«Әкияттә кунакта»
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

Максат:

Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.

Бурычлар:

-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;

-иҗади сәләтләрен үстерү;

-әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatlr_ilen_syaht.docx24.79 КБ
Файл kiyatt_kunakta.docx198.44 КБ

Предварительный просмотр:

«Әкиятләр иленә сәяхәт»

Максат:

Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.

Бурычлар:

-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;

-иҗади сәләтләрен үстерү;

-әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлар:өй макеты, 3 йозак,әкият геройлары  маскалары; әкиятләргә карата  пазлылар ,өстәл театры,чүлмәк,тәлинкә.

Шөгыль барышы.

( Балалар түгәрәк өстәл янында кунакларны каршы алалар.)

Тәрбияче:Балалар тыңлагыз әле мине!(табышмак әйтә)

Җавабы:(әкият)

 -Балалар сез әкиятләр яратасызмы?

-Ә сез нинди әкиятләр беләсез?

-Гадәттә әкиятләр нинди сүзләр белән башлана?

- Әкиятләрдә кешенең җәнлекләрнең нинди сыйфатларын очратырга мөмкин.( яхшылык, яманлык, дуслык, кунакчыллык )

-Балалар без  бу сыйфатлар турында бик күп мәкальләрдә беләбез шулай бит .Әйдәгез искә төшереп алыйк әле.

  1. Кунак ашы – кара каршы.
  2. Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.
  3. Ипи-тоз – якты йөз.
  4. Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый.
  5. Матурлык - бер көнлек, дуслык - гомерлек.

-Рзхмәт балалар . Татар халык әкиятләре ,мәкалләре  безне начар гадәтләрне булдырмаска,яхшы күңелле булырга өйрәтә.Димәк,әкиятләрне укымый,яратмый мөмкин түгел.

-Сезнең әкиятләр иленә сәяхәткә барасыгыз киләме? Әйдәгез без кошлар кебек канатларны җәябез дә әкиятләр иленә очабыз!

(Музыка астында балалар түгәрәк буйлап кулларын җәеп йөгерәләр.)

Тәрбияче:Әкиятләр иленә килеп тә җиттек.Балалар сез елаган тавыш ишетәсезме(елаган тавыш ишетелә). Әтәч бит бу! Әтәч, син ник елыйсың?

Тукмар(бала): (кулында ачкычлар  бауда)Минем исемем Тукмар. Мин Чукмар белән бер әбидә яши идем. без гел сугышкач, әби Чукмарны күршеләргә кертеп куйды. Ә чукмар урманга качкан, шунда төлке кулына эләкән. Төлке аны бу өйгә бикләп куйган.

Тәрбияче: Карагыз әле , балалар, купме йозак эленгән өйнең ишегенә. Нигә борчылысың Тукмар дус,менә ачкычлары кулыңда  хәзер ачып чыгарабыз Чукмарны.(Тәрбияче ачып карый ача алмый)Балалар нигәдер ачылмый бу йозаклар.Тукмар синең киләсеңне сизгән төлке ачкычларга биремнәр калдырган. Әкият илендә әлбәттә әкияти  биремнәр.Шул биремнәрне чишеп кенә йозакны ачып, Чукмарны коткарып була икән. Тукмар син әкиятләр беләсеңме?

Тукмар: Юк.(елый-елый әйтә)

Тәрбияче:Тукта, Тукмар елама. Безнең балалар бик күп әкиятләр беләләр. Әйдәгез балалар, урындыкларга утырабыз да, биремнәрне чишеп карыйбыз.(балалар утыралар)

Тәрбияче:(беренче ачкычны ала) Ачкычта «Чуар тавык» әкиятен сөйләгез дип язылган.

Илгизәр әкиятне сөйли,Әминә күрсәтеп тора.

         Бер әби белән бабай яшәгән, аларның чуар тавыклары булган.

  • Беркөнне чуар тавык йомырка салган. Нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка.
  • Бабай йомырканы ватып караган - вата алмаган.
  • Әби ватып караган – вата алмаган.
  • Бер тычкан үтеп бара икән, йомыркага койрыгы тиеп киткән дә, йомырка төшеп ватылган.
  • Бабай елый, әби елый, чуар тавык әйтә : «Елама әби, елама бабай, мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел - гади йомырка»

Тәрбияче(ачкыч белән йозакны ача):Беренче йозакны ачтык. Ә хәзер ял итеп алыйк, калган йозакларны ачарга безгә күп көч кирәк.

