Тәрбия хәзинәләре

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Сыйныф җитәкчесе - ул икенче ӘНИ. Ул укучысын шәхес буларак танып-белергә, аның кызыксынуын, омтылышын аңларга, характер үзенчәлекләрен, гаилә хәлен һ. б өйрәнергә тиеш.Укытучы баланың психологик үзенчәлекләрен яхшы белгәндә генә анда үзтәрбиягә, үзүсешкә омтылыш уята ала.Минем белән килешәсездер.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon cyynyf_zhitkchesenen_hezmt_burychlary_1.doc43.5 КБ
Файл yash_almashchylar_atnalygy.docx854.93 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф җитәкчесенең хезмәт бурычлары

  1. Гомуми положениеләр
  1. Сыйныф җитәкчесе – ул мәктәптә балалар тормышын оештыручы педагог функциясен башкара. Тәрбияләнүчеләргә лаеклы тормыш үрнәкләре, проблемалы ситуацияләрдән дөрес чыгу юлын күрсәтүче булып тора.
  2. Сыйныф җитәкчесе югары яки махсус урта белемгә ия булырга тиеш.
  3. Сыйныф җитәкчесенең эшчәнлеге белән мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары җитәкчелек итә.
  4. Сыйныф җитәкчесе үзенең эш нәтиҗәләре турында директор, завуч, педсовет алдында отчет бирергә тиеш.

  1. Сыйныф җитәкчесенең сыйныф белән эшләвенең төп бурычлары һәм юнәлешләре.
  1. Бала шәхесенең индивидуаль физик һәм рухи яктан үсеше өчен уңай шартлар тудыру.
  1. Һәр баланың үсеш үзенчәлекләрен өйрәнү
  2. Балаларның интересларын, кызыксынып эшләгән эшләрен өйрәнү.
  3. Класста уңай атмосфера һәм мораль-психологик климат тудыру.
  4. Балаларның яшь үзечәлекләрен исәпкә алып, коллективның эшен оештыру.
  5. Сыйныф үзидарәсе эшен оештыру.
  6. Тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар, әти-әниләр белән килеп чыккан проблемаларны хәл итү.
  7. Укучыларга психологик якын килеп эшләү, гражданин буларак хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру.
  1. Уку процессында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итә.
  1. Педагогик консилиумнар оештыра һәм катнаша. Үз сыйныфындагы укучыларның укуга кагылышлы проблемаларын хәл итә, дәресләренә керә ала.
  2. Укучыларның түгәрәкләргә, секцияләргә йөрүен контрольдә тота.
  3. Һөнәр сайлаганда ярдәм итә.
  1. Укучыларның хокукларын һәм иреген саклый, сәламәтлеге, тормышы һәм иминлеге өчен җавап бирә.
  2. Авыл хуҗалыгы эшләрен оештыра, түләү турында администрация белән сөйләшә.
  3. Әти-әниләргә консультацияләр бирә, ата-аналар җыелышлары үткәрә.
  4. Ашау-эчүне, дежурлык, ремонт эшләрендә ярдәм итүне оештыра, журналны тутыра, йөрешне исәпкә ала, гадәттән тыш вакыйгалар булган очракта, әти-әниләргә һәм администрациягә вакытында хәбәр итә.
  5. Педсовет, семинар эшләрендә, административ һәм методик киңәшмәләрдә катнаша.

3.Сыйныф җитәкчесенең эш режимы

  1. Мәктәп һәм педагогик коллективның эшен оештыру турында гомуми кагыйдәләр Хезмәт кодексында күрсәтелә.
  2. Сыйныф җитәкчесенең балаларга багышланырга тиешле эш сәгате атнага 6 сәгать
  3. Класс сәгате атнага бер тапкыр расписание нигезендә үткәрелә, планы була.
  4. Ата-аналар җыелышы чиреккә бер тапкыр уздырыла.
  5. Эшләгән эш турында чирек ахырында администрациягә отчет бирелә.
  6. Каникул вакытына һәм җәйге чорга аерым өстәмә план төзелә.

