"Яңа Чишмә-тыныч төбәгем"әдәби музыкаль кичә.
материал на тему

Мусина Рамзия Рафиковна

"Яңа Чишмә-тыныч төбәгем"әдәби музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_chishm.doc67 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

а) Титульный лист:

  • МБОУ «Чертушкинская общеобразовательная начальная школа-детский сад Новошешминского муниципального района РТ»
  •  «Яңа Чишмә –тыныч төбәгем”Литературная-музыкальная композиция
  • Учитель начальных классов;
  • РТ,Новошешминский район,дер Чертушкино,ул.Молодежная,д22,кв.1,
  •  МБОУ «Чертушкинская общеобразовательная начальная школа-детский сад Новошешминского муниципального района РТ»,2015 год

б) Пояснительная записка:

  • актуальность;
  • практическая значимость;
  • новизна;
  • целевая аудитория;
  • целеполагание;
  • ожидаемые результаты;
  • методические советы.

в) Сам текст разработки.

г) Список использованных источников.

д) Приложение, которое может содержать документы, фотографии, презентации и т.д.

 

7. Критерии оценки сценариев

  •  актуальность и новизна содержания представленного материала;
  •  творческий замысел и оригинальность;
  •  методический уровень разработки;
  •  реальность воплощения идеи;
  •  учёт возрастных особенностей и контингента участников;
  •  возможность использования представленных материалов в других учреждениях.

 8.Подведение итогов Конкурса

Яңа Чишмә – тыныч төбәгем!

Әдәби –музыкаль композиция

( Яңа Чишмәнең 400 еллыгына багышлана)

Мусина Рәмзия Рәфыйк кызы, Яңа Чишмә муниципаль районы, Чертуш башлангыч мәктәбе –балалар бакчасы ,башлангыч сыйныф укытучысы

Укыту-тәрбия эшендә милли төбәк компонентларын файдалану.

      Максат: укучыларда туган төбәгебезгә, аның  тарихына,  күренекле кешеләренә ихтирам хисе тәрбияләү, район турындагы мәгълүматларын киңәйтү,туган җиргә мәхәббәт хисе  тәрбияләү.

     Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә Яңа Чишмә районы буйлап агучы Чишмә елгасы сурәтләнгән табигать күренеше куела.

     Магнитофон язмасында чишмә тавышы, кошлар тавышы, легендага нигезләнгән музыка яңгырый. Сәхнә уртасында мөселман киеменнән Ана һәм аның улы.

    Ана: Моннан 400 ел элек ерак бабаларыбыз киек җәнлекләр белән тулы куе урманнар, җиләкле болын һәм әрәмәлекләр аша үтеп,  менә шул тау башына җиткәндер, улым.

    Әнә анда чиста сулы елга акканын күрәсеңме? 1610 ел була ул. Чишмә елгасы буенда Яңа Чишмә авылына нигез салына.

Яңа Чишмәнең исеме дә биредә яшәүче кешеләр тормышы, Чишмә елгасы, су буйлары белән бәйле икәнлеген әйтеп тора.

1 слайд. “Яңа Чишмә тарихына багышланган фактлар”.

    Шулай итеп, Чишмә елгасы гасырлар дәвамында күпне күргән, күпме кичергән,улым!

   Ул: Менә кайда икән ул матурлык!  

   Ана: Чишмәләр җырын ишетәсеңме, улым? Алар тарих типкелләренән ургылып чыгып, сине үткәннәргә дәшәләр.

   Ул:  Ишетәм, әнием,чишмә җырын.........

2 слайд. “Чишмә елгасы - күңелем моңы”

Бию : “Чишмә буенда”. Улы чишмә суы эчә.

    Ул: Әни, мин көнчыгыштан алсулык күрәм.. Нинди чакыру бу?!

    Ана: Бу газиз җире өчен гомерен биргән ерак бабамнар моңы

Ни кичерде икән, газиз җирем

Яу чапканда батыр улларың?

Кан елады микән тугры халкың

Явыз дошман бүлгәч юлларын?

Нык бул, балам!

Үз тарихын халык үзе ясый

Бирми халык аны үлемгә

Риваятьләрдән төреп,

Алып килгән сине бүгенгә.

 3 нче слайд.  “Тарих битләрен ачканда”

Бию. “Сугышчылар” биюе.

  Ана: Яулар үтеп, дөнья матурлангач, күп гасырлар үтеп киткәннәр, күпме сулар аккан, җилләр искәннәр.
Яңа Чишмә халкым бөгелмәгән, сынмаган, матур хезмәтләре, җыр–биюләре, гармун тавышлары, аулак өйләр гөрләгән.

  Улы: Әни, их, шул аулак өйләрдә бер уйнап җырласаң иде ул.

  Ана: Синең күнелең изге җанлы булса, халык хәзинәләрен, хөрмәт итсән, асылыңа кайтырсың, улым.

