"Туган тел" конкурсы

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" мастер-класс конкурсына материаллар туплана. 

1. Фоторәсем

2. Эссе. "Мин укытучы булым эшләмим, мин укытучы булып яшим"

3. Авторлык программасы. "Иҗат түгәрәге"

4. Авторлык программасына бәяләмә

5. Конкурста катнашу өчен гариза

6. Ш.Галиев иҗатына багышланган әдәбият дәресе

7.  Дәрес театр. Г.Камалның "Беренче театр" пьесасын өйрәнү. 8 кл. рус. гр. 

8. Театрга багышланган дәрес өчен презентация

9. Театрга багышланган дәрестә белемнәрне актуальләштерү өчен презентация

10. Театрга багышланган дәрестә белемнәрне тикшерү өчен презентация

11. "Татар теле һәм әдәбияты дәресендә һәм дәрестән тыш чараларда  укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү" темасына чыгыш

12. Доклад материаллары. "Мәктәптә укучыларның фәнни тикшеренү эшчәнлеген оештыру"

13. Презентация "Туган җирем, мәктәбем, минем һөнәри эшчәнлегем" https://yadi.sk/i/jiv2HT2kouEUP

14. К.Тинчуринның "Американ" әсәре буенча сәхнәләштерү

15. Представление на участие в конкурсе от ОУ

16. Фрагмент мастер-класса по родному языку или литературе   https://yadi.sk/i/d7_1ozgbouENJ

17. Оценка педагогической деятельности от ОУ за последние 3 года

18. "Туган тел"мастер-класс конкурсына җибәрелгән мастер-классның конспекты

19. "Туган тел" мастер-класс конкурсына җибәрелгән мастер-класска презентация

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мин укытучы булып эшләмим, укытучы булып яшим

                                                          "Йөрәгемне балаларга бирәм.

                                                          Бар күңелем биреп укытам.

                                                        Менә инде өч дистә ел буе

                                         Шушы изге эшне

                                                                    Башкарам мин олы шатлыктан”.

Мин – укытучы...   Тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, үземнең яраткан хезмәтемнҽ яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Минемчә, балалар белән эшләү – зур бәхет ул. Алар гына риясыз ярата, шул яратулары белән укытучыга канат бирә, илһамландыра, ышаныч тудыра ала. Мин укучыларым белән очрашуны көтәм, әзерләнәм, аралашу өчен тиешле сүзләр сайлыйм. Минем бар эшчәнлегем алар өчен генә. Укучылар белән аралашу миңа чиксез шатлык, рәхәтлек китерә, чөнки мин аларга, алар миңа кирәк. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм: ярый әле шушы һөнәрне сайлаганмын! Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!Яраткан эшне генә бөтен күңелең биреп башкарып була. Минем өчен укытучы - һөнәр генә, җәмгыятьтәге урын, мавыккан эш кенә түгел, минем өчен укытучы - бөтен тормышымның мәгънәсе. Мин укытучы булып эшләмим, укытучы булып яшим.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Телебез сагында торучы да, халкыбызның гореф-гадәтләрен барлаучы, югалтмыйча саклаучы да, буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән әхлак кануннарын балаларыбызга җиткерүче дә ул татар теле укытучысы! Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, Ватанын яраткан, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә туган теле, газиз Ватаны өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

Минем омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру. Һәр баланың үз дөньясы... Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке халәтен яхшы чамалап эш итәргә кирәклеген аңлау бик мөһим мәсьәлә.  Дәрес уңышлы узсын өчен, мин сыйныфта психологик уңай халәт тудыруны беренче максат итеп куйдым. Чөнки белем алу өчен иң кирәкле шарт – укучы-укучы, укучы һәм укытучы арасында ышанычлы атмосфера, үзара ихтирам дип уйлыйм. “Бала ул тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да”. Плутархның сүзләре педагогиканың ике төп юнәлешен билгели. Нәрсәгә өйрәтергә? Ничек өйрәтергә? Моның өчен иң беренче булып  укучының фән белән кызыксынуы мөһим. Заман укытучысы булу, укучыларның игътибарын җәлеп итү өчен яңа технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Бүгенге көндә беренче юлдашым –  мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру- төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Укучыда кызыксыну очкыннары кабызу өчен, үзең ялкын булырга кирәк.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кабынып киткән белем ялкынын мин дәрестән тыш эшләрдә дә дәвам итәм. Моның өчен авторлык программасы төзедем һәм “Иҗат” түгәрәге оештырдым. Анда югары сыйныфта  укучы сәләтле балалар белән фәнни эзләнүләр, төрле проектлар, шигырь һәм мәкаләләр язу кебек эшләр алып барабыз. Олимпиадарда һәм төрле конкурсларда катнашырга  әзерләнәбез. Өч ел дәверендә эшләп килгән хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек. “Иҗат”чыларым арасында татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиада призеры, К.Насыйри исемендәге XIII яшүсмерләр һәм  “Без-Тукайлы халык” Республикакүләм фәнни-тикшеренү Тукай укулары җиңүчесе, “Туган телем-шагыйрьләр теле” фәнни-эзләнү конференциясе җиңүчеләре һәм башкалар булуы белән мин бик нык горурланам. Яратып һәм бөтен тырышлыгымны биреп башкарган хезмәтемнең нәтиҗәсен күрү- үзе бер бәхет. Әйе, бу нәтиҗәләргә ирешер өчен балаларны кызыксындыру гына җитми, даими рәвештә системалы эш алып барырга кирәк. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри сүзләре белән әйтсәк: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора”.  

Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда, дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә. Бу яктан миңа Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән эшләү ошый. Бу технология шәхесне заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыруны, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тота. Мин укучыларга иҗади сәләт һәм иҗади эш күнекмәсе бирүнең – кичә, бүген, киләсе көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйли, һәм үткәнне киләчәккә юнәлдерә торган бөек көч икәнлеген аңлап эш итәм. Балаларны дөрес юнәлешкә кертеп җибәргәндә, тышкы яктан бөтен нәрсәгә битараф булып тоелган балаларның да шигырьләр яза башлавы, төрле бәйгеләрдә катнашырга теләк белдерүләре үземнең дөрес юлда икәнлемне аңларга ярдәм итә. Шундый укучыларымның берсе татар авылында үскән һәм саф татарча сөйләшкән  рус егете. Ул  үзе иҗат иткән шигыре белән катнашып Республика күләмендә үткәрелгән “Татар теле-Тукай теле” шигырь конкурсында III дәрәҗәле диплом, “Сәләт” лагерена бушлай юллама һәм фотоаппарат белән бүләкләнде.

Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Өч дистә елдан артык хезмәт дәверендә шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам. Атаклы педагог К. Д.Ушинскийның: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, — дип язган сүзләрен һәрчак исемдә тотам. Даими рәвештә һөнәри белемемне камилләштерергә тырышам. Җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга барган заманда үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә  ала. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, ЕГЭ формасында педагог буларак тестны уңышлы тапшыру, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. 

Яшәү мәгънәсе җирдә калдырган эзең, кылган гамәлләрең ул. Минем укучыларым да таулар күчерердәй сәламәт, көчле вакытларын, зиһен сәләтләре иң зур мөмкинлекләргә ия булган елларын үз максатларына ирешү юлында фидакарь хезмәт белән уздырсалар иде. Алар күңеленә кешелеклелек, олы җанлылык, шәфкатьлелек орлыклары сала алган булсам иде. Минем саф йөрәгем һәм изге теләкләрем, янып-көеп йөрүләрем, дәртле омтылышларым балалар күңелен җылытып торса иде... Киләчәктә дә куйган хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп һәм тоеп яшәргә насыйп булсын иде!  


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Район (город), регион

Юридический адрес общеобразовательной организации, адрес, телефон

ФИО учителя (полностью), контактный телефон

Информация об учителе (должность, квал. категория, общий стаж работы, стаж  работы на последнем рабочем месте)

Ссылка на школьный (личный) сайт, где размещены материалы

Тетюши, Республика Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тетюшская кадетская школа-интернат имени генерал - майора Хапаева Владимира Аверкиевича»

422370, г. Тетюши, ул. Школьная, д. 2.

2-75-17

Сиякина Нафиса Равиловна, +79274159194

Учитель татарского языка и литературы, высшая квалификационная категория,

общий стаж- 31 год, в Кадетской школе- 11 лет

Мой татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Заявка



Предварительный просмотр:

7 сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресе.

Авторы: Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиякина Нәфисә Равил кызы.

Тема: “ Шифалы шигырьләр остасы”

Дәреснең тибы: эшлекле уен.                        

Максат: укучыларны Ш. Галиев иҗаты белән тулырак таныштыру, аның шигырьләрен укуга кызыксыну уяту; сәнгатьле  сөйләм, шигырь язу, шагыйрь иҗаты буенча проект эшләре үткәреп балаларның иҗади сәләтләрен үстерү; әдәплелек сыйфатлары, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Microsoft Office Power Point программасында шагыйрь иҗаты буенча презентация, шигырьләренә иллюстрацияләр, Ш. Галиев китаплары, “Бииләр итек, читекләр” җырына музыка, аудиоязма, Сингапур системасы үткәрү өчен материаллар (РАФТ структурасы һәм МИКС-ФРИЗ - ГРУП структурасы өчен музыка, СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ структурасы өчен шигъри биремнәр, таймер- секундомер)

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү. Уңай психологик халәт тудыру. Слайд № 1.Балалар музыка астында класска керәләр. (Музыка туктала)

Укытучы. Исәнмесез кадерле кунаклар! Хәерле иртә, иптәш кадетлар!

Слайд № 2.  

Укытучы: Бүгенге әдәбият  дәресен балалар шагыйре Ш.Галиевның якты истәлегенә багышлыйбыз. Аңа быел 20 ноябрьдә 85 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан республикабызда бик күп чаралар уздырыла. Без дә андый чараларда актив катнашабыз. 2013 елның маенда 9 сыйныф укучысы Гайнетдинова Эльвина белән Актанышта  үткәрелгән “Туган телем-шагыйрьләр теле” дип аталган фәнни-эзләнү конференциясендә катнаштык. Анда, Ш. Галиев  иҗаты буенча эзләнү эшен яклап, җиңүче дипломына лаек булдык. Бүгенге  дәрестә ул үзе дә катнаша.

Эльвина. Һәр баланы җайлый,

Һәркем аны таный.

Шигъри теле һаман

Былбыл булып сайрый.

 II. Төп өлеш.

1. Биографиясен искә төшерү.

Укытучы. Бу юллар  өлкәннәрнең һәм балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт абый Галиевка бик туры килеп тора. Ул безнең як кебек тау ягында, Апас районында  Бакырчы авылында туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1943 нче елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Әтисе сугышта һәлак булгач, аның укырга мөмкинлеге булмый.  Ул колхозда эшли башлый.

Слайд № 3. Ш. Галиев. (Кадрда кечкенә Шәүкәт әнисе белән сөйләшә)

– Әнкәй, төшемдә мин акбүз атка атландым!

– Мәртәбәгә ирешерсең, улым!

– Кабарып пешкән ак күмәч иде кулымда, әнкәй!

– Бөтен күмәчме?

– Әйе, түп-түгәрәк бөтен ак күмәч иде.

