Укытучыга ярдәм

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Әдәби әсәргә гомуми анализ буенча киңәшләр

 

(Д.Заһидуллина буенча)

1. Әсәрне иҗат иткән язучының кайсы чорда, нинди шартларда яшәгән һәм иҗат иткәнлеген исәпкә ал. Язучы иҗат иткән тарихи шартларны билгеләгәндә генә, әсәрдәге вакыйгаларга, андагы образларга, тел, стиль һәм милли үзенчәлекләргә дөрес бәя бирергә мөмкин. Монда ук әсәрнең кайсы елда язылуын күрсәт.
2. Әсәрнең нинди жанрда язылуын һәм бу жанрның үзенчәлекләрен ачыкла. Һәр жанрның үзенең анализ элементлары, аермалыклары барын да истә тот.
3. Әсәрне дөрес итеп, игътибар белән укып чык. Кычкырып уку, эчтән уку, кеше укыганны күзәтеп бару, сайлап уку, йөгерек уку һ.б. форманы сайлый аласың.
4. Эчтәлекне сөйләп чык (тулысынча, өлешчә яки сорауларга җавап рәвешендә).
5. Әсәрне өлешләргә бүл (вакыйгаларның үзгәрүеннән, образларның гамәлләреннән, язучының фикерләре үзгәрүеннән чыгып, әсәрне өлешләргә бүлү – анализның мөһим элементы).
6. Әсәрнең төзелешен, композициясен күз алдына китер. Сюжетын билгелә: төенләнешен, вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешен ачыкла.
7. Әсәрнең темасын билгелә. Гадәттә тема анализның башында ук ачыклана. Әсәрнең нәрсә турында булуы, нинди хәлләрне ачыклавы, нәрсәгә багышлануыннан чыгып, аның темасы билгеләнә.
8. Әсәрдәге образларны, геройларны билгелә, аларны төркемлә, төп һәм ярдәмче образларга бүл. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен, каршылыкларын, эшләрен күрсәт. Образларны сөйләмнәренә, тышкы кыяфәтенә, тышкы һәм эчке дөньяларына, характерларына бәя бир. Геройлар яшәгән, формалашкан мохиткә игътибар ит.
9. Әсәрдә булган сурәтләүләргә: чагыштыру, каршы кую, тасвирлау, әсәр телендәге образлы сүзләр, фольклор элементларына игътибар ит һәм аларның әһәмиятен ач.
10. Әсәрнең эчтәлеген үзләштергәннән соң, язучының төп фикерен – әсәрнең идеясен билгелә.
11. Әсәрне бербөтен итеп күз алдына китер, ягъни синтезла.
12. Әсәрнең милли үзенчәлеген, аның халыкчанлыгын, татар һәм дөнья әдәбиятында тоткан урынын билгелә.
13. Әсәр турында үзеңнең фикереңне әйт: ул нинди тәэсир калдырды?

Әдәби әсәргә анализ

1. Әсәр кайсы елда языла?
2. Әсәр язылган чорда илдә барган вакыйгалар.
3. Язучының иҗади югарылыгы (нинди әсәрләр язган, иҗат методы, нинди гаиләдә тәрбияләнгән, иң күренекле әсәре).
4. Әсәрнең жанры (роман, повесть, хикәя, новелла һ.б.) Ни өчен роман яки башка жанрга керүен дәлиллибез.
– Романда ике яки берничә герой һәм берничә сюжет сызыгы.
– Повестьта бер герой, бер сюжет сызыгы.
– Хикәядә бер күренеш, бер вакыйга, бер герой.
– Новелла – шул ук хикәя, ләкин ахыры көтелмәгәнчә тәмамлана.
5. Әсәрнең темасы.
6. Идеясе.
7. Проблемасы.
8. Сюжет элементлары.
9. Образлар системасы:
– төп образлар,
-ярдәмче образлар,
-актив образлар,
-пассив образлар.
10. Геройның портреты.
11. Образга якын булган интерьер.
12. Табигать күренешләре.
13. Әсәр кем исеменнән сөйләнә.
14. Әсәрнең теле.
15. Әсәрнең әһәмияте.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
PDF icon АННОТАЦИЯ ЯЗУ ҮРНӘГЕ235.03 КБ
Файл ИДЕЯЛӘР КӘРЗИНЕ АЛЫМЫ14.93 КБ
Файл АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕНДӘ ЯСАГАН ЧЫГЫШ22.02 КБ
Файл ДӘРЕСКӘ УҢАЙ МОТИВАЦИЯ ТУДЫРУ33.5 КБ
Microsoft Office document icon ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЕНЕҢ ТЕХНОЛОГИК КАРТАСЫ117 КБ
Файл ДӘРЕС- ТЕАТР ПЛАНЫ, 8 СЫЙНЫФ, РУС ГРУППАСЫ43.46 КБ
Файл ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЕ ПЛАНЫ54.78 КБ
Файл Ш.ГАЛИВКӘ БАГЫШЛ. ӘДӘБИ КИЧӘ28.81 КБ
Файл Интеллектуаль уен эшкәртмәсе. "Әдәби марафон" проекты кысаларында үтә 47.17 КБ
Файл "Әдәби марафон" проектын яклау өчен презентация 495.9 КБ
Файл РНПК "Алиш эзләреннән", чыгыш ясау21.05 КБ
Файл Әдәбият дәресе планы "Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз", рус группасы, 6 сыйныф16.66 КБ
Файл М.Галив. "Җиңәргә теләгән идем" хикәсе. Дәрес эшкәртмәсе, 8 кл, рус гр. 42.78 КБ
Файл Дәрес эшкәртмәсе. Татар теле, Тартымлы исемнәр. 6 сыйныф, рус. гр. 19.7 КБ
Файл Эшлекле уен дәресе план-конспекты 26.69 КБ
Файл "Батыр үзе үлсә дә, исеме үлми" проект яклау дәресе планы 25.41 КБ
Файл Батырлык дәресе планы( М.Җәлил иҗаты буенча)38.95 КБ
Файл "Шушы яктан, шушы туфрактан без" - дәрес-экскурсия планы(2 сәг)16.83 КБ
Файл 5 сыйныфта татар теле дәресе планы" Сыйфат сүз төркемен гомумиләштерү62.07 КБ
Файл Биргәнсең син миңа Татар әдәбияты дәресе планы, техн. картасы.https://magarif-uku.ru/tt/important/birgansen-sin-mina/ 23.76 КБ
Файл Эш программасы, татар әдәбияты, 6 сыйныф53.27 КБ
Файл 5 сыйныф, рус гр., әдәбияттан тест биремнәре "Белем баскычлары" 15.64 КБ
Файл Классан тыш уку дәресе планы. Квест-уен "Татарстаным" 23.52 КБ

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

“Идеяләр кәрзине” алымы.

Бу алым төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә.

«Идеяләр кәрзине» алымы белән эшләү методикасы:

  • Дәреснең яки текстның темасы билгеләнелә.
  • Индивидуаль эш. Һәр укучы битләрдә яки дәфтәрендә бирелгән тема буенча белгәннәрен тезислап язып куя. Бу эшкә 1-2 минут вакыт бирелә.
  • парлы яки төркемдә эш. Укучылар 1-2 минут вакыт эчендә үз тезислары белән уртаклашалар. Монда укучылар иптәшләренең фикерләренә ихтирамлы булырга тиешләр.
  • Сыйныф белән эш. Бу этапта һәр төркем үз тема буенча үз фикерен җиткерә. Ләкин җаваплар кабатланырга тиеш түгелләр. Һәр җавапны укучы “идеяләр кәрзиненә” яза бара. “Кәрзингә” дәреснең темасына туры килгән барлык идеяләр, фактлар, терминнар һ.б. языла. Ләкин, язылган бер җөмлә дә, фикер дә тәнкыйтьләнми. Бу этапта барлык мәгълүмат җыела. Укытучының нихәтле ялгыш фикерләрне төзәтәсе килсә дә, төзәтми. Бу исә тәнкыйди фикерләү технологиясенең таләбе булып тора.
  • Кәрзингә салынган барлык идеяләр дәрес барышында, ягъни төшенү стадиясендә анализлана, тикшерелә. Хаталы яки ялгыш идеяләр кәрзиннән кире алына. Кәрзиндә бары тик дөрес идеяләр генә калырга тиеш.
  • Рефлексия этабында “Идеяләр кәрзиненә” игътибар итеп дәрес темасына нәтиҗә ясала.

         Диалогик сөйләмне үстерергә ярдәм итә. Бу алым аша укучылар беренчел мәгълүмат белән уртаклашалар, каршылыкны ачыклыйлар, үз карашларын иптәшләренең позицияләре, фикерләре белән чагыштыралар.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районыны мәгариф бүлеге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе

Район укытучыларының август конференциясендә ясылган чыгыш

Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

Башкаручы:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Сиякина Нәфисә Равил кызы

2014

Сл. №1. “Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга , иреккә чыгарырга, кешегә тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, – дип язган Л.Н.Толстой. Нәкъ менә балалык елларында иҗат чаткылары күренә башлый. Балалардагы сәләтне күрү һәм алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру – ата-аналарның, укытучыларның мөһим бурычы. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.

Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле, талантлы шәхесләр кирәк. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү – балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты.

Сл. № 2. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Чыннан да билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта.Моның өчен дәрестә һәм класстан тыш эшчәнлектә иҗади күнегүләр үткәрү уңай нәтиҗәләр китерә.  Иҗади күнегү – ул уйланып фикерләү, төзәтү юлы белән иң яхшы вариантны кат-кат төзәтү һәм иң яхшы вариантны табарга омтылу дигән сүз.

Сл. №3. Күнегүләрне үткәргәндә биремнәр укучыларның көче һәм сәләтенә туры килерлек булырга, һәр укучының теманы үзләштерә алуына ирешергә һәм сәләтлеләрнең үсеше өчен дә мөмкинлек тудырырга тиеш. Бу дифференцияле укытуның төп максаты булып тора.

Сл. №4.Мин татар теле һәм әдәбияты дәресе һәм дәрестән соң үткәрелгән һәрбер чара яңалык алып килергә, укучының иҗади сәләтен үстерергә, белемен арттырырга,рухи дөньясын баетырга тиеш дигән принциптан чыгып эш итәм.

Сл.№5. Дәресне сүздән башлап сүзтезмәгә, җөмләгә аннан соң гына текст, монолог һәм диалогка күчәм. Лексика темасы буенча иҗади эш өчен берничә төр эш тәкъдим итәсем килә. Тема буенча лексиканы кабатлау һәм ныгыту өчен:

Сл.№6. 1) көчле укучыларга сүзләр русча язылган, аларны татарчага тәрҗемә итү;

2) уртача үзләштерүчеләргә сүзләр татарча бирелә, алар русчасын язарга тиеш;

3) кыен үзләштерүчеләргә сүзләр 2 баганада бирелә. Беренчесендә – татарча, икенчесендә – русча, ләкин алар тәртип белән түгел.Укучылар кайсы сүзгә нинди тәрҗемә туры килүен табарга тиеш.

Сл.№7. Күләме,катлаулылыгы,характеры белән аерылган тагын бер бирем: балалар рәсемдә сурәтләнгән предметларны, төрле һөнәр ияләрен һ.б. атап чыгып, үз сүзе белән эшли,кагыйдәне мөстәкыйль куллана.  Мин төрле грамматик темалар үткәндә (тартым төрләнеше, сыйфат дәрәҗәләре, килеш белән төрләнеш...)бу биремне тәкъдим итәм.

Сл.№8. Сүз төркемнәрен өйрәнгәндә мин балаларга 12 сүз бирәм.Аларны 6 төркемгә  бүләргә кирәк. 1 группада укучыларга төркем исемнәре бирелми, 2 группага 6 төркемнең исеме татарча, 3 группага – русча бирелә.

 Сл.№9.Әдәбият дәресләрендә халык авыз иҗаты темасын үткәндә, белем, тел, хезмәт, тырышлык турында мәкальләр язып килергә, табышмаклар уйлап чыгарырга, әкиятнең ахырын яки яңаны язарга дигән эшләр тәкъдим ителә. Укучылар бу эшне бик яратып башкаралар. Г.Тукайның “Исемдә калганнар”ын өйрәнгәндә, балалар үзләренең биографияләрен язып киләләр.

Сл.№10.Югары классларда язучыларның  биографияләренә кагылышлы кызыклы материаллардан, яңа чыккан мәгълүматлардан файдаланып, докладлар,рефератлар, эзләнү эшләре  яздыру, семинар дәресләр үткәрү,  спектакльләрдән өзекләр карау һәм сәхнәләштерүнең дә балаларның сәләтен ачуда ярдәме зур.

Сл.№11. Сөйләм үстерү дәресләрендә билгеле бер темага багышланган шигырьләрне җыеп, сәнгатьле укырга өйрәнү, эчтәлеген ни дәрәҗәдә аңлауларын белү өчен,  укыганны тулы итеп яздыру һәм үз фикерләреңне өстәргә кушу да отышлы алым булып тора. Мәсәлән, дәрестә “Көз” тексты белән таныштык. Өйдә балалар тема буенча шигырьләр табып укып киләләр. Урамда игътибар белән карап түбәндәге сорауларга язмача җавап бирәләр:

Яфраклар нинди төстә?

Кошлар кая очалар?

Кояш җылытамы?  Һ.б.

Язмача җавап бирү – кечкенә сочинениене хәтерләтә. Көчле балалар белән җөмләләрне җәенкеләндерү, сүзләрне  икенче сүз белән (синоним яки антоним) алмаштыру, таркатылган текстны төзекләндерү кебек иҗади күнегүләр дә үткәреп була.

 Бу эштән соң кыскача хикәя, сочинение язу үткәрү бик уңышлы

Сл.№ 12.Мин сөйләгән эш төрләрен барлык дәрестә, төрле этапта һәм Сингапур методикасын кулланганда да  үткәреп була. Мәсәлән, ”Круиз-круиз-трейд”(опроси-опроси-обменяйся) шул ук сорау җөмләләрне башта язалар, аннары бер-берсенә бирәләр. Җавап бирә алмаса, булышалар. Тик-тэк-тоу стр-сы буенча эшләгәндә җөмлә төзү күнегүләре кертелә. Вакыт беткәч, продолжительный Раунд-робин стр-сы ярдәмендә бер-берсенә чират буенча укыйлар, истә калдыралар яки язып куялар. Мондый синтаксик күнегүләр сөйләм осталыгын  һәм  шуңа табигый бәйле фикер йөртү сәләтен үстерүдә бик әһәмиятле урын тота.

Сл.№13. Шагыйрьләрнең шигырләрен укып, анализлап, укучыларның үзләренә шул темага шигырь язарга кушарга була. Бу турыда Мәгариф журналының соңгы номерында кызыклы гына материал таптым.Ул да булса критик фикерләү технологисе куллану турында. Анда “Синквейн” ысулы турында да  сүз бара. Французчадан ул шигырь дигәнне аңлата. Аның кагыйдәләре мондый. 1нче юлга – исем, ягъни Синквейнның темасы языла.
2нче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә.3нче юлга 3 фигыль языла. Темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. 4 нче юлда тулы бер фраза языла.Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин. Соңгы юлда төп сүз-резюме языла.Ул теманы аңлата, укучының мөнәсәбәтен чагылдыра.

Чәчәк.(исем)

Ап-ак, хуш исле. (сыйфатлар)

Аңкып, балкып тора. (фигыльләр)

Һәм үзенә тартып тора. (укучының үз фразасы)

Шомырт(резюме)

Сл.№14. Бәйләнешле сөйләмнең кемгә дә булса  атап хат язу, мәкалә язу кебек төрләре белем дәрәҗәсен күтәрә, җаваплылыкны сизәргә ярдәм итә, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерә. Картина буенча яки әсәрдә сурәтләнгән күренешне күз алдына китереп, хикәя яки шигырь язу да бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтне үстерү өчен кирәкле чара булып тора. Укучының мөстәкыйльлеген, логик фикерләү сәләтен үстерә. Менә бу төр биремнәрне кулланып укытканда һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне мөстәкыйль башкара һәм нәтиҗәдә татар телен яхшы  үзләштерүгә ирешә.

Сл.№15. Мисал итеп күп кенә бәйгеләрдә катнашып, җиңеп чыккан укучымны китерә алам. Үзе рус баласы булуына карамастан, ул 2012 елда үткәрелгән “Теле барның – иле бар” дип аталган II Бөтенроссия Тукай укуларының муниципаль этабында рәхмәт хаты, республикада дипломга лаек булды.

Сл. №16.2013 елда Тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан республика күләмендә үткәрелгән “Туган ягым – серле тел” конкурсында тәрбия номинациясендә “Иҗади якын килү” өчен диплом белән бүләкләнде.

Сл.№17.Мәктәп буенча үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашты. “Зирәк тиен” уенында призлы урыннар алды.

Сл.№18.Иҗади сәләтне үстерүдә класстан тыш чараларның да әһәмияте зур. Чөнки бала уйлый, иҗат итә, яңалыкка омтыла. Мәктәбебездә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.Татар теле һәм әдәбиятыннан да мин (Сл.№19)”Батырлык дәресе”, “Фронтовик язучылар иҗаты”на багышланган КВН, “Ф.Кәримнең тууына 100 ел”га багышланган кичә,”М.Җәлил – герой шагыйрь», Сл.№20. А.Алиш әсәрләре буенча үткәрелгән “Әкият бәйрәме”, Геройлар көне уңаеннан үткәрелгән

Сл.№21 “А.Алиш – патриот язучы”дип аталган чаралар үткәрдем. IV Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән “Моя малая Родина”дип аталган Сл.№22иҗади эшләр конкурсында, 7 класс укучысы Хәлиуллин Гадел белән “Туган авылым” номинациясендә катнашып, дипломга лаек булдык. Бу эшне язар өчен күп материалны авыл һәм Тәтеш музееннан, авылның олы яшьтәге кешеләре белән очрашып тупладык.

Сл.№23.11 сыйныф укучысы Кәлимуллин Рәмис белән быел 2 эзләнү эше яздык. Беренчесе “Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле” республика фәнни-гамәли конференциясенә “Татар галимнәре һәм Көнчыгышны өйрәнү фәне” юнәлеше буенча иде. Конкурска җибәрелгән 189 эш арасыннан, эшебез уңай бәя алып, II турга узды, тик  анда бару өчен, чакыру хаты вакытында килеп җитмәү сәбәпле, эшебезне якларга бара алмадык. Икенче хезмәтебез “И.Хәлфин истәлегенә багышланган IX республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе”нең  татар филология секциясенә җибәрелде. Аның темасы: “Хәлфиннәр – татар телен өйрәнүгә һәм өйрәтүгә нигез салучылар” иде. Эзләнү эше белән бергә тезислар да язып җибәрдек.

Сл.№24.К.Рәмис “Яшь галим” номинациясендә җиңүче дипломын яулап алды. Конференция материаллары буенча тикшеренү эшләре тезислары җыентыгы басылып чыкты һәм анда безнең тезислар да урын алды. Бу бик куанычлы хәл булды, безгә көч-куәт өстәде, иҗади эшкә тагын да дәртләндереп җибәрде.

 Үзебезнең төбәктә яшәүче һәм шунда туып үскән язучыларның, күренекле кешеләрнең тормышын, әсәрләрен өйрәнгәндә, алар үрнәгендә тәрбия эшләре алып барганда укучыларның иҗади сәләте  ныграк ачыла, әдәбиятка-сәнгатькә тартылу теләге арта.

Без дә Тәтеш районы җирлегеннән  чыккан күренекле кешеләр белән якыннанрак танышу, аларның иҗатын, эшчәнлеген өйрәнү максатыннан китапханә һәм музейларга йөрибез, алар турында мәгълүмат туплыйбыз. Укучыларым төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашканда бу материаллардан бик теләп кулланалар. Шигырь, сочинение конкурсларының  укучыларны иҗатка тартуда роле зур.Балаларның һәрберсе мондый бәйгеләрдә катнашырга тырыша, иң уңышлы эшләрне конкурска җибәрәм, алар һәрвакыт диярлек призлы урын алалар.

Сл.№25.Сәләтле укучыларны даими рәвештә конкурсларда катнаштыру аларның үзләренең дә мөмкинлекләрен, белемнәрен ачыклауга ярдәм итә, уңышлар яулауга этәрә.Шундый укучыларым турында кыскача сөйләп китәсем килә.2013 елда республикакүләм “Туган телем – шагыйрьләр теле” фәнни-эзләнү конференциясе булды. Ш.Галиев иҗаты буенча эзләнү эше язып 8 класс укучысы Гайнетдинова Эльвина дипломга лаек булды. Конференция кысаларында үткәрелгән танылган шагыйрь Р.Миңнуллин белән очрашу мәңге онытылмаслык хисләр калдырды.

Сл.№26.Быел IV Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән Тукай укуларының район буенча үткәрелгән этабында ул “Иң яхшы чыгыш ясаучы” номинациясендә дипломга лаек булды. Эльвина “Зирәк тиен”уен-бәйгесендә призлы урыннар ала,  төрле музыкаль конкурсларда да теләп катнаша.

Сл.№27.Тагын бер укучым турында әйтеп үтәсем килә.Бу –  Александр Яценко. Аның белән горурланмый мөмкин түгел. Ул 2012 елда район күләмендә үткәрелгән шигырь бәйгесендә III урын алган өчен Тәтеш районы башкарма комитетының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2013 елның 26 апрелендә башкалабыз Казанда уздырылган Тукай бәйрәменә  Саша “Шигырь иҗат итү” бәйгесендә җиңүче, ә мин, аның җитәкчесе буларак, икебез дә чакыру алдык.

Сл.№28.Бәйрәмдә танылган язучылар, артистлар чыгыш ясады, ул бик тантаналы төстә үтте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге һәм “Сәләт” иҗтимагый фонды безне 3 дәрәҗәле диплом, цифровой фотоаппарат һәм “Сәләт” лагерена ташламалы юллама белән бүләкләде.

Сл.№29.Быел укытучыларның һәм укучыларның
Т.Миңнуллинга багышланган I республика конференциясендә Шигърият ”Сөй гомерне, сөй халыкны...”номнациясендә Саша җиңүче дипломын яулады. Конференция эшендә төрле күренекле язучылар, шагыйрьләр белән очрашу һәм мастер-класслар үткәрелде.

Сл.№30. “Зирәк тиен”уен-бәйгесендә дә актив катнаша һәм призлы урыннар ала. Саша татар теленнән район олимпиадасында да теләп катнаша. Быел ул призер исемен яулады.

 Гомумән, югарыда санап кителгән эшләрнең барысы да миңа укучыларны иҗади актив шәхес итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Аларның уңышлары мине дә иҗатка өнди.

 Чыгышымны тәмамлап, алдагы көннәрдә дә, алла боерса,укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эшләвемне  авторлык программасын һәм планын төзеп дәвам итәргә уйлыйм.



Предварительный просмотр:

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә уңай мотивация тудыру

1. Мотивация барлык укытучылар өчен дә катлаулы проблема булып тора. Укучының укуга иң югары мотивациясе – фәнгә карата ихтыяҗы, кызыксынучанлыгы. Россия психологларның әйтүләре буенча, укучының интеллектуаль активлыгына аның кызыксынучанлыгы юнәлеш бирә, чөнки ул игътибарлылык һәм фикерләү дәрәҗәсенә йогынты ясый. Безнең проект эшенең төп төшенчәсе булган мотив төшенчәсенә аңлатма бирик. Мотив (француз сүзе - motif) – теләк тудыру, сәбәп булу; латин телендә – хәрәкәткә китерү, этәрү. Мотивация – кешене төп эшчәнлеккә этәрүче мотивлар җыелмасы.

 Педагогика фәне бу төшенчәгә түбәндәгечә аңлатма бирә:

Мотивация – укучыларны танып белү эшчәнлегенә, белем эчтәлеген актив үзләштерүгә этәрә торган эшчәнлек төрләре, ысуллары һәм чаралары

Укуга мотивация – укучылар тарафыннан укуда максатка ирешү өчен күрсәтелә торган активлык. Укучылар өчен түбәндәге мотивлар (ихтыяҗлар) әһәмиятле һәм кирәкле исәпләнә:

  • танып - белү;
  • коммуникатив;
  • эмоциональ;
  • үзүсеш;
  • укучы позициясе;
  • уңышка ирешү;
  • тышкы (мактау, шелтә).

Белемгә мотивациянең үзенчәлеге шунда, эшчәнлек процессында укучы белемнәр үзләштерә һәм шәхес булаларк формалаша. Уңышлы белем бирүнең төп шартларының берсе укуга ихтыяҗ тудыру икәнлеге дә дәлилләнгән.

Уңай мотивация тудыру һәм аның белән идарә итү өчен диагностикалау әһәмиятле. Бу диагностика үз эченә түбәндәгеләрне ала:

  • башлангыч сыйныф укучыларының укуга мотивациясен өйрәнү һәм дәрәҗәсен билгеләү – югары, уртача, түбән;
  • урта сыйныф укучылар арасында анкета үткәрү һәм укучы өчен әһәмиятле уку мотивларын билгеләү;
  • укучылар өчен уңай мотивацион өлкә булдыруда укытучының эшен анализлау.

Бу эштә укытучы тарафыннан түбәндәгеләрне исәпкә алынуы кирәк:

  • укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу;
  • укучыларның мөмкинлекләрен исәпкә алган эш төрләре куллану;
  • максатка ирешүдә эш алымнарын укучы белән бергәләп сайлау;
  • парларда,төркемнәрдә эшләү эш алымнарын куллану;
  • мультимедиа, электрон ресурслар, презентацияләр һ.б. файдалану;
  • уен элементларын кертү;
  • дәрес бирүнең традицион булмаган формаларын куллану;
  • үзара хезмәттәшлек һәм аңлашу атмосферасы тудыру;
  • уңышка ирешү ситуациясе тудыру;
  • укытучының укучы мөмкинлекләренә ышануы;
  • укучыны кечкенә генә уңышлары өчен дә мактау;
  • укучыларны үз эшчәнлекләрен дөрес бәяли белергә өйрәтү;
  • укытучының эмоциональ сөйләме.


Белем бирүне модернизацияцияләү Стратегиясендә белем бирүнең укучыларны мөстәкыйль эшләүгә, үзбелем алуга, мәгълүматларны анализлый белү күнекмәләре булдыруга, җаваплылык һәм актив эшчәнлек тудыруга юнәлдерелгән укыту технологияләрен һәм методларын кулланырга кирәклеге ассызыклана. Безнең алга шәхескә юнәлдерелгән белем бирү принципларын тормышка ашыручы, заманча информацион технологияләргә нигезләнгән яңача белем бирү моделен булдыру мәҗбүрилеге килеп басты. 

2.Дәрестә уңай мотивация тудыру юллары

Мәктәпнең төп укыту формасы - дәрес. Дәрес, аны планлаштыру һәм үткәрү - бу укытуның һәр көнне аңлап, уйлап башкара торган эше. Дәрес - ул укытучының шәхси һәм һөнәри “көзгесе”, иҗади остаханәсе. Һәрбер дәрестә укытучының педагогик системасын һәм нәтиҗәләрен күрергә була. Дәрестә яңача ачышлар туа, экспериментлар үткәрелә, проблемалар чишелә, хаталар ачыклана, иҗади эзләнүләр алып барыла, уңышлы нәтиҗәләр ясала.
Дәрес ул - укучы өчен үсеш вакыты: кызыклы һәм мавыктыргыч “Белем дөньясына” сәяхәт итү, фән баскычларыннан биеклекләргә менү, аның серле һәм таныш булмаган сукмакларыннан бару. Укытучы һәр дәресенә зур  әзерлек белән керә, кечкенә шәхесләрнең интеллектуаль, социаль, психик, физик һәм рухи сфераларын үстерүгә зур көч куя һәм махсус шартлар булдыра.
Дәрес ул шәхси һәм социаль тормышның бер мизгеле һәм күренеше.
Дәрес процесс буларак, ул – диалог, аралашу, шәхесара төрле мөнәсәбәтләргә керү, эшчәнлек башкару. Дәрес никадәр җанлы һәм кызыклы – укучыда фәнгә карата уңай мотивация шулкадәр югары.

Татар теле курсының төп бурычы – аңлап дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм дәреслек белән эшләргә өйрәтү. Ә бу күнекмәләр укучының әдәби тел нормаларына туры килгән сөйләмендә, фикерен телдән һәм язма әйтеп бирә алуында күренә.

Татар теленнән укыту-методик комплектларының концептуаль нигезе аның коммуникатив һәм танып-белү юнәлеше. Телне, аның төп төшенчәләрен һәм кагыйдәләрен үзләштерү сөйләмдәге коммуникатив белем һәм күнекмәгә бәйле, һәм инде шул аларга гамәли һәм функциональ юнәлеш өсти дә.
Укытуның коммуникатив юнәлеше укучыларга телне аралашу чарасы буларак үстерү, кирәкле мәгълүматлар туплау, телдән һәм язма сөйләмне камилләштерү мөмкинчелеге бирә. Укытуның танып-белү юнәлеше, телнең танып-белү чарасы буларак, белем формалаштыру, логик һәм образлы фикерләүне үстерүне күздә тота.  Бу дәреслеккә кертелгән текстларны күп максатта куллануны таләп итә.
Дәрес структурасын күзаллау, төзү бу очракта укытучыдан  шактый иҗадилык таләп итә.  Укытучыга  дәрес структурасы буенча төгәл күрсәтмә юк. Ул Федераль  дәүләт гомуми белем бирү стандартында күтәрелгән мөһим таләпләрне исәпкә алып, дәрес стуктурасын үзе  төзи. Әмма бер дәрес кысасында укытучы  нинди нәтиҗәләргә ничек ирешәсен ачык күзалларга тиеш. Укучыга  нәтиҗәле белем алу өчен эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру - укытучының бурычы һәм шул ук вакытта һөнәри осталыгын күрсәтү мөмкинлеген бирүче чара.

Укучыларның танып - белү эшчәнлеген активлаштыру һәм укучыларда уңай мотивация булдыру дәреснең һәр этабында тормышка ашырылырга тиеш. Укучыларны кызыксындыруны тәэмин итә торган кайбер нәтиҗәле алымнарга күзәтү ясап китик.

1. Оештыру, ягъни мотивлаштыру өлеше. Дәресне төрле мотивацион чаралар ярдәмендә башлап җибәрү. Мәсәлән, уңай халәт тудырырга ярдәм итә торган шигырь сөйләү, табышмаклар әйтү, бер-береңә комплиментлар әйтешү, теләкләр, яхшы кәеф теләү, укучыларга исемнәре белән эндәшү, мактау сүзләре

2. Уку материалын аңлатканда:

- сүз белән эшләү алымнары (сөйләү, сүзлек эше, әңгәмә, һ.б.);

- практик алымнар (күнегүләр, буклетлар , презентацияләр эшләү, электрон дәреслекләр куллану).

3. Фикерләү, уку эшчәнлеге белән идарә иткәндә: проблемалы эзләнү методы (проблемалы сорау кую, проблемалы ситуация тудыру, парлы, группаларда эшләү, фәнни-тикшеренү эшләре) .

Дәрестә дә, өй эше итеп тә эзләнү, тикшеренү, уйлану таләп иткән эшләр бирү нәтиҗәле.

4. Уку эшчәнлеген активлаштыру өчен дәресләрдә эмоциональлеккә ирешү, танып-белү уеннары, уңыш ситуациясе булдыру, үзара ярдәм оештыру бик отышлы алым була.

5. Өйгә эш бирү индивидуаль яки дифференциаль якын килүне сорый. Мәктәп баласы мәҗбүри итеп бирелгән өй эшен бик яратмый. Кимендә өч вариантта бирелгән һәм сайлап алу мөмкинлеге булган эш теләп башкарыла. Бигрәк тә иҗади биремнәргә укучы җаваплырак карый.

Укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача.

Татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллану бик отышлы. Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Ул сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала, дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, аның эченә бик күп материал салына: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр.

Белем бирүдә компьютер технологияләрен куллануның нәтиҗәләре:

  • белем бирүнең эффективлыгын күтәрү (укучының интеллектын һәм информация эзләүдә мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булдыру; дәрестә төрле укыту алымнарын кулану); белемнәрне киңәйтүгә мөмкинлекләрнең артуы;
  • уку процессы белән идарә итүдә сыгылмалылык (эшнең барышын һәм нәтиҗәсен күзәтеп бару мөмкинлеге);
  • дәресне оештыруның сыйфаты яхшыру (дидактик материалларның җитәрлек күләмдә һәм һәрвакыт кул астында булуы);
  • укучыларның белемнәрен контрольдә тотуның сыйфаты күтәрелү һәм аның күптөрле формалары барлыкка килү;
  • укучыларны парларда, төркемнәрдә эшләүгә тарту;
  • баланың фәнне өйрәнүгә теләге арту, белем сыйфаты күтәрелү, укучыларның иҗади потенциалы активлашу;
  • укучыларның һәм укытучыларның заманча мәгълүмати тирәлеккә керешеп китүләре, укучы шәхесенең үзреализациясе һәм үзүсеше.

Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә. Интерактив такта белән эшләүче укытучы һәрвакыт укучыларның игътибар үзәгендә, сыйныф белән элемтәдә тора. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә, яңа материалны һәр балага җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.

Шулай ук татар теле дәресләрендә интернет - ресурсларны куллану уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә.

Яңа технологияләр ярдәмендә телне өйрәнү укучыны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли, фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уята.

Дәрестә куелган бурычлар башка чараларга этәргеч булып торалар: укучылар эзләнүләр алып баралар, аларга ярдәм йөзеннән экскурсияләр оештырыла, укучылар үзләренең эзләнүләреннән чыгып иҗади эшләр башкаралар. Шушы эшләргә йомгак ясау өчен, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. Дәреснең төрле этапларында һәм төрле типтагы дәресләрдә халык педагогикасына мөрәҗәгать итү бу бөтенлекне сакларга, үстерергә ярдәм итә.

Шулай ук бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график программалар, иллюстрацияләр әзерләргә, электрон таблицаларда гамәлләр үтәргә, гади программалар төзергә, интернеттан файдаланырга өйрәтә.

Тел дәресләрендә проектлар методын куллану отышлы, чөнки проект эше – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырылып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буенча информацияне бер схемада күрсәтү. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Укучы күзлегеннән караганда, проект ул – үзең яисә төркем белән кызыклы нәрсә дә булса эшләп карау мөмкинлеге. Татар теле дәресләрендә укучылар проектлар эшлиләр: “Сүзлекләр” темасын өйрәнгәндә, сүзлекләр тарихы, сүзлекләр төзүче галимнәр турында, схемалар, сүзләр тарихыннан чыгыш әзерләү, лингвистик темаларга сочинениеләр язу, фразеологизмнарның әдәби әсәрләрдә кулланылышы турында фәнни эшләр һ.б. Кроссвордлар, ребуслар, иллюстрацияләр, тестлар дәрескә карата кызыксыну уята; дәресләрне тагын да кызыклырак итә. Проекттагы информация һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.

Проектлар методының нәтиҗәләре:

- тел һәм әдәбият буенча материалны бәйләнештә карау, өйрәнү;

- укучының дәресләрдә төп белем алуы, эш төрләре, кагыйдәләр белән танышуы;

- метод кызыксынучанлыкны, һәр яңа эш төрен ихлас, дәртле итеп башкару теләген уятуы;

- проекттагы информациянең һәр дәрестә укучының күз алдында булуы ( кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала).

Нәтиҗәләрнең яхшы сыйфатына ирешүдә татар теле дәресләрендә уен технологиясе алымнарын куллануның роле зур дип әйтә алабыз, чөнки мәктәп балаларының укуга, белем алуга омтылышын, кызыксынуын ныгытуда, аларның күзәтүчәнлеген арттыруда һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Ә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әйтик, дәреснең аерым этапларында төрле уен элементлары кертергә була. Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла.

Уңышка ирешү ситуациясе тудыру укучыларда үз мөмкинлекләренә ышанычны арттыра һәм белем алуга уңай мотивация булдыра. Күп кенә танылган педагоглар да уен методына зур игътибар биргәннәр. В. А. Сухомлинский : « Бала - үзенең табигате белән эзләнүче, дөнья ачучы. Шулай булгач, аның алдында тылсымлы дөнья бөтен төсләре белән ачылсын. Бу төсләр ачык һәм дулкынландыргыч тавышларда, әкиятләрдә, уеннарда, баланың үз иҗатында... Әкиятләр, фантазия, уен , баланың кабатланмас иҗаты - болар барысы да бала йөрәгенә дөрес юл...”,- дигән. Телдән кулланыла торган уен элементлары язуда кыенлыклар кичерә торган укучы өчен уңышка ирешү юлы. Уенлы биремнәр акыл, йөгерек уй , хәтер үсешенә уңай йогынты ясый. Күп кенә уеннар белем белән беррәттән ихтыяр көче, түземлелек, уен кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Иң мөһиме: уен укучы алырга тиешле белемне бирә торган, аны актив белем алу эшчәнлегеннән игътибарын читкә юнәлтми торган булсын., киресенчә, укучыны актив акыл эшчәнлегенә китерсен.