4. Сыйныф җитәкчесенең хокуклары

4.1 сыйныф җитәкчесе хокуклы:

4.1.1 Педсовет, мәктәп советы, профсоюз һ.б. җәмәгать оешмалары эшендә катнашырга.

4.1.2.Мәктәп эшенә кагылышлы тәкъдимнәр белән чыгарга, эшлекле, конструктив критика ясарга.

4.1.3. Шәхси тәрбия сиситемалары һәм программалары төзергә, яңа методлар, алымнар яки формалар кулланырга.

4.1.4. Үзенең шәхси намусын һәм кешелеклелек дәрәҗәсен сакларга һәм якларга.

4.2 Сыйныф җитәкчесенең хакы юк:

4.2.1 Хәрәкәтләре һәм сүзе белән бала шәхесен кимсетергә.

4.2.2. Мәктәптә куела торган билгеләрне укучыларны җәзаләау максатыннан файдаланырга.

4.2.3. Алдаларга, биргән сүзендә тормаска, балалар ышанычын явыз ният белән файдаланырга.

4.2.4. Баланы җәзалау өчен әти-әнисен, туганнарын файдаланырга.

4.2.5. Коллегаларының гайбәтен сөйләргә, укытучының һәм педагогик коллективның дәрәҗәсен төшерергә.

5. Сыйныф җитәкчесендә булырга һәм аның тарафыннан алып барылырга тиешле документация

  • сыйныф журналы
  • тәрбия планы
  • шәхси делолар
  • ата-аналар җыелышының протоколлары
  • укучыларның көндәлекләре
  • тәрбия чаралары папкалары, тупланмалар
  • инструктажлар

Бу документларның теләсә кайсын мәктәп администрациясе тикшерергә мөмкин.

               

6. Сыйныф җитәкчесе белергә тиеш

  • “Мәгариф турында РФ законын”
  • “Мәгариф турында ТР законын”
  • “Бала хокуклары турында Конвенция”
  • Педагогика һәм психология фәннәрен
  • Мәктәп гигиенасын
  • Педагогик этиканы
  • Тәрбия эшенең теориясен һәм методикасын
  • Хезмәт турында законнарны

 Сыйныф җитәкчесендә булырга һәм аның тарафыннан алып барылырга тиешле документация

  • сыйныф журналы
  • тәрбия планы
  • шәхси делолар
  • ата-аналар җыелышының протоколлары
  • укучыларның көндәлекләре
  • тәрбия чаралары папкалары, тупланмалар
  • инструктажлар

Бу документларның теләсә кайсын мәктәп администрациясе тикшерергә мөмкин.

Тәрбия планына таләпләр

  1. Куелган максатларның конкрет, төгәл һәм максатка ярашлы булуы.
  2. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу.
  3. Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу.
  4. Мәктәпнең гомуми планына нигезләнгән булуы.
  5. Планлаштырылган эшләрнең системалы, эзлекле булуы, дәвамчанлыкка нигезләнүе.
  6. Планның реаль булуы.
  7. Тәрбия эшендә яңа төрле методлар һәм формалар куллану.
  8. Иҗадилык.
  9. План үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- сыйныфка педагогик- психологик характеристика;

  • тәрбия эшенә һәм укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсенә анализ;
  • тәрбияви бурычлар;
  • сыйныф коллективының эшчәнлеге;
  • әти-әниләр һәм фән укытучылары белән эш.

