"АрБалет" театр коллективы. Школьный театр "АрБалет"

Сиякина Нәфисә Равил кызы

2020 елда минем бер хыялым тормышка ашты,  укучыларым белән театраль коллектив оештырдым. Аның исемен кадетлар үзләре уйлап таптылар һәм  АрБалет дип атадылар  Коллективның составына  әдәбиятны, мәдәниятне яратучы һәм иҗади сәләтле  8 укучы керә. Алар шигъри  һәм театраль конкурсларда, конференцияләрдә һәм башка бәйгеләрдә үзләренең сәхнә осталыгын,  иҗади сәләтләрен күрсәтә алырлык татантлы кадетлар: Хисматуллин Тимур, Евсеева Ксения, Семенов Ярослав, Храмова Азалия, Родионов Игорь, Ляченкова Екатерина, Югушев Виктор һәм  Газизов Ильнар. Кыска вакыт эчендә "АрБалет" коллективы күп кенә бәйгеләрдә уңышлы катнашты. 

III "Халыкара Җәлил укулары" әдәби конкурсы

III "Халыкара Җәлил укулары - 2020 " әдәби конкурсына "АрБалет"чылар  белән М.Җәлилнең " Ана бәйрәме" поэмасын сәхнәләштердек. Бу номерыбыз "Фронтовик язучыларның әсәрләрен коллектив белән башкару" номинациясендә район  һәм зона этапларында җиңүче Дипломына лаек булды.

"Память в сердцах поколений" проекты  

2020 елның декабрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланган республика күләмендә уздырылган  "Память в сердцах поколений" проекты кысаларында уздырылган "Театраль постановкалар" конкурсында катнашып район буенча I урын яуладык. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы кадетларга  призлар, коллективка  Диплом һәм кыйммәтле бүләк, җитәкчегә Рәхмәт хаты тапшырдылар. 

"Tatarstan.ru" Республика конкурсы

XIII Идел буе балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективлары арасында үткәрелгән эстрада осталыгы конкурсында Тәтеш кадет–интернат мәктәбеннән «АрБалет» кадетлар театр төркеме театр сәнгате номинациясендә катнаштылар. Конкурска М.Җәлилнең «Ана  бәйрәме» балладасы буенча әзерләнгән видеоматериал җибәрелде. «АрБалет» конкурс нәтиҗәләре буенча II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

IV "Халыкара Җәлил укулары" әдәби конкурсы

IV "Халыкара Җәлил укулары - 2021 " әдәби конкурсына "АрБалет"чылар белән фронтовик язучы  Ф.Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасы буенча театральләштерелгән постановка әзерләдек. Конкурсның район һәм зона этабында "Фронтовик язучыларның әсәрләрен коллектив белән башкару" номинациясендә Җиңүче Дипломына лаек булдык. Республика этабында Призер Дипломы һәм акчалата Сертификат белән бүләкләндек. 

Мәктәп театраль  коллективларының"Сәхнә нуры - 2022"  зона туры фестиваль-конкурсы. Буа шәһәре. 

Фестивальдә АрБалетның 2 төркеме катнашты. Олылыр төркеме белән Ф.Кәримнең "Партизан хатыны" театраль тамашасын, кечеләр белән "Үлем уены" поэмасы буенча театраль тамаша куйдык. Нәтиҗәдә олы "АрБалет"лылар Җиңүче дипломы һәм статуэтка белән бүләкләнде, кечеләр төркеме- II урын яуладылар.

"Ватаныбызның яшь Геройлары" республикакүләм театраль постановкалар конкурсы 

Конкурсның муниципаль этабында  АрБалетның кечеләр төркеме катнашты. Аның төп этабы  Ватан Геройлары көнендә район мәдәният йортында уздырылды. "Үлем уены" поэмасы буенча театраль тамаша үзгәртеп һәм озынайтып куелды. Нәтиҗәдә төркемгә III дәрәҗәдәге Диплом, кыйммәтле бүләк һәм татлы приз тапшырылды.