Сыйныф газетасы "Иҗат"

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Нәни 3 нче сыйныф укучыларымның иҗат иткән җимешләре.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кем ул  патриот?

Фазылҗанов Рәдис Рәис улы Әтнә районы Күәм урта мәктәбе 3 класс

Уйнаганда елап кайтсам әти миңа: солдат елак булмый ул, ул батыр була,- дип әйтә.

- Нигә солдат еламый, кем ул солдат? -дип бабамнан сорадым. Бабай миңа: солдат –ул батыр, патриот, туган илен саклаучы, сер саклаучы, ярдәмгә ашыгучы егет була, - диде. Әйе шул, бабай мин патриот шагырь Муса Җәлил турында китаплардан да укып беләм ,-дигән булдым.

-Бабай, ә син солдат булдыңмы?

- Булдым улым, мин Германиянең Дрездень шәһәрендә хезмәт иттем,- диде минем бабам, Фазылҗанов Рәшит Фазылҗан улы. Димәк, син бабай туган илеңне, Ватаныңны саклагансың, дип тә куям. 1961-64 нче еллар була бу. Ял иткән чагында бабама таныш йөз очрый. Бу таныш йөзне бабам берничә тапкыр очрата һәм иптәшенә болай ди:

-Бу апа , безне укыткан Лилия Зәләлетдинова дигән укытучыга бик ошаган.Ә иптәше:

- Син аңа исеме белән дәш, әгәр борылып караса, ул синең укыткан укытучың булыр, -ди. Бабайның болай эшләргә кыюлыгы җитми. Берничә айдан бабай туган авылына ялга кайта.Авылга кайткач ул әтисе белән әнисенә укытучы апаларына ошаган апаны очратуын әйтә.10 көн ял иткәч, бабай кире Дрездень шәһәренә китә.

 Бабайның әтисе Фазылҗан бабай Әтнәгә баргач, укытучы Лилия Зәләлетдинованың әтисен очрата. Бабам ялгышмаган, бу апа чыннан да Лилия Зәләлетдинова була.Чөнки укытучы апаның иптәше хәрби кеше, бабам хезмәт иткән частьта офицер булып чыга.

Берничә айдан соң бабам янына офицер килеп кереп:

- Рядовой Фазылҗанов бармы?-, дип үз янына дәшә. Әтнә ягы егете икәнен белгәч:

-Әйдә энем җыен, безгә кунакка барабыз,- ди. Бабай кыр-кыймас кына офицерга иярә. Өйләренә кайтсалар аларны  укытучы апалары каршы ала, бабайны кунак итәләр.Ә офицер үзе дә Кече Әтнәнеке булып чыга. Дрездень шәһәрендә үз якташларыңны очрату бабай өчен бик зур куаныч була.

Бабай да солдат булган

Әти дә солдат булган

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган... –дигән шигырь нәкъ безнең гаиләгә багышлап язылган кебек бабайны   да, әтине дә мин патриот дип атар идем.Алар батырлыклар эшләмәсәләр дә солдат булып кала белгәннәр. Зур үскәч мин дә солдат булам. “Улым солдат булды “ –дип, бабам горурланып йөрер әле. Әти-әнием миннән хатлар көтәрләр.

Эх, тизрәк үсеп җитәргә дә, солдат булып китәргә !

                                          Кем ул патриот?

 Мәүлиева Азалия Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы

      Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап без мәктәптә төрле чаралар планлаштырабыз.”Кем ул патриот?” дигән темага өй эше бирелгәч, әлбәтта минем күз алдыма минем бабамның әтисе килде.Мин аны фотолардан гына  һәм Мәүлив Илдус бабам сөйләгәннән генә беләм.

    Мин патриот диеп,  илебез азатлыгы өчен сугышып яу кырында ятып калган батыр сугышчыларны атар идем.Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп көрәшкә күтәреләләр, илебезгә тугры булып, халык бәхете өчен аяусыз көрәшәләр.Бүгенге матур тормыш, якты киләчәк өчен башларын салган батырларның даны үлемсез.Шулар арасында минем әтиемнең бабайлары да бар.Минем дәү бабаем Мәүлиев Минһаҗ башта фин сугышында катнашып исән-имин туган иленә кайта.Ә Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәреннән үк сугышка китә.

Кинолардан күреп, китаплардан укып

Ишетеп беләм сугыш турында

Күп кешеләр яу кырында  калган

Аналардан-балалардан күз яшьләре тама.

Шул чакларның хәтер җебен сүтеп

Бабай сөйли, ә күзләрендә яшьләр тама.

 Минһаҗ бабам Сталинград өчен барган сугышта аяусыз көрәшә. 1942 елда ил өстенә куркыныч янаганда һәм Сталин “Бер адым да артка чигенмәскә!” дигән әмер биргәндә, меңнәрчә Татартстанлы сугышчылар, Татарстанда оешкан тулы бер полк һәм дивизияләр Сталинградка ярдәмгә килгән.Менә бит алар патриотлар. Сугыш – бу сүз күп кешеләрнең күңелендә аяныч һәм сагыш уята, чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган.

Бабам “Курск” дугасында барган сугышта взвод командиры, өлкән лейтенант була.1943 елда яу кырында ятып кала.Аның исеме “Хәтер” китабына кертелгән.

-“Минем дә әтием булса иде” –дигән җан әрнеткеч сүзләрне Илдус бабам йөзәр, меңәр тапкыр әйткәндер. “ Ятим үстек, авыз тутырып “әти” дия алмадык, ди бабаем. Балалар бәхетле булыгыз, ятим булмагыз, илләр тыныч булсын  - дип теләкләр тели ул.

       

  Кем ул патриот?

Мифтахова Гүзәл 3 сыйныф укучысы Әтнә Күәм

   Кем ул патриот?  Бу сорауга һәр кеше үзенчә җавап бирер. Минемчә патриот сүзе үз Ватаныңны ярату, аны саклау дигәнне аңлата. Без патриот дип санаган кешеләр үз тормышларын туган ил язмышыннан башка күз алдына китерә алмыйлар.Гомерләрен туган халкына Ватан азатлыгы иминлеге һәм матур тормыш хакына хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.

  Минем күз алдыма патриот дигәч Муса Җәлил килә.Аның исеме тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылган.Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлаган.Ул халкы өчен соңгы сулышына кадәр көрәшә.Шулай ук аның көрәштәше Абдулла Алишны да искә алырга була. Ул да үзенең туган иленә тугры булып калды. Санап китсәң шагыйрьләр, язучылар гомүмән иҗат итүчеләр арасында патриотлар бик күп Шулай ук бөтен тормышларын, гомерләрен куркыныч астына куйган кешеләр арасында гади кешеләр дә бар.Алар янгын вакытында коткару эшләре алып баралармы, яки суда батучыны коткаралармы.Аларны да без патриот дип атый алабыз.Чын патриот аның туган ягы, халкы бәхетле булганда гына чын –чынлап бәхетле була ала.

                                                                 



Предварительный просмотр:

                                       Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары иҗаты

     Кошлар безнең дуслар.

    Җир өстенә ак түшәген җәеп салкын кыш килде.Үләннәр куаклар карга күмелде.Ләкин кышлаучы кошлар җылы якларга очып китмиләр, димәк алар кыш көне дә үзләренә азык таба алалар. Алар агач, куак һәм үлән бөреләре, орлыклары һәм җимешләре белән туеналар. Безнең өй тирәләрендә үзләренә азык эзлиләр. Шулай да кошлар кыш көне еш ачыгалар. Кар бураны уйнаганда һәм чатнама суыкта азык табу аеруча кыенлаша. Кыш көннәрендә кошлар еш кына ачлыктан һәлак булалар. Без үзебезнең мәктәп тирәсенә җимлекләр элеп куйдык.Ә җимлекләребезне ясарга әтиләребез булышты.Әкияттәге матур өйләр кебек иде кайберләре. Классыбыз каршындагы каеннарга аларны элеп куйдык. Тәрәзәдән көндә кошларны күзәтәбез. Алар безнең җимлекләргә кунып, тирә-юньдәгеләрен дә күзәтеп рәхәтләнеп азык белән сыйланалар. Чыпчыклар чыркылдашалар, песнәкләр караналар, әйтерсеңлә безгә рәхмәт әйтәләр. Без тәнәфестә, тагын йөгереп чыгып, аларга җим сибәбез. Ә беркөнне җимлекләребезгә кызылтүшләр килде. Алар шундый матур,  кып-кызыл шар кебек  иделәр. Кошларга ярдәм итү, шул ук табигатьне саклау бит инде ул. “Чисталык дәресе”ндә  без сыйныфыбыз белән экологик проблемалар, җир йөзеннән юкка чыгып баручы кошлар турында сөйләшеп киттек. Безгә бик яхшы тәрбия чарасы булды бу.

                                                        3 кл.   Фәйзиева Әдилә.Күәм

Кошларга ярдәм кирәк

     Кыш үзенең салкыннары бураннары белән килде.Үләннәр ап-ак кар белән капланды.Кошлар салкыннан курыкмыйлар, ә ачлыктан куркалар. Без алар өчен җимлекләр ясап куябыз. Көн дә җимлекләргә ризыклар салабыз. Песнәкләр, чыпчыклар җимлектәге ризыкларны ашап безгә рәхмәт әйтәләр. Мин кошларны бик яратам.

 Гиниятов Инсаф

Кошларга безнең ярдәм.

    Менә суык кыш та килеп җитте.Кыш көне кошларга яшәү аеруча да кыенлаша, чөнки азык табу җиңелләрдән бирелми.

     Кошларга ярдәм итү йөзеннән, без әтием белән икәү җимлек ясадык .Мин аны тәрәзә каршындагы агач ботагына элдем. Җимлеккә төрледән-төрле ярмалар салдым һәм канатлы дусларымны көтә башладым. Мин күпме генә көтсәм дә кошлар килергә ашыкмадылар. Икенче көнне кошлар чыркылдашканга уянып киттем. Сикереп торып тәрәзә каршына килдем, ә анда песнәкләр, чыпчыклар. Алар  без куйган җимлекне мактап бәйрәм итәләр иде .Бу минутларда мин кошларга ярдәм итә алуыма чиксез бәхетле идем. Кечкенә сеңлем дә куанды. Лилия, миннән һәр кошның исемен нәрсә ашаган сорадыда сорады. Аның да кошлар турында бик күп беләсе килә иде.     Гатауллин Булат

   

   Кошлар безнең дуслар.