Дәресләрдә презентацияләр, “Электрон белем бирү” сайтындагы татарча мультфильмнарны карап фикер алышабыз, “Цифрлы белем бирү ресурслары”на (ЦОР) куелган тематик күнегүләрне башкарабыз, “Ана теле” порталындагы видеоязмаларны, УМК га кушымта булып барган дисктагы текстларны тыңлыйбыз. Мультфильмнарны тавышсыз гына тыңлап, балаларга аларны үзләренчә “тавышландырырга” (персонаж булып сөйләргә) кушкан биремнәр дә бик кызыклы килеп чыга.

Мультимедиа технологиясе слайд – иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләрен бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедиа аша бирелә.



Предварительный просмотр:

Әдәбият дәреснең технологик картасы

Предмет: татар әдәбияты

УМК: рус телендә урта [тулы] гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен), 2011 ел.

Төзүче-авторлары: Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Дәреслек, электрон белем бирү ресурслары

(ноутбук, проектор, экран, слайдлар)

Класс: 5 нче сыйныф

Тема

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.

Дәреснең максатлары

  1. Хикәяне анализлау өчен шартлар тудыру.
  2.  Бәхетле булуның юллары төрле булуын ачыкларга ярдәм итү.
  3.  Ата-ананы хөрмәт итү бәхет чыганагы булуын аңларга булышу.

Дәреснең бурычлары

  1.  Белем бирү максаты: хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.
  2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
  3. Тәрбия бирү максаты: бәхетле булу кешенең үзеннән тора икәнлегенә ышандыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет нәтиҗәләре: хикәянең темасын аңлау һәм формалаштыру, идеясен күрсәтү.
  2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: герой кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.
  3. Метапредмет нәтиҗәләр:

- регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, “бәхет” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

- коммуникатив: бәхет турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, татар теле, музыка

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Төп: Татар әдәбияты (рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен дәреслек), 2010 ел.

Өстәмә: “Таудан ятып шуучы малай” рәсеме, слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, фонохрестоматия П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары. Кыш”.

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Тема, идея, бәхет проблемасы, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә

Педагогические технологии

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә

Тип урока

Яңа белемнәр үзләштерү

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Белем бирү һәм фикерләү сәләтен үстерү (дәреслек, предмет материалы)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Эшкә этәргеч бирүче сораулар һәм тәкьдимнәр

Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр:   башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхси эшчәнлек: дәреслек һәм эш дәфтәрләрендәге язмаларны барлау.

Шәхси: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү, бер-берсенә уңышлар теләү.

Талгын гына музыка уйный (П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары. Кыш.) Дәресебез уңышлы булсын өчен нишлибез?

Актуальләштерү

6 мин.

Максат:  яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.

Искәрмә: хикәя алдан ук өйдә укыла, шуңа таянып, яңа белем алуга әзерлек эше алып барыла.

Узган дәрестә Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре, аның төп герое Биктимер белән таныштык.

Биктимер әнисенең сүзләрен онытты, вакытында кайтып җитмәде.

Ул дәреслектәге өзек буенча чорга автор исеменнән бәя бирү.

Шәхси: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.

Регулятив: һәр төркемнең бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау.

Коммуникатив:  геройның эш-гамәлләренә бәя биргәндә, ике төркем хезмәттәшлегенә ирешү.

Хикәядә сөйләнә торган вакыйганы тормыш белән бәйләп, нәтиҗә чыгаруны оештыру.

Узган дәрестә нинди хикәя укыдыгыз? Төп герой кем? Башка геройлар белән мөнәсәбәтен,  бәйләнешен ачыклагыз.

Һәр өлешнең кыскача эчтәлеге сөйләнеп, төп фикерләр әйтелгәч, 1, 2, 3 нче слайдлар күрсәтелә:

Өч өлешкә бүлүләре турында әйтәләр. Укучылар берничә җөмлә белән сюжетны сөйләп чыгалар, төп фикерне әйтәләр.

Үз фикереңне әйтү өчен, төрле дәлилләр сайлый белү, аларны раслау.

Хикәяне ничә өлешкә бүлдегез? Сюжет буенча эшләп алыйк.

Слайд №1. Коймак пешерү бәйрәм, ярык таба – ярлылык билгесе.

1 нче өлеш: Маһруй җиңги коймак пешерергә җыена, тик аларның табалары ярык. Ул улын Чат Җамалиләргә таба алып кайтырга җибәрә.

Фикереңне кыска һәм матур итеп әйтү,

дәреслектән мисаллар китерү.

Танып-белү: гади ситуацияләрне бәяләп, геройның конкрет гамәлен күрә белү, аны дөрес бәяләү.

Слайд №2. Биктимер – иң бәхетле кеше.

2 нче өлеш: малайның юлы бозлы тау аша уза. Ул башкаларга кызыгып, чана шуа башлый. Өйгә вакытында кайтмый, әнисе коймак пешерә алмый.

Булган белемнәрдән чыгып, яңа фикерне формалаштыру.

Шәхси: Бәхет турында үз фикереңне әйтә белү.

Коммуникатив: төркемнәрнең фикерләренә мөнәсәбәтеңне белдерү.

Биктимер дөрес эшләдеме?

Ул кемгә кыенлык китерде?

Слайд №3. Биктимер сабак алды: хатасын аңлады.

3 нче өлеш: әнисе борчулы, аны орыша, ә әтисе яклый.

Һәр төркемнең җавабыннан соң, уртак фикер тыңлана:

II өлеш: малайның, аз вакытка булса да, бәхетле булуы әйтелә?

Фикерләрне үз мисалларыңа таянып раслау.

Танып-белү: һәр төркем үз фикерен белдерә, аларның җаваплары тыңлана, чагыштырп, уртак нәтиҗә чыгарыла.

Регулятив: тиешле нәтиҗәгә килүдә эзлеклелекне саклау.

Хикәянең иң ошаган өлеше кайсы?

Слайд №4. Тема.  Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.

Таудан шуучы малай рәсеме.

Бүгенге тема бәхет турында.

Шәхси: һәр укучы дәреснең темасын мөстәкыйль формалаштыра.

Коммуникатив: уртак фикергә килү.

Ничек уйлыйсыз: бүгенге дәреснең темасы нинди?

Аңлау өчен авыр тоелган сорауны ачыклау өчен сынап карау этабы (пробный этап).

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү

Физминутка.

Максат: укучыларны ял иттерү.

Сөйләгәннәрдән чыгып, проблемалы сорау куела.

Укучының шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә.

Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Сорауга берьяклы гына җавап бирергә авыр, төп фикергә килергә кыенсыналар.

“Бәхет”  төшенчәсенең мәгънәсен сүзлек ярдәмендә ачыклау

Регулятив: хикәя вакыйгаларын хәзерге тормыш белән бәйләп чагыштыру.

Шәхси: “бәхет” төшенчәсен элек һәм хәзер ничек аңларга? соравы буенча фикер белдерү.

“Бәхет” төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Кешеләрнең бәхете бер төрлеме?

Төркем эшчәнлеген оештыру.

Физминутка үткәрүгә җаваплы укучының эшен оештыру.

Тәкъдимнәрен әйтәләр, төп нәтиҗәгә киләләр: алгоритмнарга нигезләнеп, алдагы эш планы төзергә.

Күнегүләр ясыйлар.

Һәр төркемнең, дәреслек мисалларын файдаланып, аерым детальләр аша үз фикерен әйтүе.

Коммуникатив: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.

Шәхси: төрле ял итү күнегүләре ясау.

Регулятив: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Укучылар, бу сорауга җавап бирергә авырсынасыз.

Без нишли алабыз?

Кыенлыктан чыгу планы. (яңа белемнәрне куллану).

5 мин.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау һәм план төзү.

Эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя.

Планың төп алгоритмы билгеләнә: сәбәп-эшчәнлек-нәтиҗә.

Төркемнәрнең тәкъдимнәре тыңлана, план төзелә:

хикәянең төп өлешләреннән чыгып,

һәр геройның бәхетне күзаллавын ачыкларга.

 күрсәтергә, һәр эшчәнлеккә бәя бирергә, нәтиҗә ясарга.

Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту. 

Регулятив: иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү.

Шәхси: бу өлкәдә һәр укучының үз фикерен булдыруга ирешү, дәлилләү.

Танып-белү: төп фикергә килү юлындагы проблемаларны кую һәм чишү.

Һәр персонажның бәхетле булырга хакы бар. Бу сорауга җавапны ничек табарга мөмкин?

Планны тормышка ашыру/яңа белемне куллану.

6 мин.

Максат: “бәхет” төшенчәсенең асылына төшенү һәм хикәя персонажлары мисалында аңлату.

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. Укучылар игътибарына эпиграф тәкъдим ителә:

Слайд №5. Бәхет артыннан кума: ул һәрвакыт синең үзеңдә.

Пифагор.

Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә, нәтиҗә ясала: геройның ата-анасы тормышта чын бәхетле түгел, чөнки алар ярлы. Атасының кушаматы да Чабатачы Әхми. Анасының коймак пешерерлек табасы да юк.

Хикәя буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү, аны расларга тырышу.

Регулятив: автор карашын аңлата торган сүзләр аша объектив һәм субъектив мөнәсәбәтләрне ачыклау.

Коммуникатив: фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү.

Шәхси: дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау.

Эпиграф буенча фикер йөртик. Биктимернең ата-анасы бәхетлеме?

Чабата ясап кына баеп булмый.

Танып-белү: төп нәтиҗәне чыгару.

Атасы чабата ясап сата, дидегез.

Эпиграф тәкъдим ителә.

Слайд №6. Бәхет – ул мәшәкатьсез һәм борчуларсыз яшәү, бәхет – бәхет ул җанның рәхәт халәте.

Ф.Э.Дзержинский.

Төркемнәрдә эшләү.

1 нче өлештә гаилә коймак пешерергә җыенуын күрдек. Ул көнне гаилә бәхет кичерә. 2 нче өлештә Биктимер генә бәхетле, чөнки ул башкалар кебек үк таудан шуа.

Дәреслекнең тиешле өзекләреннән мисаллар уку.

Шәхси: герой халәтен тоеп, үз кичерешләреңне чагылдыру.

Танып-белү: әйтелгәннәргә нигезләнеп, чираттагы нәтиҗәне чыгау.

Тагын бер эпиграфка игътибар итегез. Ул  Биктимергә туры киләме?

Тормышта кешенең бәхетле минутлары бөтенләй булмыймы? Бу кайсы өлештә күренде?

Сорау куела.

Әйе, аның табасы бар нәрсәдән дә узып шуа. Бар да аңа кызыгып карый.

Ул үзен канатлы кош сыман итеп тоя. Тел белән сөйләп бетерә алмаслык бәхет эчендә күмелеп кала. Ул физик һәм рухи рәхәтлек кичерә.

Һәр төркемнән берничә мисал кабул ителә: мавыгучан (дөньясын онытып шуа), уйлап табучан (таба белән шуу фикере бик сирәк кешегә килә), зирәк, югалып калмый.

Характеристика бирү күнекмәләрен үстерү.

Шәхси: эпитет һәм чагыштырулар аша эмоциональ мөнәсәбәт белдерү.

Регулятив: төп геройга хас характер билгеләрен күрсәтү, шулар аша геройның тормышта тоткан урынын һәм аның шәхси мөнәсәбәтен объектив бәяләү.

Коммуникатив: төрле фикерләрне тикшерү, уртак нәтиҗәгә килү.

Биктимер нинди малай?

Беренчел ныгыту

6 мин.

Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү

Сораулар куела.

Төркемнәрдәге укучылар бәхәсләшеп,  бер-берсенә ярдәм итешеп, фикерләрен белдерәләр: малай үзе турында күбрәк уйлады, шуңа күрә әнисе әйткәннәрне онытты.

Танып-белү: төркемнәрдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен

китереп чыгару һәм

аны мисалларга нигезләнеп исбатлау.

Шәхси: фикереңне дәлилләү.

Хикәядә сөйләнгән хәлнең сәбәбе нәрсәдә?

Бәхетле мизгелләр өмет иткән ата-ана коймак ашый алмады. Әнисе малаен кыйнарга теләсә дә, әтисе аңа тидертмәде. Герой кичергән бәхетле минутлар озакка бармады.

Дәреслекнең соңгы өлешенә таянып, андагы фразаларны кулланып сөйләү, эмоциональ кичерешләрне сөйләмдә дөрес бәяләү.

Коммуникатив: ситуацияләрне бәйли белү, төркемнәрдә уртак фикергә килү өчен, эзлекле хезмәттәшлек булдыру.

Бу нинди нәтиҗәгә китерде?

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

6 мин.

Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.

Тикшерү соравы куела. Ул дәреслектә каралмаган һәм көтелмәгән җаваплар бирүне таләп итә.

Төркемнәрдәге һәр укучының фикере тыңлана һәм системага салынып, дәфтәрләргә языла: ул малаен кызганган, чөнки ул бик ябык. Улының бала чагы фәкыйрь булуда үзен гаепле итеп тоя, чөнки ул бу һөнәре белән генә гаиләне бәхетле итә алмый. Әтисе башка эшне дә башкара алыр иде. Үз бәхете булмаган әтисе улының кечкенә бәхеткә хакы барлыгын аңлаган.

Дәреслектәге “нужа” сүзен мисалга китереп, чорны аңларгә ярдәм итү.

Охшаш фикерләрне гомумиләштерү, уртаклыкларын табу.

Регулятив: элекке тормышны үз гаиләләрендәге  хәзерге тормыш белән чагыштырып карау, нәтиҗә ясау. Танып-белү: укучыларның тормышка карашларын формалаштыру.

Шәхси: һәр баланың үз фикерен ачык белдерүе, дәлилләп, үз нәтиҗәсен ясавы.

Сезнеңчә, әтисе ни өчен

Биктимергә җәза бирүгә каршы булган?

Белемнәрне системага салу.

4 мин.

Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту.

Хикәянең төп фикерен табарга юнәлеш бирүче сорау куела.

Һәр төркем аерым эшли, аннан соң берәр укучы тыңлана: Биктимер хатасын аңлаган, ул бүтән әнисе сүзеннән чыкмаган. Ул көнне малай зур сабак алган: үзең бәхетле булу гына җитми, башкалар турында да уйларга кирәклегенә төшенгән.

Чыгарылган нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып кую.

Танып-белү: алган белемнәрдән тиешле нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив: төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү.

Шәхси: эш барышында үз фикереңне белдерү.

Биктимер үз хатасын аңлаганмы?

Ул нинди сабак алган?

Рефлексия

2 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Һәр төркемнең үз җавабы:

– Ф.Хөснинең Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсенең ничек чагылуын күрдек.

 – Берүзең генә бәхетле булу шатлык китерми.

Регулятив: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

Укучылар, сез бүген нәрсә турында өйрәндегез?

Слайд № 7. Әти-әниеңнең сүзен тыңлау бәхет китерә.

Үзең турында уйлаганчы, башкалар турында да уйла!

Төп нәтиҗә: әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк. Үзең турында гына түгел, якыннарың турында да уйларга кирәк.

Барлык эш процессын күздән кичереп, төп нәтиҗәне чыгару.

Шәхси: һәр баланың шәхси нәтиҗәгә ирешүе.

Коммуникатив: әңгәмәдә актив катнашу.

Нинди нәтиҗә ясадыгыз?

Дәресне йомгаклау.

2 мин.

Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.

Укытучы  укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр.

Шәхси: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.

Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Өй эше бирү һәм теләкләр.

2 мин.

“Нәрсә ул бәхет?” темасына инша язу.

Көндәлекләргә билге куела.

Шәхси: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.

Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.



Предварительный просмотр:

Сиякина Нәфисә Равил  кызы  

Тәтеш районы, “Хапаев В.А. исемендәге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе” 

Татар әдәбиятыннан презентацияле ачык дәрес эшкәртмәсе. 8 сыйныф. Рус төркеме ( план буенча ике дәрес бирелгән , бу икенчесе).

Дәреснең темасы: Галиәсгар Камал. “Беренче театр.”

Дәреснең максаты:  ”Кайдан нәрсә алырга?”  темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү, Г.Камал иҗаты белән танышуны дәвам итү, өйрәнелгән лексиканы диалогик һәм монологик сөйләмгә кертеп укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, татар халкының сәнгате, мәдәнияте белән кызыксыну уяту һәм ихтирам хисе тәрбияләү.

Төре:  Катнаш дәрес. Дәрес-театр.

Эпиграфы: Театр - яктылыкка, нурга илтә...

                                                                                Г.Тукай.

Җиһазлау: татар театрлары турында презентация , өй эшен тикшерү һәм белемнәрне актуальләштерү өчен мультимедияле презентация, дәрескә керү өчен биремнәр язылган “билетлар” , Г.Камалның “Беренче театр”комедиясеннән өзек төшкән DVD диск, театр сәнгате символикасы төшерелгән рәсем, Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе буенча укучыларның белемнәрен тикшерү характерындагы мультимедияле эшкәртмә (тест формасында),  татар театрының 105 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе.

Техник чаралар: интерактив такта, мультимедияле  проектор.

Дәреслек: Ф.С.Фәизова,  В.А.Яковлева,  иҗади төркем җитәкчесе Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”. Рус группасы, 8 сыйныф.-Казан, “Мәгариф”, 2008 ел.

                                               Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Балалар сыйныф бүлмәсенә Г.Тукай сүзләренә язылган “Театр” җырының музыкасына марш басып керәләр. Бер шеренгага басалар.

Укытучы: Тормыш- театр, ә кешеләр аның актерлары.Әйдәгез, балалар бүген 45 минутка булса да кадет мәктәбе актерлары булып алыйк! Класс-сәхнә. Мин- режиссер. Дәресебезнең эпиграфы бөек Тукай сүзләре: “Театр-яктылыкка, нурга илтә”. Дәресебез 27 март- халыкара театр көненә һәм быел татар театрының 105 еллык юбилеена  багышлана. Балалар театрга билетсыз кереп буламы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Ул билетлар миндә, аларга рәтләр язылган. Безнең бу мәктәп театры булгач инде анда биремнәр дә бирелгән. Ә тамашачыларыбыз бүген җитәрлек. Әйдәгез алар белән исәнләшик.

Укучылар: Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы: Исәнмесез, иптәш кадетлар! Театрда үзегезне дөрес тотыгыз, кычкырып сөйләшмәгез, игътибарлы булыгыз!

(Укучылар билетларында күрсәтелгән урыннарга утыралар. Дәрес театрдагы кебек 3 акт һәм антракт формасында үтә.Өстәмә 2 укучы- компьютерда эшләүче һәм консультант . Алар дөрес җавапларны баллар белән билгелиләр.)

1 рәт укучылары -кыен үзләштерүчеләр.

2 рәт- уртача үзләштерүчеләр.

3 рәт - яхшы үзләштерүчеләр.

Дәрестә дөрес җаваплар баллар белән билгеләнә. 6 төр эш була.

II. 1 акт. Белемнәрне актуальләштерү.

А)“Кайдан нәрсә алырга темасы буенча алган лексик һәм грамматик материалны гомумиләштереп кабатлау. “ Сүзләр һәм кагыйдәләр”мультимедияле презентациясе ярдәмендә үткәрелә.  Биремнәр билетларга язылган. Балалар берничә минут әзерләнгәч, слайдлар күрсәтелә башлый һәм алар  тәртип буенча сөйлиләр.

1 рәт. Исемнең тартым, килеш төрләнешен ныгыту,тема буенча үткән лексиканы кабатлау.

 Слайд № 1. Бирелгән сүзләрне һәм сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.

           бизәк-...    мәдәният- ...  тартма- ...  

  • минем шөгылем- ...               безнең шөгылебез- ...  

Слайд № 2 

  • җан иясе-...        күргәзмә- ...       тәңкә- ...    
  • синең тартмаң-...              аның тартмасы- ...

Слайд №3

  • мәгълүмат-...   сәүдә-...  
  • акча янчыгы-...                     иду в татарский театр -  татар театр...бара...

Слайд № 4 

  • табылдык-...      шөгыль-...        тамашачы- ...    
  • играем в татарском театре- татар театры... уйный...

2 рәт. Сыйфатның дәрәҗәләрен кабатлау. Җөмлә төзү күнегүләре.

Слайд №5   Сүзләрне тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.

  •  бизәкле-...       тере-...      кыйбат-...
  •  Нинди?- арзан-...              Ниндирәк?- арзан... - ...                            Самый дешевый- ...

Слайд № 6  Сүзләрне тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.

  • заманча -  ...    халыкара -...      
  • кыйммәт - ...                                  Нинди? - кыйбат - ...          
  • Ниндирәк?- кыйбат...  - ...          Очень дорогой - ...

Слайд  № 7

  • Сүзләрне тәрҗемә ит:

       Бизәкле, тере, кыйбат, кыйммәт, арзан, халыкара, заманча.

  • Синоним һәм антоним парлар тап.

Слайд № 8 

  • Сүзләрне тәрҗемә ит. Сүзләр белән җөмләләр төзе.

бизәкле, тере, кыйбат, кыйммәт, арзан, халыкара, заманча.

3 рәт. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне дөрес тәрҗемә итү, сораулар буенча җөмләләр төзү.

Слайд №9

                                        нишли?                                                                           ...

   Хәмзә бай                     нишләде?                      көлкегә кал                         ...

                                        нишләр?                                                                          ...

очрарга-...     түзәргә-...    орышырга-...

Слайд № 10 Сүзләрне тәрҗемә ит. Җөмләләр төзе.

 Мавыгырга-...      табарга-...           югалтырга- ...

Слайд №11.  Сораулар куй.

  •  Качарга -...            көлкегә калырга-...       әрәм итмәскә-...    

          Җөмләләрне тәрҗемә ит:

Хабибрахман спрятался за диван-...      Зря не   тратить деньги-...

Слайд №12.  Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне дөрес тәрҗемә итү, сораулар буенча җөмләләр төзү.

                                    нишләргә?                              ...

           Театрга            нишләү?        бар                ...

                                    нишләп?                                 ...

                нинди?                   x

театрга барган тамашачы - ...

Б) Өй эшен тикшерү.

Балалар өй эшен ничек эшләгәнне аңлаталар:

1 рәт - эш дәфтәрләре, 77-78 бит, 1, 3 күнегүләр.

2 рәт -  2,4 күнегүләр.

3 рәт - 1,2,3,4,7 күнегүләр һәм “Беренче театр” өзегенең эчтәлеген сөйләү.

Өзекне сөйләгәч, аның ничек тәмамлануына игътибар итү.Балалар белән Хәбибрахманның диван артына кереп утыруын ассызыклап китү.(Каралачак өзек Хәбибрахманның качып утыру күренешеннән башлана)

III. Белем күнекмәләрне ныгыту.

А) “ Беренче театр” спектакленнән өзек карап китү. (4 мин)

Б) Сораулар буенча сөйләшү үткәрү.

- Өзектә кемнәр катнашты?

- Хәбибрахман кем ул?

- Аның хатынының исеме ничек?

- Биби кем ул?

- Вакыйга кайда бара?

- Кем өендә?

- Хәмзә бай өйдәме?

- Ул нинди кеше?

- Беренче театр куеламы?

- Хәмзә бай театрга барамы?

Кыскача нәтиҗә ясала. (Хәмзә бай-иске фикерле. Театрга каршы. Әмма театр куела. Һ.б.)

         Антракт игълан ителә.

В) “Театр” җырының музыкасы яңгырый һәм балалар презентациягә тезелеп басалар.

Слайд №1-5.

Укучы сөйли.

Беренче татар спектакле 1906 нчы елның 22 декабрендә куела. Бу көн татар театрының туган көне дип санала. Спектакль беренче театр бинасында үтә.  Бөек шагыйребез Г.Тукай театр белән тыгыз бәйләнештә була. Г.Тукай халыкны алга, мәдәни үсешкә алып баручы сәнгатьнең кирәклеген аңлый. Күп кенә әсәрләрен театрга багышлый. 1907 елда “Театр” шигырен яза.

Слайд №6.

 Укучылар “Театр” шигырен сөйлиләр.

Кыен үзләштерүче балалар шигырьнең русчасын яттан сөйлиләр.

Слайд №7.

(Укучы Г.Камал турында сөйли)

Татар әдәбияты классигы, талантлы драматург 1879 елда Казанда туа. Мәдрәсә тәмамлагач, театр һәм рәсем сәнгате белән мавыга башлый. Аның беренче әсәрләре: “Банкрот”, “Беренче театр”, “Бүләк өчен”.Г.Камал- тәрҗемәче дә. Ул М.Горький, Н.Островский, Шекспир әсәрләрен тәрҗемә итә. Г.Камал- татар театрының атасы.

Слайд № 8,9,10.

Г.Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театры. Аның бинасы Татарстан урамында урнашкан. Театр 1922 елдан Татар дәүләт драма театры, 1926 елдан академия исемен йөртә.

Слайд № 11,12.

 К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры. Беренче спектакль 1933 елда куела. 1988 елдан Кәрим Тинчурин исемен йөртә һәм Казан шәһәрендә, Горький урамы 13 йортта эшли башлый.

Слайд № 13,14,15.

  М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.1874 елда төзелә. 1934  елда опера театры дип атала.1956 елдан М.Җәлил исемен йөртә.1941елдан  опера һәм балет , 1988 елдан академия театры дип атала башлый.

Слайд №16,17,18.

  В.Качалов исемендәге Зур рус драма театры.Ул Россиядә иң борынгы театрларның берсе.Беренче спектакль 1791 елда куела. Аның бинасы 1833 елда төзелә.1948 елдан Качалов исемен йөртә.

Слайд № 19,20.

Татар дәүләт “Әкият” курчак театры.1934 елда нигез салына. Быел театрның яңа бинасы ачылды.

Слайд № 21,22.

Яшь тамашачы театры. 1987 елда нигез салына.1991 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры исеме бирелә.2007 елдан театрга нигез салучы, артист һәм режиссер  Габдулла Кариев исемен йөртә.  

Слайд № 23,24.

(1 укучы  класс белән М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры спектакленә культпоходка бару турында сөйли) . Спектакльнең исеме “Нәзер”.Ул Т.Миңнуллин әсәре буенча куелды. Автор үзе дә безнең белән  очрашуга килгән иде.

Икенче акт. Белемнәрне куллану.

А) Культпоходка баручы 2,3 рәттәге утыручы берничә бала басып кала ,ә калганнары үз урыннарына утыра.

“Без караган спектакль”  турында диалог төзү һәм тамашачылар белән әңгәмә кору

1 укучы тамашачылардан интервью ала. Ә утырган укучылар аны рус теленә тәрҗемә итәләр.(Сез кайдан? Нинди театрларда булдыгыз? Һ.б)

Нәтиҗә ясала: хәзерге  вакытта театрга йөрергә беркем дә комачауламый. Клублар, мәдәният сарайлары һәрвакыт ачык. Беренче театрдагы хәлләр бүгенге көндә кабатлана алмый, чөнки хәзер Хәмзә бай кебек иске фикерле, театр куйдырмас өчен губернаторга кадәр барып җиткән кешеләр яшәми. Аның байлыгы күп, ә акылы аз. Шуңа күрә аның улы Хәбибрахман да көлкеле һәм белемсез итеп күрсәтелә. Г.Камал халыкның белемгә, мәдәнияткә тартылуын бернинди көчләр дә туктата алмавын күрсәтә. Нәтиҗә русчага да тәрҗемә ителә.

IV.Өченче акт.Белемнәрне тикшерү. Слайд №1.

“Беренче театр” әсәре буенча тест биремнәре эшләү. 

Слайд № 2. Әсәр нинди жанрда язылган?

А.драма

Б.комедия

В.трагедия.

Слайд № 3.Вакыйга кайда бара?

А.Авылда, мулла өендә

Б.Казанда, бай йортында

В.Театр бинасында

 Слайд № 4. Кайсы герой уңай холыклы?

А.Хәмзә бай.

Б. Хәбибрахман

В.Факиһә

 Слайд № 5.Төп проблемасы нинди?

А.Аталар һәм балалар

Б.Ир белән хатын

В.Халыкның яңа тормышка тартылуы 

Слайд № 6. Проблема ничек чишелә?

А.Хәмзә бай көлкегә кала

Б. Театр куелмый

В.Театрга беркем дә бармый

Слайд №7. Җаваплар буенча үз эшеңне тикшерү. Үзбәя.

V. Дәрескә йомгак ясау. Дәреснең эпиграфына әйләнеп кайтабыз. “Театр-яктылыкка, нурга илтә.”

Укучылар: Яктылык, нур- ул киләчәк тормыш, белем, сәнгать. Г.Камал “Беренче театр” комедиясендә халыкның белемгә, мәдәнияткә тартылуын бернинди көчләр дә туктата алмавын күрсәтә. Бүген без тормышыбызны театрсыз күз алдына китерә алмыйбыз.

Укытучы: Театр  нинди ул?

Укучылар: Азат, мөкатдәс, бөек, хөр, киң.

Укытучы. Үткән темабыз “Кайдан нәрсә алырга “- дип атала иде. Бүгенге дәрестән чыгып бу сорауга ничек җавап бирә алабыз?

Укучылар: театрга, кинога, концертка билет алырга һәм дуслар, әти-әниләр, туганнар  белән файдалы ял итә белергә кирәк.

Консультантлар белән бергәләп билгеләр кую.



Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан презентацияле дәрес эшкәртмәсе.

8 сыйныф. Рус төркеме.

Дәреснең темасы: Галиәсгар Камал. “Беренче театр.”

Дәреснең максаты:  ”Кайдан нәрсә алырга?”  темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү, өйрәнелгән лексиканы диалогик һәм монологик сөйләмгә кертеп укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, татар халкының сәнгате, мәдәнияте белән кызыксыну уяту һәм ихтирам хисе тәрбияләү.

Төре:  катнаш дәрес.Дәрес-театр.

Эпиграфы: Театр-яктылыкка, нурга илтә...

                                                                                Г.Тукай.

Җиһазлау: татар театрлары турында презентация , өй эшен тикшерү һәм белемнәрне актуальләштерү өчен мультимедияле презентация, дәрескә керү өчен биремнәр язылган “билетлар” , Г.Камалның “Беренче театр”комедиясеннән өзек төшкән DVD диск, театр сәнгате символикасы төшерелгән рәсем, Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе буенча укучыларның белемнәрен тикшерү характерындагы мультимедияле эшкәртмә (тест формасында),  рәт номерлары язылган табличкалар,татар театрының 105 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе.

Техник чаралар: интерактив такта, мультимедияле  проектор.

Дәреслек: Ф.С.Фәизова,  В.А.Яковлева,  иҗади төркем җитәкчесе Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”.Рус группасы, 8 сыйныф.-Казан, “Мәгариф”,2008 ел.

                                               Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Балалар сыйныф бүлмәсенә Г.Тукай сүзләренә язылган “Театр” җырының музыкасына марш басып керәләр. Бер шеренгага басалар.

Укытучы.Тормыш- театр, ә кешеләр аның актерлары.Әйдәгез, балалар бүген 45 минутка булса да кадет мәктәбе актерлары булып алыйк! Класс-сәхнә. Мин- режиссер. Дәресебезнең эпиграфы бөек Тукай сүзләре: “Театр-яктылыкка, нурга илтә”. Дәресебез 27 март- халыкара театр көненә һәм быел татар театрының 105 еллык юбилеена  багышлана. Балалар театрга билетсыз кереп буламы?

Укучылар.Юк.

Укытучы.Ул билетлар миндә, аларга рәтләр язылган. Безнең бу мәктәп театры булгач инде анда биремнәр дә бирелгән. Ә тамашачыларыбыз бүген җитәрлек. Әйдәгез алар белән исәнләшик.

Укучылар: Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы: Исәнмесез, иптәш кадетлар! Театрда үзегезне дөрес тотыгыз, кычкырып сөйләшмәгез, игътибарлы булыгыз!

(Укучылар билетларында күрсәтелгән урыннарга утыралар. Дәрес театрдагы кебек 3 акт һәм антракт формасында үтә.Өстәмә 2 укучы- компьютерда эшләүче һәм консультант .Алар укытучы белән дөрес җавапларны баллар белән билгелиләр.)

1 рәт укучылары-кыен үзләштерүчеләр.

2 рәт- уртача үзләштерүчеләр.

3 рәт- яхшы үзләштерүчеләр.

Дәрестә дөрес җаваплар баллар белән билгеләнә. 6 төр эш була.)

II. 1 акт. Белемнәрне актуальләштерү.

А)“Кайдан нәрсә алырга темасы буенча алган лексик һәм грамматик материалны гомумиләштереп кабатлау. “ Сүзләр һәм кагыйдәләр”мультимедияле презентациясе ярдәмендә үткәрелә.  Биремнәр билетларга язылган. Балалар берничә минут әзерләнгәч, слайдлар күрсәтелә башлый һәм алар  тәртип буенча сөйлиләр.

1 рәт. Исемнең тартым, килеш төрләнешен ныгыту,тема буенча үткән лексиканы кабатлау.

 Слайд № 1. Бирелгән сүзләрне һәм сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.

           бизәк-...    мәдәният- ...  тартма- ...  

  • минем шөгылем- ...      
  •  безнең шөгылебез- ...  

Слайд № 2 

  • җан иясе-...        күргәзмә- ...       тәңкә- ...    
  • синең тартмаң-...        
  •  аның тартмасы- ...

Слайд №3

  • мәгълүмат-...   сәүдә-...  
  • акча янчыгы-...  
  • иду в татарский театр -  татар театр... бара...

Слайд № 4 

  • табылдык-...      шөгыль-...        тамашачы- ...    
  • играем в татарском театре- татар театры... уйный...

2 рәт. Сыйфатның дәрәҗәләрен кабатлау. Җөмлә төзү күнегүләре.

Слайд №5    Сүзләрне тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.

  •  бизәкле-...       тере-...      кыйбат-...
  •  Нинди?- арзан-...
  • Ниндирәк?- арзан... - ...
  • Самый дешевый- ...

Слайд № 6 Сүзләрне тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.

  • заманча -  ...    халыкара -...      
  • кыйммәт - ...
  • Нинди? - кыйбат - ...          
  • Ниндирәк?- кыйбат...  - ...
  • Очень дорогой - ...

Слайд  № 7

  • Сүзләрне тәрҗемә ит:

       Бизәкле, тере, кыйбат, кыйммәт, арзан, халыкара, заманча.

  • Синоним һәм антоним парлар тап.

Слайд № 8 

  • Сүзләрне тәрҗемә ит:

бизәкле, тере, кыйбат, кыйммәт, арзан, халыкара, заманча.

  • Сүзләр белән җөмләләр төзе.

3 рәт. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне дөрес тәрҗемә итү, сораулар буенча җөмләләр төзү.

Слайд №9

                             нишли?                                                  ...

Хәмзә бай           нишләде?         көлкегә кал                ...

                              нишләр?                                                 ...

очрарга-...     түзәргә-...    орышырга-...

Слайд № 10 Сүзләрне тәрҗемә ит:

     Мавыгырга-...      табарга-...           югалтырга- ...

  • Җөмләләр төзе.

Слайд №11.  Сораулар куй.

  •  Качарга -...            көлкегә калырга-...       әрәм итмәскә-...    

          Җөмләләрне тәрҗемә ит:

Хабибрахман спрятался за диван-...      Зря не   тратить деньги-...

Слайд №12.  Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне дөрес тәрҗемә итү, сораулар буенча җөмләләр төзү.

                         нишләргә?                        ...

Театрга            нишләү?        бар            ...

                         нишләп?                            ...

                нинди?        

театрга барган тамашачы - ...

Б) Өй эшен тикшерү.

Балалар өй эшен ничек эшләгәнне аңлаталар:

1 рәт-эш дәфтәрләре, 77-78 бит, 1, 3 күнегүләр.

2 рәт-  2,4 күнегүләр.

3 рәт- 1,2,3,4,7 күнегүләр һәм “Беренче театр” өзегенең эчтәлеген сөйләү.

Өзекне сөйләгәч, аның ничек тәмамлануына игътибар итү.Балалар белән Хәбибрахманның диван артына кереп утыруын ассызыклап китү.(Каралачак өзек Хәбибрахманның качып утыру күренешеннән башлана)

III. Белем күнекмәләрне ныгыту.

А) “ Беренче театр” спектакленнән өзек карап китү. (4 мин)

Б) Сораулар буенча сөйләшү үткәрү.

-Өзектә кемнәр катнашты?

- Хәбибрахман кем ул?

- Аның хатынының исеме ничек?

- Биби кем ул?

- Вакыйга кайда бара?

- Кем өендә?

- Хәмзә бай өйдәме?

