Исеме - нэселе йозе.
творческая работа учащихся (1 класс) по теме

Защита проекта "Моё имя", в 1 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon iseme-_nsel_yoze.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Исемең – нәселең йөзе.  Сыйныф сәгате (проект яклау,1 класс)

 

Максат: 1. Үз исемеңнең мәгънәсен өйрәнү, тикшеренү эше алып бару,

                 проект якларга өйрәтү;

     2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

     3. Татар исемнәренә хөрмәт тәрбияләү.

Материал: Н.Исәнбәт «Балалар фольклоры»; «Татар халык  табышмаклары»,                               укучылар ясаган проектлар; кояш ясалган плакат, «Кеше исемнәре ни сөйли» китабы.

Сыйныф сәгате барышы:

1.   Кереш өлеш.

Табышмак әйтәм. Кешегә дә ябышкан, хайванга да ябышкан. Сикерсәң дә төшеп калмый. Нәрсә ул? (Исем)

-Әйе, без бүген исемнәр турында сөйләшербез, темабыз да «Исемең – нәселең йөзе» дип атала. (1 слайд)  Кеше исеме баш хәрефтән башлап язылырга тиешле гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомер буена йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, тулыландырырга тиеш. Бала тугач та - аңа нинди исем бирергә дип барсы да уйланалар. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә , ул аның туган теленең иң якын, иң кадерле сүзе булып тоела. Бүгенге сыйныф сәгатенең эпиграфы итеп Дейл Карнегиның «Кешенең исеме аның өчен теләсә кайсы телдә иң татлы һәм мәгънәле сүз» дигән бик кирәкле җөмләсен алдык(2 слайд). Безнең әти-әниләребез яңа туган сабыйга исем кушуга зур жаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган, матур яңгырашлы һәм җиңел әйтелешле исемнәр  бирергә тырышкан. Бездә  бәби тугач мулла бабай исем куша, ул аның колагына исемен әйтә. Инсафның шул турыда шигырен тыңлап китик әле.

         Исем кушу.       В.Хәйруллина

Әнием больнистан нәни

Кыз бәби алып кайтты.

Әтием икенче көнне

Бәби мунчасы якты.

Бәби мунчасына ерак

Әби, бабай килделәр.

- Исемсез ятмасын бала,

Исем кушыйк, - диделәр.

Исем куясын да белми,

Йоклый да йоклый сеңел.

Бабай аның  колагына

Исемен әйтте: Сөмбел.

Истә түгел, миңа исем

Кушканнар ничек итеп?

Күрми калганмын, ахрысы,

Сөмбел күк йоклап китеп.

 - Исем эзләү җиңел эш түгел, ул турыда хәзер укыласы  шигырьдә дә әйтелә, тыңлагыз әле. Сүзне Фәридә белән Динарага бирәбез.

Курчакка исем табарга булыш әле.  З. Хөснияр

Курчак алдылар миңа,

Шундый матур киеме!

Күзләре дә, күзләре,

Тик юк әле исеме.

Мили-Айди дигән идем,

Ошатмады песием.

Курчагым да бик борчыла,

Һаман юк ди исемем.

«Элиза» дип кушкан идем,

Ошамады маэмайга.

Татарча матур исем, ди,

Юкмы әллә беркайда?

«Лиза» булсын мәллә дим,

Матур исем! Кемнән ким!?

Чыпчыклар көлештеләр,

Тапкансың,  диләр, исем!

Аптырадым, арыдым бик,

Уйлап-уйлап карадым.

«Матурым, дим, багалмам»

Зинһар, ярдәм ит әле,

Зинһар, ярдәм ит  әле,

Үзем генә табалмам!»

 - Борчылма, Курчак безнең балалар сиңа булышырлар.

2. Укучылар, сезгә алдагы сыйныф сәгатендә исемнәрегезнең килеп чыгышын өйрәнү буенча тикшерү эше алып барырга, проект якларга дип эш бирелгән иде. (3 слайд) Әйдәгез искә төшереп китик әле, без бу эшне ничек алып бардык:1) максат куйдык – исемнең мәгънәсен белергә. Аның өчен эзләнү эше алып бардык ( әти-әниләрдән, әби-бабайлардан сораштык, исемнәр китабыннан , интернеттан эзләдек), 2) проект әзерләргә; 3) аны якларга.

