Дети природы.

Бурганова Римма Нурмухаметовна

2013 - год экологии.

Скачать:

Предварительный просмотр:

                                                Экологик проблема.

   Борын-борын заманда яшәгән ди ике дус - Табигать һәм Кеше.Алар бик тату яшәгән.Табигать Кешене ашаткан, эчерткән, киендергән, шифалы үләннәре белән җиләк-җимешләре белән  дәвалаган. Шулай итеп Кеше баһадир булып җитлеккән.

 Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул табигатькә каршы баш күтәргән. Агачларны кискән, урманнарны яндырган, елга-күлләргә чүп-чар ташлаган. ”Дөньяга хәзер мин хуҗа!” – дип, кычкырган. Табигать бу явызлыкны күреп артка чигенгән. Аның Кешегә ачуы чыккан. Ул аңа биргән байлыгын тартып алган, эчә торган суын киптергән, аны буш аланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән, ул нык кайгырган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул Табигатьне эзләп киткән.

    2013 ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы дип игълан ителде. Әйе, укучыларга тәрбия бирүдә экологик тәрбия юнәлеше мөһим урын алып тора. Хәзерге вакытта безне урап алган табигать сыкрый, елый. Табигатьне яратырга, матурлыгын күрә белергә өйрәтү бездән укытучылардан һәм дә әти-әниләрдән тора. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү катлаулы һәм дәвамлы процесс, шуңа күрә бу эш бигрәк тә гаиләдән башланырга тиеш. Элек-электән кеше табигатьнең гүзәллегенә сокланган, аңа багышлап бик күп җырлар, картиналар иҗат иткән. Мәктәптә генә экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас. Елга, ермакларыбыз, авылыбыз чүплеккә батар. Бу проблемалардан чыгу юлларына класстан тыш үткәрелгән чараларга, рәсем күргәзмәләренә, төрле конкурсларга ата-аналарны җәлеп итәргә тырышабыз. Ләкин, кызганыч авыл урамнарында, күпер төпләрендә банка, шешә, полиэтилен кисәкләре белән тулган капчыкларны күрергә мөмкин. Бу бигрәк тә язгы чорда күзәтелә. Югыйсә чүп-чарларны махсус урыннарга түгәргә мөмкинчелек булса да. Авыл халкы, ата-аналар баларыбызга нинди тәрбия бирәбез соң? Бервакыт юлдан бер ана белән бала бара. Ә кулларында чүп тутырылган капчык. Әни кеше як-ягына каранды да, капчыкны дамба астына ыргытты.Авылларда чисталыкны булдыру үзебездән тора түгелме соң?  Тиздән өзелеп көткән ел фасылы якынлашыр. Табигатьнең матурлыгы белән бергә, чүп-чарлар да ияреп килер. Халыкның битарафлыгы, табигатькә булган мыскыллау, әйләнә-тирәне мәсхәрәләү күренеше — күңелне иң әрнеткәне.

Уйла, Кеше!

Теләсә кайда син ташлап калдырган чүп-чар матурлыкны тудыра алырмы?  Без, язмам башындагы Кеше хәлендә калмабызмы соң?

                                                                                         Күәм   Бурганова Римма

Предварительный просмотр:

    Башлангыч сыйныф укытучысы  Бурганова Римма Нурмөхәмәт кызы җитәкчелегендә табигать белән кешенең мөнәсәбәте номинациясенә  укучылар тарафыннан әкиятләр язылды.

Адрес Атнинский район село Кубян ул. Школьная д. 5  422740

электрон адрес  b.rim@mail.ru   тел 89274381413

                  Зәңгәр күл.

  Борын-борын заманда булган ди бер бик матур зәңгәр күл. Аның суы шундый чиста булган. Бер көнне замана балалары күл янына ял итәргә килгәннәр.Күл буенда музыка акыртканнар, ашап-эчеп ял иткәч барлык чүпне күлгә ташлап киткәннәр.Күл тирәсендәге кошлар, җәнлекләр урман эченә кереп качканнар. Оядагы нәни кошчыкларның ашыйсылары, су эчәселәре килеп авырый башлаганнар.Ә күлнең моңа бик ачуы килгән.Ул тәртипсез укучылар киткәч  үзе янына урман җәнлекләрен, кошларны чакырган.Урман җәнлекләре килсәләр, күлдә  тәмле су шешәләре, кәгазь тартмалар, пакетлар йөзеп йөри. Кошларның кошчыклары авырыйлар икән. Без бу суны ничек эчәбез соң инде?, - дигән куян. Тәртипсез балаларны алар бүтән күл янына китермәскә булганнар. Ә зәңгәр күл җәнлекләр килгәч , әй куанган, куанган. Ул да үзенең дулкыннары ярдәмендә чүпләрне аларга җыешырга ярдәм иткән. Күл үзенең дусларына рәхмәт әйтеп, аларны тагын үз янына чакырган. Ә тәртипсез балаларга монда урын юк, -дигән.  

        Әй ,малайлар кызлар ,  Сез су-күлләрне пычратмыйсызмы соң?

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Гатауллин Булат  Илнар улы  8 яшь

                                     Тылсымлы чишмә

  Борын-борын заманда түгел, ә хәзерге заманда яшәгән ди бер ялкау малай.Ул дәресләрен бер дә хәзерләргә яратмаган, шуңа гел начар укыган. Көне буе уйнаган, әнисенә дә булышмаган.Ә беркөнне мәктәпкә барганда агач башында утырган бер каргага таш ыргыткан. Карга телгә килгән: “Тимә син миңа, бар дәресеңне хәзерлә!” – дигән.Сөйләшә торган карга күргәч малай аптыраган. “Син ничек сөйләшә беләсең соң?”- дигән ул. “Мин тылсымлы чишмә суын эчтем” . Минем дә шул чишмә суын эчәсем килә, -дип киреләнгән малай. Ләкин эчәсең килсә сиңа башта чишмәне чистартырга кирәк .Начар кешеләр чишмә буйларына капчык-капчык чүп-чар ташлап киткәннәр. Табигатьнең бөтен матурлыгын, чишмәләрнең ямен бозып тора ул чүп-чар. Әйдә алып барам, ярдәм итәргә теләсәң -дигән карга. Шулай карга оча, малай йөгерә икән. Чишмә янына килеп җиткәннәр, малай бик сусаган тизрәк чишмәне чистарта башлаган. Арып  эшләгәч чишмә суы бик тәмле булган. Чишмәнең тылсымы кайда соң? –дип сораган малай. Менә син көн саен әниеңә чишмәдән су алып кайт, тылсымын да күрерсең  - дигән карга. Малай шулай эшли башлаган. Әнисе малайны бик мактаган. Малай тылсымлы чишмә суын эчә башлагач дәресләрен дә хәзерли башлаган , аннан соң гел табигатькә ярдәм иткән.

