Кружковая работа по экологии
методическая разработка по теме

Дару үләннәре - әнием күчтәнәче.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kruzhok.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

               Тема: Дару үләннәре - әнием күчтәнәче.

Максат: балаларга бик тә файдалы үсемлекләр турында төшенчә бирү;

дару үләннәренең исемнәрен әйтә белергә өйрәтү;

үрнәкләр , рәсемнәр буенча табигатькә соклану хисләре уяту һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: “Мәтрүшкәләр”(И.Юзеев шиг., А.Гыйләҗев муз) җырының һәм төрле кошлар тавышының магнитафон язмалары, катыргыдан ясалган посылка тартмасы һәм аңа салынган әйберләр.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.
  2. Төп өлеш.

Укытучы :

  1. Балалар без барыбыз да авылда яшибез. Әйдәгез әле менә бу урманнан килгән посылканы карыйк әле. (Посылканы ачабыз)
  2. Балалар, сез нинди дә булса ис сизәсезме? Ә мин сизәм. Бу мәтрүшкәләр исе.(Акрын гына “Мәтрүшкәләр”  җырының көе ишетелә).Аларны сабаклары белән җыеп, чормага элеп киптерәләр.Әйдәгез, аларны сак кына алыйк әле. (Мәтрүшкәләрне алам да борыныма китереп, озак итеп тын гына сулап торам.)
  3. Их, исләре! Балалар бу мәтрүшкәләр авылыбызның иң матур җирләреннән- урман буйларыннан, тау битләреннән, болыннардан җыелган. Мәтрүшкәләр белән бергә табигатьнең бөтен хуш исе килә. Ягез әле, сез дә иснәп карагыз.
  4. Исе тәмлеме?
  5. Әйе, бик тәмле.
  6. Мәтрүшкәнең исе генә түгел, үзе дә бик файдалы. Кешеләр аны чәчәк аткан вакытында- июль аеннан сентябрьгә кадәр җыялар. Аларны җыюның да сере бар.

       Мәтрүшкәләрне тамыры белән йолкырга ярамый. Чөнки алардан яңалары үсеп чыгачак.

        Нәрсәсе белән файдалы соң мәтрүшкә? Аны салкын тигәндә ютәлне йомшарту өчен, йоклый алмаганда эчәләр.

        Посылкада тагын нәрсәләр бар икән, карыйк әле. Әһә, монда, балалар, тукымадан тегелгән кечкенә капчык та бар,ә аңа кипкән кура җиләге салынган. Ул җиләкне ашаганыгыз бармы соң?

  1. Бар.
  2. Кура җиләге дә , балалар, тәмле дә, файдалы да.Әгәр авырып китсәң, мәтрүшкә белән бергә кушып, аны кайнатасың да хуш исле чәйне эчәсең. Ул чәйнең тәлелекләре!Әйтеп бетергесез. Ә икенче көнгә исә бөтен авырулар юкка чыга.

          Кура җиләгендә , балалар, С витамины бик күп. Ул температураны төшерә, тирләтә.

          Монда, балалар, банкалы әйбер дә күренә. Бу- кара карлыган вареньесы. Кара карлыганны сез барыгыз да беләсез инде, әйеме? Аңарда бик күп файдалы витаминнар бар. Салкын тигәндә ул бик булыша, авырудан талчыккан кешеләргә хәл кертә.

          Ә менә монысы нәрсә? Балалар кәгазьгә төрелгән яфракның нәрсә икәнен белмисезме, аны күргәнегез булмады икән?

     - Бу-бака яфрагы.

     - Дөрес , балалар. Һәм ул гади яфрак кына түгел, ә бик тылсымлы да. Бака яфрагы яраларны төзәтә. Әгәр сез аягыгыз яраланганда шушы яфрактан файдалансагыз, ярагыз бик тиз төзәлер. Шуңа күрә сез дә әниләрегез белән җәй көне бака яфрагын, кышка киптереп, әзерләп куегыз.

       Менә инде посылка тармасының төбенә дә төшеп җиттек. Иң аста, кечкенә генә капчыкта, матур тавышлар чыгарып, шылтыр-шылтыр килеп, чикләвекләр  “сөйләшә”. Аларны көз җитәр алдыннан гына җыялар. Болар-безнең урманнарның искиткеч хәзинәсе. Сез дә авыз итегез әле, балалар, шушы күчтәнәчләрдән.

      Күрәсезме балалр кечкенә генә бер посылкага күпме табигать байлыгы сыйган. Шушы посылка ярдәмендә без сезнең белән авылның хуш исле болыннарында (төрле кошлар тавышы язылган язма уйнатыла), искиткеч матур урманнарында булдык.

III. Дәресне йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кружковая работа в начальной школе.

Большое значение в школьной воспитательной работе играют кружки. Большой популярностью среди учащихся пользуются кружки, которые ведут родители....

Учебно-тематическое планирование кружковой работы в Токаревской сельской школе №22

         Разрабатывая эту программу, я стремилась в первую очередь показать, что занятия в кружке могут быть не только занимательны, но и очень полезны для общего...

Авторская прграмма "Здоровый образ жизни" по кружковой работе

Программа по кружковой работе для учащихся 3 класса(на татарском языке)...

Кружковая работа в 1 классе

Планирование кружковой работы в 1 классе, работающих по стандартам второго поколения....

Моя кружковая работа

В помощь руководителям кружковой работы. Схемы, описание работы....

"Смотрю на мир глазами художника"(Кружковая работа во 2 классе)

Календарно-тематическое планирование во 2 классе по внеурочной деятельности по художественно-эстетическому направлению" Смотрю на мир глазами художника"....

Исследовательский проект кружкового занятия «Юный эколог» по теме:"И это все о них...."

Внеурочная деятельность. Тема  исследовательского проекта. «И это всё о них…»      Задачи: выдвижение предположения, установление причинно-следственных связей, п...