Тукмарга үзебезнең нинди уңган икәнебезне күрсәтик әле.

Физкультминутка. 

Алга таба барабыз(түгәрәктә атлыйлар),

Әкият яратабыз.

Арабызда геройлар:(хәрәкәтләр)

Куяннар...,аюлар..,

Төлкеләр.... һәм чебиләр...

Гел елмаеп торабыз(мимика),

Кунаклар яратабыз(кулларны алга җәеп кунакларны күрсәтү).

Әкиятләр без укып (учларын алга җәеп китап уку)

Яхшы дуслар табабыз(парлашып кочаклашалар).

(балалар урындыкларга  утыралар)

Тәрбияче : Икенче йозакта «Хәйләгә каршы хәйлә» әкиятен театральләштерергә  дип язылган. Әйдә, Язилә, күрсәт әле, төлке ничек йөри? Ә Әмир торна булып йөреп күрсәтсен. Ә мин сөйләүче булырмын.(маска киям)

Сөйләүче: Бервакыт Төлке  Торна белән дуслашкан, аны үзенә кунакка чакырган.

Төлке: Торнакаем, әйдә миңа кунакка кил. Мин сине сыйлармын.

Торна: Ярар, дустым, килермен.

Сөйләүче: Торна кунакка килгән.Төлке ботка пешергән дә сай тәлинкәгә салып куйган. Торнаны кыстый икән:

Төлке: Аша, дустым,үзем пешердем.

Сөйләүче: Торна томшыгы белән тәлинкәне «тук-тук» чукыган да чукыган, ничаклы чукыса да, томшыгына бернәрсә эләкмәгән. Ә төлке ботканы берүзе ялап бетергән

Төлке: . Үпкәләмә инде, дустым, бүтән сыем юк.

Торна: Монысына да, рәхмәт. Иртәгә үзең миңа кунакка кил.

Төлке: Килермен.

Сөйләүче: Икенче көнне төлке торнага кунакка килгән. Торна тар муенлы тирән чүлмәкнең төбенә бераз борчак салып куйган.

Торна: Аша, дустым, аша сөеклем.

Сөйләүче: Төлке чүлмәк тирәсендә әйләнә дә тулгана, чүлмәккә башы белән тыгылмакчы да була, иснәп тә карый, ләкин бернәрсә дә ала алмый икән.

Торна: Син мине бик нык сыйлаган идең, ник үзең бер дә ашамыйсың?

Сөйләүче: Торна озын борыны белән чүлмәктән борчакны үзе генә ашап та бетергән.

Торна: Үпкәләмә инде, дустым, бүтән сыем юк.

Сөйләүче:Төлке ач көе өенә кайтып киткән. Шуннан бирле Төлке  белән Торнаның дуслыгы да беткән, ди.

Балалар сезгәдә  төлке белән торна хәлендә калырга язмасын,гел дус,тату булыгыз.Данис безгә “дуслык турында шигырьдә сөйләп күрсәтәм” ди .Тыңлыйк әле аны.

Тәрбияче: Афәрин, балалар, булдырдыгыз. Икенче йозакны ачтык.

Тәрбияче: Өченче  йозакта дидактик уен «Бу кайсы әкият» дип атала. Әкият геройлары адашканнар. Аларны үз әкиятләренә кайтарырга кирәк. Ярдәм итегез.(2 командага бүленәләр  һәм пазлы җыялар)”Чукмар белән Тукмар “һәм “Чуар тавык” әкиятләренә карата)Җыеп бетергәч урындыкларга утыралар. Кайсы әкияттән икәнен әйтергә тиеш булалар,һәр әкиятнең геройлары тезелеп баса.

Әкият геройлары:

  1. “Шалкан” (Адел- шалкан,Данис-бабай,Илназ-эт,Адилә-әби,Айгөл- песи,Фирүзә- кыз,Инсаф- тычкан)
  2. “Чуар тавык” (Әби-Адилә,бабай-Данис,тавык-Әминә,йомырка-Элвина,тычкан-Инсаф)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Без өченче  йозакны да ачтык. Чукмарны коткардык.( Өйдән Чукмар чыга, Тукмар белән кочаклашып күрешәләр)

Чукмар:

                 Дустым булганың.өчен

                 Сиңа зур рәхмәт.

