“Әкияттә кунакта”
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему

“Әкияттә кунакта”     

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл “Әкияттә кунакта” 17.58 КБ

Предварительный просмотр:

                                        “Әкияттә кунакта”    

Максат:         Балалар белән уңай һәм кире тәртиптә санауны ныгыту;

 уен “тере саннар” 1 – 10 кадәр саннарның төзелеше;

бирелгән санның алдыннын килгән һәм аннан соң килгән санны ачыклау ( мультимедио белән эш);

1 – 10 эчендәге саннарның берәмлектән торган состав ныгыту;

6 санын ике кечкенә санга таркатырга өйрәтүне дәвам итү;

10 эчендә мисаллар чишүне камилләштерү;

атна көннәрен , ел әйләнешендәге айларны, тәүлек өлешләрен ныгыту;

 турыпочмакны 2,4 өлешкә һәм квадраттан 2 өчпочмак кисү ысулларын ныгыту шул өлешләрдән төрле фигуралар җыюларына ирешү;

дәфтәр битендә ориентлашу күнекмәләрен ныгыту;

дидактик уен “Колумба йомыркасы” вак геометрик фигуралардан зур бер фигура җыюны камилләштерү.

Предметларны авырлыгы турында күзаллауны камилләштерү һәм аларның тышкы кыяфәтенә карамастан бертөрле авырлыктамы, юкмы икәнлеген ачыклау.

Алдан эшләнгән эш: Ислам, Марйам, Айшә белән мисаллар чишү.

Сүзлек өстендә эш:  мисал, берәмлек.

Таратма материал: төсле карандашлар, мисаллар язылган дәфтәр бите, 1 квадрат, 1 турыпочмак, кайчы, саннар 1 - 10.

Күрсәтмә материал: 1 – 10 кадәр саннар, =, +, -  тамгалары, мультимедио апаратурасы.

Методик алымнар:  Күрсәтмә, сүзле, практик, проблемный.

Шөгыльнең барышы:

Балалар, без сезнең белән “Гөлчәчәк” дигән татар халык әкиятен укыган идек. Менә шушы әкияттән безгә бүген Гөлчәчәк килгән. Бездән, ул үзенә булышуны сорый. Әгәрдә без аның алып килгән биремнәрен дөрес итеп эшли алсак, ул әнисе янына тизрәк кайтып җитәр.Балалар  Гөлчәчәккә булышабызмы?

 Балалар:  -Әйе,булышабыз.

1.  - 1 атнада ничә көн;

  • Бүген атнаның ничәнче көне, ничек атала.
  • Кичә атнаның ничәнче көне иде һәм ничек атала.
  • Иртәгә атнаның ничәнче көне һәм ничек атала.
  • 1 тәүлек ниче өлештән тора, нинди өлешләр.
  • Безнең төркемдә ничә бала, ничә кыз, ничә малай.
  • 1 елда ничә ай.
  • Сиңа ничә яшь һ.б

Гөлчәчәкнең беренче биремен үтәдек.

2.  10 кадәр туры һәм кире санау.(санагада балалар бармакларын бөгә баралар).

3. Уен ”тере саннар” 1 – 10 кадәр саннар.

 Балаларның кулларында саннар, өстәл артыннан торып 1 – 10 кадәр тезелеп басалар.

Гөлчәчәкнең өченче биремен дэ утэдек. Гөлчәчәк сезгэ рәхмэт эйтэ.

4. Уен үткәрелә.

“Нинди сан төшеп калган?”  (мультимедио да уен)

     7

    9

   

“Күршеләрен тап”  ( мультимедио да уен)

     5

( Балалар биремне үтиләр.Тәрбияче дөрес эшлиләрме тикшерә, әгәрдә берәр бала хата ясаган икән, иптәшләрен сорый булышырга.)

Гөлчәчәкнең һәрбер биремен үтәп барабыз, булдырасыз балалар, рәхмәт сезгә.

5.   6 санын 2 кечкенә санга таркату.

                       6

        6

        5

        4

        3

        2    

        1

        0

(Тәрбияче, һәрбер өйдә 8 кеше яши, ә фатирларда төрле санда. Буш шакмакларга уң якка шундый цифлар язарга, аларны кушкач 6 саны булырга тиеш. Бер бала тактада эшли.)

6.   Дәфтәр битендә ориентлашу. Тәрбияче биремне әйтә, балалар эшлиләр (төсле карандашлар белән).

Аскы уң почмакка сары төстә өчпочмак яса.

Өске сул почмакка кызыл түгәрәк яса.

Өске уң почмакка зәңгәр овал яса.

Аскы сул почмакка яшел шакмак яса.

Уртага турыпочмак яса.

Гөлчәчәкнең сезгә рәхмәт әйтә, булышканыгыз өчен.

7.   Физкультминутка.“Бакалар”.

                     Су буенда бакалар,

                     Баталар да калкалар.  (Утыралар, торалар)

                     Уңга да өеләләр, сулга да өеләләр,  (Уңга, сулга өеләләр)

                     Алга да өеләләр, артка да өеләләр.  (Алга, артка өеләләр)

                     Ә аннары барсы бергә,

                     Сикерешеп алалар.  (Сикереп алалар).

8.    5 санының берәмлектән торган составын әйт.(Тәбияче, төрле цифрларны тактага куя, балалар, аңлатып бирәләр.

- 5 саны 5 берәмлектән тора. Һ.б.

9. Балалар предметларның авырлыгы турында, аларны уч эченә куеп үлчәү;авыр,җиңел,авырырак, җиңелерәк дигән сүзләр белән әйтүләренә ирешү.

- агачтан ясаган турыпочмак авырырак, пласмастан ясаган турыпочмак җиңелерәк.һ.б.

10.  Уен “Мисалны чиш”. (бала мисалны чишеп, төркемдә төрле урынга куелган  цифрлар арасыннан шул цифрын табып шуның янына барып баса.)

11.   Уен “Геометрик фигуралар” Шакмакны 2 өчпочмакка, турыпочмакны икегә бөкләп 4 турыпочмака кис.Шул  геометрик фигуралардан төрле предметлар төзе. (өй, гөмбә, ук һ.б.)

12. Уен “Колумба йомыркасы” геометрик фигуралардан колумба йомыркасын җый.

Гөлчәчәк өенә кайтып та җитте, сезнең булышуыгыз белән. Сезгә рәхмәт эйтә.

13.   Шөгыльгә нәтиҗә ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкияттә кунакта.

А.Алишның әкиятләре белән танышу....

«Әкияттә кунакта»

Максат:Әкиятләрне сәхнәләштерү аша балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.Бурычлар:-балаларны  әкиятләр белән кызыксынучанлыгын артыру;-иҗади сәләтләрен үстерү;-әкиятләр аша ...

Әкияттә кунакта

Кызыл Калфак...

Әкияттә кунакта

I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча шөгыль...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...

Әкияттә кунакта "Казлар-аккошлар"

Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гад арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерларын            чагыштыру (мәсәлән: зур – кечк...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА

Конспект занятия  по математике....