Мин сыйныф җитәкчесе

Бурганова Римма Нурмухаметовна

Сыйныф җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы, ул тормыш сулышын тоеп яшәүче,

ул укучыларның якын киңәшчесе, ярдәмчесе.

1992 нчы елда  башланган гаять җаваплы һәм тыңгысыз һәм шул ук вакытта мавыктыргыч,кызыклы  булган  хезмәт юлымның 23 нче елы бара. Сыйныф җитәкчесе булу – укытучыдан зур җаваплылык һәм оештыру сәләтенә ия булуны таләп итә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә мунициаль районы

Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

           “Ел сыйныф җитәкчесе – 2015”        

Проект эше

                         Темасы:  “Сәләтле балалар”                     

     

                           Проектны башкарды:

                   

                                  югары категорияле

                       башлангыч сыйныф укытучысы

                       Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы

     

                                      2015 ел

 

Эчтәлек

  1. Проектның паспорты.
  2. Проектның актуальлеге.
  3. Проектны тормышка ашыру этаплары .
  4. Проект эшенең эчтәлеге.

-эстетик юнәлеш

-филологик юнәлеш

-математик юнәлеш

-табигат фәннәре юнәлеше

-спорт юнәлеше

  1. Проект эшенең уңышка ирешү юллары.

   - тәрбия эше юнәлеше

  •   максатка ирешү юллары

6. Проект эшенең нәтиҗәсе.

7.  Йомгаклау

  1. Кулланылган әдәбият.

                                         

                                       1.    Проектның  паспорты

 Проектның  исеме

«Сәләтле балалар»

Проектның норматив – хокукый  нигезләнүе

  • Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы Законы.
  • Татарстан Республикасының Мәгариф турындагы Законы.
  • Балалар хокукы турында Конвенции (статья 13 (п.1), 27, 29, 31);  
  • Милли проект «Мәгариф»;
  •   2010-2015 елларга Татарстан Республикасы мәгарифенең "Киләчәк- Будущее" үсеш стратегиясе    30.12.2010 ел  № 1174 карары  
  • «Дәрестән соң мәктәп” проекты
  • Әтнә район мәгариф бүлеге тарафыннан расланган “Сәләтле балалар”, “Патриотик тәрбия”, “Шәхес” , “Сәламәтлек”  программалары

 Проектны тормышка ашыручы

Башлангыч сыйныф җитәкчесе:  Борһанова Р.Н.

Проект максаты һәм бурычлары:

Төп максат: Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Төп бурычлар:

  • балалардагы сәләтне ачыклау;

-  укучыларның үз сәләтләрен үстерү  өчен тиешле шартлар булдыру;

-  укучыларны бердәм коллектив итеп туплап, мөстәкыйльлек   сыйфатлары формалаштыру;

- укучыларның сәләтләрен үстерүгә ата-аналарны кызыксындыру һәм аларның күмәк иҗади эшчәнлеген оештыру;  

 - һәр укучыны сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган  гамәли чараларда актив катнаштыру;

-тырышлык, хезмәт сөючәнлек сыйфатларын тәрбияләү;

 -эстетик тәрбия бирү, матурлыкны күрә белергә өйрәтүне якташ әдипләр, сәнгать, мәдәният хезмәткәрләре, спорт мастерлары турында өйрәнү аша тормышка ашыру.

 - Укучының эшчәнлеген билгеләүдә “Портфолио” технологиясен куллану.

Проектны тормышка ашыру срогы һәм этаплары.

2012-2015 уку еллары.

Проектны башкару вакыты – 4 ел

Оештыру  этабы (2011 – 2012 еллар): сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерүнең максатчан программасын булдыру

Төп этап.2012-2015 еллар:

 Укучылар белән тематик очрашулар үткәрү, экскурсияләргә бару,  эрудит , сәнгать буенча бәйгеләр, олимпиадаларга әзерләнү, катнашу.һ.б.

Йомгаклау этабы (2014-2015  уку елы.):

 Проектны тормышка ашыру һәм ирешелгән, нәтиҗәләргә,  уңышларга  контроль һәм анализ, килеп туган проблемалар ,   киләчәктә аларны чишү юнәлешләрен билгеләү.

Проекты тормышка ашыру юллары

Дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлектә, түгәрәкләрдә,  мәдәният йорты һәм китапханәләр белән элемтә эшчәнлегендә.

Проектта милли-региональ компонент

Якташ әдипләр, сәнгать, мәдәният хезмәткәрләре, спорт мастерлары турында өйрәнү һәм алар үрнәгендә тәрбия бирү.

Көтелгән нәтиҗәләр.

  • Укучыларның фәнни олимпиадаларда , конкурсларда катнашуларына ирешү
  • Нәтиҗәлелеккә ирешү
  • Укучыларның сәламәт әхлаклы һәм көндәшлеккә сәләтле булуларына ирешү.
  • Һәр баланың үз мөмкинлекләре, сәләтләрен аңлы рәвештә ачыклавына ирешү һәм киләчәктә шул юнәлештә үсешкә омтылу тудыру.

Проектның үтәлеше буенча контроль

Проектның тормышка ашырылуы  ТЭБДУ тарафыннан күзәтелеп, педсовет, директор яны киңәшмәләрендә , сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә утырышларында бәя бирелә.

   

2. Проектның актуальлеге.

    Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазыйфасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде. Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

  Башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы: шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә, иҗатка өйрәтү турында да кайгырта.

  Дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта  укучы эзләнергә, үз сорауларына җавап табарга, фикерләрен дәлилләргә, мөстәкыйль эшләргә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнә.

      Аеруча сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Ә һәр бала да үзенчә талантлы.

      Нәрсә соң ул сәләт?

 Сәләт ул — индивидуаль, ягъни бер кешене икенчесеннән аерып торучы психологик үзенчәлек. Күпләр сәләтле кешеләргә һәр нәрсә дә җиңел бирелә дип карыйлар. Ләкин бу дөрес түгел. Сәләтне үстерү өчен дәвамлы өйрәнү, тырышлык һәм күп хезмәт кирәк.

        Тормышта шундый хәлләр дә очрый: балалар кече яшьтән үк я рәссам, я музыкант, я галим булып танылалар. Алар мондый сәләткә тумыштан ия булганнар.  Бу очракта мәктәптә уку дәверендә оста укытучы баладагы сәләтне күреп ала һәм аны үстерү өстендә эш алып бара. “Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга , иреккә чыгарырга, кешегә тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, — дип язган Л.Н.Толстой. Нәкъ менә балалык елларында иҗат чаткылары күренә башлый. Балалардагы сәләтне күрү һәм алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру — ата-аналарның , укытучыларның мөһим бурычы.

           

    Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре 

    Сәләтле бала нинди була соң ул?

 Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Гадәттә, мәктәп программасын үзенең яшьтәшләренә караганда тизрәк hәм тирәнтенрәк үзләштерә торган укучыны сәләтле, дип атыйлар. Ул фактларны, исем, фамилияләрне, сан, кагыйдәләрне җиңелрәк исендә калдыра, яңа теманы тизрәк үзләштерә, мәсьәләләрне тизрәк чишә, хатасыз яза. Әмма сәләтлелек тормыш, көнкүрештә - бертөрле, ә фәндә икенче төрле мәгънә белдерә. Бер өлкәдә, әйтик, музыкага сәләтле бала математиканы бөтенләй белмәскә мөмкин. Сәләтлелекне психиканың хәтер, фикерләү, дикъкать кебек үзенчәлекләре белән бутарга ярамый. Бу сыйфатлар турында гына сүз барса, алар кешегә барлык хәлләрдә дә бертөрле ярдәм итәрләр иде. Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дә махсус сәләт кирәк. Укучының сәләте турында aның өлгерешенә карап фикер йөртәләр. Балалар үзара үзләренең белем алу активлыгы белән бер-берсеннән аерылалар: нәкъ менә шундый аерымлык аларның шәхси сыйфатларына караганда өлгерешенә күбрәк тәэсир итә.

Әгәр баланы ул мәктәпкә кергәнче үк укырга, язарга, гади күнегүләрне үтәргә, мәсьәлә чишәргә, рәсем ясарга өйрәткән булсалар, I класстан aның психик сыйфатлары шөгыльләнгәнмәгән балаларныкы белән чагыштырганда, ныграк үскән була. Шул ук вакытта ярыйсы ук әзерлекле пассив бала мәктәптә укуда артта кала hәм әкренләп уртача укучы була. Әгәр дә кеше актив булмаса, аның төп психик функцияләре (сөйләме, хәтере, фикерләү сәләте) үсеше тоткарлана. Шулай итеп, хезмәттән, тырышлыктан башка талант сүнәргә, үсештән туктарга мөмкин.  

   Билгеле, шундый хәлләр дә була: укытучы үзенең уйламыйча әйтелгән сүзе белән балада үз-үзенә ышаныч хисен сүндерә, hәм ул кайчандыр яратып эшләгән эшен дә башкарырга теләми. Менә шундый хәлдә сәләтле бала да сәләтсезгә әверелә. Моның киресе дә булырга мөмкин: кайвакыт сәләтсез булып тоелган балаларның сәләтен үстерергә мөмкин. Мәсәлән, махсус күнегүләр ярдәмендә музыкага бөтенләй сәләте булмаган укучыны да музыканы аңларга, музыка коралында уйнарга өйрәтергә мөмкин. Һәp балада да кешегә кирәкле сыйфатлар, сәләт бар. Әмма алар төрле кешедә төрлечә үскән. Аларның кайсысы ни дәрәҗәдә үсүе баланың мәктәпкәчә яшьтәге вакытта сәләте, таланты нинди юнәлештә үстерелүенә бәйле. Ә алга таба ата-аналар, педагоглар, тренерлар баланың шул юнәлештәге сәләтен, кызыксынуын үстерергә тиеш.

   Әмма сәләтлелекнең фәнни аңлатмасы башкачарак. Баланың hәвәслелеген, талантын төрлечә билгеләп була. Тиешле шартларда яшәгән балаларның 2 - 9 проценты бик сәләтле була. Интеллектлылыгы яшьләренә туры килгән балалар 50 процент тәшкил итә. Алар дөньяны танып белүдә hәм hөнәри осталыкта гаять зур уңышларга ирешергә, мәктәптә белем алу елларында бик сәләтле балаларга тигезләнергә мөмкин.

     Сәләтле баланың укуга омтылышы, белем алу белән кызыксынуы сүрелүен алга таба төзәтү бик читен. Балачак hәм үсмерчакның hәp чоры теге яки бу белемне җиңелрәк үзләштерүгә көйләнгән. (Мәсәлән, балачакта туган тел hәм чит ил телләре җиңелрәк үзләштерелә.) Билгеле бер яшьтә баланың танып-белү сәләте тиешенчә файдаланылмаса, алга таба aның бу сыйфаты бөтенләй югалырга мөмкин.

  Хәзерге заман фәне баланың кече яшьтән үк нәрсәгә сәләтле, hәвәc булуын билгели ала. Балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле, талантлы булуын укытучылар, психолог, социаль педагоглар өйрәнергә hәм алардагы бу сыйфатларны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы бала һәрвакыт үзенең җәмгыятькә кирәклеген тоеп, алга таба зур эшләр башкара алуына ышанып яшәргә тиеш.

     Менә шуңа күрә дә мин проект эшемне укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдердем.

                             Сәләтлелек билгеләре

     Укытучыга балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Аннары шуның нигезендә билгеле бер эш формалары һәм алымнары булдырырга һәм аларны көндәлек эштә кулланырга кирәк.

Сәләтлелек билгеләре буларак, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз.

Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият укучы һәм өстәмә күнегү-биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була. Ә дәреслектәге уку материаллары исә, күләме һәм тирәнлеге буенча, уртача дәрәҗәдәгеләргә исәпләнгән. Әгәр дә бала сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматның саны һәм сыйфаты (монысы — иң әһәмиятлесе) белән генә канәгатьләнергә теләми.

    Ә.Хуҗиәхмәтов фикеренчә, сәләтле балалар өч категориягә бүленә. Аларның беренчесен — зиһенлелек сәләте кече яшьтән үк ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесен — аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесен сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар тәшкил итә .

М.Мәхмүтов  фикеренчә, билгеле бер яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләргә хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы — сәләтле балага хас сыйфат .

 

      Сәләтле балалар белән эшләү проекты түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:

-        сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;

-        һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

            Сәләтле дип, гадәттә, түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны        атарга мөмкин:

1)        интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;

2)        иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;

3)        эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрен (музыка, рәсем сәнгате, математика, спорт, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар,

4)        мәктәптә яхшы укучы балалар (академик сәләтлелек).

                         

          Сәләтле балалар белән эшләү юллары

Балаларның сәләтен үстерүдә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадалар, фәнни җәмгыятьләр, түгәрәкләр, факультатив дәресләр, кызыксыну буенча берләшмәләр дә зур әһәмияткә ия.

           

3. Проектны тормышка ашыру этаплары һәм алып барылган эш төрләре

          1 этап. Оештыру.1 ел – 1 класс. Укучыларны бердәм, дус коллектив итеп туплау, һәр укучының сәләтен ачыклау.

Эш төрләре.  

  • Тестлар ярдәмендә белемнәрен тикшерү.
  • Тәрбияче белән эшчәнлек.
  • Укучылардан анкеталар алу.
  • Әти-әниләрдән анкеталар алу.
  • Әти-әниләр белән әңгәмә.
  • Укучыларны дәрестә һәм дәрестән тыш вакытларда  күзәтү :

Сөйләме, хәрәкәт активлыгы,  үз-үзен тотышы, яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәте, өлкәннәргә мөнәсәбәте, коллективта үз-үзен тотышы, лидерлыкка омтылыш,  хезмәткә мөнәсәбәте, акыл хезмәтенә мөнәсәбәте, мөстәкыйльлеге, проблемаларны анализлый белү, белмәү. Эшне эзлекле итеп, ашыкмыйча, максат куеп,  яратып, тырышып башкару; ничек туры килсә, шулай эшләү, кабалану, намуссыз карау, уңышсызлыкка  реакциясе. Һ.б.

  • Әниләр көне
  •  Әлифба бәйрәме
  • Юл кагыйдәләрен яхшы бел!
  • “Хуш киләсең, Яңа ел!бәйрәмнәренә әдәби- музыкаль кичәләр әзерләү.

        2 этап. Төп этап.

2 нче ел - 2 класс. Сәләтләре һәм мөмкинлекләреннән чыгып, вазифалар йөкләү.

Эш төрләре:

  • Өлкәннәр көненә, Әниләр көненә әкиятләр сәхнәләштерү.
  • Самат Шакир , С.Хәким, Ш. Мәрҗани музейларына экскурсияләр, “Табигатькә тәрәзә”  -көз,   кыш, яз һәм җәй айларында   туристик сәяхәт һәм экскурсияләр.
  • Туган ягымның танылган спортчылары проект яклау.
  • Мәктәп һәм авыл китапханәсендә булу, китап укучылар конференцияләре  үткәрү.
  • Сыйныф һәм мәктәп күләм рәсем конкурсларында көч сынау.
  • Матбугат белән танышу.Даими “Сабантуй”. “Көмеш кыңгырау”, “Салават күпере” газета-журналларын уку, фикер алышу.
  • “Яшь алмашлар» атналыгында катнашу

         3 ел - 3 класс.

Укучыларны иҗади мөмкинлекләрен үстерү, бәйгеләрдә сынап карау.

Эш төрләре:

  • Үзебезнең төбәктә яшәүче һәм шунда туып үскән язучыларның, күренекле кешеләрнең тормышын, әсәрләрен өйрәнү.
  •  Сыйныфның “Иҗат” газетасына шигырь-мәкаләләр язу,
  • төрле темаларга багышланган  конкурсларда катнашу.
  • Класс җыелышларында, ата-аналар, иптәшләре каршында укучының язмасы белән  таныштыру

      Йомгаклау этабы. 4 ел - 4 класс.

Эш төрләре:

  • очрашулар үткәрү, атналыкларда катнашу(“Туган тел”, “Русское слово”, “Экология”,  “Спорт яратабыз”)
  • “Шәфкатьлелек», “Җимлек», “Ветеран” акцияләрендә катнашу;
  • Бәйрәм кичәләре уздыру;
  • Республикакүләм бәйгеләрдә катнашу – җыр, рәсем, инша,  эзләнү-проек  эше, сәнгатьле башкару,  видеофестиваль, эрудит һ.б.
  • Чыгарылыш кичәсенә “Сау бул, балачак иле!”  видеофильм әзерләү;
  • Укучыларның портфолиоларын тулыландыру, 5 сыйныф җитәкчесенә укучылар турында тулы характеристика бирү.

4. Проект эшенең эчтәлеге

        Сәләтле балалар белән эш түбәндәге юнәлешләрдә оештырыла:

  I. Эстетик юнәлеш

.

 II. Филологик юнәлеш

 III.  Математикик юнәлеш

    IV. Табигать фәннәре.

     V. Спорт бүлеге

Проектны тормышка ашыру юнәлешләре буенча эш планы.

Эш төре.

Эчтәлеге.

Үткәрү

вакыты.

I

Эстетик

1

Сәнгатьле уку һәм нәфис сүз:

- мәктәп театры “Әкият” түгәрәгендә шөгыльләр,

Атнага 2тапкыр

- сәнгатьле сөйләү конкурслары

План буенча

- сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларда (бәйрәмнәрдә, балалар иртәсендә, үзэшчән сәнгатьтә һ.б.)

ел дәвамында

- район күләмендәге конкурсларга әзерләнү, катнашу.

ел дәвамында

2

Сәхнәләштерү:

- театр сәнгате нигезләре,

ел дәвамында

- мәктәп театры түгәрәге “Әкият”,

ел дәвамында

- сәхнәләштерелгән әкиятләрне балалар бакчасында, мәктәптә, ата-аналар җыелышларында күрсәтү.

План буенча

3

Җырлау:

- вокал буенча башлангыч белемнәр;

ел дәвамында

- музыка һәм җыр конкурслары;

ел дәвамында

- сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашу, балаларны мактау, бүләкләү.