   Үзенең карлары, бураннары, көчле салкыннары белән кыш та килеп җитте. Без рәхәтләнеп чаңгы, чана шуабыз. Безгә бик күңелле. Әмма безнең туган ягыбызда кышлаучы кошлар өчен бу бик зур сынау. Без әти белән кошлар өчен тактадан җимлек ясадык һәм аны алмагачка элеп куйдык. Мин аңа ярма салдым. Кошлар үзләрен озак көттермәделәр. Җимлеккә кызылтүш, песнәкләр, чыпчыклар кунган иде. Кошлар суыктан курыкмыйлар икән, чөнки аларның йоннары арасында һава кала, ә һава җылыны начар үткәрә, -диде укытучы апабыз. Алар өчен иң куркынычы ачлык. Без аларга җимлекләр ясап, ярмалар салып шушы суык көннәрдә ач үлемнән саклап калырга тиешбез. Кошлар – безнең дусларыбыз. Борханов Әмир  



Предварительный просмотр:

Яңа мәктәп, яңа шул. Әле кайчан гына шау-гөр килеп Күәм урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре башланып киткән иде. Берничә ай эчендә мәктәбебез танымаслык булып булып үзгәрде. Димәк безнең авылда, районда тырыш, хезмәт сөючән, матурлык тудыручы эшчән кешеләр бик күп икән бит. Без аларга иксез-чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Күәм мәктәбе узган гасырның 76 елларында төзелгән. Шушы вакыт эчендә дөрестән дә мәктәп бинасы, кабинетлар, җиһазлар искергән иде. Ниһаять көтеп алган ремонт безгә дә насып булды. Тышкы яктан мәктәпне сайдинг белән тышлагач, ул бөтен авылыбызга бер ямь, матурлык биреп тора. Иске агач тәрәзәләр, калын буяуга каткан батареяләр үткәндә генә калды, аларны яңа пластик тәрәзәләр, җылылыкны көйли  торган радиаторлар алыштырды. Ә кабинетлар – заманча. Матур ишекләр, идәндә линолиум. Кабинетларга килеп кергәч, якты ачык төсләр белән буялган стеналар күзләрне ял иттерә, күңелгә бер яктылык өсти. Егетләр һәм кызлар, укытучылар өчен аерым мәктәп эчендә  бәдрәфләр. Монысы авыл баласы өчен, әлбәттә яңалык. Тәнәфес вакытында, өскә нәрсә туры килсә, урамга йөгерүләр тиздән тарих кына булып калачак.  -Эх, безнең чорда да булмады  дип,  көнләшеп тә куялар,  әле генә мәктәпне тәмамлаган укучылар. Нишлисең бит, мәктәп замана белән бергә алга атлый. Хәзерге чор баласына бөтен уңайлыклары (интернет та), югары белемле, иҗади эзләнүчән укытучылары да булган заманча мәктәптә уку Күәм укучыларына зур бәхет түгелме соң бу?  Мәктәбебез тулы җанлы тормыш белән яши. Шул матурлыкны, җанлы тормышны югалтмаска иде.   Борһанова Р.Н                                                                   C:\Users\римма\Desktop\фото 2\DSC06829.JPG

        Тәрәзә каршында. 

Мин тәрәзә каршында басып торам.Көзге бакчаны  күзәтәм.Бакчамда кып-кызыл алмалар берән –сәрән генә калган.Алар шундый тиз өлгерделәр һәм җиргә коелып бардылар. Әхә, агач башында бик матур, кып-кызыл  алма бар икән. Ничек алырга соң, баш ватам? Селкетсәм башка төшә, ботакны бөксәм агач сына.Шулай карап тора идем, алма шап итеп минем алдыма килеп төште.Ай рәхмәт алмагач,- дип мин куандым.Шул алмага карап тордым да, эх җәй дә үтеп киткән дип уйга калдым.  Фазылҗанов Р

       Минем тәрәз каршында. C:\Users\римма\Desktop\укучылар ижаты\Борханов Амир-Атня.JPG

 Минем бүлмәнең тәрәзәсенә иртә белән беренче булып кояш төшә.Тәрәз төбендәге гөлләр кояшны бик-бик тә яратып,тәмле хуш исләрен таратып үсеп утыралар.Тәрәзәдән ямьле бакча күренеп тора.Анда миләш, балан, алмагач агачлары җимешләре белән тулы, сыгылып тора. Алмагачның алмалары тәрәзәмә тык-тык шакыйлар.Мине ал, мине ал,- дигән сыман торалар. Агачларга куанып кошлар чыркылдаша.Тәрәзә каршымда аллы-гөлле, чуар-чабыр чәчәкләр ямь биреп үсеп утыралар.Тәрәзәне ачып җибәрсәм өйгә хуш исле  саф һава , алма тәме исе керә.Назлы җил исеп бүлмәдәге пәрдәмне җилфер-җилфер тирбәтә.Мин тәрәзәдән карыйм да, көзге бай табигатькә сокланам.   Мәүлиева Азалия

 “Иҗат”газетасы  №1    

  Әни сүзе – бәхет сүзе,  шатлык сүзе дөньяда.  

Ноябрьда әниләрнең,  

Иң матур бәйрәмнәре.

Шуңа күрә котлый Сезне

Күәм укучылары.

    Әни! Әнием! Нинди матур сүзләр. Кадерләп, назлап, яратып әйтәбез без аларны.Күңелебездә булган бөтен рәхмәтебезне дә шушы гади матур сүзгә салабыз. Әниләр безнең өчен борчылып, безнең өчен куанып, безнең хәсрәт белән хәсрәтләнеп яшиләр. Безгә ничә яшь кенә булмасын 5 яшьме, әллә иллеме, һәрвакыт әни, аның назлы карашы, киңәше, кайгыртуы кирәк. Әни булганда гына без үзебезне бик бәхетле тоябыз.    Галимҗанов Ильмир

Әниемне яратам,

 “Әни” –дип җан атам.

Шуңа күрә һәр көнне,

“5” леләр алып кайтам.

             Хөснетдинова Ландыш

Минем өчен һәрчак борчыласың,

Минем өчен утка керәсең.

Бәйрәмең белән котлыйм сине,

Әнием бик-бик яратып.      

                        Мәүлиева Азалия

Кадерләп үстердең,

Назыңны биреп син.

Төннәрен йокламый,

Бәхетле булсын дип.

                  Мифтахова Гүзәл

Мин яратам әниемне

Безне үстергән өчен.

Тәмле ашларын ашатып,

Үстереп сөйгән өчен.      

                 Холмуродов Ислам

Җир йөзендә иң кадерле,

Газиз кеше –әнием.

Сиңа авырлык китермәм,

Тырышырмын әнием.

Һәрвакыт сине сөярмен,

Яратырмын әнием.    

                                  Фәйзиева Әдилә

Кем бәйләде оекбашны?

Бик матур икән диләр.

Әни бәйләгәнне, әллә инде белмиләр.

Аягыма бик уңайлы,

Бер дә килми саласы.

Әни үзе бәйләгәнгә

Юк ла сатып аласы.  

                                 Фазылҗанов Рәдис

Әниемне яратам,

Шуңа аңа булышам.

Әнием сөенсен өчен,

Һәр эштә дә тырышам.

                       Гатауллин Булат

           

     Кошлар безнең дуслар.

  Җир өстенә ак түшәген җәеп салкын кыш килде.Үләннәр куаклар карга күмелде.Ләкин кышлаучы кошлар җылы якларга очып китмиләр, димәк алар кыш көне дә үзләренә азык таба алалар. Алар агач, куак һәм үлән бөреләре, орлыклары һәм җимешләре белән туеналар. Безнең өй тирәләрендә үзләренә азык эзлиләр. Шулай да кошлар кыш көне еш ачыгалар. Кар бураны уйнаганда һәм чатнама суыкта азык табу аеруча кыенлаша. Кыш көннәрендә кошлар еш кына ачлыктан һәлак булалар. Без үзебезнең мәктәп тирәсенә җимлекләр элеп куйдык.Ә җимлекләребезне ясарга әтиләребез булышты.Әкияттәге матур өйләр кебек иде кайберләре. Классыбыз каршындагы каеннарга аларны элеп куйдык. Тәрәзәдән көндә кошларны күзәтәбез. Алар безнең җимлекләргә кунып, тирә-юньдәгеләрен дә күзәтеп рәхәтләнеп азык белән сыйланалар. Чыпчыклар чыркылдашалар, песнәкләр караналар, әйтерсеңлә безгә рәхмәт әйтәләр. Без тәнәфестә, тагын йөгереп чыгып, аларга җим сибәбез. Ә беркөнне җимлекләребезгә кызылтүшләр килде. Алар шундый матур,  кып-кызыл шар кебек  иделәр. Кошларга ярдәм итү, шул ук табигатьне саклау бит инде ул. “Чисталык дәресе”ндә  без сыйныфыбыз белән экологик проблемалар, җир йөзеннән юкка чыгып баручы кошлар турында сөйләшеп киттек. Безгә бик яхшы тәрбия чарасы булды бу.  Фәйзиева Әдилә.C:\Users\римма\Desktop\укучылар ижаты\Файзиева Адиля Атня.JPG

                    Царица леса

 Однажды все зимующие птицы собрались у лесной опушки и решили выбрать себе царицу леса. Чтобы она была красивая, умная и всегда помогала своим друзьям. И слова взяла сорока, а почему бы меня не выбрать, - сказала она. Я очень красивая, умная. А птицы сказали, если ты станешь царицей, украдешь ведь все наши красивые, блестящие вещи. Зачем нам такая царица, которая крадёт всё. Ну и ладно, сказала она и улетела. Слово взял филин. Я очень сильный, умный и глаза у меня зоркие. Ты конечно очень сильный, но ты же только ночью летаешь и видишь. Как же ты поможешь нам когда нам будет трудно зимой . Хотели стать царицей леса  ещё другие птицы. Но и у  них было очень много недостатков. Далеко на веточке сидела синица своими нарядными шубками, все птицы посмотрели на нее. А давайте выберем синицу, - сказал воробей. И с этих времён царицей зимующих птиц стала синица. Она была всегда в своей нарядной жёлтой шубке, когда птицы увидели её и подумали, что уже наступает время года – зима. Пора готовится к зиме, запасов набрать. Она всегда давала свои советы птицам. Узнавала где вкусные ягоды рябины  и калины.    Ф.Адиля

               

           Кем ул  патриот?  

Уйнаганда елап кайтсам әти миңа: солдат елак булмый ул, ул батыр була,- дип әйтә.

- Нигә солдат еламый, кем ул солдат? -дип бабамнан сорадым. Бабай миңа: солдат –ул батыр, патриот, туган илен саклаучы, сер саклаучы, ярдәмгә ашыгучы егет була, - диде. Әйе шул, бабай мин патриот шагырь Муса Җәлил турында китаплардан да укып беләм ,-дигән булдым.C:\Users\римма\Desktop\фото 2\101MSDCF\3 класс.JPG

-Бабай, ә син солдат булдыңмы?

- Булдым улым, мин Германиянең Дрездень шәһәрендә хезмәт иттем,- диде минем бабам, Фазылҗанов Рәшит Фазылҗан улы. Димәк, син бабай туган илеңне, Ватаныңны саклагансың, дип тә куям. 1961-64 нче еллар була бу. Ял иткән чагында бабама таныш йөз очрый. Бу таныш йөзне бабам берничә тапкыр очрата һәм иптәшенә болай ди:

-Бу апа , безне укыткан Лилия Зәләлетдинова дигән укытучыга бик ошаган.Ә иптәше:

- Син аңа исеме белән дәш, әгәр борылып караса, ул синең укыткан укытучың булыр, -ди. Бабайның болай эшләргә кыюлыгы җитми. Берничә айдан бабай туган авылына ялга кайта.Авылга кайткач ул әтисе белән әнисенә укытучы апаларына ошаган апаны очратуын әйтә.10 көн ял иткәч, бабай кире Дрездень шәһәренә китә.

 Бабайның әтисе Фазылҗан бабай Әтнәгә баргач, укытучы Лилия Зәләлетдинованың әтисен очрата. Бабам ялгышмаган, бу апа чыннан да Лилия Зәләлетдинова була.Чөнки укытучы апаның иптәше хәрби кеше, бабам хезмәт иткән частьта офицер булып чыга.

Берничә айдан соң бабам янына офицер килеп кереп:

- Рядовой Фазылҗанов бармы?-, дип үз янына дәшә. Әтнә ягы егете икәнен белгәч:

-Әйдә энем җыен, безгә кунакка барабыз,- ди. Бабай кыр-кыймас кына офицерга иярә. Өйләренә кайтсалар аларны  укытучы апалары каршы ала, бабайны кунак итәләр.Ә офицер үзе дә Кече Әтнәнеке булып чыга. Дрездень шәһәрендә үз якташларыңны очрату бабай өчен бик зур куаныч була.

