Рабочая программа по литературному чтению (тат.) для 1 класса. УМК "Перспективная начальная школа"
рабочая программа по чтению (1 класс) по теме

 

1 нче класс өчен Әдәби уку буенча эш программасы Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерелешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп төзелде

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                  

               Аңлатма язуы

   1 нче класс өчен Әдәби уку буенча эш программасы Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерелешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп, түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. РФ ның «Мәгариф турында» Законы

2. ТР ның «Мәгариф турында» Законы

3. “Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре. 1-4 класслар”, Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010

4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

5. МБГБУ “Иске Кишет башлангыч гомуми белем мәктәбе”нең  2012-2013 нче уку елына укыту планы

6. «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясе

Әдәби уку  Грамотага өйрәтү: уку һәм язу курсыннан соң, уку елының III нче чиреге ахырынан башлап, атнага 1 дәрес хисабыннан барлыгы 10 дәрес укытыла.

Башлангыч мәктәптә  Әдәби уку курсының төп максаты —  ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп куллана белү. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куела:

- йөгерек, аңлы, сәнгатьле  уку күнекмәләре булдыру;

- текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

- баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлылыгын аңларга өйрәтү;

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;

- яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү;

- китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү.

Уку – сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку – шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. 1классны бетергәндә укучы минутына 30 сүз укый белергә тиеш. Уку тизлеге – укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Уку елы ахырында укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр:

5-6 шигырьне яттан сөйли белергә;

Алфавитның барлык хәрефләре булган кечкенә текстларны дөрес салмак итеп иҗекләп (йөзмә), кыска сүзләрне бөтен килеш уку;

таныш булмаган текстны уку темпы – минутына 30 сүз;

җөмләләр арасында пауза ясау;

укыган текстларга карата куелган сорауларга җавап бирү;

рәсемнә карап текст эчтәлеген сөйләү, укыган әсәрнең исемен аңлату, дәлилләү, әсәрне гади генә итеп бәяли белү, мисаллар китерү, рәсемнәргә карап, телдән хикәя төзеп сөйләү;

таныш китапларны таныш булмаганнарыннан аера – таный белү;

китап исемен, авторын укып күрсәтү, китапханәдән кече яшьтәге балалар өчен чыгарылган китаплар алып уку;

китаплардан үзенә кирәкле мәгълүматны сайлап алырга, куллана, файдалана белергә тиеш.    

                             

                       

         

Әдәби укудан тематик планлаштыру

                   

 Класс   1 

Укытучы Ситдыйкова Миләүшә Әсхәдулловна

Сәгать саны-  10 сәг,  атнага – 1 сәг.

Әдәби уку Грамотага өйрәтү: уку һәм язу курсыннан соң, уку елының III нче чиреге ахырынан башлап, атнага 1 дәрес хисабыннан барлыгы 10 дәрес укытыла

Тематик планлаштыру “Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре. 1-4 класслар”( Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010) нигезендә төзелде.

 Дәреслек:  Әдәби уку. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г. Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова,  Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011

Эчтәлек

Сәгать саны

1.

Сәяхәткә чыгу

2

2.

Кайтаваз мәгарәсе

2

3.

Аю өне янында

1

4.

Чәчәкле аланда

1

5.

Урман мәктәбендә

2

6.

Шүрәледә кунакта

1

7.

Китап рәссамы күргәзмәсендә

1

Барлыгы

10

               

                                                              Тематик планлаштыру

ү

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Тикшерү төрләре

Уку эшчәнлеге төрләре

Материалны үзләүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Үткәрү вакыты

План

факт

                                                 Сәяхәткә чыгу – 2 сәг

1

Аптыраткыч –йөдәткеч әкиятләр.

Санамышларның сере.

1

Яңа теманы аңлату.

Сәнгатьле уку

Мөст. эш

Аңлап гөжләп уку

 Аптыраткыч –йөдәткеч әкиятләрнең төзелешен белү;

аптыраткыч –йөдәткеч әкиятләр уйлап чыгару

2

Табышмаклар

Эндәшләр.



1


Катнаш дәрес

Аңлап йөгерек уку

Аңлап гөжләп уку

Табышмакларның җавабын таба белү, табышмаклар уйлап чыгару; эндәшләрне хәтердә калдыру

                                                                         Кайтаваз мәгарәсе - 2 сәг


3

IV чирек – 8 сәгать                         

М.Галиев. Кайтаваз.

