"Әни - җирдә иң кирәкле кеше". Әниләр көненә багышланган уен-бәйге. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе.
материал (1 класс) по теме

Шайхлисламова Ландыш Варисовна

Сценарий внеклассного мероприятия посвященного ко дню матери на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_kone.docx32.69 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныфларда Әниләр көненә багышланган кичә.

“Әни – җирдә иң кирәкле кеше”

(Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе)

                                                     

максат: - әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер тапкыр аңлату; - әниләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү; сәләтле балаларны ачыклау; логик фикер йөртү сәләтен үстерү.

Укытучы: “Ана-

                  Бөек исем-

                  Нәрсә  җитә ана булуга;

                  Хатыннарның бөтен матурлыгы,

                  Бөтен күрке ана булуда...”- дип язган татар халкының бөек шагыйре Һади Такташ.

        Чыннан да, җир йөзендәге иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый.

Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге- иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

        Һәм, биш яшьме, илле яшьме- күпме генә булмасын,- кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса,тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

1нче укучы:

Әни!

Әни-җирдә иң кирәкле кеше,

Әниләрнең белик кадерен.

Җил-давылдан саклап үстергән ул,

Кызганмыйча бөтен гомерен.

2нче укучы:

Кайберәүләр: “Кояш бер генә!”-ди,

Мин килешмим, икәү ул минем!

Аның берсе балкый күк йөзендә,

Икенчесе өйдә – әнием.

Бер кояшым бирә тормыш уты.

Икенчесе- йөрәк җылысы.

                                                   

Бөтен гомерем үтсен шулар белән,

Шул бәхетнең иң-иң олысы.

3нче укучы:

 “Әни” дип ачыла безнең тел,

Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел:

Әни өйдә булса, бик рәхәт,

Әйтәбез без аңа:(бергә) “Мең рәхмәт!”

4нче укучы:

Егылып еласам,

Абынып, тормасам-

Кулыңны сузучы

Син генә, бер син генә!

5нче укучы:

Мин сиңа сыенам

Алҗысам, туңсам да,

Кичалмас дәрьяны

Кичалмый торсам да.

6нчы укучы:

Йөзеңне шифалы

Яңгырлар югандыр,

Табигать, йөрәк дип

Кояшны куйгандыр.

7нче укучы:

Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Йөрәгең җылысын

Тоялсын нәниең.

Бергә: Мең рәхмәт сиңа, кадерле әнием!

Җыр. “ Иң якын кешем син, әнием”(З.Минһаҗева сүз. , Минһаҗев көе)

                                                     

Укытучы: Ә хәзер кичәбезнең икенче өлешенә күчәбез. “Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесен башлыйбыз. ( Катнашучылар һәм жюри әгъзалары белән таныштыру.Уенда 7укучы катнаша.)

1нче тур

“Разминка”

Дөрес җавапны цифрлы карточкалар ярдәмендә күрсәтергә.

  1. Әнисенең сүзен тыңламаган куян кызы турындагы әкиятне кем язган?
  1. А.Алиш                                        3) М.Җәлил
  2. Г.Тукай                                        4) Р.Батулла
  1. “Өч кыз” әкиятендә анага кызларын ярдәмгә чакырырга кем булышкан?
  1. Куян                                             3) Тиен        
  2. Керпе                                           4) Күгәрчен
  1. Кайсы әкияттә әнисе улын кеше әйберенә кагылмаска, урлашмаска өйрәтә?
  1. “Өч кыз”                                       3) “Куян кызы”
  2. “Кызыл  Калфак”                         4) “Су анасы”
  1. Әниләрен тыңламаучы малайлар турындагы әсәрнең исеме?
  1. “Су анасы”                                    3) “Сак-Сок”                
  2. “Шүрәле”                                       4) “Кәҗә белән Сарык әкияте”

5. Бу әсәрләрнең барысын да Г.Тукай язганмы? Хатаны табыгыз.