Бабай да солдат булган

Әти дә солдат булган

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган... –дигән шигырь нәкъ безнең гаиләгә багышлап язылган кебек бабайны   да, әтине дә мин патриот дип атар идем.Алар батырлыклар эшләмәсәләр дә солдат булып кала белгәннәр. Зур үскәч мин дә солдат булам. “Улым солдат булды “ –дип, бабам горурланып йөрер әле. Әти-әнием миннән хатлар көтәрләр.

Эх, тизрәк үсеп җитәргә дә, солдат булып китәргә !            Фазылҗанов Рәдис

              Кем ул патриот?

 Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап без мәктәптә төрле чаралар планлаштырабыз.”Кем ул патриот?” дигән темага өй эше бирелгәч, әлбәтта минем күз алдыма минем бабамның әтисе килде.Мин аны фотолардан гына  һәм Мәүлив Илдус бабам сөйләгәннән генә беләм.

    Мин патриот диеп,  илебез азатлыгы өчен сугышып яу кырында ятып калган батыр сугышчыларны атар идем.Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп көрәшкә күтәреләләр, илебезгә тугры булып, халык бәхете өчен аяусыз көрәшәләр.Бүгенге матур тормыш, якты киләчәк өчен башларын салган батырларның даны үлемсез.Шулар арасында минем әтиемнең бабайлары да бар.Минем дәү бабаем Мәүлиев Минһаҗ башта фин сугышында катнашып исән-имин туган иленә кайта.Ә Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәреннән үк сугышка китә.

Кинолардан күреп, китаплардан укып

Ишетеп беләм сугыш турында

Күп кешеләр яу кырында  калган

Аналардан-балалардан күз яшьләре тама.

Шул чакларның хәтер җебен сүтеп

Бабай сөйли, ә күзләрендә яшьләр тама.

 Минһаҗ бабам Сталинград өчен барган сугышта аяусыз көрәшә. 1942 елда ил өстенә куркыныч янаганда һәм Сталин “Бер адым да артка чигенмәскә!” дигән әмер биргәндә, меңнәрчә Татартстанлы сугышчылар, Татарстанда оешкан тулы бер полк һәм дивизияләр Сталинградка ярдәмгә килгән.Менә бит алар патриотлар. Сугыш – бу сүз күп кешеләрнең күңелендә аяныч һәм сагыш уята, чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган.

Бабам “Курск” дугасында барган сугышта взвод командиры, өлкән лейтенант була.1943 елда яу кырында ятып кала.Аның исеме “Хәтер” китабына кертелгән.

-“Минем дә әтием булса иде” –дигән җан әрнеткеч сүзләрне Илдус бабам йөзәр, меңәр тапкыр әйткәндер. “ Ятим үстек, авыз тутырып “әти” дия алмадык, ди бабаем. Балалар бәхетле булыгыз, ятим булмагыз, илләр тыныч булсын  - дип теләкләр тели ул. Мәүлиева Азалия     

   Минем этем

 Эт – ул йорт хайваны. Эт кешенең тугры дусты.Эт йортны саклый, чит кешеләр керә калса бер өрү генә дә җитә. Эт ялгыз кешеләргә тугры иптәш тә әле . Этләрне рәнҗетергә ярамый, алар кешегә булыша. Ләкин урам этләренә ышанып бетәргә ярамый. Алар кешеләргә ташланырга, яки авырту булырга мөмкин. Шуңа күрә алар янына якын килмәскә кирәк.Безнең өйдә дә этебез бар. Аның кушаматы  Амон. Ул кавказ токымыннан. Этебез бик матур, бик зур һәм бик усал. Мин аның белән уйнарга, аның янына барырга тырышмыйм, чөнки куркам. Әмма ул мине тыңлый, ә кайчакта уйнамакчы да була. Безне яклаган, саклаган өчен мин аны яратып “дустым” диеп дәшәм.   Мәүлиева Азалия  

           Нәни этем.

Мин этемне яратам,

Сөякләр дә ашатам.

Ул да мине ярата ,

Ятканда көлеп ята.

                        Мифтахова Гүзәл                                         

Тылсымлы җиләкләр.Бер кечкенә генә авылда яшәгән Ләйсән исемле бик матур кыз. Ул бик уңган, шаян булган. Әнисе аны бик яраткан, иркәләгән, назлаган. Ләйсәннең дуслары да бик  күп булган, ләкин ул алар белән уйнарга  яратмаган. Бервакыт Ләйсән  дуслары белән  җиләккә  киткән. Ләйсән җиләк җыя-җыя дусларыннан аерылган һәм адашкан.  Ул әкиятләрдә генә сөйләнә торган бик матур бер аланга килеп чыккан. Ә анда җиләкләр шундый күп, шундый эреләр булган. Ләйсәннең бер җиләккә кагылуы булган, алар сөйләшә башлаганнар. Җиләкләр бер-бер артлы аңа сорау бирә башлаганнар.J:\DCIM\100PHOTO\SAM_0858.JPG

- Ни өчен син үзең генә?

- Дусларың кайда?- дигәннәр.

  Ләкин Ләйсән аптырап калмаган, тәмле телен дә кызганмаган.Җиләкләрем,матурларым, тәмлеләрем мин адаштым,  миңа ярдәм итегезче  -, дигән. Бик тә тәмле бер җиләк, аңа дусларын белән генә йөрсәң, адашмассың, - дигән. Җиләкләр барысы да Ләйсәннең чиләгенә сикереп кергәннәр, ә калганнары бер рәткә тезелеп аңа юл күрсәткәннәр. Ул шул юл белән барган һәм дуслары янына килеп чыккан. Ләйсән җиләкләргә рәхмәт әйтеп, дуслары янына йөгергән. Ул өйгә кайткач урманда булган хәлләр турында әнисенә шатлана-шатлана сөйләгән. Әнисе дә дусларыннан аерылмаска киңәш биргән. Аннары алар тәмле, кып-кызыл җиләкләр белән чәй эчкәннәр.  Менә аланнар да, урманнар да  тәмле, кып-кызыл җиләкләр пеште.Алар табигать байлыгы. Кызлар җиләк җыярга барсагыз, Ләйсән хәленә калмагыз, сак булыгыз адашмагыз ! Галимҗанов ИльмирC:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\2 Хуснутдинова Л.jpgC:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\2 Галимзянов И.jpgC:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\2 Мифтахова Г.jpg

                 Гөл белән Алсу

  Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда яшәгән ди бер кечкенә кыз. Алсу бик тә чәчәкләр яраткан. Менә беркөнне матур гөл утыртырга теләгән. Аңа әнисе миләүшә гөлен утыртырга кушкан. Ул аңа көн саен су сипкән, тәрбияләгән, төпләрен йомшарткан. Менә миләүшәнең кып-кызыл чәчәкләре дә күренә башлаган. Алсу бик куанган, чәчәкләрне әнисенә күрсәткән. Алсу чәчәкләргә бик тә кызыккан һәм акрын гына бер чәчәкне өзмәкче булган.Ләкин кулы белән кагылуы булган, гөл сөйләшә башлаган. -Тимә син миңа, мин сиңа ел буена матур кызыл чәчәкләр атып торырмын, - дигән. Алсу аптыраган. Ничек инде гөлләр сөйләшә беләмени? - дигән ул. Әнисе янына йөгергән. - Әнием, миләүшә гөле сөйләшә, карале. – дигән.C:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\Борханов Амир 3 класс Атня.JPG

-Дөрес кызым, гөлләр дә сөйләшә. Ләкин аларны ишетә генә белергә кирәк.Син һәрвакыт аларны тәрбияләсәң, алар сиңа гел рәхмәт әйтеп, чәчәк атып торырлар, - дигән. Шул көннән Алсу матур төрле-төрле гөлләр үстерә башлаган. Кызлар, ә сез гөлләр үстерәсезме?  Хөснетдинова Л.

        Гөлләр сөйләшә

  Бер көнне Әминә йокысыннан уянгач торырга иренеп, язгы кояш нурларында иркәләнеп ятты.Иртәнге тынлыкта, ул ниндидер пышылдаган тавышлар ишетте. Тәрәзә төбендәге гөлләр үзара сөйләшәләр иде.C:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\DSC06919.JPG

- Нишләп безг  ә су сипмиләр икән?

- Әйе шул, бу яфракларыбыздагы тузаннарны кара инде.Сулый да алмыйбыз бит.

- Ә күрше тәрәзә төбен кара әле? Гөлләр нинди матур булып чәчәк атып утыралар.

- Бездә, бик матур чәчәк атар идек. Тәрәз төбен, өйләрне матурлар, бүлмәне сафландырыр идек.

   Бу сүзләрне ишеткәч Әминәгә бик уңайсыз булып китте.Ул тиз генә сикереп торды да, гөлләргә су сибә, аларны тәрбияли башлады.Гөлләр бер-берләренә карап елмаештылар, сөенделәр.

                        Фәйзиева Әдилә

Мин Борханов Әмир Фәрит улы Татарстанның иң матур җирендә, Мәрҗәнине, Тукайны,С.Хәкимне биргән Әтнә районы,Самат Шакирның туган авылы Күәм авылында туганмын. Мин яшәгән урам җәен дә, кышын да бик матур.Өебез каршындагы чишмә генә дә үзе ни тора. Аннан бар кеше дә су ала, хәтта шәһәрләргә дә алып китәләр.

        Безнең чишмә

 Безнең авыл бик зур һәм матур. Авылымда сулыклар һәм агачлыклар күп. Авылыбызда чишмәләр бик күп.Безнең өебез яныннан ерак кына түгел бер чишмә бар.Аны “Кизләү” чишмәсе дип атыйлар.Колонкада су юк чагында без аннан су алабыз.Әниләребез көянтә-чиләк белән мунчага су ташый.Чишмәдән агып чыккан су буенда җәй көне казлар, үрдәкләр анда су коена.Көтүдән кайтканда мал-туар су эчә.Уйнаганда сусасак без дә тәмле чишмә суын эчәбез.Чишмәләр авылыбызгы бик кирәк.Аларны сакларга, гел чистартып торырга кирәк! Фазылҗанов Рәдис.

             Туган көннәрегез  белән!!!C:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\2 Мавлиева А.jpg

   Рәсем конкурсларында катнашу

“Бозларда сак бул!”

C:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\Файзиева Адиля 3 класс Атня.JPGC:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\Мавлиева Азалия 3 класс Атня.JPG

       Азалия            Әдилә                Әмир

   2нче чирек     алдыңгылары

Борһанов Амир, Гатауллин Булат, Гиниятов Инсаф, Галимҗанов Илмир, Мифтахова Гүзәл, Фәйзиева Әдилә, Фазылҗанов Рәдис, Хөснетдинова Ландыш.

   3 сыйныф җитәкчесе: Борһанова Р.Н

                                2013-2014 уку елы    

     

          Минем яраткан спорт төрем

C:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\101_SONY\101_SONY\DSC07106.JPG

Дөньяда бик күп торле спорт төрләре була.Минем дә үземнең генә яраткан кышкы спорт төрем бар. Ул конькида шуу.Мәктәбебез янында укучылар һәм укытучылар боз мәйданчыгы булдырдылар Анда зур хоккей ярышлары уза.Төрле авыллардан, мәктәпләрдән килеп ярышлар, хоккей уеннары уздыралар.Мәйданчык буш вакытта мин иптәш кызларым белән бергә конькида шуарга мәйданчыкка киләм.Саф һавада коньки шуу бик күңелле.

