БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ
классный час (1 класс)

Гафиятуллина Миляуша Сабирзяновна

БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hezmt_trbiyase.docx14.67 КБ

Предварительный просмотр:

БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ

        Без барыбыз да балаларыбызга бәхетле балачак телибез, балаларыбызны иң акыллы, иң матур, иң көчле, иң күңелле һәм батыр булып үсүе турында хыялланабыз, хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле булуын телибез.

        Кайберәүләр балага үз ата-аналарыннан сәламәтлек, характер сыйфатлары гына түгел, ә аларның әхлак йөзе дә күчә дип уйлыйлар. Юк, бу һич дөрес түгел. Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага бернинди геннар белән дә күчми. Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә.

         Көндәлек тәҗрибә безгә, яхшы ата-аналарның балалары да яхшы булып үсүен күрсәтеп торалар икән, бу бары тик бер нәрсәне - әлеге гаиләдә әхлак кагыйдәләрен кадерләп саклыйлар, балаларында шул ук сыйфатны тәрбиялиләр дигәнне аңлата.

        Без һәр баланың нәрсәгә дә булса, әйтик, музыкага, рәсемгә, фәнгә яки техник иҗатка һәвәсле булуын инкярь итмибез. Ләкин кешенең сәләте, аның таланты бары тик җәмгыятьтә, аның булышлыгында гына үсә ала.Шул максатны тормышка ашыру өчен төп корал – белем һәм тәрбия.

        Һәрьяктан камил кешедә һичшиксез булырга тиешле сыйфатларның берсе – аның хезмәтне нык яратуы, хезмәт кешеләренә хөрмәт, иҗтимагый җитештерүнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә әзер торудан гыйбарәт. Гаиләдә, күмәк хуҗалыгыбызга булышканда кулдан килгәнчә эшләү – тәрбиянең мәҗбүри шарты. Хезмәт тәрбиясенә - нигез гаиләдә салына.

        Татар халкының “Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың” дигән макәле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Кешене эшкә күнектерү – иң мәшакактьле нәрсәләрнең берсе ул, мөгаен. Без, ата-аналар, монда нәтиҗәләргә тиз һәм җиңел ирешүгә исәп тотмаска тиешбез. Беренчедән, хезмәткә мәхәббәт бары тик хезмәттә генә барлыкка килә, икенчедән теләсә нинди эш тә синнән моңарчы эшли белмәгән нәрсәне өйрәнүне, көч сарыф итүне таләп итә, ул арулар, талчыгулар белән бәйле. Авырлыкларны һәм белмәгәнлекне җиңә барып, бала нәкъ менә шушы җиңүдә акрынлап канәгатьләнү таба бара. Кечкенә генә уңыш та, бала өчен зур шатлык, моны күрә белик. Эшне бик бәләкәй чактан ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтудән башларга кирәк. Дөрес, монда зур түземлелек сорала. Бала үсә барган саен, аның үз-үзенә хезмәт күрсәтү өлкәсе дә киңәя бара. Кием-салымнарны тәртиптә тоту, урын-җирне җыю, өйне җыештыру, идән, кер юу, йорт тирәсендә булышу, аш-су әзерләү һ.б эшләр – санап та бетерә алмассың, бик күп алар. Моңа мәҗбүр итмичә, ә баланы тырышып хезмәт итәргә өйрәтергә кирәк. Түземле рәвештә, ныклык белән, акрынлап өйрәтергә. Үз теләкләре  белән  идарә итәргә өйрәтергә, ихтыяр көче тәрбияләргә кирәк.

        Иң мөһиме шунда – баланы көнкүреш вазыйфалары үтәргә тарту белән, бу аларда эшләү гадәтен, шуның белән бергә улларыбызда һәм кызларыбызда якын кешеләре турында кайгырта белү гадәтен тәрбиялибез, аларда олы хисләр формалаштырабыз. Эштән арып кайткан әнисенә бәрәңге әрчеп утыручы, яки башка эш башкаручы улын яки кызын күрү, аның өчен зур бүләк түгелме соң? Хезмәт тәрбиясе нәкъ менә көнкүреш хезмәтенә өйрәнеп үсәргә тиеш. Эш күнекмәсе, ни дә булса эшли белү осталыгы, теләсә кайсы профессия кешесе өчен дә кирәк. Шуның өстенә, бу гадәт акыл үсешенә дә зур йогынты ясый.

