Балаларга экологик тәрбия.
статья на тему

Балаларга экологик тәрбия. Бадертдинова З.Б.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balalarga_ekologik_trbiya._badertdinova_z.b.docx20.83 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларга экологик тәрбия.

Кешенең яшәеше өчен фән һәм техниканың алга китүе, тормыш-көнкүреш шартларының уңайлы булуы гына җитми, тирә-юньнең чисталыгы, су һәм һаваның сафлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге дә зур әһәмияткә ия. Җирдәге тереклекне саклап калу проблемасы көннән-көн кискенләшә бара.

        Бүген без шулкадәр шапшак яшибез, торган-яшәгән җиребез елдан-ел, иң кыйммәтле порошоклар белән җиң сызганып юсаң да чистарта алмаслык дәрәҗәдә пычрана бара. Планетабыз бу хәлгә озак түзә алмас.

        Планетада соңгы 20 ел эчендә генә 200 млн га мәйданда урман массивлары юкка чыгарыла. Тропик урманнар аеруча аяныч хәлдә. Агачлар күпләп киселә, яндырыла, бу исә, 100 мең төрдәге үсемлекләр һәм тереклек ияләре юкка чыга дигән сүз.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә - тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип  атады. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә - бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агуын күреп  олы шатлык хисе кичерәләр. Табигатьнең шушы гүзәллеген  кече яшьтән үк  күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без педагоглар бурычлы. Моның өчен мәктәптә  төрле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бик күп.

        Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, уртак йортыбыз булган Җир планетасы язмышына җаваплылык хисе булдыру –экологик проблемалар кискенләшкән чорда аеруча әһәмиятле һәм ул максатчан алып барылырга тиеш.Укучыларга түбән сыйныфларда ук әби-бабаларыбызның табигать байлыкларыннан бик сак файдаланулары турында аңлатырга кирәк. ”Әгәр дә кешеләр табигатькә, мохиткә зыян китермичә генә матди байлыклар тудырырга өйрәнмәсә, җир йөзеннән кеше үзе дә юкка чыгарга мөмкин” дигән хакыйкатьне күптән аңлаган әби-бабайлар беркайчан да үз ихтыяҗларыннан артык җәнлек ауламаганнар, балык тотмаганнар. Ау вакыты башланганнан соң, беренче тотылган җәнлекне яки балыкны “Урман иясенә”, “Су иясенә”атап, кире җибәргәннәр, яшь агачларны кисмәгәннәр.

Үз балаларын да табигатьне саклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләү һәрбер әти-әнинең изге бурычы саналган. Мондый тәрбия төрле йола, җыр, бәет аша бирелгән. Бүген исә без балаларга әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүдә халык педагогикасына һәм әдәби әсәрләргә таянып эш итәбез.

        Тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башларга кирәк. Менә шушы проблемалар мине мәктәптә экологик тәрбия бирү өлкәсендә эшләргә этәрде.  Һәр балага ел фасыллары, аларның бер-берсеннәң аерылып торуы, кабатланмавы, тере hәм тере булмаган табигать     арасындагы бәйләнешләр турында ел дәвамында белем бирергә тырыштым. Экологик тәрбия бирүдә хезмәтнең әhәмияте аеруча зур. Шуңа күрә түтәлләрдә яшелчә үстерү, кошларга оялар, җимлекләр ясау, бүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү, чәчәкләр, яфраклар киптерү, гербарийлар ясау кебек эшләрне балаларның яратып башкаруы бик мөhим. Хезмәт процессында табигатьнең матурлыгы  күренә, аңа сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләнә. Балалар белән тирә – юньне күп күзәттек, алар күңелендә яңадан – яңа сораулар туа торды, кызыксынулары артты. Ни өчен кошлар җылы якка оча? Ни өчен өрәңге агачы орлыгының канатлары бар? Көзең бөҗәкләр кая китә ? h.б. сораулар . Меңләгән шул сорауларга җавап табар өчен үземә дә өстәмә  материалларны  күп кулланырга туры килде. Без көзен миләшнең янып торган җимешләренә, аллы-гөлле яфракларына карап сокланабыз, кыш буе аның кошларны  азык белән тәэмин итеп торуы турында сөйләшәбез. Шулай итеп, балаларга туган җирнең матурлыгын тоярга, аңа hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында  өйрәтәм.

        Җәй көннәрендә болындагы үләннәр  белән таныштырам. Аларның тамыр,  сабак, яфрак,  чәчәк өлешләреннән торуын, орлыклары җитешкәч, төрле юллар белән таралып, яңа үсемлекләр үсеп чыгуын аңлатам.

