Сугыш темасы.

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Ленинград блокадасы презентация.

Беркайчан да сугышлар булмасын иде!

Скачать:

Подписи к слайдам:

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызының 3 сыйныфта әдәби уку дәресе

3 сыйныфта Әдәби уку курсында “яхшы булырга, өлкәннәргә һәрвакыт ярдәмчел булырга, хөрмәт итәргә, ялкауланмаска” дигән төшенчәләр турыдан-туры аңлатылмый, ә бәлки әдәби әсәрләрне укып, кирәклесен эзләп табып, чагыштырып, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, баланың үзе нәтиҗә ясавына корыла.

             Тема: Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Максат: М.Җәлил, Х.Халиков шигырьләре аша сугыш ветераннарының бүгенге тыныч тормыш өчен кан коюлары,  аларның тиңдәшсез батырлыгы турында аңлату.

Бурычлар: 1) Ватан өчен көрәшкән ветераннар батырлыгының фронтовик-шагыйрьләр иҗатында үзенчәлекле чагылышларын аңлату

2) Декламация сөйләү осталыгын камилләштерү;

3) Ветераннарга хөрмәт, соклану хисләре тәрбияләү.

Материал. Дәреслек, 2 нче кисәк, 94-96 нчы битләр, дәфтәр 56 бит

Җиһазлау. М Җәлил портреты һәм китаплары, “ Кичер илем” аудиоязмасы, Х.Халиков портреты, слайдлар(М. Җәлил, Х.Халиков ) аудиоязмалар, укучылар иҗаты.

                        Дәрес барышы

1. Дәресне оештыру.

-Хәерле көн, укучылар, исәнмесез! Без тарихка сәяхәтебезне дәвам итәбез.Вакыт машинасы хәзер безне дәһшәтле сугыш барган җирләргә илтеп куяр.(слайд)

2. Актуальләштерү

1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелгән.

Сугыш... Брестан Мәскәүгә кадәр – мең чакрым. Мәскәүдән Берлинга кадәр - 150 чакрым. Барысы - 2600 километр.   Поезд белән – 4 тәүлек, самолет белән 4 сәгатьлек юл. Җәяүләп, үрмәләп – 4 ел!

Сугыш чоры, канлы сугыш

Күпме гомерне суырды

Күпме хатын- кызлар, балаларны

Ятим итте, тол калдырды.

Укучылар,  Легендар герой-шагыйрь.Ул кем?   (Муса Җәлил 1906 елда Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туган)

Син аның нинди әсәрләрен укыган идең? Кайсы сыйныфта?

Муса Җәлилнең нинди һәйкәлләрен беләсең?

    М.Җәлил иҗатына күз салу. Аның шигырьләрен искә төшерү.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде.
Үлемем дә яңгырар җыр булып.        

 -Укучылар, аның сүзләренә язылган җырларны беләсезме?

3. Бала нинди авырлыклар белән очраша

М.Җәлилнең сүзләренә язылган җырларның исемен белсәләр дә, авторын әйтә алмыйлар.Композиторлар турында аз беләләр.

4. Авырлыктан чыгу юллары

“Көйне таны” дигән уен аша, укытучының өстәмәм мәгълүматләре һәм сораулары ярдәмендә башкара ала.

5. Яңа материалны аңлату

1.Аудиоязмада М.Җәлилнең “Куян” (Л.Хәмиди музыкасы) “Чишмә”, “Карак песи” “Күке”, “Сәгать” (Җ.Фәйзи музыкасы) җырларыннан өзекләр тыңлыйлар М.Җәлилнең “Кечкенә дусларга” китабы.

2.М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында укытучының һәм укучының кыскача сөйләве(слайд)

Мифтахова Гүзәл (укучы)  Кем ул патриот?  Бу сорауга һәр кеше үзенчә җавап бирер. Минемчә патриот сүзе үз Ватаныңны ярату, аны саклау дигәнне аңлата. Без патриот дип санаган кешеләр үз тормышларын туган ил язмышыннан башка күз алдына китерә алмыйлар.Гомерләрен туган халкына Ватан азатлыгы иминлеге һәм матур тормыш хакына хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.

