Әкияттә кунакта.
план-конспект занятия по развитию речи на тему

Махмутова Разиля Харисовна

А.Алишның әкиятләре белән танышу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon file_ekiyattekunakta.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:ӘКИЯТТӘ КУНАКТА.(А. АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕ БУЕНЧА)

МАКСАТ:1.А.Алишның кыскача тормыш юлы, әкиятләре белән танышу.

2.Тискәре һәм уңай сыйфатлар таба белү.

3.Нәтиҗә ясау,эчтәлекне кыскача сөйләү,сайлап уку күнекмәләрен үстерү.

4.Укучыларны әсәрдәге образларны анализларга өйрәтү.

 Җиһазлау:1.А.Алиш портреты  2.Тормыш юлы турында альбом. 3.  .А.Алиш иҗаты күргәзмәсе. 4.Балалар ясаган рәсемнәр. 5.Кроссворд. 6.Татар халык мәкальләре

1.Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

Ачык дәрес көне бүген сыйныфыбызда

Күркәм бәйрәм күк булсын ул барыбызга да.

Тәҗрибәле гыйлем остазлары килгән.

Ихтирамга лаек бүген барыгыз да.

Милләтемнең олы горурлыгы булып,

Дәресем үтә татар телендә.

Ачык дәрес онытылмаслык булып,

Бер бәйрәм күк калсын күңелдә.

-Без бүген класстан тыш уку дәресен язучы А. Алиш әсәрләре буенча оештырырбыз. Аңа кадәр үткәннәрне кабатлап алыйк. Билетлар буенча әсәрнең авторын һәм исемен табабыз. (Берәнтекләп такта янына чыгалар.)

  б)-Мин сезгә татарча яхшы сөйләшүегезне, ягъни телегезнең “шома” икәнлеген беләм. Шулай да телебезгә  “зарядка ясап” тизәйткечләр белән “шомартып” алыйк әле.

*Абагага бага- бага-

Башым бәрдем баганага.

*Мич башында биш мәче,

биш мәченең  биш башы.

Биш мәченең  биш башына-

Ишелмәсен мич ташы.

*Кара карга кардан бара

Канатларын кага- кага.

*Сабирова Саниянең сеңлесе Салиха

Саба совхозында сыер сава.

*Җитез җирән атым җиктем,

Җитмеш җиде җиргә җиттем

77 җирдән яхшы-

Җанга якын туган җирем.

 в)Язучыбыз А. Алиш - күпкырлы язучы булган. Ул күп кенә хикәяләр,шигырьләр һәм әкиятләр авторы. Сез аның күп кенә әсәрләрен укып таныштыгыз да инде. Мин сезне бераз гына аның тормыш юлы б-н таныштырам. А.Алиш 1908 нче елныү 15 нче сентябрендә Спас районы Көек авылында  урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк сәләтле бала була. 5-6 яшьләрендә укырга өйрәнә: башта авыллары мәдрәсәсендә, аннан татар-рус мәктәпләрендә укый, спектакль куюларда катнаша, мәктәп стенгазетасына хәбәрләр яза. Казанда төзү техникумында укыганда да, Минзәләдә, аннан соң Казанда эшләгәндә дә стенгазеталарга хикәяләр, хәбәрләр яза, һәм журналист булып китә. Балалар белән еш аралашканга, ул аларны аңлый. Аның үзенең дә Айваз һәм Алмаз исемле уллары була. Шуңа күрә ул әкиятләрен дә, балаларга аңлаешлы итеп яза.  

Ә бүгенге дәрес нинди тип әсәрләренә багышланганлыгын табышмакның    җавабын тапкач белербез.( Хор белән тактадан уку.)

Моны миңа сөйләде Алдар,

Әгәр сиңа очраса-

Ул сине дә алдар.

Болар барысы ялган -

Ялган булса да ,

Ак кагәзьгә язылган.

Димәк, безнең  дәрес А.Алишның әкиятләренә багышлана .

 -Әкиятләр нинди төрләргә бүленүен искә төшереп үтик.(Укучы-р җаваплары.)

(Компьютер  белән тикшерү.)

-тылсымлы әкиятләр,

-хайваннар турындагы әкиятләр,

-тормыш-көнкүреш әкиятләре.

2. Ә хәзер сезнең әкиятләрне ничек истә калдыруыгызны тикшереп үтик. Төшеп калган өлешен тап. -Балалар А.А.-ң нинди әкиятләре сезнең исегездә калды?Саныйк әле.