Сыйныфка характеристика язу үрнәге

  1. Статистик мәгълүматлар
  • гомуми сан;
  • малайлар саны;
  • кызлар саны;
  • милли состав;
  • тулы булмаган гаиләдән булган балалар саны;
  • күп балалаы гаиләдән булган балалар саны;
  • аз керемле гаиләдән булган балалар саны.
  1. Укучылар үзидарәсе (актив, түгәрәккә йөрүчеләр)
  2. Сыйныф коллективының психологик- педагогик үзенчәлекләре:
  • эмоциональ атмосфера ( конфликтлар, бер-берсенә битарафлык, иптәшлек һәм кайгыртучанлык);
  • Укучылар арасында мондый мөнәсәбәтнең сәбәпләре нәрсәдә?
  • Укучыларның сыйныф турында күзаллаулары нинди?
  • Сыйныфта нинди язылмаган законнар бар?
  • Күмәк эшләрдә укучылар үзләрен ничек күрсәтәләр?
  • Билгесезлек хәлендә, мөстәкыйль кара кабул итәргә кирәк булганда укучылар үзләрен ничек тоталар?
  • Уңышсызлыкка очраганда сыйныф үзен ничек тота?
  • Нәрсәгә иң нык шатланалар?
  • Нәрсәгә иң нык кайгыралар?
  • Сыйныфта төркемнәр бармы?
  • Сыйныфка нәрсә иң авыр бирелә?
  • Нинди сораулар буенча укучылар төгәл карар кабул итә алалар?
  • Яңа укучыларны класс ничек кабул итә?
  • Класс үзен үзара һәм укытучылар белән булган конфликтларда ничек тота?
  • Кызлар һәм малайлар арасында мөнәсәбәтләр нинди?


Предварительный просмотр:

            Яшь алмашчылар атналыгы  

                    13.10-18.10.14

           чаралар

дата

җаваплы

1

Мин сугышны кинолардан гына күреп беләм”

 рәсем конкурсы

13.10.14

Ганиева Л

Сафина Р

Гатауллина Г

Бурганова Р

2

1. 15 октябрь –Хәтер көне! Тәрбия сәгатьләре

2. Хәрби һәм патриотик  сугыш җырлары.

 “Я люблю тебя Россия”  «Этот день мы приближали, как могли”

14.10.14

Ганиева Л

Сафина Р

Гатауллина Г

Бурганова Р

3

Проект эшләре белән танышу

“ Сугыш чоры балалары”

15.10.14

Ганиева Л

Сафина Р

Гатауллина Г

Бурганова Р

4

“Сөмбелә  бәйрәме”.    

  1 сыйныф –Көз      

 2 сыйныф- Яшелчәләр

3 сыйныф- Җиләк-җимеш,

4 сыйныф-Икмәк  кадере.

16.10.14

Ганиева Л

Сафина Р

Гатауллина Г

Бурганова Р

5

“Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм”

“Жизнь без наркотиков»

Хәрәкәтле уеннар, рәсемнәр ясау

“Сәламәт булу минем өчен...  (дәвам итеп язу)

17.101.14

Ганиева Л

Сафина Р

Гатауллина Г

Бурганова Р

6

Сабантуй, Көмеш кыңгырау газета-материалларын уку.

Атналыкка нәтиҗәләр.

18.10.14

Ганиева Л

Сафина Р

Гатауллина Г

Бурганова Р

13 октябрь

“Мин сугышны кинолардан гына күреп беләм”

 рәсем конкурсы

Максат: Яшь буынга “Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган!” дигән  девиз астында патриотик тәрбия бирү . Ватан өчен утка кергән сугышчылар язмышы, аларның кичерешләрен рәсемдә сүрәтләү. 

1 класс  - 7 укучы

2 класс – 8 укучы

3 класс- 5 укучы

4 класс- 9 укучы катнашты

Район турына 4 класстан Мифтахова Гүзәл, Борханов Әмир, Фәйзиева Әдилә; 1 класстан Ганиев , Бәйрәмова, Ахмадуллиның эшләре  китте.

C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\DSC07904.JPG

   

C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\DSC07474.JPG

14.октябрь

Хәрби һәм патриотик  сугыш җырлары.