Чанада да шуабыз,

Чаңгыдада шуабыз.

Тимераякта очабыз,

Чыҗлап тора шома боз.        

                  Мифтахова Гүзәл.

      Минем яраткан спорт төрем.

 Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы.Җәй көннәрендә су коену, велосипедта йөрү, йөгерү булса, ә кыш көнендә чана-чаңгыда, тимераякта шуу,безнең яшь организм өчен бик тә файдалы. Мин җәй көне аеруча велосипедта йөрергә яратам.Ә кыш көннәрендә үзебезнең тау янында чаңгы, чана шуам. Спорт белән шөгыльләнү баш мие эшчәнлеге, мускулларны ныгыту өчен бик тә кирәк дип уйлыйм мин.                        

                                   Гатауллин Булат.

Спорт сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә.

 Һәр кеше спорт белән кызыксына, яисә шөгыльләнә дип уйлым мин.Ләкин һәр кешенең үзе яраткан спорт төрләре була. Кемдер футбол, хоккей белән кызыксынса, кемгәдер җиңел атлетика ошый.

 Мин дә спорт белән шөгыльләнергә яратам.Физкультура дәресләрен бик көтеп алам. Иртән мәктәптә гимнастик күнегүләр ясыйм. Кышын мин күбрәк чаңгыда шуарга, ә җәен дуслар  белән бадминтон уйнарга яратам. Чаңгыда шуу ул аяклар, гәүдә төзелеше өчен файдалы булса. Бадминтон уйнау уяулыкны, җитезлекне арттыра. Мин һәрвакыт сау-сәламәт булырга, спорт белән шөгыльләнергә телим.   C:\Users\римма\Desktop\фото 2\DSC06539.JPG

                                 

  Фәйзиева Әдилә

         Кошларга ярдәм кирәк

  Кыш үзенең салкыннары бураннары белән килде.Үләннәр ап-ак кар белән капланды.Кошлар салкыннан курыкмыйлар, ә ачлыктан куркалар. Без алар өчен җимлекләр ясап куябыз. Көн дә җимлекләргә ризыклар салабыз. Песнәкләр, чыпчыклар җимлектәге ризыкларны ашап безгә рәхмәт әйтәләр. Мин кошларны бик яратам.

                                      Гиниятов Инсаф

         Кошларга безнең ярдәм.

Менә суык кыш та килеп җитте.Кыш көне кошларга яшәү аеруча да кыенлаша, чөнки азык табу җиңелләрдән бирелми.

     Кошларга ярдәм итү йөзеннән, без әтием белән икәү җимлек ясадык .Мин аны тәрәзә каршындагы агач ботагына элдем. Җимлеккә

“Иҗат”газетасы  №2    

            3 сыйныф укучылары иҗаты

төрледән-төрле ярмалар салдым һәм канатлы дусларымны көтә башладым. Мин күпме генә

көтсәм дә кошлар килергә ашыкмадылар. Икенче. Сикереп торып тәрәзә каршына килдем, ә анда песнәкләр, чыпчыклар. Алар  без куйган җимлекне мактап бәйрәм итәләр иде .Бу минутларда мин кошларга ярдәм итә алуыма чиксез бәхетле идем. Кечкенә сеңлем дә куанды. Лилия, миннән һәр кошның исемен нәрсә ашаган сорадыда сорады. Аның да кошлар турында бик күп беләсе килә иде.     C:\Users\римма\Desktop\укучылар ижаты\Гатауллин Булат Атня.JPG

                                Гатауллин Булат

   

             Кошлар безнең дуслар.

   Үзенең карлары, бураннары, көчле салкыннары белән кыш та килеп җитте. Без рәхәтләнеп чаңгы, чана шуабыз. Безгә бик күңелле. Әмма безнең туган ягыбызда кышлаучы кошлар өчен бу бик зур сынау. Без әти белән кошлар өчен тактадан җимлек ясадык һәм аны алмагачка элеп куйдык. Мин аңа ярма салдым. Кошлар үзләрен озак көттермәделәр. Җимлеккә кызылтүш, песнәкләр, чыпчыклар кунган иде. Кошлар суыктан курыкмыйлар икән, чөнки аларның йоннары арасында һава кала, ә һава җылыны начар үткәрә, -диде укытучы апабыз. Алар өчен иң куркынычы ачлык. Без аларга җимлекләр ясап, ярмалар салып шушы суык көннәрдә ач үлемнән саклап калырга тиешбез. Кошлар – безнең дусларыбыз.                 Борханов Әмир

                                   

        Мин яшәгән йорт.

  Мин Хөснетдинова Ландыш Әтнә районы Күәм авылы Ленин урамында яшим.Мин яши торган йорт авылыбызның уртасында урнашкан.Әтием оста куллы булганга өебез дә бик матур. Өебезнең аскы итәгеннән бик матур иңеш челтерәп ага. Ул Ашыт елгасына кушыла. Иңешнең ике ягында да тал-тирәкләр үсә. Өебез каршында чыршы, нарат, миләш агачлары үсеп утыра. Чыршы агачын без гаиләбез белән быел урамда бизәдек. Аңа төрле-төрле утлар куйдык. Өй тирәбез, урамыбыз яңа ел бәйрәмендә бик матур булып,  кешеләрне үзенә җәлеп итеп торды. Ә җәй көннәрендә гаиләбез белән бергәләп өй тирәсенә, урамга матур-матур чәчәкләр утыртабыз. Мин үземнең яшәгән йортымны гаиләмне бик яратам.

       

              Мин яши торган йорт.

      Хәзер кышның иң матур вакыты.Урамда саф һава. Кыш көне бураны да, кары да, җиле дә, салкыны да була. Ә мин үземнең җылы матур өемдә.Туган нигезем авылымның матур җирендә урнашкан.Өй каршында төз, биек каен агачлары үсә. Каршыбыздагы яшелчә бакчасы да ап-ак карга күмелгән. Дәресләрдән соң өй тирәсендәге карларны көрәү, табигать белән соклану үзе бер матурлык бит инде ул. Шундый матур өй кайда бар тагын?C:\Users\римма\Desktop\фото 2\DSC06543.JPG

                              Галимҗанов Илмир

                      Кышкы алан.

 Урмандагы бик матур аланга куяннар, җәнлекләр, кошлар җыелганнар.

- Яңа ел көнендә бик көчле, бик батыр булсаң икән ул, -дип сүз куертканнар куяннар. .Безне күреп төлкеләр, бүреләр куркып качсын иде.Урманда иң көчле җәнлекләр булсак иде. Араларында бер куян,  яңа ел төнендә Кыш бабай барлык чыршыларга да кишерләр элеп чыксын иде, -дигән. Тамагыбыз тук булса, без көчле булабыз инде, -дип тә әйтеп куйган. Аларның сөйләшкәнен тиен, кошлар да тыңлап торган. Алар да чыршыда бик күп гөмбәләр,

баланнар, миләшләр булуын теләгәннәр. Кем белә, Яңа елда һәрберебез могҗиза булуын көтә бит. Бәлкем аларга да кыш бабайның бүләкләреннән өлеш чыккандыр.

                              Фазылҗанов Рәдис

         Нәни песи балалары.

     Кечкенә генә йортта яшәгән ди нәни песи балалары. Алар бик тату, дус булып яшәгәннәр. Песи балаларының әле Яңа ел бәйрәмен  күргәннәре булмаган.Әтиләре чыршы бәйрәмен бер дә яратмаган. Ләкин үз балалары өчен тактадан чыршы ясаган һәм аны кар бөртекләреннән уенчыклар әвәләп  бизәгән. Нәни песи балаларын чакырган арада  чыршыдагы уенчыклар эреп беткән, тактадан ясалган чыршы ауган. Песи балаларына бик күңелсез булган. Икенче көнне әтиләре иртән иртүк торып яшел чыршы алырга урманга киткән. Урманнан ул  бик матур чыршы алып кайткан.  Чыршыны алар урам уртасында  бизәмәкче булдылар. Аңа конфетлар, ялтыравыклы уенчыклар элделәр. Яңа ел бәйрәме алар өчен бик күңелле бәйрәм булды, чөнки тирә-яктагы җәнлекләр дә аларга бәйрәм карага килде. Песи балаларына нәни генә бүләкләре дә бар иде аларның.

                                   Хөснетдинова Ландыш

              Минем нәни   песием

Наянкаем исемле

Песикәем бар минем.

Үзе йомшак, үзе шаян

Үзе шундый сөйкемле.

Мәктәптән кайтканымны

Сагынып көтеп ала.

Алларыма утырып,

Иркәләнә, назлана

Рәхәтләнеп уйнап йөри,

Аннан соң ашап ала.

Мич янына сузылып ятып,

Тәмләп йокыга тала.

                              Мүәлиева Азалия

               Тугры дустыбыз.

  Безнең Бобик исемле этебез бар. Без аны әти белән көз көне гөмбә җыярга барган җирдән таптык. Кечкенә этләр икәү иде. Мин аларның икесен дә бик кызгандым. Әти берсен үзебезгә калдырды ,ә берсен күршеләргә бирде. Алар кечкенә булганлыктан бик чинадылар, әниләрен эзләгәннәр дер инде. Без этебезне ашатып тәрбияләдек. Бобик дип исем дә куштык. Ул безнең өйне саклады. Чит ят кешеләр керсә, безгә сиздерде.  Ул безнең тугры дустыбызгы әйләнде. Җәй көннәрендә аркандагы хайваннарны саклады, көннәр буе алар яныннан китми иде. Бәйләп куйсак аның тизрәк ычкынасы һәм хайваннар янына барасы килде. Менә шундый безнең Бобик.    

                       Хөснетдинова Ландыш  

Минем әби , бабаем.

 Өлкән буын кешеләре дигәч, минем күз алдына яраткан әбием һәм бабаем килеп баса. Мин сеңлем Лилия белән яларны хөрмәтләп Дәү әни, Дәү әти дип атыйбыз.

  Дәү әтием гомер буе шофер булып эшләгән. Ә хәзер лаеклы ялда булса да,  эшсез тормый Аны гел эшкә автобус йөртергә чакырып торалар.Ул машиналарны биш бармагы кебек белә.

  Дәү әнием үз гомерен балалар укытуга багышлаган. Хәзер ул да лаеклы ялда.Дәү әти белән Дәү әни гаиләдә хөрмәткә лаеклы кешеләр. Мин аларга озын гомер, нык сәламәтлек  кенә телим.

                        Гатауллин Булат.

     Туган ягым табигате

Туган ягымның табигате җәен дә, кышын да искитәрлек матур.Җәй көннәрендә табигатҗ яшелдән киенә, күктә кояш елмая, агачта кошлар сайрый, каядыр еракта челтерәп аккан чишмәләр тавышы ишетелә.Әйе, безнең авылыбызда чишмәләр күп , ләкин мин авылыбызның горурлыгы булган “Кала тау” астында унашкан “Изгеләр чишмәсе” турында язып үтәсем килә.

 Ул бик борыңгы чишмә.Аның суы бик тәмле һәм файдалы ди бабаем.Тирә-як табигате дә бик сокланырлык.Бормаланып “Ашыт” елгасы ага.Чишмә тау астында урнашкан, як-ягында зур-зур агачлар, меңеллык имәннәр үсә. Чишмәгә бик ераклардан да кешеләр килә.Без дә ел саен май аенда класс белән чишмәгә экскурсиягә барабыз.Ә югары сыйныф укучылары өмәләрдә чишмә яннарын чистарталар.Чишмә рәхмәт әйткән сыман барлык кешене үзенең шифалы, тәмле суы белән сыйлый.

