Әкияттә кунакта
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа) на тему

Балаларны таныш булган әкиятләрне искә төшерә белүләренә  ирешү, әкият геройларының   уңай һәм тискәре якларын әйтә белү.

Тозлы камыр белән эш итә белү күнекмәләрен үстерү.Пөхтәлек сыйфатларын камилләштерү.

Кеше хәленә керә белү, булышу теләге уяту һәм кызгану хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatt_kunakta_yomgaklau_shogyle.docx16.54 КБ

Предварительный просмотр:

ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА

КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Әкияттә кунакта»

(уртанчылар төркеме балалары өчен

йомгаклау шөгыле конспекты)

              Төзеде һәм үткәрде

                                                                                                     тәрбияче: Закирова

                                                                                                     Рәзидә Минсалих кызы

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

Тема: "Әкияттә кунакта"

Программа эчтәлеге: Балаларны таныш булган әкиятләрне искә төшерә белүләренә  ирешү, әкият геройларының   уңай һәм тискәре якларын әйтә белү.

Тозлы камыр белән эш итә белү күнекмәләрен үстерү.Пөхтәлек сыйфатларын камилләштерү.

Кеше хәленә керә белү, булышу теләге уяту һәм кызгану хисе тәрбияләү.

Әсбаплар: Әкияттән иллюстрацияләр, агач, бүре, тозлы камыр, таякчык, такта, салфеткалар.

Алдан үткәрелгән эш: Д/уен "Бу кайсы әкияттән?", "Киресен әйт" әкиятләр уку, табышмаклар чишү, әвәләү буенча шәхси эш алып бару.

Методик алымнар: табышмак, мәкаль, сорау, әңгәмә әкияттән өзек уку, иллюстрацияләр карау, әвәләү алымнарын аңлату-күрсәтү, балалар эше, ял минуты, йомгаклау.

                                             Шөгыль барышы:

-Балалар сез әкиятләр яратасызмы?

-Нинди әкиятләр беләсез?

-Яхшы. Ә менә бу рәсемдәге әкиятләрне карап, аларның исемнәрен әйтә аласызмы? (Җаваплар)

-Чү, туктагыз әле балалар,  агач артыннан ниндидер тавыш ишетелә. Кем булыр микән ул?(Балалар җавабы)

-Ә бу бүре, шундый усал кыяфәттә. Ни булды сиңа бүре дус?

-Бүре: Мин төлкене эзлим, ул мине алдады, ә мин аңа ышанып, балык тотарга бәкегә дип койрыгымны тыккан идем, ә койрыгым туңып, шунда өзелеп калды.

-Ә бүре кайсы әкияттән килде микән? Сез әйтә аласызмы?

-  "Бүре һәм төлке" әкиятеннән.

-Алар нинди хайваннар, кайда яшиләр?(Җаваплар)

-Бүре белән төлке үзара дус булып күпме яшиләр, ә үзләре тыныша да алмыйлар. Чын дуслар белән шулай эшлиләрме балалар?

Чын дус нинди булырга тиеш?(Җаваплар)

-Мәкальләр искә төшерү.

-Чын дус авыр чактв сынала!

-Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма!

-Төлке ул нинди сыйфатларга ия?

-Төлке-хәйләкәр, алдакчы, ялагай, көлтә койрыклы.

-Ә бүре нинди хайван?

-Бүре-усал, явыз, тиз ышанучан,ач ..

-Син кайгырма бүре дус, балалар сиңа булышырлар, синең бик тә балык тотасың килгән.  Шуңа алар сиңа балыкны тозлы камырдан әвәләп бирерләр, килештекме.

-Балалар искә төшерик әле.Балыкны сез ничек итеп әвәләр идегез? . (Җаваплар)

-Әвәләү алымнарын аңлату:

Камыр кисәген ике уч арасында бераз зурайганчы тәгәрәтәбез, бер як өлешен түгәрәклибез, ә икенче ягын ике өлешкә кысабыз. Бу балыкның койрык өлеше килеп чыкты

-Балыкның тагы нәрсәләре җитми?(Җаваплар)

-Әйе,бик дөрес әйтәсез балалар,аның йөзгечләре.

.Балыкның арка өлешендә, баш һәм имән бармак белән чеметеп алып йөзгечләрен ясыйбыз.

 Балыкка охшар өчен, тагы нәрсәләре җитми?

-Балыкка тәңкәләр,күзләр кирәк.

-Әйе, тәңкәләрен исә таякчыклар ярдәмендә сызгылап ясыйбыз. Ә күзләрен таякларның очлы ягы белән төртеп ясыйбыз.

-Балалар эше.Авырсынучы балаларга ярдәмгә килү.

Ял минуты." Чын дуслык".

-Камырдан балыклар  әвәләнде,әзер балыкларны тәлинкәләргә куябыз. Әле соң алар тулысынча  әзер булдылармы ?Сез ничек уйлыйсыз  балалар?

-Юк.

-Ә нишләтәбез аларны? (Пешерәбез)

-Шулай булгач балыкларны микродулкын мичендә тиз генә пешереп алабыз.

(Балык пешкән арада балалар белән ситуация чишү.Ничек уйлыйсыз,бүре балыкларны төлке белән бүлешерме икән?(Җаваплар)

-Менә балыкларда пешеп чыкты. Хәзер бүрегә матур итеп тапшырабыз.

-Рәхим итеп ал бүре, тәмле итеп аша.Төлкегә дә өлеш чыгар.

-Рәхмәт балалар.Сез шундый мәрхәмәтле һәм тәүфыйклы балалар икәнсез.Гел шулай тату- дус булыгыз.Сау булыгыз.

-"Рәхмәт-кемгә дә рәхәт".

-"Кешегә яхшылык эшләсәң, үзеңә меңе белән әйләнеп кайтыр"- ди халык мәкале.Менә шуны онытмыйк балалар.Эшләгән эшең кемгә дә булса файда китерсә,бу исә икеләтә шатлык дигән сүз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкияттә кунакта.

А.Алишның әкиятләре белән танышу....

«Әкияттә кунакта»

Максат:Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.Бурычлар:-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;-иҗади сәләтләрен үстерү;-әкиятләр аша ...

Әкияттә кунакта

Кызыл Калфак...

Әкияттә кунакта

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечк...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА

Конспект занятия  по математике....