 “Я люблю тебя Россия”  

  «Этот день мы приближали, как могли”

Максат: 1 ) Укучыларга батырлык, туган илне  ярату  төшенчәсен аңлату               

              2) Күмәк җырлау сәләтләрен үстерү.

              3) Укучыларда патриотизм хисләре тәрбияләү.

1 сыйныф –“ Солнечный круг”

2 сыйныф –“ Родина моя Россия.”

3 сыйныф-“Билгесез солдат”, “Кирәкми сугыш”

4 сыйныф- “Солдатлар”, “Десятый наш десантный батальон»

“Туган ягым Татарстан” җырын– Хөснетдинова Ландыш башкарды.

C:\Users\римма\Pictures\568926.jpg

 

15  октябрь

Проект эшләре белән танышу

       “ Сугыш чоры балалары”

Максат:Үз җирлегебездәге сугыш чоры балалары белән таныштыру, алар турында мәгълүмат туплау.

1941 нче елны сугыш башланды. Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Таза ир-атларны сугышка алдылар, авылда эшләрдәй кеше калмады. Бөтен эш бала-чагага, карт-корыга калды.

   Әниебез көне-төне басуда булган. Без аларның артыннан тырма белән башак җыеп йөрдек. Ашарга ипи юк иде. Өшегән бәрәңге ашадык. Он заты күрмәдек. Өскә-башка юк, киндер күлмәк киеп йөри идек. Аягыбызда чабата. Әни, үзебезнең сыерны җигеп, симәнә ташыды. Печән чаптык, көчебез җитми иде. Язарга ручка юк. Перо белән китапның чиста битенә яза идек. Укырга мөмкинлек булмады. Ашлык суктык. Төнлә дә эшләдек

http://img.news.open.by/news/2009/06/vvvv%20-%209.jpg

16 октябрь

                  “Сөмбелә  бәйрәме”.  

Максат 1.Уеннар, җырлар, биюләр, шигырьләр аша  балаларны яшелчәләр, җиләк-җимешләр, дару үләннәре кыр културалары белән таныштыру.  

2.Укучыларның күзәтүчәнлеген, иҗади сәләтләрен үстерү.

 3.Кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү

Көзге яфраклар җыю. Рәсемнәр ясау, яшелчәләрдән әкият геройлары ясау, күргәзмә оештыру. Һәр  темага презентация.  Яфраклардан матур бизәкләр ясау.

       Һәр сыйныф планлаштырылган темага уңыш бәйрәме чарасы  күрсәтә

 1 сыйныф      Көз  темасы ,  

 2 сыйныф      Яшелчәләр -витаминнар

3 сыйныф       Җиләк-җимеш

4 сыйныф      Икмәкнең кадере

C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\DSC07926.JPG

17октябрь

“Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм”

                       “Жизнь без наркотиков»

Хәрәкәтле уеннар, рәсемнәр ясау.

Максат:1. Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәү.

             2. Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү .  

Спорт төрләре  ясалган рәсемнәр, ”Спорт- ул сәламәтлек”. “ Спорт –ул җитезлек”. “Спорт – ул тапкырлык.”

Сәламәтлекнең нигезе – физик эш, даими күнегүләр, гимнастика һәм спорт белән шөгыльләнү.

-саф һавада күбрәк булырга,

-хәрәкәтле уеннар уйнарга,

-тырнакларны  үз вакытында кисеп һәм чистартып торырга,

-өстәл яки парта артында гәүдәне төз тотарга,

-кием пөхтә, җиңел, җыйнак, хәрәкәтләрне уңайсызламый торган булырга тиеш

C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\DSC07868.JPG

18 октябрь

“Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарына күзәтү

      Иҗат газеталары чыгару.Атналыкка нәтиҗә

C:\Users\римма\Desktop\101_SONY\DSC07481.JPG

4 сыйныф укучыларының иҗат җимешәрен газета  

                    журналларда күрергә мөмкинC:\Users\римма\Pictures\568957.jpg