Фәнни-методик эшчәнлек

Сиякина Нәфисә Равил кызы

 Татар телен дистанцион ничек укытып була?

Электрон белем чыганаклар уку-укыту системасының аерылгысыз бер тармагы. Болар: «Тукай дөньясы» сайты, еdu-tatar.ru, «Электрон китапханә», «Татар иле», «Татар телле заман» сериясе, «АНА ТЕЛЕ» онлайн-мәктәбе, «Татармультфильм» берләшмәсе, укытучыларның шәхси сайтлары.

  1. "Ана теле" сайты. 2013 елдан бирле эшләп килгән, Татарстан хөкүмәте финанслаган бу портал телне үзлектән өйрәнү мөмкинлеген бирә. Укытучылар аны дистанцион рәвештә бирем бирү өчен куллана ала. Проектның өстенлекле ягы – аның видео һәм аудио материалына бай булуы, җитешсезлекләр ягыннан – контент күбрәк олыларга юнәлгән, аерым темалар мәктәп укучыларына актуаль булмаска мөмкин.
  2. "Сәлам" дәреслеге сайты. Урыс телле укучыларга юнәлгән, заманча укыту алымнары кулланылган дәреслек, 2016 елдан гамәлгә куелган. Сайтта 1-4нче сыйныф материаллары гына урнашкан, аларга аудиолар, видеолар, интерактив биремнәр тәкъдим ителә. Урта һәм югары мәктәп өчен биремнәр әлегә юк. Сайт урыс телле укучыларга гына юнәлгән.​
  3. TATARSCHOOL порталы. Татармультфильм оешмасы әзерләгән дәреслекләргә мультимедиа кушымтасы. Башлангыч сыйныф татар телле укучыларга интерактив биремнәр, аудиолы текстлар тәкъдим ителә. Соңгы елларда яңартылмый.
  4. "Татар иле" энциклопедиясе сайты. Укучыларга файдалы мәкаләләр җыентыгын тәкъдим итә. Сайтта әдәби уку хрестоматияләре дә урнашкан.
  5. Әйдә! Online проекты. Азатлык радиосы татар телен өйрәнүчеләр өчен алып барган ресурс. Татар телен онлайн өйрәнү курслары, аудиолар, видеолар, кызыклы тестлар, аудиолы һәм биремле әдәби әсәрләр кебек контент тупланган.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Развитие функциональной грамотности школьников в общеобразовательном учреждении

ФГ – способность человека вступать в отношения с внешней средой и максимально быстро адаптироваться и функционировать в ней

Президентом РФ Владимиром Путиным в указе от 7 мая 2018 года "О национальных целях и стратегических задачах развития Российской Федерации на период до 2024 года" поставлена задача войти в число 10 ведущих стран мира по качеству общего образования

PISA – Международная программа по оценке образовательных достижений учащихся Основной вопрос: Обладают ли учащиеся 15-летнего возраста, получившие обязательное общее образование, знаниями и умениями, необходимыми им для полноценного функционирования в современном обществе? 

В PISA оцениваются такие навыки, как грамотность чтения, естественнонаучная грамотность, математическая грамотность и решение проблем (каждый цикл ориентирован на определенный вид грамотности, но в каждом цикле присутствуют задания всех видов)

Почему именно читательская грамотность признана центральным показателем успешности системы образования?

-умение понимать использовать информацию, полученную из текстов, существенно влияет и на индивидуальные судьбы, и на благополучие страны

     -пятнадцатилетний ученик с большей вероятностью окончит и продолжит образование, если обладает достаточно
высоким уровнем читательской грамотности

-уровень читательской грамотности в стране лучше предсказывает экономический рост, чем другие учебные достижения [OECD, 2016].

Математическая грамотность – это способность человека мыслить математически, формулировать, применять и интерпретировать математику для решения задач в разнообразных практических контекстах.

Она включает в себя понятия, процедуры и факты,  инструменты для описания, объяснения и предсказания явлений.

Она помогает людям понять роль математики в мире, высказывать хорошо обоснованные суждения и принимать решения, которые должны принимать конструктивные, активные и размышляющие граждане в 21 веке».

 Специальные задания, нацеленные на проверку умений, характеризующих естественнонаучную грамотность, но при этом должны основываться на ситуациях, которые можно назвать жизненными, реальными или просто интересными ребятам.