Ел дәвамында

4

Декоратив - кулланма сәнгать:

- рәсемнәр  ясау, рәсем конкурсларында катнашу, матбугат чараларында яктырту.

ел дәвамында

-укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмәләр оештыру.

ел дәвамында

5

Бию, хореографиядән башлангыч күнекмәләр:

-театр түгәрәгендә бию күнекмәләре формалаштыру,

Атнага 2 тапк.

- мәктәптә һәм районда үткәрелгән чараларда, конкурсларда катнашу.

ел дәвамында

II

Филология

1

Төрле темаларга хикәяләр, иншалар язу:

- укучыларның эшләрен матбугат чараларына җибәрү,

ел дәвамында

- класстан тыш эшләрдә катнашу, балаларны бүләкләү;

ел дәвамында

3

Индивидуаль биремле карточкаларда эш;

ел дәвамында

Кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү;

ел дәвамында

4

Рус (татар) телен тирәнтен өйрәнү:

- тестлар үткәрү;

ел дәвамында

- олимпиадалар уздыру;

Атналык-ларда

- район олимпиадасында катнашу ( 4 кл);

Елга 1 тапкыр

- “Русский медвежонок” халыкара уенында катнашу (2-4);

Ноябрь

- “Иң яхшы дәфтәрләр” конкурсы.

Чирек саен.

5

-“Зирәк тиен” татар теленнән региональ конкурста катнашу

III

Математика

- “Сабантуй” газетасында үткәрелүче ЗТК конкурсында һәм Мөстәкыймовлар олимпиадасында катнашу

План буенча

- тестлар уздыру (сайлап алу конкурсы);

ел дәвамында

- олимпиадалар (өч дәрәҗәдә);

Ярты ел саен

- район олимпиадасы (4 кл);

Елга 1 тапкыр

- математикадан иң пөхтә дәфтәрләрне билгеләү;

Чирек саен

- иҗади эшләр күргәзмәсе (мәсьәлә, ребус, кроссворд, график, диаграмма, алгоритм һ.б.);

Даими

- стандарт булмаган биремнәрне эшләү;

Даими

- “Көңгерә” халыкара уенында катнашу;

Елга 1 тапкыр

- фән атналыгы үткәрү.

- сыйныфтан тыш һәм мәктәптә ярышларда катнашу, бүләкләү;

Даими

Табигать

-проект эшләрен яклау

ІV

- тестлар уздыру;

Даими

- стандарт булмаган логик биремнәрдән төзелгән язма эшләр;

Атнага1

- рефератлар конкурсы (4 кл);

Чирек саен

- табигать белеменнән иҗади эшләр күргәзмәсе (экологик мәсьәләләр, ребуслар, кроссвордлар);

Даими

- укучыларның табигать фәнендәге уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү;

Даими

V

Спорт

- “Күңелле стартлар”;

Чирек саен.

- спорт секцияләре;

Даими

- сәламәтлек көннәре;

Сишәмбе, пәнҗешәмбе.

- “Иң көчле спортчылар” дигән фотостенд;

Елга 1 тапкыр

- “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” әти - әниләр белән кичә;

Елга 1 тапкыр

- укучыларның спорттагы уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү.

Даими

Укучыларның төркемнәргә бүленеше.

Юнәлеш

Төрләре

Балалар исемнәре

Эстетика

1) мәктәп театры “Әкият” түгәрәгендә

    сәхнәләштерү, театр сәнгате нигезләре белән танышу;

2) мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән иҗади конкурсларда катнашу (җыр, бию, нәфис сүз);

3) бәйрәмнәр үткәрү;

4) рәсем сәнгате нигезләре;

5) кул эшләре күргәзмәләре оештыру.

6) класс бүлмәсен бизәү.

Фәйзиева Әдилә

Фазылҗанов Рәдис

Хөснетдинова Ландыш

Гатауллин Булат

Борһанов Әмир

Филология

  1. төрле темаларга хикәяләр, иншалар язу;
  2. сыйныфның “Иҗат” газетасын чыгару;
  3. “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталары белән хезмәттәшлек итү;
  4. китапханә конференцияләренә катнашу;
  5. олимпиада биремнәре эшләү;
  6. “Русский медвежонок”,”Зирәк тиен” конкурсларында катнашу.

Фәйзиева Әдилә

Мәүлиева Азалия

Хуснутдинова

Борханов

Математика

1) олимпиада биремнәре эшләү,

2) вариатив карточкалар белән эш,

3) тестлар уздыру,

4) иҗади эшләр күгәзмәләре (ребус, крос-сворд, график, диаграмма, логик мәсьәләләр)

5) “Көнгерә” конкурсында катнашу

Мифтахова Гүзәл

Хөснетдинова Ландыш

Табигать

1) авылыбыз табигатен өйрәнү һәм саклау;

2) “Ашыт” сакланышында “Кызыл китап”ка кергән үсемлек һәм хайваннарны өйрәнү;

3) Кошларга оя, җимлекләр ясау.

Галимҗанов Ильвир

Борханов Әмир

Спорт

1) мәктәп күләмендәге ярышларда катнашу,

    (көзге кросс, җиңел атлетика)

2) спорт түгәрәкләренә йөрү

Холмурадов Ислам

Гатауллин Булат

 

          5 .  Проект эшенең уңышка ирешү юллары

 1.Тәрбия эше программасы .

 2.Тәрбия эше юнәлеше

 3.Иҗатка юл ачабыз

 4. Укытучы девизы:  “Укучылар өчен иҗатка, танып-белүгә, ачышларга юл ачарга”

    Укучы девизы: “Мин үзем, мин телим, мин булдырам!”

                                  Тәрбия эше юнәлеше.

Хәзерге тормыш таләбен искә алып, тирән белемле, тиз фикерләргә һәм иҗади эшләргә сәләтле кешеләр тәрбияләү – заман таләбе. Бу – безнең иң мөһим бурычыбыз. һәр укучыда нинди дә булса бер шөгыльгә сәләт булмый калмый.Тик аны ачыклый һәм таба белергә генә кирәк.Белем –сәләтнең ачкычы ул.Минем иҗади эш юнәлешем: “Яңа стандарт таләпләренә нигезләнеп укучыларның иҗат мөмкинлекләрен ачу.Укучыларда мөстәкыйллек тәрбияләү.” Бу уку елында тәрбия эше  12 төрле юнәлеш буенча алып барыла.

1. Танып белү эшчәнлеге.

2. Җәмгыяткә файдалы эшчәнлек.

3. Коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлек.

4. Хәрби-патриотизм юнәлеше.

5. Хезмәт һәм профориентация юнәлеше.

6. Гаилә белән эш.

7. Профилактик чара юнәлеше.

8. Экологик тәрбия

9.Спорт һәм сәламәтләндерү юнәлеше.

10.Балалар оешмасы белән эш.

11.Сәнгать һәи эстетик тәрбия юнәлеше.

12.Ирекле аралашу.

Укучыларның сәләтен үстерүне һәр юнәлеш буенча уңай нәтиҗәле эшләгәндә генә алып барып була. Белем һәм тәрбияне бер-берсеннән аерып алып булмый. Әлбәттә иң беренче укуга җаваплы караш тәрбияләү. Укучылар белән дәресләрдә һәм дәрестән тыш шөгыльләрдә проект эшләрен, фәнни эзләнү эшләрен куллану бик отышлы. Укучыларым бу юнәлештә бик актив, иҗади эзләнәләр, яңа мөмкинлекләрдән файдаланалар.

 Иҗатка юл ачу. Максатыма ирешү юллары.

1.Укучыларга иҗади шартлар тудыру.

2.Конкурсларга, проект эшләренә ата-аналарны җәлеп итү.

3.Һәр баланың да иҗади сәләтен күрә белү.

4.Уңышка ирешеп укучыларда горурлану хисе тәрбияләү.

  Ә иң мөһиме - минем өчен укучыларда эзләнә һәм иҗади эшли белергә,  матурлыкны күрә, аны тудыра белергә, укучыларны иҗат итәргә күнектерү. Аларны иҗади фикер йөртергә, кызыксынучан, игътибарлы булырга, балачактагы хатирәләрне истә калдырырга өйрәтү. Мин, башлангыч сыйныф укытучысы,  укучыларның  иҗади сәләтләрен үстерүдә укытучы, укучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге бик әһәмиятле дип саныйм.

 Укытучы: киңәшче, юнәлеш бирүче, төзәтмәләр кертүче, рухландыручы, илһам өстәүче.

 Укучы: эзләнүче, идеяне тормышка ашыручы, мәгълүмат җыючы, фикерләүче, күзәтүләр нигезендә модель төзүче, барлыкка килгән нәтиҗәләрне анализлаучы, тәҗрибәләр үткәрүче, интернет материалларын кулланучы, проектны яклаучы, иҗат итүче.

Ата- ана: укучыга кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче, идеяләрне тулыландыручы, иҗади бала белән бергә кызыксынучы, бала белән көндәлек аралашучы ролен үтәүче.

Гаиләне дәрестән тыш тәрбия эшен оештыруга җәлеп итү, ата-аналарга педагогик белем бирү, “Уңышка юл” программасы нигезендә тормышка ашыру иң яхшы чара булып тора.

    Укучыларда патриотик тәрбия юнәлеше буенча туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан тәрбия сәгатьләрендә “Туган ягым” темаларына , туган як тарихын , сугыш чоры балалары , герой сугышчылар , сугыш афәтенең һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү.

      Экологик тәрбия юнәлешендә укучылар матурлыкны күрә белергә өйрәнәләр.Үзләренең рәсемнәрендә ярдәмгә мохтаҗ, беркемгәдә зыян китерми торган хайваннарга ярдәм итүләрен сорыйлар. Укучылар мәктәптә, өйдә хикәяләр, әкиятләр  иҗат итәләр, иллюстрацияләр ясыйлар.

      Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү шулай ук мөһим бурычларның берсе. Баланың психологиясен, мәктәпкә, дусларына мөнәсәбәтен өйрәнү, карашын ачыклау сыйныф җитәкчесенә алга таба эшләрне оештырганда юнәлеш бирә.

Театрларга бару  укучыларыбызны сәнгатькә якынайта. Шуңа күрә без укучылар өчен булган  театрларны даими карап барабыз. Тамашадан соң фикер алышулар оештырабыз. Укучылар җырга, биюгә, нәфис сүз сөйләүгә сәләтле. Ә шул сәләтне күрә белергә, укучыны мактый белергә генә кирәк минемчә.

  Тәрбия сәгатьләрендә мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр куллану, төркемнәрдә эшләү тагын да җанлы итә, укучыларда фикерләү активлыгын арттыра. Шулай ук дәрестән тыш шөгыльләрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, дини бәйрәмнәрен, милли киемнәрен өйрәнүгә  игътибар бирелә. Вакытлы матбугатка язылуны да оешкан төстә үткәрәбез.Укучыларымның иҗат җимешләрен “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” битләреннән табарга мөмкин. Шулай ук 2 ел рәттән үзебезнең сыйныфта чыга торган “Иҗат” газеталарында  укучыларымның уңышларын күрергә мөмкин. Республика конкурсларында төрле юнәлешләрдә   укучыларым урыннар алдылар. Дәресләрдә пассив булган укучылар да иҗатка тартыла башлады. Андыйларның сәләтләре еш кына әкият җанрында, рәсем иҗатында, проект эшләрендә ачылып китте. Аларның әкиятләрендәге хыял, оста итеп уйлап чыгару балаларның иҗади фикерләвен үстерә.Тыңлаганда, сөйләгәндә, үз әкиятләрен тудырганда бала хыяллана, уйлап таба, үзенең эчке дөньясына якын образларны күзаллый һәм намуслылыкны, хезмәт сөюне, тырышлыкны, гаделлекне җиңүче итәргә омтыла.

     Кече яшьтәге мәктәп баласы өчен хәрәкәтләнү, уйнауның роле зур, яшь организм әледән-әле хәрәкәт таләп итә. Шунлыктан мин төрле хәрәкәтле уеннар өйрәнүгә, ясауга, саф һавада булуга игътибар бирергә тырышам. Тәрбия сәгатьләрендә дөрес туклану, шәхси гигиена кагыйдәләрен өйрәнү кебек темаларга әңгәмәләр  үткәрәм.Укучыларым төрле спорт ярышларында катнашып, көрәш түгәрәгенә даими йөреп уңышлы урыннар яуладылар. Укучыларымның иҗатка тартылу сәләтләре елдан ел арта.

6. Проект эшенең нәтиҗәсе

Мәктәп һәм район, республика күләм чараларда укучыларның катнашуы һәм призлы урыннар яулавы.

Укучылар катнашкан бәйгенең төре

     Ф.ИО

      нәтиҗәсе

1

Созвездие –Йолдызлык-2014 район

“Конферанс” номинациясе

Фазылҗанов Р

Гатауллин Б.

Мәүлиева А.

Хуснутдинова

Диплом

Диплом

Диплом

Грамота

2

“Мин динемне  яратам”  рәсем бәйгесе   районкүләм,  2014

Фәйзиева Ә.

2 урын, грамота

3

“Әлифба: тарихка сәяхәт һәм заманча үсеш юнәлешләре” шигырь сөйләүче бәйгесе россия күләм,   2014 ел

Фәйзиева Ә.

2 урын,

Диплом

5

“Марш парков- 2014” рәсемнәр, әкиятләр иҗат ителде.

10 укучы  Мифтахова Г.

3 урын, диплом  2014

5

Республика күләм “Каждая птица сыта своим клювом» эссе

Мифтахова Г.

3 урын,  диплом

6

 Бөтендөнья Татар Конгрессы оештырган “Бәхетле балачак”  рәсем конкурсы     ( 2 укучы)

Мавлиева А.

Файзиева А.

Грамота 2014

1 урын  икәү

7

“Жизнь без наркотиков” 2014

   район рәсем конкурсы

Гыйниятов И.

3 урын

8

Республика күләм  “Гаилә һәм мәктәп” җурналы белән “Газпром трангаз Казан” ҖЧҖнең уртак проекты бәйгесе      

4 һәм 8сыйныф

укучылары

Диплом  2014

9

 1 место районном этапе Республиканского конкурса творческих работ антикоррупционной направленности “Надо жить честно!”

 Призёр районного этапа этапе Республиканского конкурса творческих работ антикоррупционной направленности “Надо жить честно!”

Мавлиева Азалия

Хуснутдинова Ландыш

Грамота 2014

Грамота 2014

10

Районкүләм “Я слышал только о войне” рисунок дипломант

Мифтахова Г

Диплом 2015

11

Символы моей страны. районкүләм

Файзиева А

Грамота 2014

12

Мәгърифәт газетасы оештырган  республика “Мөстәкыймовлар олимпиадасы”

Гатауллин Б.

Грамота,  2012

13

“Марш парков - 2013”  район

Гатауллин Б.

3 урын, Диплом 2013

14

“Дети рисуют страну” республикада конкурсы

Фәйзиева Ә.

2 урын, грамота 2013

15

Всероссийский конкурс детского рисунка “Спасение на пожаре”  республика

3 укучы

Грамота 2012

16

Мәктәпкүләм сыйныф  “Иҗат “ газетасы

Барлык укучылар да катнаша

2012-2013

2013-2014

2014-2015 ел.

17

Республика матбугаты “Сабантуй” журналында укучыларның

мәкаләләре чыкты.

“Әтнә таңы”

“Сабантуй”

“Көмеш кыңгырау”  

3-4 сыйныф

4 февраль 2014

10 февраль 2014

6 март 2013

8 май 2014

26 апрель 2014

2014 сентябрь

сен., окт.,

ноябрь,

декабрь 2014

гыйнвар 2015 февраль 2015

18

“Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясе үткәргән конкурс “Тарихи мирас”   Чаллы 2014

Мавлиева А

Гатауллин Б

Мифтахова Г

Диплом 1 дәрәҗә

Диплом 2 дәрәҗә

Диплом 3 дәрәҗә

                                   

 

 7.  Йомгаклау

Йомгаклап әйткәндә, проект эшемнең уңышы түбәндәгеләрдән күренә:

1.Укучыларның үз эшчәнлеге белән канәгать булуы.

2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелү.

3. Укучыларның иҗади сәләтләре арту.

4. Алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклаша белү, конкурент булырга сәләтлелек.

Гомумән, нинди генә эш төре алсаң да, бала өчен аңлаешлы, кызыклы булырга тиеш. Укучыларның сәләтен үстерүне һәр юнәлеш буенча уңай нәтиҗәле эшләгәндә генә алып барып   була. Мин, башлангыч сыйныф укытучысы буларак,  укучыларымның сәләтен ачыклау һәм үстерү юнәлешендә тупланган тәҗрибәм игътибарга лаеклы дип саныйм. Сәләте булмаган бер генә бала да юк, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга һәм камилләштерергә булышу – һәр укытучының төп бурычы. Укытучы белән укучы арасында дөрес мөнәсәбәтләр  урнаштырганда гына бу максатны тормышка ашырып була. Үз эшемдә һәр укучыга шәхси якын килеп, эзләнеп, яңа алымнар, яңа мөмкинлекләрне кулланырга туры килә.

 Һәр чорда  талант һәм сәләт югары бәяләнгән, ул кешеләргә бәхет китергән.Мин дә үз укучыларымның эш нәтиҗәләре, аларның  сәләтләре белән горурлана алам. Югары  сыйныфларда да  укучыларымның иҗади сәләтләре дәвамлы булса иде.

             Киләчәктә, яңа сыйныфны кабул иткәндә мин проектыма үзгәрешләр        

    кертәчәкмен: сәләтле укучыларның үз иҗатлары белән танышу максатыннан  

   мәктәп радиотапшырулары оештыру, сәләтле балаларның иҗатыннан буклетлар

  чыгару.                  

   8.   Кулланылган әдәбият

1.Стандарты второго поколения. Проектные задачи в начальной школе.

2.Проблемы начального образования:психология, педагогика, методика.

(Сборник научных статей по материлам научно-исследовательской работы студентов)

3.Мәхмүтов М.И.         Мәктәптә мөстәкыйльлек тәрбияләү. – Казан, 1964.

4. Кирсанов А.А. Индивидуальный подход к учащимся в обучении. – Казань, 1966.

5.Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Тәрбия — мәңгелек фәлсәфә: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге.— Казан: Мәгариф, 2001.



Предварительный просмотр:

1 слайд

Мин,  Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы.

 “Сәләтле балалар” темасына проект эше әзерләдем. Проект эше 4 ел буе алып барылды һәм нәтиҗә ясалды.

2 слайд

Проект эшемнең төп максаты: Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Төп бурычлар: балалардагы сәләтне ачыклау;

-  укучыларның үз сәләтләрен үстерү  өчен тиешле шартлар булдыру;

- укучыларның сәләтләрен үстерүгә ата-аналарны кызыксындыру һәм аларның күмәк иҗади эшчәнлеген оештыру;  

 - һәр укучыны сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган  гамәли чараларда актив катнаштыру;

- Укучының эшчәнлеген билгеләүдә “Портфолио” технологиясен куллану.

3 слайд

Проектны тормышка ашыру срогы 4 ел һәм этаплары  2012-2015 уку еллары.

   Оештыру  этабы (2011 – 2012 еллар): сәләтле балаларны ачыклау һәм үстерүнең максатчан программасын булдыру

    Төп этап.2012-2015:

 Укучылар белән тематик очрашулар үткәрү, экскурсияләргә бару,  эрудит , сәнгать буенча бәйгеләр, олимпиадаларга әзерләнү, район, республика конкурсларында катнашу.

Йомгаклау этабы (2014-2015 .): Проектны тормышка ашыру һәм ирешелгән, нәтиҗәләргә,  уңышларга  контроль һәм анализ, килеп туган проблемалар ,   киләчәктә аларны чишү юнәлешләрен билгеләү.

4 слайд

Проектымның уңышка ирешү юллары иң беренче чиратта тәрбия эше программасы төзүдә, аннан тәрбия эше юнәлеше буенча эш юнәлеше алып барыла.

5 слайд

Тәрбия эше төрле юнәлешләргә бүленгән.

6 слайд

 Максатка ирешү юллары

Сәләтле укучылар  өчен  уңайлы шартлар булдыру, ата-аналарны җәлеп итү, һәр баланың да сәләтен күрү, укучыларда горурлану хисе тәрбияләү.

7 слайд

Минем эш юнәлеше девизы:

         “Укучылар өчен иҗатка, танып-белүгә, ачышларга юл ачарга”

  Укучылар девизы: “Мин үзем, мин телим, мин булдырам!”

Сәләтле укучылар белән эш түбәндәге юнәлешләрдә оештырыла

1. Эстетик  (нәфис сүз, җырлау, сәхнәләштерү)

2. Филологик (иҗат итү нигезләре, поэзия)

3. Табигать фәннәре (фәнни-тикшеренү эше)

4. Рәсем сәнгате

Иң мөһиме- минем өчен матурлыкны күрә, аны тудыра белергә, укучыларны иҗат итәргә күнектерү.

8 слайд

Мин башлангыч сыйныф укытучысы  укучыларның  сәләтләрен үстерүдә укытучы, укучы һәм ата-ана   хезмәттәшлеге бик әһәмиятле дип саныйм.

Укытучы:киңәшче, юнәлеш бирүче, төзәтмәләр кертүче, рухландыручы, илһам өстәүче.

 Укучы: эзләнүче, идеяне тормышка ашыручы, мәгълүмат җыючы, фикерләүче,

 тәҗрибәләр үткәрүче, интернет материалларын кулланучы, проектны яклаучы, иҗат итүче.

    Ата- ана: укучыга кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итүче, идеяләрне тулыландыручы, иҗади бала белән бергә кызыксынучы, бала белән көндәлек аралашучы ролен үтәүче.

9 слайд

Укучыларымның иҗатка тартылу сәләтләре елдан ел арта бара .Аны экранда да күрергә мөмкин.

10 слайд

Сәләтле укучыларның матбугат битләрендә дөнья күргән иҗади эшләре  сыйныфның “Иҗат” газетасында тупланды. Шулай ук республика күләм балалар өчен чыккан “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Әтнә таңы” газета-журналлардагы укучыларымның иҗатларын күрергә мөмкин.

11 слайд

Проект эшемнең нәтиҗәсе итеп, әлбәттә укучыларымның район, республика, россия күләм алган уңышлары дип уйлыйм.

12 слайд

Йомгаклап әйткәндә, проект эшемнең уңышы түбәндәгеләрдән күренә:

1.Укучыларның үз эшчәнлеге белән канәгать булуы.

2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелү.

3. Укучыларның иҗади сәләтләре арту.

4. Алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклаша белү, конкурент булырга сәләтлелек.

13 слайд

Мин башлангыч сыйныф укытучысы буларак укучыларымның сәләтен ачыклау һәм үстерү юнәлешендә тупланган тәҗрибәм, проект эшем игътибарга лаеклы дип саныйм.

Сәләте булмаган бер генә бала да юк, аларның иҗади мөмкинлекләрен генә ачарга һәм камилләштерергә булышу – һәр укытучының төп бурычы.

Киләчәктә, яңа сыйныфны кабул иткәндә мин проектыма үзгәрешләр        кертәчәкмен:

 сәләтле укучыларның үз иҗатлары белән танышу максатыннан   мәктәп радиотапшырулары оештыру, сәләтле балаларның иҗатыннан буклетлар чыгару.                  



Предварительный просмотр:

  Мин, Бурганова Римма Нурмөхәмәт кызы Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.

Иҗади эш юнәлешем.   “Яңа стандарт таләпләренә нигезләнеп укучыларның иҗат мөмкинлекләрен ачу. Укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.”

   

Сыйныф җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы, ул тормыш сулышын тоеп яшәүче, ул укучыларның якын киңәшчесе, ярдәмчесе.

1992 нчы елда  башланган гаять җаваплы һәм тыңгысыз һәм шул ук вакытта мавыктыргыч,кызыклы  булган  хезмәт юлымның 23 нче елы бара.

Сыйныф җитәкчесе булу – укытучыдан зур җаваплылык һәм оештыру сәләтенә ия булуны таләп итә.

  Иң беренче булып, беренче сыйныфка кабул ителгән укучыларның шәхси үсешен өйрәнү максатыннан укучыларның портфолиосын булдырдым, ата-аналардан анкеталар алынды. Бу портфолио миңа һәр баланың үсеш дәрәҗәсен, омтылышын, ихтыяҗ-зәвыгын сәламәтлеген, тәрбиялелек дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә.

 Укучыларның мөмкинлекләренә туры килә торган уңайлы шартлар булдырып, тәрбия эшен оештыру минемчә иң кирәге дер.Ул укытучы- кабинеты. Кабинетта укучылар өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылган.

  Тәрбия планын, гадәттә, мин еллык итеп төзеп куям. План төзегәндә, түбәндәгеләргә игътибар итәргә тырышам: нинди истәлекле даталар булачак, нинди вакыйгалар, укучыларны нәрсәләр кызыксындыра, алар нинди темаларга сөйләшергә телиләр, кемнәр белән очрашулар үткәрергә теләүләре белән кызыксынам. Класс сәгатьләрендә  әхлак, сәламәтлек, патриотик тәрбия һәм башка юнәлешләргә  багышланган темалар карала.

Укучыларымның белемен арттыру максатыннан еш кына очрашулар, театрга бару, Казанга музейга бару сәяхәтләре оештырабыз. Бу сәяхәтләр укучыны матурлыкны, гүзәллекне күрергә һәряклы үсеш алган шәхес итеп тәрбияләргә өйрәтә.

9.  Минемчә  сыйныф җитәкчесе эше уңдырышлы туфракка орлык чәчүне хәтерләтә. Алар балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, укучыларда  югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләре формалаштыра.

   Бала тәрбияләүдә сыйныф җитәкчесе белән берлектә әти - әниләр эшчәнлеге зур роль уйный. Ата – аналарны мәктәпкә тартуның тагын бер ысулы – төрле күңелле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрү. Башлангыч  сыйныф укучылары мондый кичәләрдә бик актив катнашалар. Мәсәлән: тренинглар, түгәрәк өстәлләр, Әниләр көне,  Өлкәннәр көне, “Спорт ярышлары” КВН   һәм башка  бәйрәмнәр зур тәрбияви әһәмияткә ия булдылар.

   Сәламәт яшәү рәвеше, чыннан да, бүгенге көн таләбе. Кем өчендер ул  - мода булса, без-укытучылар, ягъни тәрбия сагында торучылар өчен ул – заман ихтыяҗы, чөнки заман бүген бездән  рухи һәм физик яктан сәламәт булган балалар тәрбияләүне сорый.

   Балаларның иҗади эшчәнлеген, фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм һәм язма телләрен баету максатыннан укучылар белән бергәләп ай саен   “Иҗат” газетасын чыгарабыз.Газетада укучыларның әкиятләре, шигырләре хикәяләре, рәсемнәре уңышлары зур урын алып тора.

 Иҗади эшләребезне “Көмеш кыңгырау” газеталарында, “Сабантуй” журналларында  күрергә мөмкин.

Укучыларым белән бергә төрле республика күләм бәйгеләрдә, конкурсларда катнашып зур җиңүләргә ирештек, анысы минем өчен бик куанычлы.

 Дөнья үзгәрә, дөнья белән бергә мин дә  үзгәрәм. Яңалык белән мин дә яңарам.Әле генә тәрбия серләрен төшендергән укучыларымның инде үз баларына тәрбия юнәлешен үз үрнәгемдә аңлатам.  Димәк, киләчәгебез безнең үз кулларыбызда.

Бүген  мин яңа стандартлар чорына аяк баскан укытучы. Каршымда – яңа заман балалары. Алар үз–үзләрен тотышлары белән дә, дөньяга карашлары, тормышка карата фәлсәфәләре белән дә икенче балалар. Ләкин,  мин барыбер укучыларымның яраткан сыйныф җитәкчесе, шул ук вакытта яңалыкка, уңышларга, җиңүләргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, матурлыкны тудыруга  омтылучы шәхес.

 “Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга, максатка омтылыш – шәхеслек билгесе”, - ди  күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов. Минем укучыларым да киләчәктә шундый шәхес булырына мин ышанып калам.



Предварительный просмотр:

Тема:  Бәхет өчен ни кирәк?

Максат: 1)һәркемнең бәхете үз кулында икәнен аңлату.

2) Укучыларны Нәрсә ул бәхет?  -дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү

3) укучыларның үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә, дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү.

Шәхес буларак: Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану,үз фикереңне әйтә белү,

Танып-белү: Логик фикерләү чылбырын төзү,җитмәгән компонентларны тулыландыру,

Коммуникатив:  күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү

Регулятив, көйләгеч: укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне

 үзара бәйләү

 Җиһазлау: Компьютер, проектор

         Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми, аны эзләп табалар.

                               Дәрес барышы

 I. Оештыру өлеше

Укучылар тәрбия сәгатебезне психологик гимнастикадан башлап җибәрик.Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык кына бүләк иткәннәр. Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояш кабынган.Ул кояш бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылытып кына торган.Сез янәшәгездә утырган дусларыгызга җылылык бүләк итешегез әле.Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмайдык.Җылылык тоясызмы? Кәефләрегез ничек? Шушы җылылык, дуслык мөнәсәбәте дәрес буе дәвам итсен.          Тэйк оф-тачдаун  (встать –сесть )

Укучылар сезнең арада бер-берегезгә ярдәм итүче укучылар бармы?  ( ярдәмчел)

-Сезнең арада кыю , батыр укучылар бармы?  (батыр)

-Сезнең арада чаңгы, чананы яратып шуучы укучылар бармы? ( сәламәт )

-Сезнең арада күп белергә омытылучылар бармы?  (белемле, тырыш )

Димәк минем белүемчә сезнең арада ярдәмчел, батыр, сәламәт, белемле укучылар укый икән .Мин сезнең белән танышуыма бик шат.

Уку мәсьәләсе кую

Мин үзем Күәм мәктәбендә нәни укучыларга белем бирәм. Алар сезгә бер күчтәнәч җибәрделәр ул уен: Мине таны дип атала. Видео карала.

 финк –райт-раунд робин структурасы Подумай - запиши-обсуди в команде (бәхет) 

Без бүген дәрестә Бәхет өчен ни кирәк? дигән темага сөйләшеп китәрбез. Нәрсә соң ул бәхет?  Төркемнәрдә биткә чираттан язалар.

Укучылар фикере тыңланыла.

Бәхет – ул туган ил, әти-әни, дуслар, сәламәт булу  ............

Бәхет –ул минем якты дөньяга килүем, әти-әни, гаиләм, яраткан туганнарым булу.

-Яраткан эшең һөнәрен булу

-Сау-сәламәт яшәү, тормышның матурлыгын күрү

-Яхшы уку, тәртипле, акыллы булу.

Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры тәшкил итәләр.Без дә сезнең белән һәр төркемдә бәхет чылбыры төзеп карыйк әле укучылар.

               Уку мәсәләсен чишү.

Менә мин сезгә укучым иҗат иткән әкиятне сөйләп китим әле.

 Якын урманда ике күрше песиләр гаиләсе яшәгән. Аларның берсе аралашучан, тырыш, уңган булган.Ул гаиләсе белән берсеннән-берсе матур балалар үстергән, өй салып чыккан.Балаларым тук булсын дип гаиләсе белән эшләгәннәр.Һөнәрен дә  бик яраткан, дуслары да күп булган. Ә икенче песи  исә берәү белән дә аралашмаган.Көннәр буе каядыр юкка чыгып йөргән.Эшләгән кешедән көлгән . Хәтта аның дуслары да булмаган. Ул чит урманнардагы җәнлекләрне кыерсыткан, байлыкларын талап шул хисапка яши икән.Ә үзе бар нәрсәдән  куркып кына яшәгән.Ләкин күршесе белән тату яшәгән булган. Ә көннәрдән бер көнне ул бик нык авырып киткән.Ник әле күршем күренми, - дип  аның янына килгән.Аңа җылы чәйләр ясап эчерткән. Теге пси : “Әй күршем, бу утрауда синнән дә бәхетле песи юктыр, мөган  “,-  дигән.

Укучылар , икенче песи ни өчен шулай дип әйтте икән? (парларда фикер алышыйк әле)

1  песине без ничек атарбыз?   Бәхетле  ( гаиләсе, дуслары, йорты, эше, һөнәре, сәламәтлеге бар, ярдәм иткән)

2 песине бәхетсез – дуслары, гаиләсе, яшәр урыны, эше, һөнәре юк, талау хисабына яшәгән, кешеләрдән көлгән. Ләкин ул  авыртканчыга кадәр үзен бәхетле сизгән.

Ак бәхет  изге бәхет дип атарбыз                кара бәхет – явыз бәхет ( ул кеше талый,

Явыз бәхет нинди юлга этәрә? Начар юлга. Димәк, безнең икенче куян нинди сыйфатларга ия.

Кешедән көлә, дуслары юк, куркып яши.

          Әгәр сез минем белән килешәсез икән басыгыз, килешмәсәгез аякларыгызны тыпырдатыгыз.

  -Кешеләргә ярдәм итү миңа бәхет китерә.

-Мин иптәшемә авыр вакытта ярдәм итмәдем, шуннан мин үземне бәхетле хис иттем.

-Гаиләм белән туган илемдә яшәү зур бәхет.

-Бәхетне акчага сатып алып була.

 -Яхшы билге алу ул бәхет.

-Җиңел тормыш эзләп мин бәхетле булам.

Молодцы укучылар, мин дә сезнең фикерләрегез белән килешәм.

Сез үзегез белгән кешеләр арасында кемнәрне бәхетле саныйсың? Ни өчен?

Бәхет белән бәйләнешле нинди мәкальләр беләсез?

Бәхет пыяла кебек –сакламасаң тиз ватыла.

Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми – аны эзләп табалар.

Бәхет – тирән мәгънәле төшенчә.Әйе, бәхетле яшәү өчен сәламәтлек, дус яшәү, әти-әниле булу, туган илеңне ярату һ.б кирәк. Менә алар барсыда бәхет чылбырын тәшкил итә.

Сезнең алдагы тормышыгызда бәхет чылбыры өзелмәсен иде.Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?  Бәхеткә ирешүнең нинди юлларын хәтерегездә калдырдыгыз?

ТИМ ЧИР

Без ярдәмчел!

Без батыр!

Без сәламәт!

Без бәхетле балалар!

Дәрескә үзанализ

Тәрбия сәгате уку укучылар тормышында билгеле бер урынны алып тора. Минемчә тема бик актуаль.Тәрбия сәгатендә  мин таныштыру, әңгәмә, күзәтү, эзләнү методларын кулландым. Бу методлар укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерә, иҗади фикерләрен үстерә. Дәрес үстерешле характерга ия, әхлакый шәхескә юнәлдерелгән. Дәреснең темасы:  Бәхет өчен ни кирәк?

Максат: 1)һәркемнең бәхете үз кулында икәнен аңлату.

2) Укучыларны Нәрсә ул бәхет?  -дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү

3) укучыларның үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә, дәлиилшп күрсәтә белүләренә ирешү.

 Теманың актуальлеге шунда, хәзерге дөньяда мәктәпнең бурычы- балаларны кешелеклелеккә өйрәтү. Башлангыч сыйныфлардан ук һәркемнең бәхете үз кулында икәнен төшендерү, изге һәм явыз бәхетне аера белү күнекмәләре тәрбияләргә кирәктер .

    Тәрбия мәсәләсен куйганда

Видео язманы тыңлау формасында   уздырдым. Каршылык этабында өйрәнелә торган темага кызыксыну уяттым.

       Тәрбия мәсәләсен чишү

Әкият аша укучыларда бәхет төшенчәсен аңлауларына ирештем. Дәрес буе укучыларның фикерләрен стимуллаштыра, теләк уята торган сораулар яңгырады, нәтиҗәләр чыгарылды.

