Класстан тыш чара "Бөек Тукай моңнары"
классный час (2 класс)

 Шакирова Финзира Галимзяновна

класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boek_tukay_monnary.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Башкортостан Республикасы Бәләбәй татар гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Финзира Галимҗан кызының татар теле һәм әдәбияты атналыгында үткәрелгән кичә эшкәртмәсе.                        

“Бөек Тукай моңнары”

    Бәйрәмчә бизәлгән зал. Уртада Г.Тукай портреты. Стенага шагыйрьнең  канатлы сүзләре язылган плакатлар эленгән.

   Әкрен генә “Әллүки көе” яңгырый. Шул көй астында ярым ай  формасында укучылар чыгып төзелә.

1 а.б  Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, кунаклар. Г.Тукайны искә алу кичәсен башлыйбыз.

2 а.б.  Тукай- татар әдәбиятының якты йолдызы, йөзек кашы. Аннан башка татар шигъриятын күз алдына да китереп булмый. Бик күп әдипләребез өчен аның әсәләре өлге булды. Бик күп классик шагыйрьләребез аның шигырьләрен укып, аның мәктәбен үттеләр, татар әдәбиятын үстерүне дәвам иттеләр.

1 а.б. Тукай-олуг шагыйрь. Ул үзе дә башкалар иҗатын өйрәнеп, башкаларга бәя биреп язды. Аның Акмулла, Пушкин, Лермонтовка атап иҗат ителгән шигырьләре бар. Ә бүген без аның үзенә атап язылган шигъри юлларны ишетербез.

Җыр : “Бәйрәм бүген җыры” башкарыла.

1 ук.  Тукай-остаз, Тукай-шагыйрь, Тукай-ага,

Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба:

Идел суы, синең яннан узган чакта,

Дулкыннарын әкрен генә ярга кага. (Г.Афзал)

2 ук. “Халык гомере- мәңгелек”,-диләр,

Бу-сыналган, тугры сүз бугай.

Килер гасырларның аръягында

Илең белән бергә уз, Тукай! (Х.Туфан)

3.ук. Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән

Һәйкәлеңнең ташы, тимере,-

Тик син үзең халык йөрәгеннән,

Халык мәхәббәте-синең исемең.

Халык гомерең-синең гомерең. (Әхмәт Фәйзи)

Җыр: “ Туган авыл” җыры башкарыла  

4 ук. Тукай җыры безнең белән килде,

Җыры ялкын аның бүген дә.

Тукай... Ул бит безнең якты йолдыз

Поэзиянең аяз күгендә.  (М.Кәрим)

5 ук. Шигърияттә Тукай язы булып

Килдең , шагыйрь, безнең арага.

Актарылды ташкын, бозлар купты,

Без җыелдык шуны карарга.

“Тукай язы, Тукай язы!”-диеп

Сокландык без синең шигырьгә.

Без өйрәндек синнән ташкын булып

Шигъри язлар ясый белергә. (Р.Мингалим)

6 ук. Тукайлардан килгән бу мәхәббәт

Каян иңгән икән дөньяга?

Киләчәккә китеп бара иде-

Кагыласы итте миңа да.. (Зөлфәт)

1 ук. Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне,

Киләчәккә барган улларыңннан

Ишетәсең “Туган тел”еңне.  (Ш.Галиев)

Җыр: “Туган тел”

 

2 ук. Тусаң иде Тукай булып!

Шулай уйлыйм кайчак кичләрен:

Иҗатымда матур сүзләр табып

Бизәр идем кәгазь битләрен. (Фердинанд Гайсин)

3 ук. Мәңгелек җыр- Туган телне

Котлый яз- чираттагы...

Биектә һаман- кул җитмәс,

Сатылмый, вакланмый торган

Шигърият- Тукай таҗы!

4 ук. Сорасалар:

  • Халык туплый алыр
  • Кайда сезнең җырлар, моң кайда?

Эндәшмибез.

Чәчәк тоткан килеш

Баш иябез тугры Тукайга.

“Туган тел”җыры астында укучылар Тукай портреты яки бюсты астына чәчәкләр куялар.

1 а.б. Якты йолдыз булып атылган ул,

Зщггыйфь чәчәк булып сулмаган.

Туры Тукай, моңлы Тукай булган,-

Бөек булган, боек булмаган! (Ш.Галиев)

2 а.б. Хөрмәтле укучылар, Тукайны искә алу кичәсе шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес.

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес....

Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру

Озынайтылган көн группаларында класстан тыш эшләрне оештыру....

Класстан тыш уку "Тукай эзләре буйлап"

Класстан тыш укудан ачык дәрес...

интеграль дәрес план-конспекты класстан тыш уку һәм математика

татар халык авыз иҗатын искә тйшерү, аның әһәмиятен ачыклау, аны математика фәнендәге мисаллар, мәсьәләләр белән аралаштырып алып бару. Укучыларның фикерләүләрен үстерү....

Сценарий праздника на ненецком языке с переводом на русский "Нара мина!" ("Пришла весна!") по мотивам ненецкой сказки "Как звери и птицы солнце достали"

В связи с тем, что 2015 год объявлен годом литературы, я решила провести конкурс чтецов стихотворений ненецких поэтов по теме "Весна", а чтобы детям было интересно, разработала сценарий по ненецкой ск...

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....