(Комп.б-н тикшерү.)”Кем____”,”Бал корты һәм_____”,______ үрдәк”,”___ кызы”,Каз б-н_____”,”_____ б-н Тукмар”,”Бик яхшы сабак ____  _____”,”Мактанчык чыпчык б-н ____  ______”,”Бикбатыр б-н _________”,”Аерылганны аю ашар,_______  ______        

____”,Бай ___ ялчы”,”_______  _____  шайтан”,”__________  патша”,,_______бил”,

“________рыклар”,”Ил гизүчеләр б-н _______  _______”,”Бозлар-_______”.  

-Ул әкиятләрнең геройлары кемнәр ,ягъни нәрсәләр?

Ә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр кемнәрне алыштыра?(Нәтиҗә ясау.)

Димәк, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр аркылы Алиш кешеләрнең уңай һәм тискәре сыйфатларын күрсәткән.

3.-Әйдәгез,хәзер шул әкият геройлары турында тулырак сөйләшик.

-Башта” Чукмар белән Тукмар” әкиятенең иллюстрациясен карап үтик .

(Балалар сәхнәләштерә.)

-Сезгә әкият ошадымы?Нәрсәсе б-н ошады?Ә нәрсәсе ошамады?

-Авторның идеясе нинди? Чукмар белән Тукмарның нинди уңай һәм нинди тискәре сыйфатлары бар?

-Әкиятне нинди 2 өлешкә бүлергә була?(1. Чукмар белән Тукмар сугыш чукмарлары.2 .Чукмар белән Тукмар дус-татулар.)

-Алдыгыздагы кайсы мәкальнең эчтәлеге ” Чукмар белән Тукмар” әкиятенә туры килә? Ә сезнең арагызда мондый балалар юкмы?

“Акылы кысканың теле озын”.”Алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта.” “Тавышлансаң да көн үтә,бердәмлеккә ни җитә?” “ Дуслык-зур байлык.” “Аш дигәндә җан-фәрман, эш дигәндә юк  дәрман.” ”Оста эшеннән билгеле.” “Иләктә су тормый ,ахмакта сүз тормый.” “Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.” “Сәламәтлек төбе – режим.” “100 мактауны 1 дөреслек җиңә.” “Әдәп төбе – матур гадәт .”

Нәтиҗә: “Дуслык-зур байлык”,икән.

4. Ә хәзер, “Куян кызы “ әкиятен сәхнәләштерәбез.

-Сезгә әкият ошадымы? Нәрсәсе белән ошады? Ә нәрсәсе ошамады?

-Авторның идеясе нинди? Бу әкияткә кайсы мәкаль туры килә? Ә сезнең арагызда мондый балалар юкмы?

5. Былтыргы ел безнең-гаилә елы иде, ә быелгы ел хөкүмәтебез тарафыннан нинди ел итеп игълан ителгән иде әле, балалар? Дөрес, спорт һәм сәламәтлек елы. А. Алишның шушы темага багышланган нинди әкиятен беләсез? Ә хәзер сезнең белән шул әкият өстендә эшләп алырбыз. (“Каз б-н аккош”) (Чылбыр буенча уку.)

-Сезгә әкият ошадымы? Нәрсәсе белән ошады? Ә нәрсәсе ошамады?

Ә тагын ничек сәламәт булып була? (Спорт белән шөгыльләнеп, үз-үзеңне чыныктырып

6.  Без бүген А.Алишның кайбер әкиятләре турында гына сөйләштек.

Аның әле шактый күп әкиятләре бар. Күргәзмәдәге китапларны укып чыксагыз күбрәк белерсез. Ә киләсе дәрестә без сезнең белән Г. Тукай премиясе лауреаты Ф. Яруллин язган хикәяләр турында сөйләшербез. Китапханәдән алып укый торсагыз да була.

        Шундый кызыклы әкиятләр язучы А. Алишның гомере фашистлар концлагеренда өзелә. Ул М. Җәлилнең көрәштәше була.

        Балалар, сезгә Абдулла Алишның әкиятләре ошадымы?

7.  Менә инде А. Алиш әкиятләрен иң яхшы белүчене билгеләр вакыт җитте.  Аны без кроссвордның сорауларына җаваплар тапканда белербез.

8. “Без булдырабыз”-ул кем сүзләре? Татарстан республикасы президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең яраткан сүзе. Сез дә, республикабызга кирәкле, югары әхлаклы граңданиннар булып үсерсез,- дип ышанам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Әкияттә кунакта»

Максат:Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.Бурычлар:-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;-иҗади сәләтләрен үстерү;-әкиятләр аша ...

Әкияттә кунакта

Кызыл Калфак...

Әкияттә кунакта

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечк...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА

Конспект занятия  по математике....

Әкияттә кунакта

Балаларны таныш булган әкиятләрне искә төшерә белүләренә  ирешү, әкият геройларының   уңай һәм тискәре якларын әйтә белү.Тозлы камыр белән эш итә белү күнекмәләрен үстерү.Пөхтәлек сыйфа...