ӘКИЯТТӘ КУНАКТА
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Конспект занятия  по математике.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕНЫҢ “ГОМУМИ ҮСТЕРЕЛЕШЛЕ 76 НЧЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«ӘКИЯТТӘ КУНАКТА»

( Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль)

Төзеде: 76 нчы балалар бакчасының

Тәрбиячесе Мөхәммәтгалимова

Нәзирә Гаптерәүф кызы

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЕ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

Тема: «Әкияттә кунакта».

Максат:Әйберләргә күрсәтеп, саннарны тәртип буенча әйтеп бару; соңгы санныәң бер төркем предметларның барлыгы  ничә икәнлегенә күрсәтүен ныгыту. Тигез булмаган төркемнәрне тигезләргә өйрәтүне дәвам итү. Ике предметны озынлыгына карап чагыштыра белү. Геометрик фигураларны ныгыту тәсләрен, зурлыкларын билгеләү. Кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту, тулы җөмлә белән җавап кайтару.Әкият геройларын дус, тату булуларын күрсәтү.

Җиһазлау:  Теремкәй, әкият геройлары,саннар, карточкалар (геометрик фигуралар), боҗралар.

Методик алымнар:

  1.  Кыргый хайваннар турында сөйләшү.
  2. Теремкәй янында тычкан. Озынлык буенча ике юлны чагыштыру.
  3. Урман аланында чыршылар.
  4. Физкультминутка.  «Нәрсә безнең икәү».
  5. Куянкай геометрик фигуралар алып килгән.
  6. Бармак уены. «Куянкай»
  7. Уен.  «Тылсымны түгәрәкләр»
  8.  Нәтиҗә «Теремкәйдә ничә хайван?»
  9. Р.Вәлиева шигырен уку.

Шөгыль барышы: Балалар кошлар тавышына кереп түгәрәккә басалар.

1. - Без сезнең белән урман аланында.

    - Урманда нинди хайваннар яши?

    - Алар нинди хайваннар төркеменә керә?

    - Бүре нинди? (усал, явыз)

    - Куян нинди? (куркак, йомшак)

 2.Балалар урыннарына барып утыралар.

 Урман аланында теремкәй урнашкан. Бер тычкан шул теремкәй янына юлдан чабып килгән.

- Кайсы юл белән тычкан тизрәк килеп җиткән?

- Ничек белдегез? Ничек белеп була?

- Юлларны чагыштырып карыйк. (Бер бала чагыштыра.)

Шулай тычкан теремкәйдә яши башлаган

- Ничә хайван яши?

- Айзат бер саны табып күрсәт.

3. Бер вакыт теремкәй янына чыршылар астыннан сикереп бака чыккан.

Урман аланында бик күп чыршылар үсә һәм гөмбәләр.

 - Ничә чыршы ? Санап карыйк.

- Ничә гөмбә?

- Кайсы күберәк?

- Ничек белеп булла? Чагыштырып карыйк.

- Тигез булсын өчен нишлибез?

- Хәзер тигезләндеме ? Санап карыйк. Барлыгы ничә?

Шулай итеп куянкай теремкәйдә яши башлады.

4. – Ничә хайван яши?

- Балалар нәрсә безнең икәү?

Физкультминутка ясау.  Башыбыз уйлар өчен

                                          Ике күзебез күрер өчен

                                          Бер борын сулар өчен

                                          Ике колак тыңлар өчен

5. Теремкәй янына куян сикереп килгән. Ул үзе белән геометрик фигуралар алып килгән.

- Нинди геометрик фигуралар беләсез?

- Сезнең каршыда савытта  нинди геометрик фигуралар бар?

- Карточкаларны алабыз һәм беренче юлына квадратлар тезәбез.

- Ничә квадрат беренче юлда?

- Икенче юлга өчпочмаклар тезәбез.

- Ничә өчпочмак бар?

-Нәрсә күрәбез?

- Тигез булсын өчен нишлибез?

-Хәзер тигезләндеме?

- Ничә квадрат? Ничә өчпочмак? Синең барлыгы ничә?

Шулай итеп куян теремкәйдә яши башлаагн

- Ничә хайван яши?

6. Бармак уены уйнау. «Куянкай».

7. Төлке дә юлын теремкәй янына тоткан. Үзе белән тылсымлы боҗралар  алып килгән.

- Без уйнап алыйк.

- Мин сезгә саннар күрстәм , сез шул сан буенча түгәрәкләргә кереп басасыз.

Балалар белән уйнау.

Шулай итеп төлке дә теремкәйдә яши башлаган һәм үзе белән дустын аюныда алган. Алар барсы бергә дус тату яши башлаганнар.

- Ничә хайван яши теремкәйдә?

- Барлыгы…..5

- Балалар , әйдәгез әле бездә зур , дус, тату гаилә булып матур кебек  басыйк

Һәм Резедә Вәлиева шигырен тыңлыйк.

Йори безнең бакчага

Бик күп төрле балалар

Төрле-төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар

«Дуслык» сүзен 4 телдә

Өйрәндем мин үзем дә

Әйтә беләм 4 телдә

«Исәнмесез» сүзен дә.

Төрле костюмнар киеп

Йөрибез җырлап биеп

Атадык без, бу бәйрәмне

Дуслык бәйрәме диеп.

E:\ИТОГ\DSC05439.JPG

E:\ИТОГ\DSC05468.JPG


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкияттә кунакта.

А.Алишның әкиятләре белән танышу....

«Әкияттә кунакта»

Максат:Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.Бурычлар:-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;-иҗади сәләтләрен үстерү;-әкиятләр аша ...

Әкияттә кунакта

Кызыл Калфак...

Әкияттә кунакта

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечк...

Әкияттә кунакта

Балаларны таныш булган әкиятләрне искә төшерә белүләренә  ирешү, әкият геройларының   уңай һәм тискәре якларын әйтә белү.Тозлы камыр белән эш итә белү күнекмәләрен үстерү.Пөхтәлек сыйфа...