Бу хәзинә – сиңа бүләк улым!

4 нче слайд. “Районымда авыллар язмышы”

 Районда  15 җирле үзидарә советы 26 авылны берләштерә.

 “Аулак өй күренеше.

  Ул: Менә ичмасам, халкымның күнел җәүһәрләре! Җаныма шифа,күнелемә нур иңдерә торганнары.

  Әни, нишләп моңсуландың әле, Нәрсә булды сиңа?

 Ана: Сугыш!

 Ул: Нинди сугыш, әни?

 Ана: Бөек Ватан сугышы,  улым.

Безнең Яңа Чишмә районында  меңнән артык сугышчы катнашкан, шуның яртысыннан артыгы, яу кырында ятып калган. Яңа Чишмә 2 Советлар Союзы героен биргән төбәк ул.

Батырларның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

  Ул: Әни, еракта кыр казлары тавышы ишетелә.....

  Ана: Улым, туган якларына әйләнеп кайтмаган солдатлар, алар бөек Җиңү, яз аенда гына, безнең янга кыр казлары булып кына кайталар.

5 нче слайд.” Яңа Чишмә сугыш елларында”

 Нәфис сүз. “Кыр казлары”. Рафаэль Сафин .

 Өндә түгел төштә күрдем аны

Язгы таңның сызылып атканын,

Көмеш чылбыр булып атканын.

Җир ямь-яшел иде, күк зәп-зәңәр

Шундый матур иде,

Җиргә, күккә, төпсез галәмгә

Бак та акылыңнан яз инде

Кыр казлары очып бара иде,

Таң нурына манып түшләрен

 Ник соң әле шул төш онытылмый

Онытылганда башка төшләрем

Кыр казлары очып килеп төште

Зәңгәр күл өстендәге таллыкка.

“Исәнмесез, казлар!” - дигән идем

“Саумы туган!” дигән тавышка

Ышанмый да торам.

Минем алда

Казлар түгел иде - солдатлар

Түшләрендә чыңлый медальләре

Шинельләрен төреп алганнар.

“Саумы туган! – диләр, -

безне әле онытмадымы якташлар? “

“Сагыналармы безне? - диләр, - без бит диләр

Яуда үлеп калган солдатлар.

Елның шундый матур мизгелендә

Һәр яз саен шулай итәбез

Сабан сөреп киткән җиребезне,

һаман көткән әниләребезне

Хатыннарыбызны, балаларны

Ел саен бер күреп китәбез.

Тик үзләре генә күрми кала

Күренәбез бары төштә без

Төштә генә бары төштә генә

Күренергә хохук бирелгән.

Һәм бары тик казлар булып кына

Кайталабыз очып илгә без

Безгә сездән берни кирәк түгел

Тик шуңа сез колак салыгыз.

Онытмагыз безне, онытмагыз

Кайта алмабыз казлар булып та”.

Шулай диделәр дә югалдылар

Ә бүген, мин бүген таң калып

Төштә түгел, өндә карап тордым

Язгы таңның сызылып атканын

Көмеш чылбыр булып тезелешеп,

Кыр казлары очып кайтканын.

Бию. “Кыр казлары”. ( Укучы кызлар ап-ак казлар булып, пилоткалар белән бииләр)

  Ана: Менә улым, тарих юллары сине 400 еллык  тарихы булган, матур эшләре, гамәлләре булган гүзәл туган ягым - Яңа Чишмәгә китерде.   1983 елның май аена кадәр Яңа Чишмә районы Чистай районына керә һәм РСФСР Югары Советы Президиумы карары нигезендә 1983 елның 1 маенда  район булып оешып эшли башлый. Яңа Чишмә районында 15 меңгә якын халык яши, шуларның  49 % - руслар, 48% - татарлар, 2 % - чувашлар. Район үзәгендә 5 меңгә якын кеше яши. Мәйданы 132 мең га. Районыбыз  көннән-көн үсә, матурая. Районда яшәүче төрле милләт кешеләре берләшеп матур итеп яши, эшли, җырлый.

Халкың яши бер гаилә булып,

Татар, рус, чуаш, керәшен.

Горурлан син тату халкың белән,

Читләр күреп, бездән көнләшсен!

 Ул: Без дә, әни, районыбызны тагын да күркәмрәк һәм баерак итү өчен көчебезне кызганмабыз.

Бию. Төрле милләт халыклары киемендә “Дуслык” биюе.

 6 нчы слайд. “Без яшибез дус булып!”

 Районда 13 урта мәктәп, 2 тулы булмаган, 1 төп, 5 башлангыч, 1 агролицей, 1 мәктәп гимназия , 1 укыту тәрбия комплексы, 1 профтехучилище бар.

 Ана:  Туган төбәк, синең куенында

Иркәләнеп үсә яшь буын.

