Бөек Ватан сугышы тарихында минем гаиләм эзләре.
классный час

Рамзия Хаккыевна Зиннатуллина

Менделеев районы Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе, югары категорияле укытучы Зиннәтуллина Рәмзия Хаккый кызы.

Сыйныф сәгате. «Бөек Ватан сугышы тарихында минем гаиләм эзләре”.

Тема  очраклы рәвештә генә сайланмады, чөнки, дөньяда барган кискен сәяси низаглар,туган илеңә булган патриотик хисләрнең актуальлеге, моңа этәргеч ясады.

Сугышта катнашкан авылыбыз батырларын барлау,тыл ветераннарына хөрмәт итүне максат итеп куйдым. Бу тема бүгенге көндә мөхим  һәм тормыш белән бәйле. Шуңа да,  укучыларда патриотик горурлану хисе, сугыш ветераннарына хөрмәт тәрбияләү зарур. Мәктәп музеенда патриотик тәрбия эшчәнлеге  нәтиҗәседә укучылар  проект эшеләре якладылар, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә даими  чыгыш ясыйлар.

Бурычлар: - халкыбызның фронтта һәм тылдагы батырлыгы белән танышу;

-буыннар арасындага бәйләнешне ныгыту;

-балалар куңелендә сугыш чорына, сугыш ветераннарына олы хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boek_vatan_sugyshy_tarihynda_minem_gailm_ezlr1.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Ватан сугышы тарихында минем гаиләм эзләре.

(3,4 сыйныфта сыйныф сәгате)

Менделеев районы Турай гомуми урта белем бирү мәктәбе, югары категорияле укытучы Зиннәтуллина Рәмзия Хаккый кызы.

Максат: Бөек  Ватан сугышы чорында укучыларның  гаиләсеннән сугышта катнашкан ветераннарны ачыклау.

Бурычлар: - халкыбызның фронтта һәм тылдагы батырлыгы белән танышу;

-буыннар арасындага бәйләнешне ныгыту;

-балалар куңелендә сугыш чорына, сугыш ветераннарына олы хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Бөек Ватан сугышы турында презентация, сугыш чоры балалары туранды фильм, анкеталар, Җиңү эмблемасы, укучыларның эзләнү эшләре.

Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты. Слайд 1.

Хәерле көн! Хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар!

Бүген без “Бөек Ватан сугышы тарихында минем гаиләм эзләре” дигән

темага сыйныф сәгате үткәрербез. Сез фәнни-эзләнүчеләр буласыгыз киләме? Безнең мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары музейда эзләнү эшләре алып баралар. Алар үзләренең нинди эш белән шөгелләнүләре турында сөйләп китәрләр. ( Укучылар  сөйли)

Ш.Рөстәм: Без мәктәбебез музеенда эзләнү эшләре алып барабыз, авыл тарихы, мәктәп тарихы турында фәнни-эзләнү эшләре алып бардык. Үзебезнең эшләребез белән төрле конкурсларларда чыгышлар ясыйбыз.Хәзер  сезгә үзебез эшләгән фәнни- эзләнү эшләрен күрсәтеп китәм.  

Т.Эльза: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап без төрле очрашулар, чаралар үткәрәбез. Без “Сугыш чоры балалары” турында фильм төшердек. Игътибарыгызга шул фильмны  тәкъдим итәбез.

Н.Рамиль: Мин мәктәбебездә сыгыш чорында директор булып эшләгән фронтовик Ахмеров Миргалим Вәли улы турында, авылыбызның бердәнбер офицеры, бабам Нургалеев Муса Нургали улы турында фәнни-эзләнү эшләре алып бардым. Миңа бу эштә музей җитәкчесе Рәмзия апа, әти-әние сөйләгәннәр, бабамның шәхси документлары булышты. Без ул документларны мәктәп музеена тапшырдык.

Укытучы: Укучылар, сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләшәкбез? Укучы.Бөек Ватан сугышы, сугышта катнашкан бабаларыбыз турында.

Укытучы: Тарихны, үткәнебезне белер өчен без тарихи даталарны яхшы белергә тиеш, слайдка карап түбәндәге даталарның нинди вакыйгаларга карауын искә төшереп китик.