                            Мифтахова Гүзәл

            Кышкы могҗиза

 Бүген чыктык урамга

Чана-чаңгы шуарга.

Көн дә бик салкын иде,

Безнең шуасы килде.

Әй шудык без, әй шудык

Таудан егылып төштек.

Салкын безнең битләрне,

Кызартты да агартты.

Әй кыш,  шундый могҗизаны

Каян уйлап тапкансың.

Безне гүя сихерлисеңE:\DCIM\101_SONY\DSC07196.JPG

Агачларны бизисең.

                Хөснетдинова Лндыш

                Салкын кыш.

 Салкын кыш килде

Агачларга бәс элде.

Болыннарга юрган япты,

Безне җылы киендерде.

Чаналар тагып

Барабыз тауга.

Кар атышып, уйныйбыз анда.

Өйгә кайттык исә

Битләр кызара

Киемнән тып-тып

Тамчылар тама.

                   Фазылҗанов Рәдис.

                Кышкы көн

 Кар бураннары белән

Җил давыллары белән

Салкын кыш килде.

Бар җирне ап-ак итте,

Табигатҗ нык үзгәрде,

Елга күлләр бозланды

Агачлар шәл ябынды.

Ак таулар да оелде.

Шау –гөр килеп балалар

Чана, чаңгы шуалар.

Кар бабайлар ясыйлар,

Кар атыш уйныйлар.

Урамда бит саф һава

Тын гына ак кар ява

Сизелми вакыт үтә

Өйгә кайтыр чак җитә,

Безне дәресләр көтә.

                  Мәүлиева Азалия

             Кыш

Көзләр дә үтеп китте

Салкын кышлар да җитте

Бала-чага чана тартып

Таудан шуарга китте

Бик күңелле кыш көне

Балалар чыр-чу килә.

Матур җырлар өйрәнеп

Кыш бабайга сөенә.  

                    Фәйзиева Әдилә.

Чишмә

 Һәр авылда диярлек чишмәләр бар. Чишмә ул авыл байлыгы. Бездән ерак түгел, тау итәгендә “Әминә” чишмәсе бар. Ул акрын, тын  гына агып утыра. ”Әминә” чишмәсе бик борыңгы чишмә, ул дәү әтиләр кечкенә вакыттан бирле диярлек ага икән.Авылның уңган, тырыш Әминә исемле апа ул чишмәне гел чистартып, карап торган.Менә шул вакыттан бирле  “Әминә” чишмәсе дип атала икән ул. Мин апам белән җәй көннәрендә гел шул чишмәгә киләм. Аннан су алабыз. Чишмәнең суы бик тәмле. Казаннан кунакка кайтучылар да аның суын тутырып алып китәләр. Авырткан йөрәкләргә шифа, тәнгә сихәт, сагынган күңелләргә дәва бирә, -диләр алар.

 Чишмәләр –авыл йөзе, аларны чиста тотыйк, саклыйк.Ул бит табигатебез биргән иң зур байлык.

Көлгәндә дә чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча тыйнак көлегез.

Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

                                Мәүлиева Азалия

Куянкай балалары

               Наян белән Шаян

  Нәни куян балалары Наян белән Шаян бик дус булып үскәннәр. Бергә уйнаганнар, ашаганнар, бергә йоклаганнар.Ә бер көнне алар үзләре генә ерак аланга барырга уйлаганнар. Наян шикләнеп торса да, аны Шаян үгетләгән. Алар әти-әниләренә әйтмичә генә  юлга кузгалганнар.Ләкин ул вакытта урман аланында аучылар йөри икән. Ә кечкенә куян балалары алардан курыкмаганнар, янәсе алар көчле.

 Менә матур зур аланга килеп чыкканнар алар. Анда аллы-гөлле чәчәкләр үсә, матур күбәләкләр оча, йомшак сусыл үләннәр үсә икән.Шаян белән Наян аланда туйганчы чаптылар, уйнадылар, тәмләп сусыл үләннәр ашадылар.Кинәт Наянның тәпие нәрсәгәдер эләгеп калды, аның аягы шундый авыртты.Ул бик каты итеп кычкырып куйды. Уенга мавыгып ул аучы куйган капкынга эләккәнен сизми дә калды.Шаян да аның яныннан бик ерак китмәде. Менә алар янына керпе, тиен йөгереп килде. Шаян зур таяк алып килде. Алар таяк ярдәмендә  Наянны капкыннан ычкындырдылар.Наянның тәпие бик авырта иде. Бурсык дуслары аның тәпиенә май сөртте һәм бәйләп куйды.Ул аңа әти-әниләр яныннан ерак китәргә ярамаганлыгын кисәтте.Аучыларның капкыныннан сак булырга киңәш бирде. Куян балалары дусларына рәхмәт әйтеп өйләренә кайтып киттеләр. Наян Шаянга да бик рәхмәтле иде, чөнки ул аны авыр вакытта  ташлап китмәде.Бу очрактан соң аларның дуслыгы тагын да ныгыды гына.

                        Мәүлиева Азалия

                 Минем яраткан шөгылем

  Минем яраткан шөгылем рәсем ясау. Мин рәсемне карап ясарга яратам.Башта гади карандаш белән ак кәгазгә рәсемне ясыйм. Аннары төрле краска буяулары белән рәсемнең төсләрен сайлап буйыйм.Рәсем кипкәч аны матур итеп үз бүлмәмә урнаштырам.Рәсемнәрем өйне дә бизәп тора. Бу сәлатем әтиемнән күчкән дер. Ул да бик матур ясый.Чын хуңоңник диярсең инде менә. Мәктәп күләм уздырылган рәсем конкурсларында да мин теләп катнашам.                    

                   Борханов Әмир Фәрит улы.

Минем яраткан шөгылем.

 Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз -дигән мәкаль бар. Минем дә 70 төрле һөнәр беләсем, аңа өйрәнәсем килә.Мин җәй көннәрендә бакчада яшелчәләр үстерегә яратам. Аларга су сибәм, әни белән чүпләрен утыйбыз, өлгергәннәрен җыеп бирәм. Мин тагын агачлардан төрле әйберләр ясарга яратам. Такталардан тавыкларга бодай салыр өчен тартма ясадым. Әле тагын ясарга өйрәнәсем килә. Кулыма чүкеч тота беләм. Бәлки үскәч балта остасы булырмын әле.                    

                         Фазылҗанов Рәдис

    Мин ял көнен ничек үткәрергә телим.

 Атна башлана һәм бетә. Без көтеп алган ял көне җитә. Мин ял көнендә әни, әни, абый белән Әтнәгә тау шуарга “Боз сараена” барырга телим. Аннан кайткач дәү әнием пешергән тәмле кайнар коймаклар, пәрәмәчләр ашар идем. Аңа бик зур рәхмәтләр әйтеп мультик карар идем, бераз ял иткәч чаңгы шуар идем. Саф һава үзе бик файдалы бит ул. Азрак китаплар да укыр идем инде. Ял көнендә бөтен кеше белән бергәләшеп җылы өйдә булу бик-бик күңелле бит ул.                      

                               Галимҗанов Ильмир

                             Истә тот!

27 гыйнвар

Ленинград блокадасына 70 ел

Рисунок10

       

             

  Сугышлар булмасын иде.

   Безнең класста 6 малай бар. Алар булачак ил сакчылары.Үсеп буйга җиткәч алар да армия сафларында хезмәт итәчәкләр., илебезнең тынычлыгын саклыйячаклар.Илебезнең күге аяз булсын, беркайчан да сугышлар булмасын иде.Ә сугын күпме балаларны ятим итә бит.

                             Мифтахова Гүзәл

                     

    2014 ел 27 гыйнвар  №2

                       3 сыйныф укучылары иҗаты

Сыйныф җитәкчесе :Борһанова Римма



Предварительный просмотр:

     Сез беләсезме?

Февраль ае бәйрәмнәре

2 февраль –Россиядә хәрби дан көне

7 февраль -  1992 елның 7 февралендә Татарстанның Дәүләт гербы кабул ителде.

8 февраль- Россия фәннәре көне

15 февраль – герой-шагыйрьМ.Җәлил туган көн (1906 ел)

“15 февраль – интернационалист- сугышчылар көне”

16 февраль – Бөтендөнья китап көне

21 февраль -  Халыкара туган тел көне

23  февраль -  Ватанны яклаучылар көне

   

Сугыш чоры, канлы сугыш.

Сугыш чоры ,канлы сугыш

Күпме гомерне суырды

Күпме хатын- кызлар, балаларны

Ятим итте, тол калдырды.

Килде илгә борчу,сагыш салып

Күпме авыл-шәһәрне җимерде.

Җиңсәк тә без, калды күңелләрдә

Үз тарихыбызга якын итте.

Үткән инде 69 ел

Шатланып искә алыйк

Бу көнне хәтеребездә

Мәңгегә онытмыйк.

          Фәйзиева Әдилә

 

 Сугыш хатирәләре

  Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап без мәктәптә төрле чаралар планлаштырабыз.”Кем ул патриот?” дигән темага өй эше бирелгәч, әлбәтта минем күз алдыма минем бабамның әтисе килде.Мин аны фотолардан гына  һәм Мәүлив Илдус бабам сөйләгәннән генә беләм.

    Мин патриот диеп,  илебез азатлыгы өчен сугышып яу кырында ятып калган батыр сугышчыларны атар идем.Алар үз гомерләрен куркыныч астына куеп көрәшкә күтәреләләр, илебезгә тугры булып, халык бәхете өчен аяусыз көрәшәләр.Бүгенге матур тормыш, якты киләчәк өчен C:\Users\римма\Desktop\тәрбия\җиңү көне\101_SONY\DSC06583.JPG

башларын салган батырларның даны үлемсез.Шулар арасында минем әтиемнең бабайлары да бар.Минем дәү бабаем Мәүлиев Минһаҗ башта фин сугышында катнашып исән-имин туган иленә кайта.Ә Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәреннән үк сугышка китә.

Кинолардан күреп, китаплардан укып

Ишетеп беләм сугыш турында

Күп кешеләр яу кырында  калган

Аналардан-балалардан күз яшьләре тама.

Шул чакларның хәтер җебен сүтеп

Бабай сөйли, ә күзләрендә яшьләр тама.

Минһаҗ бабам Сталинград өчен барган сугышта аяусыз көрәшә. 1942 елда ил өстенә куркыныч янаганда һәм Сталин “Бер адым да артка чигенмәскә!” дигән әмер биргәндә, меңнәрчә Татартстанлы сугышчылар, Татарстанда оешкан тулы бер полк һәм дивизияләр Сталинградка ярдәмгә килгән.Менә бит алар патриотлар. Сугыш – бу сүз күп кешеләрнең күңелендә аяныч һәм сагыш уята, чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган.Бабам “Курск” дугасында барган сугышта взвод командиры, өлкән лейтенант була.1943 елда яу кырында ятып кала.Аның исеме “Хәтер” китабына кертелгән.

-“Минем дә әтием булса иде” –дигән җан әрнеткеч сүзләрне Илдус бабам йөзәр, меңәр тапкыр әйткәндер. “ Ятим үстек, авыз тутырып “әти” дия алмадык, ди бабаем. Балалар бәхетле булыгыз, ятим булмагыз, илләр тыныч булсын  - дип теләкләр тели ул.

                     Мәүлиева Азалия

Сугыш чоры балалары.

