ФДББС

Сиякина Нәфисә Равил кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча кулланмалар. 

Скачать:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮЧЕ ДӘҮЛӘТ

АВТОНОМ МӘГАРИФ ОЕШМАСЫ

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ ИНСТИТУТЫ»

Татар теле һәм әдәбият укытучысына ярдәмгә:

ФДББС турында белешмәлек

һәм терәк схемалар

Методик ярдәмлек

Казан

2015

ББК 74.268.1 Тат+74.268.3 (2 Рос=Тат

  • 23

Проект җитәкчеләре:

Р.Г. Хәмитов, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү ин-ституты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент

Л.Ф. Салихова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укыту-методик эшләр буенча проректоры, педагогика фәннәре кандидаты

Фәнни мөхәррир:

Г.Г.Әхмәдгалиева, Казан федераль (идел буе) университеты Алабуга институтының татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты

Төзүчеләр:

А.Х. Мөхәммәтҗанова, өстәмә профессиональ белем бирүче дәүләти автономияле мәгариф оешмасы “Татарстан Республика-сы Мәгарифне үстерү институты”ның милли мәгариф лаборато-риясе мөдире, КФУ АФ доценты, филология фәннәре кандидаты Р.Б.  Камаева,  Казан  федераль  университеты  Алабуга институтының татар филологиясе кафедрасы доценты, филоло-

гия фәннәре кандидаты

Татар теле һәм әдәбият укытучысына ярдәмгә: ФДББС турында белешмәлек һәм терәк схемалар: методик ярдәмлек / төзүчеләр: А.Х. Мөхәммәтҗанова, Р.Б. Камаева, – Казан: ТРМҮИ, 2015. – 68.

Бу хезмәттә Федераль дәүләт белем бирү стандартларының үзенчәлекләре һәм таләпләре яктыртыла, көтелгән нәтиҗәлелекне тәэмин итүче факторлар билгеләнә һәм укыту-тәрбия процессын эффектлы итеп оештыруга юнәлтелгән күрсәтмәләр тәкъдим ителә.

© ТРМҮИ, 2015

2

ЭЧТӘЛЕК

ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ БЕЛЕМ БИРҮ СТАНДАРТЫ

(төшенчәләр, таләпләр, юнәлешләр)

4

ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ

СТАНДАРТЛАРЫ НИГЕЗЕНДӘ УКУ-УКЫТУ

ПРОГРАММАЛАРЫ

9

Педагогның ФДББС таләпләре нигезендә

башкарылган эш программасына нигезләмә

10

ФДББС ТАЛӘПЛӘРЕ НИГЕЗЕНДӘ ЗАМАНЧА

ДӘРЕС

23

ФДББС буенча якынча дәрес структуралары

23

Заманча дәресне проектлаштыру

26

ФДББС тәләпләре нигезендә дәрескә анализ

һәм үзанализ

36

ФДББС НИГЕЗЕНДӘ ДӘРЕСКӘ ТЕХНОЛОГИК

КАРТА

44

ПРОЕКТ ҺӘМ ЭЗЛӘНҮ –ТИКШЕРЕНҮ

ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ МЕТОДИКАСЫ

50

Проект һәм эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенең аермасы 50

Проект эшчәнлеге

54

Эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге

61

3

ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ БЕЛЕМ БИРҮ СТАНДАРТЫ (төшенчәләр, таләпләр, юнәлешләр)

  1. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары - дәүләт аккредитациясенә ия булган башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми, башлангыч һөнәри, урта һөнәри белем бирү оешмалары тарафыннан төп укыту программаларын гамәлгә куйганда, мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиешле дәүләт таләпләре җыелмасы.

Стандарт түбәндәгеләргә үз таләпләрен куя:

−− төп белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә; −− төп белем бирү программалары төзелешенә;

−− төп белем бирү программаларын гамәлгә кую шартларына.

Бу барлык төр таләпләр белем бирүнең һәр баскычында укучыларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен искә алып үтәләләр.

  1. Стандарт белем бирүнең һәр баскычында үзләштерелгән белем дәрәҗәсенә объектив билге кую системасын төзүгә нигез булып тора.

  1. Стандарт Россия Федерациясенең барлык төбәкләренең үзенчәлекләрен, милли һәм этномәдәни ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.

  1. Стандарт түбәндәгеләрне тәэмин итүгә юнәлтелгән:

−− укучыларда Россия гражданлыгы бердәйлеген форма-лаштыру; −− Россия Федерациясенең уку-укыту мохитенең бердәмлеген тәэмин итү;

−− Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының тел ми-расын һәм мәдәни төрлелеген саклау һәм үстерү; −− туган телне өйрәнү хокукын реализацияләү, төп гомуми белемне туган телдә алу һәм Россиядә яшәүче күп милләтле халыкның мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен үзләштерүгә мөмкинлек тудыру; −− сыйфатлы белем алу мөмкинлеген тудыру;

−− башлангыч, төп, урта гомуми белем; башлангыч, урта, югары һәм һөнәри белем бирү программаларының

4

дәвамчылыгын тәэмин итү;

−− укучыларның рухи-әхлакый, тәрбияви үсешен тәэмин итү һәм аларның сәламәтлекләрен саклау; −− мәгарифтә дәүләти-җәмгыяти идарәчелекне үстерү;

−− укучыларның төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүнең нәтиҗәсен, педагогларның, мәгариф оешмаларының, гомумән уку-укыту системасының эшчәнлеген бәяләү өчен эчтәлек-критерия нигезләрен формалаштыру; −− укучыларның социаль үсешен тәэмин итү өчен шартлар тудыру.

5. Стандартның нигезендә системалы-эшчәнлекле юнәлеш

ята. Ул, үз чиратында, түбәндәгеләрне тәэмин итә:

−− үзүсешкә һәм өзлексез белем алуга хәзерлекне форма-лаштыру; −− укучыларның мәгариф системасындагы үсешнең соци-

аль мохитен проектлаштыру һәм конструкцияләү;

−− укучыларның уку-танып белү эшчәнлеген активлашты-ру; −− укучыларның шәхси, яшь, психик һәм физиологик

үзенчәлекләрен исәпкә алып белем бирү процессын төзү.

6.  Стандарт  чыгарылыш  сыйныф  укучысының  шәхси

характеристикасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Чыгарылыш сыйныф укучысының характеристикасы (портреты) түбәндәгедән гыйбарәт:

−− үз Ватанын һәм туган җирен сөюче; туган һәм рус телен белгән; үз халкын, аның мәдәниятен һәм рухи гадәтләрен хөрмәт иткән; −− кешелек тормышының, гаиләнең, җәмгыятьнең,

күпмилләтле россия халкының, кешелекнең кыйммәтләрен аңлаган һәм кабул итүче; −− дөньяны актив һәм кызыксынып өйрәнүче; хезмәтнең,

фәннең һәм иҗатның кыйммәтен аңлаучы;

−− укый белүче, тормышта һәм эшчәнлектә белемнең һәм үзбелем үзләштерүнең әһәмиятен аңлаучы; алган белемнәрне гәмәлдә кулланучы;

5

−− социаль яктан актив, законнарны һәм хокук тәртипләрен хөрмәт иткән; үзенең кылган эш-гамәлләрен әхлакый кыйммәтләр белән үлчәгән; гаилә, җәмгыять, Ватан алдында булган бурычларын аңлап кабул итүче; −− башкаларны хөрмәт итүче, конструктив әңгәмә алып бара алган һәм бер-береңне аңлауга ирешүче;

−− кешегә һәм тирә-юньгә куркынычсыз булган, сәламәт һәм экологик тормыш рәвешенең кагыйдәләрен аңлап башкаручы; −− һөнәрләр дөньясында ориентлашучы, җәмгыятьнең һәм

табигатьнең тотрыклы үсеше өчен кешенең профессиональ эшчәнлегенең әһәмиятен аңлаучы.