Р.Газизов. Беләсезме...

1

Катнаш дәрес

Фикер йөртеп сораулар га җавап

Аңлап гөжләп уку

Йөгерек йөзмә укый белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау

4

Рифма. Р. Корбан Көчек. Яңгыр яуганда.

Л.Лерон.Буталмышлар илендә. Сабантуй галәмәтләре

1

Катнаш дәрес

Эчтәлек сөйләү

Алдагы белемнәргә таянып әңгәмә

Аңлап гөжләп уку

Рифма төшенчәсен аңлау, шигырьне чәчмә әсәрдән аера белү, сәнгатьле укый белү

                                           

                                                                             Аю өне янында –1 сәг.

5

Х.Халиков. Бии белмәгән аю.

Татар халык әкияте. Аю белән өч кыз.

1

Катнаш дәрес


Эчтәлек

Фикер йөртеп сораулар га җавап

Әкиятне эчтән уку

Мөст.эш


Әкиятнең эчтәлеген аңлау,

Чылбыр әкият белән аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләрне аера белү

                                                                              Чәчәкле аланда  – 1 сәг.

6

Р.Бәшәр. авылга кайту. Бал корты. Авазлар.

1

Яңа теманы аңлату.

Тематик

Сораулар га җавап


Йөзмә уку

Гөжләп уку

Әдәби әсәрнең эчтәлеген белү, әсәр эчтәлеге буенча үз фикереңне әйтә белү

                                                                            Урман мәктәбендә - 2 сәгать

7

Х.Халиков. Әллә ул да белә микән? Песи үләне. Каен җиләге. Тузганак. Энҗе чәчәк.

1

Катнаш дәрес

Эчтәлек

Фикер йөртеп сораулар га җавап

Эчтән уку,

гөжләп уку, яттан  уку

Бер шигырьне яттан сөйләү. Сүзләрне рифмалаштыра белү

8

Р.Миңнуллин. Үзебез генә калгач.

Ш.Галиев. Шауламагыз, әти йоклый.

Өтерне кайда куярга?

1

Катнаш дәрес

Эчтәлек

Фикер йөртеп сораулар га җавап

Эчтән уку,

гөжләп уку, яттан  уку

Сәнгатьле йөгерек, йөзмә укый белү

      Шүрәледә кунакта – 1 сәг.

9

Р.Кутуй.Төнге әкият

Р.Миңнуллин. Шүрәлесез урман


Х.Халиков. Әгәр күрә белсәгез.

Р.Вәлиева. Кыңгырау чәчәк.

1

Катнаш дәрес

Уку эшчәнле генә диагностика

Гөжләп уку,  әңгәмә

Сәнгатьле йөгерек, йөзмә укый белү, бәйләнешле сөйли белү, рәсем белән текст эчтәлеген чагыштыра белү

                                                                            Китап рәссамы күргәзмәсендә - 1 сәгать

10

Х.Халиков. Көймәче мәче.

М.Әгъләмов.Килсен безгә әкият. Х.Туфан. Юкмыш бабай малае.

Уку елына йомгак.

1

Катнаш дәрес

Эчтәлек

Фикер йөртеп сораулар га җавап

Гөжләп уку, рәсемнәр буенча  нәтиҗә  ясау

Сәнгатьле укый белү.

Рәсем белән текст эчтәлеген чагыштыра белү

   

                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по литературному чтению для 1 класса УМК "Начальная школа XXI века"

К рабочей программе добавлено календарно-тематическое планирование....

Рабочая программа по литературному чтению в 4 классе УМК "Начальная школа XXI века"

Пояснительная записка Рабочая программа  по  литературному чтению составлена на основе федерального компонента  государственного образовательного стандарта (2008г.), учебного плана, пр...

рабочая программа по литературному чтению во 2 классе ФГОС Начальная школа 21 века

Содержит пояснительную записку, содержание программы, тематическое планирование, требования к уровню подготовки учащихся, особенности организации контроля....

Рабочая программа по литературному чтению для 2 класса УМК "Начальная школа XXI века"

Рабочая программа по чтению  для 2 класса составлена по ФГОС...

рабочая программа по литературному чтению для 3 класса УМК "Начальная школа XXI века"

программа разработана в соответствии с ФГОС, содержит пояснительную записку, календарно-тематическое планирование, планируемые результаты обучения к концу 3 класса...