Исемең матур-кемнәр куйган!
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Гараева Флюса Сабитовна

Ачык чара конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon isemen_matur_kem_kuygan-_achyk_chara.doc315 КБ
Office presentation icon isemen_matur-_kemnr_kuygan.ppt375.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбия сәгате

Тема:Исемең матур-кем куйган!

Максат:1.Балаларга һәрбер исемнең бер мәгънә бирүе турында    

                төшенчә бирү.  Фамилияләрнең килеп чыгышын аңлату.

.             2.Бәйләнешле сөйләмнәрен, танып белү активлыгын  

                 үстерү.

              3.Исемнәрнең матурлыгын күрә белергә, әти-әниләргә      

                хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:мәкальләр «Исемсез кеше-канатсыз кош», «Исем кешене  

                 бизәми- кеше исемне бизи», уен өчен тартма, ребус өчен  

                 язулар.

План

  1. Актуальләштерү.

- Хәерле көн, укучылар! Бүген без сезнең белән «Исемең матур-кем куйган!»- дигән темага сөйләшербез.

2.Класс сәгате барышы.

(Кошлар сайравы ишетелә. «Таң атканда» көе уйнала.)

-Барлык җиһанны ал нурларга күмеп таң ата. Таң белән бергә дөньяга яңа сабый аваз сала. Бер гөнаһсыз нарасый, үзенең барлыгын сиздереп, тәүге елау авазын ишеттерә.

  И сабый! Бу тормыш дулкыннары сине кайсы юл белән алып китәр соң? Синең тормыш сукмакларың нинди булыр?

  Яңа туган сабый өйгә, гаиләгә ямь, юаныч, бәхет өсти.Шуның белән бергә ул ата-анасына куанычлы мәшәкатьләр дә китерә.(«Бишек җыры» башкарыла-1 куплет)

-Туачак баланы өйдә зур түземсезлек, олы өметләр белән көтеп алалар.Яңа туган сабый гаиләне ныгыта. «Яшь балалы гаиләгә нур иңә, анда тормыш кайный, гайбәт сүз, ызгыш-талашка урын калмый»-ди халык.

  Гаиләдә бала туу зур шатлык санала.Тәрбия бала туган көннән башлана.Безнең татар халкында бала туу уңаеннан  бик матур гореф-гадәтләр бар.Ул – балага исем кушу.

  Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган.Исеме җисеменә туры килә торган, матур, мәгънәле, җиңел, анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан.

-Балалар, әйдәгез, сезнең исемнәрегез, аларның мәгънәләре белән танышып үтик.

-Минем исемем-Зөһрә. Ул зөһрә йолдыз исеменнән.

-Минем исемем-Булат. Ул бик нык, корыч кебек дигәнне аңлата.

-Укучылар, сезнең исемнәрегез дә бик матур, мәгънәле.

3.Уен-шакмак тәгәрәтү. Шакмак кырыйларына хәреф беркетелгән . Шул хәрефтән  башланган 1 кыз, 1малай исеме әйтергә.

4.Фамилияләр белән таныштыру.

-Мин -Риназ Әхмәтов

-Мин-Зөһрә Мирзаянова

_Мин -Булат Рахманов

-Мин-Булат Нуретдинов

 -Димәк , укучылар , сезнең фамилияләрегез, ул сезнең бабаларыгызның исемнәре.

5.Мәкаләләр өстендә эш.

-Исемсез кеше-канатсыз кош.

-Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи.

-Исемне яхшы эшләр, әдәпле, шәфкатьле, якты йөзле, тәмле телле булуың белән бизәп була.Ә бу сыйфатлар безгә әти-әнидән, гаиләдәге тәрбиядән килә.

  Исеме бик матур булып та, ул кешенең тәртибе бик начар икән, ул кеше инде һәркемгә дә ямьсез күренәчәк.

6.Ребуслар чишү.

             гөл                                                 наз

нур                                                шат

             наз                                                нур

             +      сылу                          Гөл             нара

                      зат                                                 сәрия

                      дар                                                бикә

                      гиз                                                 чәчәк

                      рат                                                

                      ваз

8.Укучылар, татар халкында кеше исемнәренә багышлап, чыгарылган   җырлар да бик күп.Мәсәлән: «Рәйхан», «Галия», «Резидәкәй», «Әпипә», «Әнисә».Зуррак үскәч, сез алар белән дә танышырсыз әле.

9.Йомгаклау.

-Нинди темага сөйләштек инде?

-Исемнәрегез бик матур.Күңелегез, башкарган эшләрегез, матур булсын.Әти-әниләрегезне сөендереп, акыллы булып үсегез!

-Дөньяга туганда сабыйлар

Җиһанны яңгыратып елыйлар.

Нарасый күзләрен ачканда

Бәхетле булсын дип юрыйлар.

Сабыйлар-мәхәббәт җимеше,

Сабыйлар күз яше түкмәсен

Булмасын илләрдә сугышлар,

Сабыйлар ятимлек күрмәсен!

гөл

нур

наз

сылу

зат

дар

гиз                                          

рат

ваз

        

шат

нур

наз

нара

сәрия

бикә

чәчәк                                        

                         


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тәрбия сәгате Тема: Исемең матур-кем куйган!

Слайд 2

Максат: 1.Балаларга һәрбер исемнең бер мәгънә бирүе турында төшенчә бирү. Фамилияләрнең килеп чыгышын аңлату. 2.Бәйләнешле сөйләмнәрен, танып белү активлыгын үстерү. 3.Исемнәрнең матурлыгын күрә белергә, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Слайд 3

Җиһазлау: мәкальләр «Исемсез кеше-канатсыз кош», «Исем кешене бизәми- кеше исемне бизи», уен өчен тартма, ребус өчен язулар .

Слайд 4

Актуальләштерү. - Хәерле көн, укучылар! Бүген без сезнең белән «Исемең матур-кем куйган!» - дигән темага сөйләшербез .

Слайд 5

Биләүсәдә ята сабый балам, Кулларыма аны мин алам. Күз тидермә, я Раббым, бер аллам Тәүфыйклы булып үс син, балам.

Слайд 6

Яхшы исем кыйммәт барысыннан да Аннан тугры дусны күрмисең Безнең хакта мәңге ядкар ь саклап, Картаймыйча яши һәр исем.

Слайд 7

-Исемсез кеше-канатсыз кош. -Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи. -Исемне яхшы эшләр, әдәпле, шәфкатьле, якты йөзле, тәмле телле булуың белән бизәп була.

Слайд 8

гөл нур наз сылу зат дар гиз рат ваз наз нур сылу шат нара сәрия бикә чәчәк

Слайд 9

«Рәйхан» «Галия» «Резидәкәй» «Галиябану» «Әнисә»

Слайд 10

Йомгаклау. -Нинди темага сөйләштек инде?

Слайд 11

Сабыйлар-мәхәббәт җимеше, Сабыйлар күз яше түкмәсен Булмасын илләрдә сугышлар, Сабыйлар ятимлек күрмәсен!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исеме - нэселе йозе.

Защита проекта "Моё имя", в 1 классе...

Фәнни-гамәли эшнең исеме: “Шагыйрьләр иҗатында-Казан”.

Төрле чорда яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрьләрнең Казан турында язган шигырьләрен уку һәм татар шигъриятендә Казан темасы бирелешенә күзәтү ясау....

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...

Г.Гыйльманов "Минем исемем - Бүрек"

Г.Гыйльманов "Минем исемем - Бүрек" , әдәби укудан дәрес конспекты, 4нче сыйныф...