Психологическая готовность детей к школе
статья на тему

Психологическая готовность детей к школе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_ilen_yul.docx17.45 КБ

Предварительный просмотр:

Белем иленә юл.

        Табигать  алтынсу  күлмәген   киеп көзгә әзерләнә. Тиздән белем бәйрәме җитәр, мәктәптә укулар башланыр. Әле генэ балалар бакчасында йөргән нәниләребез, мәктәпкә  укырга килеп,  белем дөньясына аяк  атларлар. Аларга монда ничек булыр, ияләнеп китә алырлармы, дәрестә үзләрен тота белерләрме, укудан күңелләре кайтмасмы, һ.б ?  Әти-әниләрне әнә шундый сораулар борчый.

Психолог балаларны бакчада ук бәяли: белем алырга омтылышы бармы, аралашуга әзерме, үз гамәлләренә бәя бирә беләме?

 Хәрефләр тану, саный белү генә әле бала әзер дигән сүз түгел. Ул һич югы игътибарын 15-20 минут буе бер нәрсәгә генә юнәлтеп утыра белергә тиеш.6-7 яшькә җиткәндә бала инде күп предметларның исемен белә, аның сүзлек запасы зур була. Ул инде абстракт төшенчәләр белән эш итә һәм гомумиләштерә белә. Бу яшьтә баланың фикерләве – сүзле-логик фикерләүгә күчә, димәк бала чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәнгән дигән сүз.Шуның өчен баланы 5-6 яшьтән мәктәпкә максатчан әзерләргә кирәк.

Мәктәпкәчә әзерлек классларына йөрү дә иң беренче чиратта балалар бакчасында тәрбияләнүче баланы мәктәп тормышына ияләндерә башлауны күздә тота.

Дөрестән дә, берничә ел йөреп, ияләшеп беткән балалар бакчасыннан, мәктәп мохитенә, таныш булмаган чит кешеләр янына  укырга килгәндә, бала курку һәм эчке нерв  киеренкелеге кичерә. Мәктәптә укый башлау һәркем өчен дә мөһим чорларның берсе.Баланың гына түгел, гаиләнең дә яшәү  рәвеше үзгәрә: яңача  режим, йөкләмәләр  барлыкка килә. Баланың укуга, мәктәпкә тиз ияләшеп китуендә гаиләнең роле зур. Мәктәп белән танышу иң беренче чиратта баланың әти-әнисеннән башлана.

Мәктәпкә баруны зур авырлык итеп баланы куркытмаска кирәк (“Менә укый гына башла әле,шунда күрерсен...”)

Баланын  беркайчан да: “Синнән булмый инде. Үзеңне болай тотсаң, яхшы укый алмассын”, – дип  үзбәясен  төшермәскә, киресенчә: “Менә бит була”, “Булдырасын, молодец!» дип мактап,күңелен усендереп торырга кирәк.

Балаң синең янәшәңдә икән, әйткән сүзең, кылган гамәлләрең һәм хәтта күз карашың яки йөз чалымың - барысы да эмоциональ яктан таяныч булырдай булсын.

Баланы  көндәлек режимга  күнектерергә кирәк.  Дәрес хәзерләү әти-әнинең барлык эше беткәч, баланың йокы сәгате җиткәч  башланырга тиеш түгел.

Балага ихтыяр көчен ныгытырга ярдәм итәргә кирәк. Хасиятлелек, җыйнаклылык, төгәллек, чисталык, әдәплелек кебек матур сыйфатлар нәкъ менә ихтыяр көче белән бәйле.

Баланың булачак укытучысы белән алдан ук танышырга, уку башлангач та баланың тәртибе, укудагы уңышлары белән даими кызыксынып торырга кирәк.

Дәрес хәзерләгәндә бала дөрес җавап бирми икән, “уйламагансың”, “тырышмагансың”, “дөрес түгел” кебек сүзләрне кулланмыйча, киресенчә,    “ әйе, синең фикерең мондый да була ала”, яки “әйдә әле, башкачарак уйлап карыйк” дип дөрес юнәлеш бирергә кирәк

Әлбәттә инде, баланың тиз ияләшүендә укытучының да роле зур. Беренче сыйныфта укучы бала белән укытучы арасындагы мөнәсәбәт, баланың укуда нинди уңышларга ирешүенә карамастан, позитивка  корылган булырга тиеш.

Баланың булачак укытучысы белән алдан ук танышырга, уку башлангач та баланың дәрестә үз-үзен тотышы, укудагы уңышлары белән даими кызыксынып торырга кирәк. Укытучы һәм ата-ана киңәшләшеп эш алып барганда гына авыр  ситуацияләрне җиңел  үткәреп җибәрергә, баланың уңышлы адаптацияләнүенә ирешергә мөмкин.Адаптация чорын һәр бала төрлечә кичерә. Ул гадәттә ике айдан алып ярты елга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Күп бала беренче ике айда мәктәп мохитенә ияләнә: иптәшләре арасына  тиз кереп китә, яңа дуслар таба, үзен тыныч тота, укытучы кушканны теләп  башкара.

  Әтнә районы “Мәгариф бүлеге” методист-психологы Фазулзянова Лидия Рафил кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Психологическая готовность детей к школе

Материал подобран для проведения родительских собраний в 1 классе....

Психодиагностика для определения уровня интеллектуальной, мотивационной, психологической готовности детей к школе

Психодиагностикадля определения уровня интеллектуальной, мотивационной, психологической готовности детей к школе. Разработано педагогом-психологомНОУ УМЦ «Вдохновение» Маркарян А.В.(на основе раб...

Программа психологических развивающих занятий "Психологическая готовность детей к школе"

Программа предназначена для групповой психологической работы с детьми 6-7 лет. Программа содержит учебно-тематический план занятий на учебный год. Занятия могут проводиться как с учащимися первого кла...

«Психологическая готовность детей к школе»

КОНСУЛЬТАЦИЯ ДЛЯ ПЕДАГОГОВ«Педагогическая психология»на тему:«Психологическая готовность детей к школе»...

Психологическая готовность детей к школе

При подготовке ребенка к школе важно сформировать у него не только потребность в познании нового, трудолюбие усидчивость, но и способность к волевым усилиям, социальную зрелость. Успешно учитья в школ...

ПСИХОЛОГИЧЕСКАЯ ГОТОВНОСТЬ ДЕТЕЙ К ШКОЛЕ

Методичсекие материалы о ПСИХОЛОГИЧЕСКОЙ ГОТОВНОСТИ ДЕТЕЙ К ШКОЛЕ...

Социально – психологическая готовность детей к школе. Условия формирования и учет в педагогической деятельности

Социально – психологическая готовность - сложное образование, предполагающее достаточно высокий уровень развития психического и личностного развития ребенка и выступающее как важнейший итог псих...