урок татарского языка по теме "Я хәрефе" 2 класс
план-конспект урока (2 класс) на тему

Гареева Ляйсан Рафисовна

Урок татарского языка во 2 классе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx29.58 КБ
Файл kushymta.rar1.06 МБ

Предварительный просмотр:

Тема

Я хәрефе, [йа], [йә] кушылмалары

Максаты

1) Я хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе  кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү;

 2) Укучыларның  сөйләм телләрен, хәтерләрен, игътибарлылыкларын    белемнәрне кулланып, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәсен  үстерү;

 3) Укучыларда тырышлык, мөстәкыйльлек, әдәп-әхлак сыйфатлары   тәрбияләү, парларда дустанә эшләүләренә җирлек булдыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Белергә тиеш:

-Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә -[йа] , нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә ] дип укырга кирәклеген.

Башкара алырга тиеш:        

-Я хәрефе булган сүзләрне дөрес язу һәм уку.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру

Шәхси нәтиҗәләр.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- укуга карата кызыксыну хисе булу,

- укыган шигырьдәге, мәкальләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
  • Эшне планлаштырырга өйрәнү.
  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

 -  Дәреслек белән эш итә белү.

- Укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
  • Парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Төп төшенчәләр

Аваз кушылмасы, хәреф, калын сүз, нечкә сүз.

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова “Татар теле”(1 нче кисәк);

Презентация, тест биремнәре, ИКТ

Оештыру

Фронталь, индивидуаль,  парларда һәм  төркемнәрдә эшләү.

I этап.  Оештыру.

Максат – укучыларны дәрескә активлаштыру.

  • Кәефләрегез ничек соң?

  • Бүген без сезнең белән  сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәтебез паровозда булыр. Ә хәзер алынган билетларыгыз буенча вагоннарга утырырбыз.
  •  Е хәрефе [йы ] дип укыла торган сүзле билетлар 1нче  вагонга урнаша.
  • Е хәрефе [йә ] дип укыла торган сүзле билетлар 2нче  вагонга урнаша.
  • Е хәрефе [э ] дип укыла торган сүзле билетлар 3 нче вагонга урнаша.
  • Ю хәрефе [йу ] дип укыла торган сүзле билетлар 4нче  вагонга урнаша.
  • Ю хәрефе [йү ] дип укыла торган сүзле билетлар  5нче  вагонга урнаша.
  • 6 нчы вагонга йо кушылмасына башланган сузле билетлар урнаша.
  • 7 нче номерлы вагонга йө кушылмасына башланган сузле билетлар урнаша.

  • Төркемнәр  формалашты. Бер- беребезне сәламлик . Иңсә күршеләрне, каршы күршеләрне. Әйдәгез бердәм эшләү девизын искә төшерик эле.

    -   Кояшлы иртә кебек.

    Ана телен, туган телне

    Өйрәнергә дип килдек.

Билетка сүзләр язылган.

Елан, елга.ел,каен.

Биек, ефэк, кием, тиен.

Керпе,кеше, купер,сер.

Юл,аю, юка, юрган

Юкэ, юнь, ютэл, юри.

Йолдыз,йомран,йокы.йорт.

Йөзек,йөрэк,йөзем,йөз.

  • Бергә эшләсән, авыр эш тә жинел. 

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат – калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр турында белемнәрен искә төшерү.

  • Сәяхтебез күңеллерәк булсын өчен Кыш Бабай уеннар әзерләгән үзегезгә.  

Бирем №1.

  • Ал карточкаларны алдык.

Е авазының әйтелешенә карап сүзләрне кирәкле өйләргә урнаштырырга кирәк.  Бу биремне без төркемнәрдә башкарырбыз. 1 нче номерлы партнер уенны башлап җибәрә.

  • Бу биремне башкарырга нинди кагыйдә ярдәм итте?

  • Аңлату телдән. Слайдтан тикшерү.

Елга,ефәк,керпе, ертык.

[йы ]           [йэ ]          [э ]

  • Е хәрефе сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң ике аваз кушылмасын белдерә. Ул калын әйтелешле сүзләрдә [йы]дип, нечкә әйтелешле сүзләрдә [йэ] дип укыла.
  • Тартыклардан соң килгән  е хәрефе [э] дип укыла.