  Минем күз алдыма патриот дигәч Муса Җәлил килә.Аның исеме тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылган.Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлаган.Ул халкы өчен соңгы сулышына кадәр көрәшә.Шулай ук аның көрәштәше Абдулла Алишны да искә алырга була. Ул да үзенең туган иленә тугры булып калды. Санап китсәң шагыйрьләр, язучылар гомүмән иҗат итүчеләр арасында патриотлар бик күп Шулай ук бөтен тормышларын, гомерләрен куркыныч астына куйган кешеләр арасында гади кешеләр дә бар.Алар янгын вакытында коткару эшләре алып баралармы, яки суда батучыны коткаралармы.Аларны да без патриот дип атый алабыз.Чын патриот аның туган ягы, халкы бәхетле булганда гына чын –чынлап бәхетле була ала.

      3.М.Җәлилнең “Кичер илем!” шигырен аудиоязмада тыңлау, соңыннан сәнгатле уку күнегүләре.

Сүзлек өстендә эш  (Исмең – исемең, күмәлмәдем – күмә алмадым, гомрем –гомерем,өмит – өмет.)

6. Белемнәрне беренчел ныгыту

1. М.Җәлилнең “Кичер илем!” шигырен чылбыр буенча уку

2.Шигырьне мәгънәви кисәкләргә бүлү, аларга исем кую.

3.Һәр кисәкне аерым-аерым кабат уку.

Сорауларга җавап бирү.

 Әминә шигырь текстын өч өлешкә бүлде.Ә син ничек бүләр идең? Һәр бүлеккә исем уйла, партадашыңа укып күрсәт, ә ул сиңа укысын.

Шагыйрь Туган иленә мәхәббәтен ничек аңлата? Ни өчен шигырь “ Кичер илем!” дип атала? Шагыйрь ни өчен үзен кичерүен сорый? Ул нәрсә эшли алмаган? Моңа кем гаепле?

7. Ял минуты

8. Мөстәкыйль эш

Дәфтәрдән Х.Халиковның “Рәхмәт сезгә, ветераннар” шигырен укып, биремнәрне үтәү.

Якташ язучы Х.Халиков иҗаты буенча әңгәмә.

                Рәхмәт сезгә ветераннар.

Буыннардан буыннарга...

Күчә барыр сезнең даннар...

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Берлингача барып җитеп.

Фашистларны тар-мар итеп

Илгә Җиңү китергәннәр,

Рәхмәт Сезгә!

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

                                            Хакимҗан Халиков

9. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре

-Һәйкәлдәге исемлектә сезнең нәселдән берәр кешенең фамилисе бармы? Дигән сорауны ачыклау.Сугыш турында укучыларның язмаларын тыңлау.

Мәүлиева Азалия    Сугыш хатирәләре

   Бөек Ватан сугышы вакыйгалары инде бик еракта калган. Без сугыш турында әби-бабайларыбыз сөйләгәннән, мәктәптә тәрбия сәгатьләрендә, кинолардан күреп кенә беләбез.

 Илебездә ел саен 9 май – Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Ул көн бәйрәм генә түгел, истәлекләр һәм хатирәләр көне дә.

 Сугышта безнең дәү әти, дәү әниләребезнең әтиләре дә катнашкан һәм батырлыклар күрсәтеп яу кырында ятып калганнар. Дәү әтиемнең әтисе Минһаҗ Мәүлиев. Ул Курск дугасына кадәр барып җитә һәм 1943 елда һәлак була.Дәү әниемнең әтисе Шахияздан Юсупов билгесез югалучылар исемлегендә. Дәү әнием әтисен бөтенләй белми, чөнки ул әле әтисе сугышка китеп 5 ай узганнан соң гына дөньяга килә.Бабамнарның исемнәре “хәтер” китабында һәм һәйкәлдә чокып язылган. Без, бәхетле, тыныч, мул тормышта яшәсен өчен алар гомерләрен дә кызганмаганнар, соңгы сулышка кадәр сугышканнар һәм корбан булганнар. Аларның һәркайсы безгә үрнәк һәм аларның исемнәре мәңгелек.

   Без ел саен “мәңгелек ут” янына килеп, корбан булган солдатларга баш иябез, чәчәкләр куябыз.Бөек Җиңүнең 70 еллыгына күп тә калмады. Без аны бик зурлап бәйрәм итәчәкбез.

        Фәйзиева Әдилә   (укучы чыгышы)          Бөек Җиңү.

1941 нче елның җәендә фашист илбасарлары илебезгә басып керәләр. Бу икенче бөтен дөнья сугышы була.Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы көрәшкә күтәрелә.