    1) “ Су анасы”                                    3) “Сак-Сок”

    2) “Шүрәле”                                        4) “Кәҗә белән Сарык әкияте”

6. Мәкальнең дәвамы ничек?   “ӨЙНЕҢ  ЯМЕ- ...

    1) ... ана белән”                                 3) ... балаларда”

    2)... икмәктә”                                      4) ... чисталык”

                                                 

7. Әнисе кызын яратка

    Бүләк иткән аңа калфак

    Кыз оныткан аның төсен-

    Нинди икән аның төсе?

  1. зәңгәр                                  3) кызыл
  2. яшел                                    4) сары

8. “Өч кыз” әкиятендә олы кыз нәрсәгә әверелгән?

    1) үрмәкүчкә                           3) ябалакк

    2) ташбакага                          4) тычканга                                      

 9. Әлеге әкияттә уртанчы кыз нәрсәгә әверелгән?

( 8нче сораудагы җавап вариантлары)

 10. “Кызыл Калфак” әкиятенең авторы кем?

      1) Халык әкияте                      3) Я., В. Гримм

       2) М. Җәлил                            4) Г. Х. Андерсен

11. “ Куян кызы” әкиятендә әнисе кызына нәрсә бүләк иткән?

       1) яңа чана                                   3) җылы оекбашлар

        2) киез итекләр                           4) йомшак тун

12. Җырның исеме ничек? (“Туган телем” җырыннан өзек тыңлана. Э. Мөэминова сүз. , М.Минһаҗев көе)

       1) “Туган телем”                        3) “Дуслык турында җыр”

       2) “Әниемә”                                4) “Туган як”

                                               

13. Шигырь юлларының авторы кем?

   “Әниемнең кызы юк бит

     Мин әнигә бер генә,

     Кызы да юк, эше дә күп

     Әнинең берүзенә.”  

  1. М.Җәлил                      3) Һ. Такташ
  2. К. Булатова                  4) Р. Миңнуллин

           

                                                                                                                                2нче тур

                                “Кем күбрәк?”

Укучыларга сораулар бирелә.  Сорауга беренче булып җавап бирүче бала 2нче турга үзенә ошаган фәнне сайлый (математика, татар теле, әдәбият, рус теле, әйләнә-тирә дөнья, ТИН, сер).

  1. 1кг мамык авырмы, 1кг тимерме? (икесе дә тигез)
  2. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш)
  3. Кемнең сакалын кырдырырлык та акчасы юк? (кәҗәнең)
  4. Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый? (Син йоклыйсыңмы?)
  5. Йомык күз белән нәрсә күрергә мөмкин? (төш)
  6. Көн йөри,төн йөри, бер атлам җир китә алмый.(сәгать)
  7. Елның кайсы айлары 28 көнне үз эченә ала? (барысы да)
  8. Күлмәкне урталай бүлсәң нәрсә була? ( күл һәм мәк)
  9. Бүлмәдә 3 лампочка янып тора иде.Берсен сүндерделәр. Бүлмәдә ничә лампочка калды? (3)
  10. Җир уртасында ни бар? (и хәрефе)

                                             

11.Нинди кыңгырау чылтырамый? (чәчәк)

12. Суда нинди таш булмый? (коры)

13. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

Балалар үзләре сайлап алган фәннәр буенча 1минут эчендә җавап бирәләр.

1.МАТЕМАТИКА

1) Батонны өч кисәккә бүлү өчен аны ничә урыннан кисәргә кирәк? (2)

2) Алсуның 1бөтен, 2ярты, 4чирек алмасы булган. Аның ничә алмасы булган? (3)

3) 20 яшьлек кеше 7ел элек ничә яшьлә булган?(13)

4) Кәҗәгә 3яшь тулгач нишли? (4нче яшькә чыга)

5) Бер тапкыр кискәнче ничә тапкыр үлчиләр?(7)

6) Атнаның 5нче көне ничек атала?(җомга)

7) Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?(2)

8) Бишпочмакның ничә ягы була?(5)

9) Бер айда ничә атна?(4)

10) 6 сыерда ничә мөгез?(12)

11) 2 песидә ничә койрык?(2)

12) 3 урындыкта ничә аяк?(12)

13) Ач карынга ничә коймак ашап була?(1)

14) 2елда ничә ай?(24)

15) Кызыл Калфакның ничә әбисе бар?(1)

16) Сентябрь белән декабрь арасында ничә ай?(2)

17) Иң озын муенлы хайванның исеме ничә хрефтән тора?(5)

                                           

2.ТАТАР ТЕЛЕ

1) Сөйләшү органы (тел)

2) Предметны белдерүче сүз төркеме (исем)

3) Шәһәр сүзенең синонимы (кала)

4) Татар алфавитында ничә хәреф? (39)

5) Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирүче сүз төркеме(сыйфат)

6) Яшьтәш сүзендә ничә хәреф?( 6)

7) Яшьтәш сүзендә ничә аваз?(6)

8) Бабайда икәү, әбидә берәү?(б хәрефе)

9) Көн һәм төн нәрсәгә бетә?(н хәрефенә)

10) Шәһәр уртасында нәрсә бар?(һ хәрефе)

11) Фигыль нәрсәне белдерә?(эш-хәрәкәтне)

12) Җәй сүзенең антонимы (кыш)

13) Дәрес башында без нәрсә ишетәбез?(д авазы)

14) Нинди сүздә 6 “н” була? (алтын)

15) “Өч” дигәндә ике була,

        “Ике” дигәндә өч була.(хәреф яки аваз)

16) “Укыды” фигыле нинди заманда?( үткән)

17) Бер сүздә 100 “ә” буламы? (йөзә)

        3.ӘДӘБИЯТ

1) Алтын таракның төшеп калган урыны.(басма)

2) Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?(Галигә)

3) “Әйдәле, Акбай,...” дип башланган шигырьнең авторы кем? (Г.Тукай)

5) Әкиятләр, гадәттә, ничек башлана?( “Борын-борын заманда...”)

6) Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган?(чүлмәккә)

                                                   

7) Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер ( бүре башы )

8) М.Җәлил туган көн(15нче февраль)

9) Г.Тукай туган авыл (Кушлавыч)

10) Ике сугыш чукмары әтәч турындагы әкиятнең исеме ничек?(Чукмар белән Тукмар)

11) Әлеге әкиятне кем язган? (А.Алиш)

12) “Миндә авыз бар диеп

        Бертуктамый сөйләмә” мәкале нинди әкияткә туры килә? (Сертотмас үрдәк)

13) “Аз-азлап алдап, алдакчы булырсың,

      Аз-азлап урлап, угры булырсың” мәкале кайсы әкияткә туры килә? (“Су анасы”)

14) Капчыкта бүре башы ничә булган?(1)

15) Сыерчыкның мактанчык күршесе (чыпчык)

16) “Бик уңган безнең бакчачы бабай,

        Яше үзенең туксанда бугай.” юлларының авторы кем?(М.Җәлил)

17) “Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчәкләрю

      Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.” Бу юллар кайсы әсәрдән? (“Шүрәле”)

        4.РУССКИЙ ЯЗЫК И ЛИТЕРАТУРНОЕ ЧТЕНИЕ

1) Сколько букв в слове вьюга?(5)

2) Сколько звуков в слове вьюга?(5)

3) Кто бродит по цепи кругом?(кот ученый)

4) Слово «красный» существительное или глагол?(имя прилагательное)

5) Какая часть речи обозначает действие?(глагол)

6) Как звали девочку, чей братик превратился в козленочка? (Аленушка)

7) Кто главный герой сказки «По щучьему велению»?(Емеля)

                                               

8) Какой член предложения слово «холодный» в предложении «Дул холодный ветер»( определение)