Задачи школы по развитию глобальных компетенций школьников:

  • Формировать у учащихся осознание и понимание глобальных социально-природных проблем, от решения которых зависит социальный прогресс человечества и сохранение цивилизации, понимание взаимосвязей между глобальными проблемами и локальными тенденциями
  • Развивать у школьников осознание и понимание межкультурных различий, формировать уважительное отношение к культурам и традициям народов мира, преодолевать различные стереотипы
  • Формировать коммуникативные компетенции школьников: умение вступать в межкультурное взаимодействие, (сотрудничество, кооперацию) в решении учебных задач и глобальных проблем, в том числе на иностранных языках
  • Обеспечить учащихся средствами доступа и анализа различных культур и глобальных проблем в том числе с применением цифровой информации и социальных медиа-платформ
  • Обеспечить возможность участия школьников в открытых межкультурных взаимодействиях.



Предварительный просмотр:

“Идеяләр кәрзине” алымы.

Бу алым төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә.

«Идеяләр кәрзине» алымы белән эшләү методикасы:

  • Дәреснең яки текстның темасы билгеләнелә.
  • Индивидуаль эш. Һәр укучы битләрдә яки дәфтәрендә бирелгән тема буенча белгәннәрен тезислап язып куя. Бу эшкә 1-2 минут вакыт бирелә.
  • парлы яки төркемдә эш. Укучылар 1-2 минут вакыт эчендә үз тезислары белән уртаклашалар. Монда укучылар иптәшләренең фикерләренә ихтирамлы булырга тиешләр.
  • Сыйныф белән эш. Бу этапта һәр төркем үз тема буенча үз фикерен җиткерә. Ләкин җаваплар кабатланырга тиеш түгелләр. Һәр җавапны укучы “идеяләр кәрзиненә” яза бара. “Кәрзингә” дәреснең темасына туры килгән барлык идеяләр, фактлар, терминнар һ.б. языла. Ләкин, язылган бер җөмлә дә, фикер дә тәнкыйтьләнми. Бу этапта барлык мәгълүмат җыела. Укытучының нихәтле ялгыш фикерләрне төзәтәсе килсә дә, төзәтми. Бу исә тәнкыйди фикерләү технологиясенең таләбе булып тора.
  • Кәрзингә салынган барлык идеяләр дәрес барышында, ягъни төшенү стадиясендә анализлана, тикшерелә. Хаталы яки ялгыш идеяләр кәрзиннән кире алына. Кәрзиндә бары тик дөрес идеяләр генә калырга тиеш.
  • Рефлексия этабында “Идеяләр кәрзиненә” игътибар итеп дәрес темасына нәтиҗә ясала.

         Диалогик сөйләмне үстерергә ярдәм итә. Бу алым аша укучылар беренчел мәгълүмат белән уртаклашалар, каршылыкны ачыклыйлар, үз карашларын иптәшләренең позицияләре, фикерләре белән чагыштыралар.



Предварительный просмотр:

Туган телдә белем алучы укучыларының әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Тикшерү-бәяләү укучыларның әдәбияттан белемнәрен, аерым темаларның, әсәрләрнең, язучы иҗаты һәм әдәби чорларның үзләштерелү дәрәҗәсен, укучының иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, теге яки бу әсәргә шәхси мөнәсәбәтен, карашын җиткерү осталыгын, аны мөстәкыйль анализлау дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген ачыклау өчен кулланыла.

Уку күнекмәсе ничек бәяләнә?

Уку күнекмәсен тикшергәндә, мөгаллим сезнең ни дәрәҗәдә дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлап укуыгызга игътибар итә.

Әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку 
дөрес уку дип атала. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укырга тиеш.

Йөгерек уку - укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге.
5 нче сыйныф укучысы уку елы азагына 70-100 сүз укырга тиеш.
6 нчы сыйныфта - 75-115 сүз
7 нче сыйныфта - 80-125 сүз
8-9 нчы сыйныфларда - 85-130 сүз
10 нчы сыйныфта - 90-135 сүз
11 нче сыйныфта - 100-145 сүз

Игътибар итегез: укуның төп максаты - текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда - 40-50 процентка, ә 8-9 нчы сыйныфларда 60 процентка югарырак булырга тиеш.

Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.

Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карат үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатҗле укуга ирешүнең төп шарты булып тора. Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укыйсыз, укытучының текст эчтәлегеннә чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирәсез - "5"ле.