11. «Филология» өлкәсенә караган предметларның төп

белем бирү программасы буенча нәтиҗәләре.

«Филология» – телнең билгеләр системасын өйрәнгән, кешелекнең аралашу нигезендә яткан һәм гражданлык, этник, социаль тәңгәллекне формалаштырган, аңларга һәм аңлатырга мөмкинлек тудырган, кешенең эчке халәтен чагылдырырга ярдәм иткән өлкә буларак түбәндәгеләрне тәэмин итергә тиеш:

−− әдәби мирас һәм аның аша туган тел, дөнья мәдәнияте хәзинәләре, цивилизация казанышларын файдалану мөмкинлегенә ия булу; −− төрле мәдәниятләрнең үзенчәлекләрен аңлау өчен нигез

хәзерләү һәм аларга хөрмәт тәрбияләү;

−− рухи, әхлакый, эмоциональ, иҗади, этик һәм танып белү үсешенә тәэсир иткән интеллектуаль һәм социаль үсеш арасындагы бәйләнешне аңлау; −− билингвизмны күздә тотып, телләрне өйрәнүне күз

алдында тоткан төп күнекмәләрне формалаштыру;

−− башка уку-укыту предметларын үзләштерүдә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен актив һәм потенциаль сүзлек запасын баету.

«Филология» өлкәсенә караган уку-укыту предметларын

үзләштерү нәтиҗәләре түбәндәгеләрне чагылдырга тиеш:

6

Рус теле. Туган тел

  1. төрле уку-укыту предметларының эффектлы үзләштерелүен тәэмин иткән һәм формаль һәм формаль булмаган шәхесара, мәдәниара аралашуда кешеләр белән үзара бәйләнешне тудырган сөйләм эшчәнлеге төрләрен камилләштерү (аудияләштерү, уку, сөйләү һәм язу);

  1. шәхеснең белем алу процессында, интеллектуаль һәм иҗади үсешен тәэмин итүдә телнең әһәмиятле ролен аңлау;
  2. рус һәм туган телләрнең коммуникатив-эстетик мөмкинлекләрен куллану;
  3. тел турында системалы фәнни белемнәрне киңәйтү; телнең төп берәмлекләрен, категорияләрен һәм лингвистиканың төп төшенчәләрен үзләштерү;

  1. сүзгә төрле анализ (фонетик, морфемик, сүзьясалышы, лексик, морфологик) һәм сүзтезмәләргә, җөмләләргә синтетик анализ башкару өчен күнекмәләр формалаштыру;

  1. актив һәм потенциаль сүзлек запасын баету; арала-шу стиленә карап үз фикерләреңне һәм хисләрне җиткерү өчен сөйләм грамматик чараларының күләмен киңәйтү;

  1. фразеология һәм лексиканың төп стилистик ресурсла-рын, әдәби телнең төп нормаларын (орфоэпик, лексик, грамма-тик, орфографик, пунктацион), сөйләм этикетының нормаларын үзләштерү һәм аларны телдән, язма фикерләрне төзегәндә сөйләм практикасында куллану тәҗрибәсен булдыру;

  1. кешелек кыйммәте буларак тел культурасына карата җаваплылык формалаштыру.

Әдәбият. Туган әдәбият

  1. үзүсеш өчен уку һәм әдәбиятны өйрәнүнең әһәмятен аңлау; бу дөньяны, үзеңне танып белү һәм кешелек белән җәмгыять арасында мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү чарасы буларак системалы укуда ихтыяҗ формалаштыру;

  1. әдәбиятны халыкның төп милли-мәдәни кыйммәте һәм тормышны үзенчәлекле танып белү чарасы буларак аңлау;
  2. мәдәни үзидентифакт (самоидентификация) белән тәэмин итү; бөтендөнья һәм рус мәдәниятен, туган халыкның

7

культурасын өйрәнү аша туган телнең коммуникатив-эстетик мөмкинлекләрен аңлау;

  1. үзенең фикерләрен телдән һәм язма рәвештә, төрле жанр-ларда аргументлаштыра алучы, аналитик һәм интерпретация ха-рактерындагы киңәйтелгән фикерләрне формалаштыручы, укыл-ган материал буенча фикер алышуда катнаша, аңлы рәвештә үз уку вакытын планлаштыра алучы, эстетик зәвыкька ия булучы квалификацияле укучыны тәрбияләү;

  1. төрле этномәдәни гореф-гадәтләрне чагылдырган матур әдәбият әсәрләрен аңлау сәләтен үстерү;
  2. матур әдәбиятны фәнни, публицистик, эш текстларыннан аерып тора торган үзенчәлекләрен күрә белү аша текстка эсте-тик, мәгънәви анализ ясарга сәләтле булу, укылганнарны кабул итү, анализлау, интерпретацияләү һәм тәнкыйди фикер йөртү күнекмәләрен формалаштыру; әдәби әсәрдә чагылыш тапкан тормышның әдәби картинасын эмоциональ һәм интеллектуаль яктан аңлап кабул итү.

8

ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ СТАНДАРТЛАРЫ НИГЕЗЕНДӘ УКУ-УКЫТУ ПРОГРАММАЛАРЫ

«Россия Федерациясендә Мәгариф турында» Федераль Законының «Уку-укыту программалары» дип исемләнгән 12 нче маддәсендә китерелгән 5, 7 нче пунктларда түбәндәге сүзләр китерелә:

−− Әгәр гамәлдәге федераль закон тарафыннан башкача билгеләнмәгән булса, уку-укыту программалары уку-укыту эшчәнлеген гамәлгә куючы оешма тарафыннан мөстәкыйль рәвештә әзерләнә һәм раслана.

−− Уку-укыту эшчәнлеген дәүләт аккредитациясенә ия булган уку-укыту программалары нигезендә гамәлгә куючы оешмалар (югары белем бирүче оешмалар та-рафыннан мөстәкыйль расланган белем стандартлары нигезендә гамәлгә ашырылучы уку-укыту программала-рыннан кала) уку-укыту программаларын федераль дәүләт стандартларын һәм алар нигезендә эшләнгән якынча төп уку-укыту программаларын искә алып төзиләр.

Үрнәк программа белем бирү стандартларында карал-

ган предмет темаларының эчтәлеген конкретлаштыра, курсның бүлекләре буенча якынча уку сәгатьләрен билгели, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, белем алуның эзлекле фикер йөртүгә нигезләнгән процессын, предметара бәйләнешләрне исәпкә алып өйрәнелә торган темаларны, бүлекләрне билгеле бер тәртиптә өйрәнүне тәкъдим итә.

Татар теленнән үрнәк программалар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында ур-наштырылган.

Үрнәк программалар нигезендә автор программалары, дәреслекләр төзелә.

Аерым укыту предметлары буенча үрнәк программалар – юнәлеш бирү төрендәге документлар.

Әлеге программалар:

−− белем бирүнең һәр баскычында аерым бер укыту пред-метын өйрәнүнең максатларын;

9

−−  аңлатма язуын (белем бирүнең үзенчәлекләрен);

−− уку-укыту эчтәлеген (өйрәнелергә тиешле материал исемлеген); −− якынча тематик планын (укучылар башкарырга тиешле эшчәнлек төрләрен);

−− укыту предметы программаларын үзләштерүнең план-лаштырылган нәтиҗәләрен; −− белем бирү процессын матди-техник яктан тәэмин

итүгә карата киңәшләрне үз эченә ала.

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә

туры китереп төзелгән төп уку-укыту программалары (18.2.2 п.)

түбәндәге өлешләрне үз эченә ала:

  1. аңлатма язуы (укытыла торган фәннең (курсның) үзенчәлеген искә алып, гомуми белем бирүнең максат-бурычлары билгеләнә);

  1. укытыла торган фәнгә, курска гомуми характеристика;

  1. уку планында фәннең, курсның тоткан урыны;

  1. программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр (шәхескә кагылышлы, метапредмет, уку фәненә кагылышлы нәтиҗәләр);

  1. уку предметының, курсның эчтәлеге;

  1. төп уку эшчәнлеге төрләрен чагылдырган тематик план;

  1. укытуның матди-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин ителеше.

Педагогның ФДББС (ФГОС) таләпләре нигезендә

башкарылган эш программасына нигезләмә

  1. Гомуми нигезләмә.

1.1. Педагогның ФДББС таләпләре нигезендә башкарылган эш программасы «РФ мәгариф турындагы законы» 2 м., 9 п., ФДББС таләпләренә һәм мәктәпнең Уставына нигезләнеп төзелергә тиеш.

1.2. Уку-укыту учреждениясе тарафыннан кабул ителгән эш программасы – уку-укыту предметының күләмен, тәртибен һәм эчтәлеген билгеләгән һәм төп уку-укыту программасы таләпләренә җавап бирә торган локаль документ.

1.4. Уку-укыту программалары кысаларындагы эш про-граммаларына түбәндәгеләр керә:

10

−− уку-укыту предметлары буенча программа; −− дәрестән тыш эшчәнлек программасы;

−− электив курслар, сайлап алу курслары программасы; −− факультатив дәресләр программасы.

1.5. Эш программасы уку-укыту учреждениясенең төп уку-укыту программасының бер компоненты буларак, уку-укыту пла-нында каралган белем-бирүнең эчтәлеген, көтелгән нәтиҗәләрен, бәяләү системасын терки.

1.6. Эш программасының максаты – билгеле бер уку-укыту предметы эчендә каралган белем бирү процессын планлаштыру, оештыру һәм идарә итү өчен уңай шартлар тудыру. Эш програм-малары, нигездә, төп уку-укыту программасында планлашты-рылган нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән.

Эш программасының бурычлары:

−− конкрет бер уку-укыту предметы кысаларында ФДББС гамәлгә ашыру; −− укучыларның контингентын һәм белем бирү

учреждениясенең үзенчәлекләрен, максатын һәм бурыч-ларыннан исәпкә алып уку предметларының эчтәлеген, күләмен һәм тәртибен билгеләү;

1.7. Эш программасы түбәндәге фунцияләрне башкара: −− уку-укыту планында каралган төп вазифаларны үти; −− уку-укыту предметының белем бирү эчтәлеген билгели; −− уку-укыту предметы эчендә белем-бирү эчтәлегенең эз-леклелеген тәэмин итә; −− белем-бирү эчтәлегенә интегратив якын килү принци-бын тормышка ашыра;

−−  җирле эчтәлекле модульне кертә;

−− укыту-тәрбия бирү процессын оештыруга эзлекле-эшчәнлекле якын килү өчен шартлар тудыра; −− һәр укучының планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүен тәэмин итә.

  1. Эш программасын төзү

2.1. Эш программалары белем бирү учрежденияләренең компетенциясенә керә һәм мөстәкыйль рәвештә тормышка ашырыла.

2.2. Эш программалары билгеле бер белем алу дәрәҗәсен исәпкә алынып төзелә.

11

2.3.Курс (электив, факультатив) эш программасы укытучы-предметник тарафыннан уку елына төзелә.

2.4. Аерым бер уку-укыту предметының белем бирү эчтәлеге укытучының профессиональ осталыгы һәм үз дисциплинасын (пред-метын) ничек күзаллавыннан чыгып проектлаштырыла.

2.5. Эш программасын билгеле бер предметның методик берләшмә коллективы да төзергә мөмкин.

2.6. Эш программасы 2 экземплярда әзерләнә (берсе укытучының эшчәнлегендә кулланылса, икенчесе белем бирү программасының бер структур элементы буларак рәсми кәгазьләр белән саклана).

2.7. Эш программасын төзегәндә, кабул иткәндә һәм расла-ганда түбәндәге документларга игътибарлы булу сорала:

−−  ФДББС (ФГОС);

−− уку-укыту предметының якынча (примерная) программасы; −− экспертизаны һәм апробацияне узган авторлык про-граммасы;

−− белем бирү учреждениясенең төп белем бирү программасы; −− УМК (дәреслек).

2.8. Укытучының эш программасы тематик-календарь планын төзү өчен нигез булып тора.

2.9. Үрнәк программаларда сәгатьләрнең бүленеше темаларга һәм бүлекләргә аерып бирелмичә генә гомуми сәгать күрсәтелсә, укытучы үзе мөстәкыйль рәвештә УМКга ориентлашып һәм укучыларның мөмкинлекләрен күзаллап сәгатьләрнең бүленешен бирә.

2.10. Укытучының эш программасы административ струк-туралар тарафыннан укучыларның уку-укыту предметының эчтәлеге ни дәрәҗәдә үзләштерелгәнлеген өйрәнә һәм тикшерә торган документ булып тора.

  1. Эш програмасын формалаштыру һәм эчтәлеге

3.1. Эш программасы үрнәккә нигезләнеп, хаталарсыз, пөхтә итеп төзелә. Программаның тексты Word редакторы, Times New Roman шрифты, 12-14 кегль, юллар арасы – 1, текст киңлегендә, һәръяктан 1-2 см. кырлар калдырылып, А4 бите

12

форматында башкарыла. Титул бите документның беренче бите булып санала (ул биттә сан куелмый).

Тематик план таблица рәвешендә бирелә.

Әдәбият исемлеге алфавит тәртибендә (чыгынакның кайда басылганлыгы (шәһәр, нәшриятның атамасы), басу елы, бит күләме күрсәтелә).

3.2. Эш программасының структурасы:

Эш программасының

Эш программасы элементларының

элементлары

эчтәлеге

1. Титул бите

- белем бирү учреждениясенең тулы исеме;

- эш программасын кабул итү һәм раслау

грифы;

- эш программасы төзелгән уку-укыту

предметының исеме;

- сыйныф;

- эш программасын төзегән укытучының

исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, квали-

фикация категориясе.

- тору пункты (авыл, шәһәр, район һ.б.);

- эш программасы төзелгән ел.

2. Аңлатма язуы

- уку-укыту предметының гомуми белем

(өйрәнү дәрәҗәсен

бирүгә керткән өлеше;

билгеләү)

-эш программасының үзенчәлекләре (УМК,

төп идеяләре);

- уку-укыту предметының гомуми максат-

лары;

- укучылар белән оештырыла торган эш

формалары һәм методлары;

- эш программасын тормышка ашыру вакыты;

- эш програмасының төзелеше (аңлатма

язуы һ.б.)

3. Уку-укыту предме-

- УМКның эчтәлек үзенчәлекләре һәм мето-

тына, курсына гомуми

дик аппараты;

характеристика

- курсның төзелеше һәм үзенчәлеге;

- сыйныф алдына куелган максатлы

юнәлешләр.

4. Уку-укыту планын-

- сыйныф;

дагы предметның,

- сәгатьләр саны;

курсның урыны (өйрәнү

- уку атнасының саны;

дәрәҗәсеннән чыгып

- җирле эчтәлекле темаларның саны;

билгеләү)

- гамәли, контроль, лаборатор эшләр,

экскурсияләрнең саны.

13

5. Уку-укыту предметы

уку-укыту предметы эчтәлегенең

эчтәлегенең кыйммәтле

кыйммәтле юнәлешләренең тасвирламасы.

юнәлешләре

6.Уку-укыту предметын

- ФДББС тәләпләренә җавап бирү нигезендә

үзләштерү процессында

шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләрен

шәхси, метапредмет,

күрсәтү (һәр сыйныфка конкретлаштырыла);

предмет нәтиҗәләре

- КИМлар;

(сыйныф, өйрәнү

- нәтиҗәләрне бәяләү өчен төп

инструментарияләр бирелә.

дәрәҗәсеннән чыгып

билгеләү)

7. Укыту предметының

- курс темаларының исемлеге һәм атамалары;

эчтәлеге

- билгеле бүлекләрне һәм темаларны өйрәнү

(сыйныфка)

өчен каралган сәгатьләрнең саны;

- уку-укыту темаларының кыскача эчтәлеге.

8. Уку-укыту

- бүлекләр, темалар исемлеге һәм аларны

эшчәнлегенең төп

өйрәнү тәртибе;

төрләрен билгеләгән

- һәр бүлеккә, темага каралган сәгатьләр саны;

тематик планлаштыру

- дәрес темасы;

(сыйныфка)

- программаның гамәли өлеше;

- УУГ (бүлеккә);

- укучыларның төп эшчәнлек төрләре;

- предметның җирле эчтәлеге;

- үтәлү вакыты.

9. Укыту-тәрбия про-

- уку-укыту чаралары: уку-укыту, лаборатор

цессын уку-укыту,

җиһазлары һәм әсбаплары; укучыларның

методик әсбаплар һәм

белемнәрен тикшерә һәм конрольгә ала

материаль-техник чара-

торган техник һәм электрон чаралар; уку-

укыту һәм белешмә әдәбият, тарату һәм

лар белән тәэмин ителе-

демонстарцияләү өчен дидактик материаллар;

ше (сыйныфка, өйрәнү

- тәкъдим ителгән уку-укыту методик

дәрәҗәсеннән чыгып

әдәбият исемлегендә укытучы тарафыннан

билгеләү)

кулланылган УМК (дәреслеге, федераль

исемлектә булган номеры, аның турында

барлык мәгълүматлар бирелә);

- укытучы һәм укучыга өстәмә әдәбият;

- ҮББР (ЦОР) һәм ЭББР (ЭОР) ;

- укыту-тәрбия бирү процессында кулланы-

ла торган уку-укыту, белешмә-мәгълүмати

компьютер программалары.

10.Программага ку-

- курс буенча төп төшенчәләр;

шымталар

- проектлар темасы;

(сыйныфка)

-иҗади эшләр темасы;

- эш үрнәкләре һ.б.

14

  1. Программаларга  бәя  бирү  (тикшерү)  процессының

тәртибе.

Программаларга бәя бирү түбәндәгн таблицаны тутырудан гыйбарәт

Федераль исемлекккә кергән укыту-әсбабына нигезләнгән эш программасына бәя бирү формасы

Күрсәткечләр

Бәя (1-10)

1.

Укытучының эшчәнлек үзенчәлекләрен исәпкә

алып, тематик планда укучы эшчәлегенең төрләрен

дөрес билгеләвенә бәяләмә

2.

Программаның кулланышта булган укыту әсбабына

/ УМКга ярашкан булуы

3.

Билгеләнгән максат-бурычларга ирешү өчен белем-

бирү процессының укыту-методик һәм материаль

–техник яктан тәэмин ителеше һәм аның дәрәҗәсе

4.

Программаның техник бизәлешенә бәя

Эксперт _____________

_____________

_______________

(эш урыны, вазыйфасы)

(имза)   (имзаны расшифровкалау)

________(экспертизаны үткәрү вакыты)

Модификацияләнгән федераль программага

бәя бирү формасы

Күрсәткечләр

Бәя (1-10)

1.

Билгеләнгән гомуми белем-бирү баскычының мак-

сат-бурычларына программада күрсәтелгән максат-

бурычларның тәңгәл килүе

2.

ФДББСта күрсәтелгән шәхси нәтиҗәләргә ирешү

мөминлеге

3.

ФДББСта күрсәтелгән предметара нәтиҗәләргә

ирешү мөмкинлеге

4.

ФДББСта күрсәтелгән предмет нәтиҗәләргә ирешү

мөминлеге

5.

Укучыларның һәм аларның законлы вәкилләре (ата-

аналарның) уку-укытудагы ихтыяҗларын исәпкә

алып өстәмә эчтәлекнең кушылуына нигезләмә

15

6.

Бирелгән эчтәлекнең уку-укыту вакыты күләме белән

тәңгәл килүе

7.

Эчтәлекне барлауда дидактик принципларны гамәлгә

ашыру дәрәҗәсе

8.

Эчтәлекнең төзелешендә дидактик принципларны

гамәлгә ашыру дәрәҗәсе

9.

Уку-укыту эчтәлегенең тематик планда чагылыш

табу дәрәҗәсе

10.

Тематик планлаштыруга тәңгәл килгән дидактик

берәмлекләрне кертү эзлеклелегенә бәя

11.

Укытучының эш үзенчәлекләрен исәпкә алып, тема-

тик планлаштыруда укучыларның эшчәнлек төрләрен

дөрес билгеләнүенә бәя

12.

Программаның кулланышта булган укыту әсбабына /

УМКга ярашлылыгы (астына сызып билгеләргә)

13.

Билгеләнгән максат-бурычларга ирешү өчен белем

бирү процессының укыту-методик һәм материаль-

техник яктан тәэмин ителеше һәм аның кирәкле

дәрәҗәдә булуы

14.

Программада кулланылган терминологиянең кор-

ректлы булуы

15.

Программаның техник бизәлешенә бәя

16.

Анализлана торган эш программасын башка

регионнарның уку-укыту учрежденияләрендә кулла-

на алу мөмкинлегенә бәя

Эксперт _____________

_____________

_______________

(эш урыны, вазыйфасы)

(имза)   (имзаны расшифровкалау)

________(экспертизаны үткәрү вакыты)

Эш программасына бәя бирү формасы

Күрсәткечләр

Бәя (1-10)

1.

Программаның үз концепциясенә җавап бирүе

2.

Билгеләнгән гомуми белем-бирү баскычының мак-

сат-бурычларына программада күрсәтелгән максат-

бурычларның тәңгәл килүе

3.

ФДББСта күрсәтелгән шәхси нәтиҗәләргә ирешү

мөминлеге

16

4.

ФДББСта күрсәтелгән предметара нәтиҗәләргә

ирешү мөминлеге

5.

ФДББСта күрсәтелгән предмет нәтиҗәләргә ирешү

мөминлеге

6.

Эш программасының эчтәлегендә бу предмет буенча

үрнәк программаның эчтәлегенең чагылышы

7.

Бирелгән эчтәлекнең уку-укыту вакытының күләме

белән тәңгәл килүе

8.

Эчтәлекне барлауда дидактик принципларны

гамәлгә ашыру дәрәҗәсе

9.

Эчтәлекнең төзелешендә дидактик принципларны

гамәлгә ашыру дәрәҗәсе

10.

Уку-укыту эчтәлегенең тематик планда чагылыш

табу дәрәҗәсе

11.

Тематик планлаштыруга тәңгәл килгән дидактик

берәмлекләрне кертү эзлеклелегенә бәя

12.

Укытучының эш үзенчәлекләрен исәпкә алып,

тематик планлаштыруда укучыларның эшчәнлек

төрләрен дөрес билгеләнүенә бәя

13.

Программаның кулланышта булган укыту әсбабына

/ УМКга ярашлылыгы (астына сызып билгеләргә)

14.

Билгеләнгән максат-бурычларга ирешү өчен белем-

бирү процессының укыту-методик һәм материаль-

техник яктан тәэмин ителеше һәм аның кирәкле

дәрәҗәдә булуы

15.

Программада кулланылган терминологиянең кор-

ректлы булуы

16.

Программаның техник бизәлешенә бәя

17

Анализлана торган эш программасын башка

регионнарның уку-укыту учрежденияләрендә кулла-

на алу мөмкинлегенә бәя

Эксперт _____________        _____________        _______________

(эш урыны, вазыйфасы)        (имза)        (имзаны расшифровкалау)

________(экспертизаны үткәрү вакыты)

Искәрмә: Эксперт кәгазен тутырган вакытта, эксперт 8дән түбән булган күрсәткечләргә дәлилле аңлатмалар (аргументлар) кәгазен дә тутырып бирергә тиеш.

17

18

Дәлилле аңлатмалар (аргументлар) кәгазе

Күрсәткечләр номеры

Экспертның бәясе

8дән түбән булган күрсәткечнең сәбәпләре

Комиссиядән тыш бер бәяләүчегә экспертларның кәгазьләре тапшырыла һәм ул һәрбер эксперт бәяләмәсенә җыелма ведомость төзи, авырлык коэффициентының күрсәткеч нормасына карап билге чыгара. Билге түбәндәге формула ярдәмендә табыла.

m – экспертлар саны, xi – экспертның бәясе, x ̅ – уртача бәя

Уртача билге аның коэффицент вариациясе күләме V 25 %тан артмаган очракта гына дәрес була.

Әһәмиятлелек коэффициентларның нормалары

Федераль

Модификацияләнгән

Оригинал

Күрсәткечләр

программаның

программаның

программаның

коэффициенты

коэффициенты

коэффициенты

1

2

3

4

5

1.

Программаның үз концепциясенә

0,051

җавап бирүе

2.

Программада күрсәтелгән максат-

0,057

0,051

бурычларның билгеләнгән гомуми

белем-бирү баскычының максат-бу-

рычларына тәңгәл килүе

3.

ФДББСта күрсәтелгән шәхси

0,086

0,077

нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге

4.

ФДББСта күрсәтелгән предметара

0,086

0,077

нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге

5.

ФДББСта күрсәтелгән предмет

0,086

0,077

нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге

6.

Эш программасының эчтәлегендә бу

0,077

предмет буенча үрнәк программаның

эчтәлегенең чагылышы

7.

Укучыларның һәм аларның закон-

0,057

лы вәкилләренең уку-укытудагы

ихтыяҗларын искә алып өстәмә

эчтәлекнең кушылуына нигезләмә

8.

Бирелгән эчтәлекнең уку-укыту

0,057

0,051

вакытының күләме белән тәңгәл килүе

9.

Эчтәлекне барлауда дидактик прин-

0,057

0,051

ципларны гамәлгә ашыру дәрәҗәсе

10.

Эчтәлекнең төзелешендә дидак-

0,057

0,051

тик принципларны гамәлгә ашыру

дәрәҗәсе

11.

Уку-укыту эчтәлегенең тематик план-

0,086

0,077

да чагылыш тулылыгы

19

20

12.

Тематик планлаштыруга тәңгәл

0,029

0,051

килгән дидактик берәмлекләрне

кертү эзлеклелеге

13.

Укытучының эш үзенчәлекләрен

0,25

0,057

0,051

исәпкә алып, тематик планлаштыру-

да укучыларның эшчәнлек төрләрен

дөрес билгеләнүе

14.

Программаның кулланышта булган

0,25

0,057

0,051

укыту әсбабына / УМКга ярашлылы-

гы (астына сызып билгеләргә)

15.

Билгеләнгән максат-бурычларга

0,375

0,086

0,077

ирешү өчен белем-бирү процессының

укыту-методик һәм материаль-тех-

ник яктан тәэмин ителеше һәм аның

кирәкле дәрәҗәдә булуы

16.

Программада кулланылган

0,057

0,051

терминологиянең корректлы булуы

17.

Программаның техник бизәлешенә

0,125

0,029

0,026

бәя

18.

Анализлана торган эш программа-

0,057

0,051

сын башка регионнарның уку-укыту

учрежденияләрендә куллана алу

мөмкинлегенә бәя

Коэффициентларның суммасы

1,000

1,000

1,000

Экспертларның эш программаларына куелган бәяләрнең җыелма ведомосте

№  Күрсәткечләр

Экспертларның бәяләре

Норма коэффициентына

1 нче

2 нче

3 нче

тапкырланган уртача бәя

эксперт

эксперт

эксперт

Баллар суммасы

Баллар суммасыннан чыгып, түбәндәге мондый нәтиҗәләр чыгарыла:

  • 8дән 10га кадәр җыелса – эш программасын укыту-тәрбия процессында кулланырга мөмкин
  • 6 дан күп, ләкин 8 дән ким – күзәтелгән җитешсезлекләрне төзәтеп, эш программасын яңадан экспертизага бирергә;

  • 6 дан ким булса – эш программасын укыту-тәрбия процессында кулланырга ярамый.

Эксперт нәтиҗәләре билгеле булганнан соң түбәндәге формада эксперт бәяләмәсе тутырыла.

ЭКСПЕРТ БӘЯЛӘМӘСЕ

__________________________________________________

(программа авторы)

__________________________________________________

(эш урыны һәм башкарган вазыйфасы)

__________________________________________________

(башлангыч, урта, төп гомуми белем бирү)

__________________________________________________

(укыту предметының исеме)

21

Экспертлар эш программасының эчтәлеген анализлаганнан соң (эш программасының мөһим билгеләмәләренә бәя биргәч) түбәндәге нәтиҗәләргә килделәр

№  Күрсәткечләр

Килешенгән билге

Программаның гомуми баллы_____ .

Эксперт тикшеренүләреннән соң кабул ителгән комиссиянең карары…..(эш программасын белем бирү процессында кулланыр-

га мөмкин; җитешсезлекләрне төзәтергә; кулланырга ярамый) Эш программасын бәяләгәндә билгегә тәэсир иткән кайбер

мөһим җитешсезлекләр:

Күрсәткечләр

Экспертлар билгеләгән

кимчелекләр

Эксперт комиссиясенең рәисе___________   ___________ (имза) (имзаның расшифровкасы)

«____» ______________________ 20_____ г.

Мөһер урыны

22

ФДББС ТАЛӘПЛӘРЕ НИГЕЗЕНДӘ ЗАМАНЧА ДӘРЕС ФДББС буенча якынча дәрес структуралары Яңа тема өйрәтү дәресенең якынча структурасы

  1. Тема, максат, бурычлар билгеләү. Ике тема бирү үзен аклаячак: теоретик материал өйрәнү буенча һәм тәрбияви, үстерүче максатлардан чыгып лексик тема алына. Мәсәлән, сый-фат дәрәҗәләре. Кешедә барысы да матур булырга тиеш.

  1. Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек).

Максаты: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү. Сый-ныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

Эш алымнары: укытучының изге теләкләре, бүгенге эш өчен кирәкле сыйфатларны билгеләү, девиз, эпиграф белән та-ныштыру, үрнәк буенча өй эшен мөстәкыйль тикшерү һ.б. (1, 2 минут).

  1. Белемне актуальләштерү.

Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне ка-батлау, уку чыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау (4, 5 минут).

  1. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: авырлыкларны ачыклау (Ни өчен шундый сорау

килеп туды? Без әле нәрсәне белмибез?), дәрес максатын я тема-ны төп сорау кебек итеп билгеләү (4, 5 минут).

Уку мәсьәләсен кую буенча проблеманы ачыклауга юнәлтелгән, темага алып килгән әңгәмә үткәрү.

  1. Яңа тема өйрәнү.

Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау (7, 8 минут).

Эш төрләре: төрле фикерләр тудырган, проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә, төркемләп, парлап эшләү.

  1. Ныгыту.

Максат: бергәләп, чиратлап яңа белемне кабатлау, терәк сигнал формасында теркәү (4, 5 минут).

Эш төрләре: фронталь эш, парлы эш, продуктив күнегүләр башкару.

  1. Үзаллы эш.

23

Максат: һәр укучыны теманы аңлавына, күнегүләр башкара алуына ышандыру (4, 5 минут).

Эш төрләре: 2, 3 зур булмаган язма эш башкару, укучыларның өлге буенча үзләрен тикшереп барлавы.

Яңы теманы кабатлау, ныгыту.

Укучыларга яңа тема буенча эш тәкъдим ителә (1 күнегү), алга таба шушы ук күнегү алдан үтелгән темалар белән бәйләп ныгытыла (7, 8 минут).

  1. Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе).

Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе (2, 3 минут).

Сораулар: Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты? Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең якынча структурасы (ныгыту дәресе)

  1. Оештыру этабы.

  1. Өй эше тикшерү. Укучыларның терәк белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.
  2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
  3. Беренчел ныгыту:

−− таныш ситуациядә (типлаштырылган); −− үзгәртелгән ситуациядә (конструктив).

  1. Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр).
  2. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә

бирү.

  1. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресенең якын-ча стуктурасы (кабатлау дәресе)

  1. Оештыру этабы.

  1. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны иҗади чишү өчен

24

кирәкле белем һәм күнекмәләрне яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
  2. Белемнәрне актуальләштерү: – контроль дәрескә әзерлек максатыннан; – яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан.
  3. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

  1. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фи-кер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

  1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

  1. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм осталыкларны системалаштыру дәресенең якынча структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру. Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә әзерләү. Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).

  1. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

  1. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар бу-енча фикерләшү һәм аларны төзәтү.
  2. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

Белем һәм осталыкларны тикшерү дәресенең якынча структурасы

  1. Оештыру этабы.

  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
  2. Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү ( биремнәр күләме һәм авырлык дәрәҗәсе буенча программага һәм һәр укучының белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш).

Контроль дәресләрнең формалары:

25

−−  язма контроль;

−− телдән һәм язма контроль аралаштырып бирелгән бу-лырга мөмкин.

4) Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Белем,  осталык  һәм  күнекмәләргә  төзәтмәләр  кертү

дәресенең якынча структурасы

  1. Оештыру этабы.

  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
  2. Белем, осталык һәм күнекмәләрне диагностикалауның нәтиҗәләре. Укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге хаталар-ны ачыклау, аларны төзәтү юлларын, белем һәм осталыкларын камилләштерү.

Диагностика нәтиҗәләре буенча укытучы коллектив, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү алымнарын планлаштыра.

  1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

  1. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Катнаш дәреснең якынча стуктурасы

  1. Оештыру этабы.

  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
  2. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

  1. Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.

  1. Беренчел ныгыту.

  1. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар бу-енча фикер алышу һәм төзәтүләр кертү.
  2. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча аңлатма

бирү.

  1. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Заманча дәресне проектлаштыру

Хәзерге заман таләпләргә җавап бирә торган дәрес нинди булырга тиеш? Аны проектлаштырганда укытучыга нәрсәләргә игътибар итү сорала? Бу бүлектә без шушы сорауларга җаваплар табарга тырышырбыз.

26

Иң беренче чиратта педагогка шуны истә тоту мөһим – дәрестә башкарылган һәр эшчәнлек максатчан һәм нәтиҗәле бу-лырга тиеш. Моны аңлап кабул итү өчен безгә көндәлек тормы-шыбызга игътибар итү сорала. Мисал өчен, нинди генә чараны гына алмыйк, сайламыйк (спектакль яисә концерт карау, тәмле ризыклар белән туклану, китап сатып алу һ.б.) без аның алдан ук нәтиҗәле, көтелгән һәм күңелле булачагына өмет итәбез. Һәрбер чарада ике як урын ала: җырчы – тыңлаучы, артист – тамашачы, пешекче – тукланучы, укытучы – укучы. Әгәр безгә тамаша яисә чара ошаса, без аннан рухи азык алабыз һәм тагын бу чарага килү теләге белән кайтып китәбез, иптәшләребезгә дә бу тамашаны ка-рарга киңәш итәбез, ә инде тискәре тәэсир калдырса, вакытыбыз-ны заяга уздырдык дигән фикердә калабыз. ФДББС (ФГОС) нәкъ менә укучының белем алу процессында теләктәш катнашучысы булуына басым ясый. Белем алу ул – бурыч түгел, ә куанычлы, күңелле бер чара булырга тиешлеген искәртә.

Педагогка ФДББСка җавап бирә торган дәресне хәзерләгәндә иң беренчел чиратта нәрсәләргә игътибар итү сорала:

  • төп максат – укучының шәхси үсешен тәэмин итү;
  • укучыларда УУГ формалаштыру;
  • укучыларның эзләнү эшчәнлеген дөрес итеп оештыру һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү (укучыларның белемнәре мөстәкыйль эзләнү эшчәнлегенең нәтиҗәсе булсын өчен).

Заманча дәресне проектлаштыруның төп принциплары:

  1. Белем үзләштерү парадигмасының эчтәлеге үзгәрү (бе-лем үзләштерүдән – эшчәнлеккә);
  2. Белем үзләштерүнең эчтәлегеге, формасы, алымнары, методлары һәм технологияләре үзгәрү;
  3. Педагогик позицияләрнең урыны үзгәрү (укытучы-уку-чы иде, хәзер укучы-укытучы);
  4. Укучы эшчәнлегендә эчке мотивлар формалашу;

  1. Шәхси максатны билгеләү һәм материалның эчтәлегенә шәхси якын килү;
  2. Белем алу эшчәнлегенең рефлексив нәтиҗәләре булу.

