"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе
план-конспект урока (4 класс) по теме

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкәте, эш-гамәлләре буенча табышмак җавапларын табу, фигыльләр аша вакыйгаларны күзаллау күнегүләре үткәрелә. Фразеологик сүзтезмәләрне сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл figyllerne_soylemde_kullanu.docx27.22 КБ

Предварительный просмотр:

Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

(4 сыйныфта татар теле дәресе)

Балтач районы Борнак башлангыч мәктәбе укытучысы

Дәрес максаты: 3нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау; фигыль темасын тирәнрәк үзләштерү өчен җирлек әзерләү.

Бурычлар:  

Шәхесне формалаштыруга юнәлдерелгән: Татар телендә  фигыльләрнең  

                сөйләмдәге  ролен билгеләү,  урынлы һәм дөрес кулланырга өйрәтү.

                Бер-береңне тыңлап аңларга, үзара киңәшеп эшләргә өйрәтү.

 Предметара:  Үз фикереңне әйтә, хөкем чыгара белүне формалаштыру;

                         Информацияне эзләп табарга һәм эшкәртергә өйрәтү.

Фәнни:  Фигыль сүзенең мәгънәсен ачыклау;

               Фигыль төркемчәләреннән хикәя һәм боерык фигыльләрне искә  

                        төшерү;

                Хикәя  фигыльнең заманнарын сораулар һәм мәгънәсе аша ачыклау;

                Фигыльләрне мәгънә буенча төркемнәргә бүлә белү.

Эшчәнлек формалары һәм төрләре:  әңгәмә, аңлатмалы уку, тема буенча

                фикер алышу,  төркемнәрдә эшләү, информация чыганагы белән

                мөстәкыйль эш, уен.

Җиһазлау:  презинтация – табышмаклар һәм аларга җаваплар, дидиктик материал - 2  төркем өчен биремнәр,  таблица, Аңлатмалы сүзлек.

Дәрес төре: катнаш дәрес

Дәрес тибы: яңа  белемне үзләштерү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Актуальләштерү.
  1. Терәк таблица буенча өйрәнгән сүз төркемнәрен искә төшерү: исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыгы, кисәкчә (соравы, нәрсәне белдерә, кагыйдә чыгару)
  2. Төркемнәрдә эш: ( 2 төркем бирелгән  җөмләләрдән  билгеләнгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә керүен  ачыклыйлар һәм чиратлашып аңлаталар)

         1 төркем                                                                 2 төркем

Галинең  аягы кычыткан,                                       Авыртмасын, дисәң, эч,

чөнки  аны  чаккан   кычыткан.                             Кайнаган су гына эч.

               Ясап  куйдык  басма,                                    Шакмакларны тизрәк тез.

               Син  аңа  ялгыш  басма.                               Сызлап тора минем тез.

Тамызган  кемдер  кара.                                         Монда кемдер учак якты.

Әнә, артыңа  кара.                                                  Монда тикле төшә якты.

Буявы  бигрәк  кара.                                               Бүген төне дә бик якты.

  1. Яңа материал өстендә эш.

1)  Таблица буенча фигыль сүз төркеме турында төшенчә бирү, кагыйдә чыгару:

- Фигыльләр  нәрсәне белдерәләр, нинди сорауларга җавап бирәләр?

- Мисаллар китерү: предметның эшен, хәрәкәтен, хәл торышын, акыл эшчәнлеген, тавыш чыгаруны, сөйләм эшчәнлеген һ.б. белдерүче фигыльләрне атау.

 

2)  Дәреслек белән эш:

-  Исемнәрнең хәрәкәтен, тавыш чыгаруын, хәл-торышын белдерүче фигыльләр уйларга: бала, кеше, елга, яктылык, биюче, самолет, елан, тиен, ат.

  1. Фигыль  сүзенең мәгънәсен Аңлатмалы сүзлектән карау.

Кешенең акылы сүзеннән, асылы фигыленнән билгеле.

Бу әйтемдә фигыль сүзенең кайсы мәгънәсе кулланылган? (эш)

  1. Җөмләләрне язу,  баш кисәкләрен билгеләү:

Агачларга мул булып сыкы сарган. Казанка болынын аксыл томан баскан. Чаңгычылар әле чыкмаган. Дача өйләре салкыннан туңып, кечерәеп калган сыман күренә. Чаңгылар да әйбәт шумый. Салкын кар, магнит шикелле, чаңгы табаннарын тарта.

              Җөмләләрнең хәбәре кайсы сүз төркеме белән белдерелгән?      

              Нәтиҗә ясау: фигыль кайсы җөмлә кисәге булып килә?

  1. Ял минуты.

Бармакларга ял:     1.  Әтәч (ике кул бармакларыннан кара-каршы    

                              китереп ике  әтәч ясыйбыз: баш һәм имән бармаклар –

                              томшык, башкалары кикрик итеп өскә тырпайтып  

                              куела һәм хәрәкәтләнәләр)

                                     Әтәчләр иртә уянган,

                                     Кикрикләрен буяган,

                                     Томшыкларын юмаган. (2 кат)

                                 2.  Шар кабарту (бармаклар бергә җыеп шар итеп  

                             куела, ике  баш бармак арасына өреп кабартабыз, шар

                             шартлагач, учларны   сугып алабыз)

                                                 Тиз генә шар кабартабыз,

                                                 Кабартканда шартлатабыз.

  1. Үткәннәрне ныгыту.

  1. Презинтациядә бирелгән табышмакларны укытып җаваплпрын табу.
  1. Табышмак җавабын табарга кайсы сүзләр ярдәмгә килә?              

                                                                                       (фигыльләр)

               

     Слайд 1

 КЫШЫН  ҖЫЛЫТА,

 ҖӘЕН  СУЫТА,

 КӨЗЕН  АШАТА,

 ЯЗЫН  ЯМЬ  БИРӘ.

   Слайд 2

    АГАЧ

   Слайд 3

ҮЛӘН АШЫЙ, МАЙ ТАШЫЙ.

   Слайд 4

    СЫЕР

   Слайд 5

АШКА  САЛСАҢ, ТӘМ  КЕРТӘ.

БОРЫНГА  КЕРСӘ, ТӨЧКЕРТӘ.

 

 Слайд 6

     БОРЫЧ

   Слайд 7

СУДА  ТУА, ҖИРДӘ  ҮЛӘ.

 

   Слайд 8

 БАЛЫК

   Слайд 9

АРМЫЙ, ТАЛМЫЙ,  АТ  АРТЫННАН  КАЛМЫЙ.

   Слайд 10

   АРБА

   Слайд 11

САЛАМДА  КЫШТЫРДАМЫЙ,

ПЕЧӘНДӘ  ЧЫШТЫРДАМЫЙ.

СИНЕҢ  БЕЛӘН  БЕРГӘ  БАРА,

АРТЫНДА  ЭЗЕ  КАЛМЫЙ.

   Слайд 12

КҮЛӘГӘ

   Слайд 13

УРА,  СУГА,  ҖИЛГӘРӘ,  

ҮЗЕ  ТӨЯП  ҖИБӘРӘ.

   Слайд 14

КОМБАЙН

   Слайд 15

ЧАКЫРАЛАР, ДӘШӘЛӘР,

КИЛЕП ҖИТСӘМ – КАЧАЛАР.

   

   Слайд 16

  ЯҢГЫР

Табышмаклар уйлап чыгару:

  1. Каз турында аның хәрәкәт итүенә карата. (Оча, йөзә, йөгерә, суга чума.)
  2. Кыш бабай турында.(Ул ниләр эшли.)
  3. Кояш турында һ.б.

  1.  Фигыльләрдән генә торган бер хикәя тыңлап карагыз әле, аңлашылыр микән.

Уяндым. Тордым. Карадым. Яуга-а-ан! Киендем. Йөгереп чыктым.  Алдым да, чаптым. Килеп җиттем. Шуалар. Уйныйлар, шаяралар, көлешәләр. Әвәлиләр. Ясыйлар. Менеп киттем. Утырдым, төшеп киттем. Оча-а-ам! Выжылдый. Ыжгыра. Кычкырам...

  1.  Шуннан соң нәрсә булыр?  Сез дәвам итегез. (Чумдым. Тулды. Өшетә-ә. Салдым. Кактым. Кидем. Шудым-шудым. Караңгыланды. Кайтып киттем. Орышты. Арыганмын...)
  2. Хикәяне тулыландырып сөйләтү.

  1. Ә хәзер тагын бер сөйләмне тыңлап карагыз  һәм уйлагыз: кайсы диафильм караган күк, ә кайсысы кинофильм кебек тәэсир итә?

    Өй эче. Тәрәзә. Тышта ап-ак кар. Чана белән малай. Кар тавы.

(Беренчесе кинофильм, ә икенчесе диафильм караган күк, чөнки анда хәрәкәт юк.)

  1. Димәк, фигыльләр сөйләмдә кирәкме? (Алар безнең сөйләмне, фикерне төгәл белдерергә ярдәм итә.)

  1. Фразеологик сүзтезмәләрне бер сүз белән атау (фигыльләрне тактага язып бару):

Ут йота – кайгыра,  уртак тел таптылар – килештеләр, баш вата – уйлый, колагыңа киртләп куй – онытма, җилләр искән – югалган,  җир тишегенә керердәй булдым – оялдым, чәчләре үрә торды – курыкты,  авызына су капкан – дәшми, баш күккә тиде – шатланды, балавыз сыга – елый, су кебек эчә – белә.

  1. Тактадагы  фигыльләрне  фразеологик  сүзтезмә белән алыштыру (Фразеологик сүзтезмәләрне истә калдыру максатыннан).
  2. Резерв бирем:  фигыльләргә  морфологик анализ ясау.

  1. Йомгаклау.
  1. Фигыльләр нәрсәне белдерә? (предметның эшен, хәрәкәтен, хәл торышын, акыл эшчәнлеген, тавыш чыгаруны, сөйләм эшчәнлеген һ.б. )
  2. Сөйләмдә фигыльләр куллану нигә кирәк?
  3. Өй эше - иҗади эш:   1 төркем –план нигезендә кыш турында  

                              хикәя төзеп язарга (фигыльләрне билгеләргә);

 2 нче төркем – кышкы уеннар турында  шигырь  иҗат итәргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

3 нче сыйныфта татар теле дәресе "Зат алмашлыклары"

Татар телендәге “зат алмашлыклары” төшенчәсен рус телендәге “местоимение” төшенчәсе белән янәшә куеп, чагыштырып өйрәтү; зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү күнекмәсе булдыру....

1 нче сыйныфта татар теле дәресе

"Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр" темасы буенча кабатлау дәресе...

"Урман мәктәбендә кунакта" 4 сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе.

Укучыларның сүз төркемнәре турында алган белемнәрен ныгыту максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе ....

3 сыйныфта татар теле дәресе "Кушма һәм парлы сүзләр"

Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. Белем алуга омтылыш,табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш ...