Занятие кружка здоровья на тему "Плоскостопие"
план-конспект занятия по зож (2 класс) на тему

Сафина Гульназ Ринатовна

Разработка занятия кружка здоровья на тему "Плоскостопие"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Биектау муниципаль районы Әлдермеш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Гөлназ Ринат кызының 2 нче сыйныфта үткәргән түгәрәк занятиесе.

Тема: Яссы табанлылык. Аны кисәтү чаралары.

Максат: 1. Яссы табанлылык авыруы белән,аны кисәтү чаралары белән таныштыру.

2.Шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту, кыска вакыт эчендә организмны ял иттерү күнекмәсе булдыру.

3. Сәламәтлеккә сакчыл караш тәрбияләү.

Занятие төре: катнаш

Материал:”Воспитание голоса”(РКБ).Казань-1998, Мәгариф№1,2000, images.yandex.ru сайтыннан алынган рәсемнәр.

Җиһазлау: келәм,кегли, муляж (аяк табаннары), тушь,рәсемнәр:

-шапшаклык иле;

-сәламәтлек иле;

  Магнитофон, проектор, классик музыка язмалары.

1.Аутоген тренировка.

2. Актуальләштерү.

   1) Әкият формасында шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерү.

3. Яңа белем, күнекмәләр бирү.

  1) Яссы табанлылык авыруы белән таныштыру.

  2) Тәҗрибә үткәрү.

  3) Авыруны кисәтү чаралары.

      -кегли белән күнегүләр;

      - аяк очында күнегүләр;

4) Энергиядән бушану күнегүләре.

4. Йомгак.

  1. Аутоген тренировка.
  • Ял итәр өчен иң уңайлы хәлдә утырыгыз. Сулыш салмаклана, тигезләнә. Күзләр йомыла,тигез сулыш алу безне тынычландыра. Тынычландык, тынычландык.Маңгай мускулларының киеренкелеге бетә. Күз тирәсендәге  мускуллар хәлсезләнә.Күзкабаклары авырая,күзләрне ачасы килми. Борын тирәсендәге мускуллар киеренкелеге бетә. Бит, муен мускуллары хәлсезләнә.Бөтен тән буйлап хәлсезлек тарала. Рәхәт һәм яхшы.Кул, аяклар хәлсезләнә. Тәндә аз гына да киеренкелек калмады. Куллар, аяклар авыр. Бөтен гәүдә авыр. Эчтән генә 5 тапкыр “миңа рәхәт һәм яхшы” дип кабатлыйбыз. Сулыш җылы. Сулыш чыгарган саен йөрәк тигезрәк эшли. Бөтен тән буенча рәхәт җылылык тарала.Организм ял итә.Куркулар, борчылулар онытылды.Бераз вакыттан соң 3 кә кадәр санагыз, сез акрынлап хәлсезләнү халәтеннән чыга башларсыз.

   Бер-хәлсезлек кими, көч керә башлый. Ике-хәлсезлек китә. Бөтен тәндә энергия арта. Өч-хәлсезлек юк. Баш ял иткән, ачык.Тартылдык. Куллар, аякларны хәрәкәткә китердек. Башны әйләндерәбез. Иңбашларны күтәрдек. Кул чукларын селкедек. Кулларны төшердек. Безнең организм ял итте.Без уйнарга да,уйларга да,эшләргә дә әзер.

  1. Актуальләштерү.

-Укучылар,бүген без сезнең белән Шапшаклык иле һәм Сәламәтлек илендә яшәүчеләр белән танышырбыз. Бу илләрдә яшәүчеләр бер-берсеннән бик нык аерылып торалар.Сез ничек уйлыйсыз, Шапшаклык илендә яшәүчеләр нинди икән?

-...

-Ә сәламәтлек илендә яшәүчеләр нинди?

-...

-Шапшаклык илендә яшәүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

(-Кулларны юып йөрергә.)

-Кулларны кайчан юарга кирәк?

(-Тешләрне чистартып йөрергә. Чәчләрне тарап, тырнакларны кисеп, чиста, пөхтә киенеп йөрергә.)

-Укучылар, шапшак кешеләр гадәттә нинди булалар?

(-Шапшак кеше ялкау була.)

-Димәк, тагын нинди киңәш бирә алабыз?

(-Тырыш,эшчән булырга кирәк.)

3.Яңа белем, күнекмәләр бирү.