– Гөмерең озын булыр, ашлы-сулы булырсың, улым!

Ш. Галиевның  “Икмәк” шигыре сөйләнә.

2. Шагыйрьнең иҗаты. Слайд № 4. 

Эльвина: Шәүкәт абый беренче шигырьләрен 1945 елда яза башлый. Ул балачагында һәм үсмерчагында дөньяның барлык чынбарлыгын татып, ачлыгын, ятимлеген кичереп, киләчәккә булган өмет-хыяллары, ашкынулы уй-хисләре белән әдәбият мәйданына чыккан беренче буын татар шагыйре. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый. Алар  “Чаян”, “Сабантуй” кебек газета-журналларда басылалар һәм аны “Чаян”га эшкә чакыралар. Менә шунда инде аның көлкеле шигырьләре туа.

Слайд № 5. Укытучы: Табышмак-шигырь, җавабын кем белә?

 Шаян малай, ди үзе,

Әлә таныш та инде?

Вәли төслерәк, диләр,

Әмма тешлерәк, диләр,

Лаеклы иптәш дисәм,

Исемен әйтмәс микән?

 Укытучы. Балалар табышмакны укып чыгыгыз һәм аның җавабын әйтегез. Җавап әзер булса, кул күтәрәбез. Тэйк оф-тач даун структурасы белән тикшерү. (Бәлки малайның исеме Шомбай, Камырша, Кирлемәндер? Бер укучыдан сорау. Ул: “Шәвәли”, –ди.)

Укытучы. Кемнең җавабы шундый ук –  басыгыз. Кемнең башкача?

Балалар бергә: “Шәвәли”

Слайд № 6. Табышмакның җавабы чыга.

Слайд № 7. Шәвәли керә, шигырь һәм табышмак сөйли

Укытучы. Исәнме, Шәвәли, дәрескә рәхим ит! Бик вакытлы килгәнсең, бүген синең турында  да шигырьләр сөйләрбез.

Шәвәли: Мин дә буш кул белән килмәдем, китап алып килдем. Бу китапны сезгә бүләк итәм, аны укыганыгыз бармы?

Балалар: Бар.

Укытучы. Балалар да Ш. Галиевның табышмак шигырьләрен беләләр.

 “Ничә мәче?” табышмак- шигыре сөйләнә. Балалар җавап бирәләр. Өчәү.  (балалар ясаган иллюстрацияләрне  күрсәтү) “Шәвәли хәйләсе” шигыре сөйләнә.

3. Шәвәли турында нәтиҗә чыгару.

Укытучы. Шәвәли нинди малай? Каян килгән ул, ничә яшь аңа? (Кызыксынучан, эзләнүчән, шаян, шук, хәйләкәр...)

Слайд № 8. Эльвина. Шәүкәт абыйның туган авылында чыннан да Шәвәли исемле дус малае булган. Ул бик мәзәкчән, үткен булган. Шул абыйны күздә тотып, ул шук Шәвәлине иҗат иткән.

4. Командалап эш. А) Мәктәп тормышына кагылышлы әсәрләрен сөйләү һәм сәхнәләштерү.

Укытучы. Шәүкәт Галиев беренче чиратта балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән таныла. Менә ул мәктәп тормышының  кызыклы якларын табып, безнең белән бүлешә, безне көлдерә, яхшыны начардан аерырга өйрәтә. “Мәктәп”темасына чыгыш ясау. (1 нче команда.)

Б)«Онытылган» шигыренә инсценировка. «Кадак», «Иншаның файдасы”шигырьләрен яттан сөйләү.

В) Йомгак ясау. Укытучы. Сезгә Мәсгуть, …ошадымы? Бу шигырьләре белән Шәүкәт абыегыз  нинди булырга өйрәтә?

Балалар. Ул балаларда гел яхшы сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылган:тырышлык, сабырлык, пөхтәлек, гаделлек һәм өлкәннәргә хөрмәт.

Укытучы. Аның күп кенә шигырьләренә композиторлар музыка язган. Шуларның берсе “Бииләр итек-читекләр” җыры. И. Якупов музыкасы. Җыр башкарыла. Слайд № 9

Слайд № 10. Укытучы. Бүгенге кичәбездә тагын бер сәләтле 10 сыйныф укучысы – Яценко Александр катнаша. Ул шигырьләр язарга ярата. Аның бу өлкәдә зур уңышлары бар. Минем иң соңгысы турында әйтеп узасым килә. 2013 елда Г. Тукайның туган көнен без Саша белән Казанда үткәрдек. Анда Татарстанның мәгариф министрлыгы, татарстан язучылар берлеге, һәм республиканың “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды үткәргән шигырь иҗат итүчеләр конкурсының җиңүчеләре  катнашты. Безне  Татарстан мәгариф министрлыгының  3 дәрәҗәле диплом, “Сәләт” лагерена ял итү өчен бушлай юллама белән бүләкләделәр. Хәзер ул шул конкурска язган шигырен сезгә сөйләр. “Татар теле – Тукай теле”.

Яценко. Ш. Галиев турында да 4 юллык шигырь яздым:

                                                                  Шәүкәт Гали – бөек шагыйрь

                                                                  Аны белә бөтен ил.

                                                                  Анардан үрнәк алыйк

                                                                  Матур шигырьләр языйк.

III. Ныгыту.

1. “Рифма тап” уены. Сималтиниус Раунд Тейбл структурасы.

Укытучы.  Балалар, хәзер шигъри биремнәр таратам. Анда төшеп калган сүзләр яисә кушымчалар өстәп язарга кирәк. Вакыт башлангач, биремне укып чыгасыз һәм уйлыйсыз. Бу вакытта таймер 1 минутка куела. Икенче тапкыр 1 минутта шигырьдәге төшеп калган сүзләрне язып куясыз. (1 мин).  Хәзер инде язган биремнәрегезне бер- берегезгә бирәсез 1 нче номер- 2 номерга, 2 нче номер- 3 нче номерга, 3 номер- 4 нче номерга, 4 нче номер- 1 нче номерга. Иптәшегезнең эшен укып чыгасыз, хаталар булса төзәтәсез. Бу эшне 3 тапкыр кабатлыйбыз. Моның өчен яртышар минут бирелә.

Укытучы. Командадан бер укучы шигырен кычкырып сәнгатьле итеп укый. Дөреслеге тикшерелә.

2. Ял итү минутлары.Слайд № 11. Микс- фриз –груп структурасы кулланып үткәрелә.

Укытучы:Укучылар басыгыз, урындыкларны рәтләп куегыз һәм ял итеп алабыз. Музыка уйный. Балалар бииләр, ял итәләр. Музыка туктый.

Укытучы. 1 нче сорау. “Ничә мәче?”шигырендә ничә мәче турында сүз бара?

Укытучы. 2 нче сорау. “Онытылган” шигырендә ничә укучы катнашты? (1)

Укытучы. 3 нче сорау. “Курыкма, тимим” шигырендә бала урманда ничә җәнлек белән очрашкан? (2)

3. Командалап эш.  Слайд № 12. Эльвина. Ш. Г. балалар өчен язылган 45 ләп китап авторы. Аның иҗатында көлкеле шигырьләр зур урын алып тора. Мондый шигырьләреннән дә яхшылык, ярату, җылылык ташып тора. Тәнкыйтькә кем генә эләкми? Әйдәгез шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик. 2 нче команда шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйли: “Фән кушканча”, “Ай, тешем сызлавы”, “Тавыклар көлә” ”Кычыткан”. Слайд №13  “Түбәтәйле кыярлар”,”Көлегез” шигырьләре сәнгатьле итеп яттан сөйләнә. Тактадагы рәсемнәргә игътибар итү. Слайд  № 14

4. Йомгак ясау. Балалар җавабы.  Аның шигырьләре юморга бай. Аларда Ш. Галиев  җитешсезлекләрдән, кимчелекләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләп яза. Аның кыярлары түбәтәй киеп куйган, тавыклары көлә белә, малайлары автобусны узып китә, ә куяны физзарядка ясый.

Укытучы. Бер-беребезне аңлап, кәефебезне күтәреп, дус-тату яшик дуслар!

Слайд № 15.

Эльвина. 2013 ел – Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы, ә Тәтеш муниципаль районында физкультура һәм спорт елы буларак билгеләп үтелде. Ш. Галиевның безгә калдырган бай әдәби мирасында бу темаларга караган әсәрләр дә бик күп. 3 команда укучылары чыгышы. Слайд № 16

“Физзарядка ясый куян”, “Җылы тигән”, “Курыкма, тимим!”, “Авылча, бабайча ял”, “Узып киттем автобусларны”шигырьләрен яттан сөйләү.

Слайд № 17. “ Камырша”,  “Кеше урман исә” шигырьләрен яттан сөйләү.

Укытучы.  Йомгак ясау. Сораулар бирү.  -Кәккүк нигә моңаеп кычкыра?

-Кеше анардан нәрсә дип сорый? -Кәккүк ничек җавап бирә?

-Кеше ни өчен тирән уйга чума?

Бу шигырьләрендә ул безне нинди булырга өнди? (Шәфкатьле, миһербанлы...)

 Рафт структурасы.  Слайд № 21.

 Укытучы. Хәзер без сезнең белән Ш. Галиев иҗаты буенча проект эше эшләрбез. Сез аны яисә китапчык, стенгазета, буклет формасында ясый аласыз. Эшләп бетергәч, бер укучы команданың эше турында сөйли.

III. Йомгаклау. Слайд № 18.

Укытучы. Күргәнебезчә, Ш. Галиев  олы мактауга, хөрмәткә лаеклы балалар шагыйре. Ул үзенең шифалы шигырьләре белән безне бары тик яхшылыкка өйрәтә. Ш. Галиевның нинди генә китаплары юк! Аларның күбесе Мәскәү китап нәшриятында рус телендә басылган.

Слайд № 19.

Укытучы. Аның тынгысыз хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да уңай бәяләнде. 1972 елда, татар балалар язучыларыннан беренче буларак, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. 1982 нче елда Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды. 1995 елда аңа Татар  халык шагыйре исеме бирелде. 1996 елда А. Алиш исемендәге бүләккә лаек булды.

Балалар. Күргәнебезчә, дәресебезнең башында нәни Шәүкәтнең  әнисе әйткән сүзләре хак булып чыкты. Ул татар халкының танылган балалар шагыйре.

Укытучы. Киләчәктә дә Ш. Галиевның китапларын укырсыз, шигырьләрен өйрәнерсез дип ышанып калам. “Җирдә миңа ни кирәк?” шигыре сөйләнә.



Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан презентацияле дәрес эшкәртмәсе.

8 сыйныф. Рус төркеме.

Дәреснең темасы: Галиәсгар Камал. “Беренче театр.”

Дәреснең максаты:  ”Кайдан нәрсә алырга?”  темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү һәм тикшерү, өйрәнелгән лексиканы диалогик һәм монологик сөйләмгә кертеп укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, татар халкының сәнгате, мәдәнияте белән кызыксыну уяту һәм ихтирам хисе тәрбияләү.

Төре:  катнаш дәрес.Дәрес-театр.

Эпиграфы: Театр-яктылыкка, нурга илтә...

                                                                                Г.Тукай.