- Ул нинди кеше?

- Беренче театр куеламы?

- Хәмзә бай театрга барамы?

Кыскача нәтиҗә ясала. (Хәмзә бай-иске фикерле. Театрга каршы. Әмма театр куела. Һ.б.)

         Антракт игълан ителә.

В) “Театр” җырының музыкасы яңгырый һәм балалар презентациягә тезелеп басалар.

Слайд №1-5.

Укучы сөйли.

Беренче татар спектакле 1906 нчы елның 22 декабрендә куела. Бу көн татар театрының туган көне дип санала. Спектакль беренче театр бинасында үтә.  Бөек шагыйребез Г.Тукай театр белән тыгыз бәйләнештә була. Г.Тукай халыкны алга, мәдәни үсешкә алып баручы сәнгатьнең кирәклеген аңлый. Күп кенә әсәрләрен театрга багышлый. 1907 елда “Театр” шигырен яза.

Слайд №6.

 Укучылар “Театр” шигырен сөйлиләр.

Кыен үзләштерүче балалар шигырьнең русчасын яттан сөйлиләр.

Слайд №7.

(Укучы Г.Камал турында сөйли)

Татар әдәбияты классигы, талантлы драматург 1879 елда Казанда туа. Мәдрәсә тәмамлагач, театр һәм рәсем сәнгате белән мавыга башлый. Аның беренче әсәрләре: “Банкрот”, “Беренче театр”, “Бүләк өчен”.Г.Камал- тәрҗемәчедә. Ул М.Горький, Н.Островский, Шекспир әсәрләрен тәрҗемә итә. Г.Камал- татар театрының атасы.

Слайд № 8,9,10.

Г.Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театры. Аның бинасы Татарстан урамында урнашкан. Театр 1922 елдан Татар дәүләт драма театры, 1926 елдан академия исемен йөртә.

Слайд № 11,12.

 К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры. Беренче спектакль 1933 елда куела. 1988 елдан Кәрим Тинчурин исемен йөртә һәм Казан шәһәрендә, Горький урамы 13 йортта эшли башлый.

Слайд № 13,14,15.

  М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.1874 елда төзелә. 1934  елда опера театры дип атала.1956 елдан М.Җәлил исемен йөртә.1941елдан  опера һәм балет , 1988 елдан академия театры дип атала башлый.

Слайд №16,17,18.

  В.Качалов исемендәге Зур рус драма театры.Ул Россиядә иң борынгы театрларның берсе.Беренче спектакль 1791 елда куела. Аның бинасы 1833 елда төзелә.1948 елдан Качалов исемен йөртә.

Слайд № 19,20.

Татар дәүләт “Әкият” курчак театры.1934 елда нигез салына. Быел театрның яңа бинасы ачылды.

Слайд № 21,22.

Яшь тамашачы театры. 1987 елда нигез салына.1991 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры исеме бирелә.2007 елдан театрга нигез салучы, артист һәм режиссер  Габдулла Кариев исемен йөртә.  

Слайд № 23,24.

(1 укучы  класс белән М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры спектакленә культпоходка бару турында сөйли) . Спектакльнең исеме “Нәзер”.Ул Т.Миңнуллин әсәре буенча куелды. Автор үзе дә безнең белән  очрашуга килгән иде.

Икенче акт. Белемнәрне куллану.

А) Культпоходка баручы 2,3 рәттәге утыручы берничә бала басып кала ,ә калганнары үз урыннарына утыра.

“Без караган спектакль”  турында диалог төзү һәм тамашачылар белән әңгәмә кору

1 укучы тамашачылардан интервью ала. Ә утырган укучылар аны рус теленә тәрҗемә итәләр.(Сез кайдан? Нинди театрларда булдыгыз? Һ.б)

Нәтиҗә ясала: хәзерге  вакытта театрга йөрергә беркем дә комачауламый. Клублар, мәдәният сарайлары һәрвакыт ачык. Беренче театрдагы хәлләр бүгенге көндә кабатлана алмый, чөнки хәзер Хәмзә бай кебек иске фикерле, театр куйдырмас өчен губернаторга кадәр барып җиткән кешеләр яшәми. Аның байлыгы күп, ә акылы аз. Шуңа күрә аның улы Хәбибрахман да көлкеле һәм белемсез итеп күрсәтелә. Г.Камал халыкның белемгә, мәдәнияткә тартылуын бернинди көчләр дә туктата алмавын күрсәтә. Нәтиҗә русчага да тәрҗемә ителә.

IV.Өченче акт.Белемнәрне тикшерү. Слайд №1.

“Беренче театр” әсәре буенча тест биремнәре эшләү. 

Слайд № 2. Әсәр нинди жанрда язылган?

А.Драма

Б.Комедия

В.Трагедия.

Слайд № 3.Вакыйга кайда бара?

А.Авылда, мулла өендә

Б.Казанда, бай йортында

В.Театр бинасында

 Слайд № 4. Кайсы герой уңай холыклы?

А.Хәмзә бай.

Б. Хәбибрахман

В.Факиһә

 Слайд № 5.Төп проблемасы нинди?

А.Аталар һәм балалар

Б.Ир белән хатын

В.Халыкның яңа тормышка тартылуы 

Слайд № 6. Проблема ничек чишелә?

А.Хәмзә бай көлкегә кала

Б. Театр куелмый

В.Театрга беркем дә бармый

Слайд №7. Җаваплар буенча үз эшеңне тикшерү. Үзбәя.

V. Дәрескә йомгак ясау. Дәреснең эпиграфына әйләнеп кайтабыз. “Театр-яктылыкка, нурга илтә.” Бөек Тукайның сүзләре нәрсәне аңлата?

Укучылар. Яктылык, нур- ул киләчәк тормыш, белем, сәнгать. Г.Камал “Беренче театр” комедиясендә халыкның белемгә, мәдәнияткә тартылуын бернинди көчләр дә туктата алмавын күрсәтә. Бүген без тормышыбызны театрсыз күз алдына китерә алмыйбыз. Чөнки ул азат, мөкатдәс, бөек, хөр, киң.

Укытучы. Үткән темабыз “Кайдан нәрсә алырга “- дип атала иде. Бүгенге дәрестән чыгып бу сорауга ничек җавап бирә алабыз?

Укучылар: театрга, кинога, концертка билет алырга һәм дуслар, әти-әниләр, туганнар  белән файдалы ял итә белергә кирәк.

Консультантлар белән бергәләп билгеләр кую.

Кулланылган әдәбиятның исемлеге

 I.«Мәгариф» журналлары:

    2000 ел, №9;

    2001 ел, №4;

    2007 ел, №3;

    2009 ел, №1.

II.Китаплар:

  1. Батулла Р. “К.Тинчурин”, Казан, Татарстан китап нәшрияты,2003 ел.

  2. Гәниева Ф,Яруллина Р, Саттарова А. Справочник  “Татар  драматурглары”, Казан, Татарстан китап нәшрияты,2007 ел.(98б, 134б, 217б)

  3.Тукай Г. “Шигырьләр” Казан, Татарстан китап нәшрияты ,2011 ел.

  4.Фотоальбом “Г.Камал исемендәге театр” Казан,Татарстан китап     нәшрияты,1967 ел.

III.Презентация өчен материаллар:

 1. Беренче тапкыр татар театры куелган бинаның фоторәсеме http://www.afisha.ru/kazan/

http://img.trip-guide.ru/img/316/7358.jpg

2. Җәлил исемендәге театр бинасының  фоторәсеме http://kazan24.ru/images/news/dzal_3_original.jpg

3. Камал театры бинасының фоторәсеме http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/7/71/Театр_имени_Камала.

 jpg http://www.kamalteatr.ru/tat/

4.Качалов исемендәге театр бинасының фоторәсеме

http://kzn.kassir.ru/data/2011/09/12/2068977476/2kachalova.jpg

5.Курчак театры бинасының фоторәсеме

http://img94.imageshack.us/img94/9264/ekiyat.jpg

6. Тинчурин исемендәге театр бинасының  фоторәсеме

 http://e-kazan.ru/upload/places/photo_big_82.jpg

7.Яшь тамашачылар театры бинасының фоторәсеме

http://lebed-tour.ru/tours/Kazan/exskyrsii/images/ExrursionKazan10-4.jpg



Предварительный просмотр:

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә
Тема:“ Шифалы шигырьләр остасы”  

Максат: укучыларны Ш.Галиев иҗаты белән тулырак таныштыру, аның шигырьләрен укуга кызыксыну уяту; сәнгатьле  сөйләм, шигырь язу, шагыйрь иҗаты буенча проект эшләре үткәреп балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;әдәплелек сыйфатлары, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: шагыйрь иҗаты буенча презентация, шигырьләренә иллюстрацияләр, Ш.Галиев китаплары, шигъри биремнәр, “Бииләр итек, читекләр”, “Утыр әле яннарыма” җырларына музыка, Сингапур системасы үткәрү өчен материаллар (өстәл  номерлары, 3 карточка, фломастерлар, проект эше өчен кәгазь, “РАФТ” структурасы өчен музыка, “Мик-фриз-груп” структурасы өчен музыка)

Кичә барышы.

Слайд №1.

Балалар музыка астында класска керәләр.(Музыка туктала)

Ук.Исәнмесез кадерле кунаклар! Хәерле иртә, иптәш кадетлар!

Б. Исәнмесез  хөрмәтле укытучылар!

                                                      Слайд № 2  

Ук. Бүгенге әдәби кичәбезне балалар шагыйре Ш.Галиевның якты истәлегенә багышлыйбыз. Аңа быел 20 ноябрьдә 85 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан республикабызда бик күп чаралар уздырыла. Без дә андый чараларда актив катнашабыз.2013 елның маенда 9 сыйныф укучысы Гайнетдинова Эльвина белән Актанышта  үткәрелгән “Туган телем-шагыйрьләр теле” дип аталган фәнни- эзләнү конференциясендә катнаштык.Анда Ш.Галиев  иҗаты буенча эзләнү эшен яклап җиңүче дипломына лаек булдык. Бүгенге  кичәне без аның белән бергә алып барабыз.

Э. Һәр баланы җайлый,

Һәркем аны таный.

Шигъри теле һаман

Былбыл булып сайрый.

Бу юллар  өлкәннәрнең һәм балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт абый Галиевка бик туры килеп тора. Ул безнең як кебек тау ягында, Апас районында  Бакырчы авылында туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1943 нче елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый.Әтисе сугышта һәлак булгач , аның укырга мөмкинчелеге булмый.  Ул колхозда эшли башлый.

Слайд №3

(Кадрда язылган диалог)Ш.Галиев әнисе белән сөйләшә.

Ш.Г. Әнкәй, төшемдә мин акбүз атка атландым!

Ә. Мәртәбәгә ирешерсең, улым!

Ш.Г. Кабарып пешкән ак күмәч иде кулымда, әнкәй!

Ә. Бөтен күмәчме?

Ш.Г. Әйе, түп- түгәрәк бөтен ак күмәч иде.

Ә . Гөмерең озын булыр, ашлы-сулы булырсың, улым!

Хисамов Рамиль Ш.Галиевның “Икмәк “ шигырен сөйли.  

                                                          Слайд № 4.

Э.Шәүкәт абый беренче шигырьләрен 1945 елда яза башлый.Ул балачагында һәм үсмерчагында дөньяның барлык чынбарлыгын татып,ачлыгын,ятимлеген кичереп, киләчәккә булган өмет-хыяллары, ашкынулы уй-хисләре белән әдәбият мәйданына чыккан беренче буын татар шагыйре. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый.Алар  “Чаян”, “Сабантуй” кебек газета-журналларда басылалар һәм аны “Чаян”га эшкә чакыралар. Менә шунда инде аның көлкеле шигырьләре туа.

Слайд № 5

У.Табышмак- шигырь, җавабын кем белә?

Шаян малай, ди үзе,

Әллә таныш та инде?

Вәли төслерәк, диләр,

Әмма тешлерәк, диләр,

Лаеклы иптәш дисәм,

Исемен әйтмәс микән?

У.Балалар табышмакны укып чыгыгыз һәм аның җавабын әйтегез. Җавап әзер булса, кул күтәрәбез. ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН структурасы белән тикшерү. (бәлки малайның исеме Шомбай, Камырша, Кирлемәндер, бер укучыдан сорау.Ул- “Шәвәли”, –ди.

У. Кемнең җавабы шундый ук басыгыз. Кемнең башкача?

Балалар бергә: “Шәвәли”

Слайд № 6.

Табышмакның җавабы экранда чыга.

Слайд №7

(Шәвәли керә, шигырь сөйли. )

У.Исәнме, Шәвәли кичәбезгә рәхим ит! Бик вакытлы килгәнсең,бүгенге кичәдә синең турында  да шигырьләр сөйләрбез.

Ш.Мин дә буш кул белән килмәдем, китап һәм табышмак алып килдем. Бу китапны сезгә бүләк итәм, бу китапны укыганыгыз бармы?

Б.Бар.

Табышмак:  Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парикмахерга кермәгән

Сакалын кистермәгән.(Кәҗә)

У.Балалар да Ш.Галиевның табышмак шигырьләрен беләләр.(Арипҗанов.Ф)

    “Ничә мәче?”(Әбиемнең мәчеләре тезелгәннәр карагыз...                                          ....белмәгәннәр юк та бугай, барысы була- ....

Б.Өчәү.  (балалар ясаган иллюстр . күрсәтү)

 Горелов А-“Шәвәли хәйләсе”

У. Шәвәли нинди малай? Каян килгән ул, ничә яшь аңа?(Кызыксынучан, эзләнүчән)

Слайд № 8

Э.Шәүкәт абыйның туган авылында чыннан да Шәвәли исемле дус малае булган. Ул бик мәзәкчән, үткен булган.Шул абыйны күздә тотып ул шук Шәвәлине иҗат иткән. Шәүкәт Галиев беренче чиратта балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән таныла. Менә ул мәктәп тормышының  кызыклы якларын табып, безнең белән бүлешә, безне көлдерә, яхшыны начардан аерырга өйрәтә. “Мәктәп”- 1 нче команда .

Б. «Онытылган»шигыренә инсценировка ясыйлар, «Кадак»,«Иншаның файдасы», “Бала сөю”, “Оеклар”шигырьләрен сөйлиләр.

У. Йомгаклау:...сезнең арада Мәсгуть, …кебек балалар юкмы?Бу шигырьләре белән Ш.Г. безне нинди булырга өйрәтә? Ул балаларда гел яхшы сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылган:тырышлык, сабырлык,пөхтәлек, гаделлек, өлкәннәргә хөрмәт...

                                                    Слайд №9

Җыр “Бииләр итек- читекләр.”И.Якупов муыкасы, Ш.Галиев сүзләре

Укучы гармунда уйнап җырлый. Балалар бии.

Слайд № 10

У. Бүгенге кичәбездә тагын бер сәләтле 10 сыйныф укучысы-Яценко Александр катнаша. Ул шигырьләр язарга ярата. Аның бу өлкәдә зур уңышлары бар. Минем иң соңгысы турында әйтеп узасым килә. 2013 елда Г.Тукайның туган көнен без Саша белән Казанда үткәрдек. Анда Татарстанның мәгариф министрлыгы, татарстан язучылар берлеге, һәм республиканың “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды үткәргән шигырь иҗат итүчеләр конкурсының җиңүчеләре  катнашты.Безне  Татарстан мәгариф министрлыгының  3 дәрәҗәле дипломы, “Сәләт” лагерена ял итү өчен бушлай юллама белән бүләкләделәр. Хәзер ул шул конкурска язган шигырен сезгә сөйләр.

  Яценко С. “Татар теле- Тукай теле”.

Я. Ш.Галиев турында да 4 юллык шигырь яздым.

 Ш.Гали- бөек шагыйрь

Аны белә бөтен ил.

Анардан үрнәк алыйк

Матур шигырьләр языйк.

“Рифма тап” уены. Сималтиниус Раунд Тейбл структурасы.

У.Балаларга шигъри биремнәр тарата. Бу вакытта ТАЙМЕР 1 мин.

У.Вакыт башлангач, башта уйлыйсыз.Вакыт башланды.(Таймер 1 мин.)

У.1мин вакыт бетте.

У. Хәзер  вакыт башлангач шигырьдәге төшеп калган сүзләрне язып куясыз. Вакыт башланды. (Таймер 1 мин.вкл.)

У.Вакыт бетте.

У. Хәзер инде язган биремнәрегезне бер-берегезгә бирәсез 1 нче номер- 2 номерга, 2 нче номер- 3 нче номерга, 3 номер -4 нче номерга, 4 нче номер- 1 нче номерга. Иптәшегенең эшен укып чыгасыз, хаталар булса төзәтәсез. Вакыт-ярты минут.Таймер 30 сек.

У. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.

У. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.

У. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.

У. Командадан бер укучы шигырен кычкырып сәнгатьле итеп укый.

Слайд № 11

Ял итү минутлары

Микс- фриз –груп структурасы.

У. Укучылар басыгыз, урындыкларны рәтләп куегыз һәм ял итеп алабыз. Музыка уйный.Балалар татарча бииләр.Музыка туктый. 

У.1 нче сорау- “Ничә мәче?”шигырендә ничә мәче турында сүз бара?(3)

Музыка. Музыка туктый.

У.2 нче сорау-“Онытылган” шигырендә ничә укучы катнашты?(1)

Музыка уйный. Музыка туктый.

У.3 нче сорау- “Курыкма,тимим” шигырендә бала урманда ничә җәнлек белән очрашкан?(2)

Слайд №12

Э. Ш.Г балалар өчен язылган 45 ләп китап авторы. Аның иҗатында көлкеле шигырьләр зур урын алып тора. Мондый шигырьләреннән дә яхшылык, ярату, җылылык ташып тора. Тәнкыйтькә кем генә эләкми? Әйдәгез шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик.  2 нче команда . 

Слайд №13 

 “Фән кушканча”,“Ай, тешем сызлавы”,“Тавыклар көлә”,”Кычыткан”шигырьләрен яттан сөйлиләр.

Слайд  № 14

 “Түбәтәйле кыярлар”,”Көлегез” шигырьләрен яттан сөйлиләр.

Йомгак ясау: аның шигырьләре юморга бай.Аларда Ш.Галиев  җитешсезлекләрдән, кимчелекләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләп яза.Аның кыярлары түбәтәй киеп куйган, тавыклары көлә белә, малайлары автобусны узып китә ә куяны физзарядка ясый. Бер-беребезне аңлап, кәефебезне күтәреп дус-тату яшик дуслар!

Слайд № 15

Э. Үтеп баручы 2 013 ел- Россия Федерациясендә, Т.Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы ,ә  Тәтеш муниципаль районында физкультура һәм спорт елы буларак билгеләп үтелә. Ш.Галиевның безгә калдырган бай әдәби мирасында бу темаларга караган әсәрләр дә бик күп.Берничәсен 3 команда  укучылары сезнең игътибарыгызга тәкъдим итә.

Слайд №16

 “Физзарядка ясый куян”, “ Җылы тигән”, “ Курыкма, тимим!”,“ Авылча, бабайча ял” ,“ Узып киттем автобусларны”шигырьләре.

Слайд №17

“ Камырша”, “Кеше урман исә” шигырьләре.

Йомгак ясау. Сораулар бирү: Кәккүк нигә моңаеп кычкыра?Кеше анардан нәрсә дип сорый? Кәккүк ничек җавап бирә? Кеше ни өчен тирән уйга чума?

Бу шигырьләрендә ул безне нинди булырга өнди?(Шәфкатьле, миһербанлы...)

                                                        Слайд № 18

У. Күргәнегезчә Ш.Г олы мактауга, хөрмәткә лаеклы балалар шагыйре. Ул үзенең шифалы шигырьләре белән безне бары тик яхшылыкка өйрәтә. Ш.Галиевның нинди генә китаплары юк! Аларның күбесе Мәскәү китап нәшриятында рус телендә басылган.

Слайд № 19 

Аның тынгысыз хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да уңай бәяләнде. 1972 елда- татар балалар язучыларыннан беренче буларак Тат.ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

Слайд №20

1982 нче елда Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды. 1995 елда Татар халык шагыйре исеме бирелде. 1996 елда А.Алиш исемендәге бүләккә лаек булды.

Күргәнебезчә, кичәбезнең башында нәни Шәүкәтнең  әнисе әйткән сүзләре хак булып чыкты.  

“Җирдә миңа ни кирәк? шигыре.

Слайд № 21

У.Хәзер без сезнең белән Ш.Галив иҗаты буенча проект эше эшләрбез. Сез аны яисә китапчык, стенгазета, буклет формасында ясый аласыз.Эшләп бетергәч бер укучы команданың эше турында сөйли.

Киләчәктә дә аның китапларын укырсыз, шигырьләрен өйрәнерсез дип ышанып калам. Әдәби кичәбезне Ш.Галиев сүзләренә язылган җыр белән тәмамлыйбыз. “Утыр әле яннарыма”җыры.

 



Предварительный просмотр:

Республика методик эшкәртмәләр конкурсы

«Дәрестә тыш чара – 2020»

Номинация: Дәрестән тыш чара (гомуминтеллектуаль юнәлеш)

Предмет: Туган тел һәм әдәбият

         

Тема: Интеллектуаль уен “Әдәби марафон”

(Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча алып барылган проект эшенең нәтиҗәсе)

           Класс: 6- 9

Автор:

Сиякина Нәфисә Равиловна,

туган тел һәм әдәбият укытучысы,

ДББУ «Тәтеш кадет-интернат мәктәбе»,

e-mail: nafisasiyakina@yandex.ru

телефон: 89393659776

Тәтеш-2020

Аннотация

Әлеге чара Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә туган тел һәм әдәбият фәне буенча дәрестән тыш  эшчәнлек кысаларында 2018 елда тормышка ашырылды. Ул  6-9 сыйныф укучыларына исәпләнгән.  Мәктәбебездә  туган тел һәм әдәбият буенча дәрестән тыш эшчәнлек “Иҗат аланында” гомуминтеллектуаль юнәлештә алып барыла. Анда укучылар белән проект, эзләнү, тикшеренү эшләре үткәрелә, олимпиадарга, конкурсларга һәм конференцияләргә әзерлек эшләре алып барыла.

“Әдәби марафон” интеллектуаль уены проект эшенең нәтиҗәсе булып тора. Ул язучының тууына 90 еллыкны  бәйрәм итүгә  багышланган иде. Әзерлек этабында максат һәм бурычлар, көтелгән нәтиҗәләр һәм һәр этапның сроклары билгеләнгән иде.

 Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча проект эше “Әдәби марафон”

Проект эшенең максаты

2014 елдан бирле расланган программа буенча эшләнеп килгән “Иҗат аланы” түгәрәге утырышларында Аяз Гыйләҗевнең бай иҗади мирасына таянып, аның турында бөек шәхесләр язган мәгълүматлар аша укучыларда милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре, рухи һәм әхлакый нормалар формалаштыру.

Проект эшенең бурычлары

1.Аяз Гыйләҗев тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат туплау;

2. Мәшһүр язучы, прозаик, драматургка багышланган татар әдипләренең язмалары,  әдәбият белгечләренең хезмәтләре белән танышу;

3. Аяз Гыйләҗев иҗаты үрнәгендә укучыны үз халкын хөрмәт итүче, туган телен һәм әдәбиятын яратучы шәхес итеп тәрбияләү.

Гипотеза

Әгәр Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен, аңа багышлап язылган әдәби-тәнкыйть мәкаләләрен уку, шәхси архив материаллары белән танышу аша әдип мирасына кызыксыну уятылса, күренекле язучыларыбызның иҗатын өйрәнүгә, татар халкының әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынуга, гомумән китап укуга юнәлеш булачак.

Көтелгән нәтиҗәләр

1. Укучыларны  өстәмә әдәби әсәрләр укырга җәлеп итү һәм төрле мәгълүмат чаралары, әдәби чыганаклар белән эшләргә өйрәтү;

2. Күренекле шәхесләребезнең иҗатын  өйрәнү теләген уяту;

3. Татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм әдәбияты белән кызыксыну уяту;

4. Аяз Гыйләҗев тормышы һәм иҗаты турында укучыларның белемнәрен баету;

5. Укучыларның танып белү активлыгын, фикерләү сәләтен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Проект эшенең срогы

Беренче этап: Теоретик материал туплау. (12.11. 2017 – 2.12. 2017)

“Иҗат” түгәрәгенә йөрүче 6,7 класс  укучылары язучының тормыш юлы белән бәйле шәхси архив материалларын (биографик мәгълүмат, көндәлекләр, хатлар) туплыйлар; укылган әсәрләрен  искә төшерәләр, кыска хикәяләре белән танышалар.

8, 9 класс укучылары “Өч аршын җир”, “Язгы кәрваннар”, “Яра”, “Йәгез, бер дога!”(өзек), “ Әтәч менгән читәнгә”, “Җомга көн, кич белән” әсәрләре белән танышуны дәвам итәләр; язучының иҗаты турында тәнкыйтьчеләрнең, әдәбият галимнәренең һәм башка язучыларның  мәкаләләрен туплыйлар.

Икенче этап: Тупланган материалны анализлау, йомгаклау, мәктәп китапханәсендә түгәрәккә йөрмәгән укучылар алдында чыгыш ясау (группадан берничә кеше), бергәләшеп А.Гыйләҗев пьесалары буенча куелган спектакльләрдән өзекләр карау, алар буенча әңгәмә үткәрү. (3.12- 20.12 2017 )

Өченче этап: Аяз Гыйләҗевнең  туган көненә багышланган “Әдәби марафон”  уенының сценариен төзү. (10.01.2018 -16.01.2018)

Дүртенче этап: Интеллектуаль уенны үткәрү.( 17.01.2018) (Слайд №2)

Интеллектуаль уен “Әдәби марафон”

Предмет һәм класс: Татар әдәбияты, 6 - 9  сыйныфлар, татар балалары.(Слайд №1)

Регулятив УУГ:

- уен эшчәнлегендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

 - үз фикерләреңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү;

- уендагы уңышларның һәм уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый  һәм корректировкалар кертә белү.

Коммуникатив УУГ:

 - сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

 - тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу;

- үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

 - күмәк эш вакытында төрле фикерләрне исәпләп,  уртак фикергә килү;

Танып-белү УУГ:

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

- укылган мәгълүматның төп фикерен аера, эчтәлегенә бәя бирә белү;

- уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү ;

Шәхси УУГ:

  • язучы әсәрләре үрнәгендә милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре, рухи һәм әхлакый нормалар формалаштыру;
  • А Гыйләҗев иҗаты буенча тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;
  • туган тел һәм әдәбият белән кызыксынуны үстерү;
  • китап укуга омтылыш уяту.

Җиһазлар:

1) Аяз Гыйләҗев портреты;

2) А.Гыйләҗев китаплары, аның турында язылган китаплар һәм журналлар, автор үзе катнашында видео, “Минем таныш өянкеләр” җыры  (аудиоязма), презентация.

3) проектор, компьютер.

Үткәрү урыны: актлар залы.

Үткәрү вакыты: 45 минут.

Уен барышы

Аяз Гыйләҗевнең яраткан “Минем таныш өянкеләр” җыры яңгырый. С. Хәким сүзләре, Р. Яхин музыкасы.

Җырның тавышын азайтып әдип катнашында видео күрсәтелә. (3-4 мин)

А.б.: Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле хезмәттәшләр! Без бүген татар халкының мәшһүр язучысы Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына багышланган интеллектуаль уенга җыелдык. Мәктәбебездә яраткан язучыбызның туган көнен билгеләп  үтәргә тиешле әзерлек эшләре үткәрелде. “Иҗат” түгәрәгенә яратып йөрүчеләр фәнни җитәкчеләре белән берлектә проект эше алып бардылар. Бүген үткәреләчәк уен бу катлаулы эшнең нәтиҗәсе булып тора. Ул 2 команда арасында үткәрелә. Жюри составына татар теле укытучылары, түгәрәкнең сәләтле членнары, Аяз Гыйләҗевнең тормыш һәм иҗат юлын иң яхшы белүчеләр кертелде.

I. Өй эше.

Командалар әдип иҗатына багышлап әзерләгән өй эшен (“визит карточкасы”) күрсәтәләр.

Беренче команда: “Әдәби манзара” 

Сибгат Хәким. “Язгы кәрваннар”

1нче укучы: Сугыштан соң икенче яз, моңсу

Язы иде кырык алтының

Без чанада икәү, бездән башка

Эзе дә юк кырда атлының.

2нчеукучы: Абый белән икәү, озата мине ,

Аты ябык, арык ат иде,

Минем күңелем кебек әкрен-әкрен

Эреп барган йомшак март иде.

3нче укучы: Сугыштан соң күренеп китү өчен

Кайткан идем, юлым Арчага.

Тик без генә атлы, сугыштан соң

Калган бары бер ат, бер чана.

4нче укучы: Атны абый өйгә таба борды,

Атка җиңел хәзер, ат чаба.

Үземә дә җиңел иде минем,

Мин җәяүләп киттем Арчага.

5нче укучы: Горур йөзләр, күзләр, ул карашлар

Күңелемдә язылып калганнар.

Зәңгәр күккә горур башны чөеп,

Бара юлдан язгы кәрваннар.

6нчы укучы: Бу шигырьнең авторы күренекле татар шагыйре Сибгат Хәким. Ул Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” повестен укыгач, хисләнеп  “Бара юлдан язгы кәрваннар” мәкаләсен яза. Анда ул: “ ...Язгы кәрваннар повестен мин Казан утлары журналы битләреннән җылый-җылый укыдым. Син анда, үзең кичергән яшьлек еллары рухын саклаган хәлдә , каләм көчеңнең олпатлыгын раслагансың. Түзмәдем, шул исемле шигырь яздым”, - дип яза.   Үзенең шигырьләр китабын А.Гыйләҗевкә бүләк иткәндә, болай дип искәртеп язып куя:  “ Аяз туган! Әдәбиятта членнар күп, чын язучылар, художниклар аз. Син - шул азларның берсе”.

Икенче команда: “Иҗатчылар”    (Барлыгы 6 балл)

Ркаил Зәйдулланың “Аяз Гыйләҗевкә” исемле шигырен яттан сөйлиләр.

1нче укучы: Акрын гына карлар төшә өскә,

Офыккача тоташ япан кыр...

Учак шәүләләре сикерешә,

Бер кыз көлеп куя кайдадыр.

2нче укучы: Ә аксакал карлар хозурында,

Алмаштырып булмый холыкны.

Азатлыкны тою мөмкинмени,

Татымасаң әгәр коллыкны?

3нче укучы: Акрын гына карлар төшә өскә,

Офыккача тоташ япан кыр...

Монда Тукай ауган, монда  - Гаяз

Буран ярып алга баргандыр.

4нче укучы: Офыккача тоташ аклык бүген,

Ирексездән җаннарга йога.

Аксакалның эзләренә карыйм,

Һәм кабатлыйм: йәгез, бер дога!..

5нче укучы: Тып-тын кала тирә-юнем шулчак,

Күздән тамган яшем ник ачы?

Иренемдә юкса ясин түгел,

Исән үтәсе юл догасы.

6нчы укучы: Бу шигырен Ркаил Зәйдулла Аяз Гыйләҗевкә багышлый һәм әсәрендә аның “Йәгез, бер дога” романын телгә ала. Бу әсәрендә ул: “Милләтнең иң зур байлыгы- хәтер.Уртак хәтерсез милләтләр, милләт булудан туктап, халык төркеменә әйләнәләр...Милли хәтер бары тик үз җирендә бердәм булып яшәгәндә генә саклана ала...” – дип яза. Язучы фикеренчә, “... әдәбият нигезендә миллилек ята. Әгәр язучы татар халкының төбенә төшә алмаган икән, аның яшәеш рәвеше белән рухланмаган икән, татар халкына мәхәббәте юк икән – ул инде татар әдибе түгел”. Күренекле язучы, тәнкыйтьче  Рафаэль Мостафин А.Гыйләҗев турында болай дип язып калдырды: “...ул чын мәгънәсендә татар әдибе, татар халкын тирәнтен аңлаган, аның турында чын күңеленнән кайгырган, янган-көйгән язучы. Миллилек ягыннан аны Ә.Еники, М.Мәһдиев белән янәшә куеп була”.

II. Викторина.(А.Гыйләҗевнең тормыш юлы буенча) (Слайд №3)

  1. А.Гыйләҗевнең туган авылы.
  2. Ул Татарстаннның кайсы районында урнашкан?
  3. Бала чагы һәм мәктәп еллары кайсы авылда уза?
  4. 1950 елда А.Гыйләҗев тормышында нинди вакыйга була?
  5. Аны ничә елга ирегеннән мәхрүм итәләр?
  6. Ни өчен?
  7. Ул 1950-1955 елларны  кая үткәрә?
  8. Кайларда белем ала?
  9. А.Гыйләҗев нинди жанрларда яза?
  10. Ул нинди мактаулы исемнәргә лаек була?
  11. Тормыш иптәшенең исеме ничек?
  12. Алар ничә бала тәрбияләп үстерәләр, алар кемнәр?

(Сораулар әле беренче әле икенче командага бирелә яисә  экрандагы викторина сорауларына ике команда да язмача җавап бирәләр.   Вакыт узгач, җаваплар укыла. Дөрес җавапка бер балл куела)

III. “Геройларны таны!” уены  (Слайд №4)

(А.Гыйләҗевнең кыска гына проза әсәрләреннән бирелгән өзекләр белән танышып, әсәр исемен һәм төп геройны әйтергә. Дөрес җавапка 2 балл куела)

  1. ...Әби утлы бер кисәкне алды да бүреләргә таба китте.

( “Ян, учагым, ян!”, Сәрби түти)

  1. ...Әтисе өстенә таяк беркетелгән , бик күп сызыклар төшерелгән сары такта кисәге алып кайтты. “Ул суык килгәнне күрсәтә”- диде әтисе. Малайның исеме ничек? ( “Суык”, Искәндәр)
  2. ... Кыз озак уйлап тормады, бияләен тагып куйган җепне өзеп алды да өчпочмакны песинең муенына бәйләп куйды һәм як-ягына каранып песинең колагына:

- Искәндәрнең үзенә генә бир, берәү дә күрмәсен,- дип пышылдады. Кызның исеме ничек? ( “Матур”, Разыя)

  1. ...Менә, колакларны ярып, мылтык шартлады. Эт соңгы мәртәбә күзләрен тутырып карады да, эһ тә итмичә егылды. Этнең кушаматы ничек? Хикәянең исеме ничек? ( “Муйнак”, Хәлим)
  2. ...Сандугач шул килүеннән китмәде. Шунда оя ясады, бала чыгарды. Бик яратты ул аларның бакчасын. Балаларга бик күп сөенечле минутлар, рәхәт иртәләр алып килде ул сандугач...

( “Алсу, Илдус һәм сандугач”, Алсу, Илдус)

  1. ... Малай автобуска җитез генә сикереп менде, тәрәзә яныннан урын алды. ...Автобуска гади генә чалбар, кирза итекләр кигән ап-ак сакаллы бер карт керде. Урын эзләп як-ягына каранды, булмагач, капчыгын һәм кечкенә сумкасын идәнгә куеп, үзе дә шунда басып калды. Малай, картка карап, аскы иренен сузып, чыраен сытты. Малайның исеме ничек? ( “Рәтле кешеләр”, Искәндәр)

IV. Блиц-турнир.Командирлар бәйгесе. (Слайд №5,6)

  1. Әдип-галим Тәлгат Галиуллин Аяз Гыйләҗев турында болай дип яза: “Башка бернинди әсәр язмыйча “...” повесте белән генә дә ул татар әдәбияты тарихында калыр иде. (“Җомга көн, кич белән”)
  2. “Йөрәк ярам”, - дип яратып атый бу повестен А.Гыйләҗев үзе . Аның сюжеты  итеп башкорт дусты Нәҗип Әсәнбаевның гаиләсендә булган хәлне ала. Повестьта сурәтләнгән драматик фаҗига дистә еллар үткәч кенә сәхнәгә күтәрелә. (“Өч аршын җир”)
  3.  Аяз Гыйләҗев бу әсәрендә яшәүгә мәгънәбиреп торучы өметнең нинди зур, көчле булуын исбат итә. М.Юныс бу  турында: “ ...повестьны Д.Лондонның “Яшәү мәхәббәте” һәм Э.Хемингуэйның “ Карт һәм диңгез” хикәяләре рәтенә куярга мөмкин”. (“Язгы кәрваннар”)
  4. “Бу повесть- җаныма иң якын әсәр, минем йөз аклыгым”, -дип яза А.Гыйләҗев.   (“Яра”)
  5.  “А.Гыйләҗевнең бу әсәре,  аның сүз рәссамы булуын раслый. Хикәя мәхәббәт турында поэма булып яңгырый”, - дип яза әдәбият белгече Ф.Галимуллин. Аның төп герое –яшь егет. Бүген ул сөйгәне белән мәхәббәт аңлашырга тиеш. Ул комбайнер булып эшләсә дә бүген ак күлмәктән, бар нәрсәгә игътибар итә... (“Үги ана яфраклары”)
  6. Язучының бу повестендә төп герой -  аксакал карт. Тәмле телле, керсез күңелле ул.  “Милли традицияләрне, әти-бабаларыгыздан килгән әхлак нормаларын югалтмагыз, дуслык-туганлык хисләренә йөрәгегездә урын калдырыгыз”,-  ди ул тупланган байлык аркасында башка нәрсәләргә күзләре капланган, үзара дуслык киртәләрен атлап чыккан ике гаилә членнарына... (“Әтәч менгән читәнгә”)

V. Кроссворд чишү. Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе.

 (слайд №7, 8сораулар;  слайд № 9- җаваплар)

Вертикаль буенча

  1. А.Гыйләҗевкә багышлап язган шигырьнең авторы.

