Әдәби-музыкаль кичә ГАИЛӘ - ТӘРБИЯ УЧАГЫ
план-конспект занятия (3 класс) по теме

Гайнемова Гульсима Бизановна

Сценарий литературно-музыкального мероприятия "Праздник семьи". Тут стихи, конкурсы,игры. Мероприятия вместе с родителями очень нужны,любой учитель их проводит. Этот сценарий ,чуть изменив под свой класс, можно использовать в своей работе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий Праздника семьи26.09 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Сарман гимназиясе

Әдәби-музыкаль кичә

ГАИЛӘ -
ТӘРБИЯ  УЧАГЫ

Укытучы  Гайнемова Г.Б.


     Зал чәчәкләр, шарлар белән бизәлә.”Гаилә - тәрбия учагы” дип язып эленгән. Кунаклар кереп утыра. Күңелле музыка яңгырый.

Укытучы сүзе. Бәйрәмнең тарихы.

Без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

        Кичәбезнең башында минем әз генә аны үткәрү тарихына һәм максатына тукталасым килә.

        Тарихын үзегез башладыгыз, хөрмәтле әти-әниләр. Яңа елдан соң үткәрелгән ата-аналар җыелышында “Үткән ел әбиләрне чакырган идегез, быел кемнәр чираты?” дип сорадыгыз.

        Ачык дәрес булу сәбәпле без 8 мартка да, 23 февральга да өлгерә алмадык. Шулай итеп, шушы вакытка “Гаилә бәйрәменә” әйләнеп калды.

        Чыннан да, чакырмаган җиргә бик килеп булмый, ә чакырсалар ничек тә килергә тырышасың.

        Мин бүген сезне үзегезнең балаларыгызның иң матур, эчкерсез, сабый чакларын, сәләтләрен күрергә, алар белән бергә уйнарга, көлергә, биергә чакырдым.

        Балаларыбызның иң рәхәт, алда утырып сөйдерә торган чаклары. Алга таба үсә барган саен, проблемалар арта бара. Ләкин мин сезгә укытучыгыз буларак та, өч бала үстергән ана буларак та ышандырып әйтә алам. Әгәр сез шушы кечкенә чактан ук балаларыгызның дусты, иптәше, ярдәмчесе булып, алар янәшәсендә булып, аларны күздән ычкындырмасагыз бер күңелсезлекләр дә булмас. Балаларыгыз сезнең күзгә карап торырлар, яратырлар һәм сезне борчудан куркып сезнең сүзегездән чыкмаслар.

        Бигрәк тә балаларыбызның укуын артка калдырмаска тырышырга кирәк. Белем алуга мәхәббәте, кызыксынуы кимесә, бала бушлыкны бүтән нәрсә белән тутыра, башка әйберләр белән кызыксына башлый. Ул интересларның яхшы булуына бер кем дә ышандырып әйтә алмый, гарантия бирә алмый.

Бүгенге тормыш безнең әтиләрне өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итте. Аларның күбесе башка шәһәрләрдә, хәтта Себердә эшләп йөриләр. Балаларын сирәк күрәләр. Әле ярый янда һәрвакыт әни булса. Әниләр дә бизнес белән шөгыльләнә, сату итә, карьера ясый. Без шулай итеп тырыша-тырыша матди байлык туплыйбыз. Олыгаюга тормышыбызда барысы да булыр, тик шул байлыкны саклап, рәхмәт әйтеп, әбиләр әйтмешли, безне искә төшереп, безнең рухка дога кылырлык тәрбияле балаларыбыз гына булмаска мөмкин. Шулай итеп, яшәвебезнең мәгънәсе калмый.

Безнең төп байлыгыбыз – шушы балаларыбыз, аларның тәрбиялелеге, белеме һәм рухи байлыгы. Кырык эшегезне ташлап бәйрәмебезгә килеп бик дөрес эшләгәнсез. Балаларыгызның сүзен, теләген игътибарсыз калдырмавыгыз өчен рәхмәт.

Ә хәзер әйдәгез залга балаларыбызны чакырыйк.

Укучылар керә (марш астында).

Гаиләләр белән (һәм кунаклар белән) таныштыру.