III этап. Яңа материалны үзләштерү.

Максат –  Я хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен ачыклау, я хәрефе  кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү.

  • Балалар, бергәләп вагон тәрәзәсеннән күз салыйк эле. Нәрсәләр күрәбез без?(Слайдта рәсемнәр чыга, тактада сүзләр беркетелә)

Ябалак, куян, дөя,кояш, яфрак.

  • Бу сүзләрне нәрсә берләштерә икән?

  • Димәк дәрестә нинди тема өстендә эшне дәвам итәчәкбез.
  • Дәрескә максатыгыз ниди булыр?
  • Я хәрефе сүзнең кайсы урыннарында килгән?
  • Бу сүзләрне нинди ике төркемгә бүлә алыр идегез?( Тактада бүләләр).
  • Бу сүзләрдә я хәрефе бер үк төрле укыламы?

  • Я хәрефе ничә авазга билге булып йөри?

  • Я хәрефен калын әйтелешле сүзләрдә  ничек укырга кирәк?

  • Я хәрефен нечкә әйтелешле сүзләрдә  ничек укырга кирәк?

  • Әйдәгез фикерләрегезне гомумиләштереп кагыйдә итеп әйтеп карыйк әле.

Бирем №2.

Тактада бирелгән мәкальләрне уку.Мәгънәсе буенча әңгәмә кору. Я хәрефе кергән сүзләрне табу, нинди аваз белдерүен аңлату.

1. Яхшы сүз җанга рәхәт,

    Яман сүз җанга җәрәхәт.

2. Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир.

  • Табигатьтә очрыйлар.
  • Тере һәм тере булмаган табигатьне белдерәләр.
  • Барлык сүзләрдә дә я хәрефе очрый.
  • Я хәрефе.

  • Я хәрефе кергән сүзлэрне дөрес язарга өйрәнү.

  • Сүз башында,уртасында һәм ахырында.
  • Калын әйтелешле һәм нечкә әйтелешле сүзләр.

  • Беренче баганадагы сүзләрдә [йа]дип, икенче баганадагы сүзләрдә  [йә] дип укыла.

  • Я хәрефе ике аваз кушылмасын белдерә.

  • Сүз башында һәм сузыклардан соң калын әйтелешле сүзләрдә [йа] дип укыла.

  • Сүз башында һәм сузыклардан соң нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укыла.

                Сүз башында һәм сузыклардан соң         Я хәрефе ике аваз кушылмасын белдерә. Калын әйтелешле сүзләрдә [йа] дип, нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укыла.

  • Һәрвакыт тәмле телле булырга, начар сүз белән кешене рәнҗетергә ярамый.
  • Яхшы [йа]  дип укыла, чөнки ул калын әйтелешле сүз.
  • Яман [йа]  дип укыла, чөнки ул калын әйтелешле сүз.
  •  Һәр кешегә үзенең туган үскән иле якын .
  • Туган җир ул бер генә.
  • Туган илдә синең иң кадерле кешеләрең- әти- әниең, туганнарың.
  • Ямьле [йә]  дип укыла, чөнки ул нечкә әйтелешле сүз.

IV этап.  Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Максат – Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләре формалаштыру.

1. Дәреслек белән эш.

55 бит, 107 нче күнегү.

2. Тест биремнәре.

1. Дөрес җавапны билгелә.

Яшьлек сүзендә:

а) 6 хәреф, 6 аваз;

ә) 6 хәреф, 7 аваз;

б) 6 хәреф, 5 аваз;

2. Я хәрефе [йа] кушылмасын белдергән сүзне тап.

а) яшел;

ә) кояш;

б) әкият;

3. Я хәрефе [йә] кушылмасын белдергән сүзне тап.

а) ялкау;

ә) яңгыр;

б)бияләй;

4. Ялкын сүзендә  я хәрефе ничек укыла?

а) [йа] дип;

ә) [йә] дип;

б) [ә] дип;

5. Яшен сүзендә  я хәрефе ничек укыла?

а) [йа] дип;

ә) [йә] дип;

б) [ә] дип;

6. Дөрес язылган сүзне билгелә.

