Әдәби-музыкаль композиция "Рәхмәт сиңа, Әлифба"
методическая разработка (1 класс) на тему

Гайнутдинова Алсу Фагимовна

Әдәби-музыкаль композиция "Рәхмәт сиңа, Әлифба"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme.doc44.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АПАС РАЙОНЫ РЕМ АБЗАЛОВ ИСЕМЕНДӘГЕ УРТА БАЛТАЙ ТӨП ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

                             

                                                                                   

                                               Башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                Гайнетдинова А.Ф.

 

                                                            2012

1нче укучы

Бездә бүген зур бәйрәм,

Олы шатлык, тантана!

Сөекле әлифбабызга

Кичәбез багышлана.

2 нче укучы

   Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушылыгыз,  әйдәгез ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

1 нче укучы

Күч безнеңкүңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит,түрдән уз,

Әлифба бәйрәме!

2 нче укучы

Әлифба син алып кердең,

Укучыларны  белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә.

1 нче укучы

Әйдәгез, барыбыз да алкышлап 1 нче сыйныф укучыларның класска чакырабыз!

Укытучы сүзләре:

1 нче класслар:

 Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә

Әлифбабыз китә бездән

Бу көн калыр хәтердә.

                                                                       

Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска.

Әлифбаны алдык кулга

Әй, сөендек шул чакта.

 Шатлык балкый йөзебездә,

Моңсулык бар күгебездә.

Беренче битнңнән соңгы битеңә кадәр

Зур юл үттек үзебез дә.

Без көлдек, тә еладык та

Шатландык һәмкөендек.

Хәреф арты хәреф белдек

Сүзләр яздык, сөендек.

        

Балалар, менә Әлифба үзе дә бәйрәмгә килеп җитте.  Рәхим ит, түрдән уз Әлифба!

                                 Исәнмесез , балалар, исәнмесез кунаклар !

Мин Әлифба таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы.

Юктыр, юктыр ышанам

Сезне күреп шатланам.

Хәзер инде зур кешеләр

Балалар булдыгыз сез.

Төрле- төрле китапларны

Яратып укыгыз сез.

Машинистлар, тегүчеләр

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар,

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр

Парпта артына утырып

Әлифба өйрәнгәннәр.

 Балалар, мин сезгә сораулар да әзерләдем. Игътибар  белән тыңлагыз:

1 Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39)

2.Алфавитның беренче хәрефе? (А)

3. Алфавитның соңгы хәрефе? (Я)

4. Әлифба сүзе ничә хәрефтән тора?

5. Балалар. Менә сезгә шакмаклар, шакмакларда хәрефләр. Миңа бик тиз генә әлифба сүзен төзеп күрсәтегез әле. Молодцы!

Укуытучы: Әлифба, безнең укучыларыбыз сиңа багышлап җыр өйрәнделәр. Әйдәгез. Балалар, җырлап күрсәтегез әле.

(Ишек ачылып китә, Белмәмеш килеп керә)

Белмәмеш:  Әй, нишлисез монда? Нинди бәйрәм бу?

Укытучы:   Абау кем бу? Нинди тәртипсез бала бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып –бәрелеп килеп керде дә, әллә нилшр сөйли башлады.Укучы түгелме әллә син?

Б: Юк, мин  - Белмәмеш. Менә үтеп бара идем, зурдый бина күрдем дә кердем. Балаларның җырлаганын ишеттем. Бу нинди бүлмә соң?

У: Син  Белмәмеш Урта Балтай мәктәбенең 1 сыйныфына кердең. Бездә бүген Әлифба бәйрәме.

Б:  Нәрсә соң ул әлифба?

У: Әлифба ул – китап,   аның турында  укучыларыбыз сөйләп  бирер.

1 нче класслар:

Әлифба- тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

 Әлифбада 39

  Хәрефне без өйрәндек.

 Җырлар итеп җырладык та

  Шигырь итеп сөйләдек.

Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

Бәхетле мин,Әлифбам

Ана телен өйрәндем.

Үстем инде,Әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.

У: Менә күрдеңме, белмәмеш безнең балалар нинди тәртипле. Шуның өстенә алар укый-яза да беләләр. Хәзер алар җыр да башкарып үтәрләр(Өйрәтәләр мәктәпләрдә җыры)

Б: Шулай икән шул. Ярар. Мин аларны тикшереп карыйм әле. Менә мин табышмаклар яратам, алар гел минем кесәмдә йөри. Менә балалаарга да әйтеп карыйм, белерләр микән.

(Табышмаклар әйтә).

Б: Балалар, сез миңа бик ошадыгыз, бик күп беләсез дә икән. Минем дә сезнең кебек буласым килә.

У: Белмәмеш, безнең дәресләргә рәхим ит! Син олы кунагыбыз булырсың. Ә

Б: Рәхмәт сезгә. Мин сезгә тагын киләчәкмен. Сау булыгыз! Мине әдәпсезлегем өчен гафу итегез. (китә)

Әлифба: балалар. Миңа да китергә вакыт җитте. Мине шулай яратып укыганыгыз өчен мин сезгә бүләкләр тапшырам.  

1 нче укучы

Өйрәттең укырга син

Кадерле әлифбабыз

Инде китәсең дә бездән

Без сине онытмабыз.

2 нче укучы

Укучыларга Әлифба

Өйрәттең җитез булырга

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

1 нче укучы:

Телеграмма. Телеграмма!

2 нче укучы:

 Мин   1 нче сыйныф укучыларын Әлифбаны уңышлы тәмамлаулары белән котлыйм . Сез инде хәзер укучылар булдыгыз .

Минем китабым  Әлифба  сезне күп нәрсәләргә өйрәтте , сез яхшылап өйрәндегез микән тикшереп карыйм  әле . ( сумкасыннан биремнәрне алып балаларга тарата )  Балалар табышмаклар чишәләр .

(тактага кояш рәсеме төзи)  - Бу нәрсә балалар? Кояш безгә нәрсә бирә?

-Әйе , кояш безгә җылылык , яктылык бирә , күңелне күтәрә , яшәргә көч бирә . Сез дә

Бер – берегезгә ихтирамлы булыгыз , шат күңелле булыгыз .Үзегездзге җылылыкны һәр кешегә бирегез . Тагын бер бирем :Сез күп хәрефләр өйрәндегез , алар турында шигырьләр сөйләгез .

         Бәхетле мин,Әлифбам

        Ана телен өйрәндем.

        Үстем инде,Әлифбам,

        Тәртипкә дә өйрәндем.

Укытучы:   Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

          Сезгә зур рәхмәтебезне                    Әткәй - әнкәй , газизләрем    

           Җиткерәбез Һәммәбез                     Гомер биргәнсез безгә

           Олы ярдәмегез өчен                        Изге итеп үстердегез                      

           Башыбызны иябез.                          Мең рәхмәтлемен сезгә .

1.  Сезнең алда сүз бирәбез                       2. Мәктәп юлы якты юл

     Ялкауланмаска.                                          Зур уңышларга илтә.

     Артта калмаска.                                          Укырбыз , өйрәнербез

    Тырыш булырга                                           Сынатмабыз без һич тә.

     “5” кә укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшисе килә. Әдәби - музыкаль кичә.

1.  Укучыларга мәдәни тәрбия бирү.2. Математик белем – күнекмәләрне тормышта практик кулланырга  өйрәтү, логик фикерләү күнекмәләрен үстерү.3. Яшәү мәгънәсен аңларга, аның  матурлыгын...

Әдәби-музыкаль кичә. Әлифба бәйрәме.

Әлифба, ӘлифбаБеренче битеңнеАчкан көн хәтердәЗур бәйрәм шикелле...

"Әти-әни һәм мин !"(әдәби музыкаль кичә)

Бу кичә әти-әнигә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү,гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияляренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә....

Әдәби-музыкаль кичә ГАИЛӘ - ТӘРБИЯ УЧАГЫ

Сценарий литературно-музыкального мероприятия "Праздник семьи". Тут стихи, конкурсы,игры. Мероприятия вместе с родителями очень нужны,любой учитель их проводит. Этот сценарий ,чуть изменив под свой кл...

Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә)

Җәй көнен хәтерләтүче бу кичәне елның кайсы вакытында үткәрсәң дә ярый. Җәйгә багышланган тема һәр балага якын һәм кадерле. Чөнки җәйге ялларын алар күбесе авылда, әби-бабалары янында үткәрәләр. Аларг...

Летние посиделки ("Җәй көне урамда кич утыру". Әдәби- музыкаль кичә)

Җәй көнен хәтерләтүче бу кичәне елның кайсы вакытында үткәрсәң дә ярый. Җәйгә багышланган тема һәр балага якын һәм кадерле. Чөнки җәйге ялларын алар күбесе авылда, әби-бабалары янында үткәрәләр. Аларг...

ӘЛИФБА, ӘЛИФБА!

Гомуми белем мәктәпләренең I классларында һәр елның ноябрь, декабрь айларында Әлифба бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмгә әзер­лек уку елы башыннан ук алып барыла, һәр хәрефкә карата ши- гырьләр, җырлар,...