"Урман мәктәбендә кунакта" 4 сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе.
методическая разработка (4 класс) на тему

Шакирова Альфинур Халимовна
Укучыларның сүз төркемнәре турында алган белемнәрен ныгыту максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл татар теле дәресе21.06 КБ

Предварительный просмотр:

Саба муниципаль районы

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе

(4нче сыйныфта татар теленнән үткәрелгән ачык дәрес)

1нче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Шакирова Әлфинур Хәлимовнаның эш тәҗрибәсеннән

Максат: Укучыларның сүз төркемнәре турында алган белемнәрен ныгыту;

              укучыларның логик фикерләвен, сөйләм телен үстерү;

              Тукай иҗатына, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: “Урман мәктәбе” дигән язу, җәнлек рәсемнәре, индивидуаль  

             биремнәр, экран, проектор.

  1. Кереш өлеш.
  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле көн, уң күршем,

Хәерле көн, сул күршем,

Хәерле көн, дусларым,

Хәерле көн, кунаклар!

Укучылар, бүген безнең гадәти булмаган дәрес. Беренчедән, бездә кунаклар бар,икенчедән, без бүген бергәләп “Урман мәктәбенә” сәяхәткә барырбыз. Ләкин, сәяхәткә киткәнче сезнең белән сынау үтәргә тиеш булабыз.

  1. Шаян табышмак-сораулар.
  • Кайсы бодайдан кортлар бал ала? (карабодай)
  • Нинди ике нота бакчада үсә? (фа-соль)
  • Көлбикәнең башмагы гадиме, алтынмы? (хрусталь)
  • Карлыганны карлыгачка әйләндерү өчен нишләргә?
  • Көн белән төн нәрсәгә бетә? (“н” хәрефенә)
  • Шүрәлене кем кыстырган? (Былтыр)
  • Шалканны ничә кеше тарткан? (3)
  • Колобокның муенында бантикмы, галтукмы? (бернәрсә дә, чөнки аның муены юк)

  1. Икенче сынавыбыз – матур язу

Физминутка “Язганда дөрес утырам.”

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

  • Хәзер елның нинди фасылы? Яз килү белән ниди үзгәрешләр булды?

Булдырдыгыз! Ә хәзер сәяхәткә кузгалсак та була. Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын.

Күзләрне йомдык, зур елгалар, биек-биек  таулар аша үтеп без урман мәктәбенә килеп тә җиттек.

Такта ачыла. Тактада җәнлекләр рәсемнәре һәм биремнәр. Тема язылган. “Урман мәктәбе” дигән язу.

-Укучылар, “Урман мәктәбен”ндә бүген “Сүз төркемнәре” дигән тема өйрәнәләр икән, ярдәм итикме аларга? Сез нинди сүз төркемнәрен беләсез?

  1. Таралган мәрҗәннәрне җый” уены.

  1. Сүзләрне төркемнәргә бүлү (карточкалар белән эш) Соңыннан укып тикшерелә.

  1.  Тест эшләү (һәр биремне эшләгәннән соң, экранда дөреслеге тикшерелә)

  1. Магнитофон язмасында Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән өзек тыңлана, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар таптырыла.

  1. 2нче күнегү. Фигыльләр  өстәп язарга.

  1. Физминутка “Гөлчәчәкләр күренде”.

  1. Дәреслек белән эш. 125нче күнегү “Су анасы” шигыреннән өзек уку. “Су” сүзенең килешләрен билгеләргә.

  1. Г.Тукайның  тагын нинди шигырьләрен беләсез? “Туган тел” җырының бер куплетын җырлау.

Әфәрин! Һәр халык үз телен яратырга, аны теләп өйрәнергә тиеш.

Физминутка. “Татар халык биюе”

  1. “Әсәрне таны” уены.
  1. “Ул авылны һич онытмыйм, һәр ягы урман иде,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдәй юрган иде .” Бу өзек кайсы әсәрдән?

  1. Ямщик исә базар уртасында: “Асрамага бала бирәм, кем ала, асрамага бала бирәм, кем ала?-дип, сөрән салган.” Бу өзек кайсы әсәрдән?
  2. “Әйдә әле, акбай, өйрән син,

Арт аягын берлә тор,

Аума-аума туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр”  Бу өзек кайсы әсәрдән?

  1. “Яшьлегеңдә күп тырышсаң,

Эшкә бирсәң чын күңел.

Каршыларсың картлыгыңны,

Бик тыныч һәм бик җиңел.” Бу өзек кайсы әсәрдән?

  1.  “Тукайны беләсеңне?” тест
  1. Тукайның туган елы?

а) 1901

 б) 1892

  в) 1886

  г)1885

2. Уральск  шәһәренең элекке исеме?

  а) Җәйлек

  б) Җаек

  в) Җантимер

3. Г.тукай кайсы авылда туган?

   а) Кушлавыч

   б) Өчиле

   в) Сасна

   г) Кырлай

4. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме?

   а) “Исемдә калганнар”

   б) “Хатирәләр”

   в) “Хәтердәгеләр”

   г) “Габдулла Тукай”

5. Г.Тукайның әтисе һәм әнисенең исеме?

   а) Шәмсенур, Гайнулла

   б) Мәмдүнә, Гайнулла

   в) Мәдинә, Кобетдин

   г) Мәмдүнә, Мөхәммәтгариф

6. Г.тукайның туган көне?

   а) 26нчы апрель

   б) 25нче май

   в) 16нчы апрель

   г) 5нче май

7. Өчиле,Сасна, Кырлай авыллары кайсы районга керә?

   а) Балтач

   б) Арча

   в) Җаек

   г) Казан

8. Тукай ничә яшьтә ятим кала?

    а) 5

   б) 4

   в) 6 ай

   г) 3

Молодцы! Г.Тукай турында белү – татарыбызның тарихын өйрәнү ул. Ул үз телен, үз халкының тарихын белгән кеше мәдәниятлы, белемле кеше.

“Татар телем” җырын җырлау.

  1.  Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

3 нче сыйныфта татар теле дәресе "Зат алмашлыклары"

Татар телендәге “зат алмашлыклары” төшенчәсен рус телендәге “местоимение” төшенчәсе белән янәшә куеп, чагыштырып өйрәтү; зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү күнекмәсе булдыру....

1 нче сыйныфта татар теле дәресе

"Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр" темасы буенча кабатлау дәресе...

3 сыйныфта татар теле дәресе "Кушма һәм парлы сүзләр"

Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. Белем алуга омтылыш,табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш ...