3 сыйныфта татар теле "Зат-сан алмашлыклары"
план-конспект урока (3 класс) на тему

Сулейманова Гульшат Ислямовна

3 сыйныфта Татар теленнән алмашлыкларны өйрәнү дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zat-san.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

                          Татар теле.                 3 класс.

Дәреснең темасы.     Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның фигыль темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен ныгыту, фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә өйрәтү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

ТБУУГ: үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү.

ШУУГ:үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ булдыру.

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләр арасында бәйләнеш булдыру.

  КУУГ:фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар,  татар теле дәреслеге.

Дәреснең тибы. Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

                                 Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар!

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

Укытучы: Бер-беребезгә матур итеп елмаеп куллар бирешеп алыйк та   татар теле дәресен башлыйбыз! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар)

II. Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү. КЛОК БАДДИС.

- Сәгать 12 дә очраша торган кеше белән очрашып өй эшләренең дөреслеген тикшереп алыгыз. Хаталар булса карандаш белән төзәтегез, тиешле билгене куегыз.

2. Матур язу күнегүе. Үрнәк буенча язу.

3. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

-Ә хәзер Фонетик күнегү эшләп алыйк. Мин сезгә сораулар бирәм сез  сорауларга торып басып җавап бирерсез.

- Кемнең фамилиясе Ф хәрефеннән башлана?

- Кемнең исеме И хәрефеннән башлана?

- Кемнең фамилиясендә Г хәрефе бар?

- Кемнең әтисенең исемендә Ы хәрефе бар?

- Кемнең фамилиясендә өч Л хәрефе бар?

- Кемнең  исемендә ь хәрефе бар?

-Нинди сүз килеп чыкты? -  Фигыль

Укытучы: Укучылар  без узган дәресләрдә нәрсә турында өйрәндек?

4. Укучы: Без фигыль темасын өйрәндек.

Укытучы:Фигыльләр турында сез нәрсәләр беләсез? Фигыльнең моделен төзик әле.  Мин сорауны әйтәм сез бергәләп җавап табасыз һәм Феерверк ясыйсыз , төркемнән бер укучы җавап бирә.

      - Фигыль нинди сүз төркеме?

      - Нинди сорауларга җавап бирә?

      - Җөмләдә нәрсә булып килә?

      - Нинди төрләре була?

      - Нәрсә белән төрләнә?

     Менә бу сорауга без бүгенге дәрестә җавап табарбыз.

  5.   Физкультминутка.

III.Яңа теманы аңлату.

1. Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен аңлату.

Язам                                язабыз

Язасың                            язасыз

Яза                                  язалар

  • Фигыльләргә игътибар итегез әле, алар ничек үзгәргән?

(-яз фигыле төрлечә кулланылган)

-Бу төрләнеш фигыльнең зат-сан белән төрләнеше дип атала

- Язам фигыле нинди зат белән кулланыла? (мин)

-Язасың фигыле? (Син), Яза фигыле? ( ул)

- Бу фигыльләр нинди санда төрләнде? (берлек санда)

  • Язабыз фигыле нинди зат белән кулланыла? ( без)
  • Язасыз фигыле? (сез), язалар фигыле? (алар)
  • Бу фигыльләр нинди санда төрләнде? (күплек санда)

2.- Ә хәзер әйдәгез бергәп эшлә фигылен зат-сан белән төрләндерик.

Мин эшлим                Без эшлибез

Син эшлисең              Сез эшлисез

Ул эшли                     Алар эшлиләр

3. МИКС ПЭА ШЭА.(фигыльне зат-сан белән төрләндерү)

    Музыка астында йөриләр, пар табалар.

  • Сөйлә фигылен зат-сан белән төрләндерегез. Кем озынрак шул кеше җавап бирә.
  • Кисә фигылен зат-сан белән төрләндерегез. Кем кыскарак шул җавап бирә.

  4. Дәфтәрдә карточка буенча эш.

     Җөмләдә ия белән хәбәрне табарга, фигыльләрең зат-санын билгеләргә.

   Мин әбигә хат язам.

  Алар бик тату уйнадылар.  

  Ул урманда керпе күрде.

5. КОНЭРС.  (затларны аеру)

-Почмак уены уйнап алабыз. Үзегезгә почмаклар сайлагыз.

I зат                    укыйм                       уйныйбыз                        

II зат                    көрисең                     карыйсыз

III зат                    ясады                        шудылар

  • Шул сүзләр белән җөмләләр төзегез.

     6. РАУНД ТЭЙБЛ. (зат-сан кушымчаларын белү)

-         Укучылар бер карточка өстендә әйләнә буенча тиешле кушымчаларны куялар. Бер укучы басып укый.

1. Мин чаба...                                  Без чаба...

   Син  чаба....                                 Сез чаба...

   Ул чаба ....                                   Алар чаба....

2. Мин сикерә...                               Без сикерә...

    Син  сикерә....                              Сез сикерә...

    Ул  сикерә ....                               Алар сикерә....

   7. МИКС-ФРИЗ-ГРУП.

 Музыка астында укучылар йөриләр, укытучы сорау биргәч берләшәләр.

  • Берлек санда ничә зат? (3)
  • Затлар ничә санга бүленә? (2)
  • Ничә зат-сан бар? (6)
  • Күплек санда ничә зат бар? (3)

8.Тест элшәү. 1 нче укучы укучы кычкырып укый, бергәләп җавап табасыз.

Фигыль

1. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.

   а) предметны белдерә ;

   б) эшне , хәрәкәтне белдерә;

   в) предметның билгесен белдерә;

2. Фигыль нинди сорауга җавап бирә?

   а) нишли? нишләде? нишләгән?

   б) кем? нәрсә?

   в) нинди? кайсы?

3. Бара фигыленең юклык төрен ясар өчен кайсы кушымчаны ялгарга кирәк?

   а) -ма   б) -мә в) –мый

4. Җырлый фигыленә сорау куй.

   а) нишләде?   б) нишли?   в) нишләр?

5. Көткәнмен фигыле ничәнче затта?

а) беренче

б) икенче

в) өченче

6. Китмәдек фигыле

а) барлыкта

б) юклыкта

7. 2 зат, күплек сандагы фигыль

а) алам

б) аласыз

в) алалар

8. бар фигыленә нинди кушымча ялгана?

а) -гән

б) -ган

в) –кан

Йомгаклау. Рефлексия.

Укытучы: Димәк, бүгенге дәрестә  нәрсәгә өйрәндек?

  • Фигыльләр нәрсә белән төрләнәләр икән? (зат-сан)

Өй эше бирү. 147 нче күнегү, 83 бит. Фигыльләрне табарга.

-Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде?

-Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?

-Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

3 нче сыйныфта татар теле дәресләре

Мин “Кисәкчәләр” темасы буенча дәрес планнары тәкъдим итәм. Программа буенча укучылар III сыйныфта да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз б...

1 сыйныфта татар теленнән эш программасы

Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде....

3 нче сыйныфта татар теле дәресе "Зат алмашлыклары"

Татар телендәге “зат алмашлыклары” төшенчәсен рус телендәге “местоимение” төшенчәсе белән янәшә куеп, чагыштырып өйрәтү; зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү күнекмәсе булдыру....

3 нче сыйныфта татар теленнән "Зат алмашлыклары" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәреснең максаты: а) коммуникатив максат: укучыларның тел культурасын үстерү; үзләренең фикерләрен әйтә белергә өйрәтү;     б) фәнни максат: зат алмашлыклары турында тирән мәг...