    Махсус белем һәм күнекмәләр бирү.

Дәреснең һәр этабында, мәсәлән, видео тыңлаганда, мәкальләрне аңлатканда, бәхет  турында әңгәмә үткәргәндә һ.б. вакытында һәрберсендә теманы яктырттым. Укучыларның җавапларын тыңладым һәм тулыландырып һәр этапка нәтиҗә чыгарып бардым.

     Дәреснең нәтиҗәлелеге.

Дәреснең нәтиҗәлелеге укучыларның җавапларыннан күренде.Укучылар дәрестә актив катнаштылар. Үз фикерләрен белән уртаклаштылар,бер-берсенә киңәшләрен бирделәр.Димәк укучылар  тәрбия сәгатләрен һәрвакыт көтеп алалар.

Укучыларның белем һәм күнекмәләренә дөрес бәя бирү.

Дәрестә укучыларның җавапларын тыңлап, аларга хуплау сүзләре кулландым. Мисал өчен, “дөрес”, “әйбәт”, “килешәм” сүзләрен кулланырга тырыштым.

Укучыларның фикерләү эшчәнлеген төрле методлар белән стимуллаштырдым.Мәсәлән,әңгәмә;иҗади биремнәр;

- Мәкальләрнең эчтәлеген ачу;

 Дәреснең мөмкинлеген укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә багышладым.

Дәреснең өлешләре бер-берсенә бәйләнеп барды. Тема яктыртылды. Укытучы һәм укучы эшчәнлеге бердәм алып барылды. Дәреснең нәтиҗәлелеге укучыларның телдән җавапларында, максатка ирешүдә күренде. Дәрес тулы, дәрес төзелеше дидиктик максатларга туры килә.

Күптөрле метод һәм алымнар, мәсәлән, әңгәмә, күзәтү, эзләнү, таныштыру методлары кулландым. Шулай ук дәрескә күрсәтмә материаллар, рәсемнәр әзерләдем. Дәрестә информацион техник чаралар кулландым.



Предварительный просмотр:

                     Татарстан Республикасы

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

                 Тәрбия сәгате

Тема: Информацион чараларның уңай һәм тискәре яклары.

Сыйныф: 4

югары категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Борһанова Римма Нурмөхәмәт

кызы

     

      “Сыйныф җитәкчесе -2015”

Тема:  Мәктәп укучысы тормышында компьютерның роле. Уңай һәм тискәре яклары

Максат: компьютерның кеше сәламәтлегенә тәэсирләре белән таныштыру

үз  сәламәтлегең турында кайгыртучанлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәсе тәрбияләү;

Шәхес буларак: Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану,үз фикереңне әйтә белү,

Танып-белү: Логик фикерләү чылбырын төзү,җитмәгән компонентларны тулыландыру,

Коммуникатив:  күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү

Регулятив, көйләгеч: укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

 Җиһазлау: Компьютер, проектор.

                               Дәрес барышы

 I. Оештыру өлеше

Укучылар тәрбия сәгатебезне психологик гимнастикадан башлап җибәрик.Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык кына бүләк иткәннәр. Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояш кабынган.Ул кояш бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылытып кына торган.Сез янәшәгездә утырган дусларыгызга җылылык бүләк итешегез әле.Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмайдык.Җылылык тоясызмы? Кәефләрегез ничек? Шушы җылылык, дуслык мөнәсәбәте дәрес буе дәвам итсен.

Укучылар сезнең арада бер-берегезгә ярдәм итүче укучылар бармы?

 ( ярдәмчел)

-Сезнең арада кыю , батыр укучылар бармы?  (батыр)

-Сезнең арада чаңгы, чананы яратып шуучы укучылар бармы? ( сәламәт )

-Сезнең арада күп белергә омытылучылар бармы?  (белемле, тырыш )

Димәк, минем белүемчә сезнең арада ярдәмчел, батыр, сәламәт, белемле укучылар укый икән .Мин сезнең белән танышуыма бик шат.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

Әтнә районы Күәм укучылары биреме (видео)

                финк –райт-раунд робин структурасы

Подумай - запиши-обсуди в команде (информацион техник чаралар)

Әйе, укучылар без бүген сезнең белән информацион техник чаралар турында сөйләшеп китәрбез.Күбрәк сәламәтлегебезгә басым ясарбыз.

.-Укучылар ни өчен иртән торгач без башта тәрәзәгә карыйбыз?

-Һава торышын белер өчен.

-Балалар әйтегез әле, Америка Кушма Штатларында нинди һава торышы икән?

-Казан шәһәрендә , кайсы театрда нинди әсәрләр куела икән? Болар турында, өйдән чыкмыйча гына каян белеп була?

-Интернет аша беләбез.

-Укучылар, бүген без интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләшербез.Интернет ресурслардан күпме кеше файдалана дип уйлыйсыз?

-Бик күп, 1 млрд тан да күбрәк кеше файдалана.

- Ә нәрсә соң ул интернет?(Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Димәк  интернет ул-информация саклау һәм башкаларга тапшыру өчен кулланыла торган компьютер челтәре.

Мин көн саен ниндидер мәгълумат белән танышам.Миңа күңелле булса мин нишлим? (көләм) күңелсез булса , борчылам. Кино, мультфильм караганда, компьютер уеннары уйнаганда көләм, борчылам. Әйе, бүгенге балалар компьютер уеннары белән бик күп мавыга

-Укучылар сез нинди компьютер уеннары уйнарга яратасыз?

-Ул уеннар бик кирәкме, файдалымы соң? Укучылар фикере тыңланыла.

         Мәзәк тыңлау

 Әнисе  Маратны ашарга чакыра:

-Улым,суына бит инде, тизрәк, чык әйдә.Ике кабатламыйм.

Марат йөгереп чыга, өстәл артына утыра. Ә әнисе тиз генә компютер каршына күчә

-Ә хәзер минем чират!

Сездә дә шулай булганы бармы? Бар дыр укучылар, чөнки хәзер тормышыбызны компьютердан башка күз алдына китерү дә кыен.

Аның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе дә бары тик үзебезгә генә бәйле. Чөнки төрле һөнәр ияләре булып эшләгән әти-әниләргә, апа-абыйларга да компьютер бик кирәк.

  Яңа төшенчәләр формалаштыру.

Дәрестә информацион техник чараларның уңай һәм тискәре якларыначыклау. Компьютерны, төрле информацион чараларны Әмир бик бик файдалы ди.

Ә Әминә зыяны да бар ди. Кем Әмир белән килешә кулларыгызны күтәрегез әле, кем Әминә белән килешә аякларын тыпырдатсыннар.

Укучылар сез бүгенге көндә нинди яңа сүзләр беләсез?

Планшет, электрон китап........ Гаджет нәрсә ул?

 Гаджет инглиз теленнән прибор җайланма дигән сүз.Компьютерга яки смартфонга тоташтырыла торган теләсә кайсы цифрлы җайланманы атыйлар. планшет, смартфон,ноутбук, ipad

Ә хәзер уңай якларын ачыклап китик.Тупны бер-берсенә бирәләр һәм уңай якларын әйтәләр.

Хәтер һәм ихтибар арта, күп әйбер белеп була, дуслар белән аралашып була, текст җыеп була, проект эшләре, чит телләрне өйрәнеп, музыка тыңлап. электрон китаплар укып була.

-Молодцы! Әфәрин бик күп яңа  сүзләр  беләсез икән.

    Безнең сәламәтлегебез безнең үзебезгә бәйле: безнең үзебезне ничек тотуыбызга, нинди гадәтләргә ия булуыбызга, сәламәтлегебезне ныгыту буенча нинди эшләр алып баруыбызга. Безнең һәрберебезнең диярлек өйләрендә хәзер компьютер бар, аның каршында без шактый вакытыбызны үткәрәбез.Хәтеребезне тикшереп алыйк әле.

Сез ничә мәче күрдегез? (5)

 Уеннар уйнаганда арыйсызмы?

Менә әлеге физминутны сез көндә кабатлый аласыз. Музыка астында хәрәкәтләр.   Микс пэа шэа  (парланалар тайм-пэа-шэа структурасы )

Сәламәтлеккә нинди зыян салырга мөмкин?

-Күзгә зыян килә, иммунитет какшый, йокысызлыктан интегә,  арка авырта,

 баш авырта, озак утыргач куллар ,аяклар сызлый башлый.

- Бик яхшы укучылар, молодцы!.

 Иң мөһиме укучылар – дөрес мебель сайлау.  Өстәлләр, урындыклар һәм башка кирәк яраклар укучылар өчен җайлаштырылган булырга тиеш. Урындыклар тәгәрмәчле, аркасы көйләнә  һәм урындык әйләнә торган булырга тиеш. Бу очракта укучы үзенең позасын үзгәртә ала, укучылар бик теләп мондый урындыкларда әйләнгәләп утыралар, димәк күкрәк читлеге дә, умыртка баганасы да ял итеп ала дияргә була. Мондый урындыкларда  биелекне  һәр укучыга туры килерлек итеп көйләп була, ә бу үз чиратында талчыгуны киметә. Өстәл клавиатурага яраклаштырырган такталы булырга тиеш. Ул тактаны кирәк чакта тартып чыгарып, ә эш беткәч кире этеп кертеп куярга була. Ә эш шунда ки, рәсем ясаганда, тычкан белән эшләгәндә яки уйнаганда укучының өстәле биек булырга тиеш. Бу такта әйтелгән кагыйдәләрне үтәргә булыша, чөнки укучы куп вакыт үзенең позасын үзгәртергә бәҗбүр була. Ә клавиатура стандарт биеклектән 7-10см түбәнрәк урнашырга тиеш.

Компьютерчылар»да еш очрый торган тагын бер авыру - кул чукларының зарарлануы (кистевой туннельный синдром). Монысына клавиатура «гаепле». Текст җыйганда кул озак вакыт асылынган хәлдә торганлыктан, бармакларны хәрәкәтләндергәндә, сеңерләр сөяккә һәм кимерчәккә ышкыла. Нәтиҗәдә, берничә сәгать эшләгәннән сон, бармаклар ойый яки аларның очына энә белән чәнчегән кебек тоелырга мөмкин. Куллар авырайган сыман була һәм еш сызлый башлый. Ни кызганыч, кайберәүләр әлеге күренешне һичничек компьютерда эшләү нәтиҗәсе дип уйламый һәм авыруны «азындыра». Табибка мөрәҗәгать иткәндә инде хирург ярдәме кирәк булуы бар.

Электрон «тычкан» (идарә итү пульты) да «тешли». Аны озак файдаланганда, бигрәк тә компьютер графикасы белән шөгыльләнгәндә, башта кулны көзән җыерган кебек тоелырга, аннан соң ул ойый башларга мөмкин.

Физкультура белән дәвалау ысулларын аңлату.

Күзләргә гимнастик күнегүләр, кул чукларына, гәүдә торышына.

Күзләрне каты итеп кысып йомарга, 1 дән 4 кә кадәр санарга һәм, күзләрне ачып, 1 дән 6 га кадәр санаганчы еракка карап торырга. Күнегүне 4-5 тапкыр башкарырга.

  • Димәк, компьютер каршында тоташтан (баланың яшенә карап) 15-40 минуттан артык утырырга ярамый. Без үзебезнең сәламәтлегебезне үзебез кайгыртырга тиеш.

-Информацион техник чаралар  дусмы, дошманмы?

Нәтиҗә :    Дөрес куллана белсәң – дус

                   Дөрес кулланмасаң –дошман.

Тискәре яклары                Зыянлы

күзгә зыян килә

иммунитет какшый

йокысызлыктан интегә

озак утыру умыртка баганасына зыян сала.

компьютер уеннарына бәйлелек

баш авырта, начар йокы

куллар сызлый

чынбарлык аралашу әзәя

 чынбарлыктан, реальлектән китү

Уңай яклары              файдалы

бик күп мәгълумат табып булла

проект эшләре эшләп була

ерактагы дуслар белән тиз аралашырга була

хәтер һәм игътибарны яхшырта

презентацияләр эшләп була

информацияне саклап була

ашыгыч ярдәм чакырып була

Тәрбия сәгатенә үзанализ

                Белем бирү аспекты.

  1. Максатка ирешү юнәлеше.

 Тема:  Компьютер  һәм сәламәтлек

Максат: компьютерның кеше сәламәтлегенә тәэсирләре белән таныштыру

үз  сәламәтлегең турында кайгыртучанлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәсе тәрбияләү;

Шәхес буларак: Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану,

Үз фикереңне әйтә белү,

Танып-белү:

  • Логик фикерләү чылбырын төзү,
  • Җитмәгән компонентларны тулыландыру,
  • Чагыштыру, объектларны классларга бүлү

Коммуникатив:

  • Күршең белән фикерләшү,
  • Иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү

Регулятив, көйләгеч:

  • Укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

             Дәрес тибы:  Иҗади эзләнүле, эшлекле

2. Белемнәрне активлаштыру.

Белемнәрне активлаштыруны фронталь сорау  эш аркылы уздырдым. Каршылык этабында өйрәнелә торган темага кызыксыну уяттым.

3. Төрле дәрәҗәдә дифференциаль якын килү.

Укучыларга  төрле авырлыктагы сораулар бирдем. Сорауларны максатчан алдым, алар укучыларның  фикерләү күнекмәләрен   үстерә.

4.Белемнәрне системалаштыруны тәэмин итү.

Тәрбия сәгатендә үткән дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту максатыннан эш алып барылды.Дәрес буе укучыларның фикерләрен стимуллаштыра, теләк уята торган сораулар яңгырады, нәтиҗәләр чыгарылды.

     5. Махсус белем һәм күнекмәләр бирү.

Дәреснең һәр этабында, чагыштыру алымнары кулландым , биремнәрне үтәгәндә ,һәрберсендә теманы яктырттым. Укучыларның җавапларын тыңладым һәм тулыландырып һәр этапка нәтиҗә чыгарып бардым.

6. Дәреснең нәтиҗәлелеге.

Дәреснең нәтиҗәлелеге укучыларның җавапларыннан күренде.Укучылар дәрестә актив катнаштылар. Үз фикерләрен белән уртаклаштылар,бер-берсенә киңәшләрен бирделәр.Укытучы ярдәмендә кагыйдә чыгардылар.Төркемнәрдә эшләделәр.

 7. Укучыларның белем һәм күнекмәләренә дөрес бәя бирү.

Дәрестә укучыларның җавапларын тыңлап, аларга хуплау сүзләре кулландым. Мисал өчен, “Бик яхшы”, “”Фантастика!, “килешәм” сүзләрен кулланырга тырыштым.Укучыларның белем һәм күнекмәләренә дөрес бәя бирү таләпләре үтәлде.

8.Биремнәрне үтәгәндә укучыларның мөстәкыйль эшләү дәрәҗәсе.

Укучылар сорауларга җавап бирергә тырыштылар,   биремнәрне , буклетларны теләп башкардылар..

9.Программа материалының эчтәлеген үзләштерү.

Дәрестә презентация кулландым.

10. Эзләнүле биремнәр куллану.

Дәреснең эффектлыгын тәэмин итү өчен, дәрескә әзерләнү этабында ук өлешчә эзләнү технологиясен кулландым. Укучылар төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштырдылар, тормыш тәҗрибәсен кулланып, төркемнәрдә  хезмәттәшлек иттеләр

11.Дәреснең бербөтенлеге.

Дәреснең өлешләре бер-берсенә бәйләнеп барды. Тема яктыртылды. Укытучы һәм укучы эшчәнлеге бердәм алып барылды. Дәреснең нәтиҗәлелеге укучыларның телдән җавапларында, максатка ирешүдә күренде. Дәрес тулы, дәрес төзелеше дидиктик максатларга туры килә.

12.Методик модуль.

Күптөрле метод һәм алымнар, мәсәлән, әңгәмә, күзәтү, эзләнү, таныштыру методлары кулландым. Укучылар төрле  мәгълумат чыганакларын кулланып кирәкле мәгълуматны табарга өйрәнделәр. Шулай ук дәрескә күрсәтмә материаллар, рәсемнәр әзерләдем. Дәрестә информацион техник чаралар кулландым..

13.Өй эше бирү. Һәр укучы информацион чараларының уңай һәм тискәре якларын чагылдырган буклетлар эшләргә тәкъдим иттем

Рефлекция

-Без бүгенге дәресебезнең максатына ирештекме?

-Ничек уйлыйсыз,бу дәресне без бушка уздырдыкмы?

-Бүгенге дәрестә син кемне мактый аласың?

-Сезгә дәрес ашадымы.    

Дәреснең куелган максатларына ирештем.

   



Предварительный просмотр:

Тема. Син батырлыкны ничек аңлыйсың?

Максат. 1) Укучыларга батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны                                                                               дәлилли белүләренә ирешү.

     2) Фикерләү сәләтен үстерү.

      3) Укучыларда патриотизм хисләре тәрбияләү.

Шәхес буларак: Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану,үз фикереңне әйтә белү,

Танып-белү: Логик фикерләү чылбырын төзү,җитмәгән компонентларны тулыландыру,

Коммуникатив:  күршең белән фикерләшү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү

Регулятив, көйләгеч: укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне

 үзара бәйләү

 Җиһазлау: Компьютер, проектор,

Эпиграф: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул.

                               Дәрес барышы

 I. Оештыру өлеше

Укучылар тәрбия сәгатебезне психологик гимнастикадан башлап җибәрик.Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык кына бүләк иткәннәр. Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкн – кечкенә кояш кабынган..Ул кояш бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылытып кына торган.Сез янәшәгездә утырган дусларыгызга җылылык бүләк итешегез әле.Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмайдык.Җылылык тоясызмы? Кәефләрегез ничек? Шушы җылылык, дуслык мөнәсәбәте дәрес буе дәвам итсен.