1 бала.Исәнмесез,диеп сүз башлыймын,

           Танышулар шулай башлана.

           Исәнмесез,диеп сүз башласам,

           Бәхетем арта, күңел шатлана.

2 бала. Яшәгез сез гел муллыкта,

           Гел тыныч булсын галәм.
          Сөекле кунакларыбызга

           Ялкынлы кайнар сәләм!

3 бала.

      Гаилә - ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын , көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

4 бала.Гаилә ул- җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

    Ш.Галиев.”Җирдә миңа ни кирәк?”

5 бала. Шатлыклар күңелебездә,

             Ал кояш күгебездә.

             Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

             Гаилә бәйрәме бездә.

6 бала.Бу кичәбез гөрләп үтсен,

            Истә калсын гомергә.

            Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

            Җирнең якты йөзендә...

7 бала.Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

            Күңелсездер сезгә дә.

            Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

            Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

            Кирәк һәммәбезгә дә!

8 бала. Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

            Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

            Бабай белән әбигә!

            Бәйрәмнәр бик күп болай да

            Ә шулай да,ә шулай да

            Иң шәп бәйрәм балачак!

9 бала. Гаилә ул – бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Чөнки алар һәрвакыт безнең турында уйлап, борчылып яшиләр.

10 бала. Тату гаиләдә һәр кеше бер-берсен ихтирам итә, кайгырта. Шуңа күрә андый гаиләдә яшәве дә күңелле.

11 бала. Иртән җиләк ал була,

              Эче тулы бал була.

              Кызара таңга кадәр,

              Кичен су сипсәң әгәр.

              Тәмнәре-телдә генә...

                 Су якын күлдә генә.

               Шаян сүзләр сөйләшеп,

               Ташыйлар өчәүләшеп:

               Мичкэ белән - әтисе,

               Көянтәләп - әнисе.

               Ә Гөлназ йөри гелән

               Нәни чиләкләр белән.

               Әй, сибәләр,сибәләр –

               Түтәлләр тиз кибәләр!

               Күмәк эшләй күңелле,

               Әллә шулай түгелме?

12 бала. Әйе,бергәләп,күмәкләшеп эшлэгәндә,һәрвакыт күңелле була. Күгәнебезчә, бу гаилә кичләрен бакчада үткүрә, тәмле җиләкләр үстерә.                Кичке вакыт ул – бик күңелле вакыт,гаиләнең өйдә бергә җыелган вакыты.

Укытучы. Ә сезнең гаиләгездә кичләр ничек уза:Кемнәр нинди эшлэр башкара? Кичке ял вакытын ничек оештырасыз? Нинди уеннар уйныйсыз?

13 бала.җир йөзендә иң гүзәл,иң олы сүз - әни! Әни дип безнеңтелебез ачылган. Иң тәйге адымнарыбызны да әни ярдәмендә атлап киткәнбез.

14 бала.Сиңа ничә яшь булмасын- биш яшьме, әллә иллеме, һәрвакыт әни,

Аның назлы карашы,кайгыртуы кирәк. Әниеңне яратуың никадәр зур булса,яшәвең шулкадәр якты шатлыклы булыр.

15 бала. Дөньяда иң уңган әни –

              Минем әнием.

              Дөньяда иң матур әни –

              Минем әни.

16 бала. Зәңгәр күктә ал кояш

             Сүнмәсен, балкып торсын.

             Әниләрнең нурлы йөзе

             Гел көлеп кенә торсын.

17 бала. Рәхмәт яусын безнең әниләргә,

              Аларгадыр бөтен авырлык.

             Әниләргә якты йолдызлардан,

             Йә кояштан һәйкәл салырлык.

         Җыр “Әнием”

     

18 бала.Әйе,әни һәркемгә якын, изге, газиз кеше. Әниләрнең ягымлы, йомшак сүзләре балага гомер буе юлдаш була. Әниләр һәрвакыт сезнең янда – авырганда да, борчылганда да, шатланганда да.

19 бала.

Гаиләдә иң зур, баш кеше - әтидер, дип уйлыйм мин. Чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли. Ул өйнең терәге, таянычы. Әниебез безне ягымлы үзләре,мөлаемлыгы белән шатландырса, әтиебез үзенең акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә.        

