3нче сыйныфта татар теле дәресе
план-конспект урока (3 класс) по теме

 

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә

 

 

   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tablica.docx13.83 КБ
Microsoft Office document icon syyfat_dres.doc68.5 КБ
Office presentation icon prezentaciya_syyfat.ppt506.5 КБ

Предварительный просмотр:

               Табигать билгеләре

                сыйфат

исем

        төс

     форма

 холык

табигать

күренешләренең

билгеләре

башка билгеләр

 



Предварительный просмотр:

Тема: “Сыйфат” темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү

(3нче сыйныфта татар теле дәресе)

Дәреснең төре: белемнәрне кабатлау һәм гомумиләштерү дәресе

Максат:

Сыйфат турында белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу;

Сөйләм телен үстерү;

Белем алуга омтылыш, дәресләрдә активлык, мөстәкыйльлек, игътибарлылык тәрбияләү;

Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү; табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау :интерактив такта, презентация, “табигать билгеләре” таблицасы , “Сыйфат” темасы буенча тест (тест һәм таблица балаларга алдан бирелеп куела), “Кышкы табигать” (рәсем),

 

Дәрес барышы

    I.Оештыру.

      Уңай психологик халәт тудыру.

 II.Актуальләштерү.                                                                                                          

     Матур язу. (тактага язылган)

     Сыйфат (Һәр хәреф овал өченә алып языла)

     Саф һава – тәнгә дәва.

 

   Укытучы. Числоны һәм матур язуны дәфтәрләргә чиста, пөхтә итеп күчереп язабыз.

     

    III. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

    Укытучы Дәреснең темасы матур язуның беренче юлында күрсәтелгән. Ягез укучылар, кайсыгыз дәрес темасын әйтер? (“Сыйфат”)

   -Әйе балалар, бүген без сыйфат турында өйрәнгәннәрне кабатларбыз.

   -Икенче  юлдагы җөмләне укыгыз. Бу нәрсә? (Мәкаль)  Мәкальнең мәгънәсен

ничек аңлыйсыз? (Саф һавада күп булу сәламәтлек өчен файдалы. Саф  һавада

йөргән кеше авырмый, көчле була һ. б)

   -Укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән саф һава суларга,  сәламәтлегебезне ныгытырга , табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген һәм  тагын әллә никадәр башка сыйфатларын күрерә  табигатькә  читтән торып сәяхәт итәрбез.

   - Экскурсиягә нәрсәләрдә барачагыбызны менә бу ребусны чишкәч белербез. Презентация. 2 слайд

(Укучылар ребусны чишәләр, чаңгы сүзе килеп чыга.)

-Чаңгыларны кидек, киттек экскурсиягә.

  IV. Белем һәм күнекмәләр формалаштыру

  1. Сыйфат җөмләдә исемгә бәйләнеп килгәнне күзәтү

    -Укучылар, матур язудагы мәкальгә кабат әйләнеп кайтыйк та , андагы исемне белдергән сүзләрне табыйк. (Һава, дәва)

    - Һава сүзе кайсы сүзгә бәйләнгән?(Саф һава)

    - Сорау куегыз.(Нинди?)

    - Кайсы сүз төркеме әлеге соруга җавап бирә? (Билгеләмәне искә төшерү)

       Презентация. 3 нче слайд.

        - Сыйфатлар җөмләдә кайсы сүз төркеменә бәйләнеп килә? (Исемгә)

     - Ни өчен? (Исем предметны белдерә, ә сыйфат предметның билгесен, шуңа  җөмләдә сыйфатлар исемгә бәйләнеп килә)

     Презентация. 4 слайд

      Укытучы. Без сезнең белән саф һаваны иркен сулап елга, болыннар буйлап барабыз. Тагын ниләр күрәбез соң без, әйдәгез тактадагы текстны укыйк.

        

        Тактада текст .    

        Кышның соңгы ае үтеп бара.

        Бүген көн салкын. Елга – күлләр көмеш боз белән капланган. Агачлар иңнәренә ак шәлләрен ябынганнар. Җирдә ап- ак кар ята.

        Табигать искиткеч гүзәл!

       Бирем.

Текстны күчереп язарга.

Тексттан бәйләнгән исемнәре белән бергә сыйфатларны табарга.(телдән)

3 җөмләдән ия белән хәбәрне табып асларына сызарга. (Берәр укучы тактада эшли)

  Укытучы Ия белән хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?

(Ия- исем, хәбәр- фигыль)

4. Икенче җөмләдән ия белән хәбәрне табарга. (Берәр укучы тактада эшли)

Хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?(Сыйфат)

    Укытучы. Тагын кайсы җөмләдә хәбәр сыйфат белән белдерелгән?

Нәтиҗә. Сыйфатлар җөмләдә хәбәр дә булып килә икән.

   Презентация. 5 слайд

5. 4 җөмләдә сүз төркемнәрен билгеләргә. (Берәр укучы тактада эшли)

2. Предметларның билгеләрен табу. Иҗади эш.

