Фәнни-гамәли эшнең исеме: “Шагыйрьләр иҗатында-Казан”.
творческая работа учащихся (4 класс) на тему

Зиннурова Наиля Зайнутдиновна
Төрле чорда яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрьләрнең Казан турында язган шигырьләрен уку һәм татар шигъриятендә Казан темасы бирелешенә күзәтү ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dilyarashag_v_nauku.docx121.84 КБ

Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты секциясе.

Фәнни-гамәли эшнең исеме: “Шагыйрьләр  иҗатында-Казан”.

Максаты: Төрле чорда яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрьләрнең Казан турында язган шигырьләрен уку һәм татар шигъриятендә Казан темасы бирелешенә күзәтү ясау.

Бурычлар:

 XX нче гасыр башында яшәгән шагыйрьләрнең иҗаты белән танышу; гасыр уртасында иҗат иткән шагыйрьләр белән танышу; XX нче гасыр ахырында яшәгән шагыйрьләр  һәм яшь шагыйрьләр иҗаты белән танышу.

Эшнең актуальлеге: бу фәнни-гамәли эшне дәрестә,сыйныф сәгатендә,түгәрәк эшендә,төрле класстан тыш чараларда, бәйрәмнәрдә ,мәктәптә үткәрелә торган фәнни-гамәли конференциядә кулланырга мөмкин.

                                     Эчтәлек.

1.Кереш

2. XX нче гасыр башында яшәгән шагыйрьләр иҗатында Казан темасы.

3. Гасыр уртасында Казан турында иҗат иткән шагыйрьләр.

4. XX нче гасыр ахырында яшәгән шагыйрьләр һәм яшь шагыйрьләр иҗатында Казан образы.

5.Яшь шагыйрьләр иҗатында Казан.

6.Йомгаклау.

7.Файдаланылган әдәбият.

                                             Кереш.

1 сентябрь көнне укытучыбыз Наилә Зәйнетдиновна “Кече туган ил” дигән темага сыйныф сәгате үткәрде.

Без туган республикабыз,аның башкаласы Казан турында кызыклы әңгәмә кордык.Укытучыбыз Фәнис абый Яруллинның “Әй,Казаным” исемле шигырен укыгач,мин шушы шәһәрдә тууым,анда яшәвем белән тагын бер кат горурланып куйдым. Миндә:”Тагын нинди шагыйрьләр мәркәзебез Казан турында шигырьләр иҗат иткәннәр икән?”-дигән сорау туды,кызыксыну уятты.Дәресләрдән соң мин эзләнү эшләре башладым.

XX нче гасыр башында яшәгән шагыйрьләр иҗатында Казан темасы.

Казан-борынгы шәһәрләрнең берсе.Аңа нигез салынуга мең елдан артык вакыт узган.Кемнәр генә яшәмәгән Казанда?!

Һәр кеше теге я бу шәһәрне яки авылны , анда туып үсмәсә дә үзенең туган йорты кебек күрә, аны үз итә, аның турында күңел түренә кереп калган матур хәтирәләрне гомере буе саклый.       Казан бик күп шагыйрьләр өчен менә шундый шәһәр булып тора.Казанда яшәп һәм анда мәркәзебезгә багышланган шигырьләр иҗат иткән шагыйрьләрдән без кемнәрне беләбез соң?  Менә гасыр башында яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрьләрнең кайберләре:

        « Ах, Казанда нинди күп чын дусларым, анда ярым

          Анда ямь! Сагына шуңар ямьле Казанны гел җаным.»-дип

 язып калдырган Сәгыйт Сүнчәләй.  Казанда сөекле яры,чын дуслары,  анда ямь булганга   шагыйрь     сагына,ярата  ямьле шәһәрне.                                                

      Бөек шагыйребез Габдулла Тукай 1907 нче елда ук гасырлар буена телдән төшмәслек әсәр иҗат итә:

                « Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;

                   И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

                   Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары:

                   Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары “.

Габдулла Тукай Казанны безнең тарихыбыз белән бәйли,оҗмах белән чагыштыра.Күп санлы өндәү билгеләре Казанның татар кешесе өчен бик кирәкле икәнлеген күрсәтә.

 images (4) 

Сөекле шагыйребезнең әлеге шигъри юллары: « И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» hәркайсыбыз күңелендә  әледән - әле яңара.        

 Гасыр уртасында Казан турында иҗат иткән шагыйрьләр.

images (2)       

«Казаным, Казаным!