Җиһазлау: татар театрлары турында презентация , өй эшен тикшерү һәм белемнәрне актуальләштерү өчен мультимедияле презентация, дәрескә керү өчен биремнәр язылган “билетлар” , Г.Камалның “Беренче театр”комедиясеннән өзек төшкән DVD диск, театр сәнгате символикасы төшерелгән рәсем, Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе буенча укучыларның белемнәрен тикшерү характерындагы мультимедияле эшкәртмә (тест формасында),  рәт номерлары язылган табличкалар,татар театрының 105 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе.

Техник чаралар: интерактив такта, мультимедияле  проектор.

Дәреслек: Ф.С.Фәизова,  В.А.Яковлева,  иҗади төркем җитәкчесе Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”.Рус группасы, 8 сыйныф.-Казан, “Мәгариф”,2008 ел.

                                               Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Балалар сыйныф бүлмәсенә Г.Тукай сүзләренә язылган “Театр” җырының музыкасына марш басып керәләр. Бер шеренгага басалар.

Укытучы.Тормыш- театр, ә кешеләр аның актерлары.Әйдәгез, балалар бүген 45 минутка булса да кадет мәктәбе актерлары булып алыйк! Класс-сәхнә. Мин- режиссер. Дәресебезнең эпиграфы бөек Тукай сүзләре: “Театр-яктылыкка, нурга илтә”. Дәресебез 27 март- халыкара театр көненә һәм быел татар театрының 105 еллык юбилеена  багышлана. Балалар театрга билетсыз кереп буламы?

Укучылар.Юк.

Укытучы.Ул билетлар миндә, аларга рәтләр язылган. Безнең бу мәктәп театры булгач инде анда биремнәр дә бирелгән. Ә тамашачыларыбыз бүген җитәрлек. Әйдәгез алар белән исәнләшик.

Укучылар: Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, укытучы апа!

Укытучы: Исәнмесез, иптәш кадетлар! Театрда үзегезне дөрес тотыгыз, кычкырып сөйләшмәгез, игътибарлы булыгыз!

(Укучылар билетларында күрсәтелгән урыннарга утыралар. Дәрес театрдагы кебек 3 акт һәм антракт формасында үтә.Өстәмә 2 укучы- компьютерда эшләүче һәм консультант .Алар укытучы белән дөрес җавапларны баллар белән билгелиләр.)

1 рәт укучылары-кыен үзләштерүчеләр.

2 рәт- уртача үзләштерүчеләр.

3 рәт- яхшы үзләштерүчеләр.

Дәрестә дөрес җаваплар баллар белән билгеләнә. 6 төр эш була.)

II. 1 акт. Белемнәрне актуальләштерү.

А)“Кайдан нәрсә алырга темасы буенча алган лексик һәм грамматик материалны гомумиләштереп кабатлау. “ Сүзләр һәм кагыйдәләр”мультимедияле презентациясе ярдәмендә үткәрелә.  Биремнәр билетларга язылган. Балалар берничә минут әзерләнгәч, слайдлар күрсәтелә башлый һәм алар  тәртип буенча сөйлиләр.

1 рәт. Исемнең тартым, килеш төрләнешен ныгыту,тема буенча үткән лексиканы кабатлау.

 Слайд № 1. Бирелгән сүзләрне һәм сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез.

           бизәк-...    мәдәният- ...  тартма- ...  

  • минем шөгылем- ...      
  •  безнең шөгылебез- ...  

Слайд № 2 

  • җан иясе-...        күргәзмә- ...       тәңкә- ...    
  • синең тартмаң-...        
  •  аның тартмасы- ...

Слайд №3

  • мәгълүмат-...   сәүдә-...  
  • акча янчыгы-...  
  • иду в татарский театр -  татар театр... бара...

Слайд № 4 

  • табылдык-...      шөгыль-...        тамашачы- ...    
  • играем в татарском театре- татар театры... уйный...

2 рәт. Сыйфатның дәрәҗәләрен кабатлау. Җөмлә төзү күнегүләре.

Слайд №5    Сүзләрне тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.

  •  бизәкле-...       тере-...      кыйбат-...
  •  Нинди?- арзан-...
  • Ниндирәк?- арзан... - ...
  • Самый дешевый- ...

Слайд № 6 Сүзләрне тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.

  • заманча -  ...    халыкара -...      
  • кыйммәт - ...
  • Нинди? - кыйбат - ...          
  • Ниндирәк?- кыйбат...  - ...
  • Очень дорогой - ...

Слайд  № 7

  • Сүзләрне тәрҗемә ит:

       Бизәкле, тере, кыйбат, кыйммәт, арзан, халыкара, заманча.

  • Синоним һәм антоним парлар тап.

Слайд № 8 

  • Сүзләрне тәрҗемә ит:

бизәкле, тере, кыйбат, кыйммәт, арзан, халыкара, заманча.

  • Сүзләр белән җөмләләр төзе.

3 рәт. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне дөрес тәрҗемә итү, сораулар буенча җөмләләр төзү.

Слайд №9

                             нишли?                                                  ...

Хәмзә бай           нишләде?         көлкегә кал                ...

                              нишләр?                                                 ...

очрарга-...     түзәргә-...    орышырга-...

Слайд № 10 Сүзләрне тәрҗемә ит:

     Мавыгырга-...      табарга-...           югалтырга- ...

  • Җөмләләр төзе.

Слайд №11.  Сораулар куй.

  •  Качарга -...            көлкегә калырга-...       әрәм итмәскә-...    

          Җөмләләрне тәрҗемә ит:

Хабибрахман спрятался за диван-...      Зря не   тратить деньги-...

Слайд №12.  Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне дөрес тәрҗемә итү, сораулар буенча җөмләләр төзү.

                         нишләргә?                        ...

Театрга            нишләү?        бар            ...

                         нишләп?                            ...

                нинди?        

театрга барган тамашачы - ...

Б) Өй эшен тикшерү.

Балалар өй эшен ничек эшләгәнне аңлаталар:

1 рәт-эш дәфтәрләре, 77-78 бит, 1, 3 күнегүләр.

2 рәт-  2,4 күнегүләр.

3 рәт- 1,2,3,4,7 күнегүләр һәм “Беренче театр” өзегенең эчтәлеген сөйләү.

Өзекне сөйләгәч, аның ничек тәмамлануына игътибар итү.Балалар белән Хәбибрахманның диван артына кереп утыруын ассызыклап китү.(Каралачак өзек Хәбибрахманның качып утыру күренешеннән башлана)

III. Белем күнекмәләрне ныгыту.

А) “ Беренче театр” спектакленнән өзек карап китү. (4 мин)

Б) Сораулар буенча сөйләшү үткәрү.

-Өзектә кемнәр катнашты?

- Хәбибрахман кем ул?

- Аның хатынының исеме ничек?

- Биби кем ул?

- Вакыйга кайда бара?

- Кем өендә?

- Хәмзә бай өйдәме?

- Ул нинди кеше?

- Беренче театр куеламы?

- Хәмзә бай театрга барамы?

Кыскача нәтиҗә ясала. (Хәмзә бай-иске фикерле. Театрга каршы. Әмма театр куела. Һ.б.)

         Антракт игълан ителә.

В) “Театр” җырының музыкасы яңгырый һәм балалар презентациягә тезелеп басалар.

Слайд №1-5.

Укучы сөйли.

Беренче татар спектакле 1906 нчы елның 22 декабрендә куела. Бу көн татар театрының туган көне дип санала. Спектакль беренче театр бинасында үтә.  Бөек шагыйребез Г.Тукай театр белән тыгыз бәйләнештә була. Г.Тукай халыкны алга, мәдәни үсешкә алып баручы сәнгатьнең кирәклеген аңлый. Күп кенә әсәрләрен театрга багышлый. 1907 елда “Театр” шигырен яза.

Слайд №6.

 Укучылар “Театр” шигырен сөйлиләр.

Кыен үзләштерүче балалар шигырьнең русчасын яттан сөйлиләр.

Слайд №7.

(Укучы Г.Камал турында сөйли)

Татар әдәбияты классигы, талантлы драматург 1879 елда Казанда туа. Мәдрәсә тәмамлагач, театр һәм рәсем сәнгате белән мавыга башлый. Аның беренче әсәрләре: “Банкрот”, “Беренче театр”, “Бүләк өчен”.Г.Камал- тәрҗемәчедә. Ул М.Горький, Н.Островский, Шекспир әсәрләрен тәрҗемә итә. Г.Камал- татар театрының атасы.

Слайд № 8,9,10.

Г.Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театры. Аның бинасы Татарстан урамында урнашкан. Театр 1922 елдан Татар дәүләт драма театры, 1926 елдан академия исемен йөртә.

Слайд № 11,12.

 К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры. Беренче спектакль 1933 елда куела. 1988 елдан Кәрим Тинчурин исемен йөртә һәм Казан шәһәрендә, Горький урамы 13 йортта эшли башлый.

Слайд № 13,14,15.

  М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.1874 елда төзелә. 1934  елда опера театры дип атала.1956 елдан М.Җәлил исемен йөртә.1941елдан  опера һәм балет , 1988 елдан академия театры дип атала башлый.

Слайд №16,17,18.

  В.Качалов исемендәге Зур рус драма театры.Ул Россиядә иң борынгы театрларның берсе.Беренче спектакль 1791 елда куела. Аның бинасы 1833 елда төзелә.1948 елдан Качалов исемен йөртә.

Слайд № 19,20.

Татар дәүләт “Әкият” курчак театры.1934 елда нигез салына. Быел театрның яңа бинасы ачылды.

Слайд № 21,22.

Яшь тамашачы театры. 1987 елда нигез салына.1991 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры исеме бирелә.2007 елдан театрга нигез салучы, артист һәм режиссер  Габдулла Кариев исемен йөртә.  

Слайд № 23,24.

(1 укучы  класс белән М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры спектакленә культпоходка бару турында сөйли) . Спектакльнең исеме “Нәзер”.Ул Т.Миңнуллин әсәре буенча куелды. Автор үзе дә безнең белән  очрашуга килгән иде.

Икенче акт. Белемнәрне куллану.

А) Культпоходка баручы 2,3 рәттәге утыручы берничә бала басып кала ,ә калганнары үз урыннарына утыра.

“Без караган спектакль”  турында диалог төзү һәм тамашачылар белән әңгәмә кору

1 укучы тамашачылардан интервью ала. Ә утырган укучылар аны рус теленә тәрҗемә итәләр.(Сез кайдан? Нинди театрларда булдыгыз? Һ.б)

Нәтиҗә ясала: хәзерге  вакытта театрга йөрергә беркем дә комачауламый. Клублар, мәдәният сарайлары һәрвакыт ачык. Беренче театрдагы хәлләр бүгенге көндә кабатлана алмый, чөнки хәзер Хәмзә бай кебек иске фикерле, театр куйдырмас өчен губернаторга кадәр барып җиткән кешеләр яшәми. Аның байлыгы күп, ә акылы аз. Шуңа күрә аның улы Хәбибрахман да көлкеле һәм белемсез итеп күрсәтелә. Г.Камал халыкның белемгә, мәдәнияткә тартылуын бернинди көчләр дә туктата алмавын күрсәтә. Нәтиҗә русчага да тәрҗемә ителә.

