Татар төркемнәрендә белем алучы балаларга уку, 3нче сыйныф
рабочая программа (3 класс) по теме

 

Тематик план,Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) һәм “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (2009 ел, авторы: Р.Х. Ягъфәрова) нигезләнеп төзелде. Бу программада текстны уку, сөйләм үстерүгә, сыйныфтан тыш укуга 64 сәгать каралган. Мәктәпнең укыту планы буенча 34 атна, шуңа күрә тематик план текст анализлауга - 52, Б.С.Ү гә - 12, сыйныфтан тыш укуга 4 сәгать исәбеннән төзелде. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк компоненты планлаштырылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 33333333tttttttt.docx41.84 КБ

Предварительный просмотр:

     Татар төркемнәрендә белем алучы балаларга уку, 3нче сыйныф                        

                                                                                                                                            Пед. совет                                                                                                                                                                                                                    

                                                                                                                                           утырышында    каралды

                                                                                   Протокол №

                                                                                           “   ” август  2011ел

                                                                                         2011-2012нче уку елы

Аңлатма язуы

Тематик план, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына” (1-11 сыйныфлар, Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) һәм “Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә (2009 ел, авторы: Р.Х. Ягъфәрова) нигезләнеп төзелде. Бу программада текстны уку, сөйләм үстерүгә, сыйныфтан тыш укуга 64 сәгать каралган. Мәктәпнең укыту планы буенча 34 атна, шуңа күрә тематик план текст анализлауга - 52, Б.С.Ү гә - 12, сыйныфтан тыш укуга 4 сәгать исәбеннән төзелде. Укыту процессына кертелергә тиешле төбәк компоненты планлаштырылды.

3 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге максатларны куя:

- укучыларда ана телен өйрәнүгә омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү;

- сөйләм һәм аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру;

- план төзеп сөйләү, сораулар бирә белү, рәсем буенча хикәя төзү.

Төп бурычлар:

- уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

- укуга кызыксыну, китапка хөрмәт тәрбияләү, мәктәпкә, белем алуга уңай караш уяту;

- матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

- бәйләнешле телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү;

- әдәби әсәрләр йогынтысында табигатькә сакчыл караш,үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру;

- укучыларның әсәрне эмоциональ кабул итүенә ирешү; хисләрне әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

- әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Татар халкының бай әдәби мирасын үзләштерү, халыкның үткәнен белү яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирү, аларның милли үзаңын үстерүдә мөһим роль уйный. Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле,якын туганнар, чит кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә. Ел фасылларына багышланган шигырь һәм хикәяләр балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, матурлыкны күрә белү сәләтен үстерергә ярдәм итә.Шактый текст фольклордан алына. Эчтәлеге укучыларга якын булган әкиятләр укучыларда зирәклек, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләүгә өлеш кертә.

Программада дәресләр “Уку һәм текстны өйрәнү”, “ Сыйныфтан тыш уку”, “ Бәйләнешле сөйләм үстерү”тематикасы буенча планлаштырылды. Сөйләшү тематикасы үтелгән материалдан, аңа бәйле лексик-фразеологик минимумнан чыгып билгеләнде. Укучыларда әдәпле сөйләм формалаштыру максатын күздә тотып, ул һәр сыйныфта да кертелгән. Безнең максат – аны сыйныф саен тирәнәйтә бару.

Программаның эчтәлеге.

1.Әдәби әсәр белән эшләү:

  1. текстның темасын аңлата белү;
  2. текстны вакыйгасы буенча өлешләргә тарката белү.
  3. сорау куя белү;
  4. укытучы ярдәмендә план төзи һәм шуның буенча эчтәлеген сөйли белү;
  5. укытучы ярдәмендә текстның төп фикерен билгели белү.

2.Сөйләм телен үстерү:

  1. үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү-диалог оештыру;
  2. яшь үзенчәлегенә туры килердәй текст сайлау;
  3. бирелгән план буенча эчтәлекне сөйләү;
  4. иҗади эшләргә өйрәнү-хикәя, әкиятләрне дәвам итү, әкиятләр,табышмаклар уйлау;
  5. шигырьләр ятлау.