Тукмар: Син минем иң якын дустым,

                Мин синең дустың.

                 

Бергә: Безнең дуслык           

            Мәңгелек булсын,

Чукмар: Сезгә  рәхмәт ,мине коткарганыгыз өчен.Безнең  сезгә күчтәнәчебездә бар.(тапшыра)Дустым безгә  кайтырга кирәк ,әбиебез янына ашыгыйк.Саубулыгыз.

                          

Тәрбияче: Балалар, сез бүген бик нык тырыштык.Нинди яхшылык лар эшләдек без сезнең белән  әкият илендә? (балаларның җаваплары)

Тәрбияче  (нәтиҗә ясый):. Әкият геройларына дус-тату яшәргә булыштыгыз. Бик күп әкиятләр белүебезне күрсәттек.Балалар әкиятләр ни өчен кирәк соң? (Айгөл,Фирүзә,Әминә-шигырь  укый)

1.Әкият өйрәтә безне

    Батыр, тырыш булырга.

    Әдәплелек сыйфатларын

    Үзеңдә булдырырга.

2.Матурлыкка, дөреслеккә

   Өйрәтә ул әкият.

   Усаллыкны, явызлыкны

   Фаш итә ул әкият.

3.Изге эшләргә соклана

Әкият тыңлаучылар.

Явызлыкка нәфрәтләнә

Хаклык яратучылар.

Тәрбияче: Безгә кайтырга вакыт житте. Канатларыбызны жәеп үзебезнең балалар бакчасына очыйк.Менә балалар кайтып та җиттек.Хәзер әйдәгез кулларыбызны юып,Чукмар белән Тукмарның күчтәнәчләре белән сыйланырга утырыйк.



Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Алабуга районы “Очкынкай” исемле 36 нчы катнаш төрдәге

балалар бакчасы

               “Әкият иленә сәяхәт”

              уртанчылар  төркеме  өчен 

    танып белү    эшчәнлеге  конспекты

                                                           

                                                          Материалны  әзерләде:

                                                     1 нче категорияле    тәрбияче

                                                     Трофимова А.Р.                                                          

                                        Алабуга 2013,апрель.

Максат:

Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.

Бурычлар:

-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;

-иҗади сәләтләрен үстерү;

-әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлар:өй макеты, 3 йозак,әкият геройлары  маскалары; әкиятләргә карата  пазлылар ,өстәл театры,чүлмәк,тәлинкә.

Шөгыль барышы.

( Балалар түгәрәк өстәл янында кунакларны каршы алалар.)

Тәрбияче:Балалар тыңлагыз әле мине!(табышмак әйтәм)

Җавабы:(әкият)  

Моны миңа сөйләде бер малай

Аның исеме -Алдар, 
Әгәр сeзгә очраса, 
Ул сезне дә алдар; 

Яшиләр ди якын урманда

Шүрәле,убыр,диюләр.

Алдарның сүзләре ялган

Тик ялган булсада

Ак кәгазгә язылган.
(Әкият) 

-Балалар сез әкиятләр яратасызмы?

-Ә сез нинди әкиятләр беләсез?

-Гадәттә әкиятләр нинди сүзләр белән башлана?

- Әкиятләрдә нинди кешеләрне җәнлекләрне очратырга мөмкин.( яхшы, яман, дус, кунакчыл )

-Балалар без  бу сыйфатлар турында бик күп мәкальләрдә беләбез шулай бит .Әйдәгез искә төшереп алыйк әле.

  1. Кунак ашы – кара каршы.
  2. Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.
  3.  Ипи-тоз – якты йөз.
  4.  Балык - сусыз, кеше дуссыз тора алмый.
  5.  Матурлык - бер көнлек, дуслык - гомерлек.

-Рзхмәт балалар . Халык әкиятләре ,мәкалләре  безне начар гадәтләрне булдырмаска,яхшы күңелле булырга өйрәтә.Димәк,әкиятләрне  мәкалләрне укымый  мөмкин түгел.

Балалар бер-берегезгә ихтибар итегез әле,сез төрле битлекләр киеп кемнәргә  әверелдегез.

-Сезнең әкиятләр иленә сәяхәткә барасыгыз киләме? Әйдәгез без сезнең белән әкият иленә поезд белән барырбыз.