Укытучы. Ә хәзер әйдәгез  әтиләрне сынап карыйк әле. “Уйлап тап” уены уйныйбыз. Мин җөмлә әйтәм, ә сез сүзнең ни турында булуын әйтергә тырышыгыз.

1 нче бирем.

- Ул барлык кешедә дә бар.

- Бер караудан туа, озак еллар яши.

- Ул шатландыра да, көендерә дә, елата да, сөендерә дә.

- Аннан башка яшәп булмый олыгайган көндә дә.

 Венера Ганиева да шулай дип җырлый.

(ярату, мәхәббәт)

2 нче бирем.

- Ул бик кирәкле әйбер.

- Ике колагы, бер борыны бар.

- Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата.

- Аңа күмер салалар яки электрга тоташтыралар. 

- Ул - өстәлнең бизәге.

(самовар)

3 нче бирем.

- Аны барлык кеше ярата.

- Ул бердә искерми,гел яңара.

- Ул елата да,моңландыра да,күңелне дә күтәрә.

- Арган чакта ял иттерә.

- Нәни балаларны йоклатканда да кирәк.

(җыр)

20 бала.Безнең әтиләр тапкыр, зирәк.Алар безнең горурлыгыбыз.

Әтиләр дә,әниләр кебек үк безне чиксез, ихлас күңелдән яряталар.

 Вакытлары булганда, алар һәрчак безнең янда. Кулларына алып иркәләүчеләр дә, төрле шаян сүзләр әйтеп уйнатучылар да - әтиләребез.

Укытучы.

Әйдәгез, балалар, искә төшерегез әле.Әтиләрегез сез бәләкәй чакта сезне ничек уйната.

         “ Үчти – үчти”.

          “Иң башына утыртып йөрү”

          “Дүрт аяклап билгә утыртып йөртү”

        “Күк – кү чыпчык

          Тәрәзәдән очып чык

          Улым Илдарга балла кашык

         Алып чык”.

 21 бала.Әтиләрне бик яратабыз

              Бәйрәм белән котлыйбыз.

              Бүләк итеп үзегезгә

              Бер матур җыр җырлыйбыз.

        Җыр “ Әтиемнең туган көне”

Укытучы. Балалар, ә хәзер без сезнең белән әти - әниләр турында үзебез белгән мәкальләрне искә төшерербез.

Ә безнең кадерле әниләребез аларның мәгънәләрен аңлатырлар.

  1. Аталар сүзе – акылның үзе.
  2. Әткәй – шикәр, Әнкәй бал.
  3. Ата - ананы тыңлаган -  адәм булган,тыңламаган - әрәм булган.
  4. Ата-ананы тыңламаган, олыгайгач, үзе дә игелек күрмәс.

22 бала. Әти, әни! Сездән башка тагын

               Кем бар шундый бала бәгырьле!

               Кояш җиргә берәү булган кебек,

               Сез дә безгә шулай кадерле.

Укытучы.

                 Гаиләнең ныклыгы,татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм,ә сез җавабын уйлагыз.

 

Кайвакыт ул мамык кебек йомшак,

Кайвакыт ул корыч кебек каты.

Уайчыгында баллы, татлы,

Ә кайчакта әремнән дә әче.

Әйе, табышмакның җавабы – тел. Әгәр без ягымлы итеп сөйләшәбез икән, безнең турыда йомшак телле диләр, ә инде кырыс, дорфа итеп сөйләшүчеләрне каты телле диләр.

Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгәһәрчак ачык йөзле , җәмле телле, игътибарлы булыйк. Авыр сүзләр әйтеп хәтерләребезне калдырмыйк. Бер-беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр.

Хөрмәтле, әти-әниләр, сез үзегезнең балаларыгызга нинди матур сүзләр белән белән эндәшәсез икән?!  Әйдәгез, тыңлап үтик әле.

         Ә хәзер безнең балалар үзләренең якыннарын нинди матур сүзләр әйтәләр микән?

    Шигырь “Иң матур сүз”.