IV.Өченче акт.Белемнәрне тикшерү. Слайд №1.

“Беренче театр” әсәре буенча тест биремнәре эшләү. 

Слайд № 2. Әсәр нинди жанрда язылган?

А.Драма

Б.Комедия

В.Трагедия.

Слайд № 3.Вакыйга кайда бара?

А.Авылда, мулла өендә

Б.Казанда, бай йортында

В.Театр бинасында

 Слайд № 4. Кайсы герой уңай холыклы?

А.Хәмзә бай.

Б. Хәбибрахман

В.Факиһә

 Слайд № 5.Төп проблемасы нинди?

А.Аталар һәм балалар

Б.Ир белән хатын

В.Халыкның яңа тормышка тартылуы 

Слайд № 6. Проблема ничек чишелә?

А.Хәмзә бай көлкегә кала

Б. Театр куелмый

В.Театрга беркем дә бармый

Слайд №7. Җаваплар буенча үз эшеңне тикшерү. Үзбәя.

V. Дәрескә йомгак ясау. Дәреснең эпиграфына әйләнеп кайтабыз. “Театр-яктылыкка, нурга илтә.” Бөек Тукайның сүзләре нәрсәне аңлата?

Укучылар. Яктылык, нур- ул киләчәк тормыш, белем, сәнгать. Г.Камал “Беренче театр” комедиясендә халыкның белемгә, мәдәнияткә тартылуын бернинди көчләр дә туктата алмавын күрсәтә. Бүген без тормышыбызны театрсыз күз алдына китерә алмыйбыз. Чөнки ул азат, мөкатдәс, бөек, хөр, киң.

Укытучы. Үткән темабыз “Кайдан нәрсә алырга “- дип атала иде. Бүгенге дәрестән чыгып бу сорауга ничек җавап бирә алабыз?

Укучылар: театрга, кинога, концертка билет алырга һәм дуслар, әти-әниләр, туганнар  белән файдалы ял итә белергә кирәк.

Консультантлар белән бергәләп билгеләр кую.

Кулланылган әдәбиятның исемлеге

 I.«Мәгариф» журналлары:

    2000 ел, №9;

    2001 ел, №4;

    2007 ел, №3;

    2009 ел, №1.

II.Китаплар:

  1. Батулла Р. “К.Тинчурин”, Казан, Татарстан китап нәшрияты,2003 ел.

  2. Гәниева Ф,Яруллина Р, Саттарова А. Справочник  “Татар  драматурглары”, Казан, Татарстан китап нәшрияты,2007 ел.(98б, 134б, 217б)

  3.Тукай Г. “Шигырьләр” Казан, Татарстан китап нәшрияты ,2011 ел.

  4.Фотоальбом “Г.Камал исемендәге театр” Казан,Татарстан китап     нәшрияты,1967 ел.

III.Презентация өчен материаллар:

 1. Беренче тапкыр татар театры куелган бинаның фоторәсеме http://www.afisha.ru/kazan/

http://img.trip-guide.ru/img/316/7358.jpg

2. Җәлил исемендәге театр бинасының  фоторәсеме http://kazan24.ru/images/news/dzal_3_original.jpg

3. Камал театры бинасының фоторәсеме http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/7/71/Театр_имени_Камала.

 jpg http://www.kamalteatr.ru/tat/

4.Качалов исемендәге театр бинасының фоторәсеме

http://kzn.kassir.ru/data/2011/09/12/2068977476/2kachalova.jpg

5.Курчак театры бинасының фоторәсеме

http://img94.imageshack.us/img94/9264/ekiyat.jpg

6. Тинчурин исемендәге театр бинасының  фоторәсеме

 http://e-kazan.ru/upload/places/photo_big_82.jpg

7.Яшь тамашачылар театры бинасының фоторәсеме

http://lebed-tour.ru/tours/Kazan/exskyrsii/images/ExrursionKazan10-4.jpg


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Казан театрлары. Татарстан Республикасы Т ә теш районы МББУ « Генерал-майор Хапаев В.А. исемендәге кадет-интернат мәктәбенең» татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиякина Нәфисә Равил кызы

Слайд 2

“ Театр- яктылыкка, нурга илтә...” Г. Тукай

Слайд 3

1906 елның 22 нче декабре - татар театры туган көн

Слайд 4

Беренче театр бинасы

Слайд 6

Г.Тукай да халыкны алга, мәдәни үсешкә алып бара торган сәнгать кирәклеген яхшы аңлый. 1907 елда «Театр» шигырен яза.

Слайд 8

Галиәсгар Камал (1879-1933)

Слайд 9

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

Слайд 10

1926 елда театр Академия исеменә лаек була, 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә . 1987 елда яңа бина ачыла.

Слайд 11

“ Казан сөлгесе”

Слайд 12

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Слайд 13

Кәрим Тинчурин (1887-1938)

Слайд 14

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры

Слайд 15

Муса Җәлил (1906-1944)

Слайд 17

Качалов исеменд әге Зур рус драма театры

Слайд 18

Василий Качалов (1875-1948)

Слайд 19

Татар дәүләт курчак театры «Әкият»

Слайд 21

Казан дәүләт яшь тамашачы театры

Слайд 22

Балалар белән театрга бару

Слайд 23

Кулланылган интернет-ресурслар. http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/7/71/Театр_имени_Камала.jpg http://kazan24.ru/images/news/dzal_3_original.jpg http://e-kazan.ru/upload/places/photo_big_82.jpg http://kzn.kassir.ru/data/2011/09/12/2068977476/2kachalova.jpg http://img94.imageshack.us/img94/9264/ekiyat.jpg http://lebed-tour.ru/tours/Kazan/exskyrsii/images/ExrursionKazan10-4.jpg


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Автор: Сиякина Н.Р. Учитель татарского языка и литературы. Урок-театр в 8 классе. Дәрес - театр. Тема: Г.Камал ”Беренче театр”. Максат : ”Кайдан нәрсә алырга?” темасы буенча алган белемнәрне гомумиләштерү, өйрәнелгән лексиканы диалогик һәм монологик сөйләмгә кертеп укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, татар халкының сәнгате, мәдәнияте белән кызыксыну уяту һәм ихтирам хисе тәрбияләү. Төре: Катнаш дәрес. Эпиграфы: Театр-яктылыкка, нурга илтә... Г.Тукай.

Слайд 2

Җиһазлау: театрлар турында презента ц ия, белемнәрне кабатлау өчен презента ц ия, дәрескә “театрга” керү өчен биремнәр язылган “билетлар”, Г.Камалның “Беренче театр” комедиясеннән өзек төшкән DVD диск , театр сәнгате символикасы төшерелгән рәсем, рәт номерлары язылган табличкалар, театрның 105 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе Техник чаралар: мул ь тимедияле проектор ,интерактив такта. Дәреслек: Ф.С. Фәизова, В.А. Яковлева, иҗади төркем җитәкчесе Р.Р. Ниг ъ мәтуллина “Татарча да яхшы бел”, Рус группасы, 8 сыйныф, Казан, “Мәгариф”, 2008 ел.

Слайд 3

Беренче акт «Сүзләр һәм кагыйдәләр» № 1 бизәк-... мәдәният- ... тартма- ... минем шөгылем- ... безнең шөгылебез- ... № 2 җан иясе-... күргәзмә- ... тәңкә- ... синең тартмаң-... аның тартмасы- ...

Слайд 4

№ 1 бизәк - узор мәдәният - культура тартма - шкатулка минем шөгылем – мое увлечение безнең шөгылебез – наше увлечение № 2 җан иясе - существо күргәзмә - выставка тәңкә - монета синең тартмаң - твоя шкатулка аның тартмасы - его\ее шкатулка

Слайд 5

№ 3 мәгълүмат - ... сәүдә - ... акча янчыгы - ... иду в татарский театр - татар театр... бара... № 4 табылдык-... шөгыль-... тамашачы- ... играем в татарском театре- татар театры... уйный...

Слайд 6

№ 3 мәгълүмат - информация сәүдә - торговля акча янчыгы - кошелек иду в татарский театр - татар театр ына бара м № 4 табылдык - находка шөгыль - увлечение тамашачы - зритель играем в татарском театре - татар театры нда уйный быз

Слайд 7

№ 5 бизәкле-... тере-... кыйбат-... нинди?- арзан-... ниндирәк?- арзан... - ... самый дешевый- ... № 6 заманча - ... халыкара -... кыйммәт - ... нинди? - кыйбат - ... ниндирәк?- кыйбат... - ... очень дорогой - ...

Слайд 8

№ 5 бизәкле - узорчатый тере - живой кыйбат - дорогой нинди? - арзан - дешевый ниндирәк? - арзанрак - дешевле самый дешевый - иң арзан № 6 заманча - современный халыкара - международный кыйммәт - дорого нинди? - кыйбат - дорогой ниндирәк? - кыйбатрак - дороже очень дорогой - иң кыйбат

Слайд 9

№ 7 Бизәкле, тере, кыйбат, кыйммәт, арзан, халыкара, заманча. Сүзләр белән җөмләләр төзе.

Слайд 10

№ 8 нишли? ... Хәмзә бай нишләде? көлкегә кал ... нишләр? ... очрарга-... түзәргә-... орышырга-...

Слайд 11

№ 8 нишли? а Хәмзә бай нишләде? көлкегә кал ды нишләр? ыр очрарга – встретиться түзәргә - терпеть орышырга - ругать

Слайд 12

№ 9 Мавыгырга-... табарга-... югалтырга- ... Җөмләләр төзе. № 10 Сораулар куй. Качарга -... көлкегә калырга-... әрәм итмәскә-... Җөмләләрне тәрҗемә ит: Хабибрахман спрятался за диван- Зря не тратить деньги-

Слайд 13

№ 9 мавыгырга – увлекаться табарга - находить югалтырга - терять № 10 Качарга – ниш л әргә? әрәм итмәскә – нишләмәскә? Җөмләләрне тәрҗемә ит: Хабибрахман спрятался за диван – Хәбибрахман диван артына качты Зря не тратить деньги – Акчаны әрәм итмәскә

Слайд 14

№ 11 нишләргә ? ... Театрга нишләү? бар ... нишләп? ... ? х театрга барган тамашачы – ...

Слайд 15

№ 11 нишләргә ? ырга Театрга нишләү? бар у нишләп? ып нинди? х театрга барган тамашачы - иду щий в театр зритель


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Г. Камал. “Беренче театр” Тест. Татарстан Республикасы Т ә теш районы МББУ « Генерал-майор Хапаев В.А. исемендәге кадет-интернат мәктәбенең» татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиякина Нәфисә Равил кызы

Слайд 2

1. Әсәр нинди жан рда язылган? а) Драма б) Комедия в) Трагедия

Слайд 3

2. Вакыйга кайда бара? а) Авылда, мулла өендә б) Казанда, бай йортында в) Театр бинасында

Слайд 4

3. Кайсы герой уңай холыклы? а) Хәмзә бай б) Хәбибрахман в) Факиһә

Слайд 5

4. П ь есаның төп проблемасы нинди? а) Аталар һәм балалар конфликты б) Ир белән хатын конфликты в) Халыкның яңа тормышка тартылуы

Слайд 6

5. Проблема ничек чишелә? а) Хәмзә бай көлкегә кала б) Театр куелмый в) Театрга беркем дә бармый

Слайд 7

Дөрес җаваплар: б б в в а



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районыны мәгариф бүлеге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе

Район укытучыларының август конференциясендә ясылган чыгыш

Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү

Башкаручы:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Сиякина Нәфисә Равил кызы

2014

Сл. №1. “Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга , иреккә чыгарырга, кешегә тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк”, – дип язган Л.Н.Толстой. Нәкъ менә балалык елларында иҗат чаткылары күренә башлый. Балалардагы сәләтне күрү һәм алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру – ата-аналарның, укытучыларның мөһим бурычы. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.

Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле, талантлы шәхесләр кирәк. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү – балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты.

Сл. № 2. Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Чыннан да билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта.Моның өчен дәрестә һәм класстан тыш эшчәнлектә иҗади күнегүләр үткәрү уңай нәтиҗәләр китерә.  Иҗади күнегү – ул уйланып фикерләү, төзәтү юлы белән иң яхшы вариантны кат-кат төзәтү һәм иң яхшы вариантны табарга омтылу дигән сүз.

Сл. №3. Күнегүләрне үткәргәндә биремнәр укучыларның көче һәм сәләтенә туры килерлек булырга, һәр укучының теманы үзләштерә алуына ирешергә һәм сәләтлеләрнең үсеше өчен дә мөмкинлек тудырырга тиеш. Бу дифференцияле укытуның төп максаты булып тора.

Сл. №4.Мин татар теле һәм әдәбияты дәресе һәм дәрестән соң үткәрелгән һәрбер чара яңалык алып килергә, укучының иҗади сәләтен үстерергә, белемен арттырырга,рухи дөньясын баетырга тиеш дигән принциптан чыгып эш итәм.

Сл.№5. Дәресне сүздән башлап сүзтезмәгә, җөмләгә аннан соң гына текст, монолог һәм диалогка күчәм. Лексика темасы буенча иҗади эш өчен берничә төр эш тәкъдим итәсем килә. Тема буенча лексиканы кабатлау һәм ныгыту өчен:

Сл.№6. 1) көчле укучыларга сүзләр русча язылган, аларны татарчага тәрҗемә итү;

2) уртача үзләштерүчеләргә сүзләр татарча бирелә, алар русчасын язарга тиеш;

3) кыен үзләштерүчеләргә сүзләр 2 баганада бирелә. Беренчесендә – татарча, икенчесендә – русча, ләкин алар тәртип белән түгел.Укучылар кайсы сүзгә нинди тәрҗемә туры килүен табарга тиеш.

Сл.№7. Күләме,катлаулылыгы,характеры белән аерылган тагын бер бирем: балалар рәсемдә сурәтләнгән предметларны, төрле һөнәр ияләрен һ.б. атап чыгып, үз сүзе белән эшли,кагыйдәне мөстәкыйль куллана.  Мин төрле грамматик темалар үткәндә (тартым төрләнеше, сыйфат дәрәҗәләре, килеш белән төрләнеш...)бу биремне тәкъдим итәм.

Сл.№8. Сүз төркемнәрен өйрәнгәндә мин балаларга 12 сүз бирәм.Аларны 6 төркемгә  бүләргә кирәк. 1 группада укучыларга төркем исемнәре бирелми, 2 группага 6 төркемнең исеме татарча, 3 группага – русча бирелә.

 Сл.№9.Әдәбият дәресләрендә халык авыз иҗаты темасын үткәндә, белем, тел, хезмәт, тырышлык турында мәкальләр язып килергә, табышмаклар уйлап чыгарырга, әкиятнең ахырын яки яңаны язарга дигән эшләр тәкъдим ителә. Укучылар бу эшне бик яратып башкаралар. Г.Тукайның “Исемдә калганнар”ын өйрәнгәндә, балалар үзләренең биографияләрен язып киләләр.

Сл.№10.Югары классларда язучыларның  биографияләренә кагылышлы кызыклы материаллардан, яңа чыккан мәгълүматлардан файдаланып, докладлар,рефератлар, эзләнү эшләре  яздыру, семинар дәресләр үткәрү,  спектакльләрдән өзекләр карау һәм сәхнәләштерүнең дә балаларның сәләтен ачуда ярдәме зур.

Сл.№11. Сөйләм үстерү дәресләрендә билгеле бер темага багышланган шигырьләрне җыеп, сәнгатьле укырга өйрәнү, эчтәлеген ни дәрәҗәдә аңлауларын белү өчен,  укыганны тулы итеп яздыру һәм үз фикерләреңне өстәргә кушу да отышлы алым булып тора. Мәсәлән, дәрестә “Көз” тексты белән таныштык. Өйдә балалар тема буенча шигырьләр табып укып киләләр. Урамда игътибар белән карап түбәндәге сорауларга язмача җавап бирәләр:

Яфраклар нинди төстә?

Кошлар кая очалар?

Кояш җылытамы?  Һ.б.

Язмача җавап бирү – кечкенә сочинениене хәтерләтә. Көчле балалар белән җөмләләрне җәенкеләндерү, сүзләрне  икенче сүз белән (синоним яки антоним) алмаштыру, таркатылган текстны төзекләндерү кебек иҗади күнегүләр дә үткәреп була.

 Бу эштән соң кыскача хикәя, сочинение язу үткәрү бик уңышлы

Сл.№ 12.Мин сөйләгән эш төрләрен барлык дәрестә, төрле этапта һәм Сингапур методикасын кулланганда да  үткәреп була. Мәсәлән, ”Круиз-круиз-трейд”(опроси-опроси-обменяйся) шул ук сорау җөмләләрне башта язалар, аннары бер-берсенә бирәләр. Җавап бирә алмаса, булышалар. Тик-тэк-тоу стр-сы буенча эшләгәндә җөмлә төзү күнегүләре кертелә. Вакыт беткәч, продолжительный Раунд-робин стр-сы ярдәмендә бер-берсенә чират буенча укыйлар, истә калдыралар яки язып куялар. Мондый синтаксик күнегүләр сөйләм осталыгын  һәм  шуңа табигый бәйле фикер йөртү сәләтен үстерүдә бик әһәмиятле урын тота.

Сл.№13. Шагыйрьләрнең шигырләрен укып, анализлап, укучыларның үзләренә шул темага шигырь язарга кушарга була. Бу турыда Мәгариф журналының соңгы номерында кызыклы гына материал таптым.Ул да булса критик фикерләү технологисе куллану турында. Анда “Синквейн” ысулы турында да  сүз бара. Французчадан ул шигырь дигәнне аңлата. Аның кагыйдәләре мондый. 1нче юлга – исем, ягъни Синквейнның темасы языла.
2нче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә.3нче юлга 3 фигыль языла. Темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. 4 нче юлда тулы бер фраза языла.Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин. Соңгы юлда төп сүз-резюме языла.Ул теманы аңлата, укучының мөнәсәбәтен чагылдыра.

Чәчәк.(исем)

Ап-ак, хуш исле. (сыйфатлар)

Аңкып, балкып тора. (фигыльләр)

Һәм үзенә тартып тора. (укучының үз фразасы)

Шомырт(резюме)

Сл.№14. Бәйләнешле сөйләмнең кемгә дә булса  атап хат язу, мәкалә язу кебек төрләре белем дәрәҗәсен күтәрә, җаваплылыкны сизәргә ярдәм итә, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерә. Картина буенча яки әсәрдә сурәтләнгән күренешне күз алдына китереп, хикәя яки шигырь язу да бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтне үстерү өчен кирәкле чара булып тора. Укучының мөстәкыйльлеген, логик фикерләү сәләтен үстерә. Менә бу төр биремнәрне кулланып укытканда һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне мөстәкыйль башкара һәм нәтиҗәдә татар телен яхшы  үзләштерүгә ирешә.

Сл.№15. Мисал итеп күп кенә бәйгеләрдә катнашып, җиңеп чыккан укучымны китерә алам. Үзе рус баласы булуына карамастан, ул 2012 елда үткәрелгән “Теле барның – иле бар” дип аталган II Бөтенроссия Тукай укуларының муниципаль этабында рәхмәт хаты, республикада дипломга лаек булды.

Сл. №16.2013 елда Тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан республика күләмендә үткәрелгән “Туган ягым – серле тел” конкурсында тәрбия номинациясендә “Иҗади якын килү” өчен диплом белән бүләкләнде.

Сл.№17.Мәктәп буенча үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашты. “Зирәк тиен” уенында призлы урыннар алды.

Сл.№18.Иҗади сәләтне үстерүдә класстан тыш чараларның да әһәмияте зур. Чөнки бала уйлый, иҗат итә, яңалыкка омтыла. Мәктәбебездә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.Татар теле һәм әдәбиятыннан да мин (Сл.№19)”Батырлык дәресе”, “Фронтовик язучылар иҗаты”на багышланган КВН, “Ф.Кәримнең тууына 100 ел”га багышланган кичә,”М.Җәлил – герой шагыйрь», Сл.№20. А.Алиш әсәрләре буенча үткәрелгән “Әкият бәйрәме”, Геройлар көне уңаеннан үткәрелгән

Сл.№21 “А.Алиш – патриот язучы”дип аталган чаралар үткәрдем. IV Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән “Моя малая Родина”дип аталган Сл.№22иҗади эшләр конкурсында, 7 класс укучысы Хәлиуллин Гадел белән “Туган авылым” номинациясендә катнашып, дипломга лаек булдык. Бу эшне язар өчен күп материалны авыл һәм Тәтеш музееннан, авылның олы яшьтәге кешеләре белән очрашып тупладык.

Сл.№23.11 сыйныф укучысы Кәлимуллин Рәмис белән быел 2 эзләнү эше яздык. Беренчесе “Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле” республика фәнни-гамәли конференциясенә “Татар галимнәре һәм Көнчыгышны өйрәнү фәне” юнәлеше буенча иде. Конкурска җибәрелгән 189 эш арасыннан, эшебез уңай бәя алып, II турга узды, тик  анда бару өчен, чакыру хаты вакытында килеп җитмәү сәбәпле, эшебезне якларга бара алмадык. Икенче хезмәтебез “И.Хәлфин истәлегенә багышланган IX республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе”нең  татар филология секциясенә җибәрелде. Аның темасы: “Хәлфиннәр – татар телен өйрәнүгә һәм өйрәтүгә нигез салучылар” иде. Эзләнү эше белән бергә тезислар да язып җибәрдек.

Сл.№24.К.Рәмис “Яшь галим” номинациясендә җиңүче дипломын яулап алды. Конференция материаллары буенча тикшеренү эшләре тезислары җыентыгы басылып чыкты һәм анда безнең тезислар да урын алды. Бу бик куанычлы хәл булды, безгә көч-куәт өстәде, иҗади эшкә тагын да дәртләндереп җибәрде.

 Үзебезнең төбәктә яшәүче һәм шунда туып үскән язучыларның, күренекле кешеләрнең тормышын, әсәрләрен өйрәнгәндә, алар үрнәгендә тәрбия эшләре алып барганда укучыларның иҗади сәләте  ныграк ачыла, әдәбиятка-сәнгатькә тартылу теләге арта.

