Конспект ООД
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

Зарипова Алсу Рашидовна

Конспект ООД по развитию речи 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylem_tele_konspekt.docx29.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

  Якын кеше кем ул?

Төп белем бирү өлкәсе:

сөйләм теле.

Интеграл белем бирү өлкәләре:

 сөйләм үсеше, социаль  аралашу үсеше, матур әдәбият.  

Яш үзенчәлекләре:

 уртанчылар төркеме.

Максат:

  балаларны гаилә   турындагы  белемнәрен гамилләштерү.

Танып белү өлкәсе:

  логик фикерләү сәләтен үстерүне дәвам итү, дус – тату эшләргә этәрү.

Сөйләм үсеше өлкәсе:

  гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече итә белүне, тату гаиләнең рәхәтлеген тоярга, күрергә өйрәтү.  

Социаль – аралашу  өлкәсе:

балаларның игътибарын, хәтерен, кызыксынуын, фикерләвен,  хәрәкәтен, кабул итүләрен үстерү.

Нәфис-нәсәфәти        үсеш өлкәсе:

балаларда әтиләргә, әниләргә карата ихтирам хисе , игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.   

Методик алымнар һәм  чаралар:

  сөенеч мизгеле, сорауларга җавап, әңгәмә, техник чаралар куллану, эш алымнарын күрсәтү,  мактау.

   

Җиһазлар:

  балалар төзегән гаилә альбомы,  балалар  ясаган гаилә темасына  рәсемнәр, проектор, ноутбук, презентация    ясау,      краска, битләр, кисточка, политра, салфетка.  

Сүзлек өстендә эш:

    игелекле, кош теле, җәмгыять,  рәнҗетмичә, ярдәмгә мохтаҗ. 

Алдан эшләнгән эш:

   балалар белән  әңгәмәләр, ял минуты, эшчәнлеккә презентация әзерләү.

Алга таба эш:

   балалар белән  гаилә турында  альбом ясау,  турында белемнәрен  киңәйтү.

 Эшчәнлек структура:

  1. Кереш өлеш:  мәсәл уку- 2 мин.
  2. Төп өлеш:

1)  гаилә  турында әңгәмә - 2мин;

2)  балалалар гаилә турында шигырьләр сөйлиләр - 3 мин;

3)   гаиләдәге һәр кешегә сыйфатлар - 4мин;

4)  уен “Мин башлыйм, сез дәвам итегез”.

-  2мин;

5) бишек җырын тыңлау-2 мин;

6) милли ашлар турында сөйләшү- 2 мин;

7) ягымлы сүзләр”уены  - 2 мин.

   3. Йөмгаклау:   1мин.

                                        Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче. Исәнмесез,  балалар!  Кәефләрегез ничек? Сез әзер булсагыз, бүгенге  якын кеше кем ул темасына әңгәмә үткәрербез. Мин сезгә бер мәсәл сөйлим, игътибар белән тыңлагыз.

“Урманда ике карга яшәгән.  Аның берсе бик ачык, аралашучан карга булган. Үзенә охшаган карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып җибәргәннәр һәм берсеннән – берсе матур балалар үстергәннәр. Үсә төшкәч, балаларын ияртеп, азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яшәп ятканнар.

Ә икенче карга берәү белән дә аралашмаган, башкаларның иртә таңнан торып кичкә кадәр эшләүләреннән көлеп яткан.  Хәтта аның кереп торырга өе дә булмаган.  Көннәр үткән. Кинәт бу карга авырып киткән. Азык табарга да хәле калмаган. Шулай агач башында бөкшәеп утырганда, күрше карга күреп алган  һәм тапкан азыгын кызганып аңа биргән. Каргага хәл кереп киткән һәм күршесенә бик зур рәхмәт әйткән.  Карга: “Әй , күрше , бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, - дигән.

 Балалар сезгә мәсәл ошадымы? Ике карганың тормышын чагыштырып күрсәтегез әле?

Балалар. Дус тату яшәү, бер –береңне хәрмәт итү. Гаилә дуслыгы булу кирәк.

Тәрбияче. Ә нәрсә соң ул гаилә?

Балалар. Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт.   Әти — әни, әби – бабай, балалар, туганнар, абый – апа, әни — сеңелләр .

Тәрбияче. Дөрес  гаилә — ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.(шигырь сөйләү)

1 нче бала.

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен әти-әнием белән!

Татулык – гаиләбез нигезе!

Әби-бабам – иң кадерле кеше!

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен туганнарым белән!

Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,

Горурланам гаиләм белән!

2 нче бала.

Йөрәгемнең иң түрендә –

Туганнарым, яраткан гаиләм!

Дөньяда ничек яшәргә,

Кеше булырга шунда өйрәнәм.

3 нчы бала

Әни, син минем җирдәге

Иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге

Якты кояшым!

Таң йолдызын хәтерләтә

Синең күзләрең.

Балдан да татлы тоела

Синең сүзләрең.

Үләннәрдән дә йомшактыр

Синең чәчләрең.

Сиңа булсын бакчадагы

Гүзәл чәчәгем!

Тәрбияче. Әни – кояш кебек берәү генә. Аларны борчымагыз, аларга булышыгыз. Аларны яратыгыз. Әниегез сезне матур сүзләр белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек балаларын яраталар. Кулларына алып иркәләүче дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да – әтиләр. Гаиләдә иң зур кеше кем,ул балалар?

