Кечкенәләр төркемендә интегральләштергән әйләнә – тирә белән танышу эшчәнлеге конспекты Тема:”Салкын кыш”
методическая разработка (младшая группа)

Алия Фасахова

Тәрбияче:Балалар хәерле иртәләр! Карагыз әле бүген безгә кунаклар килгән , әйдәгез әле алар бн шигырь юллары ярдәмендә исәнләшик!

Хәерле иртә, агачлар!

Хәерле иртә, кошлар!

Хәерле иртә, табигать!

Хәерле иртә, дуслар!

Хәерле иртә кунаклар!

Хәерле иртә,балалар!

Тәрбияче: Балалар,әйдәгез, бармак уены уйнап алабыз.

Баш бармагым – кыш була,

Кар-бураннарны туздыра.

Имән бармак – яз килә,

Түбәдән тамчы тама.

Урта бармак - җәй җитте

Җиләкләр кызарып пеште.

Атсыз бармак – көз икән,

Сары яфракларын сипкән.

Чәнти бармак ни икән?

Кыш, яз, җәй, көз үтеп киткән!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл salkyn_kysh.vosp_.goda_.docx31.9 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: балаларда кыш турындакүзаллауларынформалаштыру.

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары:Балаларның кыш турында күзаллауларын киңәйтү;кар һәм аның билгеләре бн таныштыру, сөйләмдә сыйфатларны дөрес кулланырга өйрәтү, мамык таякчыклары белән рәсем ясарга, төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү.

Үстерү бурычлары:балаларда табигатькә карата кызыксыну уяту; фикерләү сәләтен,күзәтүчәнлекләрен үстерү; эксперементлар ясауга кызыксыну уяту; иҗади эшчәнлекне үстерү.

Тәрбияви бурычлар:Бер – берсенә дус – тату мөнәсәбәт тәрбияләү.балаларда үзенең эшенә,аның нәтиҗәсенә уңай караш тәрбияләү; балаларда яхшы кәеф булдыру.

Актив сүзлек:кыш, кар яуган, салкын,саф һава,йомшак,эри.

Алдан үткәреләсе эш:кыш турында рәсемнәр карау, әңгәмәләшү, бармак уеннары уйнау, матур әдәбият әсәрләрен уку.

Җиһазлар:Кыш турында р әсемнәр, магнит такта, савыт белән кар, су белән тутырылган контейнерлар,уенчык куян, зәңгәр төстәге кәгазь битләре, ак гуашь, мамык таякчыклары, куян турында аудио язма, магнитафон,кәгазь салфетлар.

Кулланган технологияләр(методлар):

-Триз;

-Уен;

-Сәламәтлек саклау;

-Күзәтү;

-Әңгәмәләшү.

Эшчәнлекнең структурасы:

-Кереш

-Төп өлеш

-Йомгаклау

Белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм үсеше,иҗади үсеш.

Кулланылган әдәбият:Туган телдә сөйләшәбез Ф.В.Хәзрәтова, Рәсем ясыйм М.Шиһабиева, Г. Зиннәтова,Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге Р.М. Зиннәтова, балачак аланы хрестоматия, аудио диск 3-4 яшь туган телдә сөйләшәбез. Интернет челтәрләре

Кереш өлеше

Эшчәнлек барышы:Тәрбияче:Балалар хәерле иртәләр! Карагыз әле бүген безгә кунаклар килгән , әйдәгез әле алар бн шигырь юллары ярдәмендә исәнләшик!

Хәерле иртә, агачлар!

Хәерле иртә, кошлар!

Хәерле иртә, табигать!

Хәерле иртә, дуслар!

Хәерле иртә кунаклар!

Хәерле иртә,балалар!

Тәрбияче: Балалар,әйдәгез, бармак уены уйнап алабыз.

Баш бармагым – кыш була,

Кар-бураннарны туздыра.

Имән бармак – яз килә,

Түбәдән тамчы тама.

Урта бармак - җәй җитте

Җиләкләр кызарып пеште.

Атсыз бармак – көз икән,

Сары яфракларын сипкән.

Чәнти бармак ни икән?

Кыш, яз, җәй, көз үтеп киткән!

Төп өлеш

Тәрбияче:әйдәгез әле тәрәзә янына килик, бераз урамны күзәтик.

Урамда кайсы ел вакыты?

Балалар:Кыш.

Тәрбияче:Кыш көне һава торышы нинди?

Балалар:Салкын.

Тәрбияче:Урамда нәрсә яуган?

Балалар:Кар.

Тәрбияче:Кар нинди төстә?

Балалар:Ак.

Тәрбияче:Тагын нәрсәләр күрәсез?

Балалар:Агачлар.

Тәрбияче: Кар нәрсәләр өстенә яуган?

Балалар: Агачларга, түбәләргә(баларның җаваплары тыңлана)

Тәрбияче:Әфәрин балалар, әйдәгез хәзер тәрәзә янынан төшәбез, игътибарыбызны бүлмәгә юнәлтәбез.

Тәрбияче: Карагыз әле балалар нинди матур рәсем! Хәзер мин сезгә шигырь укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз!

Урамнар бүген сөенгән,

Ап – ак кардан киенгән.

Ләйлә чанасын алып

Чыгып китте өеннән.

Тәрбияче: Балалар бу шигырь кем турында?

Балалар: Ләйлә турында.

Тәрбияче: Кайсы ел вакыты икән?

Балалар:Кыш.

Тәбияче: Ләйлә кая чыккан?

Балалар : Ләйлә урамга чыккан.

Тәрбияче: Ул ничек киенгән?

Балалар:Җылы.

Тәрбияче: Өстенә нәрсәләр кигән?

Балалар: Шапка, куртка.шарф,чалбар, аягына киез итекләр,кулына биялиләр кигән.

Тәрбияче:Ләйлә үзе белән урамга нинди уенчыгын алган?

Балалар:Аюны.

Тәрбияче:Ләйлә аюны нәрсәгә утырткан?

Балалар: Чанага

Тәрбияче: Ләйлә аюны ничек киендергән?

Балалар : Җылы.

Тәрбияче: Димәк урамда салкын!

Тәрбияче:Балалар хәтирлесезме без сезнең бн урамда ничек итеп кар яуганын күзәткән идек.Кар бөртекләре безнеңбиялиләребезгә кунганнар иде, әйдәгез әле искә төшерик ничек итеп без аларга өргән идек. Сулыш гимнастикасы “Кар бөртекләре оча” (балалар учларын авызлары янына куяларда мамыкларга өрәләр.Уен 2-3 тапкыр кабатлана).

Тәрбияче:Әфәрин балалар, булдырдыгыз!

Әйдәгез балалар хәзер өстәл янына килик әле.( Өстәлдә савыт бн кар тора)

Балалар бу нәрсә ?

Балалар: Кар.

Тәрбияче: Кар нинди төстә?

Балалар: Ак

Тәрбияче: Кар нинди?

Балалар: Кар йомшак, салкын,ялтырый.

Тәрбияче: Әйдәгез карны алып учларыбызга салабыз.Карыбыз нишли?

Балалар: Эри

Тәрбияче:Ни өчен эри?

Балалар: безнең учыбыз җылы шуңа кар эри.

Тәрбияче:Ә хәзер карны алып сулы савытларга салыгыз.Балалар кар нишләде?

Балалар: Эреде.

Тәрбияче:Балалар карны авызга кабырга ярамый, ул салкын!

Балалалар җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Тәрбияче: Балалар карагыз әле монда!Кыш рәсемнәре башка ел вакытлары бн буталганнар. Безгә аларны аерып алырга һәм кыш рәсеме янына тактага элеп куярга кирәк.( Балалар кыш фасылы рәсемнәрен табып алып тактага куя баралар).

Ишек шакыйлар

Тәрбияче: балалар ишетәсезме ишек шакыйлар....Карыйм әле кем булырга мөмкин икән.... .( Тәрбияче ишек артыннан уенчык куян алып керә һәм куян булып сөйли)

Елый елый куян керә:Исәнмесез балалар!

Тәрбияче:Исәнме куян!Куян нигә елыйсың син?

Куян: балалар минем балаларым янына кайтасым килә... урамда кар әз яуган мин кайта алмыйм , төлке мине сагалый, төлкедән качыр өчен кар бик әз.

Тәрбияче: Елама куян, без сиңа ярдәм итербез,әйдәгез куянны мактыйк әле....Куян нинди?

Балалар: Куян йомшак, куркак, җитез, тиз чаба, сикерә.

Тәрбияче: Балалар куян нәрсә ярата?

Балалар:Куян кишер, кәбестә ярата,

Тәрбияче:Әйдәгез куян бн уен уйныйбыз.

Х/уен “Ак куян”( балалар җырның сүзләренә карап хәрәкәтләнәләр)

Тәрбияче:булдырдыгыз, балалар! Хәзер инде куян төлкедән курыкмасын өчен без аңа булышыйк, күп итеп ак кар яудырыйк.Сезнең алдыгызда зәңгәр төстәге кәгазь битләре, ак төстәге буяу, мамык таякчыклары тора. Мамык таякчыкларын ак буяуга манып, кәгазьгә ничек итеп кар яуганны ясыйбыз.

Тәрбияче: балалар күрдегезме күпме кар яудырдык, кыш көне кар күп булырга тиеш, куянда өенә кайтырга курыкмас хәзер. Балалар карны нинди төс бн ясадык

Балалар : Ак

Куян: Рәхмәт сезгә балалар , мин бик шат! Хәзер мин курыйкмыйча балаларым янына йөгерә- йөгерә кайтам.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Менә балалар шуның бн безнең уен эшчәнлегебез ахырына якынлашты.Сезгә минем белән ошадымы? Сез миңа бик ошадыгыз. Сезгә бик зур рәхмәт!

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылы “Ромашка” балалар бакчасы

Кечкенәләр төркемендә интегральләштергән

әйләнә – тирә белән танышу эшчәнлеге конспекты

Тема:”Салкын кыш”

Конспектны төзеде

тәрбияче:Фасахова А.Р.

Базарлы Матак авылы

2023 ел гыйнвар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлеге "Куян".

II кечкенәләр төркемендә үткәрелгән әвәләү эшчәнлегенеңконспекты..Максат: балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, б...

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

Зурлар төркемендә интегральләштергән эшчәнлек “Карабүрек, песнәкләр килде безгә кунакка ”

Балалар кошлар турында белемнәрен тулыландыралар. Кошлар белән кызыксынулары арта. Аларның табигатьтәге ролен ачыклыйлар....

Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча "Гаилә" темасына конспект

Шөгыльнең максатлары:Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда  аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәү ә...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...