Укытучы. Күрегез балалар, нинди матур урынга килеп җиттек без! Сез нәрсәләр күрәсез? Предметларны белдергән сүзләрне генә атагыз.

Үзегез теләгән 4 исем белдергән сүзне таблицага языгыз)

((Таблица) белән таныштыру)

    - Укучылар, нәрсәләрдер җитми кебек тирә- юньдә? Нәрсәләр икән? (Кошлар, җәнлекләр) Алар бездән качканнар күрәсең!

    - Карагыз әле, нинди матур кар ява! Бу кар бөртекләре тылсымлы икән, табышмаклар язылган. Җавапларын дөрес тапсак, җәнлекләрне күрә алырбыз. Презентация. 6 слайд (Укучылар  эшли)

Табышмаклар

     1. Кош түгел , оча,

         Ябалактан курка,

         Чикләвекне ярата,

         Сызгырса, урманны яңгырата

                                      (тиен)

2.Алгы тәпие кыска.

 Чабарга ул бик оста.

 Соры тунын сала да

         Ак тунын кия кышка

                                     (куян)

         3.Нечкә билле,

  Көлтә койрыклы.

                        (төлке)

         4. Җәй шакылдый бу чүкеч,

   Кыш шакылдый бу чүкеч,

   Ничек чыдый бу чүкеч?

                     (тукран)

4. Физкультминутка  үткәрү

  (Күзләр өчен махсус күнегүләр)

5. Укытучы. Бу исемнәрне дә таблицага языйк. (Язалар) . Хәзер таблицага бу

предметларның билгеләрен язарга кирәк булачак. Яза башлаганчы искә төшерик әле, сыйфатлар предметларның нинди билгеләрен белдерәләр? (төс, тәм, форма, холык, вакыт, табигать күренешләре билгеләре)

   Презентация. 7 слайд

                         

(Таблицага язу . Иҗади эш)

Бирем. Таблицага язган исем, сыйфатларны кертеп  җөмләләр төзү. (1-2 җөмләне дәфтәргә язу)

Укытучы. Без үзебезнең сөйләмебездә ни өчен сыйфатлар кулланабыз?

(Сыйфатлар безнең җөмләләребезне матурлыйлар, тулыландыралар) Презентация. 8 слайд

  Табигать матур булганга без шундый матур җөмләләр төзи алдык. Иге –чиге булмаган урманнар шаулап торсын, киң болыннарыбызда чәчәкләр гөрләп үссен, балыклы елга- күлләребез челтерәп торсын, кошлар сайрасын, җәнлекләр курыкмый йөрсен өчен ниләр эшләргә кирәк , укучылар? (Табигатьне сакларга: агачлар утыртырга, чүп-чар ташламаска, кош ояларын туздырмаска, урманда кычкырып сөйләшмәскә, җәнлекләрне рәнҗетмәскә һ.б.)

V. Йомгаклау

     Укытучы. Дәрес ахырына якынлашып килә, экскурсиябез дә тәмамлана, хәзер алган белемнәрегезнең нәтиҗәләрен белер өчен һәм дәрескә билге алыр өчен тест эшләрбез . Презентация. 9 слайд.

  Тест сораулары.

1.Сыйфат нәрсәне белдәрә?

а) предметның эшен, хәрәкәтен;

б) предметны;

в) предметның билгесен.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә?

б) нинди? кайсы?

в) нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк?нишләр?

3. Кайсы төркемдә сыйфатлар гына бирелгән?

а) уңган, сары, озын, иркен, кайнар;

б) кояш, ямьле, болытлы, җилле;

в) исле, баллы, мин, сабыр.

 

   4.  Сыйфат җөмләдә:

а)  исемгә бәйләнеп килә;

б) фигыльгә бәйләнеп килә.

5.Кайсы җөмләдә хәбәр сыйфат белән белдерелгән?

а) Урманда һава чиста.

б) Куян ак кар  өстеннән чаба.

в) Купшы карабүрекләр җим чүпли.

 

Дөрес җаваплар.

в

б

а

а

а

Билге. Презентация. 10 слайд

5 дөрес җавапка-  “5”

4 дөрес җавапка-  “4”

3 дөрес җавапка-  “3”

Укытучы.

VI. Өй эше

Таблицадагы исем һәм сыйфатларны кулланып берәр җәнлек турында 4-5 җөмләдән торган хикәя язып килергә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

3 нче сыйныфта татар теле дәресе "Зат алмашлыклары"

Татар телендәге “зат алмашлыклары” төшенчәсен рус телендәге “местоимение” төшенчәсе белән янәшә куеп, чагыштырып өйрәтү; зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү күнекмәсе булдыру....

1 нче сыйныфта татар теле дәресе

"Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр" темасы буенча кабатлау дәресе...

"Урман мәктәбендә кунакта" 4 сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе.

Укучыларның сүз төркемнәре турында алган белемнәрен ныгыту максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе ....

3нче сыйныфта татар теле дәресе.

Перспектив башлангыч мәктәп. 3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: Сыйфат.  скачать: https://cloud.mail.ru/public/KEiL/RevnV2rgB...