        Баланы өйдәге пычрак эшне дә, чиста эшне дә эшләргә өйрәтергә тиешбез. Файдага булган эш игелекле була дигән уй тусын балада. Моны без балаларга кечкенәдән үк төшендермәсәк аксөяк һәм эштән чирканучан кешеләр тәрбияләгән булырбыз. Андыйларга гаиләдә дә, коллективта да яшәве бик кыенга туры киләчәк.

        Баланы эшкә күнектерүче көнкүреш хезмәте очраклы гына булмасын. Монда даимилек сорала. Баланың даими башкара торган вазыйфалары булырга тиеш. 12-15 яшькә җиткәнче бәрәңге әрчи, майка һәм носкиен юа белмәгән  балаларны күреп, гаҗәпкә калабыз. Бу балаларның әти-әнисе, баласын эшкә, өй эшләренә өйрәтмичә начар эшлиләр. Дөньяда “кирәк” дигән сүз бар бит.Кыска, кырыс, боерык кебек яңгырый торган таләпчән сүз. Кирәк! – бетте-китте, үтәмичә ярамый. “Булдыра алмыйм” дип тә, “теләмим” дип тә аклана алмыйсың. Ихтыяр көчен тәрбияләгәндә, мөстәкыйльлекне үстерү белән бергә, баланы берникадәр үз-үзен тыеп кала белергә өйрәтеп тә, хезмәт тәрбиясенң зур урын бирәбез. Ул бала күргән, өйдән чыккач та үзгәрми. Мәктәптәме, башка җирдәме аның эше һәрчак үрнәк була. Ә бит без кайберебез үзебез үк бозабыз. Безгә  ничек тә ярар дибез икән, үзебез үрнәк итеп эшләмибез икән без улыбызны яки кызыбызны үзе турында гына уйлаучы эгоист итеп тәрбиялибез. Ә бит татар халкына аеруча хас эш сөю, чисталык, пөхтәлек, авырлыклар алдында югалып калмау сыйфатлары ата-ана үрнәгендә формалаша. Дәресләрдә шулай ук кул эшләренә зур урын бирелә. Монда да ата-ана тәрбиясе ничек булуы ярылып ята. Кемгәдер элементар әйберләрне дә өйрәтәсе, ә кайберсенең күнекмәләрен генә үстерәсе. Инә саплый, тота, кайчы тотып кисә, тегә белмәгән кыз бала- бу әни ояты. Беркемне дә гаепләргә кирәкми, без кечкенә вакытта ук әни – кызны, әти – малайны йорт эшләренә өйрәтергә тиешбез. Көрәк тота белмәгән малай укытучы җимешеме, әллә әти көенечеме, оятымы? Болар барысы да баланы гаилә тормышына әзерләү бит. Ата-ана киләчәктә күз яше түгәргә теләми икән, улын да, кызын да гаилә өчен, тормыш итәргә әзерләсен иде.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: мин шәхсән бөтен әйбер автоматлаштырылган чорда балаларымны   кул хезмәтенә  өйрәтәм дип саныйм. Яшь  үзенчәлекләреннән чыгып , алар үзләренә тиешле эшне эшли беләләр. Киләчәктә дә алар, минем йөземә кызыллык китермәсләр диеп уйлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар төркемнәрендә белем алучы балаларга уку, 3нче сыйныф

Тематик план,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-...

Гаиләдә ата тәрбиясе

Гаиләдә әтинең дәрәҗәсен күтәрү, аны авторитет буларак тану һәм бала һәм ата арасындагы мөнәсәбәтне якынайту максатында эшләнгән класс сәгате....

Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә?

Ата-аналар җыелышлары өчен чыгыш...

Балаларга экологик тәрбия.

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлар...

Ата-аналар җыелышы Тема: Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү

Балалар – җәмгыятьнең булачак гражданнары    Һәм бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә   ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә   ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап билг...

Әхлак тәрбиясе

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артка калган кеше”, - дигән. Галим Р.Фәхретдин сүзләрен дә яшь буынга әхлак тәрбиясе ...

Хезмәт тәрбиясе

Хезмәт тәрбиясе...