Укучылар сезнең арада бер-берегезгә ярдәм итүче укучылар бармы?  ( ярдәмчел)

-Сезнең арада кыю, батыр укучылар бармы?  (батыр)

-Сезнең арада чаңгы, чананы яратып шуучы, спортны яратучы укучылар бармы?   ( сәламәт )

-Сезнең арада күп белергә омытылучылар бармы?  (белемле, тырыш )

Димәк, минем белүемчә, сезнең арада ярдәмчел, батыр, сәламәт, тырыш, белемле укучылар укый икән .

ТИМ ЧИР (кричалка)  Без ярдәмчел! Без сәламәт! Без батыр! Без тырыш укучылар!

                     Уку мәсьәләсе кую

Мин үзем Күәм мәктәбендә нәни укучыларга белем бирәм. Алар сезгә бер күчтәнәч җибәрделәр. Ул уен мине таны дип атала. Видео карала.

финк –райт-раунд робин структурасы

Подумай - запиши-обсуди в команде

Нинди сүз икән ул балалар? Сугыш .

 Сугыш... Күңелләргә бик авыр тәэсир итә торган бик авыр сүз бу. Куркыныч сүз. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән.Сугыш нәтиҗәсендә йөзләгән шәһәрләр, авыллар җимерелгән.

Бөек Җиңүгә 70 ел якынлаша.Сугыш төгәлләнгәннән соң 70 нче язы якынлаша.  Җиңү бик күп корбаннар югалтулар барабәренә генә яулап алына.

Дәреснең темасы: ”Син батырлыкны ничек аңлыйсың?”

II Яңа материалны үзләштерү.

  Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?  

Релли робин (два участника поочередно обмениваются короткими ответами в виде списка)

Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр.

Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык. Авылда үскән балаларның иң беренче батырлары ата каздан курыкмау белән башлана.

Кыю кеше нинди кеше була?  Курку хисенә бирелми торган. Курыкмый торган , батыр кеше була.Батыр кеше әле ул патриот була. Патриот дигән төшенчәне сез ничек аңлыйсыз укучылар.

Патриот –үз туган илен, җирен , халкын,  илен,  ватаның сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше.

Укучылар, бер әкиятне искә төшереп китик әле.Ике дус урманнан бара икән.Кинәт аю килеп чыккан. Берсе куркуыннан агач башына менеп киткән икенчесе җирдә ятып калган.Кемнәндер ул аюның үлгән кешегә тимәгәнлеге турында ишеткән булган.Аю аның янына килгән, күкрәген, аннары  башын, борынын иснәп чыккан. Аю аңа тимәгән.

Аю киткәч тә икенче юлчы агач башыннан төшкән.Дусты янына йөгереп килгән дә , аю синең колагыңа нәрсә дип пышылдады дигән?

Нәрсә дип пышылдады икән аю?

 Иптәше шүрләгән, иптәшен ташлап качкан.

Димәк,ул нинди сыйфатларга ия булган соң?

Үзеңдә батырлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Алдыгызда ак битләр. “Стё Зе Класс” алымын кулланабыз.

 (Укучылар класс буенча йөриләр, бер-берсе белән сөйләшеп уңай якларын язалар, партнерларга рәхмәт әйтәләр)

Гел дөресен сөйләргә, эшләгән эшкә җавап бирергә,үз гаебеңне таный белергә.

  • Кыю кеше нинди кеше була?

 Курку хисенә бирелми торган. Курыкмый торган, батыр кеше була.

- Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?  (Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш).

   Кыю, патриот, түзем,  туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

(Укучы җавабы: кешедә бу сыйфатлар булмаса, ул батырлык эшли алмас иде).

   Синең  батыр буласың киләме?    Батырлыкның киресе нәрсә ул?

-Куркаклык

Нәрсә ул курку, куркаклык.

Куркаклык – куркак булу сыйфаты.Күркак кеше һәтта үз күләгәсеннән курка дип тә әйтәләр.

Куркаклык нилектән туа?

Үз-үзеңә ышанмаудан,үз-үзеңне санламаудан, ялкаулыктан.

Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти - әниеңне,

Туган илеңне

Тиздән җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы  һәрчак  безгә  үрнәк булсын иде.

-Без бүген тәрбия сәгатендә үзебезгә нинди нәтиҗәләр ясарбыз?


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Бөек Җиңүгә 7 0 ел

Слайд 2

1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелгән. Сугыш... Мәскәүдән Берлинга кадәр - 2600 километр. Поезд белән – 4 тәүлек , самолет белән 4 сәгатьлек юл. Җәяүләп, үрмәләп – 4 ел!

Слайд 3

Бөек Ватан сугышында 4 млн 550 мең совет с олдаты һәм офи церы әсирлеккә төшеп, хәбәрсез югала. Республикабызның 700 меңгә якын улы һәм кызы илне сакларга китә, аларның 340 меңнән артыгы сугыш кырында ятып кала.

Слайд 4

Син батырлыкны ничек аңлыйсың? Нәрсә соң ул батырлык?

Слайд 5

Батырлыкны эшли ала Бөтен кеше дә. Аның өчен кирәк түгел Алып көче дә. Ә моның өчен: Яратырга кирәк бары Туган җиреңне, Әти - әниеңне, Туган илеңне.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әтнә районы Бурганова Римма Нурмухаметовна

Слайд 2

комп ь ютерның роле. Уңай һәм тискәре яклары.

Слайд 3

Хәзер тормышыбызны компьютердан башка күз алдына китерү дә кыен. Аның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе дә бары тик үзебезгә генә бәйле .

Слайд 4

планшет ноутбук смартфон ipad ГАДЖЕТ Компьютерга яки смартфонга тоташтырыла торган цифрлы җайланманы – гад жет дип атыйлар .

Слайд 5

Уңай яклары

Слайд 6

Уңай яклары Информацияне саклап була Бик күп белем туплап була Хәтер һәм иг ъ тибар яхшыра Ярдәм, күп әйберне белеп була Ерактагы дуслар белән тиз аралашырга була Проект эшләре эшләп була

Слайд 8

5

Слайд 9

Ял минуты

Слайд 10

Тискәре яклары

Слайд 11

Тискәре яклары Тискәре яклары Комп ь ютер уеннарыннан аерыласы килми Интернетсыз яшәп булмый кебек Урамга чана, чаңгы шуарга чыгасы да килми Еш авыру, иммунитет төшә Күзләргә нык тәэсир итә Баш, арка авырта, начар йокы.

Слайд 13

Дөрес куллана белсәң дус. Ә дөрес кулланмасаң- дошман !


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Нәрсә соң ул бәхет? Бәхет өчен нәрсә кирәк?

Слайд 2

Бәхет өчен күп кирәкми, Эзләмик аны читтән. Авызын ачып кала, ди Һавадан бәхет көткән. Бәхет өчен күп кирәкми Әти-әни булсын янда. Тормыш күге аяз булып, Сугыш булмасын җирдә .

Слайд 3

Бәхет чылбыры сәламәтлек дусларың булу ә ти-әни

Слайд 4

Явыз бәхет дуслары юк саран башкаларга зыян сала кешене кимсетә ялкау ул начар кеше хисабына яши карак

Слайд 5

Бәхет пыяла кебек, сакламасаң уала. Бәхет бары тик кешенең үз кулында, аны акчага сатып алып булмый.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә мунициаль районы

Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

                               

Проект эше

                         Тема:  “ Табигатьне саклау безнең төп бурыч  ”                     

     

               Проектны башкардылар: 2 сыйныф укучылары Сафина Дина, Багавиева Исламия  һәм    югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы   Бурганова Римма Нурмөхәмәт кызы

     

                                      2017ел

 

Эчтәлек

  1. Проектның паспорты.
  2. Проектның актуальлеге.
  3. Проектны тормышка ашыру этаплары .
  4. Проект эшенең эчтәлеге.

-эстетик юнәлеш

-филологик юнәлеш

-табигать фәннәре юнәлеше

  1. Проект эшенең уңышка ирешү юллары.

   - тәрбия эше юнәлеше

  •   максатка ирешү юллары

6. Проект эшенең нәтиҗәсе.

7.  Йомгаклау

  1. Кулланылган әдәбият.

                                         

                                       1.    Проектның  паспорты

 Проектның  исеме

Табигатне саклау безнең төп бурыч                       

Проектның норматив – хокукый  нигезләнүе

  • Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы Законы.
  • Татарстан Республикасының Мәгариф турындагы Законы.
  • Балалар хокукы турында Конвенции (статья 13 (п.1), 27, 29, 31);  
  • Милли проект «Мәгариф»;
  •   Татарстан Республикасы мәгарифенең "Киләчәк- Будущее" үсеш стратегиясе    30.12.2010 ел  № 1174 карары  
  • «Дәрестән соң мәктәп” проекты
  • Әтнә район мәгариф бүлеге тарафыннан расланган “Сәләтле балалар”, “Патриотик тәрбия”, “Шәхес” , “Сәламәтлек”  программалары

 Проектны тормышка ашыручы

2 сыйныф укучысы Сафина Дина, Багавиева Исламия

Башлангыч сыйныф җитәкчесе:  Бурганова Р.Н.

Проект максаты һәм бурычлары:

Төп максат: Балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү; киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру

Төп бурычлар:  1.Авылны яшелләндеру;

 2. Табигатькә сакчыл караш барлыкка китерү ;

 3. Чишмәләррне чистарту, саклау ;

4. Кешенең сәламәтлеге турында кайгырту ;

5. Чүпне тиешле урынга гына ташлауны оештыру

 6. Туган якка мәхәббәт, патриотизм рухы тәрбияләү

Проектны тормышка ашыру срогы һәм этаплары.

2015-2019 уку еллары.

Проектны башкару вакыты – 4 ел

Оештыру  этабы (2015 – 2016 еллар) Киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру максатчан программасын булдыру

Төп этап.2017-2018 еллар:

 Укучылар белән экология темасына әңгәмәләр үткәрү, экскурсияләргә бару,  эрудит , сәнгать буенча бәйгеләр, олимпиадаларга әзерләнү, катнашу.һ.б.

Йомгаклау этабы (2019  уку елы.):

 Проектны тормышка ашыру һәм ирешелгән, нәтиҗәләргә,  уңышларга  контроль һәм анализ, килеп туган проблемалар ,   киләчәктә аларны чишү юнәлешләрен билгеләү.

Проекты тормышка ашыру юллары

Дәресләрдә, дәрестән тыш эшчәнлектә, түгәрәкләрдә,  табигатьне саклау үзәкләре  белән элемтә эшчәнлегендә.

Проектта милли-региональ компонент

Якташ әдипләрнең терек табигать дөньясын, тыюлыклар һәм милли парклар турында өйрәнү, алар үрнәгендә тәрбия бирү.

Көтелгән нәтиҗәләр.

 1. Авылны hәм аның тирә-ягын чүптән арындыру;             2. Сулыкларның чисталыгын тәэмин итү;                             3. Кошларга ярдәм итү;                                                                                           4. Чишмәләрне даими карап тору гадәте булдыру;                         5. Һава чисталыгын саклау.Агачлар утырту.

Проектның үтәлеше буенча контроль

Проектның тормышка ашырылуы  ТЭБДУ тарафыннан күзәтелеп, педсовет, директор яны киңәшмәләрендә , сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә утырышларында бәя бирелә.

   

2. Проектның актуальлеге.

    Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазыйфасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде. Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

  Башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы: шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә, иҗатка өйрәтү турында да кайгырта.

  Дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта  укучы эзләнергә, үз сорауларына җавап табарга, фикерләрен дәлилләргә, мөстәкыйль эшләргә, башкалар фикерен тыңлый белергә өйрәнә.

      Аеруча табигатьне яратучы балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – ил өчен иң мөһим мәсьәлә. Алар агачлар, куаклар, терек табигать турында кайгыртырга тиеш. Димәк, әйләнә-тирә дөньяга сак карарга өйрәнәләр.

             Закон экология сагында. Экология буенча китаплардан күренгәнчә , табигатьне саклау - ул киләчәк буыннар иминлеге өчен әйләнә-тирәне пычрану һәм җимерелүләрдән саклау. Табигатьне саклау кагыйдәләре һәм принциплары закон кушканда гына үтәлә. Россия Федерациясенең 1991 елның 19 декабрендә кабул ителгән һәм 2011 елның 21 ноябрендә яңартылган “Әйләнә-тирә табигатьне саклау” турында законында табигать байлыкларының Россия халыкларының милли байлыгы, җәмгыятьнең социаль-экономик үсеше нигезе булуы турында әйтелә. Үсешебезнең төп шарты - табигатьне буйсындыру түгел , ә җирдәге барлык тереклеккә сакчыл караш  тәрбияләү. 

                                             Проблеманы өйрәнү.

     Проблеманы җентекләп тикшеру өчен без сыйныф белән   чуп ташлау урынына рейд оештырдык. Чүплек авылдан 500м ераклыкта урнашкан. Ул ташландык хәлдә, чуп тирә-якка таралган, аны трактор белән күмеп кую комачауламас иде, дигән фикердә калдык. Ләкин чүп ташлау өчен махсус урын булса да, авыл халкы чуп-чарны якынга гына ташлауны кулай күрә. Бакча башындагы елга буена гына ыргыта ул аны, чөнки чүпне илтү өчен транспорт кирәк, ә монысы инде тагын да зуррак проблема. Дөрес, соңгы арада бу проблема чишелә башлады кебек.   Өлкән кешеләрне күреп сөйләшкәч шул мәгълүм булды: элек кешеләр тирә-як мохитне чиста тотканнар. Елга тирәләренә чүп ташланмаган. 

                                  Нәрсә соң ул табигать?

           Табигать ул-тиңсез  хәзинә,

        Шаулы урман,челтер чишмә дә.

        Яшел  болын да ул,зәңгәр күк тә,

        Сакла аны,аңа син тимә!

        Табигать   -ул тиңсез хәзинә

        Авылның ул яшел урамы.

        Йомшак җилнең биттән иркәләве,

        Алтын көзнең яфрак бураны.  

        Очкан күбәләк тә, сайрар кош та,

        Кырмыска ул,шөпшә, ярканат.

        Агач утырт,гөлләр үстер ,

        Табигаьне, дустым, син сакла!

Табигатьне без төрлечә    кабул итәбез ул һәрвакыт матур, анда бөтен нәрсә урынлы.  Бер генә боҗрасы өзелсә дә, табигатьтә тигезләнеш югала, һәм күбесенчә моңа кеше гаепле. Ә табигатьне яратырга өйрәтү өчен балага тырышлык һәм күп хезмәт, көч кирәк.           

     2017 ел  экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Әйе, укучыларга тәрбия бирүдә экологик тәрбия юнәлеше мөһим урын алып тора. Хәзерге вакытта безне урап алган табигать сыкрый, елый. Табигатьне яратырга, матурлыгын күрә белергә өйрәтү бездән укытучылардан һәм дә әти-әниләрдән тора. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү катлаулы һәм дәвамлы процесс, шуңа күрә бу эш бигрәк тә гаиләдән башланырга тиеш. Элек-электән кеше табигатьнең гүзәллегенә сокланган, аңа багышлап бик күп җырлар, картиналар иҗат иткән. Мәктәптә генә экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас. Елга, ермакларыбыз, авылыбыз чүплеккә батар. Бу проблемалардан чыгу юлларына класстан тыш үткәрелгән чараларга, рәсем күргәзмәләренә, төрле конкурсларга ата-аналарны җәлеп итәргә тырышабыз. Ләкин, кызганыч авыл урамнарында, күпер төпләрендә банка, шешә, полиэтилен кисәкләре белән тулган капчыкларны күрергә мөмкин. Бу бигрәк тә язгы чорда күзәтелә. Югыйсә чүп-чарларны махсус урыннарга түгәргә мөмкинчелек булса да. Авыл халкы, ата-аналар баларыбызга нинди тәрбия бирәбез соң? Бервакыт юлдан бер ана белән бала бара. Ә кулларында чүп тутырылган капчык. Әни кеше як-ягына каранды да, капчыкны дамба астына ыргытты.Авылларда чисталыкны булдыру үзебездән тора түгелме соң?  Тиздән өзелеп көткән ел фасылы якынлашыр. Табигатьнең матурлыгы белән бергә, чүп-чарлар да ияреп килер. Халыкның битарафлыгы, табигатькә булган мыскыллау, әйләнә-тирәне мәсхәрәләү күренеше — күңелне иң әрнеткәне.

  Уйла, Кеше! Теләсә кайда син ташлап калдырган чүп-чар матурлыкны тудыра алырмы?  

                  Экологик проблема буенча  балалар белән эшләү юллары

    Укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү дәрестә һәм класстан тыш эшләрдә тормышка ашырыла. Математика дәресләрендә туган як табигатенә багышланган мәсьәләләр, телдән исәпләү вакытынды үсемлекләр һәм хайваннар турында белешмәләр куллану экологик тәрбия бирергә ярдәм итә. Укучылар белән сыйныфтан тәҗрибәләр ясадык, микроскоп аркылы

 үсемлекләрне hәм азыкларны карадык.    Мәсәлән: «Су нинди була?» Беренче көнне төркемгә

 бер савыт белән кар алып керәбез, аннары бер вакыт үткәч карыйбыз - кар суга әйләнә.  Икенче көнне   савыт белән су алып чыгабыз урамга, үзебез саф hавада йөргәндә, кергәндә 

сунныкарыйбыз анның өстендә боз каткан. Өченче көнне суны чәйнеккә салып кайнатабыз, 

аның борыныннан пар чыга, пар ул безнең су дибез hәм чәйнекнең суын тикшерәбез

 кимегән, ләкин су пар белән чыккан. 

           Нәтиҗә ясыйбыз: су безнең сыек та, боз да, газ да була ала. Балалар тәҗрибәләр ясарга яраталар.Менә шулай экологик тәрбия hәм белем бирү юнәлешендә шактый эш башкарылды.

 Балаларны әйләнә-тирә дөньяга сак караш тәрбияләү сәләтен үстерүдә мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадалар, фәнни җәмгыятьләр, түгәрәкләр, факультатив дәресләр, кызыксыну буенча берләшмәләр дә зур әһәмияткә ия.

              3. Проектны тормышка ашыру этаплары һәм алып барылган эш төрләре

          1 этап. Оештыру.1 ел – 1 класс. Серле табигатьне, зур дөньяны ничек сакларга? соравына җавап эзләү юнәлеше.

    Экология буенча эшләүнең беренче елы бик кызыклы, нәтиҗәле үтте. Без укытучы апа белән тирә-юньне күп күзәттек,  күңелендә янадан-яна сораулар туа торды, кызыксынуларыбыз артты. Ни өчен кошлар җылы якка оча? Ни өчен өрәңге агачы орлыгының канатлары бар? Көзең бөҗәкләр кая китә? h.б. сораулар. Ни өчен табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды? Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? ”Табигатьнең кышкы йокыдан уянуы”. Бу сораулар hәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиеш без. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Меңләгән шул сорауларга җавап табар өчен безгә бик күп материалларны  кулланырга туры килде.

                        Эш төрләре.  ( 1сыйныф)

  1. Җимлекләр кую.Кошлар ашханәсен күзәтү.
  2. Ел фасыллары: пейзаж, рәсемнәр ясау.
  3. Әти-әниләр белән экологик темаларга әңгәмәләр уздыру.

 4.Язын күчмә кошларны күзәтү.

5. Экологик даталарны билгеләп үтү: Су көне -22 март, Кошлар көне-1 апрель, Җир  көне-22 апрель, 4 октябрь- җәнлекләрне саклау көне, 5 июнь Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне.

6. Чишмәләр белән танышу. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә “2016 ел – Су саклау зоналары елы” дип игълан ителде. 

7.Табигатькә сәяхәт итү.Дөньяның матурлыгын күрү.(Тәрәзә , лупа, фото, рамка, төсле пыяла аша)

8. Экологларның мәктәп балаларына хаты белән танышу.

                                       2 этап. Төп этап.

    2 нче ел - 2 класс. Без туган җирнең матурлыгын тоярга, аңа hәрвакыт ярдәм итәргә  

    кирәклеге турында өйрәнү.

     Җәй көннәрендә болындагы үләннәр белән таныштык. Аларның тамыр, сабак, яфрак, чәчәк өлешләреннән торуын, орлыклары җитешкәч, төрле юллар белән таралып, яңа үсемлекләр үсеп чыгуын аңладык.Кыш көннәрендә  кошларга әти-әниләр белән берлектә җимлекләр куйдык. Без тәрәзәдән җимлектән ашаган песнәкләрне күзәтергә яраттык, кышын ачыккан кошларны күзәтү  күңелле иде. Буш вакытларында җимлеккә очып килгән кошларның рәсемнәрен дә 

ясадык.  Экскурсияләр вакытында без табигать белән турыдан-туры «аралаштык»: үсемлекләр hәм хайваннар дөньясы белән яккыннан таныштык, сакланырга тиешле 

терлек ияләрен, экологик күзәтүләр алып бардык hәм көзге яфраклардан гербарийлар 

төзергә өйрәндек. 

                                   Эш төрләре

  1. Табигатьнең үтенечләр китабын тутыру.
  2. Табигать язмышы. Әкиятләр сәхнәләштерү.
  3.  “Табигатькә тәрәзә”  - көз,   кыш, яз һәм җәй айларында   туристик сәяхәт һәм экскурсияләр.
  4. Туган ягымның тыюлыклары проект эшләре .”Ашыт”тыюлыгы (Татарстан Министрлар Кабинетының 1997 ел, 15 сентябрь карары нигезендә районыбыз территориясендә «Ашыт» дәүләт табигый комплексы тыюлыгы оештырылды. Тыюлыкта Татарстанның Кызыл китабына кертелгән 14 төрдәге үсемлек очрый. Кошларның да 112 төре теркәлгән. Алар арасында кыр үрдәкләренең берничә төрен, торналарны, кыр тавыкларын һ.б. кошларны күрергә була.
  5. Мәктәп һәм авыл китапханәсендә булу, китап укучылар конференцияләре  үткәрү.

   6.Сыйныф һәм мәктәп күләм рәсем конкурсларында көч сынау.

  1. Матбугат белән танышу. Даими “Сабантуй”. “Көмеш кыңгырау”, “Салават күпере” газета-журналларын уку, фикер алышу.
  1. “Яшь алмашлар» атналыгында Эрудит бәйге уздыру.”Сораулар ярдәмендә хайваннарны таны”,”Табигатьнең моң зары”, КВН
  1. Марш парковта катнашу.
  2. Экологик даталарны билгеләп үтү: Су көне -22 март, Кошлар көне-1 апрель, Җир  көне-22 апрель, 4 октябрь- җәнлекләрне саклау көне, 5 июнь Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне.

                          3 ел - 3 класс.

Укучыларны иҗади мөмкинлекләрен үстерү, бәйгеләрдә сынап карау.

                                     Эш төрләре:

  1. Үзебезнең төбәктә сирәк калган үсемлекләрне һәм хайваннарны өйрәнү, проект эшләрен башкару

 2.Үзебезнең төбәктә яшәүче һәм шунда туып үскән язучыларның, күренекле кешеләрнең табигать турында әсәрләрен өйрәнү.

3. Сыйныфның “Иҗат” газетасына экология темасына әкиятләр,шигырь-мәкаләләр язу

4.төрле темаларга багышланган  конкурсларда катнашу.

5.Класс җыелышларында, ата-аналар, иптәшләре каршында укучының язмасы белән  таныштыру

6. Экологик даталарны билгеләп үтү: Су көне -22 март, Кошлар көне-1 апрель, Җир  көне-22 апрель, 4 октябрь- җәнлекләрне саклау көне, 5 июнь Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне.8июнь- Всемирный день океанов

                         Йомгаклау этабы. 4 ел - 4 класс.

                       Эш төрләре:

  1. Очрашулар үткәрү, атналыкларда катнашу( “Экология”,  “Кошлар безнең дусларыбыз ”)

2.“Шәфкатьлелек», “Җимлек» акцияләрендә катнашу;

3.Бәйрәм кичәләре уздыру;”Җир көне”. “Су көне” “Кошлар көне”

4.Республика күләм бәйгеләрдә катнашу – җыр, рәсем, инша,  эзләнү-проект  эше, сәнгатьле башкару,  видеофестиваль, эрудит һ.б.

  1. “Туган ягым табигате”  видеофильм әзерләү;

 7.Чишмәләрне чистарту

8. Тыюлыкларга,экологик сукмак буенча сәяхәт итү.

9. Ни өчен хайваннарны гына түгел, алар яши торган урыннарны сакларга кирәк? дигән темаларга проект эшләре башкару, яклау.

                       4. Проект эшенең эчтәлеге

       Әйләнә-тирә дөньяны яхшы белүче  сәләтле балалар белән эш түбәндәге юнәлешләрдә оештырыла:

  I. Эстетик юнәлеш

.

 II. Филологик юнәлеш

 III.  Табигать фәннәре.

     

Проектны тормышка ашыру юнәлешләре буенча эш планы.

Эш төре

Эчтәлеге.

Үткәрү

вакыты.

I

Эстетик

1

Сәнгатьле уку һәм нәфис сүз: Табигатьне ярат!

Уку елы

- табигать белән кешенең мөнәсәбәте номинациясе  конкурслары

План буенча

- район күләмендәге конкурсларга әзерләнү, катнашу.

ел дәвамында

2

Сәхнәләштерү: Кеше урмансыз яши аламы?

ноябрь

Агачлар турында картиналар.(пейзаж)

ел дәвамында

Парклар, тыюлыклар белән танышу.Ашыт тыюлыгының матурлыгы рәсемнәрдә.

ел дәвамында

- сәхнәләштерелгән әкиятләрне балалар бакчасында, мәктәптә, ата-аналар җыелышларында күрсәтү.

План буенча

3

Чаралар: Уныш бәйрәме,Нәүрүз бәйрәме,кошлар көне

План

- музыка һәм җыр конкурслары;

ел дәвамында

- сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашу, балаларны мактау, бүләкләү.

Ел дәвамында

4

Декоратив - кулланма сәнгать:

- Кошлар безнең дуслар рәсемнәр  ясау, рәсем конкурсларында катнашу, матбугат чараларында яктырту.

ел дәвамында

-укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмәләр оештыру.

ел дәвамында

- мәктәптә һәм районда үткәрелгән чараларда, конкурсларда катнашу.

ел дәвамында

II

                                                                                          Филология

1

Экология темасына әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр, иншалар язу:

ел

- укучыларның эшләрен матбугат чараларына җибәрү,

ел дәвамында

- класстан тыш эшләрдә катнашу, балаларны бүләкләү;

ел дәвамында

3

Индивидуаль биремле карточкаларда эш;

ел дәвамында

Кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү;

ел дәвамында

4

Хайваннар тормышын  тирәнтен өйрәнү әкиятләр иҗат итү

- олимпиадалар уздыру; КВН,Эрудит бәйгеләр, - район олимпиадасында катнашу ( 3,4 кл);

Атналык-ларда

Экологик сукмак буенча сәяхәт

Ноябрь

5

Иң яхшы җимлек конкурсы, иң яхшы сыерчык оясы конкурсы

Ел бер тапкыр

III

                                                                                                           Табигать     белеме

- “Сабантуй” “Көмеш кыңгырау”газетасында үткәрелүче “Табигать балалары” конкурсларында катнашу

План буенча

- тестлар уздыру (сайлап алу конкурсы);

ел дәвамында

Парклар маршында катнашу

табигать белеменнән иҗади эшләр күргәзмәсе (экологик мәсьәләләр, ребуслар, кроссвордлар);

Елга 1 тапкыр

Фото күргәзмәләрдә катнашу.

Чирек саен

- иҗади эшләр күргәзмәсе (мәсьәлә, ребус, кроссворд, график, диаграмма, алгоритм һ.б.);

Даими

- стандарт булмаган биремнәрне эшләү;проект эшләрен башкару

Даими

Кызыл китап белән танышу  Аның килеп чыгышы.1948  елда  Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайваннар төрләре буенча комиссия оештырыла. Англия зоологы Питер Скот тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла. 1966  елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый. СССР Кызыл китабы 1974 елда дөнья күрә. Аннан соң төрле республикаларның да шундый  ук китаплары   барлыкка килә башлый.      ТР  Министрлар кабинеты карары нигезендә ТР Әйләнә-тирәне һәм табигый байлыкларны саклау берләшмәсе оеша.   Әлеге рәсми берләшмәлектә 32 төр имезүче хайваннар,85 төр кош ,4 төр сөйрлүче хайван,9 төр балык,100 төр  бөҗәк,10 үрмәкүч, 29 гөмбә турында  мәгълүмат,төсле рәсемнәр,безнең   төбәкләрдә  таралу урыннары картасы  тупланган. Бу китап гади генә түгел.Аның тышлыгы кызып төстә.

Елга 1 тапкыр

- фән атналыгы үткәрү.Зеленый двор,зеленая улица

- сыйныфтан тыш һәм мәктәптә ярышларда катнашу, бүләкләү;  ”Елганы  чистарту” уены. -Нәрсә булган бу  елгага? Ә каян килгән соң бу чүпләр?

-Безгә  нишләргә  кирәк?

-Чүп-чар ничә ел яши?

-Төнбоекны нигә өзмәдегез? кебек сорауларга җавап эзләү

Даими

-проект эшләрен яклау “Чүп-чарга урын юк!”

- укучыларның табигать фәнендәге уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү;

Даими

          5 .  Проект эшенең уңышка ирешү юллары

  1.Тәрбия эше юнәлеше

 2.Иҗатка юл ачабыз

 3. Укытучы девизы:  “Укучылар өчен иҗатка, танып-белүгә, ачышларга юл ачарга”

    Укучы девизы: “Мин үзем, мин телим, мин булдырам!”

                                  Тәрбия эше юнәлеше.

Әйләнә-тирә мохитне саклау һәммәбезнең дә уртак бурычы. Табигатькә зыян китерүчеләргә, иртәме-соңмы, кылган гамәлләре өчен закон алдында җавап бирергә туры килсен иде. Табигатьне саклау без яшәгән йорттан, урамнан һәм авылдан башланганын онытмасак иде. Шулай итеп, дөньяның экологик проблемалары безнең һәрберебезгә кагыла. Рәхәтлек, хозурлык биргән табигатебезнең мәңгелек яшәешен тәэмин итү – безнең буынга төшкән җаваплы бурыч. Безнең яшәү урыныбыз чиста, төзек булырга тиеш.  Хәзерге тормыш таләбен искә алып, тирән белемле, тиз фикерләргә һәм иҗади эшләргә сәләтле кешеләр тәрбияләү – заман таләбе. Бу – безнең иң мөһим бурычыбыз. һәр укучыда нинди дә булса бер шөгыльгә сәләт булмый калмый.Тик аны ачыклый һәм таба белергә генә кирәк.Белем –сәләтнең ачкычы ул.

           Иҗатка юл ачу. Максатка ирешү юллары.

1. Иҗади шартлар тудыру.

           2.Һәр баланың да иҗади сәләтен күрә белү.

3.Уңышка ирешеп укучыларда горурлану хисе тәрбияләү.

 4.Конкурсларга, проект эшләренә ата-аналарны җәлеп итү.

Ата-аналар ярдәме белән «Табигать hәм без»,«Дару үләннәре» фотогазеталар,

«Алар Кызыл китапта», «Экологик сукмагы» күңел ачу кичәләре оештырылды. Гаиләне дәрестән тыш тәрбия эшен оештыруга җәлеп итү, ата-аналарга педагогик белем бирү, “Уңышка юл” программасы нигезендә тормышка ашыру иң яхшы чара булып тора.

    Укучыларда патриотик тәрбия юнәлеше буенча туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан тәрбия сәгатьләрендә “Туган ягым” темаларына , туган як тарихын, экологик проблемаларны чишүдә катнашалар.

      Экологик тәрбия юнәлешендә укучылар матурлыкны күрә белергә өйрәнәләр.Үзләренең рәсемнәрендә ярдәмгә мохтаҗ, беркемгә дә зыян китерми торган хайваннарга ярдәм итүләрен сорыйлар. Укучылар мәктәптә, өйдә хикәяләр, әкиятләр  иҗат итәләр, иллюстрацияләр ясыйлар. Экологик проблемалар – ул кешенең яшәү шартлары начарлану проблемалары, алар кешенең табигать белән үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә килеп чыга, һәм кешенең сәламәтлегенә, тормышына, хәтта кешелек җәмгыяте өчен дә куркыныч яный.Экологик проблемалар дөнья масштабында гына түгел, ә үзебез яшәгән тирәлектә дә каралырга тиеш. Кешеләр табигатьне пычраталармы? Бу хәлдән чыгу юллары бармы? Киләчәктә ни булыр? 

     

                          6.Проект эшенең көтелгән уңай нәтиҗәсе

         Балаларның экологик белемнәрен үзләштерүгә, тәҗрибәләрдә катнашуга булган җаваплылыгы арта; балаларның уеннарда, шөгыльләрдә актив шөгыльләнүе, интеллектуаль үсешнең көчәюе күзәтелә;  проблемалы ситуацияләр вакытында һәр баланың, югалып калмыйча, үз фикерен әйтергә омтылуы барлыкка килә. Балаларның логик фикерләүләре, мөстәкыйльлеккә омтылышлары камилләшә; ата – аналар ярдәме белән үсеш бирүче тирәлек, табигать почмаклары төрле атрибутлар, гөлләр белән баетыла; укучыларда суны әрәм-шәрәм итмәү, табигатьне саклау теләге уяна.

         Әтнә муниципаль районы    Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Багавиева Исламиянең эше

                                               “Әллә төшем, әллә өнем.” әкият

   Мин 2 сыйныф укучысы - Исламия. Без яңа дәреслекләр белән укыйбыз. Һәр дәрестә укытучыбыз Римма Нурмухаметовна һәм дәреслек геройлары Әминә, Әмир белән төрле сәяхәтләргә чыгабыз.Әллә инде бу геройларны бик яратканга көн дә табигатебез турында сөйләшкәнгәме, мин бер көнне төш күрдем.  Әминә белән Әмир табигатькә сәяхәткә чыкканнар икән,  имеш. Юлда барганда каршыларына зур тау очраган.  Ул тау шулкадәр биек булган, ә якынрак килсәләр,  тау чүплек тавы икән. Без бу тауны ничек кенә үтик икән соң дип баш ватканнар алар. Тукта әле, әйләнә-тирә дәреслегендә сәяхәт итә торган безнең вертолётыбыз бар иде бит дип, вертолётка утырганнар. Ләкин вертолёт өскә күтәрелгән саен аларга сулавы начарланган. Алар сулый алмый башлаганнар. Агулы газлар, корым, тузан аларга комаучалаган. Алар яңадан җир өстенә төшкәннәр.Шуның кадәр һаваның пычрануына алар аптыраганнар. Тукта әле каршыда Ашыт елгасы бар, көймә белән йөзеп ,теге ярга чыгыйк әле - ди Әмир апасына. Елга аркылы гизеп чыгарга уйласалар да елга ярына якын килә алмаганнар. Анда да чүп-чар, ватык пыяла шешәләре, су өслегендә әллә нинди кара майлар , үлгән торналарны, аккошларны күргәннәр. Без табигатьнең матур якларын гына күргәнбез икән, карале Әмир,  кешеләр табигатьне нинди хәлгә китергәннәр, - диде Әминә. Әйдә тизрәк без нәни укучыларыбызны кисәтик. Алардан табигать ярдәм көтә – дип алар безнең янга ашыктылар. Мин кинәт уянып киттем дә уйга калдым. Авыл янындагы чүплек тә  Әминә белән Әмир күргән тау кадәрле булса, елгаларыбыз шулкадәр пычранса, суларга чиста һава булмаса, без нишләрбез икән? Укытучы апабыз көн дә  табигатьне саклагыз, зыян китермәгез  дип безне кисәтә  бит. Эх, бу сүзләрне бөтен кеше дә ишетсә иде шул. Без бит табигать турында матур шигырьләр укыйбыз, рәсемнәр ясыйбыз. Җир йөзендә кайбер кошлар һәм хайваннар бик аз калганнар. Әгәр безнең дә Ашыт суы пычранып андагы кошлар, хайваннар үлеп бетсә ничек ямьсез булыр иде. Менә шуңа күрә дә “Ашыт “ тыюлыгы дип аталадыр ул.                                          Төштә үлгән торналарны күреп мин  аларны бик кызгандым. Һәм әнием сөйләгәннәр искә төште. Борын-борын заманнарда ак торналар Себердә яшәгәннәр. Ләкин алар оя кора торга җирләр юкка чыккан. Кешеләр зур заводлар төзегәннәр. Шуңа күрә бу кошлар хәзер кеше үтеп керә алмый торган урманнарда гына оя коралар икән. Ләкин алар бик аз калып баралар. Бу сирәк калган кошларны сакларга, аларны юкка чыгуына юл куймаска кирәк. Без ясаган матур рәсемнәрдәге  кебек табигатьнең дә матурлыгын күрә, саклый белергә кирәк. Әйдәгез дуслар, абый-апалар табигатькә зыян салмыйк, сирәк калган кошларны, җәнлекләрне кыерсытмыйк, табигатьне пычратмыйк, саклыйк !

