Табигатьне рәнҗетмик!
материал по чтению на тему

Гарипова Лейсан Котдусовна

Төн буе матур сандугач тавышын тыңлап, татлы йоклаган авыл әкренләп йокысыннан уяна.Бөтен җир тын, сандугач тавышлары гына тынып җитмәгән. Алар туасы таңны тагында матурлап, моңлы җырларын сузалар. Сандугачлар тынуга алмашка таң әтәчләре кушыла

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mkal.docx15.29 КБ

Предварительный просмотр:

Табигатьне рәнҗетмик!

Төн буе матур сандугач тавышын тыңлап, татлы йоклаган авыл әкренләп йокысыннан уяна.Бөтен җир тын, сандугач тавышлары гына тынып җитмәгән. Алар туасы таңны тагында матурлап, моңлы җырларын сузалар. Сандугачлар тынуга алмашка таң әтәчләре кушыла. Алар сузып-сузып кычкырып, хуҗаларын татлы йокыларыннан уяталар.Сандугачлар артыннан казлар каңгылдый, сыерлар мөгери- җанлы тормыш башлана.

Менә озак та үтми авыл башында көтүченең чыбыркысы шартлый, сызгыру тавышы ишетелә, һәр капкадан акрын, салмак кына атлап сыерлар чыкканы күренә. Алар ашыкмый гына горур кыяфәттә яланга таба атлыйлар. Бу -аларның эш урыны. Көн буе утлап йөреп, хуҗабикәләренә сөт җыялар.

Ә көтүче ипләп кенә тау башына урнаша да, тыныч кына сыерларын күзәтә.

Алар шыштыр-шыштыр үлән өзәләр. Җәйнең шундый кояшлы матур көннәрендә көтү көтүе үзе бер рәхәт. Вакыт күп. Ипләп кенә ятасың тирә-якны күзәтәсең.  Йа Аллам, нинди матурлык!

. Карап торам да мин сокланып туя.алмыйм. Чыннан да игътибар белән күзәтеп торсаң, ул шундый матур икән , безнең авыл!. . Рәссамнарга табигать турында матур картиналар язу өчен әллә кая йөрисе юк.Тотасы да шушы Шәрип авылына киләсе.

 Тау башында басып торам. Каршымда гына  матур , түм-түгәрәк күл. Ул авылым яныннан чыккан бихисап чишмә суларын буып куеп ясалган. (Хәтта балыгы да бар.) Ә күл үзе  агачлар белән уратып алынган. Өстән караганда, ямь-яшел боҗра эчендә түгәрәк булып, тып-тын гына кояш нурларында ялтырап ята ул. Күл артында, аңа ялганып киткәндәй, Мерәс урманы күренә. Сулгарак карасаң тагын урман полосасы сузылып киткән. Ул сулауга барып тоташа. Җирләр тигез түгел, таулырак, чокырлы җирләре дә бар. Бу исә аңа тагында матурлык өсти. Әйтерсең яшел келәм , ул, дулкынланып-дулкынланып,  ерак офыкка барып тоташа.

 Мин шул матурлыкка сокланып, сихерләнеп торганда, сыерларым инде тау астына ук- буа буена барып җитә язганнар. Әкренләп мин дә алар артыннан атладым. Барам, алга таба атлаган саен , бая хисләргә бирелеп, матурлыкка сокланып сихерләнгән хисләрем үзеннән – үзе югала бара. Тау башыннан мин күргән матурлык кая булды?.Артыма әйләнеп карыйм. Артта калмаганмы янәсе. Юк. Буа буена җиткәч күңелем бөтенләй төште. Андагы пычраклыкка ушым китеп карап торам. Ниләр генә юк монда: консерва банкалары, буш шешәләр, целлофан капчыклар, “одноразовый” табак- савытлар һ.б. һ.б.

Бу буаны ата-бабаларыбыз ял урыны булсын дип ясаганнардыр. Сүз дә юк. Буаны ясаганнар. Тирә ягын әйләндереп  агачлар утыртканнар. Шундый матур урын булган. Алардан соң килгән буын нишләгән?.Бабаларына рәхмәтләре шулмы икән аларның?Су буйларында ял итүләре рәхәт, су коенасың, агачларының күләгәсендә ял итәсең, балык тотасың. Безнең буа буена кешеләр, тирә-як авыллардан, хәтта шәһәрләрдән ял итәр өчен бик күп киләләр Ләкин бит үз артыңнан чүпләрне җыеп китәргә була. Кешеләр меңнәрен түләп әллә кайларга ял итәргә баралар. Ә безнең ул борын төбендә генә. Шушы матурлыкның кадерен белсәк иде. Саф чишмә суларыннан ясалган бу буабыз чиста булсын. Тирә-ягын пычратмыйк, табигатьне рәнҗетмик! Авылыбызның,тирә-як мохитнең сафлыгы, чисталыгы, матурлыгы бары безнең кулда, кешеләр кулында.

                             Л.Гарипова Шәрип башлангыч мәктәбе укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урманны саклау - ул табигатьне саклау.

Башлангыч классларда үткәрү өчен тәрбия сәгате планы. Экология елы уңаеннан урманнарны саклауга багышланган  тәрбия сәгате планын тәкъдим итәм....

Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы.

3 сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате....

Сыйныфтан тыш чара “Табигатьнең гүзәл почмагы”

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне үстерү....

Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы

Белем бирү: табигатьнең кеше тормышында  әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш тәрбияләү.  Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү....

Табигатьне саклыйк

Классный час...

Табигатьне саклау

Табигатьне саклау...