     Аклы чиста күлмәгеңнең

     Якаларын кем уйган?

     Исемең матур, кемнәр куйган?

     Сине күреп кем туйган?  (4 слайд)

3. Укучылар проектларын яклыйлар. (Телдән һәм презентация рәвешендә).

4. Күңелле тәнәфес (5 слайд).

Шигырьле табышмаклар

1)Урамнар бүген бизәлгән,

    Ап-ак төскә төренгән.

   _____ чанасын өстерәп

  Чыгып киткән урамга. (Алсу) (6 слайд)

2) Иртүк торып битен юган,

   Кем уяткан _______?

  Уятмаган, үзе торган,

  Бүген әни бәйрәме.  (Ләйлә) (7 слайд)

3) Уйнап туйгач  курчагыңны

    Ник куймыйсың  урынына?

    - Мин кечкенә әле, -  диеп,

    _____   селти кул гына. ( Гөлнур) (8 слайд)

4) Сикереп торды ______,

    Күрә эшләр харап.

    Тагын соңга калган,

    Шул йокыга карап. (Марат) (9 слайд)

- Укучылар, сез бик күп исемнәрнең  мәгънәләрен белдегез, курчакка исем кушыйк инде. (Балалар исемнәр әйтәләр)

4.  «Кулъяулык» уены. Мәкальнең  башын әйтәм, ахырын кулъяулык алган укучы дәвам итә.

а)Егет булса, (батыр булсын),

  Кыз булса, (матур булсын)!

б) Малай- йортның (терәге)

    Кызлар – йортның ( бизәге).

В) Гөл үссә җирнең күрке,

     Кыз туса – (илнең күрке).

5. Йомгаклау. Укучылар мин бу сыйныф сәгатен язучы М. Юнысның шундый  сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Исем- ул синең нәселеңнең йөзе һәм байрагы. Исем – ул синең тормыш юлыңнан күтәреп барган үз байрагың».

Яхшы исем кыйммәт барсыннан да,

Аннан тугры дусны күрмисең.

Безнең  хакта мәңге ядкарь саклап

Картаймыйча яши һәр исем.(10 слайд)

Укучылар тактадагы кояш нурларына үз исемнәрен әйтеп (Мәсәлән: Алина-акыллы, Наил-нык…), фотоларын ябыштыралар, түгәрәккә басалар, бер-берсенә исемнәрен әйтеп, матур сүзләр әйтәләр. Менә шулай, балалар, әти- әниләрегез кушкан исемнәрне бозып сөйләшмәгез. Мин бер-берегезгә гел шулай ягымлы, игътибарлы булырсыз дип ышанып калам. (11 слайд)

Кулланылган әдәбият:

- В.Хәйруллина «Көмеш балдак»

- З.Хөснияр «Курчакка исем кушарга булыш әле»

- Н.Исәнбәт «Балалар фольклоры»

- «Раушан көзге» Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия,1993.

Сарман районы, Сарман урта мәктәбенең  башлангыч сыйныф укытучысы:

            Александрова Әлфинур Әбүзәр кызы.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фәнни-гамәли эшнең исеме: “Шагыйрьләр иҗатында-Казан”.

Төрле чорда яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрьләрнең Казан турында язган шигырьләрен уку һәм татар шигъриятендә Казан темасы бирелешенә күзәтү ясау....

Исемең матур-кемнәр куйган!

Ачык чара конспекты...

“Исемең синең билгесез, Батырлыгың мәңгелек” (Билгесез солдат көненә багышланган сценарийнең авторлары Миннебаева Лилия Хатип кызы, Әхмәдуллина Айгөл Гомәр кызы, Якупова Гөлназ Сарим кызы, Галимбекова Гүзәл Тәлгат кызы)

ldquo;Исемең синең билгесез,Батырлыгың мәңгелек” дип исемләнгән кичә (“Билгесез солдат” көненә багышлана)сценариен Әлмәт районы Яңа Нәдер гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйн...

Г.Гыйльманов "Минем исемем - Бүрек"

Г.Гыйльманов "Минем исемем - Бүрек" , әдәби укудан дәрес конспекты, 4нче сыйныф...