Син бик усал, ач арыслан кебек,

Усаллыгың җитәр йөз елга.

Юаш кына малай идең элек,

Усаллата икән бу дөнья. (Г.Афзал)

  1. Тәнкыйтьче Ф.Миңнуллин фикеренчә: “...ул - фәлсәфи повесть. Аның үзәгенә антка тугрылык, мәңгелек мәхәббәт, мәңгелеккә омтылыш кебек җитди мәсьәләләр куелган”.  (Яра)
  2. Аяз Гыйләҗев - күренекле драматург, ....(прозаик)
  3. Әдипнең беренче булып басылган проза әсәре. (Ян, учагым, ян!)
  4. “....мине язучы ясады, дисәм дә ялгыш булмас”- дип нәтиҗә ясый А.Гыйләҗев. (Ачлык)
  5. Яра повестенең герое. (Зәйтүнә)
  6. Сугыштан авыру хәлдә кайткан геройның исеме. (Габдулла)
  7. “Үги ана яфракларында” Галимҗан образына капма-каршы куелган образ. (Хәнәфи)
  8. Бибинур карчыкның үлгән көне. (Җомга)
  9.  Үз туган туфрагына кайту турында гомеренең соңгы көннәренә кадәр уйлаган, әмма исән-сау вакытта кайта алмаган  геройның исеме.

 ( Шәмсегаян)

  1. Әтисенең малын колхозга бирмәс өчен котычкыч җинаять эшләгән геройның исеме. (Мирвәли)

Горизонталь буенча

  1. Кроссворд дөрес чишелсә, авторның исеме һәм фамилиясе килеп чыгарга тиеш. (Аяз Гыйләҗев)

VI. Уенга нәтиҗә ясау.

А.б. Яраткан язучыбызга багышланган уен тәмамланды. Барыгызга да зур рәхмәт. Киләчәктә дә бергәләп татар телендә класстан тыш чаралар үткәрергә насыйп итсен. Хәзер сүзне жюрига  бирәбез.

(Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла)

Кулланылган әдәбият

  1. Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр. - Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2004. -511 б.
  2. Гыйләҗев И. Истәлекләр. -Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2006.
  3. Сайланма әсәрләр: 6 томда / Аяз Гыйләҗев. - Казан: Татар кит. нәшр., 2013 - 1-6 т. / [томны төзүчесе М.Хабетдинова]. - 2016.
  4. Даутов Р. Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Беренче китап. - Казан: Мәгариф, 2002. - 223 б.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Т әтеш шәһәре генерал-майор Хапаев В.А. исемендәге кадет-интернат мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Сиякина Нәфисә Равил кызы Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча проект яклау. Ин теллектуал ь уен “ Әдәби марафон”

Слайд 2

Бай иҗади мирас калдырган әдип Аяз Гыйләҗев - чын мәгънәсендә татар әдибе, татар халкын тирәнтен аңлаган, аның турында чын күңеленнән кайгырган, янган-көйгән язучы. Миллилек ягыннан аны Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев белән янәшә куеп була. Р. Мостафин Әдәбият нигезендә миллилек ята. Әгәр язучы татар халкының төбенә төшә алмаган икән, аның яшәеш рәвеше белән рухланмаган икән, татар халкына мәхәббәте юк икән – ул инде татар әдибе түгел. А.Гыйләҗев

Слайд 3

А.Гыйләҗевнең тормыш юлы буенча викторина сораулары А.Гыйләҗевнең туган авылы ничек атала? Ул Татарстаннның кайсы районында урнашкан? Бала чагы һәм мәктәп еллары кайсы авылда уза? 1950 елда А.Гыйләҗев тормышында нинди вакыйга була? Аны ничә елга ирегеннән мәхрүм итәләр? Ни өчен? Ул 1950-1955 елларны кая үткәрә? Кайларда белем ала? А.Гыйләҗев нинди ж анрларда яза? Ул нинди мактаулы исемнәргә лаек була? Тормыш иптәшенең исеме ничек? Алар ничә бала тәрбияләп үстерәләр, алар кемнәр?

Слайд 4

“Геройларны таны!” уены ...Әби утлы бер кисәкне алды да бүреләргә таба китте. Әбинең исеме ничек? ...Әтисе өстенә таяк беркетелгән, бик күп сызыклар төшерелгән сары такта кисәге алып кайтты. “Ул суык килгәнне күрсәтә”, - диде әтисе. Малайның исеме ничек? ... Кыз озак уйлап тормады, бияләен тагып куйган җепне өзеп алды да өчпочмакны песинең муенына бәйләп куйды һәм як-ягына каранып песинең колагына:- Искәндәрнең үзенә генә бир, берәү дә күрмәсен,- дип пышылдады. Кызның исеме ничек? ...Менә, колакларны ярып, мылтык шартлады. Эт соңгы мәртәбә күзләрен тутырып карады да эһ тә итмичә егылды. Этнең кушаматы ничек? Хикәянең исеме ничек? ...Сандугач шул килүеннән китмәде. Шунда оя ясады, бала чыгарды. Бик яратты ул аларның бакчасын. Балаларга бик күп сөенечле минутлар, рәхәт иртәләр алып килде ул сандугач...Балаларның исеме ничек? ... Малай автобуска җитез генә сикереп менде, тәрәзә яныннан урын алды. ...Автобуска гади генә чалбар, кирза итекләр кигән ап-ак сакаллы бер карт керде. Урын эзләп як-ягына каранды, булмагач, капчыгын һәм кечкенә сумкасын идәнгә куеп, үзе дә шунда басып калды. Малай, картка карап, аскы иренен сузып, чыраен сытты. Малайның исеме ничек?

Слайд 5

Блиц-турнир. Командирлар бәйгесе Әдип-галим Тәлгат Галиуллин Аяз Гыйләҗев турында болай дип яза: “Башка бернинди әсәр язмыйча “...” повесте белән генә дә ул татар әдәбияты тарихында калыр иде”. (“Җомга көн кич белән”) 2. “Йөрәк ярам”, - дип яратып атый бу повестен А.Гыйләҗев үзе . Аның сюжеты итеп башкорт дусты Нәҗип Әсәнбаевның гаиләсендә булган хәлне ала. Повестьта сурәтләнгән драматик фаҗига дистә еллар үткәч кенә сәхнәгә күтәрелә. (“Өч аршын җир”) 3. Аяз Гыйләҗев бу әсәрендә яшәүгә мәгънә биреп торучы өметнең нинди зур, көчле булуын исбат итә. М. Юныс бу турында болай яза: “ ...повестьны Д.Лондонның “Яшәү мәхәббәте” һәм Э.Хемингуэйның “ Карт һәм диңгез” хикәяләре рәтенә куярга мөмкин”. (“ Язгы кәрваннар”)

Слайд 6

Блиц-турнир . Командирлар бәйгесе 4. “Бу повесть – җаныма иң якын әсәр, минем йөз аклыгым”,- дип яза А.Гыйләҗев. (“Яра”) “А.Гыйләҗевнең бу әсәре аның сүз рәссамы булуын раслый. Хикәя мәхәббәт турында поэма булып яңгырый”, - дип яза әдәбият белгече Ф.Галимуллин. Аның төп герое – яшь егет. Бүген ул сөйгәне белән мәхәббәт аңлашырга тиеш. Ул комбайнер булып эшләсә дә бүген ак күлмәктән, бар нәрсәгә игътибар итә... (“Үги ана яфраклары”) 6. Язучының бу повестендә төп герой - аксакал. Тәмле телле, керсез күңелле ул. “Милли традицияләрне, әти-бабаларыгыздан килгән әхлак нормаларын югалтмагыз, дуслык-туганлык хисләренә йөрә­гегездә урын калдырыгыз”,- ди карт, үзара дуслык киртәләрен атлап чыккан ике гаилә членнарына... (“ Әтәч менгән читәнгә”)

Слайд 7

Кроссворд чишү Вертикаль буенча : 1. А.Гыйләҗевкә багышлап язган шигырьнең авторы кем? Син бик усал , ач арыслан кебек , Усаллыгың җитәр йөз елга . Юаш кына малай идең элек , Усаллата икән бу дөнья . 2. Тәнкыйтьче Ф.Миңнуллин фикеренчә: “... ул - фәлсәфи повесть. Аның үзәгенә антка тугрылык, мәңгелек мәхәббәт, мәңгелеккә омтылыш кебек җитди мәсьәләләр куелган”.

Слайд 8

3. Аяз Гыйләҗев - күренекле драматург һәм … 4. Әдипнең беренче булып басылган проза әсәре . 5. “.... мине язучы ясады , дисәм дә ялгыш булмас ”,- дип нәтиҗә ясый А.Гыйләҗев . 6. Яра повестенең төп герое кем? 7. Сугыштан авыру хәлдә кайткан геройның исеме ничек? 8. “Үги ана яфракларында” Галимҗан образына капма-каршы куелган образ. 9. Бибинур карчыкның үлгән көне атнаның кайсы көне? 10. Үз туган туфрагына кайту турында гомеренең соңгы көннәренә кадәр уйлаган, әмма исән-сау вакытта кайта алмаган геройның исеме кем? 11. Әтисенең малын колхозга бирмәс өчен котычкыч җинаять эшләгән геройның исеме ничек?

Слайд 10

Җиңүче команданы котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!



Предварительный просмотр:

Толерант шәхес тәрбияләү – заман таләбе

Сиякина Нәфисә Равиловна,  ДБГБУ “Тәтеш кадет-интернат мәктәбе”нең туган тел һәм әдәбият укытучысы

ФДББС үтәү барышында күпмилләтле белем бирү – берничә телне бертигез дәрәҗәдә яхшы белүче, күп халыкларның әдәбиятыннан һәм мәдәниятеннән хәбәрдар укучы тәрбияләү заман таләбе булып тора. Укучы үз халкы гореф-гадәтләрен, телен, тарихын, мәдәниятен яхшы белү белән бергә, янәшәсендә яшәүче халыкның да мәдәниятен, телен өйрәнергә әзер булырга, икенче төрле әйтсәк толерант шәхес булып формалашырга тиеш.

Бүгенге көндә балалар, бигрәк тә яшүсмерләр арасында үзара дошманлык, усаллык, агрессивлык киң җәелеш ала. Моңа сәбәпләр бик күп. Үзара килешмәүчәнлек һәм мәдәни эгоизм, радио, телевидение, интернет, балаларны чолгап алган мохит, гаилә аша мәктәпләргә дә үтеп керә. Шуңа күрә балаларны толерантлык рухында тәрбияләргә кирәк.  

Татарстан мәгариф системасы да, тынычлыкка омтылу, кеше хокукларын яхшы белү, толерантлык, хезмәттәшлек, әхлаклылык кебек сыйфатлар бик нык таләп ителгән шартларда алгы планга белемле, милли һәм чит милләтләр мәдәниятен яхшы белүче, хөрмәт итүче шәхес тәрбияләүне куя.

Толерант шәхеснең төп сыйфатлары нинди соң? Түземлелек, сизгерлек, ышанучанлык, милли, дини аермаларга түзү, үз-үзеңне тота белү, иптәшеңне тыңлый белү, кызыксынучанлык, кечекүңеллелек, бүтәннәрне кыерсытмау, кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булу. 

Толерант шәхес башка диндәге, башка телдә сөйләшүчеләргә сабыр караучы, аларны аңлый белә торган шәхес дигән сүз. Әлеге мәсьәлә безнең алда яңа бурычлар куя –укучыларга күпмәдәниятле белем бирү бурычы. Бу федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның бер юнәлеше булып тора. Укучыларда икетеллелек шартларында башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү, туган телне һәм башка чит телләрнең мәдниятен өйрәнгән вакытта укучыларга үзләренең социаль-мәдәни компеттенцияләрен арттыру мөмкинлеге тудыру.

Бу тема бүгенге көндә бик актуаль, чөнки милләт язмышы, татар милләтенең язмышы бүгенге көн язучыларын да бик нык уйландыра торган, борчыган мәсьәлә. Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Менә бу мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны һәм мине дә борчый. “Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә яраклы итеп укытыгыз”, дип яза Ризаэддин Фәхреддин.

Академик, педагогия фәннәре докторы, профессор Г.Н.Волков сүзләре белән әйткәндә: “Дөньяда бүгенге көндә традицион тәрбия культурасына, педагогик концепциягә дәрәҗәле урын бирелүе – закончалыклы күренеш. Тәрбия эшендә милли традиция милли яңарышның да шарты булып тора. Бу – нигезнең нигезе”.

Халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнгәндә, балада аны башка халыклар мәдәнияте, тарихы белән чагыштыру мөмкинлеге туа, аңарда бер-берсенә охшамаган традицияләргә түземле һәм аңлаешлы мөнәсәбәт тәрбияләнә. Гореф-гадәтләрдә тотрыклылык һәм табигыйлекне күрү, тирә-юньдәге кешеләргә, табигатькә кайгыртучан мөнәсәбәт тудыра. Яшь буынны тәрбияләүдәге кайгыртучанлык татар халкына борынгыдан хас күренеш.

Яшь буынны тәрбияләүдә халык традицияләре гаять зур әһәмияткә ия. Халык традицияләрен белем бирү процессында куллануның тәрбияви роле бик зур. Һәр халыкның үзенә хас традицияләре бар, әлбәттә. Ләкин алар төрле булуга карамастан, максаты барысының да бер: киләчәк буынга тиешле тәрбия бирү. Милләтара мөнәсәбәтләрнең бүгенге катлаулы чорында халыкның иң күркәм гореф-гадәтләренең һәм йолаларының дуслык, татулык урнаштыруда, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә терәк булып торуын һәркем ачык белә. Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен,тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлыры, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткен мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, яшьләргә сабак бирерлек итеп иҗат ителгән риваять, дастан, легендалары һәм башка күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора. Каюм Насыйри халык әкиятләренең, бала тәрбияләүдә әһәмиятле ягыннан, хәтта балалар өчен махсус язылган башка әсәрләрдән югары торганлыгын ассызыклады, үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлегендә алардан киң файдаланды. Чөнки, диде ул, халкыбыз әсәрләренең гадилеге, алардагы саф күңеллелек бала психологиясе үзенчәлекләренә туры килә.

Мин үзем кадет-интернат мәктәбендә ике туган тел -  рус һәм татар телләре укытучысы буларак, дәрестән тыш эшчәнлекне “Иҗат аланында”алып барам.  Алан эшендә, нинди милләттән булуларына карамастан, татар телендә  аралаша белүче балалар катнаша. Эшчәнлек авторлык программага нигезләнеп алып барыла һәм түбәндәге бурычларны билгели: укучыларның иҗади сәләтләрен һәръяклап ачу һәм үстерү, дәрестә алган белемнәрне ныгыту һәм системалаштыру, фикерләү сәләтен үстерү, телебезгә һәм әдәбиятыбызга кызыксыну арттыру, фәнни-эзләнү эшләренә тарту. 5-6 сыйныфта укучы  төрле милләт балалары белән төбәк материалларына нигезләнеп мәктәп музеенда татарча күргәзмәләр оештырабыз, мәктәпкә килгән кунакларга һәм башлангыч класс укучыларына экскурсияләр үткәрәбез. Күргәзмәгә җыйган материалларны анализлап һәм системалаштырып, 7- 9 сыйныф укучылары белән ике телдә иҗади, эзләнү, проект эшләре алып барабыз. Ул эшләрне дөрес структурага салу, нәтиҗә чыгару, якларга өйрәнү – дәрестән тыш эшчәнлекнең төп юнәлешләре булып тора.

Алан утырышларында милли бәйрәмнәребезне өйрәнүгә зур әһәмият бирәм. Аларның төрле милләт халыкларында уртак булганнарына игътибар итәм. Мәсәлән, “Нәүрүз” бәйрәме. Укучылар бу бәйрәмнең барлык төрки халыклар өчен дә уртак бәйрәм булуы, татар халкының һәм һәр милләтнең аны үзенчә үткәрүе турында мәгълүмат алалар. Башка халыкларның да язгы бәйрәмнәренә дә күзәтү ясыйбыз. Рус халкының “Масленица» бәйрәме  “Нәүрүз” бәйрәме белән охшаш. Алар кышны озату, язны каршылау буларак билгеләп үтелә. Кешеләр, нинди милләт вәкилләре булуына карамастан, язгы кыр эшләре алдыннан бергәләп бәйрәм иткәннәр. Бу темага да проект эше төзедек. Аны 2 телдә Туган тел атналыгында мәктәп конференциясендә якладык.

Көз көне уңыш җыелгач уздырыла торган бәйрәм “Сөмбелә” һәм чуаш халкында “Чүклимә” бәйрәмнәренең дә охшаш яклары күп. Аланга йөрүче балалар арасында милләте буенча чуашлар да булганлыктан бу тема буенча альбом төзедек. Шунысы куанычлы, бу бәйрәмнәр, бераз үзгәртелеп булса да, бүген дә үткәрелә. Мин үзем дә укучыларым белән  бу бәйрәмнәрне район мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үткәрүдә актив катнашабыз.  Әлеге чараларда төрле милләт вәкиллләре дә бәйрәм итә. Бу шулай ук Татарстаныбыздагы милләтләр арасындагы дуслыкка, бердәмлеккә бер дәлил булып тора.

Иҗатчылар белән без күп кенә проект эшләре, фәнни-эзләнү эшләре башкардык, аларны төрле бәйгеләрдә якладык, конференцияләрдә, олимпиадаларда җиңүче һәм призлы урыннар яуладык. “Иҗатчылар” лаек булган иң зур уңышларны билгеләп китәсем килә.

2015 ел: Халыкара олимпиадада һәм республика Тукай укуларында - 2 урын,  К. Насыйри укулары `һәм “Тау ягы: тарих, мәдәният, рухи мирас”– 1 урын;

2016 елда Иҗатчылар” белән башкарган, мәшһүр җырчыбыз И. Шакировның 80 еллык юбилеена багышланган “Халкыбыз Илһамы” проектының нәтиҗәсе булып әдәби-музыкаль кичәнең сценариясе төзелде,  гамәлдә куллану этабында “Илһам моңы” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Проектыбыз И. Хәлфин исемендәге конференциядә катнашып, иң яхшы эшләр җыентыгында басылып чыкты.

2017 ел: Төбәкара “Шәҗәрәләр – нәсел агачы”нда - 2 урын, Республика “Раштуа укулары” - 2 урын ;

2018 ел: “Нобель өметләре” - 2 урын, РФ халыклары телләрендә үткәрелгән фәнни-гамәли укулар -  лауреат;

2019 елда Республика күләмендә үткәрелгән: К.Насыйри укулары- 3 урын; “Камай укулары – 3 урын; “Нобель өметләре”- 1 урын; “Сила слова” яшь журналистлар бәйгесе - 3 урын; “Глобальләштерү - заман чынбарлыгы” конференциясе - 2 урын; Раштуа укулары”- 2 урын;

2020 ел:  Ф. Яруллинга багышланган “Мин тормышка гашыйк” I Республика конференциясе – призёр дипломы.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: иң мөһиме “Иҗат аланында”төрле милләт балалары арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаша, аралашу культурасы тәрбияләнә, укучыларның лингвомәдәни компетенцияләре формалаша.

Бүгенге көндә күп халыклар алдында милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, үстерү һәм саклау төп мәсьәләләрнең берсе булып тора, чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Яңа телне өйрәнеп укучы яңа милли мәдәният белән таныша, телдә тупланган киң рухи байлыкларны да үзләштерә. Тел – шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү Милли мәгариф системасының стандартларында да төп урында тора.                



Предварительный просмотр:

6 сыйныф, рус группасында татар әдәбиятыннан үткәрелгән дәрес планы

Тема: Егет кешегә җитмеш төрле һәнәр дә аз.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – план төзи, план буенча сөйли белү.

Предмет – А.Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясен өйрәнү, сөйләм телен үстерү.

Шәхескә кагылышлы – төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тота, буш вакытны файдалы эшләр белән үткәрә белергә өйрәтү.

Материал: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен “Татар әдәбияты”, Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанова, Мәгариф - ВАКЫТ нәшрияты, 2015 (2 нче кисәк, 25-27 нче битләр), эш дәфтәрендә 35 нче бит.

Җиһазлау: А.Алишның тормышы һәм иҗаты турында презентация, альбомнар, китаплары, аныж музеенда булган фотолар

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру – ориентлаштыру
  1. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
  2. Актуальләштерү
  1. Өй эшен тикшерү: эталон буенча эш дәфтәрләрендәге биремнәрнең дөреслеген тикшерү, хаталарны төзәтү. Малай турында сөйләү.
  2. Өйдә әниләргә булышу турында әңгәмә.
  1. Уку мәсьәләсен кую.
  • Сез дә малай кебек әниегезгә булышасызмы? Ул кайтуга эшләрне бетереп куясызмы? Бүген безсезнең белән шул турыда сөйләргә өйрәнербез.
  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
  1. А.Алишның тормышы, иҗаты турында искә төшерү.
  2. Тест сорауларына җавп бирү.
  1. А Алиш туган җир:

а) Арча районы, Кушлавыч авылы

ә) Оренбург өлкәсе, Мостафа авылы

б) Спас районы, Көек авылы

2. А.Алиш туган көн

а) 15 нче февраль

ә) 15 нче сентябрь

б) 26 нчы апрель

3. Абдулланы кем укырга өйрәтә?

а) әтисе

ә) әнисе

б) укытучы

4. 5. Казанга килгәч, ул нинди журналда эшли?

а) “Пионер каләме”

ә) “Техника”

б) “Ялкын”

5. А.Алиш кайчан яза башлый?

а) 1930 елда

ә) рус мәктәбендә

б) 6-7 яшендә

6. Сугыш башлангач, ул фронтта кем була?

а) журналист

ә) хәрби хәбәрче

б) солдат-радист

7. А.Алиш ничәнче елда әсирлеккә(пленга) төшә?

а) 1941 елда

ә) 1943 елда

б) 1944 елда

8. Әсирлектә кайсы шагыйрь белән яшерен оешма эшендә катнаша?

а) Г. Тукай

ә) М. Җәлил

б) Ф.Кәрим

3) Үзбәя.  Сорауларга җавапны эталон аша тикшерү (экранда)

2. Сөйләм телен үстерү өстендә эш.

1) А.Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясендәге хикәяләүче нинди эшләр башкарган? (балалар әйтеп чыгалар), аларны рус теленә тәрҗемә итәләр һәм ике телдә дә кабатлыйлар.

2) Эш дәфтәрендә эшләү. Фигыльләр белән җөмләләр төзү.

3) Парлап сөйләшү:

  • Син әниеңә булышыасыңмы?
  • Әйе, ә син?
  • Миндә булышам: идән юам, сеңлемне киендерәм, кер үтүклим.
  • Ә мин идән себерәм, савыт-саба юам, төймә тагам һ.б.
  1. Рефлексия
  1. Рефлексив кабатлау.
  • Бүгенге дәрес сине нинди булырга өйрәтте?
  • Автор безгә нәрсә әйтергә теләгән?
  1. Бәяләү. Укучылар үз эшчәнлекләрен бәяли.
  2. Өй эше:

а) өйдә булышу турында җөмләләр төзеп язу

ә) өйдә булышу турында сөйләү

б) Җ.Дәрземанның”Бүләк” шигырен укып, эш дәфтәрендәге биремнәрне үтәргә.



Предварительный просмотр:

 

“Генерал-майор Хапаев Владимир Аверкий улы исемендәге

Тәтеш кадет-интернат мәктәбе»

дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татар әдәбиятыннан рус төркемендә

Марсель Галиевнең  “Җиңәргә теләгән идем”

 хикәясен өйрәнү дәресе эшкәртмәсе

 8 сыйныф

   

Төзүче: Сиякина Нәфисә Равил кызы,  

Тәтеш кадет-интернарнат мәктәбенең

югары категорияле  

туган тел һәм әдәбият укытучысы

2021

        Эшкә кыскача аннотация. Дәрес эшкәртмәсенең структурасы һәм эчтәлеге федераль дәүләт белем стандартлары таләпләренә туры китереп төзелде. Иң беренче чиратта: төп максат – укучының шәхси үсешен тәэмин итү; укучыларда УУГ формалаштыру; укучыларның эзләнү эшчәнлеген дөрес итеп оештыру һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү.

Дәрестә укучының игътибарын даими җәлеп итеп тору алымнары:

− проблемалы ситуацияләр булдыру;

− укучыларга көтелмәгән, кызыклы сораулар хәзерләү;

− белем бирү процессында техник чараларны, күрсәтмәлелекне куллану;

− фронталь, төркем белән эшләү төрләрен актив чиратлаштырып тору;

− уңышлылык халәтен тудыру,үзбәя;

− укучылар белән ышанычлы әңгәмә-диалог кору.

     Үз позицияңне яклый  һәм  җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү максатларыннан чыгып, дәрес  проблемалы укыту, тәнкыйди фикерләү технологияләренә нигезләнә. Элек өйрәнгәннәрне актуальләштерү, тема белән кызыксындыру өчен, яңа мәгълүмат алуга этәргеч биреп, “Дәрескә стандарт булмаган кереш”, “Интеллектуаль разминка”, “Алты эшләпә”, Эйлер-Вен диаграммасы кебек эффектив алымнар файдаланыла. Презентация һәм видеопритчаның билгеләнгән  кисәкләрен карау дәресне җанландыра, балаларны фикер йөртергә өнди.

Дәреснең темасы актуаль. Беренчедән, кызганычка каршы яшәү мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә мөнәсәбәт проблемасы җәмгыятьтә кискен. Бу мөһим мәсьәләне әдәби әсәрләр аша балаларны тәрбияләү юнәлешендә алып бару – минем бурычым.  Бүгенге дәрестә үз алдымда мин  шәфкатьлелек, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү, изге эшләр эшләргә рухландыру кебек максатлар куйдым. Икенчедән, быел татар халкының күренекле шагыйре, язучысы Марсель Галивнең тууына 75 ел билгеләп үтелә. Республикада мәгариф министрлыгы тарафыннан күп кенә чаралар үткәрергә планлаштырылган. Бу юнәлештә дә бу хезмәтем минем бер өлешем булыр дип ышанам.

Дәрес эшкәртмәсе

Предмет: татар әдәбияты

Класс: 8 нче сыйныф

Тема

Марсель Галиевнең  “Җиңәргә теләгән идем” хикәясе.

Дәреснең максатлары

Дидактик:  “Җиңәргә теләгән идем” хикәясен өйрәнү; А.Платоновның “В  прекрасном и яростном мире” әсәре белән чагыштырып, төп фикерен укучы аңына җиткерү, идеясен күрсәтү.  

Үстерешле: тема буенча сөйләм телен , бирелгән критерийлар буенча әсәрләрне чагыштырып анализлау күнекмәләре үстерү: сюжет, идея, охшаш һәм аермалы якларын табу; анализлау ;  гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

Тәрбияви: укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү; изге эшләр эшләргә рухландыру; бер-береңә карата    игътибарлылыкны үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет нәтиҗәләре: хикәянең темасын аңлау һәм формалаштыру, идеясен күрсәтү.
  2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: герой кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.
  3. Метапредмет нәтиҗәләр:

-регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

- танып-белү: булган белемнәргә таянып, темага кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

- коммуникатив: “шәфкатьлелек” һәм “җиңүче булыр өчен нишләргә кирәк?” турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

Предметара бәйләнешләр

Рус әдәбияты, тарих, татар теле

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Төп: Хәйдәрова Р.З. Татар теле (рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче укучылар өчен дәреслек), 2015 ел.

Өстәмә: “видео-притча7 чудес света глазами ребенка”, дәрескә презентация, проектор, экран, ноутбук, 6 эшләпә, үзбәя өчен таблица, рефлексия өчен  материал

Эшне оештыру

Төркемнәрдә, парларда һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

 яшәү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр,7 могҗиза, җиңүче, мәрхәмәтлелек

Педагогик технологияләр

Өлешчә тикшеренүгә корылган әңгәмә, коммуникатив, критик фикерләү, интегральләштереп (татар һәм рус әдәбияты)укыту, ИКТ

Дәрес тибы

Яңа белемнәр үзләштерү

Дәреснең төре

Стандарт булмаган , туган (рус) әдәбияты белән интегральләштерелгән дәрес

Дәреснең эпиграфы

Тауларга карап, тау булмасаң да,

Таңнарга карап, таң булмасаң да,

Кешегә карап кеше була бел –

Олы җанлының ише була бел. (Ф. Яруллин)

Дәрес барышы.

1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру  (1-1,5  мин.)

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

  • Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

  • Хәзер дәреснең эпиграфын укыйбыз.

Тауларга карап, тау булмасаң да,

Таңнарга карап, таң булмасаң да,

Кешегә карап кеше була бел –

Олы җанлының ише була бел. (Ф. Яруллин)

-Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

1Ук. Кеше һәрвакыт кешелекле булырга тиеш.

2.Ук. Олыларны олы, кечеләрне кече итә белергә кирәк.

3.Ук. Моның өчен безгә тырышып укырга кирәк.

- Сез моңа әзерме?

Әйе!

2.Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү (7-8 мин.)

Максат:  яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.

Интеллектуаль разминка Слайд № 2.

-Хәзер без сезнең белән видеосюжет карап китәбез. (видео №1, 2 мин)  

Караганнан соң  кешегә тормыш итәр өчен иң кирәкле 7 могҗизаны (7 сүз) язарга тиешсез.

Видеоның дәвамын карыйлар. (видео №2, 1,06 мин)

Әңгәмә кору.

-видеодагы кызның сүзләре белән килешәсезме? (Слайд № 3) Сүзлек эше. 

-сезнең сүзләрегез нинди?

- Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр? Без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?

1 Ук. Дәрестә яшәү мөмкинлекләре чикле (Я.М.Ч.) булган кешеләр турында сүз барыр дип уйлыйм.

2 Ук. Өй эше итеп бирелгән М.Галиевнең “Җиңәргә теләгән идем”хикәясендә дә бу тема күтәрелгән иде.

- Рус әдәбиятыннан бу темага кагылышлы әсәрләр укыганыгыз бармы?

Рус әдәбиятыннан А.Платоновның “В  прекрасном и яростном мире”.

Бу әсәрләрнең  нинди охшаш һәм аермалы яклары бар?

Без бу сорауга әлегә җавап бирә алмыйбыз.

Дәреснең проблемасын билгеләү

Димәк дәрестә нишләрбез?

Дәреснең төп максыты нинди?

Дәреснең максатын билгеләү

Ике әсәрнең идеясен, темасын аңлап охшаш һәм аермалы якларын табарга өйрәнербез.

3. Кыенлыкларның урынын һәм сәбәбен ачыклау,кыенлыктан  чыгуның проектын төзү (6-7 мин)

Уку мәсьәләсен кую

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү

Эшне дәвам итәр өчен нишлибез?

Дәрестә ике әсәрнең охшаш һәм аермалы якларын билгеләп,. М.Галиев хикәясенең төп фикеренә аерым тукталырбыз, димәк әсәргә анализ ясарбыз һәм төп геройларны чагыштырырбыз. Моның өчен 2 әсәрнең эчтәлеге буенча эшлибез.

- Укучылар, М.Галиевның“Җиңәргә теләгән идем” әсәрен өйдә укып килдегез. Сез ничек уйлыйсыз: дәрес башында тыңлап үткән эпиграф белән өйдә укып килгән әсәр арасында уртаклык бармы?

- Әйе, уртаклык бар, чөнки икесендә дә батырлык, мәрхәмәтлелек, миһербанлык турында сүз бара.

Парларда эшләү

- Бүгенге сөйләшүебезнең әһәмияте бармы һәм ул кирәклеме? Яныгыздагы парыгыз белән фикер алышыгыз.

Нәтиҗә чыгару: бүгенге дәреснең әһәмияте бик зур. Минемчә әсәрдә күтәрелгән проблема актуаль, шуңа күрә кирәкле.

4.Төзелгән проектны тормышка ашыру (5-8 мин) Слайд  №4

А.Платонов әсәренең төп фикере нинди? Ребята, давайте вспомним краткое содержание рассказа.

1. Герои рассказа - машинист паровоза Мальцев и его помощник Костя.

2. Когда паровоз попадает в грозу и вспышка молнии ослепляет всех, машинист чуть не губит людей, так как не понимает, что ослеп.

3. Его судят и сажают в тюрьму, но Костя добивается эксперимента.

4. Костя его берет на паровоз и Мальцев начинает видеть и ведет паровоз.

5. Главная мысль: не все зависит только от желания человека, но сдаваться все равно нельзя. Нужно бороться.

- А что общего с рассказом М.Галиева «Җиңәргә теләгән идем”?

Эти произведения являются небольшими рассказами. Главные герои- слепые пожилые люди. Трагедия у каждого случилась  по –разному. Действия в рассказах происходят после Великой Отечественной войны.

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү (4 мин) Телдән эшләү.

Максат: “Җиңәргә теләгән идем” хикәясен  А.Платоновның “В  прекрасном и яростном мире” әсәре белән чагыштырып анализлау.

Аңлашылмаган сүзләр өстендә эшләү. Сүзлек эше. Слайд № 5,6.

  Фронталь эш

М.Галиев әсәренең төп фикерен сораулар ярдәмендә чыгару. Слайд№ 7.

1. Беседкалар янына кемнәр җыелган?

     2.Кемнәр шахмат уйныйлар?

     3.Абыйның күзләре нәрсәгә охшаган иде?

     4.Абый ничек уйный? (тексттан уку)

          5.Илгиз нишләде?

          6. Абыйның күзләренә нәрсә булган? (тексттан уку)

Хикәянең төп фикерен аңлаткан урынын табып уку, төп геройны характерлаган сыйфатларны уку, тәрҗемә итү.

Төркемнәрдә эшләү.

Һәр төркем 3 сорауга җавап бирә. Тулы булмаса, төркем укучылары тулыландыра.

  • - Хикәянең иң ошаган өлеше кайсы?
  • - Илгиз дөрес эшләдеме?

     - Ул кемгә кыенлык китерде?

Нәтиҗә:  М. Галиев хикәясенең төп  герое җиңү турында күбрәк уйлады, шуңа күрә сукыр абыйны алдады. Аның хыялы  җиңү иде.

Укучылар белән бергә Вен диаграммасы ярдәмендә ике әсәр буенча гомуми

нәтиҗә чыгару.

Төркемнәрдәге укучылар бәхәсләшеп,  бер-берсенә ярдәм итешеп, фикерләрен белдерәләр. Төркемнән 1 укучы җавап бирә.

А - “В  прекрасном и яростном мире”                                 В - “Җиңәргә теләгән идем”    

Математика - 5

С - әсәрләрнең уртак яклары

  • Ике текстта да төп герой сукырая.
  • Алар тырыш, үз эшләрен яхшы беләләр.
  • Вакыйга сугыштан соң бара.
  • Геройлар карт кешеләр.
  • Беренче әсәрдә герой сугышта танкта яна
  • 2 әсәрдә эш урынында, сугыштан соң.

6. Яңа белемнәрне ныгыту (4 -5 мин) Язма эш.

Максат: алган белемнәрне куллану һәм ныгыту. Хикәя буенча белемнәрне системага салу.                  

“Алты эшләпә” алымы  Слайд №8

“Җиңәргә теләгән идем” хикәясен анализлау. Нинди эшләпә нәрсә аңлатканын әйтеп китү. Ак эшләпә (галимнәр). Сары (оптимистлар). Кара эшләпә (тәнкыйтьчеләр). Кызыл(рәссамнар). Яшел(креатив идеяләр). Зәңгәр (җитәкчеләр). 

Төркемдә 4 укучы. Һәр төркем 2 эшләпә сайлап ала. Эшне парларда башкаралар. Кирәксә төркемдә нәтиҗә чыгаралар.

Продуктив сөйләм оештыру

Һәр төркемдә 2 эшләпә җавабыннан соң, уртак фикер тыңлана.  

Нәтиҗә чыгарыла: Илгизнең дөрес юлга басуына ышаныч белдерелә. ЯМЧ кешеләргә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга кирәк.