Таләп ителгән күләмдәге текстны тиешле тизлектә укыйсыз, укытучының сорауларына төгәл җавап бирәсез, ләкин кайбер сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килми, сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталарыгыз бар, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрәсез - "4"ле.

Уку тизлеге тиешле нормада түгел, текстны аңлыйсыз, әмма сорауларга биргән җавапларыгызда төгәлсезлекләр җибәрәсез, уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата ясадыгыз, интонацияне төгәл бирмисез - "3"ле.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламыйсыз, эчтәлек буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап бирәсез, тиешле тизлектә уку күнекмәләрегез юк, фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачаулый - "2"ле.

Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.

Сөйләм күнекмәсе ничек бәяләнә?

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм төзи аласыз, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора беләсез - "5"ле.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен "4"ле аласыз.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле итеп сөйли белмисез, эчтәлекне ачып бетерә алмыйсыз, әңгәмәдә өстәмә сораулар бирелгәндә генә катнашасыз - "3"ле.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог та, диалог та төзи алмыйсыз - "2"ле.

Анализ күнекмәләре һәм теоретик белемнәрегез ничек бәяләнә?

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы кулланасыз, анализыгыз нигезле, җавабыгыз теоретик яктан югары оештырылган - "5"ле.

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап тааларны куллану барышында аерым төгәлсезлекләр җибәрәсез, анализ эчтәлек сөйләүгә "борыла" - "4"ле.

Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләр кулланасыз, әмма алар күренешкә туры килми, хаталар ясыйсыз; анализ әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләүдән генә гыйбарәт - "3"ле.

Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз булуыгыз күренә, аларны җавабыгызда кулланмыйсыз, анализ бөтенләй юк - "2"ле.

Сорауларга җаваплар язу ничек бәяләнә?

Эшләрегезне бәяләгәндә, укытучы җавабыгызның тулы, төгәл, дөрес булуына, сөйләмегезнең стилистик яктан камил, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы булуына игътибар итә.
Барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хатагыз булырга мөмкин) - "5"ле.
Сорауларга дөрес җавап бирдегез, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрдегез - "4"ле.
Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелә, 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хатагыз бар - "3"ле.
Җавапларыгызның яртысы дөрес түгел, сөйләм хаталарыгыз 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуацион хатагыз бар - "2"ле.

Сочинение ничек бәяләнә?

Сочинение язганда, укучы өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга; шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шарталарга; шул чорга хас әхлакый нормаларга; әсәрдә бирелгән геройларга һ.б. карата мөнәсәбәтен белдереп, үзенең әдәби язма текстын "тудыра".

Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә:
5 нче сыйныфта 0,5-1 бит
6 нчы сыйныфта - 1-2 бит
7 нче сыйныфта - 2-3 бит
8 нче сыйныфта - 3-4 бит
9 нчы сыйныфта - 4-5 бит
10 нчы сыйныфта - 5-6 бит
11 нче сыйныфта - 6-7 бит

Сочинениене озын итеп язу төп максат түгел, чөнки, билге куелганда, беренче чиратта, язмада теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына, хаталарның булмавына, грамоталылык дәрәҗәсенә игътибар бирелә.

Хаталар поляда күрсәтеп барыла. Югары сыйныфларда хата төзәтелми, хаталы урын астына сызып күрсәтелә. Язма эштән соң беренче юлда укытучы ялгышларның санын күрсәтә: башта орфографик (вертикаль сызык рәвешендә "I"), аннан соң пунктуацион ("V" рәвешендә) һәм стилистик ("С" рәвешендә) хаталар санын яза. Алар ике нокта аша (1:3:2 рәвешендә) яки хәрефләр белән тамгаланып (О-1, П-3, С-2 рәвешендә) күрсәтелә. Моннан тыш сочинениедә логик (Л рәвешендә күрсәтелә) һәм фактик хаталар (Ф рәвешендә) да билгеләнә ала. Логик хаталарга орфографик һәм грамматик кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә мәгънә төгәлсезлегенә китерә торган кимчелекләр керә. Әсәр исемен, вакыйгаларны, чорны (гасыр, ел, ай, көн һ.б.); персонажларның (герой, катнашучы яки аның турында нинди дә булса фикер әйтүче кешенең) исем һәм фамилияләрен, алынган цитаталарның чыганагын бутау; техник төгәлсезлекләр фактик хатага санала.

Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе - эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.

Сочинениенең 
эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә:
Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "5"ле.
Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "4"ле.
Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән - "3"ле.
Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк - "2"ле.

Грамоталылык түбәндәгечә бәяләнә:
1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш бар - "5"ле.
2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар - "4"ле.
3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар - "3"ле.
7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар - "2"ле.

Язма эшләрегезне укытучы сезгә кайтарганнан соң, хаталарны төзәтеп язасыз. Эшегез уңай бәяләнмәсә, укытучыгыз күрсәтмәсе нигезендә, сочинениегезне яңабаштан язасыз. Бу эшегез инде 1 баллга түбәнрәк бәяләнәчәк.

Йомгаклау билгесе ничек куела?

Чирек тәмамлангач, яртыеллык һәм еллык билгеләрне чыгарганда, укытучы иң беренче чиратта укучының әдәби белемен, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен, язма эшләрне һәм телдән җавапларның нәтиҗәләрен исәпкә ала.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Сиякина Н.Р.,

г.Тетюши, ГБОУ «Тетюшская кадетская школа-интернат»

учитель родного языка и литературы

Туган тел һәм әдәбият укытуда цифрлы белем бирү ресурслары

 2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Цифрлы  трансформация - Россия Призеденты билгеләгән илкүләм максат. Ул тормышыбызның барлык өлкәләренә дә кагыла. «Цифрлы белем бирү мохите» проекты - «Мәгариф» милли проектының иң мөһиме булып санала.  Мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру шартларында, мәктәп алдында мөстәкыйль рәвештә үз эшчәнлеген оештыра һәм мәгълүмати киңлектә ирекле ориентлаша белә торган шәхес формалаштыру бурычы тора.

Бу бурычны үтәр өчен һәр укытучы заманча санлы белем бирү ресурсларының, инструментларының һәм сервисларының киң спектрын тирәнтен үзләштерергә тиеш. Шул вакытта гына ул  үз эшендә бу инструментларның куллану үзенчәлекләрен аңлап, белем бирү тирәлегенең цифрлы трансформациясен булдыра алачак.

 Мин “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге урнашкан Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә эшлим. Мәктәбебез интернет челтәренә тоташтырылган, кабинетлар интерактив такталар, мультимедиа проекторлары белән җиһазландырылган, квадракоптер, ... җайланмалары, җиһазландырылган шахмат классы, информатика бүлмәсе, проектлар эшчәнлеге кабинеты эшли. Мин татар һәм рус туган телләрен укытам һәм гуманитар юнәлешле “Фәнни потенциал” түгәрәген җитәклим.  

Эшемдә укучыны туган телгә җәлеп итү өчен цифрлы белем бирү ресурсларын актив куланырга тырышам, чөнки алар безгә укыту процессын креатив һәм нәтиҗәле алып барырга булыша, укучылар өчен дә аңлаешлы, кулай һәм кызыклы. Алар гамәли белемнәрне һәм күнекмәләрне камилләштерергә ярдәм итә, мөстәкыйль эш алып барырга, уку процессын индивидуальләштерергә мөмкинлек бирә, телгә һәм әдәбиятка карата кызыксынуны арттыра, укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыра, дәресне заманчалаштыра. Туган тел укытучысына иң кирәкле цифрлы ресурслардан мин “АНА теле” онлайн-мәктәбен, TATARSCHOOL порталын,  “Тукай дөньясы”н, Белем.ру интернет белем үзәген, Татармультфильм оешмасы әзерләгән дәреслекләргә мультимедиа кушымталарын һәм укытучыларның шәхси сайтларын әйтеп китәр идем. 

Татар телен укытуда минем өчен иң уңайлы онлайн-сервис булып -  learningАpps.org. тора. Ул укытучыларга интерактив укыту-методик әсбаплар булдыру мөмкинлеге бирә. Анда укытучыларның күп кенә биремнәре тупланган, аларны үзгәртү мөмкинлеге бар. Билгеле бер темага интерактив биремнәр төзеп үзеңнен коллекцияләреңне төзеп була. Биремнәрнең уен формасында булуы  укучыларның танып-белү активлыгын һәм фәнгә кызыксынуын арттыра. Бу сервисның интерактив биремнәрен укучыларның белемнәрен тикшергәндә; теманы гомумиләштергәндә, кабатлаганда; предмет буенча класстан тыш эшләрдә; ОГЭ га әзерлек вакытында тренажерлар буларак кертергә мөмкин. Мәсәлән, укучылар җөмлә калыбын ялгыш төзегән очракта ул башка төсләр белән бирелә һәм бала үз хатасын күреп аны төзәтү өстендә эшли.

