Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Назипова Гузель Робертовна

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечкенә, авыр – җиңел); әз һәм күп, озын һәм кыска төшенчәләрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyatt_kunakta.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ

“МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Әкияттә кунакта “Казлар-аккошлар”

(уртанчылар төркемендә математика буенча шөгыль конспекты)

                                              Төзеде: 76 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                Назипова Гүзәл Роберт кызы

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечкенә, авыр – җиңел); әз һәм күп, озын һәм кыска төшенчәләрен ныгыту.

Кулланма материаллар: рәсемнәр: елга, алмагач, мич, казлар, аккошлар, убырлы карчык өе, 1-5 кадәр предметлы рәсемнәр, зур hәм кечкенә пирамидка, матрешка, ике кәрзин, күркәләр, ике тартма (авыр hәм җиңел), балалар санынча кәгазьдән киселгән пироглар, кайчылар. 

Эшчәнлек барышы.

  1. Оештыру өлеше. Балалар  урындыкларга тезелеп утыралар.

Тәрбияче: Балалар, сез әкиятләр беләсезме? Нинди әкиятләр беләсез?(Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди әкияттән бу рәсемнәр (елга, алмагач, мич, казлар – аккошлар)? Исегезгә төшердегезме? (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Әйе, дөрес, рус халкының “Казлар – аккошлар” әкиятеннән.

  1. Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Балалар, сезнең әкиятләр иленә сәяхәт кыласыгыз киләме? Ярый, алайса, тыңлагыз.

“Яшәгән, ди, әби белән бабай. Аларның булган, ди, Аленушка исемле кызлары hәм Иванушка исемле уллары. Бер көнне әби белән бабай базарга барырга җыенганнар hәм кызлары Аленушкага кечкенә Иванушканы карарга кушып калдырганнар. Аленушка энесен чирәмгә  утыртып калдырган да иптәш кызлары янына уйнарга китеп барган. Аленушка иптәш кызлары белән уйный-уйный энесе турында бөтенләй исеннән чыгарган.” Ә  нинди уен уйнаганнарын без хәзер сезгә күрсәтербез.

«Сана hәм әйт» дигән уен. Балалар, бу уенны уйнар өчен сезнең алларыгызда саннар язылган карточкалар бар. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, сез рәсемнәрдәге предметларны санагыз һәм тиешле сан язылган карточканы күтәрегез.

1 – алма,

2 – кабартма,

3 – каз,

4 – гөмбә,

5 – чәчәк.

(Балалар саныйлар hәм җавап бирәләр)

Тәрбияче: Уеннан туйгач, кыз энесен исенә төшергән hәм йөгерә-йөгерә кайтып киткән. Аннан соң нәрсә булган? (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Дөрес, казлар – аккошлар  Иванушканы канатларына утыртып алып киткәннәр. Шуннан сон Аленушка елый-елый энесен эзләп киткән.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, без дә Иванушканы эзләшик.

Тәрбияче: Менә, балалар,  без сезнең белән алмагач янына килеп җиттек. Алмагач, алмагач, син казлар – аккошларның  кайда киткәнен күрмәдеңме?

Алмагач: Минем мәсәлемне чишсәгез,  казлар – аккошларның  кая киткәннәрен әйтеп бирермен. Минем ботакларымда никадәр алма бар?

Балалар: Күп. (Көчле җил исеп китә, агачның ботакларын селкетеп берничә алма җиргә коела)

Тәрбияче: Әйдәгез, саныйк әле, ничә алма җиргә коелган.

Балалар: Күп.

Тәрбияче: Балалар, шул алмаларны иң якын кешеләрегезгә бүлеп бирегез. 1 алма – әтигә, 1алма – әнигә, 1 алма – кызга, 1 алма – малайга. Димәк, ничә алма агачтан коелган?

 Балалар: Дүрт.

Алмагач: Казлар – аккошлар әнә теге якка таба очтылар. (Алга таба китәләр. Мич янына килеп җитәләр)

Тәрбияче: Мич –мич, казлар – аккошлар кайсы якка очтылар?

Мич: Минем арыш кабартмаларымны ашап кына калмагыз, аны ике кисәккә бүлегез.

(Балаларга кәгазьдән ясалган  кабартмалар таратыла, аларны ике бертигез кисәккә бүлеп

кисәләр).

Тәрбияче: Балалар, ничек ике кисәккә бүлдегез? (Балаларның җаваплары) (Мич юл күрсәтә, балалар алга таба китәләр)

Тәрбияче: Елга янына килеп җиттек. Балалар, елга аркылы чыгар өчен күпер төземичә

булмый. Күпер төзү өчен кирәкле такталарны сайлап алырга кирәк. (Озын һәм кыска такталар ярдәмендә күпер төзелә)

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән эшләдек, хәзер ял итеп алыйк.

Физминутка: «Могҗизалы аланда»

Күз алдына китерегез:

Без әле кечкенә чәчәкләр (утыру, иелү).

1, 2, 3 (туры итеп бастык).

Без зур үсәбез (аяк очларына басу),

Кояшка үреләбез (кулларны өскә күтәрү),

Күк йөзенә карап елмаябыз (өскә карау),

Җил исә: Ш-Ш-Ш-Ш  (куллар белән чайкалабыз).

Җил очып китә: Ш-Ш-Ш  (кулларны як –якка җәябез).

Тәрбияче: Ял итеп алдык. Инде хәзер сәяхәтебезне дәвам итик. (Балалар үзләре төзегән

күпер аша чыгып убырлының өе янына килеп җитәләр)

Тәрбияче:Безнең алда каршылыклар да бар икән әле. Әйдәгез, бергәләп бу каршылыкларны җиңеп чыгып Алёнушка белән Иванушкага ярдәм итик.

Пирамиданы җыю (зур – кечкенә).

Матрешканы җыю (биек – тәбәнәк).

Көзге уңышны җыю (күркәләр (күп – әз)).

Ике  бертөрле тартма: кайсысында ачкыч ята (җиңел – авыр).

(Балалар каршылыкларны үтеп алга таба китәләр)

Тәрбияче: Бөтен каршылыкларны үттек. Ачкычны табып, убырлының өенә кердек.  Иванушканы алып, тизрәк әтисе белән әнисе кайтканчы өенә кайтарыйк.

  1. Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, сезгә бүгенге сәяхәтебез ошадымы? (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Без бүген сәяхәт барышында ниләр эшләдек? Нинди яхшы гамәлләр

башкардык? (Балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Балалар, безнең шөгылебез тәмам. Әти-әниләрегезне тыңласагыз, Аленушка

кебек авыр хәлдә калмассыз. Сез бик тырыш булдыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкияттә кунакта.

А.Алишның әкиятләре белән танышу....

«Әкияттә кунакта»

Максат:Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.Бурычлар:-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;-иҗади сәләтләрен үстерү;-әкиятләр аша ...

Әкияттә кунакта

Кызыл Калфак...

Әкияттә кунакта

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА

Конспект занятия  по математике....

Әкияттә кунакта

Балаларны таныш булган әкиятләрне искә төшерә белүләренә  ирешү, әкият геройларының   уңай һәм тискәре якларын әйтә белү.Тозлы камыр белән эш итә белү күнекмәләрен үстерү.Пөхтәлек сыйфа...