 Япь–яшь егетләр, кызлар. Ирләр  туган җирләрен сакларга дип сугышка китәләр. Аларның күпчелеге дәһшәтле сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмыйлар, туган илнең азатлыгы өчен һәлак булалар. Халкым күп авырлыкларга түзеп, бихисап, батырлыклар кылып бу сугышта Җиңү яулый.

   Җиңү көнен безнең халкыбыз зур авырлыклар, батырлыклар, күп корбаннар белән яулап алган. Шуңа күрә бәйрәмдә кешеләр елыйлар да , шатланалар.Бу изге бәйрәмне һәм аны яулап алучыларны беркайчанда онытмагыз дуслар !

      10. Дәрескә йомгак ясау.Рефлекция

-Бүген дәрестә сугыш турында нәрсәләр белдек?

- Син җавабыңнан канәгатъме?

-Сугыш турында тагын нәрсәләр белергә теләр идең?

-Дәрес сиңа ошадымы? (Смайликлар белән күрсәтү)

11.Өй эше .  ”Кичер, илем!“шигыреннән үзеңә иң  ошаган өзекне  ятларга;

2)Сугыш чоры балалары турында проект эше.;

3) “Рәхмәт сезгә, ветераннар!” шигырен ятларга.

Предварительный просмотр:

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сугыш чоры б алалары Әтнә Күәм

Слайд 2

1941 нче елны сугыш башланды . Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде . Күп аналар тол калды , улларын һәм кызларын югалтты . Сугыш тирән яра калдырды , йөрәкләргә әрнү салды . Таза ир-атларны сугышка алдылар , авылда эшләрдәй кеше калмады . Бөтен эш бала-чагага , карт-корыга калды .

Слайд 3

Әниебез көне-төне басуда булган . Без аларның артыннан тырма белән башак җыеп йөрдек . Ашарга ипи юк иде . Өшегән бәрәңге ашадык . Он заты күрмәдек . Өскә-башка юк , киндер күлмәк киеп йөри идек . Аягыбызда чабата . Әни, үзебезнең сыерны җигеп, симәнә ташыды . Печән чаптык , көчебез җитми иде . Язарга ручка юк . Перо белән китапның чиста битенә яза идек . Укырга мөмкинлек булмады . Ашлык суктык . Төнлә дә эшләдек

Слайд 5

Файзрахманова Фәүзия 1924 елның матур май аенда Күәм авылында туа . Гаиләдә 5 бала.Әтиләре сугышка яраксыз була, чөнки аның яралары тазарып бетмәгән була. Сугыш башланган вакытта Фәүзия апага 17 яш ь була.Иң авыр эш алар җилкәсенә төшкән ул вакытта.Мари урманнарына барып урман кискәннәр.20 яшь тулганда ул Мәскәү янында окоп казый, яралы солдатларның киемен юа, нинди эш бар эшне дә башкара.Җиңүне Мәскәүдә каршылый .2014 елда аңа 90 яшь тула.

Слайд 7

Шафикова Гөлбәрия Садри кызы 1930 елда Күәм авылында туа. Гаиләдә 5 бала . Әтиләре1941 елда сугышка китә. Гөлбәрия апага бары 11яш ь була . Ул 6 класс белемле. Мәктәптә укулар туктатыла, чөнки укытучы апа-абыйлар сугышка китә. Балалар басуда коелып калган башакларны җыйганнар, хәтта төннәрен дә эшләгәннәр. Басуда җыелып бетмичә өшеп калган бәрәңгеләрне җыйганнар.Алат заводына җәяү чана белән тартып илткәннәр. Саба районына барып урманда утын кискәннәр, чыбык-чабык ташыганнар. Бер сынык икмәк өчен көне төнгә ялгап эшләгәннәр.Шулай ук Мари урманнарына агач кисәргә барганнар.Баракларда яшәгәннәр. Гөлбәрия апага 84 яш ь .Бүгенге көндә үз йортында яши.

Слайд 9

Шәрипова Гөлсинә Шәйхетдин кызы 1932 елның 5 июнендә Апас районы Күккүз авылында туа. Әниләре 1939 елда бала тапканда вафат була. 1941 елда әтиләре сугышка китә һәм 1942 елда сугыш кырында үлеп кала.Гаиләдә 3 ятим бала кала.11 яш ьлек Гөлсинә апаны һәм балаларны Апас районы Дәвеш детдомына бирәләр.Аның белеме 7 класс була.Детдомда алар ачлы туклы яшиләр. Анда караклар да була, куркыныч та була.Детдом балаларын да төрле эшләргә алып баралар. Бүгенге көндә Гөлсинә апага 82 яш ь . Ул Күәм авылында яши .