Без дә Тәтеш районы җирлегеннән  чыккан күренекле кешеләр белән якыннанрак танышу, аларның иҗатын, эшчәнлеген өйрәнү максатыннан китапханә һәм музейларга йөрибез, алар турында мәгълүмат туплыйбыз. Укучыларым төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашканда бу материаллардан бик теләп кулланалар. Шигырь, сочинение конкурсларының  укучыларны иҗатка тартуда роле зур.Балаларның һәрберсе мондый бәйгеләрдә катнашырга тырыша, иң уңышлы эшләрне конкурска җибәрәм, алар һәрвакыт диярлек призлы урын алалар.

Сл.№25.Сәләтле укучыларны даими рәвештә конкурсларда катнаштыру аларның үзләренең дә мөмкинлекләрен, белемнәрен ачыклауга ярдәм итә, уңышлар яулауга этәрә.Шундый укучыларым турында кыскача сөйләп китәсем килә.2013 елда республикакүләм “Туган телем – шагыйрьләр теле” фәнни-эзләнү конференциясе булды. Ш.Галиев иҗаты буенча эзләнү эше язып 8 класс укучысы Гайнетдинова Эльвина дипломга лаек булды. Конференция кысаларында үткәрелгән танылган шагыйрь Р.Миңнуллин белән очрашу мәңге онытылмаслык хисләр калдырды.

Сл.№26.Быел IV Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән Тукай укуларының район буенча үткәрелгән этабында ул “Иң яхшы чыгыш ясаучы” номинациясендә дипломга лаек булды. Эльвина “Зирәк тиен”уен-бәйгесендә призлы урыннар ала,  төрле музыкаль конкурсларда да теләп катнаша.

Сл.№27.Тагын бер укучым турында әйтеп үтәсем килә.Бу –  Александр Яценко. Аның белән горурланмый мөмкин түгел. Ул 2012 елда район күләмендә үткәрелгән шигырь бәйгесендә III урын алган өчен Тәтеш районы башкарма комитетының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 2013 елның 26 апрелендә башкалабыз Казанда уздырылган Тукай бәйрәменә  Саша “Шигырь иҗат итү” бәйгесендә җиңүче, ә мин, аның җитәкчесе буларак, икебез дә чакыру алдык.

Сл.№28.Бәйрәмдә танылган язучылар, артистлар чыгыш ясады, ул бик тантаналы төстә үтте. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге һәм “Сәләт” иҗтимагый фонды безне 3 дәрәҗәле диплом, цифровой фотоаппарат һәм “Сәләт” лагерена ташламалы юллама белән бүләкләде.

Сл.№29.Быел укытучыларның һәм укучыларның
Т.Миңнуллинга багышланган I республика конференциясендә Шигърият ”Сөй гомерне, сөй халыкны...”номнациясендә Саша җиңүче дипломын яулады. Конференция эшендә төрле күренекле язучылар, шагыйрьләр белән очрашу һәм мастер-класслар үткәрелде.

Сл.№30. “Зирәк тиен”уен-бәйгесендә дә актив катнаша һәм призлы урыннар ала. Саша татар теленнән район олимпиадасында да теләп катнаша. Быел ул призер исемен яулады.

 Гомумән, югарыда санап кителгән эшләрнең барысы да миңа укучыларны иҗади актив шәхес итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Аларның уңышлары мине дә иҗатка өнди.

 Чыгышымны тәмамлап, алдагы көннәрдә дә, алла боерса,укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә эшләвемне  авторлык программасын һәм планын төзеп дәвам итәргә уйлыйм.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районыны мәгариф бүлеге Тәтеш кадет-интернат мәктәбе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район

семинары

Доклад

Мәктәптә укучыларныӊ фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру

Башкаручы:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сиякина Нәфисә Равил кызы

2014

Бүгенге көндә укыту процессында укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Алар яӊа уку материалын үзләштерү  барышында төрле язма чыганаклардан (дәреслекләрдән, фәнни- теоретик әдәбияттан, вакытлы матбугаттан, архив материалларыннан, Интернет чаралардан, ресурслардан һ.б.) файдалана алалар.

Уку-укыту процессыныӊ катлаулылыгы укучы алдына яӊа, заманча таләпләр куя. Шундый таләпләрнеӊ берсе – үзеӊне мөстәкыйль эшләргә өйрәтү. Тел, тарих фәне билгеле бер метод һәм алымнарга таянып эш итә. Һәр методныӊ үз бурычы, үзенеӊ кулану сферасы, тикшерүчегә карата аерым таләпләре бар. Ул укучыдан фактларны җыю, төркемләү, аӊлату, анализ эшен төп фәнни максатка юнәлтүне  таләп итә.

Фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киӊ ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль рәвештә, алдагы нәтиҗәсен күреп эшләргә өйрәтә.

Фәнни-тикшеренү эшен оештыруның максатлары нидән гыйбарәт соң: укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен системага салып тирәнәйтү; аларның иҗади активлык дәрәҗәсен үстерү; укучыларны рухи яктан бай, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.

Түгәрәк эшенең юнәлешләрен билгеләү:

- конференцияләр,

- конкурслар,

- очрашулар,

- масса күләм мәгълүмати чаралар белән эшләү.

Укучыларда фән белән кызыксыну кинәттән генә килеп чыкмый. Аны әле кечкенә сыйныфлардан ук тәрбияләргә кирәк. Аның төп нигезләмәләренә төшендерергә кирәк. Мин бу юнәлештә бишенче сыйныф укучылары белән дә актив эшчәнлек алып барам.

Мәсәлән, 5 нче сыйныфта “Казанның тарихы урыннары” темасын үткәч, мин укучыларга әлеге тема буенча, фотоальбомнар, презентацияләр, буклетлар ясарга, рефератлар язарга тәкъдим иттем. Эшебезнең уңай нәтиҗәләрен күреп, алар үзләре дә шатландылар.

5-7 сыйныфларда чәчкән орлыкларыбыз, урта һәм өлкән сыйныф укучыларында мул уңыш җыярга мөмкинлек бирә. Балалар фәнни стиль, фәнни эш таләпләре, чыганаклар, эш тәртибе белән инде таныш булалар. Укучыларның формалашкан белемнәренә таянып, фәнни эшчәнлекне без түбәндәге тәртиптә алып барабыз.

Укучы белән шәхси әңгәмәдә кызыксыну сферасын ачыклау.

 Укучы белән фәнни эшчәнлекнең юнәлешен билгеләү:

- татар фонетикасы,

- татар теле грамматикасы,

- татар теле синтаксисы,

- әдәбият тарихы,

- әдәбият теориясе,

- аерым галимнәргә, язучыларга багышланган монографик эшләр,

- чагыштырма грамматика,

- этнокультура юнәлеше һәм башкалар.

Укучылар фәнни-гамәли конференциядә уӊышлы чыгыш ясасын өчен аларда башта эзләнүчәнлек сәләтен үстерегә кирәк:

1 этап

  • Диагностика (балаларныӊ мөмкинлекләре ачыклана)
  • Фәнгә сәләтле укучылар сайлана;

2 этап

  • Эзләнү өчен шартлар тудырыла;

3 этап

  • Индивидуаль консультацияләр;

4 этап

  • Проект өстендә эш:
  1. Планлаштыру
  2. Чыганаклар белән танышу һәм алар өстендә эш
  3. Эш нәтиҗәләрен язарга һәм аны якларга өйрәтү;

5 этап

  • Йомгак, анализ ясау.

Укучылар белән фәнни-тикшеренү темасын сайлаганда, аныӊ актуальлегенә, өйрәнелү дәрәҗәсенә, чыганаклардан һәм фәнни әдәбияттан файдалана алу мөмкинчелеген, укучыныӊ кызыксынуын истә тотарга киӊәш ителә.

Балалар белән фәнни-тикшеренү эше барышында без түбәндәге максатларны күз алдында тотабыз:

  • Фән белән кызыксынуны арттыру;
  • Фәнни-тикшеренү эшенә өйрәтү;
  • Тәнкыйди фикерләү һәм анализлау сәләтен  үстерү;
  • Патриотик тәрбия бирү.

Фәнни-тикшеренү эше алып бару алгоритмы:

1. Тема сайлана;

2.Тема буенча мәгълүмат җыю, аны эшкәртү һәм системалаштыру;

3. Фәнни-тикшеренү эшенә бәйле таләпләр белән танышу;

4. Эшкә максат куела;

5. Максатка ирешү өчен бурычлар билгеләү;

6.Шул бурычлардан чыгып, фәнни хезмәтнеӊ эчтәлеген төзү;

7.Максатка ирешү юлын модельләштерелү. Модельләштерүнеӊ максаты булып фәнни-теоретик фикерләрне формалаштыру, барлык тикшерелгән материалларны бер калыпка салу.

Фәнни эшнеӊ нәтиҗәсе булып, укучыныӊ:

  • Конференцияләрдә катнашуы
  • Фәнни газета журнал һәм җыентыкларда бастырылуы
  • Махсус күнекмәләр барлыкка килү

Укучыларныӊ фәнни хезмәтләренә куела торган таләпләр:

  • Фәнни хезмәт басма рәвештә 12-15 биттән артмаска, электрон вариантта да булырга тиеш.
  • Эчтәлек, кереш, төп өлеш, нәтиҗә, кулланылган әдәбият һәм фәнни хезмәтнеӊ тезисы булырга тиеш.
  • Рәсем, схема, фотосурәтләргә исем бирергә, битләрне нумерацияләргә тиеш.

Фәнни эшне бәяләү критерийлары

  • Теманыӊ актуаль булуы;
  • Максат һәм бурычларныӊ дөрес куелуы;
  • Кулланылган әдәбият һәм чыганакларныӊ 3 тән ким булмавы;
  • Эзләнү, яки эксперимент, нәтиҗә яки тәкъдим өлешләре булуы;
  • Фәнни эшнеӊ оформление буенча таләпләргә туры килүе;
  • Укучыныӊ эшен яклау моменты 5-7 минуттан артмаска тиеш.

Чыгыш ясаганда түбәндәге сөйләм формалары кулланыла:


Безнең күзәтүләр буенча, ... Безнең фикеребезчә,...

Галим (исем фамилиясе)бу фактны болай аңлата: ...

Бу проблема түбәндәге авторларның хезмәтләрендә чагыла: ...

Фәлән чыганактан алынган мәгълүматлар буенча, ...

Бу мәсьәләне ачыклау өчен, без түбәндәге авторларга мөрәҗәгать иттек:.

Тупланган мәгълүматлар түбәндәгеләрне раслый: ...

Без үткәргән тикшеренүләрдән күренгәнчә, ...

Сүзне йомгаклап, шуны әйтергә кирәк (шуны әйтү урынлы булыр): ...

       Чыгышымны мондый сүзләр белән тәмамлар идем: ...

Игътибарыгыз өчен рәхмәт...



Предварительный просмотр:

Американ

                                 

                                        К.Тинчурин.

                      (өзек)

 Катнашалар:

 Дилбәр.

 Мәйсәрә.

 Искәндәр.

 Габдуллаҗан.

 Муса.

                 Дүртенче пәрдә.

 Габдуллаҗан бай өе.Мәйсәрә белән Дилбәр диванда утыралар.

Мәйсәрә. Кара әле, Дилбәр, кешегә әйтмәсәң, мин сиңа бер нәрсә сөйләр идем.