3.Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек :

Сүз сәнгатенең бер төре буларак матур әдәбият белән таныштыра башлау.

  1. әкиятләрнең төп фикере,кызыклы сюжеты һәм композициясе;
  2. табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр,башваткычлар.

4.Уку техникасы:

  1. аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку;
  2. кычкырып уку тизлеге – 70 (авыр үзләштерүчеләр өчен) -90 сүздән ким булмау;
  3. эчтән шома уку күнекмәләрен формалаштыру;

5.Китап уку белән кызыксыну дәрәҗәсе:

 - татар һәм башка милләт язучыларының әкиятләре;

 - татар классик язучыларының балалар укырга тиешле әсәрләре;

 - вакытлы матбугат:балалар өчен газета, журналлар белән таныша башлау.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Гомуми белем бирү осталыгына таләпләр:

  1. укылган текстка сорау куя белү;
  2. әсәрне яки аерым өлешне төгәл итеп сөйләү;
  3. бирелгән план буенча эчтәлек сөйләү;
  4. иҗади эшләү: хикәя,әкият, табышмаклар иҗат итү.

Предмет буенча укучылар белергә тиешле белем осталыгы һәм күнекмәләре:

  1. шигырьләрне яттан сөйли белү;
  2. халык аваз иҗатын әдәби әсәрдән аера белү.
  3. әдәби һәм сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

  1. Сәгатьләр саны: атнасына 2 сәгать исәбеннән елына 68 сәгать.
  2. Текст өйрәнү 52 сәг.; Б. С. Ү. 12 сәг.; С. Т. У. 4 сәгать.

  1.                                              Тематик план
  2.                                          Татар әдәбияты буенча
  3. Сыйныф:      3____
  4. Укытучы: 
  5.  Сәгатьләр саны:
  6. Барлыгы:  70 сәг;  атнага:  2  сәг
  7. Планлаштырылган язма эшләр саны:  
  8. Контроль дәресләр: сочинение- 1  , тестлар  4 сәг.
  9. Административ контроль эшләр саны: -
  10. Планлаштыру түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:
  11. 1.Программа ”Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.
  12. 2. Дәреслек: Уку китабы. 3  нче сыйныф. Р.Х. Ягъфәрова. Казан, Мәгариф, 2009
  13. Өстәмә материал:  
  14. 1.Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика  колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,  М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005
  15.  2.  Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче  сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/ Р.Х. Ягъфәрова.-Казан: Мәгариф,2008.


Тематик – календарь планлаштыру

Дәрес темалары

 Сәг.

саны

Дәрес тибы

Укыту эшчәнлеге төрләре

 

Үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

 Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Балалар, әйдәгез мәктәпкә!

Белем көне. Дәреслек б-н танышу.

1

Кереш д.

сөйләшү

2

“Туган тел”. Г.Тукай. Г.Тукайның “Китап” шигырен анализлау.

1

Текст б-н эшләү д.

сәнг. уку

Сәнгатьле сөйләм.

“Туган тел” шигырен сөйләргә әзерләнү.

3

Б.С.Ү. И туган тел, и матур тел! (сөйләшү тематикасы) “Туган тел” (Ш.Галиев), “Балалар эше”, “Балалар һәм китап” (М.Гафури) шигырьләре.

1

Сөйләм үстерү д.

әңгәмә

Тел турында аңлап фикер өйрәтү.

балалар өчен шигырьләр уку, китапханәгә сәяхәт.

4

В.Нуриев “Чук һәм Гек” һәм дә... Ирек.

1

Яңа тема өйрәнү.

Текст б-н таныштыру, уку, әңгәмә

Аңлап уку күнекмәләре.

Сорауларга җавап әзерләү.

5

К.Насыйри. “Акыллы һәм яхшы күңелле..”.

1

Катнаш дәрес.

Сәнг. уку, сөйләм телен үстерү.

Яхшылык эшләүнең, тәрбиялелекнең мәгънәсенә төшендерү.

