Сыйфат
план-конспект урока (3 класс) на тему

Урок по теме "Прилагательное" в 3 классе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat.3_klass.docx21.75 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Сыйфат. ( 3 нче сыйныф)

Максат: 1.Сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән  аера белергә өйрәтү;

               2.Сыйфатларны жөмләдә урынлы куллану күнекмәләре бирү;

               3.Сөйләмне сыйфатлар ярдәмендә матурлау мөмкинлеген күрсәтү.

Жиhазлау: Рәсемнәр,таблицалар,карточкалар,интерактив такта.

                           Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү.

-Бүген көн нинди?

(Җылы,аяз,кояшлы.)

Елның кайсы вакыты?

(Яз)

Яз нинди?

(Матур,кояшлы,жылы.)

2.Интерактив тактада эш.(Жөмләләрне уку.Сыйфатларның жөмләдәге урынын билгеләү.)

Менә яз җитте.

Күктә җылы кояш елмая.

Серле табигать йокыдан уяна.

Өй түбәләрендә кар эри.

Агачлар яшел яфракка  төренәләр.

Анда матур кошлар сайрый.

-Нинди?соравына җавап булган сүзләрне табыгыз.Алар нәрсәне белдерә?

(предметның билгесен)

-Предметның билгесен белдергән сүзләр ничек дип атала?

(Сыйфат)

-Текстны сыйфатларны төшереп укып чыгыгыз.

-Кайсы жөмлә матуррак?

-Сыйфатлар жөмләдә нинди роль уйныйлар?

(Жөмләне матурлыйлар,бизиләр.)

3.Рәсем белән эш.(интерактив тактада: алма,лимон,өстәл,бүре,куян рәсемнәре)Сыйфатның билгеләрен(төс,тәм,форма,характер)аңлату.Интерактив тактада таблица:

СЫЙФАТНЫҢ БИЛГЕЛӘРЕ:

 Төс:яшел,ак,кызыл,кара.

 Тәм:баллы,ачы,тәмле.

 Күләм,форма:биек,түгәрәк,озын,зур.

 Характер:усал,юмарт,куркак.

а)-Алма нинди?(кызыл)

   -Кызыл сүзе нәрсәне белдерә?(сыйфат)

   -Кызыл-алманың төсе.(таблицада аңлату)

б)-Лимон нинди?(ачы)

   -Ачы-лимонның тәме.

в)Өстәл нинди?(түгәрәк)

   -Түгәрәк-ул өстәлнең формасын белдерә.

г)-Бүре нинди?(Усал-страшный)

    Бу аның характеры.

д)Куян нинди?(куркак-трусливый)

    Бу куянның характеры.

Нәтиҗә.

-Нинди соравына кайсы сүз төркеме җавап булып килә?

(сыйфат)

-Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерә?(таблицадан кабатлап чыгу.)

4.Дәреслек белән эш.Кагыйдә уку.Дәфтәрдә 226нчы күнегүне эшләү.Сыйфатлар астына сызу.

5.Табышмаклар.(интерактив тактада рәсемнәр)

           - Үзе сабый,мыеклы,йомшак мамык койрыклы.(песи)

           -Җәен соры,кышын ак,аңа шулай яхшырак.(куян)

           -Бүре түгел соры,куян тугел, ә колагы озын.

            Ат тугел тояклы ,я,әйт син ул ни атлы?(ишәк-осел)

          -Түм- түгәрәк ,энәледер үзе

            Йомылып йөри ,тычканнар эзли.(керпе)

          Йомры-йомшак сары йомгак

          Йөгереп йөри чирәмдә.(чеби-цыпленок)

Нәтиҗә.

-Табышмакта җавапны нәрсәгә карап белеп була?

-Димәк,сыйфатлар табышмакның җавабын табарга ярдәм итә.

6.Физминутка.

Су буенда бакалар

Бик иртә уяндылар.

Алга да иелделәр,

Артка да бөгелделәр,

Ә аннан сон,бергәләшеп,

Аяклар белән тыпырдап,

Куллар белән чәбәкләп,

Сикерешеп алдылар.

7.Сыйфатларны тәрҗемә итү.Татар һәм рус телендәге сүзтезмәләрне чагыштыру.

Интерактив тактада таблица.

Красивая кукла.                 Матур курчак.

Красивый дом.                   Матур өй.

Красивое озеро.                 Матур күл.

Красивые деревья.             Матур агачлар.

(Сүзләрне тәрҗемә итү.Чагыштыру.Җөмләләр төзү.)

-Нәрсә әйтеп була?

-Сыйфат кайсы сүз төркеме белән бергә килә?

Нәтиҗә.

Татар телендә род төшенчәсе юк,сыйфатларның күплек сан кушымчасы да юк.

7.”Зоопаркта” уены.(зебра,керпе,төлке,фил,аккош,куян рәсемнәре.)

    1)Энәле,йомры,кечкенә.(керпе)

    2)Муены озын,тиресе буйлы-буйлы.(зебра)

    3)Җирән(рыжая) төсле,йомшак тунлы,йомшак койрыклы,хәйләкәр(төлке)

    4)Бик куркак,кечкенә,ак та ,соры(серый)да була.(куян)

    5)Бик зур,биек,соры төстә,борыны озын.(фил)

    6)Горур(гордый),нәфис,озын муенлы,ак төстә.(аккош)

 Нәтиҗә.

-Керпе нинди?

(энәле,йомры)

-Энәле, йомры-сыйфат.

-Сыйфат нәрсәгә ярдәм итә?

( җавапны тизрәк табарга, аңларга)

8.Карточкалар белән эш.(Укучыларга түбәндәге карточкаларны тарату.)

Күп нокталар урынына сыйфатлар өстәп күчереп языгыз.

Менә урман.Болында ... чәчәкләр үсә.Чәчәкләргә ... күбәләкләр куна.Кошларның ...тавышлары ишетелә.

9.Йомгаклау.

-Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерәләр?

-Алар җөмләдә нинди роль уйныйлар?

10.Өй эше. “ Салават күпере” журналыннан 7 сыйфат сайлап яз һәм  җөмлә төзе.

 

                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле "Сыйфат"

презентация татар теле 2 сыйныф...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Татар теле. Сыйфат.

татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе...

Сыйфат,сыйфатның мәгънәсе,сораулары.

1. Автор: Русецкая Лена Амировна, учитель начальных классов.2. Образовательное учреждение, регион: МБОУ гимназия №4 г. Бавлы РТ 3. Предмет, класс, в котором используется продукт: татарский язык,3к...

Сыйфат (Татар теле, 2 сыйныф)

Бүген, яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Димәк уку-укыту сыйфатының да заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. “Яхшы сыйф...

Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты

Выступление на тему "Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты"...