Татар теле. 2 класс. “Тамырдаш сүзләр”
план-конспект урока (2 класс) на тему

Максат

Сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү;

 укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү:

үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

 Сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр ясап язу

Төп төшенчәләр

Сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр, кушымчалар

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь,  индивидуаль,  парлап эшләү, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

 

1.  В.Г.Гарипова, Г.Р.Шакирова. Татар теле .

2. Дидактик карточкалар, “Кызыклы грамматика” С.Г.Вагыйзов

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele.docx26.73 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү  учреждениесе

 “Апас урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”

Татар теле. 2 класс.

 “Тамырдаш сүзләр”

                 

Югары  квалификацияле башлангыч            

                        сыйныф укытучысы

                       Гатина Гүзәл Сафа  кызының дәрес эшкәртмәсе.

                 

Апас, 2014ел

2 нче сыйныфта татар теле дәресенә технологик карта

(Татар теле.В.А. Гарипова, Г.Р.Шакирова )

Укытучы: Гатина Г.С.

Тема

Тамырдаш сүзләр.

Максат

Сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү;

 укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү:

үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

 Сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр ясап язу

Төп төшенчәләр

Сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр, кушымчалар

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь,  индивидуаль,  парлап эшләү, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.  В.Г.Гарипова, Г.Р.Шакирова. Татар теле .

2. Дидактик карточкалар, “Кызыклы грамматика” С.Г.Вагыйзов


Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Укучылар төркемнәрдә дүртәр кеше утыралар. 2 һәм 3 цифралары, укытучыга карап торырлык итеп, мэнэджмэт җайлап куелган.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укытучы:

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Кара-каршы партнёрыгыз белән сәлам бирешегез, янәшә партнёрларыгызның кулын кысып уңышлар теләгез.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:

(Слайд1)

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ  тудыру

Укытучы өчен максат:

сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр төшенчәсен аңлата алу

-Өйдә сезгә матур язу күнегүләре өстендә эшләргә бирем бирелгән иде. Матур язу күнегүе өстендә эшләүне дәвам итәбез.

- Тактада язылган Гг хәрефләрен һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.

(Слайд 2)

Гг

Гармунлы йорт -  моңлы йорт.

Гармунчы гармун уйный.        

-Нинди сүзнең язылышында үзенчәлек бар?

2. Җөмләләр өстендә эш.

- Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез?

-Нәрсә соң ул тамыр?

- Шул сүзләрнең тамырларын билгеләгез.

- Тамыр сүзнең кайсы урынында килә?

- Болар нинди сүзләр?

- Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?

-Гармунлы, гармунчы  сүзләрендә тамырга ялганып килгән кисәк нәрсә була?

-Кушымчалар турында нәрсә әйтә аласыз?

Йорт сүзендә йо кушылмасы, моңлы сүзендә о хәрефе  языла.

Укучыларның җаваплары тыңлана. 

  Бу җөмләләрдә бер тамырдан ясалган сүзләр барлыгын ачыклыйлар

-Сүзнең төп мәгънәсен белдергән кисәк(сүзнең үзгәрми торган өлеше)

- гармун

- Татар телендә тамыр һәрвакыт сүзнең башында була

- Тамырдаш

- Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр тамырдаш була.

- Кушымча

-Кушымчалар тамыр сүзнең әйтелешенә карап ялгана. Калын әйтелешле

сүзләргә калын кушымча, нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана

 

ТБУУГ: тамыр, тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

-  Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

 

-Дәрескә нинди максат куярсыз?

Укытучы гомумиләштерә.

-Дөрес әйттегез. Тамырдаш сүзләр турында өйрәнүне дәвам итәрбез. Тамырга кушымчалар өстәп тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез.

Физминутка

Тейк оф тач даун структурасы.

 ( Укытучының фикерен дөрес дип санасагыз-басабыз, дөрес түгел дип уйласагыз- урында калабыз)

-Сүзнең төп мәгънәсен белдергән кисәк тамыр була

-Су, сулык, сулы –тамырдаш сүзләр

-Татар алфавитында 33 хәреф бар

-Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез

-О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла

-Апа сүзе нечкә әйтелешле сүз

-Дөнья сүзендә ь билгесе аеру билгесе булып тора

-Бер сүз әйтмичә дә үзебезнең белемнәрне күрсәтеп була икән. Молодцы!

Укучыларның җаваплары

-Тамырдаш сүзләр турында

  -Сүзнең тамырын билгеләргә, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  

Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

сүз ясагыч кушымча турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

тамырга сүз ясагыч кушымча ялганып яңа сүз ясалуын мисаллар  китереп раслый белү

Төркемнәрдә эш.

Раунд тэйбл структурасы.

- Һәр төркемдә бирелгән кәгазьгә 3-номерлы укучыдан башлап, тамыр сүзләргә тиешле кушымчаларны ялгап яңа сүзләр ясап языгыз.

-Нинди сүзләр ясалды?

-Ничек уйлыйсыз, яңа сүз ясагач, аны нинди кушымча дип атарга мөмкин булыр иде?

Укытучы гомумиләштерә.

-Сүзнең төп мәгънәсен үзгәртүче кушымча сүз ясагыч кушымча дип атала.

Тактада сүз ясагыч кушымча тамгасы күрсәтелә.

-Димәк, кушымчалар нинди эш башкаралар?

(Слайд 3)

-Такта янына 1-өстәлдән 3-номерлы укучыны чакырабыз.Ул карточка буенча яңа сүзләр ясап яза һәм тамыр белән кушымчаны билгеләп күрсәтә. Ә без дәфтәрләрдә эшлик.

-Урман-урманчы, тәм-тәмле,ялкау - ялкаулык,боз - бозлы.

-Нинди сүзләр ясалды?