К.Насыйри турындасөйләгәннәрне истә калдыру, әңгәмәгә әзерлек.

6

Б.С.Ү. Г. Тукай. ”Кызыклы шәкерт”. Татар, рус, инглиз телләрендә тыңлау.

1

Сөйләм үстерү д.

таныштыру

уку

Текстның эчке мәгънәсен аңлау.

Cөйләм кимчелекләрен төзәтү: сәнгатьле уку.

7

Р. Әхмәтҗан. Исем кушу.

1

Катнаш д.

Исемнәр сүзлеге белән таныштыру

Үз һәм якыннарың исемнәренең мәгънәсен хәтердә калдыру.

Туганнарыңның исемнәрен дөрес әйтергә, язарга өйрәнү.

8

“Көз” темасы. Н. Мадъяров “Көзге урман”, Р. Вәлиева “Көз” шигырьләре.

1

Катнаш д.

Сәнгатьле сөйләм һәм уку

Елның бу фасылына аңлатма бирә белү күнекмәсе булдыру.

Сорауларга җавап (текс ахырында) әзерләү.

9

И. Туктар. “Урман букеты” хикәясе белән танышу.

1

Яңа тема өйрәнү

Таныштыру, укып, план төзү.

Рольләргә бүлеп уку күнемәсе.

Текст ахырындагы 4 сорау буенча әзерләнү.

10

Г.Хәсәнов. “Көзне инде...”

1

Катнаш д.

Мөст. план төзү.

Үзең төзегән план буенча сөйли белү.

Сорауларга җавап.

11

Р. Корбанов. “Каурыйлар” шигыре.

1

Юнәлешл. әңгәмә д.

кошлар турында әңгәмә.

Аңлап сөйләү, автор фикерен аңлый алу.

Күчмә һәм бездә калучы кошлар турында материаллар туплау, сөйләргә әзерләнү.

12

Г. Мөхәммәтшин. “Ак песи”. С.Т.У.

1

Сөйләм үстерү.

Уку турында сөйләшү

Текстның төп мәгънәсен аңлау.

13

И. Солтан. “Бәрәңге алганда” шигырен уку.

1

Яңа тема өйрәнү

Авыл хезмәте турында әңгәмә

Хезмәт итү, эшләп ашау кадере турындагы төшенчәне ныгыту

Сорауларга(4 с.) җавап.

Әби-бабайларга булышу.

14

Б.С.Ү. Уку тизлеген тикшерү. Үзләре китапханәдән алып укыган китаптан тикшереп карау.

1

Контроль тикшерү д.

практик эш

15

“Туган як” темасы.

Х. Туфан. Казан турында җырлар.

1

Яңа тема өйрәнү

Казанга багышланган җырлар белән таныштыру.

Җырның кеше тормышында тоткан урыны.

Үзең белгән җырны искә төшерү.

16

Г. Сабитов. Кара урман.

1

Яңа тема өйрәнү

Таныштыру, табигать турында әңгәмә

Үз фикереңне әйтә һәм раслый белү.

37 нче бит, 6 сорау..

17

Б. Рәхмәт “Алтын безнең җир”, М.Шабаев “Идел суы”.

1

Катнаш д.

Таныштыру, сәнг. уку.

Туган як табигате турында әңгәмә.

40 нчы бит, 6 сорауга җавап.

18

Г. Тукай. “Умарта корты вә чебеннәр” мәсәле.

1

Катнаш д.

Мәсәлнең төп фикерен табарга өйрәтү

Язылганнарны телдән сурәтли алу.

Сәнг.уку.

19

Л. Зөлкарнәй. Бичуралар һәм бичаралар.

1

Катнаш д.

 Татар халкы мифлары белән таныштыру

Табигатьне күзәтү, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

45 нче бит, сорауларга җавап әзерлзү, мәкальләргә аңлатма бирү.

20

М. Латыйфуллин. “Сабан туенда”.

1

Катнаш д.

Милли бәйрәмебез белән таныштыру, әңгәмә

Күзәтүчәнлек үстерү.