Шулай итеп, заманча дәреснең әһәмиятле аспектлары:

27

  • дәреснең максатчан һәм мотивлашкан булуы.
  • дәреснең максаты төгәл һәм конкрет булуы, куелган мак-сатка көтелгән нәтиҗәләрнең җавап бирүе, ягъни тәнгәл килүе зарури;
  • дәреснең нәтиҗәлелеге укучыларның билгеләреннән, материалны үзләштерү дәрәҗәсеннән чыгып түгел, ә укучыларның эшчәнлегеннән чыгып бәяләнергә тиеш. Шул ук вакытта дәрестә “белем” алуның әһәмияте киме-ми, киресенчә, булган белемнәрне гамәлдә куллана белүгә игътибар гына арта;

  • дәреснең яңа белем бирү максаты – укучыларның үзләре алдына мөстәкыйль максат куюлары һәм аңа бару бурычларын билгеләп эшчәнлек оештырулары;
  • заманча дәреснең эшчәнлеккә корылган булуы;
  • яңача корылган дәреснең мәгънәсе – ул белем алу процессы вакытында куелган проблеманының укучылар тарафыннан танып-белү эшчәнлеге аша чишелүе;
  • дәрестә никадәр дәрәҗәдә мөстәкыйль эшчәнлеккә күбрәк урын бирелсә, шул кадәр яхшырак (бу очракта укучылар текст өстендә эшләп проблеманы чишәргә өйрәнәләр һәм мәгълүмати компетенцияләргә ия булалар);

  • заманча дәрес белем бирү процессында дискуссия, видеотәнкыйть, эшлекле һәм рольле уеннар, ачык со-раулар кебек эшлекле методлар һәм алымнарның актив кулланылуның белән аерырылып тора.

28

Традицион эшчәнлеккә һәм ФДББСка нигезләнеп оештырылган укытучы

эшчәнлегендәге аермалар

Позиция

Традицион эшчәнлек

ФДББС нигезләнеп эшләгән укытучының

эшчәнлеге

Дәрескә

төгәл структурага нигезләнеп корыл-

дәреснең планы сценанарий рәвешендә; 30-60%

әзерлек

ган дәрес конспекты; 0% укытучы

укытучыга ирек бирелә; дәрес вакытында укы-

иреге; дәреслек вакытында укытучы

тучы дәреслекне, методик рекомендацияләрне,

бары тик дәреслек белән методик

интернет-ресурсларны, хезмәттәшләренең мате-

рекомендацияләргә таяна.

риалларын куллана, шул рәвешле, тәҗрибә белән

алышыну барлыкка килә.

Дәреснең төп эта-

дәреснең күп вакыты материалны

аңлату дәреснең 20-30% ала, ныгыту 5-10%;

плары

аңлатуга һәм ныгытуга китә (80% –

дәреснең күпчелек өлеше мөстәкыйль эшчәнлеккә

укытучы сөйләме).

карый.

Укытучының дәрес

дәрестә планлашытырылган бар

укучыларның эзләнү, материал туплау, уку буры-

алдына куйган

нәрсәгә өлгерү.

чын дөрес билгеләү эшчәнлеген оештыру

максаты

Укучыларның

чиш, күчереп яз, чагыштыр, тап, баш-

анализла, дәлиллә, чагыштыр, символ аша

эшчәнлеге

кар; 93% - репродуктив биремнәр,

билгелә, схемасын яисә моделен бир, дәвам

биремнәрне фор-

7% - эзләнү (күпчелек очракта көчле

ит, гомумиләштер, нәтиҗә чыгар, чишү юлын

малаштыру аша

укучылар өчен кулланыла).

тәкъдим ит, бәялә, үзгәрт, уйлап тап. һ.б.

башкарыла

29

ФДББС гамәлгә ашыруда укытучының роле

Яңа таләпләр кысаларында укытучының позициясе үзгәрсә дә, аның әһәмияте кимемәде. Укытучы ул:

  • иҗади сәләтләрне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра алучы;

  • белемнәрне үзләштерүгә иҗади якын килүгә өйрәтүче;
  • мөстәкыйль фикерләүгә өйрәтүче;
  • материалны өйрәнү вакытында мөстәкыйль сораулар формалаштырырга өйрәтүче;

  • предметны үзләштерүгә мотивация тудыручы һәм укучыларның шәхси үзенчәлекләрен, сәләтләрен күрә һәм бәяли белүче.

Димәк, укытучы – ул эзләнүче, киңәшче, оештыручы, про-

ектны җитәкләүче, белемнәр белән эффектлы эшне оештыра тор-ган юнәлтүче, “коллектив укытучысы”.

Укытучы тарафыннан дәресне нәтиҗәле итеп оештыру өчен нәрсәләргә игътибар итү сорала:

−− аеруча уңышлы дип табылган дифференцияләшкән һәм шәхси укытуга юнәлдерелгән, кызыксынуны арттыра торган һәм иҗади активлыкны үстерә торган укыту методларын, эффектлы алымнарны сайлау, уйлап табу; −− үзконтрольлекне оештырып эшчәнлекне башкару

(дәреснең планын педагогик принциплардан – эзлеклелек, оптимальлек, кешелеклелек, гуманитарлылыктан чыгып коррекцияләү); −− булачак дәреснең план-сценариясен (технологик картасын) төзү.

Дәреснең нәтиҗәле булуының алшартлары: −− кысыксындыру, мобилизацияләү;

−− дәреснең беренче минутыннан ук укучыларны актив эшчәнлеккә алып керү; −− дәрес планында каралган гамәлләрне үзчиратында баш-кару;

−−  дәрестә эшлекле генә түгел, иҗади, хис-эмоцияләргә

30

бай булган, уңай теләктәшлеккә корылган атмосфераны булдыру;

−− укучыларның игътибарына бирелгән информациянең никадәр дөрес кабул итүлүен, үзләштерелүен белү өчен этапларда каралган барлык чараларны куллану; −− уку-укыту алымнарының арсеналын төрләндерү;

−− дәресне тәмамлаганда өй эшен төгәл формалаштырып бирү һәм киләсе дәрескә “күпер” салу (киләсе дәрестә нин-ди теманы үтәчәкләрен һәм ул материалның әһәмиятен ачыклап бирү).

Дәрестә укучының игътибарын даими җәлеп итеп тору алымнары:

−−  проблемалы ситуацияләр булдыру;

−− укучыларның белем үзләштерү темпларын үзгәртеп тору (тизләтү яисә әкренәйтү); −− укучыларга көтелмәгән, кызыклы сораулар хәзерләү;

−− белем бирү процессында аудио-, видео техник чаралар-ны, күрсәтмәлелекне куллану; −− фронталь, төркем белән эшләү төрләрен актив чират-лаштырып тору;

−− дәрестә төрле кызыклы ситуацияләрне мисал итеп китерү; −− уңышлылык халәтен тудыру;

−− дәрес эчтәлегенә төрле уеннарны кертеп җибәрү; −− көч сынашу-узышуга корылган биремнәрне бирү; −− укучылар белән ышанычлы әңгәмә-диалог кору.

Алда искәртеп кителгәнчә, белем бирү процессында укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыруның алшарты

– кысыксындыру, мобилизацияләү һәм балаларны дәреснең беренче минутыннан ук актив эшчәнлеккә алып керү. Заман таләпләре шартларында оештырылган укытуның төп үзенчәлеге дә шунда: ки, укытучы белемнәрне әзер хәлендә бирми, укучылар алдына бурыч куя, аны кызыксындыра, хәл итү өчен аерым чаралар табу теләге уята. Бу бурычны хәл итү юлларын эзләү барышында ул үзендә яңа белемнәр булдыра. Традицион укыту

31

төрендә укытучы турыдан-туры кызыксындыру чараларына басым ясый (укытучы кызык итеп сөйли, күрсәтмә әсбаплар белән кызыксындыра —укучыга кызык, бирелеп тыңлый), яки бу материалның киләчәктә тормышта кирәк булганлыгына аерым басым ясый (дәрес бик кызык түгел, иллюстратив материаллар юк, ләкин бу фән яки аның бер бүлеге югары уку йортына керү имтиханнарына хәзерлектә бик әһәмиятле, шуңа күрә укытучыны тыңларга һәм материалны аңлап калырга кирәк).