Дилбәр. Ни эшләп әйтим Алла сакласын. Сүз ташып йөрергә мин Чулак Фатыйма түгел ич.

Мәйсәрә. Ләкин, зинһар, кешегә әйтмә.Әткәй мине, теге, Америкадан килгән мөселман профессорына кияүгә бирә.

Дилбәр. Ә профессор ризамы соң?

Мәйсәрә. Нәрсәгә?

Дилбәр. Сиңа өйләнергә?

Мәйсәрә. Зур придан белән.. Әти әйтә, акча барысын да эшли, ди. Әгәр шул профессорга барсаң, ди, ни генә сорасаң да кызганмам, ди. Әбэзиян сак тектерермен, ди.

Дилбәр. Әбэзиян маймыл була бит ул. Маймыл тиресе киеп йөрерсеңмени?

Мәйсәрә. Әбэзиян нишләп маймыл булсын ул! Мех ул, бик кыйммәтле мех. Әй, мескен, шуны да белмисеңмени? Маймыл булса, кем кияр иде соң аны? Әбәү, маймыл тиресен кияргә!

Дилбәр. Хәер, теләсәң ни эшлә. Мин синең урыныңда булсам, әллә нигә дә аңар кияүгә чыкмас идем. Монда бит сине теләсә кем алыр. Үзең матур, бай, укыган.

Мәйсәрә. Кем укыган, минме? Мин бернәрсә дә белмим. Валлаһи, байлык булгач, укуның нигә кирәге бар? Ярлы кешеләр берәр җирдә хезмәт итеп тамак туйдырыр өчен укыйлар бит. Ә миңа ул нигә? Чү, кемдер чыга бугай!

  Дилбәр Мәйсәрәне кулыннан җитәкләп алгы бүлмәгә тарта, инде чыгып кителәр дигәндә Мәйсәрә борылып кире керә.Искәндәр чыга.

Искәндәр. (Мәйсәрәне күреп) Туташ, утырыгыз!

Мәйсәрә. Рәхмәт! (Чүгәләп ала.)

  • 2-

Искәндәр. Туташ, дөньяда сезнең иң зур теләгегез нәрсә?

Мәйсәрә. Иң зур теләкме?.. һем, әйтергә оялам.

Искәндәр. Оялмагыз, әйтегез, туташ.

Мәйсәрә. Кияүгә чыгу. Һи-һи-һи..

Искәндәр. Бик яхшы. Рәхмәт, акыллы сүз әйттегез. Билгедә тоткан киявегез бармы?

Мәйсәрә. Бар.

Искәндәр. Кем?

Мәйсәрә. Электәгесеме,хәзергесеме?

Искәндәр. Хәзергесе.

Мәйсәрә. Хәзергесе – син.

Искәндәр. Мин?

Мәйсәрә. Әйе.

Искәндәр. Рәхмәт. Бу да акыллы сүз. Сез, туташ, бик акыллы икәнсез.

Мәйсәрә. Әти генә мине җүләр дип тирги.

Искәндәр.Әткәгез сезне тиргимени?

Мәйсәрә. Бик тирги,тәмам туеп беттем инде үзләреннән. Шуның өчен тизрәк кияүгә чыгасым килә дә бит... Син мине тиргәмәссең бит?

Искәндәр. Юк, юк, мин сине автомобильдә генә йөртермен. Теләсәң, аэропланда очырырмын.

Мәйсәрә. Юк, аэропланда очырма син мине, мин куркам. Автомобильдә генә йөртерсең, яме? Синең үз автомобилең бармы?

Искәндәр. Минем йөз дә биш автомобилем бар.

Мәйсәрә. Йөз дә биш? Бик күп икән. Без иртә белән берсендә, көндез берсендә, кич берсендә, төнлә берсендә йөрербез.

Искәндәр. Ярый, ярый.

Мәйсәрә. Ә син миңа күптәннән гашыйк тотасыңмы?

Искәндәр. Биш елдан бирле.

Мәйсәрә. Мескен. Нигә соң сәлам хатлары бер дә язмадың? Ә туебыз кайчан булыр?

Искәндәр. Теләсәгез бүген үк мөмкин.(Төртә.)

Мәйсәрә. Пәрәмәч!.. Нигә төртәсең? Әле никах укылганы юк ич!

          Габдуллаҗан керә

Габдуллаҗан. Нәрсә, ни бар?

Мәйсәрә. Әти, ул төртә.

Габдуллаҗан. Ә, эһеммм... (Искәндәргә.) Кирәк нәрсәгез булса, сорагыз.

Искәндәр. Рәхмәт! Габдуллаҗан әфәнде, сезнең кызыгыз гаҗәп акыллы икән. Әгәр ул сөйләгән сүзләр дөрес булса...

Габдуллаҗан. Нәрсә, нәрсә?

Мәйсәрә. Әти, без туй хакында сөйләштек.

Габдуллаҗан. Ничек, профессор әфәнде, сез ризамы?

Искәндәр. Риза, ләкин бер шартым бар.

                                                   - 3 -

Габдуллаҗан. Приданы? Җаныгыз ни теләсә, шуны бирәбез. Әгәр дә акча кирәк булса, менә рәхим итегез. Хәзердән үк.

Искәндәр. Юк, бик рәхмәт. Минем акчага мохтаҗлыгым юк.

Габдуллаҗан.  Соң нәрсә генә?

Искәндәр. Миңа сез придан итеп Болгар ханнарының тарихи ярлыкларын  бирергә тиешсез.

Габдуллаҗан. Миндә һичбер төрле ярлык юк.

Искәндәр. Мин әйтәм, бар.

Габдуллаҗан. Юк, профессор әфәнде, миндә ярлык-марлык юк.

Искәндәр. Алай булса, гафу итегез. Мин Муса әфәнденең кызы Дилбәр туташка өйләнәм.

Габдуллаҗан. Хәерче бит ул. Өстенә кияргә күлмәге дә юк бит аның.

Искәндәр. Мин үзем бай. Шул ярлыкларны бирсәгез, бу көннән үк мин сезнең киявегез. Берничә көннән Америкага китәбез. Теләсәгез сезне дә алып китәрбез.Аннан товарлар алып кайтырсыз.

Габдуллаҗан. Юк кияү тфү...профессор әфәнде, миндә ярлыклар... Ничек дисез? Америкадан товар алып килеп булыр, дисезме?

Искәндәр. Теләсәгез ун вагон.

Габдуллаҗан. Ә, ун вагон? Ярлыкларны бирергә ярамый.

Искәндәр. Менә шул, Габдуллаҗан әфәнде, бирсәгез, иртәгә туй. Бирмәсәгез, гафу итегез. Мин бүген үк Дилбәр туташка өйләнеп, Америкага китәм.

Габдуллаҗан. Кияү, профессор әфәнде, теләсәгез җанымны сорагыз, жәл түгел, әмма ярлыкларны бирә алмыйм. Үзем үлгәч, сезгә калдырырмын. Бирә алмыйм. Мирас ул.

Искәндәр. Димәк бирмисез?(Дилбәр керә) Алай булгач гафу итегез. Ә. Дилбәр туташ, рәхим итегез! Минем сезгә бик мөһим йомышым бар иде, рәхим итеп утырыгыз!

Дилбәр. Мирси, мусио! (Реверанс ясый.)

Искәндәр. (тегеләрнең караганнарын сизеп). Дилбәр туташ, әткәгез миңа сезнең фикерегезне ирештергән иде. Мин башта Мәйсәрә туташка өйләнмәкче идем, хәзер инде сезгә өйләнергә булдым. Сез ризамы?

Дилбәр. Мирси, мусио!.. (Реверанс ясый.) Риза!.. (Тагын реверанс ясый.)

Искәндәр. Алайса иртәгә...

                          Муса керә.

Муса. Профессор әфәнде, сез мине бик һавага салдыгыз. Гүя сез Габдуллаҗан байның кызына өйләнмәкче буласыз, имеш, дөресме?

Искәндәр. Шулай уйлаган идем.

Муса. Сез ул эшегез белән бик зур ялгышлык эшлисез. Габдуллаҗан урлашып кына баеды. Революция вакытында халыкны талап баеды. Жулик, карак ул, кызы дивана. Аның әбисе дә шашып үлде.

Габдуллаҗан. Кем карак? Кем юләр? Кем жулик? Нәрсәңне урладым? Кем күргән, ә, кем күргән? Тоттыңмы? Ә?.. (Бугазына ябыша.)

Муса.Карак шул! Урлашып баедың.

                                        - 4 -

Габдулаҗан. Син үзең шифырт, син үзең күмер карагы.

                           Сугышалар.

 Мәйсәрә. (Дилбәргә). Мин юләрмени? Мин авырумени? Минем әтием каракмени? Сез үзегез мулла нәселе. Сорыкортлар!..

Дилбәр. Юләр шул, шыр тиле. Әтиең карак.

Мәйсәрә. Каракмы? Менә сиңа, менә сиңа!..

Дилбәр. Чеметмә! Җибәр, чеметмә, юләр!

                   Сугышалар.

 Искәндәр. Туташлар!.. Сабыр!.. Әфәнделәр!.. Сабыр!..(аерырга тырыша). Җәмәгать! Сабыр! Габдуллаҗан әфәнде, ярлыкларны бирсәгез, хәзер туй итәрбез. Юкса, Дилбәр туташ минем хатыным дип хәзер игълан итәм.

Габдуллаҗан. Ә, кем, профессор әфәнде, ни эшлибез соң? (Мусага) У-у-у... сине, күмер карагы! (кизәнә.)

Искәндәр. Эш сездә. Әгәр хәзер үк ярлыкларны бирсәгез, Мәйсәрә туташ минем хатыным дип хәзер үк игълан итәм. Юкса...

Габдуллаҗан. Ярый. Аллага тапшырдым. Риза.

Искәндәр. Юк, кулга ярлыклар кермичә, мин риза түгел.

Габдуллаҗан. Бетте, бетте, риза. Хәзер алып килермен. У-у, сине, күмер карагы! Йә, Мәйсәрә минем хатыным дип игълан итегез!

Искәндәр. Әфәнделәр, хәзер мин сезнең алдыгызда бик зур эш ачачакмын... Әфәнделәр, мин өйләнәм...

Барысы. Өйләнәсез! Кемгә?

Искәндәр. Мин...

Габдуллаҗан. Ярый, ярый, риза. Алып киләм. (чыга.)

Муса. Профессор әфәнде, зинһар, байлыкка кызыкмагыз, кызы юләр бит. Җырлый да, бии дә, пионинода уйный да, французча сөйләшә дә белми. Минем кызым милли алтын бит!..

Габдуллаҗан. (керә). Менә, кияү, рәхим ит! Бөтен бәхетемне кызым белән сиңа тапшырам!.. (Искәндәр алып язуларны карый.)

Муса. Кызым, әйдә киттек. Дөньяда акчага сатылмаган нәрсә юк икән, Америка профессорлары да акчага сатылалар икән. Әйдә, кызым, үзеңә насыйп милли егет табылыр әле. (Чыгалар.)

Габдуллаҗан. Кияү, мунча ягарга кушыймы?

Искәндәр. Кушыгыз!.. ( Габдуллаҗан китә.) Ә син, Мәйсәрә, бар, ак күлмәгеңне киеп чык. (Төртә.)

