Республика Тукай укулары

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Тукай укуларына укучыларым белән 2 тапкыр барырга насыйп булды. Беренчесе 2015 елда 10 сыйнйф укучысы Гайнетдинова Эльвина белән булса, соңгысы 2021 елның апрелендә 10 сыйныф укучысы Низаметдинов Инсаф белән бардык. Эльвина якташыбыз  Г. Халит иҗаты буенча эзләнү эше яклап ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗәле дипломы белән бүләкләнде. Эшебезне "Конференция материаллары" җыентыгында бастырып чыктылар. 

Инсафның эше ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Ул аны уңышлы яклап чыкты һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Эше шулай ук җыентыкта бастырылды. 

Бу юлы үзем дә укытучылар номинациясендә фәнни эш белән катнаштым. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Лауреат дипломы яулап алдым һәм эшемне җыентыкта бастырып чыгардылар. Бөек Тукаебыз торган җирләрдә булу безгә рухи көч өстәде, яңа үрләр яуларга өндәде