Авылыгызда үтә торган сабантуйлар турында сөйләргә әзерлән.

21

С.Т.У. Килеп җитте кыш та. (Кыш турындагы шигырьләр, хикәяләр)

1

Сөйләм үстерү д.

сүзлек эше

Лексик запасның артуы.

22

Кар бөртеге нәрсә ул?

1

Табигать күренешләренә бәя.

Әңгәмә

“Биюче кар бөртеге” нәсере буенча әңгәмә.

Мин кышны яратам. Телдән сөйләү.

23

Р. Хафизова. Песнәк.

1

Сөйләм үстерү д.

“Кошлар” темасына хикәя төзү

Үзең күргәннәрне, күзәтүләреңне сөйләргә өйрәнү.

Н. Думави.”Йомшак кына кар ява...” шигырен сәнгатьле укырга өйрәнү.

24

Р. Низамова. “Бүген мәктәптә бал-маскарад” хикәясен өйрәнү.

1

Яңа тема өйрәнү.

сөйләм телен үстерү

Сәнг. уку.

Мәктәптәге чыршы бәйрәме турында сөйләү.

25

К. Тәхау. Гыйнвар.

1

Катнаш д.

Кыш фасылы турында ңгәмә.

Текстның мәгънәсен аңлау.

60-61 нче биттәге биремнәрне эшләү.

26

Җ. Дәрзаман. “Җепшек көндә” шигыре.

1

Катнаш д.

Сәнгатьле уку

Кыш үзенчәлекләре турында сөйләү, сүзлек байлыгын арттыру.

3 сорауга җавап,яттан сөйләргә әзерләнү.

27

Яхшылык һәм яманлык турында сөйләшү. Б.С.Ү.

1

Катнаш д.

Ике төшенчәнең төп үзлекләре турында әңгәмә

Эшләгән гамәлләреңә нәтиҗә ясый белү.

Кешегә яхшылык эшләү. Мисаллар белән сөйләү.

28

Р. Төхфәтуллин. “Алмагачлы юл” хикәясе.

1

Катнаш д.

сорау-җавап

Сәнг. уку.

Л. Толстой. Алмагачлар. Сөйләргә әзерләнү.

29

Ш. Маннапов. Су тәме.

1

Сөйләм үстерү д.

Чишмәләрне саклау, суга сак карау проблемасы

Мөст. сөйләм күнек.

68 нче бит, 1 нче сорау. Диафильм төзү (телдән).

30

Л. Лерон. “Гөлләр рәхмәте” шигыре.

1

Яңа тема өйрәнү.

Сәнг. уку күнекмәсе

Гөлләр, гөл үстерү турында сөйләү.

Яттан сөйләргә әзерләнү.

31

Акыллы-зирәк гномнар. (Әдәплелек әлифбасыннан).

1

Катнаш д.

Укыганны анализлау күнекмәсе.

Әдәплелек төшенчәсен аңлау, әдәпле булу тур.

72 нче бит, 4 сорауга җавап табу, китапта билгеләү.

32

Б.С.Ү. Безнең гаилә тәртипләре. Ашаганда үзеңне тота белү кагыйдәләре. К. Насыйри.

1

Сөйләм үстерү д.

әңгәмә

Балалар белергә тиешле кагыйдәләр турында сөйләшү.

Б. Рәхмәт. Аш вакыты. Сәнг. Уку, сөйләргә әзерләнү.

33

Ә. Бикчәнтәева. “Тәмле сүз” хикәясе.

1

Яңа тема өййрәнү.

дөрес уку күнекмәсе

Лексик запас арт. (матур һәм дөрес сөйләү)

1-3 сорауга җ. 78 нче бит. Планда күрсәтелгән кисәкләрне табу-4 нче с.

34

Б.С.Ү. Кешегә хас уңай һәм тискәре сыйфатлар турында сөйләшү.

1

сөйләм үстерү д.

Дөрес җөмләләр төзеп сөйләү күнекмәләре.

80 нче биттәге сүзләрне сөйләмдә куллану.

Үзең турында ни уйлыйсың: тәрбиялеме син? Сөйләргә әзерлән.