Гөлбәрия апа 1930 елда Күәм авылында туа.C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\DSC07232.JPG

                                                               

Гөлбәрия

апага сугыш башланганда бары 11яшь була.Әтисе 1941 елда сугышка китә.Гөлбәрия апа 6 класс белемле. Мәктәптә укулар туктатыла,чөнки укытучы апа-абыйлар сугышка китә. Балалар басуда коелып калган башакларны җыйганнар, хәтта төннәрен дә эшләгәннәр.  Басуда җыелып бетмичә өшеп калган бәрәңгеләрне җыйганнар.Алат заводына җәяү чана белән тартып илткәннәр. Саба районына барып урманда утын кискәннәр, чыбык-чабык  ташыганнар. Бер сынык икмәк өчен көне төнгә ялгап эшләгәннәр. Шулай ук Мари урманнарына агач кисәргә барганнар.Баракларда яшәгәннәр.

Гөлбәрия апага 84 яшь. Бүгенге көндә үз  йортында яши.

    Файзрахманова Фәүзия апа

1924 елның матур май аенда Күәм авылында туа. Гаиләдә 5 бала.Әтиләре сугышка яраксыз була, чөнки аның яралары тазарып бетмәгән була. Сугыш башланган вакытта Фәүзия апага 17 яшь була.Иң авыр эш алар җилкәсенә төшкән ул вакытта.Мари урманнарына барып урман кискәннәр.20 яшь тулганда ул Мәскәү янында окоп казый, яралы солдатларның киемен юа, нинди эш бар эшне дә башкара.Җиңүне Мәскәүдә каршылый.2014 елда аңа 90 яшь тула.     (класс җитәкчесе)C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\101_SONY\DSC07240.JPG

Борханова   Факия әбием

 1929 елның 12 июнендә Күәм авылында туа. Кышкы көннәрдә алар еракка урман кисәргә барганнар. Өскә кияргә юньле кием- салым, ашыйм дисәң ашарга булмаган. Урманда ач-ялангач диярлек яңгыр астында кышларын салкын көннәрдә зур-зур агачларны кискәннәр. Шул агачларны станциягә ташып вагоннарга төягәннәр.Ничек кенә авыр булмасын,әбием сынатмаган. Кая җибәрсәләр дә, нинди генә эш кушсалар да эшләгән. Торф әзерләүдә катнашкан. Колхозда терлекләр караган.Ул хезмәт ветераны. Аның берничә медале дә бар.  Борханов Әмир

..

 Кем ул патриот?

  Кем ул патриот?  Бу сорауга һәр кеше үзенчә җавап бирер. Минемчә патриот сүзе үз Ватаныңны ярату, аны саклау дигәнне аңлата. Без патриот дип санаган кешеләр үз тормышларын туган ил язмышыннан башка күз алдына китерә алмыйлар.Гомерләрен туган халкына Ватан азатлыгы иминлеге һәм матур тормыш хакына хезмәткә яки көрәшкә багышлыйлар.

  Минем күз алдыма патриот дигәч Муса Җәлил килә.Аның исеме тарих битләрендә алтын хәрефләр белән язылган.Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлаган.Ул халкы өчен соңгы сулышына кадәр көрәшә.Шулай ук аның көрәштәше Абдулла Алишны да искә алырга була. Ул да үзенең туган иленә тугры булып калды. Санап китсәң шагыйрьләр, язучылар гомүмән иҗат итүчеләр арасында патриотлар бик күп Шулай ук бөтен тормышларын, гомерләрен куркыныч астына куйган кешеләр арасында гади кешеләр дә бар.Алар янгын вакытында коткару эшләре алып баралармы, яки суда батучыны коткаралармы.Аларны да без патриот дип атый алабыз.Чын патриот аның туган ягы, халкы бәхетле булганда гына чын –чынлап бәхетле була ала.C:\Users\римма\Desktop\тәрбия\җиңү көне\101_SONY\Мифтахова Гузель.JPG

                                                                                                 Мифтахова Гүзәл

        Минем энемнең хыялы.

Минем энемнең зур хыялы бар. Ул кинодагы абыйларга карап, мин дә зур үскәч чын егет, чын солдат булачакмын ди. Илебезнең сакчысы булу аның хыялы. Ә аның өчен кечкенәдән үк батыр, көчле булырга кирәк , -дип мин аңа гел әйтәм.

           Хөснетдинова Ландыш

Булачак ил сакчылары

Менә тиздән 23 нче февраль –Ватанны саклаучылар көне килеп җитәчәк. Ул көн әтиләр, ир егетләр, бабайлар, малайлар бәйрәме. Минем дә энеләрем бар. Алар тиздән үсеп җитәчәкләр һәм илебене сакларга армия сафларына барачаклар. Алар намуслы, батыр йөрәкле, белемле булып үсәрләр. Ә менә Илфат абыем укуын тәмамлый һәм ул тиздән солдат булачак. Ул күгебез аяз булсын өчен, без тыныч йокласын өчен хәрби бурычын үтәргә китәчәк. Абыем Ватаныбызны саклау өчен үз көчен кызганмаячак, дип уйлыйм мин.Ул яхшы солдат булыр. Җил давылларга, кар-бураннарга карамыйча илебезгә кайгы килмәсен өчен намуслы хезмәт итәр.C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\DSC07291.JPG

                     Мәүлиева Азалия

    Ватанны саклаучылар көне

Тиздән безнең көтеп алынган бәйрәм 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне килеп җитәчәк. Без бу бәйрәмгә мәктәптә дә ныклап әзерләнәбез: рәсемнәр ясыйбыз, газета чыгарабыз, әтиләребез турында проект эшләре эшлибез, бүләкләр ясыйбыз. Әле әтиләребезне чакырып бәйрәм дә итәрбез дип уйлыйм. Без бу бәйрәмне өйдә дә үткәрәбез. Гаиләдә без инде  әллә ничә  егет: әти, бабай, абыйлар, мин һәм ике нәни  энем дә бар.Ә бабам армия сафларында хезмәт иткән.Мин аларга үз кулларым белән әзерләгән бүләкләремне бирәчәкмен һәм бәйрәм белән котлармын.

                     Гатауллин Булат

     Минем  әтием

Минем әтием Борханов Фәрит Фоат улы.Ул армиядә Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткән. Бик зур корабльләрдә йөзгән, диңгезләрне күргән.Бик күп илләрдә булган. Минем дә аның шикелле диңгезләрне, океаннарны күрәсем килә. ”Чын ир егет үз туган җирен сакларга тиеш”, - ди әтием. Ул да үз бурычын намус белән үтәгән.  Мин дә әтигә ошарга телим. C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\DSC07293.JPG

             Борханов Әмир

       Әтием – ил сакчысы

  Минем әтием Хөсәен Хәмбәл улы 1971 елның 24 сентябрендә Күәм авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1998 елның көзендә ул Армия сафларына хезмәт итәргә китә. Әтием башта Украинаның Балта шәһәрендә 6 ай укыту курсларында була. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән, нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант иткән. Аннары ул Алтай өлкәсе Барнаул шәһәрендә 6 ай хезмәт итә. Шуннан соң Казахстан Республикасы Семипалатинск шәһәрендә радиотелеграфист булып хезмәт итә. Әтием анда үзенә бик күп дуслар тапкан. Ул аларны әле дә искә ала, фотоларын бергәләп карыйбыз.Әтием белән төрле милләт кешеләре хезмәт иткән. Алар узара дус, тату булганнар. Ул безгә армия тәртипләре, үзе булган шәһәрләр турында сөйләгәндә, без аны кызыксынып тыңлыйбыз. Туган җирдән читтә яшәү авыр булса да, түзәргә кирәк, - ди әтием. Ике арада йөргән сәлам хатлары очрашу көннәрен тагын да якынайта. 1991 елның декабрь аенда әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әнисе һәм туганнары аны сагынып каршы алалар.

  Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егет өчен хурлык саналган. Армиядә хезмәт итеп кайткан егетне чын ир-егет дип атаганнар, ул шуның белән горурланган. Мин дә әтиемне яратам, аның белән горурланам. Аны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Аңа таза сау, бәхетле тормыш, һәрвакытта безнең янда булуын телим.

                 Фәйзиева Әдилә

Булачак солдатлар!Сезне чын күңелдән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Илебезнең иминлеген, таңнарыбызның тынлыгын, көннәребезнең матурлыгын солдатлар саклый.

  Ул солдатлар бәйрәме

   Без котлыйбыз аларны.

   Бабайларны, әтиләрне

   Һәм бөтен малайларны.

         3 сыйныф кызлары һәм укытучы  

            Борһанова Римма апагыз

            Кыш

 Менә урамда бөтен дөньяны ап-акка күмеп кыш фасылы бара.Кыш көне бик салкын һәм бураннар була.Ләкин без бернинди салкынга карамыйча урамда, саф һавада. Кышкы табигать бик матур була. Бөтен җир ап-ак төстә, түбәләр дә, агачлар да бәскә төренгән.C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\101_SONY\Файзиева Адиля зима.JPG

 Ә безгә бик күңелле. Без чаңгы, чана, тимераякта шуабыз. Малайлар күбрәк хоккей уены белән мавыга.Көн дә яуган карны хоккей мәйданчыгыннан чистарталар да, ярышып-ярышып уйныйлар.Юеш көннәрдә без кар сыннары әвәлибез.Мин чаңгы шуарга яратам.Чаңгыда шуу һәм саф һавада булу сәламәтлек өчен бик файдалы.

 Кыш көне кошларга да җиңел түгел.Аларга азык табу кыенлаша. Шуның өчен без мәктәп тирәсендә кошларга җимлекләр куйдык.Кошлар безнең җимлекләребезгә килгәч, без бик шатланабыз.Мин кыш айларын бик яратам. Фәйзиева Әдилә.

            Кышкы бер көн

 Кышкы матур көн. Аяз, салкынча һава. Барлык табигать калын ап-ак юрганга төренгә күк. Агачлар бүген шәл ябынган сыман, ап-ак бәс сарган. Кышкы табигать үзенчә матур ул.

  Шундый көннәрнең берсендә без өсләребезгә җылы киенеп чаңгы шуарга чыктык.Бездән ерак тугел, балалар шау-гөр килеп кар атыш уйныйлар иде. Мәктәп янындагы мәйданчыкта малайларның хоккей уйнаган тавышлары ишетелә.Тау янында кечкенә балалар чана шуа иде.Ә мин чаңгы шуам.Быел миңа әниләрем яңа чаңгы алдылар.Ул таудан шуып төшеп китәсең, үзе бер күңелле, әле егылып та аласың.Апа белән без ярыша –ярыша чаңгы шудык.Чаңгыда шуу ул бик файдалы.Мин кышкы табигатьне дә һәм кышкы уеннарны да бик яратам. Мәүлиева Азалия.C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\101_SONY\Мавлиева Азалия зима.JPG

        Кыш

    Минем көтеп алган һәм яраткан ел фасылым кыш. Урамда салкын һава, җир өстендә мамык юрган ябынган кебек. Атлап барганда кар шыгырдый, карап торсаң ялтырый.Менә ул матурлык!C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\101_SONY\Мифтахова Гузель Фанисовна.JPG

 Кыш салкын булса да ул миңа бик ошый. Чөнки минем кыш көне туган көнем. Без дуслар белән чана, чаңгы шуабыз. Ә кайвакытта катокта коньки да шуабыз. Көннәр җылытса кар бабайлар әвәлибез, кар атыш уйныйбыз. Бер сүз белән генә әйткәндә кыш бик күңелле уза.

Мифтахова Гүзәл. `



Предварительный просмотр:

Дөньяда иң яхшы әни,

 Беләсезме, кемнеке?