Туган тел һәм әдәбият буенча электрон дәреслекләр, “Татар иле” электрон энциклопедиясе, электрон варианттагы сүзлекләр, интерактив “Бала” китапханәсеннән алынган мультимедияле биремнәр, видеолар, аудиолар кулланган очракта:

-укучы дөрес әйтелеш үрнәкләрен ишетә;

- мәктәп курсы буенча һәм укучының дөньяга карашын киңәйтү өчен өстәмә материалны дөрес бирү мөмкинлеге барлыкка килә;

- укыту индивидуальләштерелә;

- ә бу, үз чиратында, белем бирү сыйфатын яхшырта.

Әйдә! Online” проекты ресурсында татар телен онлайн өйрәнү курслары, кызыклы тестлар, аудиолы һәм биремле әдәби әсәрләр кебек контент тупланган. Бу материалларны кайбер балаларга өстәмә рәвештә татар телен мөстәкыйль рәвештә өйрәнер өчен тәкдим итәм, дәрестән соң эшчәнлектә дә кулланам.

Алдан әйтеп киткәнемчә, безнең мәктәбебездә 2020 нче елдан "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында ачылган цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге “Үсеш ноктасы» эшли. Мин үзем дә бу үзәктә гуманитар юнәлешле "Фәнни потенциал" түгәрәге алып барам. Эшемнең төп максаты: туган тел буенча балаларның белемнәрен тирәнәйтү, олимпиадаларга һәм төрле бәйгеләргә әзерләү, проект һәм эзләнү эшләре алып бару, укучыларым белән милли бәйрәмнәр үткәрү. Пандемия шартларында укучылар белән конференцияләрдә проект эшләрен яклауны һәм төрле конкурсларда катнашыр өчен  иҗади эшләрне видео форматында әзерләргә туры килә. Бу очракта мин  Windows Movie Maker программасын кулланам. Ул видеофайлларны эшкәртергә, яңа слайдлар ясарга, тавыш һәм титрлар өстәргә, аерым фрагментларны кисәргә һәм ялгарга мөмкинлек бирә. Укучыларым белән тырышып эшләгән видеоларыбыз күп кенә бәйгеләрдә җиңеп чыгалар. Мисал итеп, бу көннәрдә билгеле булган Халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесенең республика туры нәтиҗәләрен әйтеп китәргә була. “Фронтовик язучыларның әдәби әсәрләрен Коллектив белән башкару” номинациясендә безнең эшебез икенче урын яулап алды.  

Хәзерге вакытта заманча мәктәптә укучыларның китап укуга кызыксынуларын үстерү һәр укытучы өчен дә мөһим мәсьәлә булып тора.  Мин бу проблеманы да цифрлы белем бирү ресурслары ярдәмендә чишеп карарга уйладым. Дәресләрдә һәм түгәрәк эшендә балалар белән бергәләп видео форматында китапнамәләр төзеп карарга булдык. Эшебезнең төп максаты – китап укуны пропагандалау һәм китапларга реклама ясау, игътибарны җәлеп итү. Видеоязмаларны Windows Киностудия махсус приложениесе һәм Windows Movie Maker программасы ярдәмендә ясыйбыз. Бу үзенчәлекле жанр бер үк вакытта әдәбиятны, телне, сәнгатьне, интернет технологияләрен үзендә туплый. Китапнамәләр 2-3 минуттан артмый һәм төрле анимацияләр, рәсемнәр, иллюстрацияләр, интернеттан алынган аудио, видео материаллар, спектакльләрдән өзекләр, музыка кушып ясала.