9) Что обозначает имя прилагательное?(признак предмета)

10) Из чего стрелял Иван-царевич в сказке «Царевна-лягушка»?(из лука)

11) Назови антоним слова умный.(глупый)

12) Сколько букв в русском алфавите?(33)

13) Синоним слова деревня (село)

14) Какое имя у маленького, толстого человека, который умеет летать? (Карлсон)

15) Что обозначает имя существительное?( предмет)

16)  Кто написал «Сказку о царе Салтане»?(А.С.Пушкин)

17) Скольких зверей встретил по дороге колобок?(4)

        5.ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘ ДӨНЬЯ

1) Җир йөзнедә аз калган, бетеп бара торган хайваннар һәм үсемлекләр турында белешмәләр тупланган китап.(Кызыл китап)

2) Нинди җәнлекнең балалары кыш көне туа?(аю)

3) Кайсы җәнлекнең койрыгы руль хезмәтен үти?(тиен)

4) Чикертекәнең колагы кайда?(аягында)

5) Тараканның ничә аягы бар?(6)

6) Нинди кошлар оча белми?(пингвин,страу,киви)

7) Нинди җәнлекләр кышын өер-өер булып яшиләр?(бүреләр)

8) Куянга тауга менүе җиңелерәкме, әллә төшүеме?(менүе)

9) Дөньядагы иң кечкенә кош.(колибри)

10) Дөньядагы иң зур кош. (страус)

11) Кайсы кош үз әнисен белми?(күке)

12) Төнге аучы кош.(ябалак)

                                           

13) Тавыкның тормыш иптәше.(әтәч)

14) Урман докторы.(тукран)

15) Нинди кош ялгыз яшәми?(аккош)

16) Бака кышын нәрсә ашый?(бернәрсә дә ашамый, ул йоклый)

17) Кайсы ай календарьда юк?(һавадагы ай)

18) Язның беренче чәчәге (умырзая)

19) Кышны озату бәйрәме (Нәүрүз)

20) Сәгать-кош (әтәч)

21) Нинди кош ялтыравыклы әйбергә кызыга?(саескан)

        6.ТИН

1) Светофорның нинди төсе юл аша чыгарга рөхсәт итә?(яшел)

2) Ничә яшьтән җиңел машинаның алгы утыргычына утырып йөрергә ярый?(12)

3) Җәяүлеләр кайсы урыннан юлны аркылы чыгарга тиеш?(зебрадан)

4) Балалар нинди транспорт чарасын йөртүче була алалар?(велоспед)

5) Велосипедта юлның кайсы ягыннан йөрергә ярый?(сул)

6) Янгын булганда нинди телефон номерын җыеп, ярдәм чакырып була?(01)

7) Газ исе килгәндә нинди номерга чылтыратырга кирәк?(04)

8) Ничә яшьтән велосипедта юлда йөрергә рөхсәт ителә?(14)

9) Рәсемдәге юл билгесе нәрсәне аңлата? (юл билгеләре күрсәтелә)(юл аша чыгу урыны)

10) (җәяүләләр хәрәкәте тыела)

11) (тимер юл белән кисешү урыны)

12) (җир астыннан юл аша чыгу урыны)

13) (сак булыгыз, балалар)

                                 

14) (100 метрдан ашханә бар)

15) (больница яки медпункт)

16) Ашыгыч ярдәм чакыру телефоны.(03)

17) Полиция чакыру телефоны.(02)

18) Тротуар булмаган очракта җәяүлеләр юлның кайсы кырыеннан барырга тиеш?(сул)

        7. СЕР  (ТУГАН ЯК ТУРЫНДА СОРАУЛАР)

1) Татарстан флагындагы төсләр (яшел, ак, кызыл)

2) Татарстанда дәүләт телләре (рус, татар)

3) Татарстандагы иң зур елга (Идел)

4) Татарстанда нинди елга балык исемен йөртә?(Алабуга)

5) Кама елгасының татарча исеме (Чулман)

6) Татарстанда нинди шәһәр бөгелмәскә куша?(Бөгелмә)

7) Сөембикә манарасы нинди шәһәрдә урнашкан?(Казан)

8) “КамАЗ” машиналары кайсы шәһәрдә чыгарыла?(Яр Чаллы)

9) Татарстанның төп табигый байлыгы (нефть)

10) Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме (Сабан туе)

11) Татарстанда зурлыгы буенча икенче урында торучы елга (Кама-Чулман)

12) Татарстанның нефть башкаласы (Әлмәт)

13) Татарстанда кайсы шәһәрдә сәгать заводы бар?( Чистай)

14) Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (Барс)

15)  Нинди шәһәрдә “аш пешереп” була? (Казан)

16) Татар егетенең милли баш киеме(түбәтәй)

17) Татарстан Республикасының беренче призеденты (М.Ш.Шәймиев)

18) Күннән чигеп эшләнгән милли аяк киеме (читек)

                                     

3нче тур

“Кто самый грамотный?”

Укучыларга әниләр турында әйтелә торган сүзләр язылган карточкалар бирелә.Алар әлеге сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне куеп язалар.

Биремне эшләгән вакытта 2нче сыйныф укучылары җыр башкара: “Мин әнигә булышам”( М.Морзаханов көе, Н.Мадъярова сүзләре)

3нче тур өчен бирем:                                                                                                                                                           

Заб...тливая

Люб...щая

Бе...покойная

Велик...душная

Мил...сердная

Нез...бвенная

Ласк...вая

Незл...памятная

Х...рошая

Пр...красная

    4нче тур

“Кем тизрәк?”

Укытучы мәкальнең башын әйтә, укучылар ахырын әйтеп бетерергә тиешләр.

  1. Әнкәм йорты-(алтын бишек.)
  2. Анаңдай (ана булмас)
  3. Ата- анасын тыңлаган-адәм булган,(тыңламаган-әрәм булган.)
  4. Әткәй-шикәр,(әнкәй-бал.)
  5. Ата-беләк,(ана-йөрәк.)
  6. Туган ана бер,( туган Ватан бер.)
  7. Баланың бармагы авыртыр,(ананың йөрәге авыртыр)

                                     

8.Оҗмах- (аналарның аяк астында.)

9.Ана күңеле балада, (бала күңеле далада.)

10.Ананың бер догасы (җиде мулланың бәддогасын җиңә.)

11.Бишек тибрәткән кул (дөньяга хуҗа.)

12.Һавада болыт бар,(анада өмет бар.)

13.Ана янында бала(ятим булмый.)

14.Ананың яхшылыгын(авырсаң белерсең.)

15. Үз анасына рәхим күрсәтмәгәннән (башкаларга рәхим көтмә.)

16. Хәтта бармак ишеккә кысылса да,(“әнкәем”дип кычкыралар.)

17.Ана хакын уч төбендә ( тәбә кыздырып ашатсаң да кайтара алмассың.)

18.Үз анасын зурлаган( кеше анасын хурламас.)

                                       5нче тур

                              Криптограмма чишү

1.Җәен соры, кышын ак,

   Аңа шулай яхшырак.          1,2,3,4.

2.Соскы борын бакылдык,

    Күп сөйләшә-такылдык.      5, 6,7,8,1.

3.Нинди чәчәк “чылтырый”?    1,9,10,11,9,6,12,2.

4.Билгесез солдатның таштан ясалган сыны.    13,8,14,1,8,21.

5.Банан нинди агачта үсә?     19,12,21,22,20,12.

6.Кыштан соң кайсы ел вакыты килә?    3,23.

7.Йомры, йомшак сары йомгак

   Йөгереп йөри чирәмдә.      24,17,25,16.

8.Кош түгел- оча,

  Ябалактан курка.

                                       

Чикләвек ярата.