7. Мөстәкыйль эш (10 мин)

Максат: яңа белемнәрне аңлау\ аңламауны,мөстәкыйль куллана белүне тикшерү.

“Дөрес җавапны тап”алымы

Слайд № 9 – биремнәр үтәү, № 10- җаваплар

А1.Беседкалар янына кешеләр җыелган.

1.Текстка туры килә;   2.текстка туры килми.    

А2. Һәвәскәрләр шахмат уйнамыйлар.

1.Текстка туры килә;   2.текстка туры килми.    

А3.Малай сыйныфташларын еш җиңә.

1.Текстка туры килә;   2.текстка туры килми.    

А4. Илгиз абыйның күзләрендә көн нурын күрмәде.

1.Текстка туры килә;   2.текстка туры килми.    

А5. Абый һәвәскәр шахматчы түгел.

1.Текстка туры килә;   2.текстка туры килми.    

А6. Уен бик җиңел бара.

1.Текстка туры килә;   2.текстка туры килми.    

А7. Ладья Илгизнең учын пешерми.

1.Текстка туры килә;   2.текстка туры килми.    

А8. Кул икенче фигурага күчте.

1.Текстка туры килә;   2.текстка туры килми.    

А9. Зөлфия Илгизнең ладьяны яшергәнен күргән.

1.Текстка туры килә;   2.текстка туры килми.    

А10. Илгиз бик оялды.

1.Текстка туры килә;   2.текстка туры килми.

Слайд №  11 - дөрес җаваплар буенча үзбәя оештыру

8. Өйгә эш бирү (1-1,5 мин) Слайд №12

          Максат: укучыларга сайлап алу өчен, дифференциаль биремнәр тәкъдим и тү,башкару ысулларын аңлату.

  1. Хикәянең эчтәлеген сөйләү.
  2. Ике әсәрнең төп геройларына кыскача характеристика төзү.
  3. Рольләргә бүлеп укырга әзерләнү.

9. Рефлексия (2 мин.)

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.

Укучылар,  бүген дәрестә нинди проблема буенча сүз алып бардык?

– М.Галиевнең “ Җәңәргә теләгән идем” хикәясендә  малайның авыру кешегә карата мөнәсәбәте ничек чагылуын күрдек.

-А.Платоновның “В  прекрасном и яростном мире” әсәре белән чагыштырып, охшаш һәм аермалы якларын таптык.

–Кешене алдап җиңүче булуның  шатлык китермәвен аңладык.

Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

1.  Ук. Төп нәтиҗә: яшәү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ярдәмгә мохтаҗ, аларны хөрмәт итәргә кирәк

2. Ук. Без аларга карата кешелекле, шәфкатьле, миһербанлы булырга тиешбез.

3. Кешеләрне алдарга ярамый.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Үзбәя кую өчен таблица

Алдан өйрәнелгән материалны  мин ничек беләм?

“Интеллектуаль разминка”да һәр дөрес җавап өчен 1әр балл

(максималь-7 балл)

Әсәрләрне анализлау өчен.

Күпме җөмлә дөрес язылган, шулхәтле балл. Максималь балл-7

Эйлер-Вен диаграммасы ярдәмендә нәтиҗә чыгару. Һәр дөрес нәтиҗәгә 1әр балл.

Максималь балл-6

“Алты эшләпә” Күпме  дөрес җөмлә язылган/төзелгән шулкадәр балл.

Максималь балл-4

“Дөрес җавапны тап”

максималь балл-10

Гомуми бәя

Критерийлар:

28-34 балл(“5”)

23-27 балл(“4”)

18-22 балл(“3)

7

7

6

4

10

34 балл(“5)



Предварительный просмотр:

Тема: Тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллану

Дәреснең тибы: ныгыту

Максатлар:

Дидактик: тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллану турында алган белемнәрне тормышның төрле ситуацияләрендә файдаланырга өйрәтү. Тема белән бәйле лексик берәмлекләрне кулланып коммуникатив компетентлылык камилләштерү өчен җирлек тудыру.

Үстерешле: дәрестә тартымлы исемнәрне кулланып, коммуникатив компетенция формалаштыру. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү; сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Тәрбияви: укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – тартымлы исемнәрне сөйләмдә файдалана алырлык белемнәрне кулланышка кертү, гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү һәм мөһим мәгълүматны аера белү.

Коммуникатив УУГ: укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; парларда һәм төркемнәрдә эшли , үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

Регулятив УУГ: максат куя, үз эшеңне планлаштура белү; үз эшеңне тикшерә һәм бәяли белү.

Танып белү УУГ: тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү

Предмет: тартымлы исемнәрне сөйләмдә куллана белү, тема буенча лексиканы кулланып сүзлек запасын арттыру; сораулар ярдәмендә диалогик һәм язма сөйләмгә чыгу күнекмәләрен үстерү.

Шәхес буларак үсешне күрсәтүче гамәлләр.

Үзең яшәгән җиргә, аның тарихына, тарихи шәхесләренә карата ихтирамлы, игътибарлы булу, киләчәк өчен җавплы булу. Башка халыкларның тарихына да хөрмәт белән карау.

Ресурслар: дәреслек Фәтхуллова К.С. Татар теле , 6 нчы сыйныф.

Җиһазлау: экран, презентация, тест, перфокарта, карточка.

Дәрестә танып белү эшчәнлеген оештыруның

  • Формасы- өлешчә традицион, өлешчә ФДББС;
  • Методы- өлешчә эзләнүле;
  • Контроль, бәя, үзконтроль, үзбәя.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
  1. Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. (Кәефләрегез ничек? Бүген нинди көн, ничәсе, атнаның нинди көне? Урамда җылымы, салкынмы?)

  1. Актуальләштерү.

1 нче бирем (Слайд) Исемнәрнең тартым белән төрләнешен искә төшерү. Таблица буенча тартым кушымчаларын билгеләү.

Берлек сан

Зат

Тартыкка беткән исемнәр

Сузыкка беткән исемнәр

I зат (минем)

Карандаш-ым

Дәфрәр-ем

Хата-м

Чия-м

II зат (синең)

Карандаш-ың

Дәфрәр-ең

Хата-ң

Чия-ң

III зат (аның)

Карандаш-ы

Дәфрәр-е

Хата-сы

Чия-се

Күплек сан

Зат

Тартыкка беткән исемнәр

Сузыкка беткән исемнәр

I зат (безнең )

Карандаш-ыбыз

Дәфрәр-ебез

Хата-быз

Чия-без

II зат (сезнең)

Карандаш-ыгыз

Дәфрәр-егез

Хата-гыз

Чия-гез

III зат (аларның)

Карандаш-лар-ы

Дәфрәр-ләр-е

Хата-лар-ы

Чия-ләр-е

Таблицалар буенча нәтиҗә чыгару.

Китап, әни, апа, өстәл, көрәк сүзләрен берлек һәм күплек саннарында тартым белән төрләндерәләр.

2 нче бирем. Перфокарталарда бирелгән җөмләләрдә төшеп калган кушымчалар өстәп язалар. (Мөстәк. Эш, бәяләү)

Аның сумка... зур.

Минем дуслар...күп.

Аның иптәш...бию түгәрәгенә йөри.

3 нче бирем. Дәреслек буенча эшләү. 130 нчы бит. 1 нче күнегү.

Кирәкле репликаларны куеп, диалоглар төзегез, укыгыз.

Үрнәк:

  • Татарстан аша Идел, Кама елгалары ага.
  • Һәм Агыйдел, Зөя елгалары.

А) –Татарстанда районнар күп.

-...........

Ә) - Татарстан урманнарында бүреләр, пошилар бар.

- .............

Б) – Урианннарыбызда имәннәр, каеннар үсә.

- ...............

3. Уку мәсьәләсен кую.

1 нче бирем. 130 нчы бит. 2 нче күнегү.

Сораулар куеп җөмләләрне укыгыз.

.....? Татарстанда 80 нән артык музей исәпләнә. ......? Иң зур музейларыбыз- Татарстанның Милли музее һәм Сынлы сәнгать музее. ..... ? Г.Тукай музее ике катлы борынгы бинада урнашкан. ......? Музейда шагыйрь турында бай материал җыелган. ....? Музейга укучылар, студентлар күп килә. ..... ? Язгы каникулда без укытучыҗыз белән Тукай музеенда булдык.

Тартымлы исемнәрне табыгыз. Нинди зат кушымчасы алуын, санын билгеләгез. Ни өчен икәнен аңлатыгыз.

Сез музейларга йөрисезме? Кайсы музейда булдыгыз? Сезгә ошадымы?

Җавапларны тыңлап, нәтиҗә чыгарыла:

  • Тартым исемнең кайсы затка караганын яки кемнеке булуын белдерә;
  • Предмет беренче затныкы булганда – минем ....-ым\-ем\-м
  •  Предмет икенче затныкы булганда – синең ....-ың\-ең\-ң
  • Предмет өченче затныкы булганда – ы\-е\-сы\-се кушымчалары ялган.
  • Калын әйтелешле сүзләргә- калын тартым кушымчасы, нечкә әйтелешлегә- нечкә кушымча ялгана.

2 нче бирем.

Исемнәрнең тартым белән төрләнү үрнәген таблицада күрсәтү. (Слайд)

132 нче бит. 7 нче күнегү. Җөмләләр төзеп языгыз.

3 нче бирем.

131 нче бит. 5 нче күнегү. Кирәкле кушымчаларны куеп язарга.

Халыклар(дуслык), Сынлы сәнгать(музей), Агыйдел(елга), Тәтеш (район), Яр Чаллы (шәһәр), Боз (сарай).

Нинди кушымчалар яздыгыз? Кайсы зат? Сезнең кайларда булганыгыз бар?

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1 нче бирем. 131 нче бит. 4 нче күнегү.

Сүзтезмәләр беблән җөмләләр әйтегез.

А) Татар дәүләрт академия

Зур рус драма академия                театр....

Ә) Габдулла Тукай

Александр Пушкин                      һәйкәл....

Б) Кремль

Бауман                               урам....

Исемнәргә нинди тартым кушымчалары ялгануын аңлатыгыз.

Сез театрга йөрисезме? Нинди спектакльләр карадыгыз?

Ял минуты.

  1. нче бирем. Белемнәрне ныгыту. Тест биремнәре эшләү.

1)Исем белдерә

а) предметның билгесен

б) эш, хәл, хәрәкәтне

в) предметны

2) Исемнең соравы

а) Кем? Нәрсә?

б) нинди?

в) нишли?

3) Исем ничек төрләнә?

а) тартым

б) юнәлеш

в) заман

4) 1 нче зат тартым кушымчасының соравы

а) минем

б) синең

в) кемнең? Нәрсәнең?

5)  Кайсы сүзгә 2 нче зат тартым кушымчасы ялганган?

а) дәрестән

б) китабың

в) әнием

6)  Кайсы кушымча күплек сан 2 нче зат тартымны белдерә?

а) –нан\-нән

б) –ыгыз\-егез

в) –ны\ -не

3 нче бирем. 131 нче бит. 6 нчы күнегү.

Татарча әйтегез: памятные места, площадь Свободы, центр города, улица Пушкина.

Сез Казанның нинди тарихи урыннарында булганыгыз бар?

  1. Рефлексия.

Димәк, без нинди тема өйрәндек? Исемнәргә нинди тартым кушымчалары ялганды?

  1. Өй эше.

Сезгә өч төрле өй эше тәкъдим ителә.

  1. 131 нче бит. 3 нче күнегү.
  2. Сез Казанның нинди истәлекле урыннарында булганыгыз бар, шул турыда сөйләгез. Сөйләмегездә тартым кушымчаларын файдаланыгыз.
  3. Тарихны белү ни өчен кирәк? Исемнәрдә тартым кушымчаларын файдаланып, сөйләм әзерләгез.
  1. Бәяләү.

 



Предварительный просмотр:

7 сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресе.

Авторы: Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиякина Нәфисә Равил кызы.

Тема: “ Шифалы шигырьләр остасы”

Дәреснең тибы: эшлекле уен.                        

Максат: укучыларны Ш. Галиев иҗаты белән тулырак таныштыру, аның шигырьләрен укуга кызыксыну уяту; сәнгатьле  сөйләм, шигырь язу, шагыйрь иҗаты буенча проект эшләре үткәреп балаларның иҗади сәләтләрен үстерү; әдәплелек сыйфатлары, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Microsoft Office Power Point программасында шагыйрь иҗаты буенча презентация, шигырьләренә иллюстрацияләр, Ш. Галиев китаплары, “Бииләр итек, читекләр” җырына музыка, аудиоязма, Сингапур системасы үткәрү өчен материаллар (РАФТ структурасы һәм МИКС-ФРИЗ - ГРУП структурасы өчен музыка, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ структурасы өчен шигъри биремнәр, таймер- секундомер)

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү. Уңай психологик халәт тудыру. Слайд № 1.Балалар музыка астында класска керәләр. (Музыка туктала)

Укытучы. Исәнмесез кадерле кунаклар! Хәерле иртә, иптәш кадетлар!

Слайд № 2.  

Укытучы: Бүгенге әдәбият  дәресен балалар шагыйре Ш.Галиевның якты истәлегенә багышлыйбыз. Аңа быел 20 ноябрьдә 85 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан республикабызда бик күп чаралар уздырыла. Без дә андый чараларда актив катнашабыз. 2013 елның маенда 9 сыйныф укучысы Гайнетдинова Эльвина белән Актанышта  үткәрелгән “Туган телем-шагыйрьләр теле” дип аталган фәнни-эзләнү конференциясендә катнаштык. Анда, Ш. Галиев  иҗаты буенча эзләнү эшен яклап, җиңүче дипломына лаек булдык. Бүгенге  дәрестә ул үзе дә катнаша.

Эльвина. Һәр баланы җайлый,

Һәркем аны таный.

Шигъри теле һаман

Былбыл булып сайрый.

 II. Төп өлеш.

1. Биографиясен искә төшерү.

Укытучы. Бу юллар  өлкәннәрнең һәм балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт абый Галиевка бик туры килеп тора. Ул безнең як кебек тау ягында, Апас районында  Бакырчы авылында туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1943 нче елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Әтисе сугышта һәлак булгач, аның укырга мөмкинлеге булмый.  Ул колхозда эшли башлый.

Слайд № 3. Ш. Галиев. (Кадрда кечкенә Шәүкәт әнисе белән сөйләшә)

– Әнкәй, төшемдә мин акбүз атка атландым!

– Мәртәбәгә ирешерсең, улым!

– Кабарып пешкән ак күмәч иде кулымда, әнкәй!

– Бөтен күмәчме?

– Әйе, түп-түгәрәк бөтен ак күмәч иде.

– Гөмерең озын булыр, ашлы-сулы булырсың, улым!

Ш. Галиевның  “Икмәк” шигыре сөйләнә.

2. Шагыйрьнең иҗаты. Слайд № 4. 

Эльвина: Шәүкәт абый беренче шигырьләрен 1945 елда яза башлый. Ул балачагында һәм үсмерчагында дөньяның барлык чынбарлыгын татып, ачлыгын, ятимлеген кичереп, киләчәккә булган өмет-хыяллары, ашкынулы уй-хисләре белән әдәбият мәйданына чыккан беренче буын татар шагыйре. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый. Алар  “Чаян”, “Сабантуй” кебек газета-журналларда басылалар һәм аны “Чаян”га эшкә чакыралар. Менә шунда инде аның көлкеле шигырьләре туа.

Слайд № 5. Укытучы: Табышмак-шигырь, җавабын кем белә?

 Шаян малай, ди үзе,

Әлә таныш та инде?

Вәли төслерәк, диләр,

Әмма тешлерәк, диләр,

Лаеклы иптәш дисәм,

Исемен әйтмәс микән?

 Укытучы. Балалар табышмакны укып чыгыгыз һәм аның җавабын әйтегез. Җавап әзер булса, кул күтәрәбез. Тэйк оф-тач даун структурасы белән тикшерү. (Бәлки малайның исеме Шомбай, Камырша, Кирлемәндер? Бер укучыдан сорау. Ул: “Шәвәли”, –ди.)

Укытучы. Кемнең җавабы шундый ук –  басыгыз. Кемнең башкача?

Балалар бергә: “Шәвәли”

Слайд № 6. Табышмакның җавабы чыга.

Слайд № 7. Шәвәли керә, шигырь һәм табышмак сөйли

Укытучы. Исәнме, Шәвәли, дәрескә рәхим ит! Бик вакытлы килгәнсең, бүген синең турында  да шигырьләр сөйләрбез.

Шәвәли: Мин дә буш кул белән килмәдем, китап алып килдем. Бу китапны сезгә бүләк итәм, аны укыганыгыз бармы?

Балалар: Бар.

Укытучы. Балалар да Ш. Галиевның табышмак шигырьләрен беләләр.

 “Ничә мәче?” табышмак- шигыре сөйләнә. Балалар җавап бирәләр. Өчәү.  (балалар ясаган иллюстрацияләрне  күрсәтү) “Шәвәли хәйләсе” шигыре сөйләнә.

3. Шәвәли турында нәтиҗә чыгару.

Укытучы. Шәвәли нинди малай? Каян килгән ул, ничә яшь аңа? (Кызыксынучан, эзләнүчән, шаян, шук, хәйләкәр...)

Слайд № 8. Эльвина. Шәүкәт абыйның туган авылында чыннан да Шәвәли исемле дус малае булган. Ул бик мәзәкчән, үткен булган. Шул абыйны күздә тотып, ул шук Шәвәлине иҗат иткән.

4. Командалап эш. А) Мәктәп тормышына кагылышлы әсәрләрен сөйләү һәм сәхнәләштерү.

Укытучы. Шәүкәт Галиев беренче чиратта балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән таныла. Менә ул мәктәп тормышының  кызыклы якларын табып, безнең белән бүлешә, безне көлдерә, яхшыны начардан аерырга өйрәтә. “Мәктәп”темасына чыгыш ясау. (1 нче команда.)

Б)«Онытылган» шигыренә инсценировка. «Кадак», «Иншаның файдасы”шигырьләрен яттан сөйләү.

В) Йомгак ясау. Укытучы. Сезгә Мәсгуть, …ошадымы? Бу шигырьләре белән Шәүкәт абыегыз  нинди булырга өйрәтә?

Балалар. Ул балаларда гел яхшы сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылган:тырышлык, сабырлык, пөхтәлек, гаделлек һәм өлкәннәргә хөрмәт.

Укытучы. Аның күп кенә шигырьләренә композиторлар музыка язган. Шуларның берсе “Бииләр итек-читекләр” җыры. И. Якупов музыкасы. Җыр башкарыла. Слайд № 9

Слайд № 10. Укытучы. Бүгенге кичәбездә тагын бер сәләтле 10 сыйныф укучысы – Яценко Александр катнаша. Ул шигырьләр язарга ярата. Аның бу өлкәдә зур уңышлары бар. Минем иң соңгысы турында әйтеп узасым килә. 2013 елда Г. Тукайның туган көнен без Саша белән Казанда үткәрдек. Анда Татарстанның мәгариф министрлыгы, татарстан язучылар берлеге, һәм республиканың “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды үткәргән шигырь иҗат итүчеләр конкурсының җиңүчеләре  катнашты. Безне  Татарстан мәгариф министрлыгының  3 дәрәҗәле диплом, “Сәләт” лагерена ял итү өчен бушлай юллама белән бүләкләделәр. Хәзер ул шул конкурска язган шигырен сезгә сөйләр. “Татар теле – Тукай теле”.

Яценко. Ш. Галиев турында да 4 юллык шигырь яздым:

                                                                  Шәүкәт Гали – бөек шагыйрь

                                                                  Аны белә бөтен ил.

                                                                  Анардан үрнәк алыйк

                                                                  Матур шигырьләр языйк.

III. Ныгыту.

1. “Рифма тап” уены. Сималтиниус Раунд Тейбл структурасы.

Укытучы.  Балалар, хәзер шигъри биремнәр таратам. Анда төшеп калган сүзләр яисә кушымчалар өстәп язарга кирәк. Вакыт башлангач, биремне укып чыгасыз һәм уйлыйсыз. Бу вакытта таймер 1 минутка куела. Икенче тапкыр 1 минутта шигырьдәге төшеп калган сүзләрне язып куясыз. (1 мин).  Хәзер инде язган биремнәрегезне бер- берегезгә бирәсез 1 нче номер- 2 номерга, 2 нче номер- 3 нче номерга, 3 номер- 4 нче номерга, 4 нче номер- 1 нче номерга. Иптәшегезнең эшен укып чыгасыз, хаталар булса төзәтәсез. Бу эшне 3 тапкыр кабатлыйбыз. Моның өчен яртышар минут бирелә.

Укытучы. Командадан бер укучы шигырен кычкырып сәнгатьле итеп укый. Дөреслеге тикшерелә.

2. Ял итү минутлары.Слайд № 11. Микс- фриз –груп структурасы кулланып үткәрелә.

Укытучы:Укучылар басыгыз, урындыкларны рәтләп куегыз һәм ял итеп алабыз. Музыка уйный. Балалар бииләр, ял итәләр. Музыка туктый.

Укытучы. 1 нче сорау. “Ничә мәче?”шигырендә ничә мәче турында сүз бара?

Укытучы. 2 нче сорау. “Онытылган” шигырендә ничә укучы катнашты? (1)

Укытучы. 3 нче сорау. “Курыкма, тимим” шигырендә бала урманда ничә җәнлек белән очрашкан? (2)

3. Командалап эш.  Слайд № 12. Эльвина. Ш. Г. балалар өчен язылган 45 ләп китап авторы. Аның иҗатында көлкеле шигырьләр зур урын алып тора. Мондый шигырьләреннән дә яхшылык, ярату, җылылык ташып тора. Тәнкыйтькә кем генә эләкми? Әйдәгез шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик. 2 нче команда шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйли: “Фән кушканча”, “Ай, тешем сызлавы”, “Тавыклар көлә” ”Кычыткан”. Слайд №13  “Түбәтәйле кыярлар”,”Көлегез” шигырьләре сәнгатьле итеп яттан сөйләнә. Тактадагы рәсемнәргә игътибар итү. Слайд  № 14

4. Йомгак ясау. Балалар җавабы.  Аның шигырьләре юморга бай. Аларда Ш. Галиев  җитешсезлекләрдән, кимчелекләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләп яза. Аның кыярлары түбәтәй киеп куйган, тавыклары көлә белә, малайлары автобусны узып китә, ә куяны физзарядка ясый.

Укытучы. Бер-беребезне аңлап, кәефебезне күтәреп, дус-тату яшик дуслар!

Слайд № 15.

Эльвина. 2013 ел – Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы, ә Тәтеш муниципаль районында физкультура һәм спорт елы буларак билгеләп үтелде. Ш. Галиевның безгә калдырган бай әдәби мирасында бу темаларга караган әсәрләр дә бик күп. 3 команда укучылары чыгышы. Слайд № 16

“Физзарядка ясый куян”, “Җылы тигән”, “Курыкма, тимим!”, “Авылча, бабайча ял”, “Узып киттем автобусларны”шигырьләрен яттан сөйләү.

Слайд № 17. “ Камырша”,  “Кеше урман исә” шигырьләрен яттан сөйләү.

Укытучы.  Йомгак ясау. Сораулар бирү.  -Кәккүк нигә моңаеп кычкыра?

-Кеше анардан нәрсә дип сорый? -Кәккүк ничек җавап бирә?

-Кеше ни өчен тирән уйга чума?

Бу шигырьләрендә ул безне нинди булырга өнди? (Шәфкатьле, миһербанлы...)

 Рафт структурасы.  Слайд № 21.

 Укытучы. Хәзер без сезнең белән Ш. Галиев иҗаты буенча проект эше эшләрбез. Сез аны яисә китапчык, стенгазета, буклет формасында ясый аласыз. Эшләп бетергәч, бер укучы команданың эше турында сөйли.

III. Йомгаклау. Слайд № 18.

Укытучы. Күргәнебезчә, Ш. Галиев  олы мактауга, хөрмәткә лаеклы балалар шагыйре. Ул үзенең шифалы шигырьләре белән безне бары тик яхшылыкка өйрәтә. Ш. Галиевның нинди генә китаплары юк! Аларның күбесе Мәскәү китап нәшриятында рус телендә басылган.

Слайд № 19.

Укытучы. Аның тынгысыз хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да уңай бәяләнде. 1972 елда, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. 1982 нче елда Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды. 1995 елда аңа Татар  халык шагыйре исеме бирелде. 1996 елда А. Алиш исемендәге бүләккә лаек булды.

Балалар. Күргәнебезчә, дәресебезнең башында нәни Шәүкәтнең  әнисе әйткән сүзләре хак булып чыкты. Ул татар халкының танылган балалар шагыйре.

Укытучы. Киләчәктә дә Ш. Галиевның китапларын укырсыз, шигырьләрен өйрәнерсез дип ышанып калам. “Җирдә миңа ни кирәк?” шигыре сөйләнә.



Предварительный просмотр:

Проект яклау дәресе.

“Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс”

Максат:      Җәлилчеләрнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү;

эзләнү-тикшеренү күнекмәләре           формалаштыру;                                                                                ораторлык сәләтләрен үстерү;

патриотик тәрбия бирү; мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.

Җиһаз:мультимедияле презентация “Җәлилчеләр”, “Моабит дәфтәре” фильмыннан өзек, китаплар.

Укытучы.Исәнмесез, хәерле көн укучылар, килгән кунаклар. Бүген безнең дәресебез гадәттәгеләрдән үзгә булыр, чөнки ул проект яклау дәресе.

Эпиграф:

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыкларбелән макталып,

Исмең калсын  үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Җәлилчеләрнең исемнәре  әнә шундыйлардан.Менә алар: Гәйнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков,Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмəт Симай,Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев,Сәлим Бохаров.(Экрандаисемнәр һәм мәңгелек  ут рәсеме).Юк, ул исемнәр  генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символлар да. Чөнки бу исемнәрнең синонимнары булып,батырлык, кыюлык, каһарманлык,талантлылык, тугрылык кебек сүзләр тора. Алар  чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кешеләр. Аларның батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, алар чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесләре, горурлыгы. 2014-2015 уку елында  Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләнеп үтеләчәк.Бу датага мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелә. Түгәрәк эшендә дә бу уңайдан проект эше белән шөгыльләндек. Бүген “Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс” темасына проект тәкъдим итәбез.  Укучылар,  сез ике төркемгә бүленеп эшләдегез, ә хәзер инде үзегезнең әзер проектыгызны якларсыз. Сүз беренче төркемгә бирелә, төркем җитәкчесе –Гайнетдинова Э.

Гайнан Кормаш (Экранда портреты)

2014 нче елның 25 августында Берлин шәһәренең Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилчене җәзалап үтерүгә 70 ел тулды. Аларга үлем җәзасы чыгарган Германиянең империя суды бу төркемне «Кормашев төркеме» дип атый. Чөнки алар билгеләвенчә, төп оештыручы булып нәкъ менә Гәйнан Кормаш тора. Җәзалауны да фашистлар нәкъ менә анннан башлыйлар, үлгәндә Гәйнан Кормашка 25, ә Муса Җәлилгә 38 яшь була. Гәйнан Кормаш 1919 нчы елның 27 нче февралендә Казахстанда  дөньяга килә.Мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый.(шигыреннән өзек укыла)

Нугаев Раиф.

Фоат Сәйфелмөлеков. Ул 1916 елның 16 июлендә Ташкент шәһәрендә туа. 1938 елда Самарканд халык хуҗалыгы институтын тәмамлый. Сугышкача Таҗик ССРда сәүдә Наркомлыгында эшли. 1941 елны сугышка китә. (Экранда портреты)Фоат Сәйфелмөлеков легион пропагандисты була. 1943 елда аның группасына Едлинодагы легион штабын шартлату йөкләнә, әмма план тормышка ашмый. Фоат Сәйфелмөлеков арестлана, аны кеше чыдамаслык җәфалыйлар, тик ул бер кешене дә атамый.

1944 елның 25 августында, көндезге беренче 12 минутта, фашистик Алманиягә каршы чыгучы буларак, фашистлар аны икенче итеп җәллад балтасы астына кертәләр.

Әүхәдиев Әмир.

Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Спас районы Көек авылында туган. Әтисе Габделбари агай улына беренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигырьләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Ямбакты мәдрәсәсендә генә укып калмый, 1923 – 1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигырьләре шунда языла.А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкиятләр иҗат итә. (Экранда портреты,китаплар рәсемнәре)

1941 елда, сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта калып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру турында уйлый башлый. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш – зур батырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең пакълеген, килер фаҗиганең ачыклыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә:

Көрәш куа утлы давыл бөркеп,

Үлем кайный тирә-ягымда.

Ничек килер үлем? Дигән сорау,

Һич килмәде минем башыма.

Хәзер үлем тагын басып тора,

Баш очымда кайрый хәнҗәрен,

Тик белә алмыйм, тешне кысып

Сыкрый-сыкрый, дуслар, үләрмен.

Китмәс ахры бер кат минем яннан

Шартлап тора һаман кичләрен.

Янгын чыгып, янып үләрменме?

Белмим инде, ничек үләрмен.

Гильотинмы кисәр газиз башны,

Искәртмәстән яки атарлар,

Ачлык белән буып үтерерләрме

Яки биек дарга асарлар.

Ничек килер үлем – белеп булмый,

Тик билгеле шунсы хәзергә;

Тынмас ахры мине алып китми

Үзе белән салкын кабергә.

Ни булса да горур үлем бит ул,,

Европаның урта өлешендә.

Мондый үлем – бәхет. Теләсә дә,

Тими әле бик күп кешегә.

Күпме кәгазь языла безнең хакта,

Бәлки кабат аны укырлар,

Иптәше өчен кеше корбан була,

Шундый инде безнең гасырлар.

Көрәш белән тудык, көрәш белән

Керәбез дә ахры кабергә.

Язган икән соңгы сулышыбызны

Илебез бәхете өчен бирергә.

1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендә Алиш исемендәге бүләге булдырыла.

Каюмов Раил.

Җәлилче Фоат Булатов1913нчеелның 23 февралендә Уфа губернасының Мәләвез авылында туа. 1940 елның ноябрендә армия сафларына алына.Хәрби инженер званиесендә була. Белоруссиядә, чик саклау гаскәрендә хезмәт итә. Гитлерчы гаскәрләр белән бәрелешләрдә әсир төшә.Польшадагы Седльце әсирләр лагерендә Абдулла Алиш һәм Гариф Шабаев белән таныша. Муса Җәлил белән Ырынбурда чакта ук танышлыгы була. 1943 елның гыйнварында Ф. Булатов «Идел-Урал» газетасы редакциясенә урнаша, Ә. Симаев һәм Р. Саттар белән типографиядә листовкалар бастыра. (Экранда портреты)

1943 елның августында кулга алына. 1944 елның августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзаланып үтерелә.

Укытучы. Сүз икенче төркемгә бирелә.Төркем җитәкчесе – Хәлиуллин Гадел.

Муса Җәлил1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Алты яшеннән укырга өйрәнә, кечкенәдән үк җырга, музыкага һәм рәсем сәнгатенә сәләтлелеген күрсәтә, мондалинада уйный. (Экранда портреты)

Казан – дөнья татарларының мәркәзе – аны аеруча үзенә тарта. 20 нче еллар башында ул биредә Көнчыгыш педагогия институты (хәзерге Казан дәүләт педагогия университеты) каршындагы эшче яшьләр факультетында, ягъни әзерлек курсларында укый. Бер-ике ел үзенең туган ягында яшьләр оешмаларында эшләгәннән соң, ул Мәскәү университеның әдәбият факультетенда белем ала.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса, беренчеләрдән булып сугышка китә, хәрби-политик курсларда укып, өлкән политрук званиесе ала.1942 нче елның июнендә Волхов фронтында каты сугышлар вакытында чолганышта калып,яралы хәлдә дошман кулына эләгә. Тормышында иң фаҗигале һәм героик көннәр башлана. Әсир ителгәннән соң Җәлилгә, илен, халкын сату хисабына ирек, рәхәт тормыш вәгъдә итәләр. Муса моңа чирканып карый. Ул әсирлек белән килешә алмый, әсирлекне хурлыкка саный, туган ил өчен көрәшне дәвам иттерә алмавы өчен иленнән гафу үтенә.

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Укытучы:

 –  Укучылар, М.Җәлил еракка китеп карый белә. Сугышка киткәндә саубуллашу өчен өч яшьлек нарасыен ничек уятырга белми аптырый ул. Уятсам, нигә мине калдырып китәсең, дип елар, ә уятмасам, нигә уятмаган, дип елар,- дип яза үзенең истәлекләрендә.   Чулпанының ярым ачык   күзләреннән бик тирән мәгънәле фикерләр укый ул, йөрәгендә гаиләсе белән “мәңгегә аерылабыз” дигән куркыныч  уй туа һәм ул ялгышмый да... Бу очрашу соңгысы була.(Кызы һәм тормыш иптәше белән төшкән фоторәсеме)

“Төрмәдә төш”шигыре

Төштә миңа нәни кызым килде,

Чәчләремне сыйпап тарады.

– Ай-һай, әти, озак йөрдең, – диеп

Күзләремә сөеп карады.

Мин кызымны кыстым күкрәгемә,

Шатлыгымнан шашып, исереп,

Шунда сиздем нинди көчлелеген

Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.

Чыгып киттек шуннан без болынга,

Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.

Нинди татлы – яшәү, көчле – сөю!

Нинди якты, иркен – җир йөзе!..

Мин уяндым. Урным шул ук төрмә,

Кулларымда шул ук богаулар,

Баш очымда шул ук кайгыларым,

Уяныр, дип көтеп торганнар.

Аһ, ник үрти мине хыял белән

Тик тилертеп кайтмас язларым,

Ник төш кенә минем шатлыкларым,

Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?

Укытучы:

 – Җәлилчеләр турында күп кенә китаплар, кинофильмнар, җырлар, шигырьләр иҗат ителгән. Хәзер сезнең белән “Моабит дәфтәре” фильмыннан өзек карап китәрбез.

Хисамов Рамил

Гариф Шабаев 1907 елның 15 декабрендә Башкортостанда  дөньяга килә. Тугызынчы сыйныфны Казанда тәмамлый. Исәнлеге начар булу сәбәпле, аны моңарчы армиягә алмыйлар, ләкин ул фронтка  үзе теләп китә.Аңардан нибары бер генә хат килә,анысы да сугышка китеп барышлый юлда язылган хат.Шулай да хатыны Мөнәвәрә белән кызы Лилия өметләрен өзмиләр: сугыш беткәнгә кадәр аннан хәбәр көтеп яшиләр.(Экранда портреты)

Сугышта аның часте чолганышта кала,совет гаскәрләре ягына үтеп чыга алмыйлар. Г.Шабаев Польшадагы Седльце концлагеренә эләгә.Бу махсус лагерь булып чыга. Бу лагерьда фашистлар төрле милләт вәкилләреннән   булган әсирләрне аерым   туплыйлар һәм легион өчен әзерләү эшен алып баралар.Шулай итеп, 1942нче елның 6 нчы сентябрендә татар легионы “Идел-Урал”төзелә һәм аңа үз байрагы тапшырыла.Шунысын да әйтергә кирәк, легионның байрагында да төрки-татар легиончыларының җиңнәренә таккан тамгаларында да “Идел-Урал” эмблемасы була,ул яшел һәм күк җирлектә кисешкән ук һәм хәнҗәр,ә өстә карага ак белән латин әлифбасында”Идел-Урал” дип язылган. Легиончылар махсус сүзләргә марш та язалар.

Легионерлар маршы

Зәңгәр күзләреңне текәп

 Көтмә әле, матурым.

 Кушымта:

 Без легионерлар, ирекле яшьләр,

 Алга киереп күкрәкне,

 Нык сызганып беләкне

 Ил төзергә без, җир биләргә без

 Ил төзергә, җир биләргә өйрәнәбез без.

 Халык өчен көрәш мәйданында

 Ут эчендә батырың.

 Кушымта:

 Шауласыннар, күкрәсеннәр

 Бөек халык шатлансын.

 Кушымта.

 Безнең эчтә, дәртле көчтә

 Көрәш җыры яңгырасын.

 Кушымта:

 Без легионерлар, ирекле яшьләр,

 Алга киереп күкрәкне,

 Нык сызганып беләкне

 Ил төзергә без, җир биләргә без

 Ил төзергә, җир биләргә өйрәнәбез без.

Гариф Шабаев та шул оешмага керә.Моабит төрмәсендә Муса Җәлил белән очраша. “Идел-Урал” легионының татар телендә чыгучы газетасы барлыкка килә.Гариф Шабаев  шунда хәреф җыючы була.

