Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия
статья по окружающему миру на тему

Бадрутдинова Талия Тагировна

     Экология нәрсә соң ул? Экология – киң мәгънәле төшенчә: оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр – барысын да кочаклый ул.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bashlangych_syynyfta_ekologik_trbiya.docx20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бадрутдинова Талия Тагировна

«Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.»

Апас муниципаль район

МБГББУ «Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе» башлангыч сыйныфлар укытучысы.

 

     Экология нәрсә соң ул? Экология – киң мәгънәле төшенчә: оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр – барысын да кочаклый ул.

     Табигать – безнең уртак йортыбыз. Экология шушы йортта яшәүче тереклек ияләренең үзара һәм әйләнә-тирәлек белән бәйләнешләрен өйрәнә.  Экология – ул яшәгән йорт-җирләребезнең чисталыгы, уңайлыгы да, табыннардагы ризыкның сыйфаты да, кеше сәламәтлегенең нигезе дә.

     Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү эшчәнлегенең тизлеге арткан саен, экологик проблемалар күбәя бара. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы бездә борчылу тудыра. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәжәсе, культурылылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин . Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

     Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте аеруча зур. Хезмәт процессында бала табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчыллык, мәрхәмәтлек сыйфатлары да, мәхәббәт хисе дә уяна. Чөнки хезмәт – кеше белән табигатьне бәйләүче төп чара.

     Табигать белән якыннан танышмыйча, аның матурлыгын күрмичә, экологик тәрбия биреп булмый.    

     Экологик сукмак мәктәпнең капкасыннан керү белән үк башлана. Мәктәпне әйләндереп алган агач һәм куаклар, чәчәкләр,яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы -болар һәммәсе дә балаларны табигать белән таныштыруда зур булышлык ясый. Елның теләсә кайсы вакытында терек һәм терек булмаган табигатьне күзәтүләрдән чыгып әңгәмә корулар, фикерләр алышулар нәниләр күңелендә тереклек ияләренә, туган як табигатенә сак караш, кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияли.

     Балаларда экологик аң үстерү эшчәнлеген дә балаларга таныш әйберләрдән башлау уңай нәтиҗә бирә.

     Шуны истә тотып, сыйныф бүлмәсендә экологик почмак булдырдык. Табигать почмагына төрле- төрле гөлләр утырттык.

     Балалар hәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарталар, су сибәләр, тузанын сөртәләр. Шау чәчәктә утырган үсемлекләрнең матурлыгын күреп сокланалар.

     Кыш көннәрендә балалар кошлар турында кайгырталар, өйләреннән ярма, көнбагыш алып килеп җимлекләргә салалар. Балалар җимлектән ашаган песнәкләрне күзәтергә яраталар, кышын ачыккан кошларны кызганалар.

     Залда балалар белән үткәрелгән төрле күңел ачулар «Урманда көзге бәйрәм», «Нәүрүз»,«Урман – зур байлык», «Яшел урман аланы» һәм башка бәйрәмнәр табигатьнең матурлыгына сокланырга һәм аны сакларга кирәклеген өйрәтә. Бу бәйрәмнәр балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә дә гаять зур урын тота.

     Бу бәйрәмнәрдә балалар белемнәрен тирәнәйтәләр, җәнлекләрнең кышкы әзерлеге белән танышалар, кошларны каршы алырга әзерләнәләр.

     Яз көне шаулашып, сөенешеп кайткан каргаларны, сыерчыкларны күзәтәбез. Кошлар булганда аларны куркытмас өчен тыныч кына сөйләшәбез. Ничек оя ясаулары турында фикер алышабыз. Кошларның тырыш куллары булмаса да, томшыклары белән ныклы матур оя коруларына сокланабыз.

Кошларны куркытмаска, ояларын туздырмаска кирәклеген аңлатабыз. Әтиләре белән бергә ясаган сыерчык ояларын агачка эләбез.

     Яз көне тәрәзә төбендә гөл, помидор һ.б. үсентеләр үстереп, көннәр җылынгач аларны бакчага күчереп утыртканда, балалар катнашы белән үстергән чәчәкләр тирә-юньне бизи, ә матурлыкны күрә белгән бала беркайчан да табигатькә зыян китерми.

     Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләрне тудыра. Кояш чыгуын һәм батуын күзәтеп, кырда тургай җырын, челтерәп аккан чишмә тавышын, агач яфраклары шаулавын тыңлап үскән бала гына табигатьнең якын дусты, һәм ата-аналарына, иптәшләренә ягымлы, миһербанлы була ала.

     Без – кешеләр,җир йөзендәге барлык тереклек ияләре, кошлар, җәнлекләр, үсемлекләр – табигать балалары. Бер-беребезне саклап, кадерләп яшик!

  Табигатьнең гүзәллеген тоя белгән, кирәклеген аңлаган, миһербанлы, кешелекле балалар тәрбияли алсак иде. Һәм үзебез дә аларга бар нәрсәдә дә үрнәк булсак иде.Чөнки:” Үрнәк -  иң яхшы тәрбия”,- дип әйткән әби-бабаларыбыз.

     Киләчәктә балаларның табигать сакчылары булуына ышанабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Балаларга экологик тәрбия.

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлар...

Балаларга экологик тәрбия.

Балаларга экологик тәрбия. Бадертдинова З.Б....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Башлангыч сыйныф укучыларына әхлакый - экологик белем һәм тәрбия бирү ”Әйләнә-тирә дөнья һәм ТИН “курсы материалларына нигезләнеп алып барыла. Уку, рус теле, математика, ана теле, те...

Экологик тәрбия

Рус мәктәпләрендә башлангыч классларда әдәбият дәресләрендә экологик тәрбия...