Слайд 11

Нәҗмиева Надия 1930 елда Күәм авылында туа . Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яш ь була.Әтиләре 1941 елда сугышка алына, ә 1943 елда аның Смоленск өлкәсеннән үле хәбәре килә.Гаиләдә 6 бала әтисез кала.Ачлы-туклы яшәгәннәр, басудан коелып калган бөртекләрне җыйганнар. Басуда көзен җыелмыйча ,өшеп калган бәрәңгеләрне җыйганнар. Басуда көлтәләр бәйләгәннәр. Ашар өчен ат кузгалагы җыя торган булганнар. Әни аннан аш пешерә иде, -ди Надия апа. Тәлинкәләр ям ь - яшел була , ярый әле сыерыбыз булды. Мари урманнарына агач кисәргә, Алат заводына өшегән бәрәңгеләрне җәяү чана белән алып барганнар, -дип искә ала Надия апа.

Слайд 13

Кышкы көннәрдә еракка урман кисәргә барганнар . Өскә кияргә юньле кием- салым , ашыйм дисәң ашарга булмаган . Урманда ач-ялангач диярлек яңгыр астында кышларын салкын көннәрдә зур-зур агачларны кискәннәр. Шул агачларны станциягә ташып вагоннарга төягәннәр. Ничек кенә авыр булмасын , сынатмаган . Кая җибәрсәләр дә , нинди генә эш кушсалар да эшләгән . Торф әзерләүдә катнашкан . Колхозда терлекләр караган.Факия апа хезмәт ветераны. Аның берничә медале дә бар. Бүгенге көндә ул улы Борханов Фәрит тәрбиясендә рәхәтләнеп яши . . Борханова Факия 1929 елның 12 июнендә Күәм авылыда туа

Предварительный просмотр:

Сугыш чоры баласы.C:\Users\римма\Desktop\тәрбия\сугыш\DSC07244.JPG

Нәҗмиева  Надия Сәлих кызы

Туган елы: 1930 ел

Туган урыны: Күәм авылы.

Белеме : 7 класс

Надия 1930 нчы елның 10 июнендә Гатауллиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә 6 бала булып тәрбияләнәләр. Надия апа җиде еллык мәктәпне тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 11 яшь була. Әтиләре 1941 елда сугышка алына, ә 1943 елда аның Смоленск өлкәсеннән үле хәбәре килә. Гаиләдә 6 бала әтисез, ятим кала. Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Таза ир-атларны сугышка алдылар, авылда эшләрдәй кеше калмады. Бөтен эш бала-чагага, карт-корыга калды.  Надия апа гаиләсе дә  ачлы-туклы яшәгән, ә бит 6 баланы туендырасы бар. Зурраклары белән басудан коелып калган бөртекләрне җыйганнар.Басуда көзен җыелмыйча, өшеп калган  бәрәңгеләрне  дә чүпләгәннәр. Көз көннәрендә  басуда көлтәләр бәйләгәннәр. Ашар өчен балалар болыннан капчыклап ат кузгалагы җыя торган булганнар. Әниләре шул капчыкларны идән астына төшереп элеп куя торган булган.Ашарга беткән саен аннан аш пешергән.

- Тәлинкәләр, үзебез  ямь-яшел була идек, ярый әле сөтле сыерыбыз булды. Мари урманнарына агач кисәргә, Алат заводына өшегән бәрәңгеләрне җәяү чана белән алып бара идек. Сугыш чорында нинди авыр эш туры килде барысын да эшләдек. Мичкә ягарга утын юк иде, утынын да кистек, печәнен дә әзерләдек, - дип искә ала ак яулык әби. Без тормышыбыз ач көе, аяк чабаталары тузган килеш, кайчагында яланаяк сукасын сукаладык, вакыт белән исәпләшмичә урагын урдык, ашлыгын фронтка озаттык. Җитәр-җитмәс көчебез белән Җиңүне, сугышның бетүен якынайту өчен кулдан килгәннең бөтенесен дә эшләргә тырыштык. 1952 елны Нәҗмиев Әкрамгә кияүгә чыга. Алар бергәләп 5 бала тәрбияләп үстерәләр.Бүгенге көндә Надия апа 84 нче яше белән бара.