    25нче августта сәгать 8 дә аларның барысын да Плетцензее төрмәсенең “үлем йорты” дип аталган аерым барагына урнаштыралар. Мулла белән очраштырганнан соң, хөкем карарын укыйлар. Җәзалап үтерү барагына алып киләләр һәм гильотинада башларын кисәләр.Гариф Шабаев Муса Җәлилдән соң алтынчы кеше итеп үтерелә.

Семенова Полина.

Әхмəт СимайПенза губернасында 1915 елның  28 декабрендә туа. Ул  — татар шагыйре, журналисты, Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасында катнашучы. Башка татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашистлар  тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.Үлгәннән соңаңа Бөек Ватан сугышы 1-дәрәҗәле Ордены бирелгән. (Экранда портреты)

Лапина Виктория.

Зиннәт Хәсәнов 1916 елның 16 ноябрендә Сарман районында туган. Колхозда, Казан төзелешләрендә эшләгән. Совет сәүдәсе техникумы бетергән.Фашист әсирлегендә Зиннәт Хәсәнов "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасында музыкаль капеллада эшләгән, листовкалар тараткан, Едлин һәм Берлин антифашист төркемнәре арасында бәйләнеш вазифаларын башкарган. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Зиннәт Хәсәнов Гестапо азапларына чыдаган (кыйнаганнан, азаплардан соң чаларган). Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.(Экранда портреты)

Акбашев Илфат

Әхәт Атнашев 1917 елның 12 декабрендә Петропавел шәһәрендә (КазССР) туган. 1938 елда Кызыл Армиясенә чакырылган.Атлы гаскәрендә хезмәт иткән, Көнбатыш Украина һәм Бессарабия азат итүендә катнашкан. Батырлык өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән. (Экрандапортреты һәм орден рәсеме)

Пулемёт расчеты белән командалык иткәндә, фашистларга каршы сугышта Әхәт Атнашев каһарманлык күрсәтеп, каты яраланган һәм фашист әсирлегенә эләккән.АндаӘхәт Атнашев "Идел-Урал" легионында эләккән, яшерен антифашист оешмасына кергән. Фашистлар тарафыннан 1944 елның 25 августында Плецензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Соңгы жыр”шигыре

Җир йөзе шундый киң,

Күңелле һәм якты!

Тик төрмәм караңгы,

Ишеге йозаклы!

Күктә бер кош оча

Югары, югары!

Мин ауныйм идәндә

Кулларым богаулы.

Тышта бер гөл үсә

Яңгырга коенып,

Мин кибәм, мин сулам

Төрмәдә боегып.

Мин беләм: бик татлы

Да яшәү тойгысы!

Тик инде мин үләм,

Бу җырым-соңгысы!

Яценко Александр.

Сәлим Бохаров –  җәлилчеләрнең берсе.Ул  1916 елда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килә. Казанда финанс эшмәкәрләре курсларын тәмамлап, Миякә Дәүләт банкында бухгалтер булып эшли.Сугыш башлангач Кызыл Армиядә хезмәт итә башлый. Монда ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмашев оештырган яшерен оешмага керә, алманнарга каршы пропоганда алып бара.Башка җәлилчеләр белән Галләнур Бохараев 1944 елның 25 августында алманнар тарафыннан иң соңгысы  булып үтерелгән. (Экранда Сәлим Бохаров портреты)

1944 нче елда Дрезден шәһәрендә суд була. Фашистлар Германиясенә каршы политик көрәш алып барган өчен җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итәләр.

М.Җәлилгә багышлап мин бер шигырь яздым. Хәзер шигырьдән өзек  укып китәм.

Муса.

 “Кичер илем!”, диеп язган Җәлил,

Ант итеп канлы сугышта.

Моңлы «Җырларым»ны көйләп барган

Үлемгә ул соңгы сулышта.

Гайнетдинова Э.  1944 нче елның 25 август иртәсендә, Плетцензее төрмәсендә 12 сәгать 06 минутта, Муса Җәлил һәм аның курку белмәс көрәштәшләренең башларын кисәләр. 11көрәшче палач балтасы астына башларын куйганда да Коръән сүзләрен искә төшерәләр, кулга-кул тотынышып елмаялар. (Экранда Плетцензее төрмәсе күренеше)

Укытучы:

 – Үлем һәм елмаю, бер-берсе белән янәшә куеп булмый торган төшенчәләр. Ә менә коточкыч җәза алдыннан татар ирләренең елмая алуы гаҗәпләндерә дә, сокландыра да, тетрәндерә дә. Бу вакытта Җәлилгә нибары 38 яшь кенә була, ә Әхәт Атнашевка нибары 27 яшь!Әле яшисе дә, яшисе иде...

Хәлиуллин Гадел. Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.Үзәктә М.Җәлилнең мәһабәт образы, ул тау башына кунган бөркетне хәтерләтә, менә кул-аякларын богаулаган чылбырны өзеп ташлар да бәхет өчен көрәшне дәвам иттерер кебек.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

(Экранда Казандагы музее, һәйкәле)

2 нче төркем эшенә йомгак.

– Укучылар, сез Җәлилчеләрнеңтормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнгәнсез, рәхмәт сезгә. Төркемдәге иптәшләрегезнең чыгышларына үз фикерләрегезне әйтеп үтегез.(Мультимедияле презентация, матур укылган шигырьләр, Җәлилчеләрнең батырлыгы, үлемсезлеге кабат билгеләп үтелә.Сугыш китергән ачлык, сабыйларның һәм аналарның күз яше, хәсрәт, югалтулар турында фикер алышу, документаль фильмнан өзек карау оештырыла).

ЭЙ АР ГАЙД структурасы. Өзек караганчы һәм аннан соң әңгәмә кору.

Укытучы:  – Укучылар, май аенда бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. 77 ел, бу нинди күп гомер! Сугыш кырларында Бөек Җиңү өчен башларын салган миллионлаган кешене искә алу көне бу. Үлгәннән соң да  үлемсез исемнәре, батырлыклары  халыкка көч биреп, киләчәккә өмет уятып яши аларның. Без әле киләчәктә дә бу темага эшебезне дәвам итәрбез. Шуның белән дәрес тәмам, чыгышларыгыз өчен рәхмәт!


Авторлык программасын сына



Предварительный просмотр:

БАТЫРЛЫК ДӘРЕСЕ

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗатына багышлана

Максат: Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен өйрәнү; иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам хисе тәрбияләү; ватанпәрвәрлек хисләрен үстерү өстендә эшләүне дәвам итү.

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1.Өй эшен тикшерү.

Укытучы:

  • Укучылар, узган  түгәрәк утырышында  өй эше итеп
    М.Җәлил иҗаты буенча әдәбият дәресләрендә алган белемнәрне кабатлап килергә бирелгән иде. Әйдәгез шул турыда сөйләшик.(Төркемнәрдән шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы мәгълүматлар тыңлана. Укучылар кул күтәреп җавап бирәләр)

(Тактага схема сызыла, схемага көтелгән җаваплар языла).

МУСА ҖӘЛИЛ

                                     ТОРМЫШЫ        ИҖАТЫ

1. 1906 нчы ел 15 нче февраль Оренбург                         1925 нче ел. өлкәсе Мостафа авылында туа.“Барабыз”                

                                                                                            исемле                                                                                  беренче шигырьләр

2. 1913нче ел.  Мостафа абзый гаиләсе                                     җыентыгы                                              

           белән Оренбургка күчә                                1928 нче  ел  “Иптәшкә”                                              

        шигырьләр җыентыгы

3. 1922 нче ел.  Муса Казанга килә..

4.  1923 нче ел.  Татар рабфагында укый башлый

5.   1927 нче ел. Җәлил Мәскәүдә яши башлый.  Мәскәүдә яшәгәндә

                                                                                “Хат ташучы” поэмасын, “Алтынчәч”,“Илдар”

либреттоларын яза.                                                                                                                                                                                                

7. 1932 нче елга кадәр.“Кечкенә иптәшләр”,    

 “Октябрь баласы” җурналларының                  

җаваплы редакторы.                                  

8.1927-31 нче еллар. Мәскәү университетының                                                                  

әдәбият бүлегендә укый                          1943 нче елда “Тупчы анты”

9.1935 нче ел. Мәскәүдә татар опера             исемле җыентыгы

          студиясендә эшли        басылып чыга.

10.1939 нче ел. Татарстан Язучылар берлеге                                                          

               җитәкчесе.

11. 1942 нче ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында.        “Моабит

дәфтәрләре”

12. 1942.Әсирлеккә эләгә.        җыентыгы.

13. 1944 нче елның феврале. Фашистларның хәрби                                                            

            суды Җәлилне һәм аның 11 көрәштәшен                                                                                  

            үлем җәзасына хөкем итә.

14. 1944 нче ел 25 нче август. Герой-шагыйрьнең                                                                        

             Плетцензее төрмәсендә гомере өзелә.

15. 1956 нчы елның феврале. Муса Җәлилгә

             Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Укытучы:

– Укучылар, Муса Җәлил турындагы белемнәрегезне тикшерү максатыннан сезгә сораулар бирелә.(Һәр төркемгә шагыйрьнең иҗаты һәм  тормыш юлы турында сораулар язылган карточкалар таратыла.Укучылар4-5 минут эчендә сорауларга җаваплар табарга тиешләр. РАУНД ТЕЙБЛ структурасы. Карточкалардагы сораулар бер төрле. Ахырда җаваплар чиратлашып  укыла).

Сораулар.

1.Шагыйрьгә һәйкәл куелган мәйдан. (Беренче май мәйданы)

2.Аның исемен йөртүче театр. (Опера һәм балет театры).

3.Беренче шигыренең исеме(“Бәхет”)

4. ”Хөкем алдыннан картинасының авторы.(Харис Якупов).

5.Шагыйрьнең беренче китабы.(“Барабыз”)

6.Муса укыган мәдрәсә.(Хөсәения)

7.Җәлилнең абыйсының исеме.(Ибраһим)

8.Мусаның әсирлектәге фамилиясе.(Гомәров)

9.Ул әсирлеккә ничәнче елда эләгә.(1942)

10.Җәлил белән ничә көрәштәше җәзалап үтерелә.(11).

Үз бәя.

II. Уку мәсәләсен кую һәм чишү.

Укытучы:

– Укучылар, без бүген сезнең белән Муса Җәлилнең иҗаты белән якыннанрак танышабыз һәм “Муса Җәлил- каһарман –шагыйрьме”- дигән сорауга җавап табарга тырышабыз.

 Безнең илебез 2015 нче елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Муса Җәлил, аның биографиясеннән күренгәнчә, Бөек Ватан сугышында катнаша һәм 1942 нче елның 26 нчы июлендә, каты яраланып,әсирлеккә эләгә. Ләкин фашист концлагерьларының коточкыч шартларыда шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул яшерен оешма аша дошманның үзоясында аңа каршы көрәш алып бара. Татар, башкорт әсирләре өчен  концертлар кую сылтавы белән, бик күп концлагерьларда була һәм андафашистларга каршы яшерен төркемнәр оештыра. Җәлилчеләр әсирләрнегитлерчыларның үзләренә каршы барырга өндиләр. Укучылар, хәзер Муса Җәлилнең сугыш чорында,әсирлектә язылган  шигырьләре белән танышабыз. (Төркемнәрдә шигырьләр җыентыгыннан укучылар шигырьләр укыйлар)Укытучы:

  • Укучылар, шагыйрь үзенең әсәрләрен нинди темаларга язганын әйтәбез һәм сезнеңчә шул теманы яктырткан юлларны укыйбыз. (Төркемнәрдә җаваплар, бергәләп 4  теманы калдырабыз)

Укытучы:

  • Укучылар, әсирлектә шагыйрь нинди хисләр кичерә?(Төркемнәрдән көтелгән җаваплар: туган илне, кадерле баласын,сөекле кешесен ярату, горурлык, шатлык, үкенү, нәфрәт, үч алу, өмет).

Укытучы:

–  Балалар шушы хисләр чагылган шигырь юлларын укыйбыз. (төркемнәрдә укучылар берәр куплет шигырь укыйлар, сәнгатьле укуга да иъгтибар бирелә)Укытучы. Җәлил үзенең шигырьләренең туган иленә кайтуы турында хыяллана, үзе үлсә дә алар илгә кайтыр, туган илендә аның батырларча һәлак булуын белерләр дип өметләнә. Аның шигырьләренең алдагы язмышы нинди? (Көтелгән җаваплар)

Укучылар. Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган белгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

Укытучы.  Бу җыентыкларга нинди исем бирелә?

Укучылар.  Бу җыентыкларга “Моабит дәфтәрләре”дип исем бирелә. Чөнки алар Моабит төрмәсендә язылалар.

Укытучы. 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы Героеисеме бирелә, чөнки илгә “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы кайта.

                  Димәк Муса Җәлил-                                                                                                                                                                                                                                                            

                

Герой        - шагыйрь

Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Ни өчен Муса Җәлилне герой-шагыйрь дип атыйбыз дигән сорауга җавап эзләдек һәм таптык.

   И

   М

  ә

  н

  Ч

   у

  л

   п        

  а

  н

   г

  а

   Д

   у

   с  

   к

   а

   Ш

   а

   г

   ы

   й

   р

   ь

 Җ

   ы

   р  

   л

   а

   р

   ы

   м

   В

   ә

   х

   ш

   ә

   т

    Б

   ә

   л

   а

 и

   р

   е

   к

б

ү  

л

ә  

к  

Сораулар.

Горизонталь буенча:

1. Агач исеме.

2. Кызына багышлаган шигырь

3. А. Алишка багышлаган шигырь

4. Җәлилнең һөнәре.

5. Ул шигырьләрен ничек дип атый?

6. Явызлык сүзенең синонимы.

7. ....- каза

8. Багышлармын калган гомерне  ...  өчен изге көрәшкә.

9. Аны һәркем сөенеп кабул итә.

Өйгә эш.

1. Муса Җәлилнең дәреслектәге шигырьләрен укып, берсен яттан өйрәнү.

2. Бер шигырьгә иллюстрация ясау.

3. Кроссворд чишү. Муса Җәлил шигырьләренең исемнәрен табарга.



Предварительный просмотр:

“Фәнни потенциал” түгәрәгендә уздырылган дәрес-экскурсия.

Тема: “Шушы яктан, шушы туфрактан без”.

Кереш лекция һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсия.(2 сәгать)

Максат:

1. “Иҗат түгәрәгенең” максаты һәм бурычлары, Тәтеш тарихы белән таныштыру.

2.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, иҗади эш  

белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, фәнгә карата кызыксыну  уяту.

3. Туган телгә, туган төбәккә карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Материал:

1.Шәһәребез музее материаллары.

Китаплар:

1. П.А.Чекмарев “Иделдә шәһәрчек бар”. – Казан, 2004.

2. Г.Ф.Саттаров “Атамалар дөньясына сәяхәт”. – Казан, 1992.

3. Г.Ф.Саттаров “Мәктәптә туган як ономастикасы”. – Казан , 1984.

Дәрес барышы.

Укытучы. Бу дөньяда һәркем өчен дә кадерле булган нәрсә ул – Ватан. Ватан-ана!  Кешенең анасы бер генә булган кебек, Ватаны да бер генә. Ә Олы Ватан Кече Ватаннан башлана. Нәрсә соң ул Кече Ватан? Кече Ватан ул – туган авыл, туган нигез, әти-әни, әби-бабай , туган-тумача, күршеләр... Кече Ватан ул – уйнап үскән урам, елга-күлләр, кырлар, урманнар, кошлар, бөҗәкләр...Олы Ватанны ярату кече Ватанны яратудан башлана.

Укучылар,мин Фәнис абыегыз Яруллинның “Тамырлар“ шигырен укыйм, ә сез аны ничек аңлатырсыз икән? Нәрсә турында бу шигырь? Автор нинди проблеманы   күтәрә?  Аны  чишүнең нинди юлларын күрсәтә? Сез  Фәнис абыегыз  белән килешәсезме?  

Ф.Яруллин.“Тамырлар”

Туган туфрагыма күмелеп калган

Гомер агачымның тамырлары,

Ул тамырлар җирдә сабыр гына

Көтеп ята безнең кагылганны.

Өр-яңадан катламнарны тишеп,

Калкып чыгар алар югарыга.

Аларны тик җылы яңгыр белән

Сугарырга кирәк, сугарырга.

Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый

Җир хәтерле, җир ул – мәрхәмәтле .

Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,

Тойсын гына безнең мәхәббәтне.

Тик җирнең дә сабырлыгы бетсә,

Череп китсә әгәр тамырлары?

Коткара алмас инде ул чагында

Әллә нинди җылы яңгырлар да.

(Укучылардан куелган сорауларга җаваплар алына, фикер алышу үткәрелә)

 Укытучы. Әйе, укучылар, Ф.Яруллин үзенең шигырендә һәрберебезне үз   гаиләсе, ыругының тарихын белергә өнди. Тамырларыбызны “сугарып  торырга” тиешбез, ди.  Безнең борынгы бабаларыбыз бу хакта бервакытта да онытмаганнар. Нәселне җиде   буынга кадәр белү – һәркемнең бурычы дип санаганнар һәм аны васыять итеп буыннан-буынга тапшырганнар. Бу хакта бик кыска, әмма бик төгәл итеп мәкальләрдә әйтелә.

Ата-бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.

Кардәш кардәшне кабергә кадәр ташламый.

Тамыр тарткан тарыкмый.

Нәсел шәҗәрәләрен төзү исә моны тагын бер кат дәлилли.

Ата-баба васыятен үтәү – безнең дә изге бурычыбыз. Сезнең белән бу эшне дәвам итәбез. Иҗат түгәрәгенең максаты нәкъ менә шул инде. Мин сезне түгәрәкнең программасы  белән таныштырам.(Укучыларга таратыла)  Иң беренче эш итеп, шәһәребезнең  туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясарбыз, тарихы  турында белемнәрне  искә төшерербез, яңа мәгълүмат алырбыз.

Музей җитәкчесе туган районыбыз һәм шәһәребез тарихы белән таныштыра. Экскурсия әңгәмә белән үрелеп алып барыла.

Укытучы. – Укучылар, без бу дәрестә шәһәребез тарихы белән таныштык. Ә хәзер нәтиҗә ясыйбыз.

Укучылар.  - Экскурсовод әйткәнчә,  Иделнең тормыш итү өчен уңайлы булган уңъяк ярларында кешеләр бик борынгы заманнарда –моннан 40 мең еллар элек үк яши башлаган.Алар иген иккән, мал асраган, аучылык, балыкчылык, бакчачылык белән шөгыльләнгән.

VIII гасыр урталарына таба Урта Идел буйларында, шул исәптән безнең төбәккә дә Азов буйларыннан татар халкының борынгы бабалары– болгарлар һәм аларга союздаш булган кабиләләр  күченә башлый.

Яңа җирләргә күченеп килгән болгарлар бу урыннардагы төп халыкның бер өлешен кысрыклаганнар, аны тагын да арырак, урман эченәрәк китәргә мәҗбүр иткәннәр, ә бер  өлеше белән экономик һәм көнкүреш элемтәләре урнаштырганнар.

Укытучы. - Риваятьләргә караганда, безнең шәһәребез 1578 елларда хәрби ныгытма буларак билгеле була. 1781 елда Екатерина II- Тәтешне уезд үзәге дәрәҗәсенә күтәрә.

Өй эше.

 – Әйе, шәһәребез Тәтеш дип атала.Ә ни өчен шулай атала соң ул? Шәһәребез атамасы кайдан килеп чыккан? Бу хакта уйланганыгыз, укыганыгыз, ишеткәнегез бармы? Өйдә сезгә әлеге сорауларга җаваплар әзерләп килергә кирәк булыр, чөнки киләсе дәрестән башлап без  “Атамалар ни сөйли?“  дигән бүлекне өйрәнә башлыйбыз. Ә темабыз– “Тәтеш атамасы тарихы” булыр. Бирелгән сорауларга җавапларны Г.Ф.Саттаровның   “Атамалар дөньясына сәяхәт” һәм “Мәктәптә туган як ономастикасы”дигән китаплардан табарсыз.
(Китаплар күрсәтелә)



Предварительный просмотр:

Сыйфат сүз төркемен гомумиләштерү

 (5 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Айгөл ХӘБИБУЛЛИНА,

Әлмәт районы Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы

Максаты: сыйфат сүз төркеме буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.

Фикер сәләтен үстерү максаты: аралашу күнекмәләрен, логик фикер йөртү сәләтен камилләштерү, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү.

Тәрбияви максат: үзара хезмәттәшлек итү күнекмәләре, туган телебезгә хөрмәт, төркемнәрдә дус-
танә мөнәсәбәттә эшләү ихтыяҗы үсеше өчен җирлек тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәлелеге: татар тел гыйлемендә сыйфат сүз төркемен, аның үзенчәлекләрен танып белү.

Метапредмет нәтиҗәлелеге:

а) регулятив гамәлләр ныгый – уку мәсьәләсен китереп чыгаруда, адымлап исем сүз төркемен, аның үзенчәлекләрен ачыклауда, рефлексия ясауда, үзбәя куюда катнашалар;

ә) коммуникатив гамәлләр ны-
гый – төркемдә һәм парларда эшләү барышында, аралашу күнекмәләре үсеше өчен җирлек туа: бер-берсен тыңлый, ишетә, фикерләрен дәлилле әйтә, башкаларның фикерен тулыландыралар, өйрәнелгән материал нигезендә әдәби сөйләмне үзләштерәләр;

б) танып белү гамәле ныгый – өйрәнелгән материалны модельдә күрсәтә һәм модельдән файдаланырга өйрәнәләр.

Шәхси нәтиҗәлелеге: иптәшләре-
нә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт, үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү, үзүсеш өчен шарт тудырыла; үз эшчәнлекләрен адекват бәяләргә өйрәнәләр.

Җиһазлау: 5 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге: Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов. –
Казан: Татар.кит.нәшр., 2012, интерактив такта, презентация, таратма материал, мәкальләр язылган карточкалар.

Дәрес тибы: кабатлау дәресе.

Дәрес барышы

  1. Ориентлаштыру, мотивлаштыру этабы
  2. Дәресне оештыру моменты.

Дәрестә уңай эмоциональ мохит булдыру. Яхшы кәеф теләп, дәресне башлау.

(1 нче слайд)

– Хәерле көн, укучылар!

Кәефләрегез ничек?

– Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик!

(Хәерле көн! Исәнмесез!)

– Рәхмәт, укучылар, утырыгыз!

  1. Актуальләштерү.

(2 нче слайд. Видеоролик)

– Ә хәзер сезнең белән видеоролик карап китәрбез.

(Нәни балаларның туган тел турындагы фикерләре буенча ясалган ролик карала.)

– Укучылар, бу ролик нәрсә турында? (Туган тел, татар теле турында.)

– Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Чөнки аны һәркем белергә тиеш, әти-әни өйрәтә, Г.Тукайның «Туган тел» шигыре бар.)

– Әлеге роликтагы теманы
2021 нче ел белән ничек бәйләп була? 
(2021 нче ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.)

(3 нче слайд)

– Афәрин, укучылар! Туган телебез турында бик күп матур әсәрләр иҗат ителгән, алар арасында иң күренеклесе – Г.Тукайның «Туган тел» шигыре. Әйдәгез, бергәләп шигырьне искә төшерик әле.

(4 нче слайд)

И туган тел, и матур тел,

әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

син туган тел аркылы.

– Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә игътибар итегез әле. Аларга сорау куегыз? (Нинди?)

– Ни өчен бу сүзләр нинди? соравына җавап бирә? (Алар предметның төрле билгеләрен белдерә.)

– Бу сораулар кайсы сүз төркеменең сораулары булып торалар? (Сыйфат сүз төркеменең сораулары.)

– Сыйфат сүз төркеме нинди? соравына гына җавап бирәме? (Юк, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.)

– Нәтиҗә ясыйбыз. Нинди? кайсы? cорауларына җавап биргән һәм предметның, затның төрле билгеләрен белдергән сүз төркеме ничек атала? (Сыйфат.)

  1. Уку мәсьәләсен кую.

(5 нче слайд. Тема)

– Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез дип уйлыйсыз?

(Сыйфат сүз төркеме турында.)

– Бүгенге дәресебезгә нинди максатлар куярбыз, укучылар?

(Сыйфат турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне бәяләрбез һәм тикшерербез.)

– Укучылар, сезнең өстәлдә һәркайсыгыз алдында үзбәя карталары ята. Һәр биремнән соң сез шушы критерийлар буенча үзегезне бәяләрсез. Биремнең санын бас-
кычка язып куярсыз.

(6 нчы слайд. Критерийлар)

1 нче баскыч, үз эшем, җавапларым белән канәгать түгел, дигәнне аңлата.

2 нче баскыч, яхшырак та эшли, җавап бирә ала идем, дигәнне аңлата.

3 нче баскыч, кулымнан килгәннең барын да эшләдем, дигәнне аңлата.

 

 

3.

 

2.

 

1.

 

 

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1 нче бирем

– Беренче биремебез түбәндәгедән гыйбарәт: сыйфатлар кулланып, туган телебез турында һәркем ике җөмлә яза һәм җөмләдә сыйфатларны билгели.

– Укучылар, биремне башкарып чыктыгызмы? Җавапларны тыңлыйк. (2–3 укучының җавабы тыңлана.)

– Үзегез язган җөмләләрдә сыйфатларны төшереп калдырып укыгыз әле. Җөмләләрегез матурмы? (Юк, сыйфатларсыз җөмләләр коры, тулы түгел.)

– Димәк, сыйфатлар безгә ни өчен кирәк? (Җөмләнең эчтәлеген тулырак, матуррак итеп бирү өчен.)

2 нче бирем (төркемнәрдә эш)

(7 нче слайд)

Һәр төркемгә рәсемнәр таратыла, укучылар шул рәсемнәр буенча «Милли кием – милләт йөзе» дигән темага 4–5 җөмлә яза, сыйфат һәм сыйфат ачыклап килгән сүзне билгели.

 

https://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2021/11/7-nche-slayd.jpg

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Укучылар, әйдәгез, биремнең үтәлешен тикшерик. Һәр төркемнән кемнең киемендә сәдәбе күбрәк, шул җавап бирә (яки теләк буенча).

– Укучылар, сыйфат ачыклап килгән сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (Исем.)

– Ул (сыйфат ачыклап килгән сүз) ничек атала? (Сыйфатланмыш.)

– Димәк, нәтиҗә ясыйк инде. (Сыйфат исем сүз төркемен ачык-
лап килүен һәм аның сыйфатланмыш дип аталуын әйтәләр.)

– Укучылар, әлеге рәсемдәге егет-кызлар сөйләшә белсә, нинди телдә сөйләшерләр иде? (Туган телләрендә – татар, рус, башкорт телләрендә.)

– Әйе, укучылар, һәр милләтнең үз туган теле, милли киеме, милли ризыклары, милли моңнары бар. Җир шарында яшәүче һәр милләт бер-берсенең туган телен, гореф-
гадәтләрен, милли традиция-
ләрен хөрмәт итеп яшәргә тиеш.

3 нче бирем (төркемнәрдә эш)

– Дәреслектәге 62 нче күнегүне төркемнәрдә башкарасыз. Иң элек һәркем хикәяне укып чыга, бергәләп хикәягә исем сайлый-
сыз, сыйфатларны билгелисез. Күнегүдәге таблицага нигезләнеп, сыйфат дәрәҗәләре турында сөйләргә әзерләнәсез. 
(Төркемнәрнең җаваплары тыңлана. Сыйфат сүз төркеменең 4 дәрәҗәсе бар: гади дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе һәм кимлек дәрәҗәсе. Гади дәрәҗәнең күрсәт-
кече юк, чагыштыру дәрәҗәсе
-рак/-рәк кушымчалары ярдәмендә ясала, артыклык дәрәҗәсе иң, ап –
һ.б. кисәкчәләр ярдәмендә, кимлек дәрәҗәсе -гылт, -гелт, -кылт, -келт кушымчалары ярдәмендә ясала.)

(8 нче слайд)

Ял минуты

«Серле тартма» уены (тартмага дәреслектәге 60 нчы күнегүдәге табышмак-сораулар язып салына. Бию (татар, рус, башкорт бию көйләре) көенә укучылар бии, төрле хәрәкәтләр ясый, тартманы бер-берсенә бирәләр, көй туктагач, сорауга җавап бирәләр).

  1. Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)
  2. Ашка салсаң, тәм кертә, борынга керсә төчкертә. (Борыч)
  3. Төнлә карасаң – күп була,

Көндез карасаң – юк була. (Йолдыз)

  1. Алфавитта ү хәрефеннән соң килә торган хәреф. (ф)
  2. Сикереп төшә, бозны тишә. (Тамчы)
  3. Сөяге юк, теше юк, сөйләмәгән сүзе юк. (Тел)

– Афәрин, укучылар, булдырдыгыз!

4 нче бирем

– Ә хәзер эшне парларда дәвам итәрбез. Сезнең алдыгызда мәкальләр язылган карточкалар бар, аларны укыгыз, сыйфатларны табыгыз һәм нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләгез. (Ачы
тел – зәһәр, татлы тел – шикәр; иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел; Күңеле турының теле туры; Сүзе хакның йөзе ак; Теле бозыкның күңеле бозык;
Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк; Туган телен кадерләгән халык кадерле була.)

– Укучылар, җавапларны тыңлап китик. Һәр парның җавабын тыңлыйк.

– Сыйфатлар җөмләнең кайсы урынында килгән? Алар нинди җөмлә кисәкләре булып килгән? (Алар җөмләнең уртасында һәм ахырында килгән, җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килгәннәр.)

– Белемнәрне ныгыту өчен дә-
реслектәге кагыйдәне карап китик.

(30 нчы биттәге кагыйдә укыла.)

– Кайсы очракта сыйфат җөмләдә аергыч яки хәбәр булып килә? (Сыйфат предметның билгесен белдерә, исемне ачыклый, җөмләдә аергыч була; сыйфат, предметның билгесе турында хәбәр иткәндә, җөмлә ахырында хәбәр булып килә.)

– Укучылар, сез укыган мәкаль-
ләрдә уртаклык бармы? 
(Әйе, алар тел, сүз турында.)

– Алар безне нәрсәгә өйрәтә? (Туган телне кадерләргә, матур,
әдәпле сөйләшергә.)

Модельләштерү. (8 нче слайд)

5 нче бирем. Сыйфат сүз төркеме буенча кластер төзү (төркемнәрдә эш)

– Без дәрестә сыйфат сүз төркеменең күп кенә үзенчәлекләрен күрдек, кабатладык. Ә хәзер сыйфат буенча дәрестә эшләгән барлык биремнәрне искә төшереп, бу сүз төркеме турында белгәннәребезне алдыбызда яткан ак битләрдә күрсәтербез. Ул нәрсәне белдерә, сораулары һ.б.ны түгәрәкләр эченә язарбыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Һәр төркемнән бер укучы чыгып сөйли, ясаган модельләрен аңлата. (9 нчы  слайд)

6 нчы бирем «Почмаклар».  Дүрт почмакка туган тел турында шигырьләр эленә.

– Укучылар, сыйныфыбызда дүрт почмак бар. Аларда шагыйрьләребезнең туган телебезгә багышланган шигырьләреннән өзекләр (1 куплет) язылган. Кайсы шигъри юллар сезгә якынрак,  шул почмакка барып басыгыз.

1 нче почмак

Рухи яктан үстерүче  – туган тел,

hәр милләтнең бердәнбере булган тел.

Татар барда яшәр әле минем тел!

Ышана бит, инана бит күңел гел.

Рәзинә Мөхияр

2 нче почмак

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем – бәгърем, син ул, син!

Хәсән Туфан

3 нче почмак

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Наҗар Нәҗми

4 нче почмак

Дөньяда иң-иң матур ил    

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

Энҗе Мөэминева

 

  – Укучылар, әлеге шигъри юллардагы фикерләр турында яңа төркемнәрегездә фикер алышыгыз, автор позициясен билгеләгез, сыйфатларны табыгыз.

  • Ә хәзер кемнәрнең чәче озынрак (һәр төркем дә билгеләнә)? Сүз сезгә!

(Укучыларның җаваплары тыңлана.)

III. Рефлексия, бәяләү этабы

  1. Рефлексия.

– Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Ничек уйлыйсыз:алдыбызга куйган максатларга ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә кыенлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?

  1. Үзбәя.

– Дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез. Дәрес барышында билгеләп барган үзбәя карталарын карап, үзегезгә билгеләр куегыз. Үзбәяләрегез минем билгеләр белән туры килсә, аларны журналга куям.

  1. Өй эше.

(10  нчы слайд)

  1. Мәҗбүри өй эше (репродуктив) – дәреслектәге 63 нче күнегү. Шигырьне укыгыз. Сыйфатларны әйтегез, сыйфатларны антонимнары белән язып алыгыз.
  2. Ярым иҗади (конструктив) – әдәбият дәреслегеннән сыйфатлар кергән 5 җөмлә язарга.
  3. Иҗади – «Борын-борын заманда Морфология патшалыгында Сыйфат дигән сүз төркеме яшәгән икән…» дип башланган әкиятне дәвам итәргә.

– Кадерле укучылар, без дәрестә туган телебез турында сөйләштек. Дәресебез ахырында «Туган телебезне саклау рецепты»н языйк әле.

(Тактада карточкалар бирелә: туган телебездә аралашырга, китаплар укырга, татарча бик сирәк сөйләшергә, туган телне өйдә генә кулланырга һ.б. укучылар туган телебезне саклау өчен кирәк дип тапканнарын сайлап тактага элә.)

– Туган телебезне саклау, үстерү өчен кайсылары кирәк, дип уйлыйсыз, сайлап алыгыз. Булмаганнарын өстәп язып куярга да мөмкин.

– Укучыларым, әлеге рецептны һәрчак истә тотыйк! Туган телебездә аралашып, башка телләрне дә өйрәнеп, хөрмәт итеп яшик!



Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Биргәнсең  син  миңа  (7 нче  сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Максат:

Өйрәтү максаты:Сибгат Хәкимнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәр алу, «Әнкәй» шигыре белән танышу, укучыларның  әсәрнең эчтәлегенә төшенүләренә, геройларга хас сыйфатларны дөрес бәяли алуларына ирешү.

Үстерү максаты:укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләрен   камилләштерү.

Тәрбияви максат:укучыларда  өлкән  буынга  ихтирам, әниләргә  карата  мәрхәмәтлелек  хисләрен  тәрбияләү.Шигърияткә   карата  уңай  мөнәсәбәт,  аңларга омтылыш уяту.

Алымнар: укытучы  сөйләме, эчтәлекне  хәтер  картасы  аша  сөйләү, «символлар  киштәсе» алымы, эзләнүчән  әңгәмә, үзлектән  уку,  сүзлек  өстендә  эшләү, телдән  сыйфатлама  бирү.

Җиһазлау:  төп ресурслар: «Әнкәй» әсәре, С.Хәким  әсәрләреннән китап күргәзмәсе, шагыйрьнең портреты; өстәмә ресурслар: ноутбук, проектор, дәрес өчен презентация, рәсемнәр.

Эш  формалары: төркемнәрдә эш, фронталь  эш, индивидуаль  эш, парларда  эш.

Көтелгән  нәтиҗә:

 Предмет нәтиҗәләре: С.Хәкимнең  тормышы  һәм  иҗаты  турында  мәгълүмат  алу. «Әнкәй» шигыренә караган лексика белән танышу, шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнү, эчтәлеген аңлауга ирешү.

Шәхси нәтиҗәләр: лирик геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү; үзбәя бирергә өйрәнү, коммуникатив эшчәнлекне алып бара белү.

Метапредмет нәтиҗәләре: сәнгатьле  сөйләм  һәм  лирик  әсәргә  анализ  ясау  күнекмәләрен  үстерү,  өлешләрдән бербөтенне төзи белү; гомумиләштерү.

Универсаль уку гамәлләре:

Танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру.

Регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү.

Коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.

 

Дәрес барышы

Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек). Максаты: сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

 

 

 

 

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

     Хәерле  көн, кадерле  укучылар.

 

2021 ел  Татарстаныбызда  нинди  ел  буларак  билгеләп  үтелә? 

Димәк, бу  елда  без  туган  телебезгә  тагын  да  якынаерга,  аны тагын  да  ныграк  өйрәнергә  тиешбез.

Әнә  шундый  истәлекле  елда  туган  телләрен  яратучы  һәм  горурланучы  укучыларга  дәрес  бирүемә  мин  бик  шат.

Хәерле  көн, исәнмесез.

Туган  телләр  һәм  халыклар  бердәмлеге  елы.

 

 

 

 

Дәрескә  максат  һәм  бурычлар  кую.

Максаты: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү. 

Бүгенге  дәрестә  без  иҗатына  тукталачак  шагыйрь – туган  теле, туган  җире  өчен  борчылган, яраткан, аларга  дан  җырлаган  бөек  шәхесләрнең  берсе – Сибгат  Хәким.

– Портрет белән эш.