                             “Зәңгәр күл”

  Борын-борын заманда булган ди бер бик матур зәңгәр күл. Аның суы шундый чиста булган. Бер көнне замана балалары күл янына ял итәргә килгәннәр.Күл буенда музыка акыртканнар, ашап-эчеп ял иткәч барлык чүпне күлгә ташлап киткәннәр.Күл тирәсендәге кошлар, җәнлекләр урман эченә кереп качканнар. Оядагы нәни кошчыкларның ашыйсылары, су эчәселәре килеп авырый башлаганнар.Ә күлнең моңа бик ачуы килгән.Ул тәртипсез укучылар киткәч  үзе янына урман җәнлекләрен, кошларны чакырган.Урман җәнлекләре килсәләр, күлдә  тәмле су шешәләре, кәгазь тартмалар, пакетлар йөзеп йөри. Кошларның кошчыклары авырыйлар икән. Без бу суны ничек эчәбез соң инде?, - дигән куян. Тәртипсез балаларны алар бүтән күл янына китермәскә булганнар. Ә зәңгәр күл җәнлекләр килгәч , әй куанган, куанган. Ул да үзенең дулкыннары ярдәмендә чүпләрне аларга җыешырга ярдәм иткән. Күл үзенең дусларына рәхмәт әйтеп, аларны тагын үз янына чакырган. Ә тәртипсез балаларга монда урын юк, -дигән.  

        Әй ,малайлар кызлар ,  Сез су-күлләрне пычратмыйсызмы соң?

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Сафина Динә Хәниф кызы   8 яшь

                                        7.  Йомгаклау

Йомгаклап әйткәндә, проект эшенең уңышы түбәндәгеләрдән күренә:

1.Укучыларның үз эшчәнлеге белән канәгать булуы.

2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелү.

3. Алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклаша белү.

   Экологик тәрбия бирүдә хезмәтнең әhәмияте аеруча зур. Шуңа күрә аквариумдагы балыкларны карау, түтәлләрдә яшелчә үстерү, кошларга оялар, җимлекләр ясау, бүлмәдәге гөлләрне тәрбияләү, чәчәкләр, яфраклар киптерү, гербарийлар ясау кебек эшләрне  яратып башкаруы бик мөhим. Хезмәт процессында табигатьнең матурлыгы күренә, аңа сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләнә.

  Экология буенча эшләүнең беренче һәм икенче елы әнә шулай бик кызыклы, нәтиҗәле үтте. Балалар белән тирә-юньне күп күзәттек, алар күңелендә янадан-яна сораулар туа торды, кызыксынулары артты. Ни өчен кошлар җылы якка оча? Ни өчен өрәнге агачы орлыгының канатлары бар? Көзең бөҗәкләр кая китә?h.б. сораулар.

 Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз ул. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны табигатьне коткарып кала алабыз Табигать белән элемтәгә керү, күзәтү, хезмәт, уен, сәнгать эшчәнлеге аша тагын да белемнәрен ныгыту – бу экологик белемне күтәрүнең төп ачкычы. Бу проблема сезнең дә күңелгә тия икән, моны балаларга күрсәтергә, бирергә мөмкин. Чөнки балалар безгә караганда нечкә күңелле һәм чистарак. Табигатькә карата аларда нәфрәт, сакчыл караш югала икән, димәк, бу безнең гаеп. Дөньяда табигать һәм балалар бергә бәхетле, озын гомерле булып, тынычлыкта яшәргә язсын, бу бик тә кирәк!

И,күңелле бергә безгә,

Табигать кочагында.

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычыратмагыз,

Пыяла – чүп атмагыз!

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать – ул безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

   8.   Кулланылган әдәбият

1.Стандарты второго поколения. Проектные задачи в начальной школе.

2.Проблемы начального образования:психология, педагогика, методика.

(Сборник научных статей по материлам научно-исследовательской работы студентов)

3 И.И Рәхимов Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

4.Әйләнә-тирә дөня дәреслек О.Н Федотова 2 кл Икенче буын стандартлар.



Предварительный просмотр:

 Татарстан Республикасы  Әтнә муниципаль районы

      Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе

             Рухи  һәм әхлакый тәрбия бирүдә халык педагогикасы

    ( Үз тәҗрибәмдә халык авыз иҗатын куллану)

Эшне башкарды:   башлангыч сыйныф укытучысы

                                Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы

                         

                                        2014 ел

                     Эчтәлек

I. Кереш өлеш

II.Төп өлеш

1) Әдәби уку һәм татар теле дәресләрендә халык авыз иҗаты.

2) Дәрестән тыш чараларда укучылар һәм ата-аналарның эшчәнлеге.

III. Йомгаклау

IV. Кулланылган әдәбият

V. Кушымта

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 273 нче федераль законның 2 нче маддәсендә: “Белем бирү – бердәм максатка юнәлтелгән укыту һәм тәрбия бирү процессы…” диелгән. Табигый ки, белем бирү укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыру һәм шул ук вакытта гомумкультура сыйфатлары тәрбияләү процессы буларак та аңлашыла. Шунлыктан мәктәптә укыту һәм тәрбия бирү һәркайсы аерым-аерым түгел, бердәм белем бирү процессы буларак оештырылырга тиеш. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартлары шуны таләп итә.

Яшь буынга заманча тәрбия бирүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – рухи-әхлакый тәрбия бирү. Ул белем бирү оешмаларына дәүләт заказы булып тора һәм, әйткәнебезчә, төп гомуми белем бирү программалары нигезендә гамәлгә ашырыла. Аңлавыбызча, бу – мәгариф оешмалары җаваплылыгында гына булган көнүзәк проблема түгел. Ул гаиләнең, җәмгыятьнең, дәүләтнең таләп-ихтыяҗларын берләштерә, һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә бердәм эшчәнлек алып барганда гына көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булачак.

Әхлаксызлык, бозыклык белән тулган шушы заманда укучыны тәрбияле, кешелекле, әхлаклы итү укытучыдан, җитәкчедән, тәрбиячедән зур тырышлык, максатчанлык сорый.

                 I. Кереш өлеш

   Мин-татар кызы!  Күпме мәгънә, күпме горурлану хисе салынган бу юлга! Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны...Сөембикәсе булган горур милләт кызы бит мин.

  Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә мөкиббән. Татар телендә сөйләшүем, Татарстан җирендә яшәвем белән бик бәхетле.

  Мин башлангыч сыйныф укытучысы.Нәни укучыларга үз туган  телемне өйрәтүем белән бәхетле. Минем иҗади эш темам: “Яңа стандарт таләпләренә                          нигезләнеп укучыларның иҗат  мөмкинлекләрен ачу, белем  сыйфатын үстерү.Укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларда гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәтне ярату, тәртиплелек җаваплылык, тыйнаклылык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң-белем һәм тәрбия бирүдә мин халык педагогикасыннан киң файдаланам. Безнең әби-бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә, бала сөйләмендә чит-ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән.  Башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы: шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта. Дәрестә өйрәнелә торган материал дәрес белән генә чикләнми, ул дәрестән тыш эштә дә дәвам ителә.  Башлангыч сыйныф укытучысының эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү бик авыр. Хәзергесе вакытта  балалар әдәби китапларны аз укыйлар. Әдәби китапларны күбрәк укыган саен кеше тормышны күбрәк танып белә, әдәби образларга охшарга тырышып  яши, әдәп-әхлак кагыйдәләрен яхшырак үзләштерә. Бүгенге яшьләрнең күбесе “Татар теле белән кая барасың?” - диләр. Ә бит кеше башта үз телен камил белергә, моннан тыш чит телләр белергә тиеш.

 «Милләтем исән, рухы сау булсын өчен мин бүген, хәзер ни эшли алам? »,- дигән сорау һәркемне борчыса гына, тел саклана ала. Ә бит тел язмышы –халык язмышы, дигән сүз ул. Безнең тарихыбыз, хәтеребез, рухыбыз, иманыбыз анда. Хәтерсез, имансыз калган халыкның киләчәге юк.Теле булмаган халыкның милли хәтере дә, милли горурлык хисе дә юкка  чыга. Димәк, бабаларыбыз гасырлар дәвамында энҗе бөртегедәй туплаган тел дә, мәдәният тә югалмаска тиеш.

 Белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары да (ФГОС) укытучы алдына иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртүче, үз Ватанын яратучы, кешелекле җәмгыять төзергә омтылучы акыллы һәм зыялы затлар тәрбияләүне беренче бурычлар рәтенә куя. Рухи-әхлакый тәрбия бирү педагогик-психологик яктан оештырылган процесс. Аның төп максаты – укучыларны яшәп килгән милли традицияләрне сакларга өйрәтү, халкына, туган иленә карата патриотик хисләр тәрбияләү; җәмгыятьнең мәдәни, рухи, әхлакый кыйммәтләрен үзләштерергә һәм аларны дөрес кабул итәргә ярдәм итү, бай рухи тормышка әзерләү. Милли үзаңы югары булган балага толерантлык, ирекле хезмәттәшлеккә һәм тынычлыкка омтылу, туган илен ярату хас. Бу сыйфатларга ия булган укучыда иң югары омтылышлар, идеаллар, бай рухи дөнья формалаштыру авыр түгел. Бүгенге мәктәпнең иң төп бурычы да шулар. Философ Сенека фикеренчә: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артта калып яши”. Чыннан да, бала белемле булып та, кешелексез булып үсә икән, бу безнең эшебезнең дөрес оештырылмавын күрсәтә. Балага рухи-әхлакый тәрбия бирүнең төп бурычы аңа ирекле шәхес булып үсәргә, иң кирәкле рухи кыйммәтләрне сайлап ала һәм аларны тормышта максатчан куллана белергә өйрәтү. Бу проблема һәрвакыт актуаль булып калачак, чөнки әхлак, игелек өстенлек алганда гына киләчәк ышанычлы, өметле булачак

  II. Төп өлеш.

   Башлангыч сыйныфта әдәби уку дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә  балада дөрес уку һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру.

Төп идеяләр берничә, бу идеяләрне тормышка ашырмыйча торып, максатка ирешергә мөмкин түгел.

Беренче идея. Халык авыз иҗаты белән автор әсәрләрнең бәйләнеше.Халык авыз иҗатының җанр төзелеше(әкият жанры) Табышмаклар аша табигать турындагы әһәмиятле мәгълүмат истә кала.Эндәшләр шулай ук табигатькә мөрәҗәгать итү, үтенү рәвешендә бирелә. Санамышлар иң борыңгы санауның серен ача.

Икенче идея.Әдәби образ төшенчәсен бирү. Чагыштыру, капма-каршы куюны таныштыру.

Өченче идея. Халык авыз иҗаты әсәрләре җанрларын, ә соңыннан әдәби җанрларның үзләрен аера белергә өйрәтергә кирәк. Халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр арасында кискен чикләр юк. Такмазалар үз эченә үртәвечләр һәм дөньяда булмаган хәлләрне дә ала. Бишек җырларында эндәшләр, хикәяләрдә әкияти элементлар да була.

Башлангыч сыйныф программасы укучыларны борынгы җанрлар: хайваннар турындагы әкиятләр, мәсәлләр, мәкальләр белән таныштыра.

3 сыйныфта мәсәл жанры ике өлештән тора. Хикәяләү (вакыйга) һәм моральдән (нәтиҗә, тәрбияви аңлату) Мәсәлдәге хикәяләү өлешенең әкиятләрдән килеп чыгуына басым ясала. Мәсәлләрнең мораль өлешенең мәкальләр белән охшашлыгын аера белергә өйрәтү.

Мәкаль жанры. Мәкальләр – ул борыңгылар сүзе, аталар сүзе, картлар сүзе, тәҗрибә һәм хикмәт җимеше, хәтердә сакланырга тиешле хәзинә, халыкның күмәк фикере, тормыш кагыйдәсе, сүзгә дәлил, тормышта киңәш.Дөнҗяда телсез яки җырсыз-моңсыз халык булмаган кебек, мәкальсез халык та юктыр дип уйлыйм, һәрбер халык сүз арасында мәкальләр кыстырырга ярата, үз телен аның белән бизи, төзи.Һәркайда, һәр халыкта үз мәкальләренә хөрмәт бар, аларга ышану, таяну бар. Димәк, без укытучылар мәкальләрне сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтә белергә тиеш.

Мәзәкләр – кыска күләмле, көтелмәгән чишелешле, көлүгә нигезләнгән әсәр. Халык авыз иҗаты әсәрләренең бер төре булган мәзәкләрнең дә тәрбияви әһәмияте  зур.Һәр халыкның үзенең яраткан герое була.Татар халкы Хуҗа Насретдин турында бик күп мәзәкләр иҗат иткән.  Укучыларым белән әдәби уку дәресләрендә төрле мәзәкләрне  сәхнәләштерәбез. Балалар бигрәк тә белем алуга, мәктәп тормышына кагылышлы мәзәкләрне яраталар.Сыйныфның  иң оста  мәзәкчесен билгеләү укучыларга бик ошый.Үзләренә ошаган мәзәкләрне күңелле итеп сөйләргә дә күнегәләр.

Татар теле дәресендә укытучы укучыдан сорый; 

-Мин чабам; син чабасың; ул чаба.Бу кайсы заман була?

- Әлбәттә, тәнәфес вакыты, -ди укучы.

 Мәзәкләрдә күбрәк диалог өстенлек итә.Тапкырлык белән наданлык арасында капма-каршылык килеп чыга.Мәзәкне тыңлаучы укучылар рәхәтләнеп көлә, ял итә. Көлә белү сәләте кешенең хисләренә бәйле.Кайбер укучылар көлә белми, икенче берәүләре исә, бер көлә башласа, туктатуы кыен. Димәк, юморлы материал белән эшләгәндә, һәр баланың индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып эшләргә кирәк.

  Укучы үскән саен тәрбия чараларының төрләре үзгәрә.Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү уңае белән әдәбият һәм тел дәресләре арасында ныклы бәйләнеш алып барам.Грамматик кагыйдәләрне өйрәнгәндә халык иҗаты әсәрләрен урынлы файдалану тел дәресләренең эмоциональлеген, тәрбияви әһәмиятен бермә-бер үстерә. Әлбәттә такмак һәм такмазалар, бишек җырлары, җырлы-биюле уеннар, әкиятләр, эндәшләр, санамышлар өлгерлеккә, зирәклеккә, яхшы хәтерлеккә, уйлап табучанлыкка, гаделлеккә, матурлык дөньясын күрергә өйрәтә.

  Укучыларны дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтү – аның әйләнә-тирә мохитне таный белүе, иҗат итүе, тәжрибә туплавы, матур әдәбият һәм музыка сәнгате белән танышуы бары тик туган телнең нечкәлекләренә төшенү нәтиҗәсендә генә була.Туган телне белү укучының белем һәм уен эшчәнлеген оештыра, аны камилләштерә. Шушы максаттан чыгып укучыларның сүзлек байлыгын үстерүгә, сөйләгәндә аннан оста һәм урынлы файдалана белүенә бик нык игътибар итәм.

Татар теле дәресләрендә үзләштергән белемнәрне ныгыту өчен сүзле, дидактик, үстерешле уеннар тәкъдим итәм. Сүзле уеннар барышында укучылар сөйләмдә исем, сыйфат, фигыль, сан, рәвеш, һәм алмашлыкларың урынлы кулланырга өйрәнәләр. Укучыларның сүзлек составы сан ягыннан үсә. Шулай ук бу уеннарда сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллана белергә өйрәтү максат итеп куела. Укучылар сөйләмдә гади, кушма җөмләләрне куллану күнекмәләре алалар. Ә дидактик һәм үстерешле уеннар барышында укучының характеры формалаша, сизү органнары ныгый, логик фикерләве, танып белүчәнлеге арта. Аларның күзәтүчәнлеге һәм кызыксынучанлыгы кузаллау үсеше белән бәйле. Уен барышында укучы фикер йөртә, бәхәсләшә, исбат итә, җавап бирергә өйрәнә.Мәсәлән: Мин башлыйм, син дәвәм ит уены. Максаты: Укучыларның тапкырлыгын, сүз осталыгын үстерү. Җырлы түгәрәк уеннары, сүзле-хәрәкәтле уеннар уйнаганда укучылар сүзләрне тизрәк үзләштершләр.Болар барсы да телне, сөйләмне үстерә.Башлангыч сыйныфтагы укучының сөйләме дөрес, сүзлеге бай булу аның мәктәптә уку чорында белем алуы өчен бик әһәмиятле. 

  2) Дәрестән тыш чараларда укучылар һәм ата-аналарның эшчәнлеге.