Кулга алып фатыйхаңны алар,

Киләчәккә сала үз юлын.

 Ул:  Туган ягым, Яңа Чишмә минем
       Ай-һай да татлы як бит ул!

        Чын былбыллар оя корган төбәк,

        “Тыныч төбәк“ сүзе хак бит ул!

Сәхнәгә укучылар чыга.

1нче укучы. Яңа Чишмә төбәге үзенең күренекле әдипләре,  күренекле кешеләре белән горурлана.

2 нче укучы. Районыбызның хакимият башлыгы – Вячеслав Николаевич Козлов

Аның төп максаты: авылларны төзекләндерү, яшелләндерү.

Аның ярдәме белән Чертуш авылында мәктәп төзелде, юллар салынды. Районыбызда чишмәләр төзекләндерелде.

 Слайд. “Районыбыз чишмәләре”.

Җыр “ Ага Чишмә,челтер,челтер

3 нче укучы. Яңа Чишмә спортчыларының исеме бөтен республикага билгеле. Татарча көрәш буенча спорт мастерлары Әхмәдиев Габбас, Ногманов Айрат, Мусин Булат район данын еракларга таратты. Аларга алмашка яшьләр үсеп килә.

 4нче укучы. Зирекле авылы музее –районның горурлыгы.

 Ул туган якны өйрәнүче, тарихчы Газыймов Мидхәт Гариф улының  күп еллар эзләнүләр җимеше. Аның тарафыннан районда китап чыгарылган.

 5 нче укучы. Җирле шагыйрәләр Наилә Ситдыйкова, Резидә Абдуллина, Ярулла Кәрим, Гөлшат Нуриева, Әкрәм Гайнанов, Зәйнәп Хәбибуллина, Шамил Шәйдуллин,КадрияГатина, Нәкыйп Галимов, Зәкия Гарифуллиналарның шигьри тәлгәшләре китап булып дөнья күрде.

6нчы укучы,

 Искеләрдән яңарасың, Яңа Чишмә,

 Тарихларга кереп бара үткән чорың.

 Заман белән бергә атлап киләчәккә,

 Яңгырар әле еракларга матур җырың.

 Ана: Менә, улым, без тарихта эзлебез. Юкка гына “Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк” димиләр! Сүзләремә инандыңмы балам?

 Ул: Әйе,  Яңа Чишмә - һәрберебез өчен, иң якын төбәк. Кешене язмыш, кайларга гына илтмәсен, ул үзен туган ягын сагынып кайта.Үземнең ерак бабаларым яшәгән чишмәле төбәгемне мин һичбер нәрсәгә алыштырмам, әнием!

Кичә Н. Галимов сүзләре, В. Бәйрәмов  музыкасына язылган

“Яңа Чишмәм” җыры белән тәмамлана.

 Файдаланган әдәбият:

 Хәбибуллина Зәйнәп “ Моңңар белән киләм”,

 “ Мәгърифәт” газетасы, “ На Засечной зари” китабы.

                       

   

  Яңа Чишмә муниципаль районы  Чертуш төп гомуми белем бирү мәктәбе

Әдәби музыкаль кичә

                                     

Төзеде: башлангыч сыйныф укытучысы

Мусина Рәмзия Рәфыйк кызы

2010 нчы уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшисе килә. Әдәби - музыкаль кичә.

1.  Укучыларга мәдәни тәрбия бирү.2. Математик белем – күнекмәләрне тормышта практик кулланырга  өйрәтү, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү.3. Яшәү мәгънәсен аңларга, аның  матурлыгын...

Әдәби-музыкаль кичә. Әлифба бәйрәме.

Әлифба, ӘлифбаБеренче битеңнеАчкан көн хәтердәЗур бәйрәм шикелле...

"Әти-әни һәм мин !"(әдәби музыкаль кичә)

Бу кичә әти-әнигә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү,гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияляренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә....

Әдәби-музыкаль кичә ГАИЛӘ - ТӘРБИЯ УЧАГЫ

Сценарий литературно-музыкального мероприятия "Праздник семьи". Тут стихи, конкурсы,игры. Мероприятия вместе с родителями очень нужны,любой учитель их проводит. Этот сценарий ,чуть изменив под свой кл...

Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә)

Җәй көнен хәтерләтүче бу кичәне елның кайсы вакытында үткәрсәң дә ярый. Җәйгә багышланган тема һәр балага якын һәм кадерле. Чөнки җәйге ялларын алар күбесе авылда, әби-бабалары янында үткәрәләр. Аларг...

Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә)

Җәй көнен хәтерләтүче бу кичәне елның кайсы вакытында үткәрсәң дә ярый. Җәйгә багышланган тема һәр балага якын һәм кадерле. Чөнки җәйге ялларын алар күбесе авылда, әби-бабалары янында үткәрәләр. Аларг...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....