Республикабызның беренче  Президенты  Минтимер  Шәрип  улы  Шәймиев аның  турында  әнә  нинди  сүзләр  язган. (Слайд)

  Шагыйрь  турында, аның  иҗаты  турында  сез  әле  алга  таба  җентекләп  өйрәнерсез.

–        Китап күргәзмәсен  тәкъдим  итү.

Кабатланмас  гади, шул  ук  вакытта  бик  тә  үзенчәлекле  шигырьләре; күпсанлы  җырлары  белән  танышырсыз. Ә  мин  сезгә  бүген  әдип  турында  берничә  мәгълүмат  кенә  бирәм. Быелгы  ел, бүгенге  көн  белән  бәйле  фактларны  гына  ассызыклыйм. Ачык  дәрестә  нәкъ  менә  Сибгат  Хәкимгә  тукталуым  юкка  гына  түгел: беренчедән, ул  безнең   күрше  Әтнә  районы  Күлле-Киме  авылында  туып-үскән. Халыклар  бердәмлеге  елы  дип  әйттегез, Сибгат  Хәким  яшәгән  төбәк  Мари  Республикасы  белән  чиктәш, һәм  алар  гомер-гомергә  дус-тату  гомер  кичергәннәр. Үз  истәлекләрендә  шагыйрь  бу  турыда  бик  матур  итеп  искә  ала. Без  күпмилләтле  республикада  яшибез, шуңа  да  башка  милләтләрне  хөрмәт  итеп, дус  яшәү – безнең  бурычыбыз. Икенчедән, Сибгат  Хәким  –  педагогия  институтын  тәмамлап, татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы  белгечлеге  алган  педагог. Быел  декабрь  аенда  шагыйрьнең  зур  юбилее, аның  тууына  110  ел  була. Менә  әлеге  фактлар  миңа  дәрес  темасын  сайларга  этәргеч  булды  да  инде.

Үрләреңне  менгәч, туган  ягым,

Рәшәң  белән  битем  юдың  син…

Туган  ягын, туган  авылын  искиткеч  яраткан  шагыйрьнең  иҗатын  өйрәнү  дөресе  булыр  дип  саныйм.

Туган  тел  турында

Сүз  бирдек  татарча, телне

Сакларга  ант  итештек, –

  дип  язган  ул.

 

Ә  бүген  без  Сибгат  Хәкимнең  бер  шигыре  белән  танышырбыз.

Әлеге  шигырьнең  исемен  белү  өчен  мин  сезгә  кечкенә  генә  бер  кроссворд  чишәргә  тәкъдим  итәм.

  Дөрес, укучылар, сез  бик  хаклы. Нәкъ менә «Әнкәй» шигыре  турында  сөйләшербез  бүгенге  дәрестә. Шуннан  чыгып, үзебезгә  максатлар  да  билгелик.

 

 

 

 

 

 

Бик  мөлаем, тыйнак, сабыр, ягымлы  кеше. Күзләре  нурлы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

.

 

 

 

 

 

Кроссворд  чишәләр.

Без «Әнкәй» шигыре  белән  танышабыз.

 Үзебездә  әниләргә  карата  мәрхәмәтлелек, игелеклелек  хисләре  булдырырбыз.

Дәфтәргә число, тема язалар.

Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау.

Әни – Җирдә  иң  газиз, иң  якын  кеше.

 

 

 

Әниләр  темасы  әдәбиятта  нинди  урын  тота?

Ни өчен шулай  икән? Әниләр  турында  нинди  әсәрләр  беләсез?

Әйе, әниләр  турында  бихисап  күп  әсәрләр  иҗат  ителгән  һәм  ителәчәк. Чөнки  әниләребезнең  безгә  кылган  изгелекләре  санап  бетерерлек  түгел. Әйдәгез, Сибгат  Хәкимнең  шигыре  белән  танышыйк.

 

Ул  безне  тудырган, күкрәк  сөтен  имезгән, төннәр  йокламый  бишектә  тирбәткән, беренче  елмаюыбызны  күреп  куанган, бишек  җырларын  көйләп, халык  моңнарын  күңелебезгә  сеңдергән.

Һәр милләт язучылары әниләргә багышланган шигырьләр, әсәрләр иҗат итәләр, чөнки Әни – дөньяда иң изге кеше.

 «Әни  кирәк», «Әни  килде», «Әниемнең  ак  күлмәге», «Әнкәй  безне  Сөннән  алып  кайткан», «Әни  кирәк», «Әни  диеп  язып  куйдым» һ.б.

 

Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

 

Язмада  тыңлау

     Нинди  матур  шигырь, шулай  бит, укучылар?! Гади  генә  шикелле, әмма  бер  кешедә  кабатланмаган сүзләр…

Әйтегез, укучылар, әсәр  кем турында?

 

 

–        Әнкәй сүзе нәрсәне аңлата?

 

С.Хәким сурәтләгән ана образы нинди?

 

Ана үз баласына нинди теләкләр тели?

 

Кое, чишмә сүзләре безнең тормышыбызда нинди роль уйный ?

 

Тулы чиләкләр белән очрау татар халкында нинди мәгънәне белдерә?

 

 Димәк, шагыйрьнең әнисе яхшылык кына теләүче изге кеше булып күз алдына килә.

 

Шигырьдә  аңлашылмаган  сүзләр  очрамадымы?

Сүзлек  эше: кое.

Мөлдерәмә.

Шигырь  сездә  нинди  хисләр  уятты?

 

 

 

 

 

 

– Әнкәй турында.

 

– Әни, әнигә яратып әйтү, ана.

 

 

 

Ана үз баласына изге теләкләр тели.

Кое, чишмә сүзләре безнең тормышта яшәү ролен уйный.

Тулы чиләкләр белән очрату татар халкында юлың уңуын белдерә.

 

Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

 

Лирик  геройга  ничә  яшь?

Аның  тормышын  ничек  күзалдына  китерәсез?

С. Хәким  үз  әнисе  турында  гына  сөйлиме?

Лирик  әсәр  хисләре  сезгә  дә  танышмы?

Үз  әниегезгә  мөнәсәбәтегезне  тасвирлагыз.

 Ни өчен әни үпкәләп йөридер?

 

 

 

 

Автор шигырендә нинди проблема күтәрә?

 

 

 

Укучыларның җаваплары.

 

 

 

 

 Чөнки балаларының күңеле далада, балалары әнисе янына бик сирәк кайталар.

– Әниләрне ярату, хөрмәт итү, балалар аякка баскач, әниләре янына сирәк киләләр.

Яңа белемнәрне ныгыту.

 

Тексттан мәкаль булган җөмләне табабыз, аңлатабыз.

Ә  хәзер, укучылар, әниләр  турындагы  башка мәкальләрне  дә  искә  алыйк, беренче  өлеше  белән  икенче  өлешен  туры  китереп  парлап  тактага  ябыштырып  куегыз.

Карточкалар  буенча  эш. Шагыйрь  әлеге  шигырьдә  күптөрле  сурәтләү  чаралары  кулланган. Сурәтләү чараларын уклар ярдәмендә тоташтырырга.

Төркемнәр арасында эш:

1 – Хәтер  картасы  төзи (бирелгән  рәсемнәрдән әсәр  эчтәлеген  эзлекле  рәвештә  ача  торганнарын  сайлап  алалар, ни өчен  икәнен  аңлаталар һәм  элеп  куялар).  

2 – Символлар  киштәсе (бирелгән  җисемнәрдән  әсәрдә  әйтелгән, мөһим  булган  әйберләрне  сайлап  алалар). 

 

 Бала күңеле далада, чөнки … .

 Такта  янында  эш.

 

 

 

Карточкалар буенча эш.

 

 

 

Төркемнәрдә эш.

Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

 Дифференциаль эш: шигырне  яттан  сөйләргә  өйрәнегез;

эзләнү  эше: С. Хәким  сүзләренә  язылган  нинди  җырлар  беләсез, берничәсен алып килергә;

иҗади  эш: бирелгән  мәкальләргә  нигезләнеп  инша-уйлану  язып  килегез.

 

Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяли, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе.

 

 

Йомгаклау. Максат: әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең кирәклеген аңлау.

 

 

Укучылар, дәресебезгә нәтиҗә чыгарыйк.  Алар нинди?   Сез бүген дәрестә нәрсәләр белдегез?

Автор  бу  шигыре  белән  нинди  хисләр  уятырга  тели  дип  уйлыйсыз?

 Ул  үз  максатына  ирештеме?

 Ә  без дәрес  башында  куйган  максатларыбызга ирештекме?

– Кайсы эшләрегез уңышлы килеп чыкты?

–Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

 

            Беләсезме, балалар, татар  халкы  бик  кунакчыл  халык, алар  кунакка  бүләксез  йөрмиләр.

Сибгат  Хәким  әнисенә  бүләкләр  бирергә  яраткан. Мин  дә  сезгә  бүләк  алып  килдем. Мин – нәкъ  сезнең  шикелле  7 нче  сыйныф  укучыларының  сыйныф  җитәкчесе, минем  укучыларым  сезгә  күп  сәламнәр  тапшырдылар, кунакка  чакырдылар  һәм  сезгә  бүләк  ясарга  ярдәм  иттеләр. Әлеге  бүләкләрне  сез  әниләрегезгә  бүләк  итегез. Алар  сезгә  тәмле  ризыклар  пешергәндә  кулланырлар, ә  сез  исә,  әниләрегезне  мактый-мактый  ашаганда,  безне  искә  алыгыз. Һәр  гамәлегездә  туган  җиргә, туган  телгә  хөрмәт  чагылсын. Һәр  гамәлегезне  башкарганчы,  әниегез  турында  уйлагыз.

Сез  дә  миңа  бүләк  бирегез  инде: конвертка  үз бәяне  салып  өстәлегезгә  куегыз, мин  аларны  җыеп  нәтиҗә  ясармын  һәм  билгеләр  куярмын.

«5» – мин  барысын  да  аңладым, бу  әсәр  бик  ошады, барлык  сорауларга  да  җавап  бирә  алам;

«4» – аңладым, тик сорауларым калды, әсәрне  кабат  яхшылап  укып  чыгачакмын;

«3» – мин җавап бирергә  кыенсындым, үземне уңайсыз  хис  иттем.

Шулай  ук  өстәлдә  фразеологик  әйтелмәләр  дә  бар, бүгенге  дәрестә  үз  халәтегезгә  туры  килгәнен  конвертка  салыгыз  һәм  өстәлегездә  калдырыгыз.

 

 

 

С.Хәким турында белдек, аның «Әнкәй» шигыре белән таныштык.

Дәресебез бик эчтәлекле, мавыктыргыч һәм тәрбияви характерда булды.

 

Әйе, аналар – бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта 



Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

6нчы  сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартында 1089 нче номеры белән расланган “Гомуми башлангыч, төп гомуми, урта(тулы) гомуми белем стандартының федераль компонентын раслау турындагы”  боерыгы  

- “ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ):1-11 нче сыйныфлар. -   Казан: Мәгариф, 2010

- Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1 – 11нче с-лар (басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы) – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 239 бит.

- 2015 - 2016 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге

- Казан шәһәре Совет районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “175 нче урта гомуми белем мәктәбенең” 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина, тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүне, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәләрне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чаралары белән танышуны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый  торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп карала. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес  тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Эш программасының максаты һәм бурычлары

Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты –  туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

 − татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

        Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Татар әдәбиятыннан укучыларның арадаш аттестациясе ______ майда, тест биремнәре формасында үткәрелә.

«Үрнәк программа»га кертелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы:

1. Г.Тукай, «Шүрәле» әкият-поэмасы, «Туган авыл» шигыре;

2. М.Гафури, «Ана» шигыре;

3. Һ.Такташ, «Мокамай» поэмасы;

4. М.Җәлил, «Чәчәкләр» шигыре;

5. Ә.Еники, «Туган туфрак» хикәясе;

6. Г.Бәширов, «Туган җирем — яшел бишек» повестеннан «Сабантуй» өзеге.

Укыту-тематик план

Эчтәлек

Сәгать саны

1. Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка.

6

2. Халык моңнары: җырлата да, елата да...

6

3. Кадерле син, кеше-туганым!

14

4. Энҗе карлар явып үткән...

6

5. Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

13

6. Ил өстендә илле дустың булсын.

10

7. Көлке көлә килә...

5

8. Һәр фасылың гүзәл, табигать!

10

Барысы:

70

Курсның эчтәлеге

I. Мифлардан чынбарлыкка.Халык авыз иҗаты.

Фольклор – халыкның коллектив иҗат җимеше. Анда халыкның теләк-омтылышының чагылышы. Фольклорның вариантлы булуы. Фольклор әсәрләренең  жанрларын гомуми күзаллау. Балалар фольклоры (бишек җырлары, табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр һ.б.). Башка халык авыз иҗаты белән чагыштыру.

Әдәбият теориясе. Фольклор. Халык авыз иҗаты (1 сәгать).

Мифлар. Татар халык мифлары.Мифлар – кешеләрнең дөньяны фантастик аңлавы.  Мифик геройлар турында төшенчә.  Миф белән әкиятнең аермасы. Рус, грек мифлары белән чагыштыру. «Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» «Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары. Мифларны өйрәнгән галимнәр. Язучылар иҗатында мифик геройлар. Рабит Батулланың “Албасты” пьесасы.

Әдәбият теориясе. Миф.Мифик геройлар(3 сәгать).

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

Мәкальнең акыл бирү, сөйләмне матурлау өчен кулланылуы. Мәкальләрнең тематикасы. Әйтемнең күчерелмә мәгънәдә кулланылган, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган жанр булуы. Мәкаль белән әйтемнең аермасы. Татар мәкальләре һәм әйтемнәренең русча эквивалентлары.

Әдәбият теориясе. Мәкаль, әйтем (1 сәгать).

II. Халык моңнары: җырлата да, елата да...Халык җырлары.

Халык җырларының авторы халык булуы. Аларның вариантлылыгы. Халык җырларының жанрлары. Йола җырлары, аларның килеп чыгу үзенчәлеге.  Йола бәйрәмнәреннән Сөмбелә бәйрәме. Чуваш халык бәйрәме Чуклеме. Тарихи җырлар. “Көзге ачы җилләрдә” җыры. Уен җырлары. “Кәрия-Зәкәрия” җыры.

Әдәбият теориясе. Халык җырлары. Халык җыры жанрлары. Йолалар, йола җырлары. Тарихи җырлар. Уен җырлары (3 сәгать).

Шигърияттә  халык көе.Шагыйрьләрнең кайбер шигырьләре халык тарафыннан көйгә салынуы. Г.Тукайның “Туган тел” шигыре. Аның төрле телләргә тәрҗемә ителүе.

Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре. Аның дә халык җыры кебек яратып җырлануы, киң таралган булуы. Композитор А.Монасыйпов турында кыскача белешмә. Кешенең балачагы үткән туган якның кадере.

Әдәбият теориясе. Автор җырлары (1 сәгать).

Татарстан Республикасы гимны.

Гимнның дәүләт символы булуы. Гимн уйнала торган очраклар. Гимнны тыңлау тәртибе. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторлары Р.Байтимеров, Р.Яхин. Гимн текстының эчтәлеге, көе. Әдәбият теориясе. Гимн (1 сәгать).

Җырны башкаручы – җырчы.Җырның яшәвендә башкаручының роле. Җырчы Р. Ваһапов – милли профессиональ эстрадага нигез салучы. Әдәбият теориясе. Профессиональ җырчы (1 сәгать).III. Кадерле син, кеше-туганым!

Нәкый Исәнбәт. Язучы турында кыскача белешмә. “Өч матур сүз” шигыре. Әти-әни, туган илнең кадере. Шигырьдәге лирик герой. Шигырьнең диалог формасында язылуы. Шигырьнең Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән аваздашлыгы.

Әдәбият теориясе. Лирик герой. Сынландыру.

Мәҗит Гафури. Әдип турында кыскача белешмә. Рус мәсәлчеләре белән чагыштырып өйрәнү.

«Әтәч белән Сандугач» мәсәле. Мәсәлдә туган җир кадере темасының дәвам итүе. Ирек, кеше өчен ирек кадере турында белешмә. Мәсәлдә сынландыру алымы. Мәсәлнең морале.

“Ана” шигыре. Шигырьдә ана өчен бала, бала өчен ана кадере. Н.Исәнбәт шигырьләре белән аваздашлыгы. Бишек җырларының әһәмияте турында мәгълүмат.Әдәбият теориясе. Мәсәл (2 сәгать).

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат.

“Шүрәле” әкият-поэмасы. Әкият-поэмада кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, туган авыл табигатенең матурлыгы. Шүрәле мифик образы. Әсәрдә егет һәм Шүрәле образларының бирелеше, аларга салынган мәгънә. Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр авторы – Байназар Әлменов (3 сәгать).

Фәрит Яруллин. Композитор турында белешмә.

“Шүрәле” балеты.  Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасына балет язылу. Балет авторлары Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Л.Якобсон турында мәгълүмат. Былтыр, Шүрәле образларының бирелеше. Сөембикә образы, аңа салынган мәгънә.

Әдәбият теориясе. Балет (1 сәгать).

Муса Җәлил. Шагыйрьнең тормыш юлы, сугыш чоры иҗаты, “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат. М.Җәлилнең музей-квартирасы.“Чәчәкләр” шигыре. Шигырьнең язылу урыны, вакыты. Шигырьдәге символлар. Ччәкләрнең матурлык һәм үлемсезлек символы буларак бирелүе. Туган илне ярату, туган илне саклау идеясе.

Әдәбият теориясе. Символ, строфа (2 сәгать).

Әмирхан Еники. Әдип турында кыскача белешмә.“Туган туфрак” хикәясе. Әсәрнең төп идеясе. “Нигез”, “туган туфрак”  төшенчәләре. Авыл табигатенең, авыл халкының бирелеше.  Хикәядәге символлар. Клараның эчке кичерешләре.  Авыл проблемалары (4 сәгать).

IV. Энҗе карлар явып үткән...Галимҗан Ибраһимов. Әдип турында кыскача белешмә.

 “Кар ява” хикәясеКышкы табигать, кар яву күренешенең тасвирлануы. Хикәядә чагыштырулар (1сәгать).

Кави Нәҗми. Шагыйрь турында кыскача белешмә.

“Кызыклы хәл” шигыре. Шигырьдә Вилдан белән булган хәлнең бирелеше. Строфа, рифмалар. Эчтәлекне ике өлешкә бүлеп карау мөмкинлеге. Шигырьдәге юмор (1сәгать).

Мәрзия Фәйзуллина. Тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә.

“Чыршының күлмәкләре” шигыре. Шигырьнең эчтәлеге, поэтик яңгырашы. Чагыштырулар, сынландыру. Шигырьдә күтәрелгән экология проблемасы (1сәгать).

Резеда Вәлиева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

“Нәни чыршы” шигыреШигырьнең эчтәлеге, кулланылган троплар. Шигырьдә күтәрелгән проблема (1сәгать).

Туфан Миңнуллин. Тормыш юлы турында мәгълүмат (5 сыйныфта үткәннәргә өстәмә).

“Акбай һәм Кыш бабай” пьесасы.   Пьесада Яңа ел бәйрәменә әзерлекнең бирелеше. Кыш бабай белән Кар кызы теләкләре. Яңа ел белән котлау сүзләре (1 сәгать)  VАкыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое.

Каюм Насыйри. Әдип турында кыскача белешмә. Аның энциклопедист галим булуы. Казандагы һәм Яшел Үзән районындагы музейлары.“Әбүгалисина” кыйссасыӘбүгалисина һәм Әбелхарис образлары. Аларның белемгә омтылышлары, белем өйрәнүдәге тырышлыклары. Белемнең файдасы. Әбүгалисинаның ярлы егеткә, Әбелхарисның патшага булышуы. Туганлык һәм көнчелек хисләре. Әбүгалисинаның галим булып танылуы.

Әдәбият теориясе. Кыйсса (3 сәгать).

Габделхәй Сабитов. Язучы турында кыскача белешмә.“Чүкеч” хикәясеЯзучының әйтергә теләгән фикере. Хикәядә малай һәм ата образлары. Әсәрдә искә алынган эш кораллары. Әдәбият теориясе. Хикәяләү (1 сәгать).

Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Әни ялга киткәч” хикәясеХикәянең төп идеясе. Малайның яңага омтылышы, эшчәнлеге. Малайның өйдә башкарган эшләре. Малайның эшкә өйрәнүе турындагы мәкальләр.

Әдәбият теориясе. Хикәяләүче (2 сәгать).Фәнис Яруллин. Әдип турында кыскача белешмә.

“Кояштагы тап” хикәясеӘсәрнең төп идеясе. Малай һәм ана образлары. Хикәядә ялганның, ялкаулыкның фаш ителүе. Яманлыкның эзе калуы. Әдәбият теориясе. Притча (2 сәгать).

Гөлшат Зәйнашева. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

“Кем булырга?” шигыре. Шагыйрәнең әйтергә теләгән фикере. Шигырьдә әйтелгән һөнәрләр. Һөнәр сайлауның мөһимлеге.

Мәгъсүм Латыйфуллин. Язучы турында кыскача белешмә.

“Сәйдәшнең юл башы” хикәясеСалих Сәйдәшевның һөнәр сайлавында зур роль уйнаган вакыйга. Танылган кешеләрнең төрле һөнәрләр турында уйланулары. С.Сәйдәшевның тормышына йогынты ясаган шәхесләр.

Әдәбият теориясе. Биографик әсәр (1 сәгать).

Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, музее, һәйкәле (1 сәгать).Равил Фәйзуллин. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

“Бердәнбер” шигыреШигырьнең төп идеясе. Бердәнбер сүзенең мәгънәсе.  Шигырьнең төзелеше (1 сәгать).

VI. Ил өстендә илле дустың булсын.

Дәрдемәнд. Әдип турында кыскача белешмә.

“Ике туган” хикәясеХикәянең эчтәлеге. Туганлык мөнәсәбәтләренең бирелеше. Әтәч белән тавыкның кешеләштереп (персонификация) бирелүе. Сәламәт булуның, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре (2 сәгать).

Һади Такташ. Шагыйрь, аның балачагы турында  мәгълүмат.

“Мокамай” поэмасы.  Поэманың эчтәлеге. Мокамай образының прототибы. Поэмада кулланылган сурәтләү чаралары. Тормыштагы ялгыш адымның һәлакәткә илтүе. Шагыйрьнең дуслык хисләренә тугрылыгы. Поэмадагы символлар.

Әдәбият теориясе. Поэма (3 сәгать).

Ренат Харис. Әдип турында кыскача белешмә. Аның төрле яклы иҗаты.

“Серле алан” пьесасы. Пьесаның эчтәлеге. Малайлар, карт образлары. Пьесадагы символик образлар. Ваемсызлык нәтиҗәләре. Бәхет, тынычлык өчен һәр кешенең җавалылыгы.

Әдәбият теориясе. Символик образ. Диалог. Монолог (2 сәгать).

Эльмира Шәрифуллина. Шагыйрә турында кыскача мәгълүмат.

“Дуслык, чын дуслык!” шигыреШигырьнең эчтәлеге, төзелеше. Дуслыкның көче турында уйлану (1 сәгать).

Шәүкәт Галиев. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Дуслык балы” шигыреШигырьнең эчтәлеге. Шигырьдә күтәрелгән милләтара дуслык, толерантлык проблемалары.

Шигырьнең строфалары, рифмалары, троплар (1 сәгать).

VII. Көлке көлә килә...Шәүкәт Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне” шигырьләреШигырьләрнең эчтәлекләре. Һәр шигырьдәге юмор  (1 сәгать).Фаил Шәфигуллин.  Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Ике тиен акча” хикәясе Хикәянең эчтәлеге. Марат образы. Хикәядәге юмор. Язучының юмор аша әйтергә теләгән фикере (1 сәгать).VIII.  Һәр фасылың гүзәл, табигать!

Роберт Әхмәтҗанов. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.“Иртә әле...” шигыре.  Шигырьдә табигать тасвиры. Кулланылган әдәби алымнар. Туган ил кадере. Әдәбият теориясе. Пейзаж (1 сәгать).

Гәрәй Рәхим. Шагыйрь турында кыскача мәгълүмат.

“Апрель” хикәясеӘсәрнең эчтәлеге. Төп идеясе. Хикәядәге чагыштырулар. Автор игътибарны юнәлткән табигать кануны.

Әдәбият теориясе. Портрет (1 сәгать).

Гомәр Бәширов. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат.

“Туган ягым – яшел бишек” повестеннән өзек.  Сабантуй турындагы өзекнең эчтәлеге. Сабантуй бәйрәменең тасвирлап бирелеше. Көрәшче егетләр, Хәкимҗан образлары. Сурәтләү чаралары. Сабантуй бәйрәме тарихы (3 сәгать).

Лотфулла Фәттахов.

Рәссамның тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат. “Сабантуй” картинасында сурәтләнгән табигать, авыл кешеләре (1 сәгать).

Балалар өчен чыга торган газета-журналлар.

“Сабантуй” журналы Журнал басылып чыгу тарихы. Журнал рубрикалары. Мәкаләләрнең эчтәлеге ( 2 сәгать).

6 нчы сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

 әдәби әсәрләрне, сүзләрен  дөрес әйтеп, йөгерек уку;

– авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

– әдәби − теоретик төшенчәләрне рус әдәбият белеме белән тәңгәлләштерү;

– татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

– авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

– 6 нчы сыйныф өчен минимумга кергән әсәрләрнең кыскача эчтәлеген, төп геройларын, күтәрелгән проблеманы белү;

– 10 −12 татар, рус, чит ил язучысы, шагыйрьләре исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

– 3 − 4 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

– Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы, һ. б.), балалар матбугаты турында белү;

– төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен  татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

– төрле халыкларның киң таралган мифларыннан хәбәрдар булу, берничә мисал китерә белү;

– 5 мәкаль, 5 әйтемне русча эквивалентлары белән  истә калдыру;

– мәкаль белән әйтем, миф белән әкият, халык җыры белән автор җыры арасындагы аерманы белү;

– төрле авторларның 2 − 3 шигырен яттан сөйли белү;

– сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

– төрле темаларга проект эше яклау;

– әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.

        Укыту-методик комплекты

  1. «Татар әдәбияты», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6 нчы с-ф. 2 кисәктә; төзүче–авторлары  Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.
  2. “Татар әдәбиятыннан эш дәфтәре”. 6 нчы сыйныф. Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел
  3. «Татар әдәбияты», Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. 7 нче с-ф.; төзүче–авторлары  Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Г.Г.Мулласалихова. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014 ел.
  4. Балалар өчен чыга торган вакытлы матбугат басмалары.

Татар әдәбиятыннан  тематик план

Сыйныф: 6

Укытучы: Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Сәгатьләр саны: 70

Барлыгы 70 сәг.; атнага 2 сәг.

Программа: “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус  балалары өчен):

1 – 11нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел, Рус телендә урта (тулы) белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1 – 11нче с-лар (басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы) – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 239 бит.

Дәреслек: “Татар әдәбияты”, Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 6нчы сыйныф. 2 кисәктә; төзүче – авторлары Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт”, 2014 ел.

Өстәмә әдәбият:

1.Вакытлы матбугат басмалары.

2. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.

3. Татар театры.(1906-1926). Тулыландырылган 2нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 308 бит.

4. Татар халык әкиятләре: Тылсымлы әкиятләр / Төзүчесе Л.Җамалетдинов. – Казан, 1994.

5.Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары,колледж студентлары өчен кулланма. – Тулыландырылган икенче басма. – Казан: Раннур, 2002. – 352 бит.

6. Хәсәнова Ф.Ф. Шагыйрь һәм заман/ Ф.Ф.Хәсәнова. – Казан: Школа, 2010. – 296 бит.

календарь-тематик план

Дәрес темасы

Дә-рес саны

Төп эчтәлек

Дәрес төрләре

Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Үткәрү вакыты

планда

фактта

Мифлар дөньясыннан — чынбарлыкка                                    1 нче чирек-18 сәг.

1

Халык зур ул, әдип ул, шагыйрь ул...

1

Халык авыз иҗаты (әкият, табышмак, мәкаль).

Әдәби теоретик күнекмәләр булдыру

Төрле халыклар-ның фольклор үрнәкләрен чагыштырып карау.

Халык авыз иҗатын гомуми күзаллау.

Халык авыз иҗаты әсәрләренә карата кызыксыну уяту, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.

2

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр...

1

«Шүрәле», «Шүрәлене ничек алдарга?» мифлары, «миф» төшенчәсе.

Әдәби әсәр тикшерү дәресе

Рус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү.

Мифлар, мифик геройлар турында төшенчә формалаштыру, миф белән әкиятнең

аермасын аңлау.

Халык авыз иҗаты әсәрләрнә карата кызыксыну уяту.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү.

3

Су асты галәмәт-

ләре.

1

«Су иясе», «Өй иясе», «Дедал белән Икар» мифлары.

Әдәби әсәр тикшерү дәресе

Рус, грек һәм татар мифологиясен чагыштыра белү.

Мифик геройлар турында төшенчә формалаштыруны дәвам итү, миф белән әкиятнең аермасын аңлау.

Иптәшең белән сөйләшә, башкаларны тыңлый белү — аралашу культурасы тәрбияләү.

Парлап, төркемләп сөйләшү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, сәнгатьле уку, җөмләләр төзү, башка халыкларның мифлары белән чагыштыру.

4

Мифлар бүген дә онытылмый.

1

«Албасты» мифы, Батулланың «Албасты» пьесасы.

Әдәби әсәр тикшерү дәресе

Проект әзерләргә өйрәнү.

Язучылар иҗатына мифик геройлар керүе белән таныштыру.

Аралашу культурасы тәрбияләү, экологик тәрбия.

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу, проект эшенә әзерлек.

5

Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль —
сүзнең җиләге.

1

Мәкальләр, әйтемнәр.

Сөйләм телен үстерү

Татар һәм  рус халык мәкальләрен чагыштыру.

Мәкаль һәм әйтем турында теорияне аңлап истә калдыру, аларның аермасын белү, мәкаль, әйтемнәр өйрәнү.

Халык авыз иҗаты белән кызыксыну уяту, әдәплелек тәрбияләү.

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу, дәреслек, дәфтәр белән эш, фронталь эш.

6

Нәтиҗә ясарга вакыт.

1

Мифлар, мәкальләр, әйтемнәр.

Белемнәрне ныгыту һәм системалаштыру

Белгәннәр-не кирәк ситуациядә искә төшереп куллана белү.

Миф, мәкаль, әйтем турында теорияне, аларга үрнәкләрне гомумиләштерү, аермаларын таба белү.

Халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту, аның кешеләрне тәрбияләүдәге әһәмиятен аңлау.

Монологик сөйләм, мәкаль-әйтемнәрнең башка телдәге эквивалентларын табу, төркемнәрдә сораулар, биремнәр төзү, мөстәкыйль эш.

Халык моңнары: җырлата да, елата да...

7

Халык җырла-

ры — иң кадерле мирас.

1

Халык авыз иҗатында җыр жанры, йола җырлары, Сөмбелә, Чуклеме бәйрәмнәре.

Әдәби теоретик күнекмәләр булдыру

Халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру.

Халык җырлары жанрлары, йола җырлары турында белешмә бирү, Сөмбелә бәйрәмен аңлату.

Укучыларда халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү.

«Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, ишетеп аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, сүзлек белән эш, җыр тыңлау, өйрәнү.

8

Халык җырла-рында —
тарих

чагылышы.

1

Тарихи җырлар, «Көзге ачы җилләрдә» җыры.

Әдәби әсәр тикшерү дәресе

Тарихи вакыйгалар, тарихи шәхесләр белән таныштыру, татар халкының үткәнен, тарихын, язмышын аңлату.

Тарихи җырлар турында белешмә бирү, «Көзге ачы җилләрдә» дигән татар халык җырын өйрәнү.

Тарихи җырлар аша чорны, халыкның язмышын аңлау.

Җырлар тыңлау, ишетеп аңлау, яңа сүзләр белән эш, фронталь әңгәмә, дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү —
үз фикереңне әйтү, Интернеттан тарихи җырлар турында мәгълүмат табу.

9

Уйный-

быз да, җыр-

лыйбыз да.

1

Уен җырлары: «Кәрия-Зәкәрия», «Әпипә».

Әдәби теоретик күнекмәләр булдыру

Сәнгать тәрбиясе бирү.

Уен җырлары турында белешмә бирү, «Кәрия-Зәкәрия» уен җырын өйрәнү.

Коллектив белән башкарылган халык җырлары, җыр культурасы белән танышу.

Сәнгатьле уку, чылбыр буенча уку, халык җырына яңа куплет уйлау, җырлы уен өйрәнү, видеоязмада татар биюе карау, милли киемгә орнаментлар ясау.

10

Шигъ-

рияттә —

халык

көе.

1

Г.Тукайның «Туган тел», «Туган авыл» шигырьләре, А.Монасый-

пов иҗаты.

Әдәби әсәр тикшерү дәресе

Милли үзаңны үстерү, үткәнеңне, тарихны өйрәнү.

Г.Тукайның халык җырлары турындагы хезмәтләре белән танышу, «Туган тел», «Туган авыл» җырларын өйрәнү; А.Монасыйпов турында белү.

Тукайга хөрмәт, милләтеңә, туган җиреңә, туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү.

Бер уен җырын яттан сөйләү, тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, фронталь эш, төркемнәрдә эш, аудиоязма тыңлау, дәреслек белән эшләү, дәфтәрдә эш, презентация карау.

11

Татарстан Респуб-ликасы-ның Дәүләт гимны.

1

Татарстан Республи-

касының Дәүләт

гимны.

Әдәби теоретик күнекмәләр булдыру

Дәүләт гимнын тыңлау тәртибен белү.

Дәүләт гимны турында теоретик төшенчә бирү һәм гимнның сүзләрен аңлап истә калдыру.

Татарстан Республикасы, аның казанышлары белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Фронталь әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу, җыр тыңлау,

җыр сүзләрен тәрҗемә итү, истә калдыру.

12

Җырсыз кеше — канатсыз кош.

1

Халык җырлары, җыр жанрлары, автор җырлары, гимн.

Әдәби теоретик күнекмәләр булдыру

Төрле чыганаклар-дан кирәкле мәгълүмат таба белү.

Җыр жанрлары, җыр сәнгате турында белемне ныгыту.

Укучыларда җырга, музыкага мәхәббәт тәрбияләү, коллектив башкару, җырлау культурасы үстерү.

Телдән журнал әзерләү, төркемнәрнең чыгыш ясавы, диалогик сөйләм, чылбыр буенча сорау — җавап.

Кадерле син, Кеше туганым!

13

Иң

кадерле кешеләр.

1

Н.Исәнбәтнең «Өч матур сүз» шигыре,

«лирик герой» төшенчәсе.

Сөйләм телен үстерү

Автор әйтергә теләгән төп фикерне таба, аны тормыш белән бәйли белү.

Язучы Н.Исәнбәт иҗаты белән танышу, «Өч матур сүз» шигыренең эчтәлеген, «лирик герой» төшенчәсен аңлау.

Әти-әнинең, туган илнең кадере турында аңлау, сөйләм телен үстерү.

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.

14

Ирек

кадерлеме?

1

М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле,

«сынландыру», «мәсәл».

Язучы иҗатын өйрәнү

Татар мәсәлчеләрен рус әдәбиятын-дагы мәсәлчеләр белән чагыштыра, мөстәкыйль укып, нәтиҗә ясый белү.

Язучы М.Гафури иҗаты, «Әтәч белән Сандугач» мәсәле  белән танышу, «сынландыру»  төшенчәсен аңлау.

Тормышта ихтыяр көченең, белемнең кирәклеген аңлау.

Биографияне мөстәкыйль укып, сорауларга җавап эзләү, сәнгатьле уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, мәсәлнең морален табу, рәсемнәр белән эш, дәреслек, дәфтәр белән эш.

15

Анага бала кадерле, балага ана кадерле.

1

М.Гафури-

ның «Ана»

шигыре.

Әдәби әсәр тикшерү

Музыка дәресендә өйрәнгән бишек җырлары яки әниләр турындагы җырларны искә төшереп, әдәбият белән бәйләнешне аңлау.

Язучы М.Гафури иҗаты белән танышуны дәвам итү, «Ана» шигырендә автор фикерен

аңлау, сәнгатьле уку.

Әниләргә карата ихтирам тәрбияләү.

Рольләргә бүлеп уку, шигырьне тыңлау, сүзлекчә белән эшләү, сәнгатьле эшләү, парларда яки төркемнәрдә эшләү, яңа материалның таныш әсәрләр белән бәйләнешен табу.

16

Г.Тукай-

ны

биргән, җырлар-

да җыр-

ланган

ямьле

Казан

арты...

1

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

Әдәби әсәр тикшерү

Географик картадан Тукай туган, яшәгән җирләрне, әкият-поэма-дагы «Казан арты» дигән урынны таба белү, аңлау.