Предварительный просмотр:

Подписи к слайдам:

Слайд 1

22 июнь 1941 ел Дәһшәтле 1418 көн

Слайд 2

Сугыш чоры б алалары Әтнә Күәм

Слайд 3

1941 нче елны сугыш башланды . Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде . Күп аналар тол калды , улларын һәм кызларын югалтты . Сугыш тирән яра калдырды , йөрәкләргә әрнү салды . Таза ир-атларны сугышка алдылар , авылда эшләрдәй кеше калмады . Бөтен эш бала-чагага , карт-корыга калды .

Слайд 4

Кышкы көннәрдә еракка урман кисәргә барганнар . Өскә кияргә юньле кием- салым , ашыйм дисәң ашарга булмаган . Урманда ач-ялангач диярлек яңгыр астында кышларын салкын көннәрдә зур-зур агачларны кискәннәр. Шул агачларны станциягә ташып вагоннарга төягәннәр. Ничек кенә авыр булмасын , сынатмаган . Кая җибәрсәләр дә , нинди генә эш кушсалар да эшләгән . Торф әзерләүдә катнашкан . Колхозда терлекләр караган.Факия апа хезмәт ветераны. Аның берничә медале дә бар. Бүгенге көндә ул улы Борханов Фәрит тәрбиясендә рәхәтләнеп яши . . Борханова Факия 1929 елның 12 июнендә Күәм авылыда туа

Слайд 5

Әниебез көне-төне басуда булган . Без аларның артыннан тырма белән башак җыеп йөрдек . Ашарга ипи юк иде . Өшегән бәрәңге ашадык . Он заты күрмәдек . Өскә-башка юк , киндер күлмәк киеп йөри идек . Аягыбызда чабата . Әни, үзебезнең сыерны җигеп, симәнә ташыды . Печән чаптык , көчебез җитми иде . Язарга ручка юк . Перо белән китапның чиста битенә яза идек . Укырга мөмкинлек булмады . Ашлык суктык . Төнлә дә эшләдек

Слайд 8

Файзрахманова Фәүзия 1924 елның матур май аенда Күәм авылында туа . Гаиләдә 5 бала.Әтиләре сугышка яраксыз була, чөнки аның яралары тазарып бетмәгән була. Сугыш башланган вакытта Фәүзия апага 17 яш ь була.Иң авыр эш алар җилкәсенә төшкән ул вакытта.Мари урманнарына барып урман кискәннәр.20 яшь тулганда ул Мәскәү янында окоп казый, яралы солдатларның киемен юа, нинди эш бар эшне дә башкара.Җиңүне Мәскәүдә каршылый .2014 елда аңа 90 яшь тула.

Слайд 10

Шәрипова Гөлсинә Шәйхетдин кызы 1932 елның 5 июнендә Апас районы Күккүз авылында туа. Әниләре 1939 елда бала тапканда вафат була. 1941 елда әтиләре сугышка китә һәм 1942 елда сугыш кырында үлеп кала.Гаиләдә 3 ятим бала кала.11 яш ьлек Гөлсинә апаны һәм балаларны Апас районы Дәвеш детдомына бирәләр.Аның белеме 7 класс була.Детдомда алар ачлы туклы яшиләр. Анда караклар да була, куркыныч та була.Детдом балаларын да төрле эшләргә алып баралар. Бүгенге көндә Гөлсинә апага 82 яш ь . Ул Күәм авылында яши .

Слайд 12

Нәҗмиева Надия 1930 елда Күәм авылында туа . Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яш ь була.Әтиләре 1941 елда сугышка алына, ә 1943 елда аның Смоленск өлкәсеннән үле хәбәре килә.Гаиләдә 6 бала әтисез кала.Ачлы-туклы яшәгәннәр, басудан коелып калган бөртекләрне җыйганнар. Басуда көзен җыелмыйча ,өшеп калган бәрәңгеләрне җыйганнар. Басуда көлтәләр бәйләгәннәр. Ашар өчен ат кузгалагы җыя торган булганнар. Әни аннан аш пешерә иде, -ди Надия апа. Тәлинкәләр ям ь - яшел була , ярый әле сыерыбыз булды. Мари урманнарына агач кисәргә, Алат заводына өшегән бәрәңгеләрне җәяү чана белән алып барганнар, -дип искә ала Надия апа.

Слайд 14