Сызгырса, урманны яңгырата.    15,16,17,4.

9.Суясың да туныйсың,

    Тунаганда елыйсың.  18,2,11,12,4.

Саннар артына нинди шигырь юллары яшерелгән?

“8,4,16”    7,16,17,19      3,23,9,19    1,2,14,7,9,20

3,10,12     3,2,11,12,4       12,1       1,12,6,11,12.

15,12,19,15,12,20,12,11,9,23    ,      13,16,24     3,6,12,20,9,14  

     “8,4,16”     18,5,23,17,4       15,12,19,15,12,6,11,12.

                                         6нчы тур

Өй эше

Бу турда балалар үзләренең әниләре турында сөйлиләр һәм әниләренә бүләк итеп һөнәрләрен күрсәтәләр.

Жюри ярышка нәтиҗә ясаган вакытта 1нче һәм 2нче сыйныф укучылары А.Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерәләр.

        Укытучы:  Әйе, әниләр безнең өчен кайгыралар, авырсак, төн йокыларын йокламыйча, безне дәвалыйлар, җил-яңгыр тидермәскә тырышалар. Ә без аларга шундый ук яхшылык, кайгыртучанлык белән җавап бирәбезме соң? Мин сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйләргә телим,

        Бер ана үзенең улын бик кадерләп тәрбияләп үстерә. Малай үсә, буйга җитә, солдатка китә. Солдат хезмәтен төгәлләп әнисе янына кайта. Ана белән бала шатланышып күрешәләр, күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчәләр. Соңыннан егет ишегалдына чыга һәм бер койма тактасына кагылган бик күп кадаклар күреп гаҗәпкә кала. Ул әнисе янына килә дә: “Әни, син нигә коймага шулкадәр күп кадаклар кактың?”-дип сорый. Әнисе: “Улым, кадаклар элек тә бар иде, син аларга игътибар

гына итмәгәнсең, -ди. Мин аларны син кечкенә вакытта ук кага                                                                       башладым. Син бер начарлык эшләгән саен, мине рәнҗеткән саен коймага бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” Моны ишеткәч, улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Еллар уза, ананың улы да олыгая, ана үзе дә картая. Беркөнне улы әнисен әлеге койма янына алып килә. “Әни, кара әле, мин яхшылык эшләгән саен коймадан бер кадакны алып бардым. Күрәсеңме, монда бер кадак та калмады. Мин начарлыгыма каршы яхшылык эшләдем,”- ди ул. Ә әнисе аңа болай дип җавап бирә: “Әйе, улым, син күп яхшылыклар эшләдең, һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик, әнә кара әле коймага,никадәр кадак эзе. Кадаклар үзләре булмаса да, аларның эзләре калган бит.”

        Балалар, әниләрегезнең йөрәгендә төзәлмәс яралар ясамагыз, аларны хөрмәт итегез, яратыгыз.сүзләрен тыңлагыз.

        Жюрига сүз бирелә, җиңүчеләр билгеләнә.

        

 

                                         

                                                                                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зирәкләр һәм тапкырлар кичәсе.

Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган чара....

"Озын толым" бәйгесе

"Озын толым" бәйгесе...

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

«Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоу

Тема: «Тапкырлар һәм зирәкләр” тамчы-шоуМаксат: укучыларда укуга карата аңлы караш булдыру, сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтл...

Әбиле кеше-бәхетле кеше

Беренче октябрь көнне "Өлкәннәр көне"үткәрелә.Балачакның иң якты истәлеге әбиләр белән бәйләнгән."Әбиле кеше-бәхетле кеше",ул өйдә иман нуры балкый.Әбиләрне хөрмәт итеп балалар белән кичә үкәрергә бул...

Әбиле кеше- бәхетле кеше.

Мәктәптә өлкәннәр көне үткәрү өчен класстан тыш чараның конспекты....

Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе

"Кызыклы математика түгәрәге өчен бәйге үрнәге...