Шагыйрь Г.Тукай турында 5 нче сый-
ныфта өйрәнгән-нәрне искә төшерү, тулыландыру,  «Шүрәле» әкият-поэмасының 1 нче өлеше белән танышу.

Әкият-поэмада сурәтләнгән урман атурлыгы, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аша экологик тәрбия бирү.

Презентация карау, төркемнәрдә биремнәр үтәү, әкият-поэманы тыңлау, сүзгә-сүз тәрҗемә итү, ярымтавыш белән уку, сәнгатьле уку, сайлап уку, чылбыр буенча уку, парлап сөйләшү.

17,

18

Барыбызга да таныш Шүрәле.

2

Г.Тукай иҗаты, «Шүрәле» әкият-поэмасы.

Әсәр өйрәнүне гомумиләштерү

«Аршын» сүзе-нең мәгънәсен аңлау, кайда кулланылы-шы турында белү, рәссам Б.Әлменов картинасы белән танышу.

Шагыйрь Г.Тукай биографиясен истә калдыру, «Шүрәле» әкият-поэмасының 2,

3 нче өлешләре белән таныш булу.

Экологик тәрбия бирү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, яңа сүзләрне активлаштыру — сүзләр, җөмләләр төзү, рольләргә бүлеп уку, сайлап уку, мультфильм карау.

2 нче чирек-14сәг

1

Дөнья-

ларны

«гизгән»

Шүрәле.

1

Ф.Яруллин-

ның

«Шүрәле»

балеты.

Әдәби теоретик күнекмәләр булдыру

«Балет», «либретто», «балетмейстер» төшенчәләрен белү.

Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-

поэмасына балет

язылуы, аның эчтәлеген белү, композитор Ф.Яруллин турында мәгълүматлы булу.

Эстетик тәрбия бирү.

Теоретик төшенчәләр белән танышу, видеоязма карау, композитор биографиясе белән танышу, аның буенча хронологик таблица тутыру, фикер алышу.

2,3

Чәчәк-

ләр —

матур-

лык һәм

үлемсез-

лек сим-

волы.

2

М.Җәлил

иҗаты, «Чәчәкләр», «Тик булса

иде ирек»

шигырь-

ләре.

Әдәби әсәр тикшерү

Тарихтан сугыш чоры турында белү.

М.Җәлил биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән танышу, «Чәчәкләр» шигырен аңлап уку, «символ», «строфа» төшенчәләре белән танышу.

Туган илне ярату, туган илне саклау —
мактаулы икәнен аңлау.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау.

4

Рәхәт

булса да

торган

җир,

сагындыра

туган ил.

1

Ә.Еники иҗаты,

«Туган туфрак» хикәясе.

Әдәби әсәр тикшерү

Катлаулы текст  белән эшләү, иң әһәмиятле-сен таба белергә өйрәнү.

Ә.Еники иҗаты белән танышу, «Туган туфрак» әсәрен укый

башлау.

Өлкән буынга карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт  тәрбияләү.

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.

5,6,7

Әби-ба-

байлар-

ның

туган

җире  

онык-

ларга

кадер-

леме?

3

Ә.Еники иҗаты, «Туган туфрак» хикәясе,

«символик образ» төшенчәсе

Текст белән эшләү. Әдәби теоретик күнекмәләр булдыру

План төзи белү.

«Туган туфрак» әсәрен уку, аңлау, Ә.Еники турында мәгълүматлы булу, әсәрдән өйрәнгән тропларны, символик образларны таба белү.

Өлкән буынга карата ихтирам, туган җиргә мәхәббәт  тәрбияләү.

Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәргә җавап табу, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү.

8

Бүлекне кабатлау, йомгак-лау.

1

Н.Исәнбәт, М.Гафури, Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Еники иҗатлары.

Белемнәрне ныгыту, гомумиләштереп кабатлау дәресе

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

Туган җирне ярату, туган як кадере, иң якын кешеләребезнең кадере турында аңлап калу.

Укылган әсәрләр турында фикер әйтү, кыскача эчтәлеген сөйләү, викторина сорауларына җавап бирү, мөстәкыйль эш.

9

Энҗе карлар ява.

1

Г.Ибра-

һимов

иҗаты,

«Кар ява»

хикәясе.

Әдәби әсәр тикшерү

Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү, һава торышының үзгәрешен аңлау.

Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Кар ява» әсәрен өйрәнү, һава торышы турында сөйли белү.

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Портретлары буенча язучыларны тану, яңа сүзләрне истә калдыру, язучы биографиясен уку, сораулар төзү, җавап бирү, презентация карау, караган буенча фикер алышу, һава торышы турында сөйләү.

10

Мәрхә-

мәтле

булыйк!

1

К.Нәҗми иҗаты, «Кызыклы хәл» шигыре.

Сөйләм телен үстерү

Игътибарны арттыру, балаларда күзәтүчәнлек тәрбияләү.

Язучының иҗаты турында белү, «Кызыклы хәл» шигырен өйрәнү, сөйләм телен үстерү.

Укучыларга экологик тәрбия бирү.

Язучы тормышы белән танышу, презентация карау, кош исемнәрен истә калдыру, дәреслек, дәфтәр  белән эш, парларда сөйләшү.

11

Чыршыларны сак-лыйк!

1

М.Фәйзул-

лина

иҗаты,

«Чыршы күлмәклә-

ре» шигыре.

Әдәби әсәр тикшерү

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү.

М.Фәйзул-линаның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Чыршы күлмәкләре» әсәрен өйрәнү.

Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, проект эшенә әзерлек.

12

Табигать — безнең байлыгыбыз.

1

Р.Вәлиева иҗаты, «Нәни чыршы» шигыре.

Әдәби әсәр тикшерү

Чыршылар турында мәгълүмат бирү.

Р.Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү,           «Нәни чыршы» шигырен өйрәнү.

Экологик тәрбия бирү.

Проект эшен яклап, төркемнәрнең чыгыш ясавы, яңа әсәр белән танышу, сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу.

13

Бәйрәм-

нәр

кирәк

сезгә дә,

кирәк

һәммә-

безгә дә!

1

Т.Миңнул-

лин иҗаты, «Акбай һәм Кыш бабай» пьесасы.

Әдәби әсәр тикшерү

Укучыларда татарча җыр-бию, рольләргә бүлеп уку сәнгатен үстерү.

Т. Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Акбай һәм Кыш бабай» әсәрен өйрәнү.

Җыр, бию сәнгатенә кызыксыну

тудыру.

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу.

14

Бүлекне кабатлау, йомгак-
лау дәресе.

1

Г.Ибраһи-

мов, К.Нәҗми,

Т.Миңнул-

лин,

Р.Вәлиева, М.Фәйзул-

лина

иҗатлары.

Белемнәрне ныгыту дәресе

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә белү.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

Экологик тәрбия бирү.

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

Акыл — тузмас кием, белем — кипмәс кое                                  3 нче чирек-20 сәг.

1

Күп укыган —
күп белер.

1

К. Насый-риның «Әбүгали-сина» әсәре.

Әдәби әсәр тикшерү

Үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, китапларны теләп укырга күнектерү.

К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү.

Белемгә омтылыш тәрбияләү.

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, таблица тутыру.

2

Күп укыган —

күп белер.

1

К.Насыйри-

ның «Әбүгалиси-на» әсәре,

«кыйсса» төшенчәсе.

Текст белән эшләү

География, биология, тарих фәннәре

белән бәйләп аңлату.

К.Насыйриның «Әбүгалисина» әсәрен өйрәнү.

Белемнең, акылның тормышта төп рольне уйнавына төшендерү.

Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу.

3

Ни чәч-

сәң —

шуны

урыр-

сың.

1

К.Насыйри-ның  «Әбүгали-сина» әсәре,

К.Насыйри музейлары.

Сөйләм үстерү

Укучылар-ны музейлар  белән таныштыру, кызыксындыру.

К.Насыйриның Казандагы һәм Олы Ачасыр авылындагы музейлары белән таныштыру, «кыйсса» төшенчәсе белән танышу.

Белем алырга, кешеләргә файда китерергә, игелекле булырга омтылыш тәрбияләү.

Сүзлек белән эш, парлап сөйләшү, мөстәкыйль укып, төп мәгълүматны аңлау, дәреслек, дәфтәр белән эш, презентация карау, фикер алышу.

4

Тырышкан — табар, ташка кадак кагар.

1

Г.Сабитов иҗаты, «Чүкеч» хикәясе,

«хикәяләү» төшенчәсе.

Әдәби әсәр тикшерү

Хикәядә очрый торган яңа сүзләрне (эш кораллары атамаларын) тормыш белән бәйләп истә калдыру.

Г.Сабитов турында белешмә бирү,

«Чүкеч» хикәясен өйрәнү,

«хикәяләү» төшенчәсе белән танышу.

Хезмәт тәрбиясе бирү,      җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Язучы тормышы белән танышу, презентация карау, инструмент исемнәрен истә калдыру, дәреслек, дәфтәр  белән эш, парларда сөйләшү.

5,6

Эшләгә-

нең — кешегә, өйрәнгә-

нең —

үзеңә. Егет кеше-
гә җитмеш төрле һө-нәр дә аз.

2

А.Алиш иҗаты,

«Әни ялга киткәч»

хикәясе,

«хикәяләү-че» төшен-чәсе.

Язучы иҗатын өйрәнү

Төрле ситуациядә югалып калмас-ка кирәклеген аңлату.

А.Алиш турында белешмә бирү, «Әни ялга киткәч»  хикәясен өйрәнү, «хикәяләүче»  

теоретик төшенчәсен истә калдыру.

Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

7,8

Эш кеше-

не тәрбия-ли, ялкау-лык —
боза. Ялган әйткән —
тотылыр...

2

Ф.Яруллин иҗаты,

«Кояштагы тап» хикәясе,

«притча» төшенчәсе.

Әдәби әсәр тикшерү

Җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Ф.Яруллин турында белешмә бирү, «Кояштагы тап» хикәясен уку, «притча» төшенчәсен истә калдыру.

Әниләргә карата шәфкать-лелек, хөрмәт хисләрен үстерү.

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру, план төзү.

9

Иң элек син Кеше бул, балам!  

1

Г.Зәйнашева

иҗаты, «Кем булырга»

шигыре.

Әдәби әсәр тикшерү

Төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү.

Г.Зәйнашева турында белешмә бирү, «Кем булырга?»  шигырен өйрәнү.

Тормышта үз урыныңны, һөнәреңне, аңа ирешү юлларын табарга омтылыш тәрбияләү.

Шагыйрәнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү, бер һөнәр турында сөйләү.

10

Сәйдәш-

нең юл башы.

1

М.Латыйфул-линның «Сәйдәшнең юл башы» хикәясе,

«биографик әсәр» төшенчәсе.

Әдәби әсәр тикшерү

Укучыларга төрле һөнәр сайлау юлларын аңлату.

М.Латыйфуллинның «Сәйдәшнең юл башы» өзеген уку, «биографик әсәр» төшенчәсе белән танышу.

Яңалыкка омтылу, һәрнәрсәне белергә теләү хисе тәрбияләү, милли горурлык хисләре формалаштыру.

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү.

11

Моңнар чишмәсе

Салих

Сәйдә-

шев.

1

С.Сәйдәшев иҗаты.

Композитор иҗатын өйрәнү

Җыр, музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

С.Сәйдәшевның  тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.

Төбәгебезнең күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре уяту.

Презентация карау, композитор турында музыка дәресендә алган белемнәрне яңа мәгълүмат белән тәңгәлләштерү, дәреслек, дәфтәр белән эш, музыка тыңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү.

12

Син башкаларга үрнәк-

ме?

1

Р.Фәйзуллин

иҗаты, «Бердән-

бер» шигыре.

Әдәби әсәр тикшерү

Төрле яклап үз сәләтләрен үстерүгә омтылыш тәрбияләү.

Р.Фәйзуллин турында белешмә бирү, «Бердәнбер» шигырен уку, анализлау.

Әти-әни, туган ил алдында җаваплылык хисләре, ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

Язучы иҗаты белән танышу, шигырьне тыңлап аңлау, чылбыр буенча сәнгатьле уку, сайлап уку, дәреслек, дәфтәр белән эш, төркемнәрдә фикер алышу.

13

Йомгак-лау, кабатлау.

1

К.Насыйри,

Г.Сабитов,

А.Алиш,

Г.Зәйна-шева,

С.Сәйдәшев,

Р.Фәйзуллин

әсәрләре.

Белемнәрне гомумиләштереп кабатлау

Укылганны искә төшереп, гомумиләштерә белү, командада эшли белү.

Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту.

Һөнәр сайлауга, тормышта урыныңны табуга дөрес караш тәрбияләү.

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

Илдә илле дустың булсын

14

Туган туганга кирәк.

1

Дәрдемәнд иҗаты, «Ике туган» әсәре.

Әдәби әсәр тикшерү

Сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы белән танышу, әсәрне уку.

Әхлак тәрбиясе бирү,

сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирү.

Презентация ярдәмендә язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, хронологик таблица тутыру.

15

Туганнар белән яшәү күңелле.

1

Дәрдемәнд иҗаты, «Ике туган» әсәре.

Әдәби әсәр өйрәнү

Бирелгән  текст буенча план төзи белү.

Дәрдемәнднең тормыш юлы турында белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү.

Әхлак тәрбиясе бирү.

Хикәяне рольләргә бүлеп уку, рәсемгә карап сайлап уку, өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча кыскача эчтәлекне сөйләү.

16

Шагыйрь үткән юл.

1

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы.

Әдәби әсәр өйрәнү

Тарихтан Һ.Такташ яшәгән чор турында мәгълүмат бирү.

Һ.Такташ турында мәгълүмат бирү, «Мокамай» поэмасы белән таныша башлау.

Туган якның кадерле, онытылмас икәнен аңлату.

Презентация ярдәмендә шагыйрь тормышы, ул яшәгән чор белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, сәнгатьле уку.

17,18

Әкият-

тәге ике бала кебек...

2

Һ.Такташ иҗаты, «Мокамай» поэмасы,

«поэма» төшенчәсе.

Әдәби әсәр өйрәнү

Һәр кеше тормышын-да хатирәләр барлыгы, аларның нинди булуының кешенең үзеннән торуы турында аңлау.

Поэма турында  теоретик төшенчә белән танышу, «Мокамай» поэмасын уку, аңлау.

Чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска

кирәклек турында аңлату.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, поэманы тыңлау, аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, поэмага анализ ясау.

19,

20

Бәхетне, шатлыкны

сакларга кирәк.

2

Р.Харис иҗаты,

«Серле алан» пьесасы, «диалог»,
«монолог»,

«символик
образ» тө-шенчәләре.

Әдәби теоретик күнекмәләр булдыру

Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү.

Р.Харис иҗаты белән танышу, пьесаны укып, нәтиҗә ясау, «диалог», «монолог» төшенчәләрен әдәби термин буларак истә калдыру.

Үзләре өчен, әйләнә-тирә өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында  фикер алышу, Р.Харисның рәсемнәре буенча җөмләләр төзү.

4 нче чирек- 18 сәг

1

Дус булуга ни җитә.

1

Э.Шәрифул-лина иҗаты, «Дуслык,

чын дус-

лык» шигыре.

Әдәби әсәр өйрәнү

Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын өйрәнү.

Э.Шәрифуллина иҗаты турында мәгълүмат бирү, дуслык турында шигырьне уку, сөйләм телен үстерү.

Дуслыкның кеше өчен мөһимлеген аңлату.

Шагыйрә турында белешмәне уку, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, шигырьне тыңлау, тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, сайлап уку, биремнәр үтәү, ятлау.

2

Дуслык булса, яшәр тынычлык.

1

Ш.Галиев иҗаты,

«Дуслык балы» шигыре.

Әдәби әсәр өйрәнү

Әдәбият теория-се, җыр, рәсем белән бәйләнеш табу.

Ш.Галиевнең иҗатын, тормыш юлын белү, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү.

Поликультуралылык, толерантлык хисләре тәрбияләү.

Парлап сөйләшү, шигырьне тыңлап аңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча сәнгатьле уку, эчтәлек буенча фикер алышу, шигырьгә анализ ясау, төрле милләт кешеләренең киемнәре, теле, йолалары турында сөйләшү.

3

Кабатлау, йомгаклау.

1

Дәрдемәнд,

Һ.Такташ,

Р.Харис,

Ш.Галиев,

Э.Шәрифул-лина әсәрләре.

Белемнәрне ныгыту дәресе

Укыганны искә төшереп, гомумиләштерә белү, командада эшли белү.

Бүлектә өйрәнгән язучы, шагыйрьләр турында иң төп мәгълүматны белү, әсәрләрен хәтердә ныгыту.

Туганнар, яшьтәшләр, төрле милләтләр, илләр арасында дуслыкны аңлау, дус яшәүгә омтылыш тәрбияләү.

Төркемнәрдә эшләү, викторина сораулары, мөстәкыйль эш.

Көлке көлә килә...

4

Шәүкәт Галиев —
юмор остасы.

1

Ш.Галиевнең «Курыкма, тимим!», «Атлап чыктым Иделне» шигырьләре.

Әдәби әсәрне анализлау

Елга башланган җир турында белү.

Ш.Галиевнең юмористик шигырьләре белән танышу,

шигырьгә анализ ясау, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Экологик тәрбия бирү.

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация ясау, карау, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, рольләргә бүлеп уку, дәреслек, дәфтәр белән эш.

5

Ике тиен — зур акчамы?

1

Ф.Шәфигул-

лин иҗаты, «Ике тиен

акча» хикәясе.

Сөйләм телен үстерү

Укылган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйләнештә күзаллый белү.

Ф.Шәфигуллин тормышы, иҗаты белән танышу, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.

Әхлак тәрбиясе бирү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү.

6

Акбай белән Карабай.

1

Ф.Шәфигул-лин иҗаты,

«Акбай белән Карабай» хикәясе.

Әдәби әсәр тикшерү

Көндәлек тормышка юмор белән карый белергә өйрәнү.

«Акбай белән Карабай» хикәясен уку, юмор аша язучы әйтергә теләгән фикерне табу.

Әхлак тәрбиясе бирү.

Хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, парлап сөйләшү, фигыльләрне, сыйфатларны табу, алар белән җөмләләр төзү, төп геройларны сурәтләү, план төзү, план буенча сөйләү.

7

Шаянлык файдасы.

1

В.Радловның «Шаян кеше» хикәясе.

Сөйләм телен үстерү

Галим В.Радлов турында мәгълүмат бирү.

Хикәяне уку, сөйләм телен үстерү.

Күп телләр белергә омтылыш, чит телләргә ихтирам тәрбияләү.

Язучы тормышы белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, ишетеп аңлау, сүзлекчә белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, биремнәр үтәү, эчтәлекне берничә җөмлә белән сөйләү.

8

Кабатлау, йомгаклау.

1

Ш.Галиев,

Ф.Шәфигул-лин,

В.Радлов, Г.Остер әсәрләре.

Белемнәрне системага салу дәресе

Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, тестка җавап бирә алу.

Бүлектә укылган әсәрләрне истә калдыру.

Әхлак тәрбиясе бирү.

Язучыларның портретлары белән эш, викторина сорауларына төркемләп, парлап җавап эзләү, мөстәкыйль эш.

Һәр фасылың гүзәл, табигать!

9

Җәйге иртә.

1

Р.Әхмәтҗа-новның «Иртә әле...» шигыре,

«пейзаж» төшенчәсе.

Әдәби теоретик күнекмәләр булдыру

Рәсем сәнгатендә пейзаж белән әдәбияттагы «пейзаж» төшенчәсен бәйләнештә күзаллау.

Р.Әхмәтҗанов турында мәгълүмат, «Иртә әле...» шигырен укып аңлау, «пейзаж» төшенчәсен белү.

Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү,  экологик тәрбия бирү.

Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, ярымтавыш белән уку, чылбыр буенча уку, сайлап уку, яңа сүзләрне өйрәнү, парлап сөйләшү.

10

Дөнья матур булсын өчен, әни  кирәк.

1

Г.Рәхимнең  «Апрель» хикәясе,

«портрет» төшенчәсе.

Әдәби теоретик күнекмәләр булдыру

Рәсем сәнгатендә портрет белән әдәбияттагы «портрет»

төшенчәсен чагыштыру.

Г.Рәхим турында белү, хикәяне  укып аңлау, «портрет» төшенчәсен белү, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Әниләргә ихтирам

хисләре тәрбияләү.

Дәреслек, дәфтәр белән эш, парлап сөйләшү, яңа сүзләрне төрле фигыль формаларына кую, җөмләләр төзү, план төзү, укыганны гади җөмләләр белән кыскача сөйли белү.

11,12,13

Көтеп алган Сабантуй.

3

Г.Бәширов-ның «Язгы сабан туйлары» әсәре.

Сөйләм телен үстерү

Төрле бәйрәмнәр-нең (бу очракта Сабантуй мисалында) тарихы белән кызыксыну.

Г.Бәширов  турында белү, «Язгы сабан туйлары» өзеген  укып аңлау, сөйләм телен үстерү.

Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.

Яңа сүзләрне язу, эчтәлек буенча төркемнәрдә фикер алышу, әсәргә җиңелчә әдәби анализ ясау, сораулар һәм биремнәр, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, план буенча гади җөмләләр белән сөйләү.

14

Сабан-
туй — картиналарда.

1

Л.Фәттахов-ның «Сабантуй» картинасы.

Сөйләм телен үстерү

Рәсем сәнгате белән әдәбиятның бәйләнеше.

Рәссам Л.Фәттахов, аның картинасы турында белү, сөйләм телен үстерү.

Халыкның гореф-гадәтләре, йолаларына ихтирам тәрбияләү.

Рәссам турында уку, презентация карау, картинаны карау, фикер алышу, сораулар төзү, сорауларга җавап бирү, картинаны сурәтләп сөйләү, парлап сөйләшү.

15

«Сабантуй»  дигән журнал бар.

1

«Сабантуй»  журналы.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Командада эшләргә, проект эше башкарырга өйрәнү.

«Сабантуй» журналы белән таныштыру, сөйләм телен үстерү.

Татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну тудыру, татарча журналдан мәгълүмат сайлый белү.

Журнал тарихына, аның Интернеттагы сайтына күзәтү ясау, журнал саннары белән танышу, төркемнәрдә фикер алышу, бер сан белән таныштыру өчен, төркемнәрдә эшне бүлешү, әзерләнү.

16

«Сабантуй» журналы бездә кунакта.

1

«Сабантуй»  журналы.

Сөйләм телен үстерү

Командада эшләргә, проект эше  башкарырга өйрәнү.

«Сабантуй» журналы белән таныштыру, язма сөйләм телен үстерү.

Актив яшәү рәвеше турында аңлату.

Әзерләгән чыгышларны тыңлау — проект яклау, журналга хат язу.

17,18

Кабатлау, йомгак-лау.

1

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр.

Белемнәрне гомумиләштереп кабатлау дәресе

Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү.

Әдәби әсәрләрне, теоретик төшенчәләрне аңлап истә калдыру.

Әдәбият белән кызыксындыру, тормыш белән бәйләнешне аңлау.

Тест, «Тапкырлар, зирәкләр клубы», викториналар, музейларга  экскурсияләр, китапханәдән җәйге каникулга китап алу.



Предварительный просмотр:

5нче сыйныф, рус төркеме

Белем баскычлары

II вариант

        

1. Мәдрәсәләрдә укучыларны`

1) Җырларга өйрәтәләр;

2) укырга өйрәтәләр;

3) расем ясарга өйрәтәләр.

2. Казанның татар укытучылар мәктәбендә

1) укытучылар әзерлиләр;

2) язучылар әзерлиләр;

3) шәкертләр әзерлиләр.

 З. Бу әдипләрнең кайсы Казанның татар укытучылар мәктәбендә укый?

1) Дәрдеманд;

2) Гаяз Искакый;

3) Габдулла Тукай.

4. Казан университеты-

1) 1804 нче елда Казанда ачыла;

2) 1804 нче елда Мәскәүдә ачыла;

3) 1904 нче елда Казанда ачыла.

5. Гаяз Искакый ...

1) балалар укыта;

2) алтын приискалары тота

3) әсәрләр яза, газета-журналлар чыгара.

б. “Мөгаллим» әсәреннән алынган өзектә кемнәр катнаша?

1) Салих һәм малайлар;

2) Гаяз һәм шәкертләр;

3) Исхакый һәм Салих.

7. Дәрдемәнд шигырениан дөрес булган юлны табыгыз.

1) Кил, өйрән, и туган, бер башка әсәрне...

2) Кил, өйрән, и туган, бер башка телне...

3) Кил, өйрән, и туган, бер башка сүзне...

8. Бу бүлектә танышкан өч уку йортының берсе турында языгыз.

5нче сыйныф, рус төркеме

Белем баскычлары

II вариант

1. Мәдрәсәдәге укучыларны

1) шәкертлар дип атыйлар;

2) школьниклар дип атыйлар;

3) укучылар дип атыйлар.

2. Казанның татар укытучылар мәктәбендә

1) бер ел укыйлар;

2) дүрт ел укыйлар;

3) ун ел укыйлар.

З. Бу әдипләрнең кайсы Казанның татар укытучылар мәктәбендә укыта?

1) Адлер Тимергалин;

2) Туфан Миңнуллин;

3) Каюм Насыйри.

4. Казан университеты -

1) Россиядәге иң беренче университет;

2) Россиядәге иң борынгы университетларның берсе;

3) Россиядәге иң яшь университетларның берсе.

5. Гаяз Исхакый -

1) язучы, драматург;

2) язучы, рәссам;

3) язучы , сәүдәгәр.

6. Гаяз Исхакыйның “Мөгаллим» әсәре

1) укучылар һәм укытучылар турында;

2) балалар һәм әниләре турында;

3) байлык һәм сатучылар турында.

7. Дәрдемәнд шигыреннән дөрес булган юлны табыгыз.

1) Бүтән һөнәр белү -яхшы һөнәрдер;

2) Бүтән  белү-яхшы һөнәрдер;

3) Бүтән телләр белү -яхшы һөнәрдер.

8. Бу бүлектә танышкан өч уку йортының берсе турында языгыз.



Предварительный просмотр:

Татарстаным- Ватаным. Квест- уен

(Класстан тыш уку дәресе\дәрестән тыш чараТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана, 7 нче сыйныф)

Казан шәһәре Совет районы

175 нче гомуми урта белем мәктәбенең

югары категорияле туган те һәм әдәбият укытучысы

Максат:

Метапредмет нәтиҗәләре: ТАССР тарихы турында булган белемнәрне билгеле бер системага салу, киңәйтү,  төркемнәрдәге эшчәнлекне планлаштыра белү, эзлекле  һәм логик фикер йөртү, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә белү,диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү,  Интернет- ресурсларын файдалы куллану, проект эшчәнлеге тәҗрибәсен яклау;

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: туган ягыбызны, туган телебезне ярату,  аның тарихына, мәдәниятенә  горурлык  хисе, Ватаныбызны саклау, аның турында кызыксынучанлыкны арттыру, уен барышында бер-береңә  карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Эшчәнлек юнәлеше:  гомумиинтеллектуаль;

Формасы: туган якны өйрәнүчеләр клубы

Җиһаз: презентация, интерактив такта, документкамера,  Татарстанның тарихын,  шәһәрләрен, мәдәниятын, сәнгатен, сәнәгатен, күренекле язучы-шагыйрь, галимнәрен яктырткан рәсемнәр стенды, “Татарстан Республикасы тарихы”н яктырткан китаплар күргәзмәсе, төрле төсле карточкалар, сандык, маршрут бите, музыка, проект яклау өчен “Татарстан” темасына конверттагы төрле  рәсемнәр, ТАССРның 100 еллыгы логотибы төшкән магнитлар.

Дәрес \ чара барышы.

I.   Оештыру өлеше.

Укучылар төркемнәрдә укытучыны каршы алалар.  Укытучы исәнләшкәннән соң утырышалар.

-Укытучы.  Исәнмесез, укучылар. Без сезнең  белән туган якны өйрәнүчеләр клубына җыелдык. Бүгенге эшчәнлекне квест- уен формасында оештырырбыз. Укучылар, квест- нәрсә ул?

Укучылар. Билгеле бер маршрут буенча нәрсәне булса да эзләү яки ниндидер биремнәрне үтәү.

Укытучы. Әйе,  бик  дөрес. Ә сез уенга әзерме?

Минем кулымда яшел, ак, кызыл тасмалар. Үзегезгә ошаган тасманы сайлап алыгыз әле. (укучыларның кулларында тасмалар)

-Укучылар, әйтегез әле бу тасмалардагы төсләр нәрсәне хәтерләтә?(Татарстан флагын, гербын). Без нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Туган ягыбыз- Татарстан турында сөйләшербез.

Квест уенда без төркемнәргә бүленергә тиеш Ничек бүленербез?(тасмаларның төсләренә карап)

-Әйе, бик дөрес. Кызыллар, Аклар, Яшелләр командасы буларак, эзләнү эшебезне башларбыз.

Квест уен билгеле бер маршрут бите нигезендә оештырылырга тиеш. Бу клубта маршрут бите  кайда яшеренде икән? Күзләр белән эзләп табыгыз әле(Такта янында 100 саны язылган төргәк)

  • Укучылар, ачыгыз әле төргәкне. Әйе, чыннан да бу маршрут бите.Ә  ни өчен 100 саны язылды икән?Быел- 2020 нче елның 27 нче маенда ТАССР оешуга 100 ел.
  • Бик дөрес, димәк бүгенге чарада сез нишләрсез, чарага максат куеп карагыз әле.(ТАССРтарихына багышланган төрле биремнәне төркемнәрдә үтәрбез)
  • Ә уен ахырында безне күчтәнәч көтә? Сез бу күчтәнәчне табарга әзерме?
  • Игтибар командалар, сез биремнәрне үтәгәндә игтибарлы булырга тиеш. Һәр дөрес биремгә  фишкалар (рәсемнәр)  биреләчәк.Ә хәзер  командалар урыннарга утырышабыз.

II.  Терәк белемнәрне хәтердә яңарту. Ковертларны алабыз. Анда киселгән фото, куар код бирелгән. Бу шәһәр турында мәглүматны 2 минут эчендә  интернеттан куллана алырсыз. Сезгә бу фотоны танырга һәм бирелгән сорауларга җавап бирергәт кирәк. Төркемнәрдә эшләнәндә бер- берегезгә игтибарлы, ихтирамлы булуыгыз сорала. Башладык.

1 төркемгә бирем. Казан Кремле.

Сораулар: Ул нинди таштан салынган?

Нинди елга ярында урнашкан?

Анда тагын нәрсәләр бар?

Юнеско Бөтендөня исемлегенә кертелгәнме?

2 төркемгә бирем. Болгар шәһәре.

Бу шәһәр нинди ?

Борынгы заманда анда кемнәр яшәгән дип уйлыйсың?

Бүгенге көндә монда нинди бина һәр кешене үзенә җәлеп итә?

Коръән китабы бу шәһәр белән ничек бәйле?

3 төркемгә бирем.Биләр шәһәре.

Риваять буенча, бу шәһәрне монголларда  саклап калу өчен ничә кыз кирмән төзегән?(40)

 “Изгеләр чишмәсе” кайда  ага?(тау астында)

Тау өстендәге теләкләр ташына менү өчен, ничә баскыч менәргә кирәк?(444)

Бу шәһәрдә “Кыйссаи Йосыф” поэмасын язган шагыйрь яшәгән.Ул кем?

  • Вакыт тәмам. Әйдәгез, сәгать йөреше тәртибендә җавап бирәбез. Дөрес җавапларга фишкалар таратыла.
  • Әйе, сез бик дөрес җавап бирдегез. Бүгенге көндә Казан Кремле, Болган, Биләр шәһәрләре үзләренең тарихы, матурлыклары белән кунакларны үзләренә җәлеп итеп тора. Сез булдырдыгыз. Афәрин!
  • Икенче стания.  “Тарих - саннарда » Дөрес җавапларга, фишкалар бирелеп бара.

Татарстан турында җөмләләр бирелгән, ә саннары  төшеп калган. Әйдәгез,  аларны урыннарына урнаштырабыз.(Смарт тактада бирем)  Кул күтәреп җавап бирәбез һәм тиешле урынга күчереп куябыз.

Татарстанның мәйданы: 68,0 мең. кв. км

Татарстанның башкаласы Казан  2005 нче елда 1000 еллыгын билгеләп үтте.

Татарстанда 21 шәһәр, 43 район  бар.  

Республикабызда 4 зур елга ага: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел.

Халык саны: якынча 4  млн кеше.

Республикада 115 милләт вәкиле дус һәм тату булып яши.

Укытучы.Афәрин,булдырдыгыз.

Укучылар. “Татарстанның шәһәрләрен беләсеңме?” Бу станциядә сезгә кроссворд чишәргә кирәк. Сораулары Татарстанның табигате, шәһәрләре турында булыр. Ачкыч сүзне сез табарсыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

1.Казандагы җәяүлеләр урамы ничек атала? (Бауман)

2.Чит илләрдә дә аның шигырәрен укыйлар. Танылган шагыйрнең туган ягы да, Казанда урнашкан парк атамасы да.(Кырлай)

3. Әлмәт  шәһәрендә кара алтын чыгаралар. Ул нәрсә?

(нефть).

4. “Восток” сәгат заводы кайда урнашкан? (Чистай)

5.КамАЗ автомобилен кайсы шәһәр җитештерә?(Яр Чаллы)

6 Бөек рус рәссамы И.Шишкин кайсы шәһәрдә туган? (Алабуга)

7. Буа шәһәрендә чөгендердән җитештерелә торган баллы азык-төлек. Ул нәрсә?

8. Кукмарада  җитештерелүче җылы аяк киеме. Ул нәрсә? (итек)

9.Татар халык әкияте атамасы да, Казанда урнашкан  боз аренасы да. Ул ничек атала? (Ак бүре)

10 Бу манара беренче татар ханбикәсе исемен йөртә. Ул кем булган? (Сөембикә)

- Вакыт тәмам. Ачкыч сүзләрне әйтегез. Нинди сүз килеп чыкты?

-Булдыргансыз!

-Ә хәзер бирем. Бу шигырьләрне төркемнәрдә   шатлык һәм горурлык интонациясе белән укып күрсәтегез әле.

Укучылар. Әйдәгез!

Укытучы. Афәрин. Әйдәгез,  шигырьләрне  рэп итеп җырлап карыйк.

- Укучылар.(җырлыйлар)

Укытучы. Кул чабыйк әле, ничек матур җырладыгыз. 

IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

Юлыбызны дәвам итәбез.Киләсе  тукталыш. Кунакка рәхим итегез.Күз алдына китерегез- сез экскурсоводлар. Кунакка килгән туристларны Татарстан  белән таныштырасыз. Моның өчен конвертта бирелгән рәсемнәрне кулланып, проект эше эшләрбез.  Өстәлдә яткан конвертларны алдык.  Сез  кунакларны ТАССРның 100 еллыгына кунакка чакырырсыз. Стенд рәсемнәренә дә игътибар итегез. Тукталышларда алган белемнәрне дә кулланып,эшегезне  киңәшләшеп  башкарырсыз. 2 -3укучы проектыгызны тәкъдим итәр.  Башладык. (Документкамера аркылы проектны карау һәм   яклау). ТАССР оешуның 100 еллыгын азсызыклап китү.

Укытучы. Сездән чын экскурсоводлар чыга икән бит. Кул чабып алыйк әле. Әйтегез  әле, һәрбер турист  истәлеккә нәрсәләр  китәргә мөмкин.

Укучылар. Сувенирлар , һ.б истәлекле бүләкләр

Укытучы. Менә сандыкны ачар вакыт җитте.Монда нәрсә яшеренде икән?

 Укучылар. Сувенирлар- мангит, значок, чынаяк, блокнот һ.б.

Укытучы. Әйдәгез,  карыйбыз. Бу кечкенә генә бүләкләр бүгенге чарабызның истәлеге булып калыр дигән теләктә калам.(ТАССРның 100 еллыгы логотибы төшкән магникларны тарату)

V.   Рефлексия.Укытучы.  Тактада   өч дәрәҗәле баскыч бирелгән. Бүгенге чарада алган белемнәргә таянып, сез  Татарстан турында кайларда чыгыш ясый алыр идегез?

1.Сыйныф, 2.Мәктәп күләмендә 3.Район, шәһәр, республика күләмендә.

Укытучы. Укучылар,  мин сезнең актив булуыгызга бик шат.Үз-үзегезгә ышанычыгызны беркайчан да югалтмагыз. Һәрвакыт шундый актив, ачык булыгыз дигән теләктә калам.

 Җавапларыгыз өчен сезгә  бик зур рәхмәт.

Шуның белән чарабыз тәмам. Сау булыгыз.