Җир  йөзендә синнән

Матуррак калалар

Күп алар! Мин беләм

Рим, Парижлар данын…

Күңелем аларның

Берсенә генә дә

Алыштырмас  сине,

И минем Казаным !»

(Әнвәр Дәвыдов.)

     Әнвәр Дәвыдов Казанны бик ярата.Ул аны бөтен җиһанга билгеле булган матур шәһәрләрне санап чыга.Ләкин Әнвәр абый Казанны дөньядагы бернинди дә шәһәргә алыштырмаячагын әйтә.Авторның ”Казаным! Минем Казаным!” дигән сүзләреннән мәркәзебезнең шагыйрьгә ничек якын,кадерле булуына ышанабыз.            

                « Мәңгелек иман йөрәктә,

                   Гаделлек иңгән заман;

                   Ял чөеп чапкан заманга

                   Мөлдерәп  карый Казан”   ( Гамил  Афзал.)

 «Бар – күңелләрнең тукталышлары.

   Бар – гомерләрнең тукталышлары.

   Безнең тукталыш – Идел туфрагы.

   Үзәге -  Казан - яралы яры...

   Үзенә җыя төрле тарафтан

   Үз кавеменә тугры җаннарны.»

                                   (Равил Фәйзуллин.)

         images (9)

«Синнән дә ягымлы

Як җирдә юк икән,        

Казаным, Казаным!

Әниләр җылысы

Ят җирдә юк икән,

Казаным, Казаным!        

               Илдар Юзеев.

               images (17)

« Халык дошманы» дип сөргенгә куылгач, шагыйрь Хәсән Туфан да Казанны сагынып яши:          

« И Нурлы  Казан-

Туган ил төсе,

Синең ташларда

Бабайлар эзе

Алсу Алтайда,

Зәңгәр Байкалда,

Истә син, Казан,

Истә hәркайда».

       Казан шәhәре татарлар hәм башка милләт халыкларының талантлы уллары, кызлары өчен иҗат бишегенә әйләнгән. Бик күп Бөек шәхесләр Казанда укыганнар hәм иҗат иткәннәр.

       ХVI йөз уртасында Казанда hәм Болгарда яшәгән татар шагыйре Мәхмүт Хаҗи улы Мөхәммәдъяр юкка гына: « Казан – шагыйрьләр шәhәре» , дип әйтмәгәндер.

      Борынгы hәм бүгенге шагыйрьләребез Казанга багышлап бик күп шигырьләр язганнар.    

       Әле шул чорларда ук татар халкының рухи hәм мәдәни мәркәзе булган Казан аннан соң да , безнең көннәрдә дә үзенең данын югалтмый.

       Моннан ун гасыр элек төзелә башлап, тиз арада үзе турында бөтен җиhанга аваз салды Казан каласы.

      « Сәйдәш моңы, Тукай, Җәлил җыры

         Шаулап тора әллә кайларга;

         Татарстан халкын шатландырып,

         Үсә Казан- җырга бай кала».

                                          ( Мәхмүт Хөсәен.)

Шагыйрьнең бу юлларыннан без Казанның моңлы,җырлы шәһәр булуын белдек.Хәзер җир шарының бик күп почмакларында татар җырларын,моңнарын яратып тыңлыйлар һәм җырлыйлар.

      Казан дөньяның иң матур шәhәрләр рәтенә басты. «Баскет-холл», «Пирамида», « Боз спорт сарае», Кол Шәриф мәчете,мәдәни корылмалар шәhәребез йөзен тагын да күркәмләндерә. Сәнгатьнең күп төрләре белән бергә мәдәният hәм мәгърифәт тә үсә, чәчәк ата. Шәhәр үзенең галимнәре, шагыйрьләре белән дан тота.

       1             

                                                                  images (10)

                                                                  images (13) 

  загруженное

Әйе , Казаныбыз үсә, зурая, тагын да матурлана.  Хәзерге Казан бөтенләй үзгә шәһәр.  Ул чынлап  та нурлы шәһәргә әйләнде. Тарихи һәйкәлләрне , истәлекле урыннарны саклау белән бергә, Казанда яңа йортлар, мәчетләр , биек биналар төзелә.        

                       images (5)

 Казан Кремле дөнья мирасы булып танылды һәм ЮНЕСКОның истәлекле даталар календаренә кертелде.  Хәзерге Казаныбыз турында бөтен җиһан белде.   Мәхмүт  Хөсәеннең «Яңа Казан»  шигыре чыннан да бу юлларга исбат булып тора .      