Слайд 2.

(Укучыларның җаваплары)

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнәбез. Шул дәһшәтле сугыш турында кыскача искә төшереп алыйк.

Презентация карау.

Укытучы. Алдагы сыйныф сәгатьләренең берсендә без анкета сорауларына җаваплар язган идек, күпчелек укучыларның  Бөек Ватан сугышы тарихы турында бик аз белүләре ачыкланды. Укучылар эзләнү эшләре алып бардылар,  әти-әниләреннән, гаиләдә сакланган документларны өйрәнделәр. Хәзер укучылар үзләренең язган язмаларын укып китәрләр.

Укучыларның ветеран бабалары турында язган хикәяләре тыңлана.

Укытучы. Фәнни-эзләнү эше бик кызык, музейда, архивларда сакланган төрле тарихи кәгазьләр белән эшләргә туры килә. Сезнең алдыгызда Бөек Ватан сугышы турында тарих документлар, аларны яхшылап карагыз.

Төркемнәрдә эш:

1 төркем:Сезнең алда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исемлеге, барлыгы ничә кеше? Сугыштан әйләнеп кайтмаган иң яшь ветеранның һәм  иң өлкән яшьтәге ветераннарның фамилиясен эзләп табып, язып алырга кирәк.

2 нче төркем: Сезнең алдыгызда Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан ветераннар исемлеге, ул бик нык таушалган, шуңа күрә бик сак эш итергә кирәк.  Сезгә Нургалеев Муса абый кайда сугышкан, нинди яралары булган, шул турыда язып алырга кирәк. Бүген без дәрестә сөйләгән нинди фамилияләрне таптыгыз?

Укытучы. Бүген без чын фәнни-эзләнүчеләргә әйләндек. Сезнең алдыгызда Бөек Җиңүнең 60 – еллыгына укучылар җыйган эзләнү эшләре, алар да үзләренең ветеран бабалары тарихын өйрәнгәннәр, хәзер бу эшләр папкаларда саклана. Без җыйган мәгълүмәтләр югалмасын өчен сез ничек саклар идегез?

Укучылар. Безнең белән алдагы дәресләрнең берсендә Җиңү эмблемасы ясаган идек, шул эмблеманың арткы ягына конверт ясап, язылган мәгълүматларны шунда тупласак алар музейда бик яхшы сакланачак.

Укытучы. Бу эзләнү эшебезне без бик күп еллар узгач укучылар укып карарлар, бу хатның тышына нәрсә дип языйк икән? Бүгенге сыйныф сәгате ничек аталган иде?

Укучылар. “Бөек Ватан сугышы тарихында минем гаиләм эзләре”.

Укытучы. Фэнни-эзләнү эше сезгә ошадымы?  Сезнең игътибарга туган якны өйрәнүчеләрнең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына язсаган презентациясен тәкъдим итәм. Ул “Җиңү алып килгән өчен бабама рәхмәт!” дип атала. Игътибар белән карагыз.

Презентация карау.

Йомгаклау.

Укытучы. Бүгенге сыйныф сәгатендә без дәһшәтле  сугыш еллары турында сөйләштек. Илебездә кабат андый кан кою, сугышлар булмасын.

Кемгә кирәк кан-яшь кою,

Кем тели сугыш-афәт,

Юкка чыксын җир йөзеннән!

Бары тынычлык булганда

Җирдә яшәве рәхәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1812 елгы Ватан сугышы

Дәрес  укучыларны 1812 елгы Ватан сугышы башлану сәбәпләре, кайсы илләр арасында булуы, гаскәр җитәкчеләре,  сугышның кайда һәм кайчан булуы, кайсы гаскәрнең җиңеп чыгуы белән таныштыра. Рос...

Минем гаиләм-минем шәҗәрәм

"Минем гаиләм-минем шәҗәрәм" темасына тәрбия  сәгате конспекты...

"Минем гаиләм" темасына презентация

"Минем гаиләм" темасына презентация...

"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе

"Минем гаиләмнең тарихы- Ватаныбыз тарихының бер бите" эссе...

Сыйныф сәгате "Минем гаиләм-минем шәҗәрәм"

Минем гаиләм – минем шәҗәрәм....