а) яаңгыр;

ә) йаңгыр;

б) яңгыр;

2. Интерактив тактада эш.

Шигырьне  тыңла.Ике аваз белдергән хәрефләр кергән сүзләрне кәрзингэ җый .

                        Яңгыр.

  • Яңгыр,яңгыр,ни өчен

Җирнең битен юасың ?

Жирнең битен юа-юа

          Агартмакчы буласың.

  • Явам,явам гөлчәчәкләр

Гөрләшеп үсеннәр дип,

Алма,чия,сливалар

Кызарып пешсен дип.

Иген-икмәк басуында

Мул уңышлар булсын дип,

Һәр хужалыкның амбары,

Иген белән тулсын дип!

Ике аваз белдеруче башка хәрефләр калмадымы?

Юасың, юа-юа.

Димәк ике авазга билге булып йөрүче хәреф ю турында без икенче дәрестә сөйләшербез.

Транскрипциясе буенча  сүзне укый һәм яза белү күнекмәләрен үстерү.

Тест биремнәренең дөрес җаваплары

1. Дөрес җавапны билгелә.

Яшьлек сүзендә:

а) 6 хәреф, 6 аваз;

ә) 6 хәреф, 7 аваз;

б) 6 хәреф, 5 аваз;

2. Я хәрефе [йа] кушылмасын белдергән сүзне тап.

а) яшел;

ә) кояш;

б) әкият;

3. Я хәрефе [йә] кушылмасын белдергән сүзне тап.

а) ялкау;

ә) яңгыр;

б)бияләй;

4. Ялкын сүзендә  я хәрефе ничек укыла?

а) [йа] дип;

ә) [йә] дип;

б) [ә] дип;

5. Яшен сүзендә  я хәрефе ничек укыла?

а) [йа] дип;

ә) [йә] дип;

б) [ә] дип;

6. Дөрес язылган сүзне билгелә.

а) яаңгыр;

ә) йаңгыр;

б) яңгыр;

Интерактив тактада эшлилэр.

Яңгыр,яңгыр

Явам,явам

чия

V. Рефлексия . Үзбәя бирү.

Үсеш баскычында үзбәя бирү.

VI. Өй эше

Югары дәрәҗәдәге авырлык тудыручы  бирем. “Ял көнендә” темасына  я хәрефе кергән сүзләр кертеп кечкенә хикәя төзеп языгыз.

Уртача дәрәҗәдәге авырлык тудыручы   бирем. Әдәби уку китабыннан я хәрефе [йа]  дип укылучы сүзләр кергән ике , я хәрефе [йә]  дип укылучы сүзләр кергән ике җөмлә табып яз.

Түбән дәрәҗәдәге  авырлык тудыручы   тудыручы бирем. Сүзләрне ике баганага аерып яз : ялкын, ялгыз, яшен, яка, ял, яшел, яшь, ямь, кияү, өянке, кояш.



Предварительный просмотр:

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg

F:\билет.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА  ПО ТЕМЕ "ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР". УРОК ПРОВОДИТСЯ ПО РАЗВИВАЮЩЕЙ ТЕХНОЛОГИИ РАХИМОВА. УМК "ШКОЛА РОССИИ"....

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 3 КЛАССЕ

ПЛАН УРОКА ТАТАРСКОГО ЯЗЫКЕ ПО ТЕМЕ "ИСЕМ" . УМК "ШКОЛА РОССИИ"Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру....

УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ по теме:Исем

Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.               2. Дөрес язу, төрле кил...

Урок татарского языка во 2 классе по теме: "Й, я,ю,е хәрефләре"

Урок -повторение по татарскому языку с применением ИКТ....

Урок татарского языка “Сез алмашлыгын килешләрдә төрләндерү” 2 класс

1. Агач исемнәрен дөрес әйтә һәм яза белү күнекмәләрен камилләштерү2. Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;3. Туган якның матурлыгына соклану хисе, т...

Статья для учителей татарского языка и литературы "Современные технологии обучения на уроках татарского языка и литературы"

  Информационные технологии рассматриваются как один из компонентов целостной системы обучения. Они не только облегчают доступ к информации, открывают возможности вариативности учебной дея...

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...