Балалар. Әтиләр зур  – гаиләгездә иң зур кеше, баш кеше, чөнки әтиләр гаиләне    кайгырта. Өйдәге иң авыр эшне дә әтиләр эшли.

Тәрбияче. Әти , әни, әби, бабай гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Алар сезне үстергәндә күпме борчылулар күргәндер. Һәр ата- ана үз баласы турында, минем балам игелекле, минем таянычым булыр дип үстерә. Апа, абыйларыгыз  сезнең өчен кайгырсалар, эне – сеңелләрегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Әйдәгез, бергәләп гаиләдәге һәрбер кешегә хас сыйфатларны гаилә таблицасына язып карыйк әле.   ( балалар әйтеп тора)

                                                     Г  а  и  л    ә  

  Әти

Көчле

Батыр

Кырыс

Эшчән

Акыллы

Яклаучы 

Әни

Уңган

Матур

Сөйкемле

Ягымлы

Акыллы

Әби- бабай

Сабыр

Йомшак

Юмарт 

   Мин

Тәртипле

 Тырыш

Шук

Ярдәмчел

Апа- абый

Ярдәмчел

Эшчән

Акыллы

Эне- сеңел

Шаян

Шук

Ярдәмгә мохтаҗ  һ.б.

Әйдәгез, иң кадерле кешеләребез турында мәкальләр әйтик, уйнап алыйк.

Уен “Мин башлыйм, сез дәвам итегез”.

Әти – шикәр,

Әни – бал,

Әти – беләк,

Әни – йөрәк,

Әти-әнисен тыңлаган – әдәм булган,

Тыңламаган – әрәм булган.

Гаилә — тормыш нигезе.

Тәрбияче. Бик дөрес балалар, гаилә — тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз.  Әти - әни аның  тоткасы  булса, балалар гаиләнең     көзгесе.  Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәгез, бер – береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк, президенты – әти булса, финанс министры – әни була. (шигырь сөйләү)

4нче бала

Әти кайтып керсә,

Өйләр китә яктырып.

Көне буе сагынгандыр,

Ул да кайта атлыгып.

Хәлне сорый баштан сыйпап,

Миңа чаңгы көйләшә.

Әнием белән дә әти

Гел елмаеп сөйләшә.

Барыбызга да булыша

Үзенең дә күп эше.

Әнигә, миңа, апайга

Әти – иң кирәк кеше.

5 нчы бала.

Әти, әни hәм дә мин –

Безнең тату гаилә.

Ямьле дөнья, рәхәт яшәү

Дуслыкта бөтен хәйлә.

Олы бәхет – рәхәтләнеп

Яшәүләре гел бергә.

Аллаһ насыйп итсен безгә

Шатланышып яшәргә!

6 нче бала.

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт hәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Иң кадерле кешеләребез сез,

Әтием hәм әнием.

Сез булганга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

 Тәрбияче.  Балалар сезнең әниләр бишек җырлары    җырладылармы икән?

 Балалар. Минем әни иң матур җырлый, миндә өйрәндем. (Бишек җырлары башкаралар)

 Тәрбияче. Безнең әниләр, әбиләр бик тә тәмле  төшерәләр  “Милли ашларны яхшы беләсезме?” тикшереп алыйм әле. Геометрик фигураны эченә алган милли ризык?

Балалар. Өчпочмак.

Тәрбияче. Катлы – катлы татлы бәлеш?

Балалар.  Гөбәдия.

Тәрбияче. Туй табынының иң түрендә?

Балалар. Чәк – чәк.

Тәрбияче. Ике сүздән торган милли ризык?

 Балалар. Кош теле.

Тәрбияче. Көн саен кирәкле ризык. Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.

Балалар. Икмәк

Тәрбияче. Гаиләнең ныклыгы, татулыгы нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуларның берсе турында табышмак әйтәм, ә сез җавабын уйлагыз.

 Кайчагында баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче.

Балалар. Тел.

Тәрбияче. Әйе, дөрес әйттегез, табышмакның җавабы – тел. Әгәр без ягымлы итеп сөйләшәбез икән, безнең турында йомшак телле диләр. Ә инде кырыс, дорфа итеп сөйләшүчеләрне әче телле диләр. (ягымлы сүзләр әйтешү)

Балалар. Әнием, әбекәем, дәү әнием, бабакаем, әтием һ.б.

Тәрбияче.  Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле,тәмле телле, игътибарлы булыйк. Авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк, бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик.  

Тәрбияче. Шөгыльне тәмамлап шуны әйтәсе килә, якын кешеләргә менә  нинди сыйфатлар керә икән?

  1.Әби- бабайларны хөрмәт итәргә.

  2.Авыр сүзләр әйтеп хәтерләрен калдырмаска.

  3.Эне – сеңелләрегезне кыерсытмазка,   ярдәм итәргә.

  4.Абый –апаларны сүзләрен тыңларга
        Гаиләдә кешеләр бер – берсен кайгыртып яшә , бер – бернә таяныч булырга  кирәк.   Шөгыль тәмам

 

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.

Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст) Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старшая группа) Конспект целевой про

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст)Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробу...

праздника Конспект по сказке «Теремок» Веселится народ, праздник Пасхи у ворот. Конспект совместной деятельности педагогов с детьми с ОВЗ «Звуки весны», План - конспекта Тема: Совместная образовательная деятельность «Рукавичка" и другие

Методическая разработка праздника «По дорожке весело наши ножки шли»для детей со сложным дефектом совместно с родителями.Праздник посвящается Дню Матери.Цели и задачи:Коррекционно-ра...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....