35

“Ата-ана һәм туганнар” темасы

М. Гафури. Ата-ана.

1

Укыганны анализлау

Үз фикереңне җыйнак итеп әйтә белү

Ата-ананың кадерен белергә өйрәтү

83 нче бит, 5 сорауга җавап табу.

36

Ф. Яруллин. “Кояштагы тап” хикәясе.

1

Яңа тема өйрәнү д.

Әңгәмә, сәнг. уку.

Әнинең кадерен белергә өйрәтү, ана турында шигырьләр, мәкальләр.

Эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

37

Ш. Галиев. “Авылча, бабайча ял” шигыре.

1

Катнаш д.

матур уку күнекмәсе

Фикерләү сәләтен үстерү.

Бабаң турында үз фикереңне белдерү.

38

Р. Вәлиева. “Туган көндә” хикәясе.

1

Текст б-н эшләү д.

сораулар кую, план төзү

Логик фикерләү күнекмәләрен үст.

План буенча эчтәлек сөйләү.

39

В. Ахунҗанов. “Әбигә энә саплыйм” шигыре.

1

Сәнгатьле уку.

Әңгәмә, нәтиҗә ясый белү.

Әбиләргә ярдәм итү турында әңгәмә.

Сорауларга җавап (1-4).

91 нче бит.

40

Р. Батулла. Карурманга бара Мөбарәк.

1

Катнаш д.

Сорау кую, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү күнекмәләре.

Аңлап, сорау бирә белү.

Текстны сөйләргә әзерләнү.

41

С.Т.Уку. “Гаилә. Бер-береңә ярдәм итү” темасына багышланган әсәрләр буенча.

1

Сөйләм үстерү д.

Таныштыру, сорау-җавап уены.

Анализлау(сорауларга таянып) күнекмәсе.

Яз турында сөйләргә әзерләнү.

42

“Яз” темасына сөйләшү. Г. Рәхим. “Шушы язгы мизгелдә” шигыре.

1

Репродуктив д.

Дөрес җөмләләр төзеп сөйләү.

Рәсемне күрә һәм аңлый белү. Яз мизгелләрен аңлата белү.

“Кошлар кайту” тур. сөйләү.

43

Г. Хәсәнов. “Сыерчыклар кайтып...” темасына күзәтүләр.

1

Сөйләм үстерү д.

Таныштыру, табигатьнең уяну чорына бәя бирү.

Күчмә кошлар турында искә төшерү, кечкенә хикәяләр төзү.

99 нчы биттәге биремнәргә күзәтү ясау.

44

Б.С.Ү. Дәрдемәнд. Кояшның нурлары.

1

Практик дәрес

Практик эш: хикәяне кисәкләргә бүлү, текст белән эш (103 бит, 7, 8,9с.)

Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү.

М. Кәрим. Беренче тамчылар. Сәнг. Уку.

45

“Әкият сөйлим” темасы. Кем көчле? Татар халык әкияте.

1

Яңа тема өйрәнү.

Әңгәмә, сүзләрне дөрес уку.

Лексик запасны арт.

Сәнг.уку, кыскача эчтәлекне сөйләргә әзерләнү.

46

А. Алиш. Чукмар белән Тукмар.

1

Яңа тема аңлату д.

Дуслык-татулык турында.

109 нчы бит, 6 сорау буенча әңгәмә, фикерне раслату.

Сюжетка туры китереп, рәсемнәр ясау.

47

Б.С.Ү. “Мин әкият сөйли беләм” темасы буенча эш: һәр укучы өйрәнгән әкиятен сөйли.

1

Сөйләм үстерү д.

Аңлап сөйләү күнекмәләре

Матурлыкны тоя белү, сөйләү күнек. Булдыру.

48

Тычкан белән Чыпчык. Удмурт әкияте.

С.Т.Уку.

1

Сөйләм үстерү д.

Алдан укылган тектның эчт. сөйләтү.

Логик фикерләне үстерү.