        “  Бәхетле гомергә,

          Ил белән гел бергә.

          Үсә казан , моңлы Казан,

          Нурлы Казан, яңа Казан.”        

 XX нче гасыр ахырында яшәгән шагыйрьләр һәм яшь шагыйрьләр иҗатында Казан образы.

«Казан - шагыйрьләр каласы!» - диләр .

Бөек Мөхәммәдъяр,  Кол Шәриф,  Тукай, Такташ,  Җәлилләр ватаны бит ул!

      « Җырлыйм яңа җырларны-

      Җаным тора атлыгып...

      Бу җырларда – заманымның

      Шатлыгы.

      Кышны куып илемнән

      Кош китерә язларны

      Син – иделем акчарлагы ,

      И Казаным!»                   ( Разил  Вәлиев)

  Шагыйрь Разил Вәлиев Казанны ирекле матур  Идел акчарлагына тиңли.

      Казанда татарлар белән бергә күп гасырлар буе 100 дән артык милләт вәкиле үзара дус һәм тату яши. Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин билгеләп үткәнчә:  “Казан – Көнчыгыш һәм Көнбатыш тарихын һәм мәдәниятен үзара тыгыз бәйләүче шәһәр. Бу күңелдә зур тәэсир калдыра, моны һәр адымда тоясың. Монда төрле милләт кешеләре һәм төрле дин тотучылар дус һәм тату яшәгән, хәзердә яшиләр. Казан һәм Татарстан чын мәгънәсендә конфессиаль һәм милләтара тынычлык, иминлек, үзара аңлашып яшәү төбәге булып тора”

Без моны шагыйрь Мөхәммәт Садриның шигырендә күрәбез.

 «Син – горурлыгым , Казан»

 И Казан, нурлы Казан, яңа калам,

 Туып синдә үскәнемә шатланам.

 Эшчеләр горурлыгы – заводларың,

 Нурга нур – фән мәгърифәтең утлары.

 Цехларда кайный хезмәт ярышлары,

 Алга өнди Сәйдәшнең маршлары!

 Һәр милләт тигез, туган, нык дуслашкан,

 Мәңгегә син Мәскәү белән тоташкан.                                                            (Мөхәммәт Садри.)

Йомгаклау.

       Эшемне Фәнис абый Яруллинның «Әй, Казаным» исемле шигыре белән тамамлыйсым килә. Бу шигырь юлларында мәркәзебез Казанның нинди булуы бик ачык күрсәтелгән.                  

                       “Әй , Казаным, әй , башкалам,

                       Зур тарихлар шаһиты.

                       Халкыбызның көче син

                       Юк урында бар итте.

Гасырлар аша атлап син

Килеп җиттең бүгенгә

Күпме серләрең саклана

Кабан күле төбендә.

                         Шагыйрьләрең , рәссамнарың

                         Синең данны күтәрә-

                         Әверелдерде Тукайларның

                         Нурлы җырлы шәһәргә

Манараларда алтын Ай,

Динле шәһәр син,  Казан  

Җаннарда уята шәфкать

Моңлы яңгырыган азан.

                         Тәрәзәләр аша кояш

                         Өйләргә тулып тора.

                         Синең күгендә һәр көнне

                         Йолдызлар туып тора.

Шаулыйсың , кайнап торасың,

Тынып тормыйсың һич син.

Утларың урманнарыңа

Кершән ягалар кичен ...

                       Әй , Казаным, һәр татарга

                       Гүяки син Мәккә.

                       Канлы яраларың  бәйләп

                       Барасың киләчәккә.”          images (16)

Файдаланылган әдәбият.

1.

2.

3.

4.

5.

6.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

өйгә эшне ничек эшләргә?

Ата-аналар өчен. Балаларны ничек мөстәкыйль дәрес хәзерләргә өйрәтергә....

Исеме - нэселе йозе.

Защита проекта "Моё имя", в 1 классе...

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс.

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс тәкъдим итәм....

Исемең матур-кемнәр куйган!

Ачык чара конспекты...

«Мәктәпнең үсеш» программасы кысасында башлангыч сыйныфларда эшнең торышы.

Татарстан  Республикасы  Балтач  районы  Шеңшеңәр  төп  гомуми  белем  мәктәбе       «Мәктәпнең  үсеш»  программасы...

Класс сәгате "Игелекле эшнең иртәсе-киче юк"

Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан төзелгән класстан тыш чара...