-Укучылар,сәламәт булу өчен авыруны таный белергә дә кирәк бит.Бүген мин сезне яссы табанлылык авыруы белән таныштырам.Яссы табанлылык авыруы исеменнән күренгәнчә аяк табаны авыруы. Яссы табанлылык булганда табан асты өслеге тулысынча җиргә тиеп тора. Бу авыру булганда, аяклар йөргәндә тиз арый, табан асты нык авырта.

     Бу авыру тумыштан да, тора-бара да барлыкка килергә мөмкин. Тумыштан булган яссы табанлылыкны махсус дәвалыйлар. Яссы табанлылык тора-бара барлыкка килмәсен өчен үкчәле аяк киеме киеп йөрергә, тигез табанлы аяк киеме киеп йөргәндә махсус күнегүләр эшләп торырга кирәк. Сәламәт табан булганда аяк эзе мондый була (1 нче слайд), ә авыру булганда мондый була (2

нче слайд) 

   Менә сезгә ике тәпи. Сез игътибар белән карагыз да ахырдан кайсысы авыру, кайсысы сәламәт икәнен әйтерсез.

  (-Кызылы сәламәт, зәңгәре авыру.)

  -Чынлап та шулай микән, тикшереп карыйк әле. Хәзер мин бу тәпиләрне буяуга бастырып, тәпи эзен кәгазьгә төшереп карыйм. Менә зәңгәр тәпи эзе. Сезнең фикер дөрес булып чыктымы? Ә монысы кызыл тәпи эзе. (нәтиҗә)

  Сез үзегезнең аякларыгызны да өйдә нәкъ шулай тикшереп карый аласыз. Моның өчен яланаяк суга, аннан соң кәгазьгә генә басарга кирәк.

   Хәзер яссы табанлылыкны булдырмый калу өчен даими рәвештә эшләп торырга кирәк булган күнегүләрнең берничәсен эшләп карыйк. (Үзем эшләп күрсәтәм,минем белән бергә эшлиләр. Музыка куела.)

  1. Һәрберебез бер кегли алабыз. Аны табан астына куеп 1 аяк белән генә тәгәрәтәбез(5 тапкыр). Хәзер шуны икенче аяк белән эшлибез(5 тапкыр). Ә хәзер ике аяк белән бергә(5 тапкыр).
  2. Кеглиларны келәм читенә куйдык. Туры итеп басабыз, куллар билдә. Урында атлыйбыз, ләкин аяклар җирдән аерылмый, табанны бөгеп бетерәбез.
  3. Хәзер түгәрәк ясап аяк очында гына түгәрәк буенча киттек.
  4. Һәркем үз урынына басты. Куллар билдә.Аяклар туп-туры килеш сикерәбез(5 тапкыр).
  5. Аяк очларында гына квадрат эшлибез.Туктадык. Аяк очларына күтәрелеп сулыш алабыз. Сулышны чыгарабыз. Утырышыгыз. Хәзер безнең энергия ташып тора. Комачаулый торган артык энергияне чыгарып  җибәрик.Кулларны уч төбе белән бер-берсенә каратып этәбез.Кайсы кул җиңәр икән? Яхшы.

4.Йомгак.

-Без бүген нәрсәләр өйрәндек,нәрсәләр белдек?

-...

-Сорауларыгыз бармы?

-Безнең бүгенге занятие тәмам. Чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка к занятию кружка УМК " Разговор о правильном питании" по теме " Полезное, разнообразное питание- залог здоровья"

Методическая разработка к занятию кружка УМК "РАЗГОВОР О ПРАВИЛЬНОМ ПИТАНИИ" (I часть) Тема: "Полезное, разнообразное питание- залог здоровья"...

Разработка занятия кружка «История и культура кубанского казачества» Тема занятия: «Мой край любимый».

Методическая разработка занятия кружка " История и культура кубанского казачества"...

Разработка занятия кружка «История и культура кубанского казачества» Тема занятия: «Мой край любимый».

Методическая разработка занятия кружка " История и культура кубанского казачества"...

Программа занятий кружка "Основы здорового образа жизни"

Необходимость введения в курс образования основ здорового образа жизни продиктована многими причинами. Прежде всего - это ухудшение здоровья нации: как физического, так и психического. С учетом теорет...

Методическая разработка внеурочного занятия кружка "Азбука здоровья" по теме "Игры на воде".

Методическая разработка  внеурочного занятия расчитана на детей 7-9 лет....

занятие кружка "Азбука здоровья" на тему "Надежная защита организма"

На занятии ребята проводят опыты, наблюдения, решают познавательные задачи. Знакомятся с правилами ухода за кожей....

Рабочая программа кружка "Здоровье-это здорово!". 1 класс.

Рабочая программа кружка "Здоровье-это здорово!". 1 класс....