәрбияви: туган як табигатенә сакчыл караш,

                   экологик  культура тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, магнитофон, болыт, кояш рәсемнәре,

                  ребус,күргәзмә.

Укытучы: Менә көтеп алынган ап- ак карлы кыш та килеп җитте.

                     Бөтен җир әйтерсең лә ак мамык юрган япты.  

                      Табигатьтә ак тунлы кыш  хакимлек итә. Кирәк икән

                      ул  бөтен дөньяны ак карга күмә, тели икән - үзенең                                  

                      зәмһәрир суыгы белән битләрне чеметкәләп ала. Әйдәгез, укучылар , тәрәзәгә күз салыйк та күк йөзен күзәтик.

Әйе, балалар  бүген күктә кояш та елмая. Ягез,  без дз бер- беребезгә карап  елмаеп, күңелләребезне күтәреп  алыйк. Менә һәркемнең күңеле күтәренке, димәк һәркем шат дигән сүз.

 Ә хәзер укучылар тактага эленгән хәрефләр тезмәсеннән сүзләр эзләп табарбыз. Әгәр сүзләрне дөрес тапсак, бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасы килеп чыгар.

Цтшктабигатьнецлмрисаклауктсрнңһ

һәркемнеңптризгевцсбурычыпдш

Дөрес,укучылар табигатьне саклау-барыбызның да изге бурычыбыз.

-Укучылар, “табигать”- дигәч, сез иң беренче нәрсәләрне күз алдына китерәсез? (Укучыларның җавабы тыңлана).

Дөрес, рәхмәт укучылар.

-Балалар, безгә Мишәбаш уманчылыгының хуҗасы хат җибәргән бит әле. Әйдәгез, хатны укып карыйк.( Хат уку)

                   Исәнмесез балалар!

            Бик зур кайгы төште башыма. Кояшны болытлар каплады. Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады. Шәфкатьле, миһербанлы балалар булсагыз, ярдәм итегез миңа.

                    Урман хуҗасы.

-Ягез укучылар, нишлибез? Ярдәм итәбезме Урман хуҗасына?

( Тактада кояшны болытлар каплаган рәсем. Болытлар артына экологик ситуацияләр язылган.

1.Әгәр сез урманга кергәч, куак астында каты итеп бер кош кычкыра башласа нишләр идегез?

2. Сез иптәшегезнең ботак  сындырганын күрәсез.Нишләр идегез?

3.Каен агачының суы аканын күрдегез.Нишләр идегез?

4.Экскурсиягә баргач, чүп-чарларны кайда ташлар идегез?

5. Табигатьтә кошларның нинди әһәмияте бар?

6.Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган?

-Молодцы , рәхмәт укучылар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез.Ә хәзер бергәләп нәтиҗә ясыйк.

 Димәк, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска кирәк.Һәм  инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш.

-Рәхмәт , балалар . Сезнең ярдәмегез белән урман яшәвен дәвам итәр.( Болыт ачыла. Кояш чыга).

-Балалар, безгә суларга нәрсә кирәк?

-Яшәү өчен тагын нәрсәләр кирәк дип уйлыйсыз?

Дөрес,рәхмәт укучылар.

-Кое, колонкалар булганчы кешеләр суны кайдан алган дип уйлыйсыз? (Балаларның җавабы тыңлана).

-Әйе, чишмәләрдән.  Алар я тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан.Алар кечкенә булсалар да табигатькә җан кертүчеләр.Ә хәзер укучылар, Чишмә турында үзебез яратып җырлый торган җырны башкарыйк әле. ( Хәрәкәтләр ярдәмендә җыр башкарыла).

-Укучылар, хәзер мин сезгә ребуслар өләшәм.Әгәр сез аларны дөрес чишсәгез, үзебезнең авылның саф сулы чишмәләренең исемен укырсыз.

-Рәхмәт укучылар, тагын нинди чишмә исемнәрен өсти аласыз?.

(Балалар җавабы тыңлана).

Балалар. ә хәзер стендтагы фоторәсемнәргә күз салыйк. Сезгә таныш урам, су буе күренешләре һәм чишмәләр.

-Игътибар белән карагыз әле, балалар.

_Бу фоторәсемнәрнең кайсында уңай, ә кайсыларында тискәре күренешләр ?

-( Балалар җавабы тыңлана)

Укытучы: Әйе, безнең авылда да үзләренең көнкүреш калдыкларын, чүп- чарларын урамга, су буйларына түгеп, табигатебезне пычратучылар да булды. Алар бу гамьсезлекләре өчен җәзаларын алдылар, ягъни штрафка тартылдылар.

( Балык булып киенгән укучы керә).

Әйе, болар барысы да өстән килгән

Кеше дигән көчтән килгән!