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Фазылҗанов Рәдис Рәис улы  8 яшь

                   Тылсымлы малай

   Беркөнне Айдан бер малай егылып төшкән.Ул чын тылсымчы булган.Ул җиргә төшү белән барлык авыру балаларга ярдәм итә башлаган.Табигатьнең матурлыгына сокланган.Ләкин теләсә кайда аунап яткан чүп-чарга, киселгән агачларга, янган урманнарга карап исе киткән. Тәртипсез кешеләрне үзенең тылсымы белән акылга утырткан. Алар бик тәртиплегә әйләнгәннәр. Бергәләшеп  агачлар утыртканнар, кош оялары ясаганнар.Тылсымчы малай карт әбигә бәрәңге дә алырга булышкан.Малайның тылсымы белән бәрәңгеләр әбинең чиләгенә үзләре йөгерәләр икән.Әби малайга бик тәмле бәрәңге пешереп ашаткан. Бәрәңге шундый тәмле булган, малай бөтен тылсымнарын оныткан. Ләкин бер дә үкенмәгән.Кешегә яхшылык эшләсәң, үзеңә яхшылыкның кире кайтасын белгән ул.

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Борханов Әмир Фәрит улы  8 яшь

                 Әллә төшем, әллә өнем.

   Мин 2 сыйныф укучысы - Әдилә. Без яңа дәреслекләр белән укыйбыз. Һәр дәрестә укытучыбыз Римма Нурмухаметовна һәм дәреслек геройлары Әминә, Әмир белән төрле сәяхәтләргә чыгабыз.Әллә инде бу геройларны бик яратканга көн дә табигатебез турында сөйләшкәнгә ме , мин бер көнне төш күрдем.

   Әминә белән Әмир табигатькә сәяхәткә чыкканнар икән,  имеш. Юлда барганда каршыларына зур тау очраган.  Ул тау шулкадәр биек булган, ә якынрак килсәләр,  тау чүплек тавы икән. Без бу тауны ничек кенә үтик икән соң дип баш ватканнар алар. Тукта әле, әйләнә-тирә дәреслегендә сәяхәт итә торган безнең вертолётыбыз бар иде бит дип , вертолётка утырганнар. Ләкин вертолёт өскә күтәрелгән саен аларга сулавы начарланган. Алар сулый алмый башлаганнар. Агулы газлар, корым, тузан аларга комаучалаган. Алар яңадан җир өстенә төшкәннәр.Шуның кадәр һаваның пычрануына алар аптыраганнар. Тукта әле каршыда елга бар, көймә белән йөзеп ,теге ярга чыгыйк әле - ди Әмир апасына.Елга аркылы гизеп чыгарга уйласалар да елга ярына якын килә алмаганнар. Анда да чүп-чар, ватык пыяла шешәләре, су өслегендә әллә нинди кара майлар күргәннәр. Без табигатьнең матур якларын гына күргәнбез икән, карале Әмир кешеләр табигатьне нинди хәлгә китергәннәр, - диде Әминә. Әйдә тизрәк без нәни укучыларыбызны кисәтик. Алардан табигать ярдәм көтә – дип алар безнең янга ашыктылар. Мин кинәт уянып киттем дә уйга калдым. Авыл янындагы чүплек тә  Әминә белән Әмир күргән тау кадәрле булса, елгаларыбыз шулкадәр пычранса, суларга чиста һава булмаса, без нишләрбез икән? Укытучы апабыз көн дә  табигатьне саклагыз, зыян китермәгез  дип безне кисәтә  бит. Эх, бу сүзләрне бөтен кеше дә ишетсә иде шул. Без бит табигать турында матур шигырьләр укыйбыз, рәсемнәр ясыйбыз.Шул матур рәсемдәге кебек табигатьнең дә матурлыгын саклый белергә кирәк. Әйдәгез абый-апалар табигатькә зыян салмыйк, аны пычратмыйк!

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Фәйзиева Әдилә  Хөсәен кызы 9 яшь

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Гатауллин Булат Ильнар улы 2 сыйныф

“Торналар төшкән җирдә” хикәя

Мин әбиемне бик яратам.Ул сөйләгән әкиятләрне, хикәяләрне, аның балачак хатирәләрен тыңларга яратам. Менә беркөнне әбием туган яктагы табигать турында сеңлем Лилия белән икебезгә бер үзе белән булган вакыйганы сөйләде.Ул минем “Маршлар паркы”на ясаган торналарга карап торды да сүзен башлап җибәрде. Июль аеның иң җылы вакытлары иде, -ди ул безгә карап. Авылда печән өсте. Олысы-кечесе дә Ашыт елгасы буендагы болынга төшә, хәтта бала-чагалар да шунда. Чөнки җәй көне су коенып була, судагы үрдәкләрне, торналарны күзәтәсең. Әле тоз белән, тәмле пешкән йомырка ашыйсың. Көткән көн килеп җитте, әти безне энем белән болынга печән җыярга алып китте. Без болынлыкка килеп җитү белән энем: “Торналар!! – дип кычкырып җибәрде. Безнең әти чапкан печән чүмәләсе өстендә алты торна басып тора иде.Без җайлап кына алар янына таба килә башладык. Аларны якыннанрак күрәсе килде. Ләкин әллә каян арбалы ат килеп чыкты да, аның тавышына безнең торналар очып китте. Безгә бик күңелсез булды. Без дә табигать баласы. Ә нигә бичара кошлар бездән курка икән? Шулай без энем белән пешкән йомыркаларны, әнием пешергән кабартмаларны сындырып күл буена аларга калдырдык. Бәлки аларның да ашыйсылары килер , яңадан очып килерләр дип чүмәлә арасына кереп яттык. Чыннан да, озак үтмәде торналар кабат елга буена килделәр. Хәтта без калдырган ризыклар белән сыйландылар. Ә без аларны тын гына күзәттек. Алар ашап туйгач безгә рәхмәт әйткәндәй канатларын җилпеделәр дә очып күздән югалдылар. Без әтигә ияреп көн дә елга буена килә торган булдык, камышлар арасыннан торналарны күзәттек. Алар хәзер бездән курыкмыйлар, без калдырган ризык белән сыйланалар. Их фотога төшереп тә булмады, чөнки ул чакта авыл кешесендә нинди фотоопарат булсын инде. Ә аларга карап, мин рәсем ясарга бик ярата идем ,- ди әбием көлеп.