 Татар халкы – искиткеч тырыш, эшчән, каһарман, киң күңелле халык. Аларга кунакчыллык сыйфатлары хас. Укучыларыма мин дә кунакны кунак итеп, аңа ачык йөз күрсәтергә кирәклеген аңлатам.”Кунак килсә ит пешә, ит пешмәсә бит пешә” яки  “ Ачык чырай, тәмле чәй” дигән мәкалләрдән чыгып, укучыларга бу мәкалләрнең нәрсә аңлатуын төшендерәм. Мисал итеп 1 сыйныф укучыларым белән “Уныш бәйрәме” кичәсендә “Кире Маша” әкиятен иҗат итеп, сәхнәләштердек.Укучылар Машаның кире сыйфатларын үзләрендә булдырмаска тырыштылар.Халкыбызның ”Кунак булсаң, тыйнак бул!” мәкаләсе укучыларны мөстәкыйль фикер йөртү сәләтенә үстерә. Әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтү- әдәби тел нормаларын үзләштерүдә чын күрсәтмә материал. Драмалаштырылган уеннарда персонаж исеменнән сөйләү хәтер сәләтен яхшырта, акылны камилләштерә, сөйләм үстерә, сәнгатьлелеккә ирешүдә мөһим чара булып тора.Укучыларның сөйләм күнекмәләрен арттыра, рухи, әхлакый сыйфатларны формалаштыра торган сюжетлы-рольле уеннарны дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда бик еш кулланам.  “Ялкаулык һәм тырышлык” темасына дәрес үткәргәндә Өлгер һәм Авыраяк булып уйнау; Авыраякка укучыларның үз киңәшләрен әйтүе; бер-берсенә әдәпле сүзләр әйтеп, ”тылсымлы таяк” тапшыру; “телефоннан” сөйләшү; үзләрендә булган кимчелекләрне әйтеп, шул тискәре сыйфатларны бетерү кебек сюжетлы-рольле уеннарны укучылар кызыксынып башкаралар.

 Укучыларның татар телендә сөйләм күнекмәләрен үстерүдә төрле бәйрәмнәргә багышланган кичәләр бик ярдәм итә. “Нәүрүз” бәйрәме, “Өлкәннәр көне”, “Әниләр бәйрәме”, “Туган көн” бәйрәм кичәләре әхлак дәресләренең дәвамы булып тора.Дәрестән тыш чараларда укучыларда халкыбызның рухи хәзинәсенә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү эшен нәтиҗәлелерәк оештырырга тырышам.

  Балаларны татар халкының милли сәнгате белән таныштыру өчен “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән папка булдырдык. Анда татар милли киемнәре, калфак-түбәтәйләр, милли сәнгатебезнең башка якларын чагылдырган материаллар тупланган.

   Укучыларымның иҗади сәләтләрен арттыру максатыннан әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр рәсемнәр иҗат итәбез. Күп кенә укучыларымның иҗатлары  “Сабантуй” (№1, № 2, №3, №4, №6, №10, 2013 ел ) “Әтнә таңы” (№29  2013)  “Көмеш кыңгырау” (№27 2013 ел )газеталарында бастырылып чыкты. Республика конкурсларында рәсем иҗаты буенча укучыларым урыннар алдылар. Дәресләрдә пассив булган укучылар да иҗатка тартыла башлады. Андыйларның сәләтләре еш кына әкият җанрында, рәсем иҗатында, проект эшләрендә ачылып китте. Аларның әкиятләрендәге хыял, оста итеп уйлап чыгару балаларның иҗади фикерләвен үстерә.Тыңлаганда, сөйләгәндә, үз әкиятләрен тудырганда бала хыяллана, уйлап таба, үзенең эчке дөньясына якын образларны күзаллый һәм намуслылыкны, хезмәт сөюне, тырышлыкны, гаделлекне җиңүче итәргә омтыла.

Гөлләр сөйләшә

  Бер көнне Әминә йокысыннан уянгач торырга иренеп, язгы кояш нурларында иркәләнеп ятты.Иртәнге тынлыкта, ул ниндидер пышылдаган тавышлар ишетте. Тәрәзә төбендәге гөлләр үзара сөйләшәләр иде.

- Нишләп безгә су сипмиләр икән?

- Әйе шул, бу яфракларыбыздагы тузаннарны кара инде.Сулый да алмыйбыз бит.

- Ә күрше тәрәзә төбен кара әле? Гөлләр нинди матур булып чәчәк атып утыралар.

- Бездә, бик матур чәчәк атар идек. Тәрәз төбен, өйләрне матурлар, бүлмәне сафландырыр идек.

   Бу сүзләрне ишеткәч Әминәгә бик уңайсыз булып китте.Ул тиз генә сикереп торды да, гөлләргә су сибә, аларны тәрбияли башлады.Гөлләр бер-берләренә карап елмаештылар, сөенделәр.  Фәйзиева Әдилә  9 яшь

   Гаилә белән мәктәп арасында бердәмлек булмаганда укучыларда ана теленә, халык авыз иҗатына мәхәббәт уяту читен булыр. Шуңа күрә ата-аналар белән эшләүгә дә җитди әһәмият бирәм. Алар белән төрле чаралар, ярышлар, тренинглар үткәрәм, кичәләргә чакырам. Ата-ана баласының нинди тирәлектә яшәвен, ничек тәрбияләнүен күрә нәтиҗә ясый. Гаиләләр  белән “Тамчы шоу”,  ”Гаиләләр ярыша”  дигән исем белән уздырылган кичәләребез һәркемне сокландырды. Әти-әниләр өчен уздырылган ачык дәресләрдә үзләре дә актив катнаштылар: балалары белән шигырьләр сөйләделәр, әсәрләргә анализ ясадылар. Әлеге чаралар гаиләләр арасындагы дуслыкны тагын да ныгытырга, телне яратырга  ярдәм итте.

   

IV. Йомгаклау

Милли горурлыгыбыз булган шагыйребез Габдулла Тукай да сабыйның күңелен язылмаган ак дәфтәр белән тиңләгән һәм шундый юллар язып калдырган :

“Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,

Пакъ телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән “.

Димәк, балаларны тәрбияләүдә иң изге хәзинә - туган тел! Без һәм бездән соң  киләчәк буын, аларны  тәрбияләүгә бәйләнгән безнең тормышыбыз. Безнең генә түгел, милләтебез, илебез киләчәге дә безнең кулда. Милләтебезнең киләчәге һәрберебезне борчырга тиеш. Милләтебезнең үсүенә һәрберебез нинди дә булса кечкенә өлешен кертсә, милләтебез үсәр , алга барыр иде.

“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, диелә халык мәкалендә. Без үткән буын каршында бурычлы. Алар тапшырган эстафетаны без түкми –чәчми киләчәк буынга тапшырырга тиеш.

Мин  Татар халкының башка милләт халкына игелек кенә кылып яшәве, тигез хокуклар биреп, үз кочагында яшәтүе, диннәрен, йолаларын хөрмәт итүе белән чиксез горурланам. Милләтемнең киләчәгенә зур өметләр баглыйм.

                 

.

IV. Кулланылган әдәбият

1. Әдәби уку. Укытучылар өчен методик ярдәмлек.

”Перспективалы башлангыч мәктәп” 3 сыйныф Г.М Сафиуллина,

Ф.Ф Хәсәнова

2. М.Ф Кашапова Иң татлы тел- туган тел.

3.  Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре

4.  Риторика 3 сыйныф өчен дәреслек Г.М Сафиуллина, М.Х Хәсәнова

5.  Татар халык иҗаты : табышмакалар

V. КушымтаC:\Users\римма\Desktop\фото 2\101_SONY\SAM_7604.JPG

C:\Users\римма\Desktop\фото 2\DSC06359.JPG

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә халык авыз иҗатын файдалану

C:\Users\римма\Desktop\Б.Римма\фильм школа\фотки разные\ноябрь\фото папка\DSC05049.JPGC:\Users\римма\Desktop\Б.Римма\фильм школа\101_SONY\DSC05580.JPG

Класстан тыш чараларда халык авыз иҗатын куллану

Ата-аналар    C:\Users\римма\Desktop\Б.Римма\фильм школа\фотки разные\100PHOTO\SAM_3968.JPGC:\Users\римма\Desktop\DCIM\101_SONY\DSC07136.JPG

белән

үткәргән чаралар

Республика күләм C:\Users\римма\Desktop\фото 2\если надо\DSC06682.JPGC:\Users\римма\Desktop\фото 2\если надо\101_SONY\DSC06631.JPG

оештырылган

конкурслардагы

 җиңүләр.                

                                      Милләтемә 22 ел тугры    хезмәт итәм.

Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызының  3 класста  әдәби уку дәресе.(Перспективалы башлангыч мәктәп)

           Тема: Кар – ул муллык билгесе.

Максат: 1)Укучыларның явым-төшемнәр турында белгәннәрен ныгыту, яңа төшенчәләр белән баету. М.Мазунов, И Солтан, Ф.Зыятдинов, М.Мирза әсәрләре белән таныштыру

2) Әсәрләр арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү, чагыштыру, җанландыру табу.

3) Кыш көне үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтүне дәвам итү, матурлыкка соклану хисе тәрбияләү, халык авыз иҗатына таяну.

Универсаль  уку гамәлләре (УУГ)

 Регулятив (РУУГ):  максат кую, план төзү, план буенча эш алып бару,  нәтиҗәне бәяләү

Танып белү (ТБУУГ): яңа  информация   туплау, ( әсәрләр арасындагы охшаш, аермалы якларны билгеләү анализлау , чагыштыру, классификацияләү)

Коммуникатив (КУУГ):   үз фикереңне белдерү, башкаларныкын тану, партадаш күршең белән хезмәттәшлек итү

Шәхси ( ШУУГ):    эш гамәлләрне бәяләү, кызыксындырулы бәяләүне аңлату

Материал: Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 3 нче сыйныф  1 кисәк. . М Мазунов “Яңа карлар ява”, И Солтан ”Кар ник шыгырдый?”   Мөстәкыйль эш дәфтәре.  И. Солтан “Кар ник ява?”  Дәреслек-хрестоматия 63 бит  Ф. Зыятдинов “Муллык билгесе”, М. Мирза “Кышның китәсе килми”.

Җиһаз: Кыш темасын презентация, рәсемнәр, кар бөртекләре, табышмаклар, мәкальләр.

Предметара бәйләнеш: Әйләнә-тирә дөнья, татар теле

Эш формалары: Эзләнүле, фронталь, индивидуаль,парларда,төркемнәрдә.

1 этап. Дәресне оештыру, психологик уңай халәт булдыру.

Максат: Укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру

Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? (Минем кәефем яхшы) Нигә яхшы? (...чөнки...) Синең кәефең яхшымы?  Синең дә кәефең яхшымы?

Кулларны кулга тотышыйк,

Кулдан җылы йөгерсен,

Бер-беребезгә карап елмаешыйк,

Күңелдән-күңелгә нур иңсен.

-Нәни дустым, бик кыен чакларда да кешеләргә елмаю бүләк итәргә онытма!Үзеңә дә рәхәт булып китәр!

2этап. Актуальләштерү

Максат: Кышкы табигатьнең матурлыгына соклану хисе тәрбияләү

Укучылар, карагыз әле тәрәзәгә, урамда елның кайсы вакыты? (Урамда кыш)

Ә көн нинди? (Көн салкын)

-Ә нәрсә яуган? (Кар яуган)

-Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була соң? “Кышкы табигать “темасына сез өй эше итеп иҗади эш, рәсем ясап, табышмаклар табып  килгән идегез.Без сезнең белән кыш турында үзегезнең рәсемнәргә карап хәзер хикәя төзербез. Хикәяне бер укучы  башлый, икенчесе дәвам итә һәм табышмакны чишә.

3 этап. Уку мәсәләсен кую ситуациясе тудыру

Максат: “Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу,  кайсы укучының кайда кыенлык кичерүен ачыклау, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү

- Нәрсә ул кар?  Кар – туңган су кисәкләре.

 Укучылар, карлар ничек барлыкка килә?

Океан, елга, күлләрдән кояш нурлары тәэсирендә су тамчылары бик югарыга күзгә күренми торган парлар булып күтәреләләр. Югарыга менгән саен алар суыналар, бер-берсенә ябышып кар бөртекләре хасил итәләр.

- Синең нинди формадагы кар бөртекләрен күргәнең бар? Бизәкләре буенча төрле-төрле булсалар да, формалары белән барысының да алтыпочмаклы йолдызчыклар булуына да игътибар иткәнегез бармы?

-Нинди карлар була? ( беренче кар, җепшек кар, ябалак кар, тәңкә кар, бозлы кар....)

 Кар ак төстә була, үтә күренмәүчән, көпшәк, сибелүчән, юеш, мамык кебек, җылылык тәэсирендә суга әверелә, суык тәэсирендә боз була. Боз төссез, үтә күренүчән, уалучан. Табигатьтә кар белән бозны кыш көне күзәтергә мөмкин.

  Төркемнәрдә киңәшеп “Кар бөртеге” уены  (һәр укучы чылбыр тәртибендә кар бөртеген кулга алып, укытучы  сорауларына җавап бирә һәм бертөрле кар бөртеген эзләп табу)

1 төркем:  Кар бөртеге нинди?  (ак, матур, салкын, кечкенә, юеш.......)

2 төркем:  Кар бөртеге нишли? (ява, эри, оча, ябыша,саклый.... )

4 этап . Уку  мәсьәләсен чишү

Максат: Авырлыкны чишү юлларын билгеләү, карның муллык билгесе булуын төшендерү

-Карның файдасы һәм зыяны нидә?

Бала нинди авырлыклар белән очраша.

Карның муллык билесе булуын аңлату бала өчен кыенрак.

Авырлыктан чыгу юллары.

Әйләнә-тирә дөнья дәресендәге белемнәрне искә төшерү. Басуларда кар тоту, аның файдасы турында сөйләшү, слайдтан карау. Кыш көне карны күп тотсаң, язын туфракта дым күп була һәм үсемлекләр яхшырак үсә. Кырларга махсус кар тоткычлар урнаштыралар, яисә тирән итеп буразналар сукалыйлар, төрле киртәләр янында кар күбрәк өелә.

5 этап.  Яңа материалны аңлату

Максат: Әсәрләр арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү, чагыштыру, җанландыру та Дәреслек, аңлатмалы сүзлек белән эш. Шадра –йөздә, тәндә чәчәк авыруыннан соң калган вак-вак чокырлар, тигезсез, кытыршы урыннар.

1. М.Мазуновның “Яңа карлар” шигырен бер укучы  сәнгатьле укый. “Кар нилектән ява?” сорауына җавап эзләү һәм биремнәрне үтәү. Шигырьне чылбыр тәртибендә уку.

Автор кар явуга шатланамы? Ул үзенең шатлыгын кайсы юлларда ачык әйтә?

Нигә автор күкне “шадра” дип атый?

Катлаулы бирем: Өй түбәләре турында нәрсә әйтә аласың? Карлар ничек ява? Автор аларны нәрсә белән чагыштыра?

Үз фикереңне әйт. Текстатагы җанландыру урынлымы? “Ак кыш”, “ак кар”,”ак кош” сүзтезмәләрен ничек аңлыйсың?

2. И. Солтанның “Карлар ник шыгырдый” шигыре буенча эш.

-шигырьне мөстәкыйль уку.

-шигырь эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

- “Кар ник шыгырдый?” соравына җавап эзләү. Әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә өйрәнгәннәрне искә төшерү.

-Әсәрдә җанландырулар бармы? Кайсы урыннарда? Кем дөрес итеп тапты?

6 этап.  Ял минуты

7 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту

Максат: Өстәмә материал белән эшләү күнекмәсе булдыру

Ф Зыятдиновның “Муллык билгесе” шигырен уку, анализлау.

Автор карны ничек сүрәтли?

Мөстәкыйль эш

М.Мирза. “ Кышның китәсе килми” шигыре өстендә эшләү.Сүзлек белән эш.

Автор нинди буран турында яза?  “Сыерчык бураннары” нәрсә ул?  Ник алай дип атала?

(Кышның ахыры кары. Яз көне сыерчыклар килгәч була ул. Якынча март ахыры  - апрель башларында.)

8 этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре

Максат:Алган белемнәргә таянып парларда эш күнекмәсе булдыру, халыкаваз иҗатына таяну

1.Кар сүзе кергән сүзтезмәләр төзү (парларда эш)

(Кар бабай, кар малай, кар чәчәге, кар атыш, кар бөртеге, карлы-буранлы, кар тоту..)

2. Кар турында мәкальләрне сүзләрдән төзү һәм аңлату.

Калган эшкә кар ява.

Кышкы кар – көзге икмәк

9 этап. Эшчәнлекне бәяләү (рефлексия).

Максат:Укучылар эшчәнлекне ничек башкаруларын ,белемнәрне үзләштерүләрен аңлаулары

-Укучылар, сез үзегез өчен яңалык ачтыгызмы?

-Кемгә кайсы шигырь ошады? Ни өчен?

-Яңа белемне кайда куллана алабыз?

-Дәрестә сезнең нәрсә бик яхшы, нәрсә авыррак килеп чыкты?

-Без дәрестә халык авыз иҗатын кулландыкмы?

- Тагын нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

10 этап . Йомгаклау

Максат: Үзеңнең эшчәнлегеңә дөрес бәя бирү

Нәни дусларым, ә сез табигатьне саклар  өчен нәрсәләр эшләр идегез? Менә бу кар бөртекләренә үз фикерләрегезне язып куегыз әле .

Кышкы серле бизәкләрне

Күзәтәм күз талганчы

Күңелемә җыеп барам

Күземнән югалганчы.

Матурлык күбәйтер идем

Дөньяны саклар өчен

Бар җиһанны бизәр идем,

Җитсә әгәр минем көчем

Билгеләр кую.

11 этап.   Өй эше 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә

1) Шигырьләрне сәнгатьле укырга, теләгән укучы яттан өйрәнергә

2) “Кар нигә шыгырдый?” соравына җавап алу .

3)”Карлар ява җиргә, тәңкә карлар” темасына проект яки иҗади эш.