Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса. УМК "Перспективная начальная школа"
рабочая программа (1 класс) по теме

 

1 нче класс өчен Татар теленнән  эш программасы Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерелешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп төзелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                       

             Аңлатма язуы

1 нче класс өчен Татар теле  буенча эш программасы Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерелешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп, түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. РФ ның «Мәгариф турында» Законы

2. ТР ның «Мәгариф турында» Законы

3. 4. “Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре. 1-4 класслар”, Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010

5. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

6. МБГБУ “Иске Кишет башлангыч гомуми белем мәктәбе”нең  2012-2013 нче уку елына укыту планы

7. «Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясе

Татар теле Грамотага өйрәтү: уку һәм язу курсыннан соң, уку елының III нче чиреге ахырыннан башлап, атнага 3 дәрес хисабыннан барлыгы 30 дәрес укытыла. 

Башлангыч мәктәптә “Татар теле” курсының төп максаты— укучыларда  ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп куллана белү күнекмәләре формалаштыру.

Татар теле укытуның бурычлары:

укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,

дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, монологик сөйләм оештыру;

укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

Фән -техника кызу темплар белән алга барган заманда һәр укучыны мөмкин кадәр кыска вакытта һәм нәтиҗәле итеп тиз укый, тиз яза, мөстәкыйль уйлап, тиз  эшли белергә өйрәтү бүгенге көндә татар теле дәресләре алдына куелган төп максатларның берсенә әйләнде. Бары тик мөстәкыйль уйлап тиз эшли алган укучы гына дәрестәге һәр биремне үз вакытында үтәп өлгерә; югары классларда төрле фәннәрдән бирелгән белемнәрне җиңел үзләштерә, ныклы күнекмәләр алуга ирешә.

Һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:

сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела;

укучылар үзләре ачкан кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;

дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;

тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.

15-17 сүздән торган сүзлек диктантлары яздырыла. Алган белем һәм күнекмәләр уку елы ахырында контроль диктант формасында тикшерелә.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:

1 классны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән  хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешергә тиеш;

сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;

сүзык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;

сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;

сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;

сүзләрне иҗекләргә бүлү;

җөмләләрне сүзләргә таркату;

баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу;

басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу;

әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый  сүзләрдән төзелгән 3-5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу;

җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу;

телдән 4-5 сүзле җөмләле хикәяләр төзү.

                     

 

 Татар теленнән тематик планлаштыру

 

Класс  1

Укытучы  Ситдыйкова Миләүшә Әсхәдулловна

Сәгать саны –30 , атнага – 3 сәг.

Планлаштырылган контроль дәрес – 1 сәг

Татар теле Грамотага өйрәтү: уку һәм язу курсыннан соң, уку елының III нче чиреге ахырыннан башлап, атнага 3 дәрес  хисабыннан барлыгы 30 дәрес укытыла.

Татар теленнән тематик планлаштыру “Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре. 1-4 класслар”( Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010) нигезендә төзелде.

Дәреслек: Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек, И.Х.Мияссарова,Ч.М.Харисова, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011

Тема

Сәгать саны

1.

Сөйләм. Җөмлә. Сүз.

12

2.

Иҗек. Аваз

7

3.

Сузык аваз хәрефләре

7

4.

Тартык аваз хәрефләре

4

Барлыгы

30

       

                         

                                                                                                                 

                                                                   Тематик планлаштыру


Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

Уку эшчәнлеге төрләре

Контроль, тикшерү төрләре

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

 Үтәлү вакыты

План

Факт

Сөйләм. Җөмлә. Сүз – 12 сәг.

1

Китаплар ярдәм көтә. Дәреслек белән танышу.

1

Яңа матер. үзләштерү

Сорауларга җавап табу, җөмләләр төзү

әңгәмә

Алфавитны белү

2


Алфавит

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Алфавитны белү, грамоталы язу

3

Алфавит. Сүзләрне алфавит тәртибендә язуга күнегүләр

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Алфавитны белү, грамоталы язу

4


Җөмлә ахырында тыныш билгеләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре белән танышу, грамоталы күчереп  язу

5

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре куюга күнегүләр

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Җөмлә ахырында тыныш билгеләре белән танышу, грамоталы күчереп  язу

6

Предметны, хәрәкәтне белдергән сүзләр

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Предмет ,хәрәкәтне белдергән сүзләр турында белү, грамоталы язу

7

Билгене белдергән сүзләр

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

фронталь

Билгене белдергән сүзләр белән танышу,  грамоталы язу

8

Предметны белдергән сүзләр

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Предмет белдергән сүзләр турында белү, грамоталы язу