Башка халык әкиятләре белән татар әкиятләре уртаклыгы, аермасы. (рус әкияте мисалында)

49

Р. Хафизова. Беренче шагыйрь яки Тылсым иясе.

1

Яңа тема аңлату д.

сөйләм телен үстерү

Укылганны өлешләргә бүлеп, сораулар куя белү.

Эчтәлекне сөйләү.

50

Кем җиңүче? Татар халык әкияте.

1

Катнаш дәрес

Сораулар буенча(118 б) әңгәмә.

Әңгәмә аша төп фикерне таба белү күнекмәсен үстерү.

Текст буенча сораулар әзерләү.

51

Б.С.Ү. Әтәч белән борчак. Рус әкияте.

1

Сөйләм үстерү д.

Төп фикерне текстта күрсәтү

Эшләп ашау кирәклеге турында сөйләшү.

Эчтәлекне сөйләргә әзерләнү.

52-53

Гафият турында әкият. Туфан Миңнуллин.

2

Яңа тема өйрәнү д.

Таныштыру, укып,әңгәмә оештыру.

Диалог төзи алу, дөрес сөйләшү.

1 нче д. Рольләргә бүлеп уку. 2 нче д. Фольклор, 124 нче бит.

54

 Б.С.Ү. “Җәй җитте” темасы. “Җәйге урман” рәсеме буенча фикер алышу.

1

Сөйләм үстерү д.

Таныштыру, бу ел фасылының үзенчәлеге турында

 

Логик фикер йөртә белү күнекмәсен үст.

Тема буенча рәсем ясап карау.

55

Р. Вәлиева. Яңгыр белән Кояш.

1

Катнаш д.

Уку, әңгәмә оештыру.

Чагыштыруларны табарга өйрәнү.

Сәнг. Уку, эчтәлекне сөйләргә әзерләнү.

56-57

Н. Дәүли. Бала болыт.

2

Яңа дәрес аңлату.

Текст өстендә эш, план буенча сөйләү.

План төзү күнекмәсе.

1 нче д. : эчт. сөйләргә әзерләнү. 2 нче дәрес: 132 нче бит, 7 нче сорау: әкият уйлап чыгару.

58

Г. Тукай. “Яңгыр” шигыре.

1

Катнаш д.

рәсем буенча эчтәлек сөйләү

Сорау куя белү күнекмәсе.

Яттан сөйләргә әзерләнү.

59

В. Монасыйпов. Табиблар.

1

Сөйләм үстерү д.

рольләргә бүлеп уку, уйнап күрсәтү

Диалогта үз ролеңне тоя белү, сәнг. сөйләм.

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү.

60

Б.С.Ү. Дару үләннәре турында сөйләшү.

1

Катнаш д.

Таныштыру, сорау-җавап уены.

Логик фикер йөртү.

.Дару үләннәренең рәсемнәрен ясау.

61-62

Ә. Халидов. Кырмыскалар.

2

Күзәтү ясау д.

Таныштыру, текстны уку.

Яңа белемнәр туплау.

136 нчы бит, сорауларга җавап әзерләү.

63

М. Хөсәен. Сабан туе.

1

Сөйләм үстерү д.

Күзәтү, күргәнне сөйли белү.

Сүзлек байлыгын үстерү.

Авылдагы сабан туе турында сөйләшүгә әзерләнү.

64

Ә. Маликов. Мәктәп баласына.

1

Катнаш д.

Практик эш: җәйге ялны үткәрү тур.

Табигать күренешләрен күзәтергә өйрәтү.

Шигырьне сәнг. уку.

65

66-70

Җәйге табигать матурлыгы.

Кабатлау.

1

3

Экскурсия

Кабатлау

Күзәтүчәнлек

Туган җир төшенчәсен аңлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова...

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Бу максаттан чыгып бурычлар билгеләдек:1.                     Рус балаларында татар  халкының т...

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

„Социаль-мәдәни компетенция” төшенчәсен ачыклау; „Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын: репортаж алу, диалог,  сорау-җавап, рольле уен , ...

Рус төркемнәрендә контроль эшләр

4 нче сыйныф рус төркемнәре өчен контроль эшләр...