 Белмәсәгез, үзем әйтәм.

 Ул  әни бит – минеке.

Сезне 8 март бәйрәме белән котлыйбыз!Сез-безнең яклаучы-быз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз.Сез булган җирдә ризык та бар, җылы да бар.Бердәнбер иң кадерле , иң хөрмәтле, иң якын кешелребез - әниләр.!Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын  Сезгә! Без бит беләбез әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Әнием.  Җир йөзендә иң матур сүз –әни. Мин үземнең әниемне бик яратам.Дөньядагы иң ягымлы, иң матуры да минем әни сыман. Аның чәче соры, ә күзләре зәңгәр төстә исеме Айгөл Характеры –аралашучан, ачык йөзле, мөләем. Буе-уртача.Әнием минем бик уңган. Тегә, бәйли, пешерә.Аның бәлешләре шундый тәмле була, хәтта телеңне йотарлык. Мин әниемне бик яратам.        Фәйзиева ӘдиләC:\Users\римма\Desktop\Б.Римма\фильм школа\фотки разные\100PHOTO\фото рим\DSC05463.JPGC:\Users\римма\Pictures\Рисунок1.jpg

Минем яраткан әниемC:\Users\римма\Desktop\Б.Римма\фильм школа\фотки разные\ноябрь\фото папка\DSC05215.JPG

 Һәр баланың да үз әнисе була. Ул аның өчен бик кадерле. Минем дә әнием бар. Ул миңа бар нәрсәдән дә кадерлерәк. Чөнки ул бик ягымлы, шат күңелле.Бервакытта да тавыш күтәрми.Безгә бик тәмле ризыклар пешерә.Мине бөтен авырлыклардан да якларга әзер тора.Мин аны бик-бик яратам..Ул C:\Users\римма\Desktop\Б.Римма\фильм школа\фотки разные\100PHOTO\фото рим\DSC05463.JPG

минем өчен иң матур, иң ягымлы, иң назлы әни. Мин аңа кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек телим.

            Борханов Әмир.

Дәү әнием

 Минем бик яхшы дәү әнием бар. Аның исеме Гөлнур. Дәү әнием инде өлкән яштә. Ул ак яулыкларын бәйләп намаз укыганда бик күркәм, матур. Дәү әнием минем белән бик ягымлы сөйләшә. Аның күзләре яшел.Ә куллары йомшак. Дәү әнием җылы куллары белән башларымны сыйпаганда миңа бик рәхәт. Ул безгә җылы оекбашлар,  матур мамык бияләйләр бәйли. Мин дәү әбиемне би яратам. Аңа озын гомер телим.

        Фазылҗанов РәдисC:\Users\римма\Desktop\Б.Римма\фильм школа\фотки разные\100PHOTO\фото рим\DSC05463.JPG

Матурлардан матур әнием

 Минем әни- иң матуры, иң сөйкемлее, иң акыллысы, иң гүзәле, иң сабыры, иң эшчәне, иң әйбәте.

 Минем әниемнең чәчләре дулкынлы, алтын су төстә. Күзләре язгы яфрак шикелле яшел, йөзләре кояш кебек якты.Без әниемнең яраткан балалары.Без дә аны бик каты яратабыз.

 Гатауллин Булат

             Минем әни

 Иң кадерле, матур ягымлы кеше ул –әни. Һәрбер кешегә үз әнисе бик якын. Минем әнием яхшы күңелле, ярдәмчел, пөхтә,уңган. Әнием мине иртән иркәләп уята, яхшы гына укып кайтуымны теләп мәктәпкә озата.Әнием тәмле, татлы ризыклар пешерә. Ул соры чәчле, сөйкемле йөзле, иң чибәр әни. Әни мине өй эшләренә дә өйрәтә, дәресләремне хәзерләгәндә ярдәм итә.Ул миңа берсеннән-берсе матур йомшак бияләйләр, оекбашлар бәйли. Ә тәрәз төбендә аның кызыл, зәңгәр, ак, сары чәчәкләр атып утыручы гөлләре һәркемне шаккаттыра. Ул безгә һәрчак киңәшләрен бирә, җылы сүзе белән иркәли, назлый, ярата. Кадерләп устергәне өчен мин дә аңа зур рәхмәтле. Әни миңа һәрвакыт кирәк, мин аны өзелеп яратам.        Мәүлиева АзалияC:\Users\римма\Desktop\Б.Римма\фильм школа\фотки разные\ноябрь\фото папка\DSC05215.JPG

Дәү әнием

 Мин үземнең дәү әниемне бик яратам.Ул белемле, акыллы, уңган. Аның тылсымлы куллары белән пешерелгән ризыклары телеңне йотарлык. Ул әле бик сабыр да.Беркайчан да безне ачуланмый, гел үзенең матур, акыллы киңәшләрен бирә. Мин дәү әниемне яратам.

 Хөснетдинова Ландыш.

Чәчәкләрдән җем-җем

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

C:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\DSC06918.JPG

Кадерләп үстердең, C:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\DSC07117.JPG

Назыңны биреп син.

Төннәрен йокламый,

Бәхетле булсын дип.

                  Мифтахова Гүзәл

Үскәч кем булырга?

Һәр кеше кечкенә чагында кем дер булырга хыяллана. Менә минем зур үскәч модельер буласым килә.Кешеләргә  бик күп киемнәр ясап, тегеп бирәсем килә.Менә инде март ае да килеп җитте.Март ае һөнәр айлыгы дип атала. Илдә төрле һөнәр ияләре бар: укытучы, китапханәче, чәч кисүче, биюче, табиб һәм башка һөнәр ияләре. Һәр кеше үз күңеленә ошаган һөнәрне кечкенәдән сайлый белергә тиеш.

                Мифтахова Гүзәл

Мин үскәч кем булам.

  Нинди генә һөнәр сайларга теләсәң дә, иң башта мәктәптә яхшы укырга кирәк. Минем хыялым полициядә эшләү. Ул һөнәр бик җаваплы хезмәт. Полициядә эшләгән кеше сау-сәламәт булырга тиеш. Моның өчен кечкенә вакыттан ук спорт белән дус булырга кирәк. Ул шулай ук куркусыз, авырлыкларга чыдам, кешеләрне яратырга тиеш.Мин көн дә спорт белән шөгыльләнәм.Киләчәктә бәлкем полициядә эшләрмен.

          Борханов Әмир

Мин үскәч кем булам.

Һөнәрләр бик күп. Пешекче, тегүче, китапханәче, хисапчы, укытучы, табиб.Барлык һөнәр дә бик кирәк һәм алар мактауга лаеклы. Пешекче тәмле ризыклар пешермәсә, икмәк пешмәс, тәмле ризыклар булмас иде. Тегүчеләр матур киемнәр текмәсә, өстебездә матур киемнәр булмас иде.Укытучылар укучыларга белем бирмәсә, белемле кешеләр булмас иде.Табиблар булмаса, кешеләр гел авырып йөрерләр иде.Ә миңа китапханәче һөнәре ошый. Мин өйдә төрле-төрле китапларны, журналларны җыям, матур итеп тезеп куям.Миңа китаплар, җурналлар белән эшләү бик ошый. Китапханәче бик таләпчән, бөтен эшне җиренә җиткереп эшләргә тиеш. Сораган сорауларга, кирәкле мәгълүматларны табып бирергә тиеш.C:\Users\римма\Desktop\Б.Римма\фильм школа\фотки разные\100PHOTO\DSCN0427.JPG

 Безгә әле һөнәр алу өчен бик тырышып белем алырга, барлык фәннәрне дә үзләштерергә, намуслы, сабыр булырга кирәк. Миңа барлык һөнәр кешеләре дә бик ошый, ә китапханәче Вафина Луиза апа бигрәк тә ошый.

        Мәүлиева Азалия

Үскәч кем булырга

Дөньяда бик күп яхшы һөнәрләр бар: төзүче, агроном, табиб, китапханәче, пешекче. Мин укытучы булырга телим. Укытучы мәктәптә балаларга белем бирә.Ул һәр баланы укырга, язарга, исәпләргә өйрәтә. Укытучы барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Хәтта президентларны да укытучылар укыткан бит. Минемчә укытучы булу җиңел түгел. Моның өчен бик күп белергә һәм укучыларны яратырга кирәк. Укытучыдан шулай ук бик зур сабырлык та сорала.

 Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрен яратырга һәм чын күңелдән башкарырга тиеш дип уйлыйм.

Фәйзиева Әдилә.

Мин зур үскәч...

Минемчә һәр кешенең үз хыялы бар.Димәк, кем булырга? Минем дә үз хыялым бар. Мин киләчәктә табиб булырга телим. Кечкенәдән үк шул һөнәр турында уйланам, уеннар уйныйм.Уенчыкларымны дәвалыйм.Үзең яратып сайлаган һөнәрне яратып та башкарырга киоәк. Һөнәр ияләре илдә 50 меңнән артык икән.Ә шулар арасында иң танылганнары укытучы, табиб, хисапчы, төзүче һәм башкалар.      Ф.РәдисC:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\101_SONY\101_SONY\DSC07390.JPG

Мин инде зур үстем.

Мин инде зур кыз. Мин инде хәзер олылар ярдәменә генә ышанып тормыйм, үзем әниләргә булышырга тырышам. Кичен урынымны узем җәям, ә иртән йокыдан торгач җыеп куям.Ашарга әзерләгәндә савы-сабаларны куешам.Ял көне әни белән бергәләп өйләрне җыештырабыз. Мин тузаннар сөртәм, уенчыкларымны урыннарына куям, гөлләргә су сибәм.Шулай ук идән себерәм, савыт-сабаларны шуышам.Әнигә кер үтекләшәм, керләрне шкафка тигезләп куярга булышам.Әнием мине һәрчак “Минем кечкенә булышчым, ярдәмчем, зур кызым”,- дип сөя.   Фәйзиева Әдилә

Мин нинди зур.

 Мин инде зур үстем, өченче сыйныфта укыйм. Укудан кайткач ялт кына ишек алдына чыгам.Карларны көрәп куям. Бабам миңа “Зур үстең инде улым, кул арасына керә башладың, -ди.Әби кибеткә барганда мин дә аңа иярәм. Чөнки кайтканда аның авыр сумкаларын күтәрешәм. Әби “ И аллага шөкер зур үстең улым,” –ди. Әнигә баздан бәрәңге алып чыгарга, әтигә хайваннар карашырга булышам. Мин чыннан да зур үстем шул.

Фазылҗанов Рәдис

Без спорт яратабыз

Спорт- ул безнең сәламәтлек өчен бик файдалы. Мин үзем дә спорт белән шөгыльләнәм. Көн дә урамда өй тирәли чабып керәм, чаңгыда, конькида шуам.Җәйге спорт төрләре белән дә кызыксынам. Әле күптән түгел Сочида олимпия уеннары булып узды.Россия спортчылары беренчелекне бирмәде. Алар 33 медаль яуладылар.Шулар арасында 13 алтын иде. Спортчыларга без дә гаилә белән көч биреп тордык.

Хөснетдинова Ландыш.

Туган көнең C:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\2 Холмуродов И.jpg

белән Ислам!

7 март 2014 ел Сыйныф җитәкчесе Бурганова Р.Н



Предварительный просмотр:

Яз турында шигырьләр

Җиргә килде яз гына,

Тамчы тамар чак кына.

Кошлар җәйне сагына,

Канатларын кагына.

      Мәүлиева Азалия C:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\DSC06919.JPG

Яңгырлар ява гына,

Карлар эри ялт кына.