Китапнамә өстендә эшләгәндә балалар үзләре дә сизмичә язучының иҗаты белән кызыксына башлыйлар, чөнки аны төзегәнче теләсә-теләмәсә дә әсәрне укып чыгарга тиеш булалар. Аның сюжетын һәм эчтәлеген иҗат иткәндә укучылар әсәрне анализлау процессына да катнашып китәләр, аларның иҗади фикерләү сәләте үстерелә. Укучыларны мөстәкыйль уйлап эшләүне таләп иткәп мәсьәләләр күбрәк кызыксындыра, аларның күңеле иҗат итүне сорый башлый. Иң мөһиме шул: китапнамәләр төзү кебек төрле иҗади эшләр белән шөгыльләнгән укучыларда дөньяга үз карашлары, оригиналь фикерләүләре формалаша. Эзләнү, логик фикер йөртә белү, нәни ачышлар ясарга омтылу- иҗади эшли белә торган шәхес әзерләүнең асылы булып тора.

Әсәрнең сюжет линиясенә, геройларына игътибар җәлеп итәрдәй, кызыклы реклама килеп чыкса, без бу буктрейлерлар белән  төрле конкурсларда катнашабыз. Шундый иҗат җимешебезнең берсе – Ш.Галиев иҗаты буенча шагыйрьнең 90 еллыгына багышлап ясалган “Шәвәлинең көлкеле маҗаралары” китапнамәсе. Бу эшебез I Республика «Неокнига» конференциясендә катнашып призлы урын яулады.

Рус телен туган тел буларак укытуда мин Skysmart платформасын кулланам. Бу-федераль дәрәҗәдә хупланган дәреслекләр нигезендә булдырылган инструмент. Ул гадилеге белән аерылып тора. Аны хәтта цифрлы чаралар белән эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия булмаучылар да куллана ала. 2019-2020 уку елында яңа фәнне дәреслекләрсез алып барганда бу платформа минем ярдәмчемә әйләнде. Шул вакыттан бирле Skysmart платформасында укучыларым белән интерактив эш дәфтәрләре белән эшлим. Аларда үткән темаларны кабатлау, белемнәрне тикшерү, мөстәкыйль рәвештә эшләү һәм өй эше буларак та файдаланырга мөмкин булган интерактив биремнәр тупланган.

Уникаль интерактив Skysmart эш дәфтәре укытучының эш вакытын киметә, аның ярдәмчесе булып тора. Шулай итеп, дәфтәрдә эшләүнең уңай якларын билгеләп үтәм:

  • төрле җайланмалар ярдәмендә эшли алу;
  • биремнәрне төрле вакытта җибәрергә мөмкинлек булу;
  • биремнәр автомат рәвештә тикшерелү;
  •  бөтен сыйныф буенча статистика күрсәтелү;
  • биремнәрне укучылар күчерә алмаулары;
  • Шунысы игътибарга лаек, укытучы ахыргы нәтиҗәне генә түгел, куелган бурычларны хәл итүнең барышын да күрә ала.
  • Барлык укытучылар өчен дә интерактив дәфтәр белән бәйле техник һәм методик мәсьәләләр буенча тәүлек буе ярдәм күрсәтү хезмәте эшли.

Күптән түгел платформада “SkysmartKласс” яңа түләүсез ресурс эшли башлады. Анда олимпиадалар, конкурслар, төрле вебинарлар үткәрелә. Киләчәктә укучыларым белән аларда катнашырга уйлыйбыз.

 Чыгышыма йомгак ясап нәтиҗә чыгарам: цифрлы белем бирү ресурслары укытучыга гаҗәеп  мөмкинлекләр бирә, укучыларның телгә һәм әдәбиятка карата кызыксынуларын арттыра, гамәли белемнәрне һәм күнекмәләрне камилләштерергә ярдәм итә, уку процессын индивидуальләштерә, танып-белү эшчәнлеген активлаштыра, дәресне заманчалаштыра, белем сыйфатын арттыра.

Әдәбият

Буданцев Д.В. Цифровизация в сфере образования: обзор российских научных публикаций/ Д.В. Буданцев. – Текст: непосредственный//Молодой ученый. – 2020. – №27 (317). – С.120-127. –URL: https://moluch.ru/archive/317/72477/ (дата обращения: 27.01.2022).

Как сделать буктрейлер [Электронный ресурс]: практические рекомендации// Алексей Музалев и Литературный проект LITER- RM: сайт. – Режим доступа: http://liter-rm.ru/kak-sdelat-buktrejler.html 

Камаева Р.Б. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологик алымнар/Р.Б.Камаева.-К(И)ФУ АФ нәшрияты, 2012.-137 б.