23 бала.Җыелганнар якыннарым

               Шул уңай белән бүген

               Җырның иң матурын гына

               Җырламый мөмкин түгел!

Җыр “Елмай”

Укытучы:Балалар,арымадыгызмы?

24 бала.Ә без арымадык әле

             Бу көн безнең тантана.

             Гармунчылар, керегез,      

             Бию уйнап бирегез.

             Бүген гаилә бәйрәмендә

             Ут чыгарып биибез.

Бию. Шаян бию.

Укытучы.Мәктәп тормышы гаҗәеп кызык дөнья ул. Нинди генә кызык хәлләр булмый анда. Үзеңнең хаталарыңны күрә белү һәм алардан көлеп-шаярып җитешсезлекләреңне төзәтә белү үзе зур осталык.Юмор хисе көчле булган кеше бу дөняда җиңел яши, төрле авырлыклар килгәндә югалып калмый.

Без дә үзебезнең җитешсезлекләрдән бик оста көлә беләбез.

Хәзер без сезгә үзебезнең мәктәп тормышыннан һәм балалар тормышыннан һәм балалар тормышыннан кызыклы хәлләр уйнап күрсәтәбез һәм шулардан чыгып үзебезгә нәтиҗәләр ясыйбыз.

        (балалар сценкалар күрсәтәләр)

25 бала. Без уйныйбыз, уйныйбыз,

              Якты көннән туймыйбыз.

              Бәйрәмебез гөрләп торсын

              Җырлыйбыз да , биибез.

Бию. Вальс.

Җыр. Үз җырыбыз.

Укытучы. Балалар, без бүген сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык. Ә бәйрәм тортсыз үтми инде ул. Без хәзер сезнең белән бәйрәм торты пешерәбез. Әтиләрнең тапкырлыгын, әниләрнең акыллыгын сынадык. Ә хәзер сезгә чират. Үзегезнең белемегезне күрсәтеп алыгыз.

Эстафета. Торт пешерү.(Тортның кисәкләренә тапкырлау таблицасыннан мисаллар язылган.Мисалны чишәләр һәм җавап язылган кисәк өстенә ябыштырып куялар)

       “Исәнләшү” биюе. Ял итү.

    Әти-әниләрне өйрәтү һәм бергә бию.

Гаилә концерт номерлары.

26 бала. Җир йөзенең бөтен матурлыгын

              Килә сезгәбүләк итәсе.

              Дөньядагы матур сүзләрнең дә

              Иң җылысын сезгә әйтәсе.

27 бала.Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

             Көнегезне шатлык бизәсен.

             Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

             Шушы бәхет читләп үтмәсен.

28 бала. Сезгә булган безнең хөрмәтебез

              Урыналсын йөрәк түрендә.

              Зур бәхетләр ,шатлык куанычлар

              Юлдаш булсын сезгә , гомергә.

29 бала. Имин булып атсын таң кояшы,

              Йөзегезгә нурлар сибелсен.

              Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

              Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Җыр. “Бәхеттә, шатлыкта...”

Гаилә концерт номерлары.

Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү,урыннар билгеләү, бүләкләү.

Кунакларга сүз бирү .

Чәй өстәле янына чакыру.

Уеннар уйнату. “Танец утят”. Татар биюе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшисе килә. Әдәби - музыкаль кичә.

1.  Укучыларга мәдәни тәрбия бирү.2. Математик белем – күнекмәләрне тормышта практик кулланырга  өйрәтү, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү.3. Яшәү мәгънәсен аңларга, аның  матурлыгын...

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

Әдәби-музыкаль кичә. Әлифба бәйрәме.

Әлифба, ӘлифбаБеренче битеңнеАчкан көн хәтердәЗур бәйрәм шикелле...

"Әти-әни һәм мин !"(әдәби музыкаль кичә)

Бу кичә әти-әнигә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү,гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияляренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә....

Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә)

Җәй көнен хәтерләтүче бу кичәне елның кайсы вакытында үткәрсәң дә ярый. Җәйгә багышланган тема һәр балага якын һәм кадерле. Чөнки җәйге ялларын алар күбесе авылда, әби-бабалары янында үткәрәләр. Аларг...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...