Экологик тәрбия
методическая разработка по чтению

Данилова Гульнара Ягфаровна

Рус мәктәпләрендә башлангыч классларда әдәбият дәресләрендә экологик тәрбия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rus_mktplrd_tatar_dbiyaty_dreslrend_ekologik_trbiya.docx15.07 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләрендә экологик тәрбия бирү.

Укый- яза белмәсә дә, борынгы ата- бабаларыбыз, табигать телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нәтиҗәсендә табигать серләренә төшенгән. Бу белемнәр атадан- балага, буыннан- буынга мирас итеп калдырылган. Ә бүген хәлләр башкача...

       Экологик аң тәрбияләү, табигатькә һәм үзебез яшәгән мохиткә сакчыл караш башлангыч сыйныфларда әйләнә- тирә дөнья, уку, хезмәт дәресләрендә һ.б. дәресләрдә; экскурсияләр, класстан тыш чаралар вакытында гамәлгә ашырыла һәм, әйтергә кирәк, бу эш шактый даими оештырыла.

     Өлкәнрәк сыйныфларда да экологик тәрбияне өзлексез дәвам иттергәндә генә көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Рус телле балалар белән шул максаттан татар әдәбияты дәресләрендә зур эш үткәрелә.

    Татар халкының табигать күренешләре (таң ату, кояш баю, яшен яшьнәү, бөҗәк, кош, җәнлекләр турында экологик эчтәлекле купме табышмаклар, әйтем, сынамыш, бәйрәм- йолалары бар! Мәсәлән, башлангыч сыйныф балалары ярата торган табышмаклар:

       “Җәен- соры, кышын- ак,

         Аңа шулай яхшырак.”

Монда җәнлекләрнең (бу очракта куян), ел фасыллары алмашуга карап, табигатьтә ничек җайлашуларын күрергә була. Яки менә:

         “Элек үзе судан туды, хәзер үзе су тудыра”

          “Ак мамык кебек, ялтырый алмаз кебек”

дип боз һәм кар турында ничек оста әйтелгән. Укучылар суның төрле хәләтләрдә булуын поэтик бизәкләр аша күрәләр.

    Укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирүдә мәкаль- әйтемнәрне уңышлы файдаланырга мөмкин. Шулардан берсен генә алыйк:

           “Кул пычранса, су белән юарсың,

             Су пычранса, ни белән юарсың?”

Халкыбыз су турында нинди зирәк фикерләр әйткән!

Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм- йолалары күп. Мәсәлән, кышкы һәм җәйге Нардуган бәйрәмнәре, Нәүруз, Карга боткасы һ.б. Уку дәресләрендә мондый йола- бәйрәмнәр белән танышу ерак бабаларыбызның табигать белән бербөтен булып яшәгәннәрен күзалларга ярдәм итә.

       Экологик тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып, табигатьне саклау турында чаң какты. Әйләнә- тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау, аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблеммага әйләнде.  Җир- анага игелек- хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуын искәртергә кирәк иде. Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле.    

      Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача.  “Җир йокысы”, “Бала белән күбәләк”, “Карлыгач” һ.б. шигырҗләрендә бу ачык чагыла. Аның “Кояш” “Һава”, “Су”, “Җир”, “Елның дүрт фасылы” исемле кечкенә хикәяләрендә табигать турында шактый мәгълүмәт тупланган.

     Балалар өчен якиятләр язып калдырган яраткан язучыбыз Абдулла Алиш иҗаты да игътибарга лаек. Аның  “Нечкәбил”, “Кем көчле?” һ.б. әкиятләрендә бөҗәк, җәнлекләрнең бөтен гадәтләре, яшәү рәвешләре, үрчү ысуллары һ.б. чагыла.

     Шулай ук Р. Вәлиеваның- “Кыңгырау чәчәк”,  Р.Низамовның- “Яралы керпе”, Л.Зөлкәрнәйнең- “Бичаралар һәм бичуралар” әсәрләрен һ.б. экологик белем бирүдә уңышлы файдаланырга була.

   Гадәттә, теге яки бу үсемлек, кош яки җәнлекнең югалу куркынычы тугач кына аларның ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуы һәм аларны сакларга кирәклеге исебезгә төшә. Бу- үсемлек һәм җәнлекләр турында җитәрлек белемнәр булмау нәтиҗәсе.

     Әдәбият дәресләрен саф һавада үткәрү укучыларга бик ошый. Мондый дәресләрдә чын күбәләкләр, кырмыскалар белән  сөйләшү балаларда шатлык хисләре тудыра. Кошларга җимлекләр элү, кошларны сыйлау балалар өчен бик куаныч. Табигать белән аралашканда бала андагы төрле төсләрне күрә, табигать авазларын ишетә. Һәр үсемлек, кош, җәнлек исеменең туган телдә яңгырашы шундый дәресләрдә хәтергә сеңә.

      Табигатьне саклау- милләтебезне, туган телебезне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыккак килгән.

     

                                                                             Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Данилова Гөлнара Ягъфәр кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Балаларга экологик тәрбия.

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлар...

Балаларга экологик тәрбия.

Балаларга экологик тәрбия. Бадертдинова З.Б....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия

   Экология нәрсә соң ул? Экология – киң мәгънәле төшенчә: оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр – барысын да кочаклый ул....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Башлангыч сыйныф укучыларына әхлакый - экологик белем һәм тәрбия бирү ”Әйләнә-тирә дөнья һәм ТИН “курсы материалларына нигезләнеп алып барыла. Уку, рус теле, математика, ана теле, те...