9

Ярдәмче сүзләр

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Җөмләдәге ярдәмче сүзне таный белү

10



Телдән һәм язма сөйләм

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Телдән һәм язма сөйләмне аера белү

11

Телдән серләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Телдән һәм язма сөйләмне аера белү

12

Язма сөйләм серләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Телдән һәм язма сөйләмне аера белү

                                                                                       Иҗек. Аваз – 7 сәгать

13


Сузык  авазлар. Калын сузык авазлар

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Сузык  авазлар турында белү, грамоталы язу

14

Калын сузык авазлар

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Сузык  авазлар, калын  сузыклар турында белү, грамоталы язу

15

Нечкә сузык авазлар

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Сузык  авазлар, калын һәм нечкә сузыклар турында белү, грамоталы язу

16

Иҗек.

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Сүзләрне иҗеккә дөрес бүлү, иҗекләрдән сүз төзү

17

Сүзләрне юлдан юлга күчерү

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Сүзләрне юлдан юлга күчерергә өйрәнү

18

Тартык авазлар.

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Тартык авазлар турында белү

19

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Яңгырау һәм саңгырау тартыклар турында белү

                                                                 Сузык аваз хәрефләре –7  сәгать

20

Сузык аваз хәрефләре.

э-е хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Мөст. эш

агымдагы

Сузык э-е хәрефләре булган сүзләр язылышы белән танышу, аларны дөрес язу, грамоталы язу

21

Ө-е хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Мөст. эш

агымдагы

Ө-е хәрефләре язылышына кагыйдә белән танышу, кагыйдәне практик кулланырга өйрәнү

22

О-ы хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

О-ы хәрефләре язылышына кагыйдә белән танышу, кагыйдәне практик кулланырга өйрәнү

23

Я хәрефе

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

фронталь

Я хәрефе аваз мәгънәләре белән танышу, Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

24

Ю хәрефе

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Ю хәрефе аваз мәгънәләре белән танышу, ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

25

Е-е хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

Е-е хәрефе аваз мәгънәләре белән танышу, Е-е хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу

26

Сөйләм авазларын язуда хәрефләр белән дөрес күрсәтүгә контроль диктант

1

Белем һәм күнекмәләрне куллану

Диктант язу

диктант

Тема буенча белемнәре куллана белү

                                                                        Тартык аваз хәрефләре – 4 сәгать

27

Тартык аваз хәрефләре. Й хәрефе

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

Алдагы белемнәргә таянып әңгәмә, агымдагы

Тартык аваз хәрефе й турында белү

28

В хәрефе

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

В хәрефенең ике авазга билге булуын белү

29

К,г хәрефләре

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

К,г хәрефләренең ике авазга билге булуын белү

30

М,н,ң хәрефләре

Уку елында өйрәнгәннәрне ныгыту

1

Яңа матер. үзләштерү

Күнегүләр эшләү

агымдагы

М, н, ң хәрефләре белдергән авазларны дөрес әйтә белү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по русскому языку 1 класс УМК "Начальная школа XXI века" с учетом ФГОС

Рабочая программы составлена с учетом требований ФГОС НОО и рассматривает планируемые результаты, календарно-тематическое планирование, содержание программы, формы и средства контроля, материально-тех...

Рабочая программа по русскому языку 3 класс (УМК "Начальная школа XXI века")

Календарно-тематическое планирование по учебному предмету "Русский язык" 3 класс ( УМК "Начальная школа XXI века"). Программа расчитана на 170 часов....

Рабочая программа по русскому языку, 3 класс, УМК "Начальная школа 21 века"

Рабочая программа учебного курса по русскому яэыку составлена на основе ФГОС второго поколения и программы "Русский язык", автор Иванов С.В. к УМК "Начальная школа 21 века" под редакцей Виноградовой Н...

Рабочая программа по русскому языку. 3 класс. УМК "Начальная школа XXI в."

Рабочая программа составлена в соответствии с расчасовкой уроков русского языка учебно-методического комплекта (авт. С.В. Иванов, А.О. Евдокимова, М.И. Кузнецов, Ф.Ю. Романова) реализует модель ...

Рабочая программа по русскому языку. 2 класс. Перспективная начальная школа

Рабочая программа разработана с учетом изменений ФГОС 2015 г. (4 часа в неделю)...

Рабочая программа по русскому языку 2 класс УМК "Начальная школа 21 века" с учетом ФГОС

Программа по русскому языку составлена с учетом современных требований в соответствии с ФГОС НОО...

рабочая программа по русскому языку 1 класс УМК "Начальная школа ХХI века"

Рабочая программа составлена на основе Федеральных государственных образовательных  стандартов второго поколения и  программы УМК  «Начальная  ...