         Кыш көннәрендә балалар кошлар турында кайгырттылар, өйләреннән ярма, көнбагыш алып килделәр. Саф hавага чыкканда, аларны җимлеккә салдык. Балалар җимлектән ашаган песнәкләрне күзәтергә яраталар, кышын ачыккан кошларны кызганалар иде. Буш вакытларында җимлеккә очып килгән кошларның рәсемнәрен дә ясыйлар иде. Шуңа мин аларнын киләчәктә яхшы күңелле балалар булып үсүләренә ышанам. Ләкин табигатьне якыннан үз күзе белән күрү, аның белән аралашу балага рәсемнәрдән , альбомнардан күзәтүгә караганда күп тапкыр көчлерәк . Экскурсияләр вакытында балалар табигать белән турыдан-туры «аралашалар»: үсемлекләр hәм хайваннар дөньясы белән яккыннан танышалар, сакланырга тиешле терлек ияләрен барлыйлар, экологик күзәтүләр алып баралар hәм гербарийлар төзергә өйрәнәләр. Шуңа күрә алар үзләренә  эстетик ләззәт, күңел тынычлыгы, рухи азык алалар. Һәр экскурсиядә алган мәгълүматлар, күзәтүләр, фикерләү дәресе, акыл үстерү дәресе булып тора.Экскурсия барышында укучыларның табигатьтә зәгыйф кошлар күреп, аны кызганып ярдәм итү өчен тырышуларын күреп, мин шундый нәтиҗәгә киләм, минем укучыларымда табигатьтәге тереклек турында кайгыртучанлык тәрбияләнүен. Менә бу зур уңыш- минем хезмәт нәтиҗәсе дип, уйлап куям. Табигать кочагында йөргәндә бу кешелеклелек (кайгыртучанлык) сыйфатлары укучыда, тәрбияләнмәсә, димәк аны беркайчан да тәрбияләп булмый.    

        Балалар белән төрле экологик бәйрәмнәр үткәрәбез: “Кошлар көне”, “Нәүрүз”,  “Уриан – зур байлык” һ.б. Бу бәйрәмнәрдә балалар белемнәрен тирәнәйтәләр, җәнлекләрнең кышкы әзерлеге белән танышалар, кошларны каршы алырга әзерләнәләр.

Табигать - кешене һәрьяклап тәрбияләү көченә ия. Гүзәл хисләр үзләренең тамырлары белән балачакка тоташырга тиеш, ә яхшылык, ягымлылык әйләнә - тирәдәге матурлык турында кайгыртканда туа. Бу тәҗрибә нигезендә раслана. Мәктәбебезнең тәҗрибә участогын алыйк. Чын мәгьнәсендә ачык һавадагы иҗат лабораториясе ул. Анда фенологик күзәтүләр , дәресләр өчен күргәзмә материаллар, гербарийлар әзерләргә дә, дәресләрдә караган аерым темалар буенча практикалар үтәргә дә, агрономик  белемнәрне үзләштерергә мөмкин. Үз куллары белән башкарган хезмәт нәтиҗәләрен күреп шатлыкларын тоярга да  ярдәм итә. Тәҗрибә участогында коллективның һәр әгъзасы үз өлешен кертә. Укучыларының үз участоклары һәм үз планнары гомуми эшкә файда китерерлек итеп оештырыла. Мәктәп ашханәсен ел дәвамында витаминнарга бай яшелчә, җиләк – җимешләр белән тулысынча тәэмин итү өчен тырышып эш башкарыла.

          Мәктәбебезнең традициясе, май һәм сентябрь айларында укытучылар һәм укучылар  белән берлектә экскурсияләр оештырыла. Бакча яз һәм көз көннәрендә нинди? Бакчабыз һәрчак игътибар үзәгендә  булуы укучыларда үз хезмәтләренең кирәклеген тою, иҗат дәрте инициатива тудыра, аларның авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән кызыксынуын арттыра, тормыш тәҗрибәләрен баета. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе – хезмәтләрендә күренә. Бакчабыз җәй, көз айларында гөлчәчәккә күмелә.

Балалар белән төрле экологик бәйрәмнәр үткәрәбез: “Кошлар көне”, “Нәүрүз”,  “Урман – зур байлык” һ.б. Бу бәйрәмнәрдә балалар белемнәрен тирәнәйтәләр, җәнлекләрнең кышкы әзерлеге белән танышалар, кошларны каршы алырга әзерләнәләр.

        Экологик белем һәм тәрбия бирү – дөньяга караш формалаштыруның нигезе. Бүгенге киләчәгебез яшьләргә, укучы балаларга тиешле юнәлешле эш алып баруда игътибарны арттыруда мәктәп күп төрле тәрбияви эш алып бара. Авыл җирлегендә экологик тәрбия бирү өчен күп мөмкинлекләр бар. Авыл баласы табигатькә якын, күп вакытын табигать кочагында үткәрә.

            Экскурсияләребездә укучылар үзләштергән теоретик белемнәрен практикада кулланып ныгыталар, яңа күнекмәләр алалар. Сакчыл караш тәрбияләүдә җаваплылыкны сизеп эштә күрсәтәләр.

        Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны табигатьне коткарып кала алабыз. Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша тагын да белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы. Бу проблема сезнең дә күңелгә тия икән, моны балаларга күрсәтергә, бирергә мөмкин. Чөнки балалар безгә караганда нечкә күңелле һәм чистарак. Табигатькә карата аларда нәфрәт, сакчыл караш югала икән, димәк, бу безнең гаеп. Дөньяда табигать һәм балалар бергә бәхетле, озын гомерле булып, тынычлыкта яшәргә язсын, бу бик тә кирәк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Балаларга экологик тәрбия.

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлар...

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия

   Экология нәрсә соң ул? Экология – киң мәгънәле төшенчә: оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр – барысын да кочаклый ул....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Башлангыч сыйныф укучыларына әхлакый - экологик белем һәм тәрбия бирү ”Әйләнә-тирә дөнья һәм ТИН “курсы материалларына нигезләнеп алып барыла. Уку, рус теле, математика, ана теле, те...

Экологик тәрбия

Рус мәктәпләрендә башлангыч классларда әдәбият дәресләрендә экологик тәрбия...