Алга таба барабыз(түгәрәктә атлыйлар),

Әкият яратабыз.

Арабызда геройлар:(хәрәкәтләр)

Куяннар...,аюлар..,

Төлкеләр.... һәм чебиләр...

Гел елмаеп торабыз(мимика),

Кунаклар яратабыз(кулларны алга җәеп кунакларны күрсәтү).

Әкиятләр без укып (учларын алга җәеп китап уку)

Яхшы дуслар табабыз(парлашып кочаклашалар).

(балалар урындыкларга  утыралар)

Тәрбияче:Әкиятләр иленә килеп тә җиттек.(урындыкларга утыру)

Балалар, безне әкият илендә нинди әкият көтә икән карыйк әле.

(Чукмар белән Тукмар”әкиятеннән өзек карау)

Тәрбияче:

Балалар сез елаган тавыш ишетәсезме(елаган тавыш ишетелә). Әтәч бит бу! Әтәч, син ник елыйсың?

Тукмар(бала): (кадакта ачкычлар  )Минем исемем Тукмар. Миңа бик күңелсез  дустым Чукмар булмагач.Аны менә бу өйдә бикләп тоталар

Тәрбияче: Карагыз әле , балалар, купме йозак эленгән өйнең ишегенә. Нигә борчылысың Тукмар дус,менә ачкычлар  әби кадакка элеп калдырган ,хәзер ачып чыгарабыз Чукмарны.(Тәрбияче ачып карый ача алмый)Балалар нигәдер ачылмый бу йозаклар.Тукмар әби синең киләсеңне сизгән  ачкычларга биремнәр калдырган. Әкият илендә әлбәттә әкияти  биремнәр.Шул биремнәрне чишеп кенә йозакны ачып, Чукмарны коткарып була икән. Тукмар син әкиятләр беләсеңме?

Тукмар: Юк.(елый-елый әйтә)

Тәрбияче:Тукта, Тукмар елама. Безнең балалар бик күп әкиятләр беләләр. Балалар Тукмарга Чукмарны коткарырга ярдәм итәбезме?(Тәрбияче Тукмарга урын бирә утырырга) 

Тәрбияче:(беренче ачкычны ала) Ачкычта «Чуар тавык» әкиятен сөйләгез дип язылган.

Илгизәр әкиятне сөйли,Әминә бармаклар белән күрсәтә(бармак театры)

         Бер әби белән бабай яшәгән, аларның чуар тавыклары булган.

  • Беркөнне чуар тавык йомырка салган. Нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка.
  • Бабай йомырканы ватып караган - вата алмаган.
  • Әби ватып караган – вата алмаган.
  • Бер тычкан үтеп бара икән, йомыркага койрыгы тиеп киткән дә, йомырка төшеп ватылган.
  • Бабай елый, әби елый, чуар тавык әйтә : «Елама әби, елама бабай, мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел - гади йомырка»

Тәрбияче(ачкыч белән йозакны ача):Беренче йозакны ачтык. Ә хәзер ял итеп алыйк, калган йозакларны ачарга безгә күп көч кирәк.

Тукмарга дустын коткарырга ярдәм итәсебез бар.

Физкультминутка. 

Күнегүле җыр “Дустым бар...”

Тәрбияче : Икенче йозакта «Төлке белән торна “» әкиятен сәхнәләштерергә  дип язылган. Әйдә, Язилә, күрсәт әле, төлке ничек йөри? Ә Әмир торна булып йөреп күрсәтсен. Ә мин сөйләүче булырмын.(маска киям)

Сөйләүче: Бервакыт Төлке  Торна белән дуслашкан, аны үзенә кунакка чакырган.

Төлке: Торнакаем, әйдә миңа кунакка кил. Мин сине сыйлармын.

Торна: Ярар, дустым, килермен.

Сөйләүче: Торна кунакка килгән.Төлке ботка пешергән дә сай тәлинкәгә салып куйган. Торнаны кыстый икән:

Төлке: Аша, дустым,үзем пешердем.

Сөйләүче: Торна томшыгы белән тәлинкәне «тук-тук» чукыган да чукыган, ничаклы чукыса да, томшыгына бернәрсә эләкмәгән. Ә төлке ботканы берүзе ялап бетергән

Төлке: . Үпкәләмә инде, дустым, бүтән сыем юк.

Торна: Монысына да, рәхмәт. Иртәгә үзең миңа кунакка кил.

Төлке: Килермен.

Сөйләүче: Икенче көнне төлке торнага кунакка килгән. Торна тар муенлы тирән чүлмәкнең төбенә бераз борчак салып куйган.

Торна: Аша, дустым, аша сөеклем.

Сөйләүче: Төлке чүлмәк тирәсендә әйләнә дә тулгана, чүлмәккә башы белән тыгылмакчы да була, иснәп тә карый, ләкин бернәрсә дә ала алмый икән.

Торна: Син мине бик нык сыйлаган идең, ник үзең бер дә ашамыйсың?

Сөйләүче: Торна озын борыны белән чүлмәктән борчакны үзе генә ашап та бетергән.

Торна: Үпкәләмә инде, дустым, бүтән сыем юк.

Сөйләүче:Төлке ач көе өенә кайтып киткән. Шуннан бирле Төлке  белән Торнаның дуслыгы да беткән, ди.

Балалар сезгәдә  төлке белән торна хәлендә калырга язмасын,гел дус,тату булыгыз.Данис безгә “дуслык “турында шигырьдә сөйләп күрсәтәм” ди .Тыңлыйк әле аны.

Дуслык ул — яхшылык,

Дуслык ул — яктылык.

Дустым мине саклаучы,

Дустым мине яклаучы,

Яшәсен минем   дустым

Мәңгелек булсын дуслык! (Резедә Вәлиева)

Тәрбияче: Икенче биремне дә үтәдек,кая әле ачып карыйк  йозакны!, Икенче йозакны ачтык.

Тукмар: Сөенә канатларын җилпи  “Кикрикүк” дип кычкырып җибәрә шатлыгыннан.

Тәрбияче: Тукмар син  өйгә кереп дустыңны алып чык.

Без сезнең белән балалар “ Чукмар белән Тукмар”әкиятен  карап бетерик.

(2 әтәч әкият барашында чыгып бииләр)

Әкият беткәч:

Бергә: Безнең дуслык           

            Мәңгелек булсын,

Чукмар: Сезгә  рәхмәт ,мине коткарган  өчен.Безнең  сезгә күчтәнәчебездә бар.( өйдән алып чыгып киндерлар тапшыра)Дустым безгә  кайтырга кирәк ,әбиебез янына ашыгыйк.Саубулыгыз.

Тәрбияче: Балалар,безгәдә үзебезнең балалар бакчасына кайтырга вакыт. Бакчабызга кошлар кебек очып кайтырбыз. Менә балалар кайтып та җиттек.

Тәрбияче  (нәтиҗә ясый):Сезгә әкият илендә ошадымы? Әкият илендә нинди әкиятләрне күрдек?? (балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Тукмарга  Чукмарны коткарырга ярдәм иттек.Бик күп әкиятләр белүебезне күрсәттек.Балалар әкиятләр ни өчен кирәк соң? (Айгөл,Фирүзә,Әминә-шигырь  укый)

1.Әкият өйрәтә безне

    Батыр, тырыш булырга.

    Әдәплелек сыйфатларын

    Үзеңдә булдырырга.

2.Матурлыкка, дөреслеккә

   Өйрәтә ул әкият.

   Усаллыкны, явызлыкны

   Фаш итә ул әкият.

3.Изге эшләргә соклана

Әкият тыңлаучылар.

Явызлыкка нәфрәтләнә

Хаклык яратучылар.

Тәрбияче: Балалар мин сезнең белән горурланам,Сез миңа бүген бигрәктә ошадыгыз. Хәзер әйдәгез кулларыбызны юып,Чукмар белән Тукмарның күчтәнәчләре белән сыйланырга утырыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкияттә кунакта.

А.Алишның әкиятләре белән танышу....

Әкияттә кунакта

Кызыл Калфак...

Әкияттә кунакта

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечк...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА

Конспект занятия  по математике....

Әкияттә кунакта

Балаларны таныш булган әкиятләрне искә төшерә белүләренә  ирешү, әкият геройларының   уңай һәм тискәре якларын әйтә белү.Тозлы камыр белән эш итә белү күнекмәләрен үстерү.Пөхтәлек сыйфа...