-Фикереңне шушы сүзләр белән дәлилләп күрсәт.

-Үзегезнең төркемнәрдә ясаган сүзләрегезне дәфтәрләрегезгә язып куегыз, тамыр һәм кушымчаларны дөрес итеп  билгеләгез.

-Дәреслекнең 70нче битендәге беренче кагыйдәне укыйбыз.

(Слайд 4)

- Безнең нәтиҗә белән китапта язылган кагыйдә туры киләме?

Димәк,без дөрес юлдан барабыз.

1-төркем:

  • -чыршылы, тәмле, аучы, күзлек
  • 2-төркем:
  • -сусыз, чәчәкле, сукмаксыз, җәйге
  •  3-төркем:
  • -кошчык, өйсез, сулык, исле
  •  4-төркем:
  • -бакчачы, бүләкле, карлы, тимерче
  • 5-төркем:
  • -кышкы, мамыклы, кибетче, бәсле
  • - Тамырга кушымчалар өстәп яңа тамырдаш сүзләр ясалды

Балаларның җаваплары

-Яңа сүз ясагыч кушымча дип атарга мөмкин

-Кушымчаларның кайберләре сүзнең мәгънәсен үзгәртмиләр,ә сүз ясагыч кушымчалар сүзнең мәгънәсен үзгәртәләр, яңа сүз ясыйлар.

-Тамырдаш сүзләр

-Урман-нәрсә? Урманчы-кем? Тәм- нәрсә? Тәмле- нинди? Ялкау-кем?  Ялкаулык- нәрсә? Боз-нәрсә? Бозлы- нинди?Барысы да яңа мәгънә белдерә торган сүзләр.

Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Баш, башлы, башла, башлык сүзләре-тамырдаш сүзләр. Баш-тамыр сүз. 

ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза

Микс-фриз-груп структурасы

Музыкага бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып  калалар.Сорау бирелә. Бер кеше дә җавапны кычкырып әйтми, ә эченнән генә уйлый.

-Елның ничә фасылын беләсез ? Шул санча төркемнәргә берләшегез.

Яңадан бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып  калалар. Сорау бирелә.

-Бүген сезнең класста ничә укучы бар? Укучы санынча төркем барлыкка китерегез.

Яңадан бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып  калалар. Сорау бирелә.

- Ташкүмер сүзе ничә тамырдан тора Шул санча төркемнәргә берләшегез.

-Молодцы, укучылар.  Сез бик игътибарлы булдыгыз.Алган белемнәрегезне күнегү ярдәмендә ныгытыйк.

4 фасылын

26 укучы

2 тамырдан

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек  кулланып камилләштерү

Дәреслек белән эш.

 134 нче күнегү.

Бирелгән тамыр сүзләргә тиешле кушымчалар ялгап, яңа сүзләр ясап яз. 5 сүз ясыйбыз.Тактада тикшерәбез.

(Слайд 5)

Укытучы гомумиләштерә.

-Бирелгән тамыр сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар ялгап яңа сүзләр- тамырдаш  сүзләр ясадык.

Дәрес+лек,көч+ле,җыр+чы, юл+чы, сыйныф+таш

Өйрәнгәннәргә нигезләнеп тамыр сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялганып, яңа сүзләр ясалуын аңлаталар

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең  дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  дәреслекне куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сүзнең тамыры,  тамырдаш сүзләр, кушымчалар турында белемнәрне практик куллана белү

Релли  тэйбл структурасы

(Төркемдәге  янәшә партнерлар, билгеле  бер вакытта,   бер кәгазь  битендә,    бер - бер артлы язма эш башкаралар)

-Сезнең өстәлләрдә карточкага тамыр һәм тамырдаш сүзләр язылган. Шул  сүзләрне кертеп бер- ике җөмлә төзибез һәм куелган битләргә язабыз. Сезгә 3 минут вакыт бирелә. Иң элек А партнерлар яза башлый. Вакыт китте.

-Рәхмәт. Ә хәзер,әйдәгез әле, белеп алыйк, кайсы пар  ничә җөмлә язган икән?

-Җөмләләрне тыңлап китик.

(Берничә өстәлдән укытырга)

-Молодцы, укучылар! Сез биремне бик матур итеп үтәдегез, куелган максатка ирештегез!

Өстәл №1

чаңгы, чаңгычы, чаңгылы 

балык, балыкчы, балыклы

Өстәл №2

урман, урманчы, урмансыз

кыш, кышкы, кышлы

Өстәл №3

дус, дуслык, дуслы

кибет, кибетче, кибетле

Өстәл №4

Тоз, тозлы, тозсыз

Боз, бозлы, бозлана

Өстәл №5

Җыр, җырчы, җырлый

Бакча, бакчачы, бакчалы

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат:үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

Рефлексия.

-Хәзер һәрберегезгә, дәрестән чыгу өчен  хәзерләнгән,  яшел билетлар  таратам.Билетка бер сорау язылган. Сез уйлап кына шул сорауга җавап язасыз. Соңыннан билетларны җыеп алабыз.Ә икенче дәресне шул сорауларга җавапны анализлаудан башлыйбыз.

(Слайд 6)

1. Сиңа дәреснең кайсы өлеше ошады?

2.Син бүгенге дәрестән нинди сорауга 5 лелек җавап бирә алам дип уйлыйсың?

3. Син икенче дәрестә бүгенге дәреснең кайсы өлешләре кабатлануын теләр идең?

- Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй эше.

“Дуслык таш коймадан ныграк” темасына тамырдаш сүзләр кулланып, хикәя төзеп язарга.  

-Бер-берегезгә матур сүзләр, рәхмәт әйтегез, уңышлар теләгез!

Балалар язалар.

ШУУГ: үз уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...

Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...