3 нче сыйныфта татар теле дәресе "Зат алмашлыклары"
план-конспект урока (3 класс) по теме

 Татар телендәге “зат алмашлыклары” төшенчәсен рус телендәге “местоимение” төшенчәсе белән янәшә куеп, чагыштырып өйрәтү; зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү күнекмәсе булдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_kl._zat_almashlyklary.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

    Тема. Зат алмашлыклары.

Максат. Татар телендәге “зат алмашлыклары” төшенчәсен рус телендәге “местоимение” төшенчәсе белән янәшә куеп, чагыштырып өйрәтү; зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү күнекмәсе булдыру.

Материал. Дәреслек, компьютер.

Дәрес барышы.

1.Дәресне оештыру.

  1. Исәнмесез, укучылар!
  2.  Исәнмесез.
  3. Хәерле көн.
  4. Хәерле көн.
  5. Кәефләрегез ничек соң?
  6. Рәхмәт, яхшы.
  7. Утырыгыз.

2.Актуальләштерү.

1 нче слайд. Яшелчә, җиләк- җимеш исемнәрен әйтергә һәм сыйфатлар өстәргә.

Дәреслекнең 55 нче битендәге 2 нче һәм 3 нче күнегүләрне башкару.

3. 2 нче слайд. Сүзлек эше.

Лицо- зат

Местоимение- алмашлык

Личное местоимение- зат алмашлыгы

4. Рус телендә алган белемнәренә нигезләнеп, укучыларны татар телендәге зат алмашлыклары белән таныштыру.

Бирем. Они сражались храбро и победили фашистов.

-Можно ли конкретно сказать, о ком здесь идёт речь? (Нет.)

-Какие слова можно поставить вместо слова они? (Солдаты, наши воины, советские люди...)

-К какой части речи относится слово они? (Они- местоимение.)

-Дайте определение местоимению. (Местоимения- это слова, которые указывают на предметы и на их признаки, но не называют их.)

-Какие местоимения мы употребляем вместо имени существительного? (Я, ты, он,она, оно, мы, вы, они.)

3 нче слайд.

Я- мин                                                         Мы- без

Ты- син                                                        Вы- сез    

Он (она, оно)- ул                                        Они- алар

-Какое местоимение вы употребите, когда будете рассказывать что- нибудь о себе? (Я-мин.)

- Какое местоимение вы употребите, обращаясь к товарищу? (Ты-син.)

-А какое- в беседе о человеке, который не учасвует в разговоре?(Он-ул.)

-Какие это местоимения? (Личные.)

Дәреснең темасын билгеләү.

Зат алмашлыклары- личные местоимения.

5. Ныгыту. Карточкалар белән эшләү.

1 нче бирем. Тәрҗемә итегез: минем әнием, миңа бүләк, мине көт, миннән сәлам.

2 нче бирем. Төшеп калган кушымчаларны куеп, җөмләләрне укыгыз. Мин алмашлыгы урынына син алмашлыгын куеп күчереп языгыз.

Ми... китапханәгә барырга кирәк. Ми... анда дусларым көтә. Ми... Р. Миңнуллинның шигырьләрен укырга кирәк. Укытучы иртәгә дәрестә ми... сорый.

6.    4 нче слайд.      Р. Миңнуллин турында сөйләшү.

Портретын күрсәтү. Сораулар бирү.

-Кем портреты?

-Ул кем?

-Язучы кайда яши?

-Ул нинди премияләр лауреаты?

7. Китаптан тест эшләү. (6, 7 нче күнегүләр.)

8. Йомгаклау.

-Бүген нинди сүз төркемен өйрәндек?

-Зат алмашлыкларын әйтегез.

-Бүген кем турында сөйләштек?

-Р. Миңнуллин кем ул?

9. Өй эше. Зат алмашлыкларын кертеп өч җөмлә төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

3 нче сыйныфта татар теле дәресләре

Мин “Кисәкчәләр” темасы буенча дәрес планнары тәкъдим итәм. Программа буенча укучылар III сыйныфта да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз б...

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе

4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...

3 сыйныфта татар теле "Зат-сан алмашлыклары"

3 сыйныфта Татар теленнән алмашлыкларны өйрәнү дәресе....

3 нче сыйныфта татар теленнән "Зат алмашлыклары" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең максаты: а) коммуникатив максат: укучыларның тел культурасын үстерү; үзләренең фикерләрен әйтә белергә өйрәтү;     б) фәнни максат: зат алмашлыклары турында тирән мәг...