  Ә бер көнне бөтен Ашыт елгасың яңгыратып мылтык тавышы ишетелде. Без бөтен эшебезне калдырып елга буена йөгереп килдек, торналар кайсы кая оча, бер торна хәлсез, канга баткан килеш күл буенда ята иде.Аның аягы яраланган икән. Тиз генә торнаны күтәреп алдык та ат арбасына чаптык. Әтием тиз генә торнаның аягын бәйләп куйды. Ләкин торнаны анда калдырсак, төлкеләр тотар дип без аны бер атнага өйгә алып кайттык. Берәр атнадан торна аягына басып йөри башлады һәм без торнаны үз урынына камышлар арасына илтеп куйдык, - диде әбием. Еракта бер төркем торналар күренде һәм безнең торнабыз иптәшләре янына һавага күтәрелде. Ул бер тапкыр безнең баш өстеннән әйләнеп чыкты,  күрәсең ул безгә рәхмәт әйтергә теләгән- диде әбием. Менә бит, балачактагы хатирә онытылмаган.

Предварительный просмотр:

   Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы     Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбененең 2 сыйныф укучысы Фазылҗанов Рәдис Рәис улы

                “Судагы төнбоеклар” әкият

Кечкенә генә керпе баласы беркөнне су буена килгән һәм  су өстендә бер бик матур сап-сары һәм ап-ак чәчкләр күргән. Аның бу чәчәкнең матурлыгына  исе киткән. Ләкин чәчәк су өстендә утыра. Керпе ары  йөргән, бире барган. Суга кереп йөзәр иде,  ул әлегә йөзә белми, чәчәкнең исемен дә белми. Шуннан ул укымышлы Ябалак янына киткән. Ә укымышлы Ябалакның тамагы авырта икән, тавышы да беткән булган. Ябалак керпегә күпме генә әйтергә теләсә дә,  аның тавышы чыкмаган. Шуннан керпе баласы тиен янына йөгергән. Алар тиен белән бергә ябалакны дәвалар өчен болынлыктан дару үләннәре җыйганнар.Ләкин сирәк калган үсемлекләргә тимәгәннәр .  Алар бергәләп ябалак дустын дәвалаганнар. Керпе баласының судагы чәчәкнең исемен бик тә беләсе килгән. Укымышлы Ябалак керпе баласын су буена алып килгән. Аның кулында ниндидер китап булган. Ябалак матур тышлы китапны ачып керпе баласына судагы сап-сары, ап-ак чәчәк турында сөйли башлады.  Бу чәчәк төнбоек. Ул искиткеч матур су үсемлеге. Ак төнбоекның чәчәге хуш исле, ул хәтта роза чәчәгенә ошаган. Төнбоекларның чәчәкләре су өстенә йөзеп чыга һәм иртә бик иртә ачыла. Кичкә алар яңадан йомыла һәм су астына кача. Ләкин мондый күренеш кояшлы һәм парлы һавада гына күзәтелә , - ди укымышлы Ябалак. Ә шунысы кызык , әгәр һава  торышы бозылса, явым-төшемнәр булса, төнбоек су төбенә кача, чәчәкләр бөтенләй судан чыкмый, я вакытыннан алда су астына кача. Сары төнбоекның чәчәге су өстеннән аз гына калкып тора. Аның тамырлары озын һәм юан, син ул чәчәкне өзә күрмә, - диде ябалак. Чәчәкләрен һәм яфракларын өзү төнбоекка зур зыян китерә. Өзгән урыннан үсемлек эченә су керә башлый һәм үсемлек эченә су керә, үсемлекнең сабагы чери һәм ул үлә.Төнбоеклар агым сулар да үсә - дип укымышлы Ябалак сөйләвен дәвам итте. Ул кечкенә керпе баласына китаптагы рәсемнәрне дә бүләк итеп бирде .

 -Менә төнбоекның матур чәчәкләренә кызыгып аларны өзәләр, юкка чыгаралар. Ә бит ул чәчәкне өйгә алып кайтканчы ул үлә, шиңә һәм матурлык юкка чыга,-  диде укымышлы Ябалак.

  Кечкенә керпе баласы су өстендәге матур чәчәкләрнең нинди чәчәк икәнен белде.Ул Ябалак апага рәхмәтен әйтеп, тизрәк тиен дусты янына йөгерде. Аның да тиенгә төнбоеклар турында сөйлисе, матур китаптан күрсәтәсе килде.

 Дусларым сез дә су өстендә үсеп утырган төнбоекларны өзмәгез, табигатьнең матурлыгын күрә һәм саклый белегез!

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы    Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Мифтахова Гүзәл Фәнис кызы

                                “Язгы нәүрүзгөл.” хикәя

      Туган авылым Күәм Ашыт елгасы буенда урнашкан. Ашыт елгасы авылыбыз тирәсеннән бормаланып-бормаланып ага.Аның ярларында, болынлыкларында нинди генә үсемлекләр, чәчәкләр үсми, нинди генә кошлар яшәми. Без аларның барсын да язгы экскурсиягә баргач күрдек. Яз көне җир кардан арынырга өлгерми, болыннарда язгы чәчәкләр күренә. Иртә яздан матур чәчәк атып, алар безне куандыра. Ләкин без аларны өзмибез. Ничек шундый матурлыкны өзәсең инде? Су буйларында тал песиләре шундый сап-сары булып утыра. Ә Ашыт елгасының таулы урыннарында чикләвек ап-ак булып чәчәк ата. Без тагын экскурсиядә бер бик матур сары төстәге чәчәкне күрдек. Укытучы  аны язгы нәүрүзгөл диде. Без аны “Татарстанның үсемлекләре һәм хайваннар дөньясы”  дип аталган китаптан эзләп таптык. Нәүрүзгөл – гаҗәеп үсемлек. Ул иртә чәчәк ата торган үсемлек икән. Нәүрүзгөлне халык телендә язның “ алтын ачкычлары” дип атыйлар. Аның чәчәкләре чынлап та, саф алтыннан ясалган ачкычлар бәйләменә ошаган. Әле аны руслар  “барашек” дип атыйлар икән, чөнки аның яфраклары яшь бәрән йонына ошаган, бөдәрләнеп тора. Нәүрүз гөл матур үсемлек кенә түгел, шифалы да икән әле. Аның яфракларында башка үләннәргә караганда витаминнар күбрәк. Борынгы греклар да бу үсемлекнең дәвалау үзлекләренә ия булуы турында белгәннәр һәм аны “ егерме алланың чәчәге” дип атаганнар.

    Безнең  туган ягыбызда тагын әле без күрмәгән, белмәгән үсемлекләр бар. Без әле 2 сыйныфта гына укыйбыз. Башка сыйныфларда укыганда без калган үсемлекләрне дә танырга өйрәнербез.

Предварительный просмотр:

Тема: “Урок чистоты”    (башлангыч сыйныф)

Максат:  1. Балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү; Киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру;  

Җиһаз:1.Кызыл китапка кертелгән хайваннар, кошлар,бөҗәкләр,үсемлекләр рәсемнәре;

компьютер,презентация, проектор.”Елганы чистарту” уенына күл   рәсеме, Кызыл китап

Яңа тема өстендә эш.  

 1.”Табигать ул-тиңсез хәзинә.”шигыре белән танышу.Табигать турында шигырь буенча кереш әңгәмә.        

        Табигать ул-тиңсез  хәзинә,

        Шаулы урман,челтер чишмә дә.

        Яшел  болын да ул,зәңгәр күк тә,

        Сакла аны,аңа син тимә!

        Табигать   -ул тиңсез хәзинә

        Авылның ул яшел урамы.

        Йомшак җилнең биттән иркәләве,

        Алтын көзнең яфрак бураны.  

        Очкан күбәләк тә,сайрар кош та,

        Кырмыска ул,шөпшә,ярканат.

        Агач утырт,гөлләр үст ер ,

        Табигаьне,дустым,син сакла!

-Укучылар, нәрсә ул табигать?( ...)

 -Табигатьне без төрлечә    кабул итәбез ул һәрвакыт матур, анда бөтен нәрсә урынлы.  Бер генә боҗрасы өзелсә дә,табигатьтә тигезләнеш югала, Һәм күбесенчә моңа кеше гаепле.

эколо́гия от др.-греч — наука о взаимодействиях живых организмов с окружающей средой. Термин впервые предложил немецкий биолог Эрнст Геккель в 1866 году.

                                                Экологик проблема.

   Борын-борын заманда яшәгән ди ике дус - Табигать һәм Кеше.Алар бик тату яшәгән.Табигать Кешене ашаткан, эчерткән, киендергән, шифалы үләннәре белән җиләк-җимешләре белән  дәвалаган. Шулай итеп Кеше баһадир булып җитлеккән.

 Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул табигатькә каршы баш күтәргән. Агачларны кискән, урманнарны яндырган, елга-күлләргә чүп-чар ташлаган. ”Дөньяга хәзер мин хуҗа!” – дип, кычкырган. Табигать бу явызлыкны күреп артка чигенгән. Аның Кешегә ачуы чыккан. Ул аңа биргән байлыгын тартып алган, эчә торган суын киптергән, аны буш аланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән, ул нык кайгырган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул Табигатьне эзләп киткән.

    2013 ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы дип игълан ителде. Әйе, укучыларга тәрбия бирүдә экологик тәрбия юнәлеше мөһим урын алып тора. Хәзерге вакытта безне урап алган табигать сыкрый, елый. Табигатьне яратырга, матурлыгын күрә белергә өйрәтү бездән укытучылардан һәм дә әти-әниләрдән тора. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү катлаулы һәм дәвамлы процесс, шуңа күрә бу эш бигрәк тә гаиләдән башланырга тиеш. Элек-электән кеше табигатьнең гүзәллегенә сокланган, аңа багышлап бик күп җырлар, картиналар иҗат иткән. Мәктәптә генә экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас. Елга, ермакларыбыз, авылыбыз чүплеккә батар. Бу проблемалардан чыгу юлларына класстан тыш үткәрелгән чараларга, рәсем күргәзмәләренә, төрле конкурсларга ата-аналарны җәлеп итәргә тырышабыз. Ләкин, кызганыч авыл урамнарында, күпер төпләрендә банка, шешә, полиэтилен кисәкләре белән тулган капчыкларны күрергә мөмкин. Бу бигрәк тә язгы чорда күзәтелә. Югыйсә чүп-чарларны махсус урыннарга түгәргә мөмкинчелек булса да. Авыл халкы, ата-аналар баларыбызга нинди тәрбия бирәбез соң? Бервакыт юлдан бер ана белән бала бара. Ә кулларында чүп тутырылган капчык. Әни кеше як-ягына каранды да, капчыкны дамба астына ыргытты.Авылларда чисталыкны булдыру үзебездән тора түгелме соң?  Тиздән өзелеп көткән ел фасылы якынлашыр. Табигатьнең матурлыгы белән бергә, чүп-чарлар да ияреп килер. Халыкның битарафлыгы, табигатькә булган мыскыллау, әйләнә-тирәне мәсхәрәләү күренеше — күңелне иң әрнеткәне.

Уйла, Кеше!  Теләсә кайда син ташлап калдырган чүп-чар матурлыкны тудыра алырмы?  Без, язмам башындагы Кеше хәлендә калмабызмы соң?

Табигатьне саклау һәркемнең бурычы. Табигатькә ихтирамлы, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү әһәмиятле эш булып тора.

  • Кеше урмансыз яши аламы? Ни өчен?

   Урманнар планетабызның үпкәсе, ул матурлык һәм сәламәтлек чыганагы, кошларның һәм җәнлекләрнең яшәү урыны.... Борын-борынгыдан адәм баласын ачы салкын җилләрдән саклаучы да, аңа торак-яшәү шартларын тудыручы да, җылытучы да, туендыручы-сыйлаучы да, күңелен күрүче дә син идең бит. Ә хәзер иң матур, мәһабәт агачларыңны кисеп тар-мар итеп кенә калмыйлар, син зур янгыннар корбанына әверелдең. Алай гынамы, бөдрә-матур ябалдашларыңны ачып, эчкә үтим дисәң — җирәнгеч чүплек. Бу вәхшилекләр барысы да үз балаларыңның кулы белән, аларның ваемсызлыгы, игътибарсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында эшләнә түгелме?

Нәтиҗә (укучылар) : Кеше урманнан башка яши алмый.Гөмбәләр,җиләкләр, чик-ләвекләр, хайваннарның итен кеше азык итеп куллана; агачтан җиһазлар, кәгазь ясыйлар, йортлар, корабльләр төзиләр; дару үләннәрен медицинада файдаланалар; җәнлекләрнең тиресеннән өс киеме тегәләр. Урман һавасын сулау үзе бер шифа. Урманда бик матур.

Уен:”Елганы  чистарту” уены.

Суның кадере - чишмә корыгыч.(аңлату)

-Нәрсә булган буе  елгага?

-Ә каян килгән соң бу чүпләр?

-Безгә  нишләргә  кирәк?

-Төнбоекны нигә өзмәдегез?

В республике 4098 рек, речек и ручьев общей протяженностью 19632,5 км. Самыми крупными реками являются Волга, Кама, их притоками – Вятка, Белая, Свияга. Также у нас насчитывается 8000 озер. У нас 1610 видов растений, 53 вида млекопитающих, 289 видов птиц, 7 видов пресмыкающихся, 9 видов земноводных, 50 видов рыб, численность беспозвоночных животных предположительно превышает 5 000 видов.

                  Зәңгәр күл.

  Борын-борын заманда булган ди бер бик матур зәңгәр күл. Аның суы шундый чиста булган. Бер көнне замана балалары күл янына ял итәргә килгәннәр.Күл буенда музыка акыртканнар, ашап-эчеп ял иткәч барлык чүпне күлгә ташлап киткәннәр.Күл тирәсендәге кошлар, җәнлекләр урман эченә кереп качканнар. Оядагы нәни кошчыкларның ашыйсылары, су эчәселәре килеп авырый башлаганнар.Ә күлнең моңа бик ачуы килгән.Ул тәртипсез укучылар киткәч  үзе янына урман җәнлекләрен, кошларны чакырган.Урман җәнлекләре килсәләр, күлдә  тәмле су шешәләре, кәгазь тартмалар, пакетлар йөзеп йөри. Кошларның кошчыклары авырыйлар икән. Без бу суны ничек эчәбез соң инде?, - дигән куян. Тәртипсез балаларны алар бүтән күл янына китермәскә булганнар. Ә зәңгәр күл җәнлекләр килгәч , әй куанган, куанган. Ул да үзенең дулкыннары ярдәмендә чүпләрне аларга җыешырга ярдәм иткән. Күл үзенең дусларына рәхмәт әйтеп, аларны тагын үз янына чакырган. Ә тәртипсез балаларга монда урын юк, -дигән.  

        Әй ,малайлар кызлар ,  Сез су-күлләрне пычратмыйсызмы соң?

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Гатауллин Булат  Илнар улы  8 яшь

                                     Тылсымлы чишмә

  Борын-борын заманда түгел, ә хәзерге заманда яшәгән ди бер ялкау малай.Ул дәресләрен бер дә хәзерләргә яратмаган, шуңа гел начар укыган. Көне буе уйнаган, әнисенә дә булышмаган.Ә беркөнне мәктәпкә барганда агач башында утырган бер каргага таш ыргыткан. Карга телгә килгән: “Тимә син миңа, бар дәресеңне хәзерлә!” – дигән.Сөйләшә торган карга күргәч малай аптыраган. “Син ничек сөйләшә беләсең соң?”- дигән ул. “Мин тылсымлы чишмә суын эчтем” . Минем дә шул чишмә суын эчәсем килә, -дип киреләнгән малай. Ләкин эчәсең килсә сиңа башта чишмәне чистартырга кирәк .Начар кешеләр чишмә буйларына капчык-капчык чүп-чар ташлап киткәннәр. Табигатьнең бөтен матурлыгын, чишмәләрнең ямен бозып тора ул чүп-чар. Әйдә алып барам, ярдәм итәргә теләсәң -дигән карга. Шулай карга оча, малай йөгерә икән. Чишмә янына килеп җиткәннәр, малай бик сусаган тизрәк чишмәне чистарта башлаган. Арып  эшләгәч чишмә суы бик тәмле булган. Чишмәнең тылсымы кайда соң? –дип сораган малай. Менә син көн саен әниеңә чишмәдән су алып кайт, тылсымын да күрерсең  - дигән карга. Малай шулай эшли башлаган. Әнисе малайны бик мактаган. Малай тылсымлы чишмә суын эчә башлагач дәресләрен дә хәзерли башлаган , аннан соң гел табигатькә ярдәм иткән.

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Фазылҗанов Рәдис Рәис улы  8 яшь

  Укучылар чишмә, елга тирәләренә төрле чүпләр ташламагыз.Аны һәрвакыт чистартып торыгыз.Туган якның табигатен саклагыз, матурлагыз.

                    Әллә төшем, әллә өнем.

   Мин 2 сыйныф укучысы - Әдилә. Без яңа дәреслекләр белән укыйбыз. Һәр дәрестә укытучыбыз Римма Нурмухаметовна һәм дәреслек геройлары Әминә, Әмир белән төрле сәяхәтләргә чыгабыз.Әллә инде бу геройларны бик яратканга көн дә табигатебез турында сөйләшкәнгә ме , мин бер көнне төш күрдем.

   Әминә белән Әмир табигатькә сәяхәткә чыкканнар икән,  имеш. Юлда барганда каршыларына зур тау очраган.  Ул тау шулкадәр биек булган, ә якынрак килсәләр,  тау чүплек тавы икән. Без бу тауны ничек кенә үтик икән соң дип баш ватканнар алар. Тукта әле, әйләнә-тирә дәреслегендә сәяхәт итә торган безнең вертолётыбыз бар иде бит дип , вертолётка утырганнар. Ләкин вертолёт өскә күтәрелгән саен аларга сулавы начарланган. Алар сулый алмый башлаганнар. Агулы газлар, корым, тузан аларга комаучалаган. Алар яңадан җир өстенә төшкәннәр.Шуның кадәр һаваның пычрануына алар аптыраганнар. Тукта әле каршыда елга бар, көймә белән йөзеп ,теге ярга чыгыйк әле - ди Әмир апасына.Елга аркылы гизеп чыгарга уйласалар да елга ярына якын килә алмаганнар. Анда да чүп-чар, ватык пыяла шешәләре, су өслегендә әллә нинди кара майлар күргәннәр. Без табигатьнең матур якларын гына күргәнбез икән, карале Әмир кешеләр табигатьне нинди хәлгә китергәннәр, - диде Әминә. Әйдә тизрәк без нәни укучыларыбызны кисәтик. Алардан табигать ярдәм көтә – дип алар безнең янга ашыктылар. Мин кинәт уянып киттем дә уйга калдым. Авыл янындагы чүплек тә  Әминә белән Әмир күргән тау кадәрле булса, елгаларыбыз шулкадәр пычранса, суларга чиста һава булмаса, без нишләрбез икән? Укытучы апабыз көн дә  табигатьне саклагыз, зыян китермәгез  дип безне кисәтә  бит. Эх, бу сүзләрне бөтен кеше дә ишетсә иде шул. Без бит табигать турында матур шигырьләр укыйбыз, рәсемнәр ясыйбыз.Шул матур рәсемдәге кебек табигатьнең дә матурлыгын саклый белергә кирәк. Әйдәгез абый-апалар табигатькә зыян салмыйк, аны пычратмыйк!

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Фәйзиева Әдилә  Хөсәен кызы 9 яшь

         Кызыл китап белән таныштыру.  Аның килеп чыгышы.

1948  елда  Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайваннар төрләре буенча комиссия оештырыла. Англия зоологы Питер Скот тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла. 1966  елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый. СССР Кызыл китабы 1974 елда дөнья күрә. Аннан соң төрле республикаларның да шундый  ук китаплары   барлыкка килә башлый.

ТР  Министрлар кабинеты карары нигезендә ТР Әйләнә-тирәне һәм табигый бай- лыкларны саклау берләшмәсе оеша.   Әлеге рәсми берләшмәлектә 32 төр имезүче хайваннар,85 төр кош ,4 төр сөйрлүче хайван,9 төр балык,100 төр  бөҗәк,10 үрмәкүч, 29 гөмбә турында  мәгълүмат,төсле рәсемнәр,безнең   төбәкләрдә  таралу урыннары картасы һәм библио тупланган. Бу китап гади генә түгел.Аның тышлыгы кызып төстә.

-Ничек уйлыйсыз, кызыл   төс нәрсәне аңлата икән? (Кызыл төс кисәтә.).

Зака́зник — охраняемая природная территория, на которой (в отличие от заповедников) под охраной находится не природный комплекс, а некоторые его части: только растения, только животные, либо их отдельные виды

У. Укучылар ничек уйлыйсыз, планета авырырга мөмкинме?

 Б. Әйе, әгәр дә кеше табигатьне сакламаса һәм якламаса, гел аны буйсындырырга омтылса.

У. Бер генә кеше планетаны дәвалый аламы соң?

 Б. Юк. Бөтен кеше бергә булганда гына аны коткарырга мөмкин.

 У. Дөрес. Әйләнә - тирә мохитне саклау – һәр кешенең изге бурычы улУкучылар нәтиҗә чыгаралар:” Кеше – табигатьнең бер өлеше, шуңа да аны хөрмәт итәргә, аның турында кайгыртырга тиешләр!”

Дорогие ребята!

Право на жизнь в экологически чистой, здоровой и безопасной среде - одно из важнейших прав человека. Поэтому во всем мире, и у нас в республике, в последние десятилетия уделяется пристальное внимание к проблемам окружающей среды. Мы прилагаем все усилия, чтобы подготовить вас к вступлению во взрослую жизнь экологически грамотным поколением. Будущее нашей планеты Земля в ваших руках, мы верим в вас!

Тр Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

       Тәрбия сәгате

Тема:”Урок чистоты”

           (2-4сыйныф)

    Сыйныф җитәкчесе   Бурганова Р.Н

                              2012-2013 уку елы

Предварительный просмотр:

       Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

               Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

             “Әллә төшем, әллә өнем.” әкият

             “Парклар маршы” конкурсы

                 (лукоморье номинациясе)

                                    Авторы : Фәйзиева Әдилә Хөсәен кызы, 2 класс  

                                      Җитәкче укытучы: Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы

                           2013 ел                        

   Мин 2 сыйныф укучысы - Әдилә. Без яңа дәреслекләр белән укыйбыз. Һәр дәрестә укытучыбыз Римма Нурмухаметовна һәм дәреслек геройлары Әминә, Әмир белән төрле сәяхәтләргә чыгабыз.Әллә инде бу геройларны бик яратканга көн дә табигатебез турында сөйләшкәнгә ме , мин бер көнне төш күрдем.  Әминә белән Әмир табигатькә сәяхәткә чыкканнар икән,  имеш. Юлда барганда каршыларына зур тау очраган.  Ул тау шулкадәр биек булган, ә якынрак килсәләр,  тау чүплек тавы икән. Без бу тауны ничек кенә үтик икән соң дип баш ватканнар алар. Тукта әле, әйләнә-тирә дәреслегендә сәяхәт итә торган безнең вертолётыбыз бар иде бит дип , вертолётка утырганнар. Ләкин вертолёт өскә күтәрелгән саен аларга сулавы начарланган. Алар сулый алмый башлаганнар. Агулы газлар, корым, тузан аларга комаучалаган. Алар яңадан җир өстенә төшкәннәр.Шуның кадәр һаваның пычрануына алар аптыраганнар. Тукта әле каршыда Ашыт елгасы бар, көймә белән йөзеп ,теге ярга чыгыйк әле - ди Әмир апасына. Елга аркылы гизеп чыгарга уйласалар да елга ярына якын килә алмаганнар. Анда да чүп-чар, ватык пыяла шешәләре, су өслегендә әллә нинди кара майлар , үлгән торналарны, аккошларны күргәннәр. Без табигатьнең матур якларын гына күргәнбез икән, карале Әмир,  кешеләр табигатьне нинди хәлгә китергәннәр, - диде Әминә. Әйдә тизрәк без нәни укучыларыбызны кисәтик. Алардан табигать ярдәм көтә – дип алар безнең янга ашыктылар. Мин кинәт уянып киттем дә уйга калдым. Авыл янындагы чүплек тә  Әминә белән Әмир күргән тау кадәрле булса, елгаларыбыз шулкадәр пычранса, суларга чиста һава булмаса, без нишләрбез икән? Укытучы апабыз көн дә  табигатьне саклагыз, зыян китермәгез  дип безне кисәтә  бит. Эх, бу сүзләрне бөтен кеше дә ишетсә иде шул. Без бит табигать турында матур шигырьләр укыйбыз, рәсемнәр ясыйбыз. Җир йөзендә кайбер кошлар һәм хайваннар бик аз калганнар. Әгәр безнең дә Ашыт суы пычранып андагы кошлар, хайваннар үлеп бетсә ничек ямьсез булыр иде. Менә шуңа күрә дә “Ашыт “ тыюлыгы дип аталадыр ул.

   Төштә үлгән торналарны күреп мин  аларны бик кызгандым. Һәм әнием сөйләгәннәр искә төште. Борын-борын заманнарда ак торналар Себердә яшәгәннәр. Ләкин алар оя кора торга җирләр юкка чыккан. Кешеләр зур заводлар төзегәннәр. Шуңа күрә бу кошлар хәзер кеше үтеп керә алмый торган урманнарда гына оя коралар икән. Ләкин алар бик аз калып баралар. Бу сирәк калган кошларны сакларга, аларны юкка чыгуына юл куймаска кирәк. Без ясаган матур рәсемнәрдәге  кебек табигатьнең дә матурлыгын күрә, саклый белергә кирәк. Әйдәгез дуслар, абый-апалар табигатькә зыян салмыйк, сирәк калган кошларны, җәнлекләрне кыерсытмыйк, табигатьне пычратмыйк, саклыйк !

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

               Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

                 “Язгы нәүрүзгөл.” хикәя

             “Парклар маршы” конкурсы

                 (лукоморье номинациясе)

                                      Авторы : Мифтахова Гүзәл Фәнис кызы, 2 класс  

                                      Җитәкче укытучы: Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы

                                2013 ел                          

    Туган авылым Күәм Ашыт елгасы буенда урнашкан. Ашыт елгасы авылыбыз тирәсеннән бормаланып-бормаланып ага.Аның ярларында, болынлыкларында нинди генә үсемлекләр, чәчәкләр үсми, нинди генә кошлар яшәми. Без аларның барсын да язгы экскурсиягә баргач күрдек. Яз көне җир кардан арынырга өлгерми, болыннарда язгы чәчәкләр күренә. Иртә яздан матур чәчәк атып, алар безне куандыра. Ләкин без аларны өзмибез. Ничек шундый матурлыкны өзәсең инде? Су буйларында тал песиләре шундый сап-сары булып утыра. Ә Ашыт елгасының таулы урыннарында чикләвек ап-ак булып чәчәк ата. Без тагын экскурсиядә бер бик матур сары төстәге чәчәкне күрдек. Укытучы  аны язгы нәүрүзгөл диде. Без аны “Татарстанның үсемлекләре һәм хайваннар дөньясы”  дип аталган китаптан эзләп таптык. Нәүрүзгөл – гаҗәеп үсемлек. Ул иртә чәчәк ата торган үсемлек икән. Нәүрүзгөлне халык телендә язның “ алтын ачкычлары” дип атыйлар. Аның чәчәкләре чынлап та, саф алтыннан ясалган ачкычлар бәйләменә ошаган. Әле аны руслар  “барашек” дип атыйлар икән, чөнки аның яфраклары яшь бәрән йонына ошаган, бөдәрләнеп тора. Нәүрүз гөл матур үсемлек кенә түгел, шифалы да икән әле. Аның яфракларында башка үләннәргә караганда витаминнар күбрәк. Борынгы греклар да бу үсемлекнең дәвалау үзлекләренә ия булуы турында белгәннәр һәм аны “ егерме алланың чәчәге” дип атаганнар.

    Безнең  туган ягыбызда тагын әле без күрмәгән, белмәгән үсемлекләр бар. Без әле 2 сыйныфта гына укыйбыз. Башка сыйныфларда укыганда без калган үсемлекләрне дә танырга өйрәнербез.

 Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

               Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

                “Судагы төнбоеклар” әкият

             “Парклар маршы” конкурсы

                 (лукоморье номинациясе)

                                      Авторы : Фазылҗанов Рәдис Рәис улы, 2 класс  

                                    Җитәкче укытучы: Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы

                           2013 ел                        

   Кечкенә генә керпе баласы беркөнне су буена килгән һәм  су өстендә бер бик матур сап-сары һәм ап-ак чәчкләр күргән. Аның бу чәчәкнең матурлыгына  исе киткән. Ләкин чәчәк су өстендә утыра. Керпе ары  йөргән, бире барган. Суга кереп йөзәр иде,  ул әлегә йөзә белми, чәчәкнең исемен дә белми. Шуннан ул укымышлы Ябалак янына киткән. Ә укымышлы Ябалакның тамагы авырта икән, тавышы да беткән булган. Ябалак керпегә күпме генә әйтергә теләсә дә,  аның тавышы чыкмаган. Шуннан керпе баласы тиен янына йөгергән. Алар тиен белән бергә ябалакны дәвалар өчен болынлыктан дару үләннәре җыйганнар.Ләкин сирәк калган үсемлекләргә тимәгәннәр .  Алар бергәләп ябалак дустын дәвалаганнар. Керпе баласының судагы чәчәкнең исемен бик тә беләсе килгән. Укымышлы Ябалак керпе баласын су буена алып килгән. Аның кулында ниндидер китап булган. Ябалак матур тышлы китапны ачып керпе баласына судагы сап-сары, ап-ак чәчәк турында сөйли башлады.  Бу чәчәк төнбоек. Ул искиткеч матур су үсемлеге. Ак төнбоекның чәчәге хуш исле, ул хәтта роза чәчәгенә ошаган. Төнбоекларның чәчәкләре су өстенә йөзеп чыга һәм иртә бик иртә ачыла. Кичкә алар яңадан йомыла һәм су астына кача. Ләкин мондый күренеш кояшлы һәм парлы һавада гына күзәтелә , - ди укымышлы Ябалак. Ә шунысы кызык , әгәр һава  торышы бозылса, явым-төшемнәр булса, төнбоек су төбенә кача, чәчәкләр бөтенләй судан чыкмый, я вакытыннан алда су астына кача. Сары төнбоекның чәчәге су өстеннән аз гына калкып тора. Аның тамырлары озын һәм юан, син ул чәчәкне өзә күрмә, - диде ябалак. Чәчәкләрен һәм яфракларын өзү төнбоекка зур зыян китерә. Өзгән урыннан үсемлек эченә су керә башлый һәм үсемлек эченә су керә, үсемлекнең сабагы чери һәм ул үлә.Төнбоеклар агым сулар да үсә - дип укымышлы Ябалак сөйләвен дәвам итте. Ул кечкенә керпе баласына китаптагы рәсемнәрне дә бүләк итеп бирде .

 -Менә төнбоекның матур чәчәкләренә кызыгып аларны өзәләр, юкка чыгаралар. Ә бит ул чәчәкне өйгә алып кайтканчы ул үлә, шиңә һәм матурлык юкка чыга,-  диде укымышлы Ябалак.

  Кечкенә керпе баласы су өстендәге матур чәчәкләрнең нинди чәчәк икәнен белде.Ул Ябалак апага рәхмәтен әйтеп, тизрәк тиен дусты янына йөгерде. Аның да тиенгә төнбоеклар турында сөйлисе, матур китаптан күрсәтәсе килде.

 Дусларым сез дә су өстендә үсеп утырган төнбоекларны өзмәгез, табигатьнең матурлыгын күрә һәм саклый белегез!

   Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

               Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

             “Соры торна.” хикәя

             “Парклар маршы” конкурсы

                 (лукоморье номинациясе)

                                      Авторы : Хөснетдинова Ландыш Ильяр кызы, 2 класс  

                                  Җитәкче укытучы: Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы

                           2013 ел                        

         Яз көне безнең якларга җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайта. Безнең якта алар үзләренә җитәрлек азык табалар. Беренче булып кара каргалар килсә, аннан соң без ясаган ояларга сыерчыклар, Ашыт елгасына аккошлар, үрдәкләр, кыр казлары килә. Кыр казлары, үрдәкләр тавышыннан авылыбыз шаулап тора, чөнки Ашыт елгасына су эчәргә, азык табарга төшәләр алар. Әле тагын елга буенда соры торналарны күрергә мөмкин.

     Безнең өй тирәсеннән ерак түгел  “Таңатыр” дип аталган  наратлык бар.  Бу наратлыкта без әти белән торналарны күрдек. Ни өчен бу урынны сайлады икән алар,  - дип әтидән сорадым.  Беренчедән монда бик күп наратлар үсә һәм аларга оя ясарга уңайлы, икенчедән анда тыныч, беркем дә борчымый, өченчедән якында гына зур сулы плотина бар - диде әтием. Димәк торналар үзләренә азык та таба, бала да чыгара алалар икән бит. Алар бака, балык, төрле бөҗәкләрне дә ашыйлар . Аяклары озын, үзләрен горур тоталар. Татарстанның Кызыл китабына кошларның 85 төре кертелгән, алар арасында соры торналар, ысылдавык аккошлар бар икән.

Язгы  очып килү һәм көзге очып китү вакытында безнең Ашыт елгасына кыр казлары, кыр үрдәкләре ял итәргә төшә. Кыр үрдәге безнең республикада оялый торган иң гади үрдәк икән.Ләкин аны аучылар гел аталар.

Димәк, бу сирәк калган торналарны, кыр үрдәкләрен, кыр казларын  да сакларга кирәк, аларның юкка чыгуына юл куймаска иде.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

               Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

                “Туган ягым.” хикәя

             “Парклар маршы” конкурсы

                 (лукоморье номинациясе)

                                    Авторы : Мәүлиева Азалия Ильнур кызы, 2 класс  

                                     Җитәкче укытучы: Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы

                           2013 ел                        

    Табигать кешелек өчен иң зур байлык. Һәр ел фасылы өчен табигать гүзәл, сихри дөньяга әверелә. Табигатьне саклауда тыюлыкларның әһәмияте аеруча зур урын алып тора. Безнең дә авылыбыздан ерак түгел “Ашыт” елгасы буенда шундый бер тыюлык урыны бар. Анда агачлар ,  матур камышлар үсә. Камышлар арасында төрле су кошлары яши. Агач башларында, күе үлән, яфрак араларында төрле-төрле кошлар тавышы ишетелә. Яз җитүгә Ашыт елгасы буена аккошлар, кыр үрдәкләре, кыр казлары кайта. Алар су буенда матур гына йөзеп йөриләр, бала чыгаралар.Аларны ерктан күзәтү шундый күңелле. Ә беркөнне мин ап-ак аккошларны күрдем. Алар шундый матур, салмак кына йөзәләр, судан  азык эзлиләр иде.Алар әле куе камышлар арасында бала да чыгаралар.

     Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

               Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

           “Торналар төшкән җирдә” хикәя

             “Парклар маршы” конкурсы

                 (лукоморье номинациясе)

                                  Авторы : Гатауллин Булат Ильнар улы, 2 класс  