Балалар язны сагына,

Сыерчык канат кагына.

            Борханов Әмир

Ямьле язларга гына,

Бик тә сокланып кына.

Туган ягын сагына,

Аккош канат кагына.

          Гатауллин Булат

 Күл өстендә талгын гына,

  Аккош йөзә сак кына.

  Туган ягын бик сагына

   Шуңа канат кагына.

         Мифтахова Гүзәл  

Сыерчыклар килде.

Сыендылар туган якларга

Көндә чут-чут сайрашып

Күмде язгы моңнарга.

     Хөснетдинова Ландыш

 

“Мин динемне яратам”  рәсем конкурсында Фәйзиева Әдилә район күләм 2 урынны яулады.                             C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\1 116.jpg

Миләүшә  белән миләүшә

  Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда яшәгән ди бер кечкенә генә Миләүшә исемле кыз. Ул бик тә чәчәкләр яраткан. Менә беркөнне матур гөл утыртырга теләгән. Аңа әнисе миләүшә гөленең яфрагын алып кайткан. Ул аңа көн саен су

“Иҗат”газетасы  №5

Апрель 2014  Экология айлыгы  

сипкән, тәрбияләгән, төпләрен йомшарткан. Менә миләүшә гөленең  кып-кызыл чәчәкләре дә күренә башлаган.

Миләүшә бик куанган, чәчәкләрне әнисенә күрсәткән. Ләкин кызчык чәчәкләргә бик тә кызыккан һәм акрын гына бер чәчәкне өзмәкче булган. Ләкин кулы белән кагылуы булган, гөл сөйләшә башлаган. C:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\DSC06461.JPG

- Тимә син миңа, мин сиңа ел буена матур кызыл чәчәкләр атып торырмын, мин дә миләүшә исемле  бит. Әгәр синең кулыңны сындырсалар? Сиңа авыр булыр бит - дигән. Миләүшә исемле кыз аптыраган. Ничек инде гөлләр сөйләшә беләмени? – дигән дә,  әнисе янына йөгергән.

- Әнием, миләүшә гөле сөйләшә, карале, – дигән.

-Дөрес кызым, гөлләр дә сөйләшә. Ләкин аларны ишетә генә белергә кирәк.Син һәрвакыт аларны тәрбияләсәң, су сибеп торсаң,  алар сиңа гел рәхмәт әйтеп, чәчәк атып торырлар, - дигән. Шул көннән Миләүшә матур төрле-төрле гөлләр үстерә башлаган.

Андый матур миләүшә гөлләре безнең классыбызда  да бар.Алар тәрәз төбендә шундый матур булып чәчәк атып утыралар, алар яныннан бер дә китәсе килми.

     Хөснетдинова Ландыш

Нәүрүзгөл

Туган авылым Күәм Ашыт елгасы буенда урнашкан. Ашыт елгасы авылыбыз тирәсеннән бормаланып-бормаланып ага. Аның ярларында, болынлыкларында нинди генә үсемлекләр, чәчәкләр үсми, нинди генә кошлар яшәми. Без аларның барсын да язгы

экскурсиягә баргач күрдек. Яз көне җир кардан арынырга өлгерми, болыннарда язгы чәчәкләр күренә. Иртә яздан матур чәчәк атып, алар безне куандыра. Ләкин без аларны өзмибез. Ничек шундый матурлыкны өзәсең инде? Су буйларында тал песиләре шундый сап-сары булып утыра. Ә Ашыт елгасының таулы урыннарында чикләвек ап-ак булып чәчәк ата. Без тагын экскурсиядә бер бик матур сары төстәге чәчәкне күрдек. Укытучы  аны язгы нәүрүзгөл диде. Без аны “Татарстанның үсемлекләре һәм хайваннар дөньясы”  дип аталган китаптан эзләп таптык. Нәүрүзгөл – гаҗәеп үсемлек. Ул иртә чәчәк ата торган үсемлек икән. Нәүрүзгөлне халык телендә язның “ алтын ачкычлары” дип атыйлар. Аның чәчәкләре чынлап та, саф алтыннан ясалган ачкычлар бәйләменә ошаган. Әле аны руслар  “барашек” дип атыйлар икән, чөнки аның яфраклары яшь бәрән йонына ошаган, бөдәрләнеп тора. Нәүрүз гөл матур үсемлек кенә түгел, шифалы да икән әле. Аның яфракларында башка үләннәргә караганда витаминнар күбрәк. Борынгы греклар да бу үсемлекнең дәвалау үзлекләренә ия булуы турында белгәннәр һәм аны “ егерме алланың чәчәге” дип атаганнар.

    Безнең  туган ягыбызда тагын әле без күрмәгән, белмәгән үсемлекләр бар. Без әле 3 сыйныфта гына укыйбыз. Башка сыйныфларда укыганда без калган үсемлекләрне дә танырга өйрәнербез.

            Мифтахова Гүзәл

   Ашытым.

 Табигать кешелек өчен иң зур байлык. Һәр ел фасылы өчен табигать гүзәл, сихри дөньяга әверелә. Табигатьне саклауда тыюлыкларның әһәмияте аеруча зур урын алып тора. Безнең дә авылыбыздан ерак түгел “Ашыт” елгасы буенда шундый бер тыюлык урыны бар. Анда агачлар ,  матур камышлар үсә. Камышлар арасында төрле су кошлары яши. Агач башларында, күе үлән, яфрак араларында төрле-төрле кошлар тавышы ишетелә. Яз җитүгә Ашыт елгасы буена аккошлар, кыр үрдәкләре, кыр казлары кайта. Алар су буенда матур гына йөзеп йөриләр, бала чыгаралар.Аларны ерктан күзәтү шундый күңелле. Ә беркөнне мин ап-ак аккошларны күрдем. Алар шундый матур, салмак кына йөзәләр, судан  азык эзлиләр иде.Алар әле куе камышлар арасында бала да чыгаралар.

         Мәүлиева Азалия

Судагы төнбоеклар 

Кечкенә генә керпе баласы беркөнне су буена килгән һәм  су өстендә бер бик матур сап-сары һәм ап-ак чәчәкләр күргән. Аның бу чәчәкнең матурлыгына  исе киткән. Ләкин чәчәк су өстендә утыра. Керпе ары  йөргән, бире барган. Суга кереп йөзәр иде,  ул әлегә йөзә белми, чәчәкнең исемен дә белми. Шуннан ул укымышлы Ябалак янына киткән. Ә укымышлы Ябалакның тамагы авырта икән, тавышы да беткән булган. Ябалак керпегә күпме генә әйтергә теләсә дә,  аның тавышы чыкмаган. Шуннан керпе баласы тиен янына йөгергән. Алар тиен белән бергә ябалакны дәвалар өчен болынлыктан дару үләннәре җыйганнар.Ләкин сирәк калган үсемлекләргә тимәгәннәр .  Алар бергәләп ябалак дустын дәвалаганнар. Керпе баласының судагы чәчәкнең исемен бик тә беләсе килгән. Укымышлы Ябалак керпе баласын су буена алып килгән. Аның кулында ниндидер китап булган. Ябалак матур тышлы китапны ачып керпе баласына судагы сап-сары, ап-ак чәчәк турында сөйли башлады.  Бу чәчәк төнбоек. Ул искиткеч матур су үсемлеге. Ак төнбоекның чәчәге хуш исле, ул хәтта роза чәчәгенә ошаган. Төнбоекларның чәчәкләре су өстенә йөзеп чыга һәм иртә бик иртә ачыла. Кичкә алар яңадан йомыла һәм су астына кача. Ләкин мондый күренеш кояшлы һәм парлы һавада гына күзәтелә , - ди укымышлы Ябалак. Ә шунысы кызык , әгәр һава  торышы бозылса, явым-төшемнәр булса, төнбоек су төбенә кача, чәчәкләр бөтенләй судан чыкмый, я вакытыннан алда су астына кача. Сары төнбоекның чәчәге су өстеннән аз гына калкып тора. Аның тамырлары озын һәм юан, син ул чәчәкне өзә күрмә, - диде ябалак. Чәчәкләрен һәм яфракларын өзү төнбоекка зур зыян китерә. Өзгән урыннан үсемлек эченә су керә башлый һәм үсемлек эченә су керә, үсемлекнең сабагы чери һәм ул үлә.Төнбоеклар агым сулар да үсә - дип укымышлы Ябалак сөйләвен дәвам итте. Ул кечкенә керпе баласына китаптагы рәсемнәрне дә бүләк итеп бирде .C:\Users\римма\Desktop\фото 2\DCIM\101_SONY\Галимзянов Илмир Әтнә Күәм 3кл.JPG

 -Менә төнбоекның матур чәчәкләренә кызыгып аларны өзәләр, юкка чыгаралар. Ә бит ул чәчәкне өйгә алып кайтканчы ул үлә, шиңә һәм матурлык юкка чыга,-  диде укымышлы Ябалак.

  Кечкенә керпе баласы су өстендәге матур чәчәкләрнең нинди чәчәк икәнен белде.Ул Ябалак апага рәхмәтен әйтеп, тизрәк тиен дусты янына йөгерде. Аның да тиенгә төнбоеклар турында сөйлисе, матур китаптан күрсәтәсе килде.

 Дусларым сез дә су өстендә үсеп утырган төнбоекларны өзмәгез, табигатьнең матурлыгын күрә һәм саклый белегез!

              Фазылҗанов Рәдис

Сугыш, сугыш....

Җимерелә авыл, кала

Күпме сугышчы ,

Яу кырында үлеп кала.

Нинди куркыныч сүз.Никадәр кеше гомере, кеше язмышы.Әйе, моннан 69 ел элек халкыбыз бердәм булып дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән.Яшь кызлар, егетләр Туган җирен, гаиләсен саклау өчен фронтка китә.Ә күпме кеше сугыш кырларыннан кире әйләнеп кайта алмаган.Халкым, күп авырлыкларга түзеп, бихисап батырлыклар кылып, бу сугышта җиңү яулый.

   Җиңү көнен безнең халкыбыз зур авырлыклар, батырлыклар, күп корбаннар белән яулап алган.Шуңа күрә бу бәйрәмдә кешеләр елыйлар да, шатланалар.Җиңү бәйрәме һәм батырлар беркайчан да онытылмасын иде.Илләр тыныч, сугышлар булмасын иде.

           Фәйзиева Әдилә  

 Галимҗанов Илмир

          ” Батыр сугышчылар”

   Самат абыйга - 90.

Әтнә районы татар әдәбиятына, мәдәниятенә бик күп күренекле шәхесләр биргән район: Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Хәкимҗан Халиков, Лена Шагыйрьҗан, Луара Шакирҗан һ. б. Шулар белән янәшәдә безнең авылдашларыбыз Самат Шакир, Илдар Хөсни, Габдрахман Сәлимов, Фәнис Җиһаншаһлар булуы белән без лаеклы горурланабыз.

Самат Шакир 1924 елның 15 апрелендә Татарстанның Әтнә районы Күәм авылында туган.

Самат ага халкыбызга бай әдәби мирас,тирән эстетик мәгънәгә ия булган шигъри әсәрләр калдырды. Без аның авылдашлары, Күәм урта мәктәбе укучылары, аның белән горурланабыз.Аның иҗатын яратабыз. Аңа быел 90 яшь булган булыр иде.

Тагын яңалык. Котлыйбыз, Әфәрин!

“Әлифба бәйрәме” нәфис сүз конкурсында Фәйзиева Әдиләбезгә республика күләмендә 2 урын

14 апрель очрашу.

Кем белән дисезме? Фәнис Җиһанша белән.