Мәйсәрә. Төртмә әле, юньсез, никах укылганы юк ич әле. Һи-һи-һи!.. (Чыга.)

Искәндәр. Мондагы халык үзләре тарихи ярлыклар икән... (Залга). Менә бит, студент иптәш, уйлап эшләсәң бар нәрсәне дә эшләп чыгарырга була. Ярлык безнең кулда. Кая, үзләре чыкканчы качарга кирәк. (Чыгып йөгерә.)

                                      Тәмам.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Мастер-класс

Тема: Укучыларның проект эше белән идарә итү

Максат:  Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын кулану эше тәҗрибәсе белән уртаклашу

Бурычлар:

  1. Проект эшчәнлегенең эш этапларына күзәтү ясау.
  2. Проект эшенең төрләре белән таныштыру.
  3. Проект өстендә эшләү, практик  күнекмәләр формалаштыру.

Җиһазлар: шагыйрьләргә багышланган күргәзмә: портретлары, китаплары, аларга багышланган журналлар;, проект эше өчен кирәкле әйберләр: ватман, фломастерлар, клей; планшетлар, энциклопедияләр, презентация, музыка

Кереш сүз.

Хөрмәтле коллегалар! Һәрберебез белем бирү шартларында күп кенә проблемалар белән очрашабыз. Мин үзем мондый очракта аларны чишү өчен фәнни- эзләнү методын кулланып эш итәм. Бу метод укучыларның дөньяны танып белү, акыл эшчәнлеге мөмкинлекләрен үстерүнең төп нигезе булып тора. Бүген мин сезнең белән дәрестә һәм дәрестән соң чараларда проект методын кулланып эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашасым килә. Сезнең белән практик рәвештә эшләп, бу методның өстенлекләрен һәм эффектив икәнен күрсәтәсем килә. Моның өчен мастер-класс үткәрү формасын гадәти булмаган төрен алдым. Хөрмәтле коллегалар! Сезнең белән янәшәдә проект һәм эзләнү эшләре белән шөгыльләнеп югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларым утыра. Алар белән бергә эшләү- бу методның асылын аңларга ярдәм итәр дип уйлыйм. Төп өлеш. 

Укучылар белән диалог. Нәрсә соң ул проект? Проект сүзе нәрсәне белдерә? (фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы). Хәзер проектны булдыру өчен эш этапларын билгеләп китик. Менә проблема туды ди, без алга барып нишлибез? (сорауларга җавап бирер өчен информация туплыйбыз, эзләнәбез). Беренче этап-эзләнү этабы. Аннан соң нишлибез? (мәгълүматны системалаштырабыз, эшнең планын төзибез). Икенче этап- аналитик этап. Өченче этапта нишлибез? План буенча мөстәкыйль эшлибез, эшкә анализ ясыйбыз. Бу этап- практик этап дип атала. Соңгы этапта нишлибез? Проектны яклыйбыз, бу- презентацион этап. Пректның нәтиҗәсе булып нәрсә булырга мөмкин? (реферат, буклет, газета, фильм, альбом, презентация һ.б) Проект кыска вакытлы да булырга мөмкин. Укытучы. 

Шундый бер проект эшен без сезнең белән үтәрбез. Ике тема бирелә.

1.М.Җәлил- ирек шагыйре ( Сугышка кадәрге иҗаты)

2.  Г.Тукай- шагыйрь, көрәшче  

Тема сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?(аның актуаль булуына) Ике команда да җавап бирә. Бу темалар буенча кирәкле материаны икенче конвертта таба алырсыз. Экранда мин сезгә темаларны яктырту өчен план тәкъдим итәм. Шулай итеп без проектның өлешчә 2,3,4 этабын башкарырбыз. Хәзер тема буенча проект эшенә керешәсез. Кирәкле мәгълүматны интернет челтәреннән:Тукай, Матбугат.ru, Белем.ru сайтыннан, энциклопедияләрдән, китаплардан ала аласыз. Проект эше вакытында сез бер-берегез белән аралашып, фикер алышып эшләгез. Эшнең барышы белән безнең белән дә уртаклаша аласыз.

Проект эшен эшләү

  Проект эше тәмамланганда 2 укучы кыскача үзләренең эзләнү эшләре турында сөйлиләр. Алар берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге коференцияләрдә катнашып призлы урын алган укучылар: Гайнетдинова Э – 2013 ел, “Татар теле-шагыйрьләр теле” республика фәнни-эзләнү коференциясенең җиңүчесе, 2015 ел- республика Тукай укуларының II дәрәҗәле дипломы; Стюков Р – К. Насыйри  Регионара яшүсмерләр укулары- 2015 ел, “Шәҗәрәләр- нәсел агачы”  Регионара фәнни-гамәли конференция- 2014 ел һ.б.

Проект яклау. Команда №1

...Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын...

Г.Тукай шагыйрьлек талантын көрәшченең батырлыгы белән куша алды. Ул иң изге теләкләрен һәм мактаулы тормышын халык теләкләре, халык язмышы белән бәйләде.

...Барлык уем кичен-көндезен

Сезнең хакта, милләтем, дип яза бөек Тукай.

Г.Тукайның 1907 елда язылган “Китмибез” исемле патриотик шигыре егерменче йөз башындагы татар поэзиясенең көчле бер үрнәге була. “Китмибез”

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:

— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр.

Китмибез без, безгә анда монда андагыдан эш кыен:

Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:

— Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа!

“Халык өметләре” шигыре. Монда Тукай татар халкының язмышын рус халкы белән бәйләгән. Россия туфрагы татар халкының да уртак туфрагы һәм Ватаныбыз да безнең уртак булырга тиеш дип язган. “Халкымның моңа хакы бар”,- ди Тукай.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хакы юк?-

Хакыбыз уртак ватанда шактый ук!

Команда №2

М.Җәлилнең сугышка кадәрге иҗатында илдә барган вакыйгалар, революцияләр сурәтләнә.Революцион көрәш, эшчеләр тормышы темалары аның иҗатында реаль чагылыш таба. Ул революциягә шатлана. 1925 елда басылган “Барабыз” җыентыгы шуны раслый. Андагы шигырьләре Туган илебезне яратырга һәм якларга кирәклегенә өйрәтә.

“Тик булса иде ирек”.

Юк, барсыннан да элек

Тик булса иде ирек,

Кылычым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап Туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.

Халык язмышын М.Җ. үз язмышы белән бәйли. Ул үзен “ирек шагыйре” дип атый. Ул шундый исемле шигырь язган.

Халык улы- минем кардәшләрем ул

Халык- эшче, минем күңелем-җаным ул.

Яшим халкым өчен, көчләр табам мин,

Халык өчен һаман алга барам мин.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: М.Җәлил- халыкның иреге өчен көрәшкән шагыйрь.

Ныгыту

Ике пректны яклауны тыңлагач нәтиҗә ясау. 

Ике шагыйрьнең иҗатында нинди охшашлык бар? ( Әсәрләренең төп темасы булып халык иреге, халык язмышы; Ватанга мәхәббәт..) 

Коллегалар белән диалог

Укучыларда проект эшчәнлеге нинди күнекмәләр формалаштыра?

          - мөстәкыйль фикер йөртү

  • төрле ситуацияләрдә белемнәрен куллана белү
  • көндәлек проблемаларга иҗади һәм фәнни карау
  • максат кую һәм эш тәртибен билгеләү
  • фәнни мәгълүматларга таянып  үз фикерләрен дәлилләү,

өстәмә чыганаклар эзләү

  • табылган мәгълүматларны дөрес куллану
  • билгеле бер проблеманы яктырткан информацияне гомумиләштерү
  • мөстәкыйль эшчәнлек алып бару
  • сөйләм телен үстерү

Рефлексия

Мин мастер- класста... белдем, ....өйрәндем.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фәнни-эзләнү эшчәнлеге белән идарә итү. Укытучы тәҗрибәсеннән

Слайд 2

Мастер - класс «Укучыларның проект эше белән идарә итү» проект өстендә эшләү – ул әле булмаган әйберләр булдыру, ягъни булдыру ысулларын күрсәтү

Слайд 3

Максат: Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын куллану эше тәҗрибәсе белән уртаклашу Бурычлар : Проект эшчәнлегенең эш этапларына күзәтү ясау. Проект эшенең төрләре белән таныштыру. Проект өстендә эшләү, практик күнекмәләр формалаштыру .

Слайд 4

«Проект» - фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынлардырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

Слайд 5

Проектны булдыру өчен эш этаплары Эзләнү этабы укучы укытучы кызыксындырган сорауны билгели, үз фикерен дәлилли; информацион чыганаклар туплый күзаллауны киңәйтүче темалар тәкъдим итә; проблемалы ситуацияләр тудыра; укучыларның сорауларына җавап табу өчен тематик чикләрне билгели

Слайд 6

Аналитик этап укучы укытучы информацияне системалаштыра; - булачак «туачак» продуктны кузаллап тасвирлый; - эш планын төзи күзәтә, алга этәрүче сорау һәм ситуацияләр булдыра; - укучының хронологик тәртиптә эш итүе белән идарә итү; - консультацияләр оештыра

Слайд 7

Практик этап укучы укытучы мөстәкыйль рәвештә план буенча эшли; - эшнең барышы белән уртаклаша - мөстәкыйль эшләү мөмкинлекләрен булдыра; - эш барышына карата анализ ясый; - «проект дәфтәре» булдыру эшен оештыра

Слайд 8

Презентацион этап укучы укытучы проектны презентацияләү формасын сайлый; эксперт ролен үти (башка укучыларга карата) бәхәс тудыручы сораулар әзерли; проектны кабул итәргә әзер булган аудитория әзерли

Слайд 9

Үзенчәлеге Проект эшчәнлегендә нәтиҗәдә һәрвакыт продукт була: реферат, доклад, газета, фильм, альбом, презентация һ.б. Проект кыска вакытлы булырга мөмкин Проект Проблема Гамәлгә ашыру нияте Реализация Рефлексия Презентация

Слайд 10

Проект өчен темалар Г.Тукай – шагыйр ь, көр ә шче М.Җәлил – ирек шагыйре (Сугышка кадәрге иҗаты)

Слайд 11

План буенча проект төзү Көрәшче һәм шагыйр ь буларак яктырту Әсәрләренең төп темалары: - халык язмышы - патриотизм

Слайд 12

Проектны яклау Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын ...

Слайд 13

Проектны яклау Яшим халкым өчен, көчләр табам мин, Халык өчен һаман алга барам мин...

Слайд 14

Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. Аристотель Тормышта яхшы белем алу гына җитми, белемеңне дөрес итеп куллана белергә дә кирәк. Р.Декарт

Слайд 15

мөстәкыйль фикер йөртү төрле ситуацияләрдә белемнәрен куллана белү көндәлек проблемаларга иҗади һәм фәнни карау максат кую һәм эш тәртибен билгеләү фәнни мәгълүматларга таянып үз фикерләрен дәлилләү өстәмә информацион чыганаклар эзләү табылган мәгълүматларны куллану билгеле бер проблеманы яктырткан информацияне гомумиләштерү мөстәкыйль эшчәнлек алып бару НӘТИҖӘ ГББК формалаштыру