Уйлап куям:

Җир йөзендә яшәүчеләр

Эчкән чишмәләренә дә

Тирес аудара микән?

Йоклый торган түшәкләрен

Дегетләп ята микән?

Ашый торган ашларына

Мунчала сала микән?

Балалары бишегенә

Тимер-таш ата микән?

Шулайдыр дим, юкса алар

Табигатьне аңламаслык

Туңга әйләнмәс иде.

Җир- су рәнҗер дәрәҗәдә

Үк вәхшиләнмәс иде.

Укытучы: Әйе, балык дускай, син дөрес әйтәсең.

-Укучылар, без үзебез табигатьне саклау максатыннан нәрсәләр эшли алабыз соң?

( Җәйге  лагерь вакытында  мәктәбебез укчылары “Кырмыска” операциясендә катнашып, елга буйларын, полосаларны чистарттылар.Башлангычлар айлыгында  чишмәләрне чистарту өмәләрендә катнашабыз. Авылыбызда атна саен чүп җыю көннәре билгеләнде.

Укытучы: Рәхмәт, балалар табигать бездән һәрчак ярдәм көтә. Ә без үз чиратыбызда кулыбыздан килгәнне эшләргә бурычлыбыз.

- Балалар, игътибар белән тыңлыйк әле, чишмәнең безгә  әйтер сүзе бар икән.

( Кошлар сайрый, чишмә ага, магнитофон язмасында чишмәнең рәхмәтен тыңлау).

     -Без ага башлаганга күп еллар үтте. Элекке матурлыгыбыз югалыр, ярларыбыз җимерелер, чишмә башларыбыз томаланыр дип торганда, ниһаять минем хәлемә керүчеләр дә табылды.Алар Явлаштау урта мәктәбе укучылары. Һәр елны минем яныма килеп, чишмә авызын ташлардан арындырдылар, тирә- ягымны чүп- чардан чистарттылар.

    Яңа көн туды. Яктырып кояш чыкты, янымдагы агачларда кошлар тагын да моңлырак сайрый башлады, мин ихлас рәхмәтемне җиткерергә үземдә илаһи көч таптым. Әй, рәхмәтле балалар! Мин сезгә бик нык ышанам, мине шулай ташламассыз дип өметләнәм.Һәрчак шулай мәрхәмәтле, изге җанлы, киң күңелле булыгыз!

Укытучы: -Балалар, менә нинди күңелле икән рәхмәт ишетү.Әйдәгез , хәзер үзебезнең табигатькә багышлап иҗат җимешләребезгә тукталыйк.

(Күргәзмәгә куелган шигырьләр, иншаларны укыйлар).

    Кешене тудырган, туендырган, сусаганда су, суларга һава биргән биргән табигать бүген бездән ярдәм көтә. Шушы максаттан , Халыкара табигать көннәре билгеләнгән. Ә хәзер шуларны санап чыгыйк.( Балалар җавабы)

1-апрель-Кошлар көне.

22 апрель-Җир көне.

5 июнь- Әйләнә- тирәне саклау көне.

Укытучы: Сорауларга җавап биреп, белемнәребезне тагын да тулыландырыйк әле.

-Җир нәрсә ул?

-Ни өчен Җир- ана дибез?

Әниләргә карата без нинди карашта?

Нәтиҗә.

Укытучы: Куанып хозурда йоргәндә,

                  Карурман куенына кергәндә,

                  Беркемнең каргышын алма син,

                  Күбәләк тә елап калмасын...         

                  Сак бул син, сабыем, сак бул син,

                  Саклый күр табигать баласын.

                  Онытма, туган җир бер генә,

                  Кадерләрен аның бел генә...

                  Дәвала аның һәр ярасын,

                  Син бит соң табигать баласы!   (Р. Вәлиева)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урманны саклау - ул табигатьне саклау.

Башлангыч классларда үткәрү өчен тәрбия сәгате планы. Экология елы уңаеннан урманнарны саклауга багышланган  тәрбия сәгате планын тәкъдим итәм....

сказка для детей "Дерево-изгой"

Сказка для учащихся начальной школы....

Ребенок-изгой в классе

Ребенок-жертва агрессии сверстников. Практические рекомендации родителям и педагогам...

Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы.

3 сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате....

Сабыйларда икмәккә карата хөрмәт хисе тәрбияләү – олыларның бурычы.

Муллык заманында яшибез. Кибет киштәләрендә күз явын алырдай матур кәгазьләргә төрелгән төрле-төрле тәм-томнар ,хуш исле ипи ризыклары бихисап. Бу муллык безнең барыбыз да алырлык, бәяләр дә ярыйсы гы...

Табигатьне саклау

Табигатьне саклау...