Проблемалы укытуның төп төшенчәсе – проблемалы ситуация. Проблемалы ситуация кешегә нәрсә дә булса уйлау яисә нинди дә булса эш башкару өчен белемнәр, анык эш ысуллары җитешмәгәндә, белем һәм җитешмәгән күнекмәләр арасында кар-шылыклар туганда барлыкка килә. Проблемалы ситуация укучы-да барлыкка килгән каршылыклардан, кыен ситуацияләрдән чыгу теләге барлыкка килгәндә генә өйрәтү үзлегенә ия. Проблемалы ситуация тудыруның беренчел бурычы — ул интеллектуаль кызыксындыру. Проблемалы ситуация барлыкка килгән вакытта укучы үзе кызыксынып, кирәкле белем алу юлларын эзли, мөстәкыйль рәвештә тапкан уңыш аңарда канәгатьләнү хисе тудыра.

Әлбәттә, бу хис һәр төрле проблемалы ситуациядә барлык-ка килмәскә мөмкин. Бу хәләт барлыкка килсен өчен ике төрле шартны сакларга кирәк. Ситуацияне чишү эшчәнлеге укучыга азмы-күпме кызыклы, көченнән килерлек булырга, ул аны эшли алуын сизәргә, үзендә аны җиңеп чыгарлык белем булуын күз ал-дына китерерлек булырга тиеш.

Проблемалы ситуацияләр тудыру алымнары:

  1. Каршылык тудыручы сораулар бирү (каршылыклы фи-кер тудыручы факторны булдыру): нинди кызыклы фактлар белән очраштыгыз? Сездә берәр төрле сорау барлыкка килдеме? һ.б.;

  1. Эшчәнлек вакытында укучылар арасында төрле фикерләр тудыра торган сораулар яисә биремнәр бирү;
  2. Укучыларның күзаллауларына тәңгәл килеп бетмәгән практик биремнәрне башкарырга бирү. Сез ничек төшенгән идегез? Нәрсә килеп чыкты? Проблеманы аңлатыгыз;

32

  1. Укучылар башкарып чыга алмый торган практик бирем бирү. Сез бу эшне башкарып чыга аласызмы? Сәбәпләре нәрсәдә? Сезгә нәрсә билгеле түгел?;

  1. Алдагыларына охшаш булмаган биремнәр бирү: сез бу биремне башкара алдыгызмы? Алдагы биремнән нәрсәсе белән аерылып тора? Нәрсә билгеле түгел? Дәреснең максатын билгеләгез;

  1. Алдагы белемнәрнең җитмәүчәнлеген күрсәтә торган биремнәр бирү.

Бу биремне ничек башкарырга җыенасыз? Эшне башкара ал-дыгызмы? Бу эшне башкару өчен нинди белем-күнекмәләрегезне кулланачаксыз?;

Проблемалы ситуацияләрне тудыру өчен киңәшләр:

  1. Уку-укыту проблемасы укучыларны үзенең эмоциональ-леге, кызыклы булуы, гадәти түгеллеге белән аерылып торырга тиеш;

  1. Укытучы укучыларның эмоциональ халәтенә игътибар-лы булырга тиеш;
  2. Дидактик принциплар саклана (фәннилек, аңлаешлылык, системалылык, укытучының активлыгы).

Проблемалы ситуацияләрнең чишү формалары:

−− дискуссия; −− фәнни бәхәс;

−− проблемалы лекция; −− проблемалы биремнәр;

−− эзләнү-тикшеренү характерындагы биремнәр; −− проблематик текстлар һ.б.

Бу төр эшчәнлекләрне оештырып башкарылган дәресләрдә алынган белемнәр укучының хәтерендә генә бер мәгълүмат буларак кына түгел, ә тормыш итү өчен әһәмиятле булган алшартлар буларак формалашырлар.

Дәрестә проблемалы ситуация тудыру чаралары биһисап, сезнең игътибарыгызга берничә мисал тәкъдим итәбез.

33

Мисал 1

Тема. Сүзләрне кушу ысулы. Кушма, парлы, тезмә сүзләр. (рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен, 5 нче сыйныф)

Укытучы. Укучылар, бүгенге дәрестә дә сүз ясалу ысулларын өйрәнүне дәвам итәрбез. Хәзер игътибар белән тактада бирелгән сүзләргә карагыз. Сүзләр төзелешләре ягыннан нинди? Таблицаны тутырыгыз.

Көньяк, һәлак булу, аккош, аш-су, үги ана яфрагы, унике, көне-төне, күз салу, очсыз-кырыйсыз, юлбашчы, дус-иш, егерме ике, алмаш-тилмәш, күзаллау, бүләк итү.

Көтелгән җавап:

аккош

дус-иш

бүләк итү

унике

аш-су

һәлак булу

күзаллау

көне-төне

күз салу

юлбашчы

очсыз-кырыйсыз

егерме ике

көньяк

алмаш-тилмәш

үги ана яфрагы

Укытучы. Мондый сүзләр сүз ясалышы ысулларының кайсына карый? Укучы. Таблицаның беренче баганасындагы сүзләр – кушма сүзләр, икенчесендә – парлы сүзләр һәм өченчесендә – тезмә сүзләр. Алар сүзләрне кушу ысулы белән ясалган.

Укытучы. Әйтелгәннәрдән чыгып, дәрескә уку максаты куегыз.

Укучы. Без бүген сүзләрне кушу ярдәмендә яңа сүзләр ясалуы турында сөйләшербез.

Укытучы. Дөрес. Сүзләрне кушу ысулы белән кушма, парлы,т езмә сүзләр ясалу үзенчәлекләре турында сөйләшербез. Татар теленең сүз байлыгы белән танышырбыз. Хәзер дәфтәрләргә бүгенге числоны, теманы язып куйыйк. Аннары дәреслекне ачып, бирелгән кагыйдәләр белән танышырбыз.

Укучы (укый). Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләр ике яки берничә сүзне кушып,теркәп яки тезеп ясалалар. Төзелешләреннән чыгып, әлеге ысул белән ясалган сүзләрне кушма,парлы,тезмә сүзләр дип атыйлар.

34

Мисал 2

Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан

сүзлек составы. Искергән сүзләр.

(рус мәктәпләрендә татар төркеменең 5 сыйныфы)

  • Экранда Г. Тукайның “Эшкә өндәү” шигыре. Укытучы шигырьне сәнгатьле итеп укый. Укытучы:

−−  Г. Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез?

−− Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? (Эш сөючән, тырыш булырга өйрәтә.)

−− Укучылар, әлеге шигырьдә кайсы сүзләрне аңлау сезгә авыррак тоелды? (ушбу, җиһан, иҗтиһад, олугъ, мөкаддәс) −− Сез ничек уйлыйсыз, бу нинди сүзләр? (иске сүзләр)

−− Бу сүзләрнең мәгънәләрен без каян белә алабыз? (Өлкәннәрдән сорый алабыз, аңлатмалы сүзлектән таба алабыз.)

−− Ягез әле, аңлатмалы сүзлекләрдән әлеге сүзләрнең мәгънәләрен эзләп карыйк.

Ушбу – бу,шушы. Җиһан –дөнья Иҗтиһад –тырышлык Олугъ – зур, бөек Мөкаддәс – изге

−−  Укучылар, әлеге сүзләр искергән сүзләр дип йөртелә.

Аерым сүзләр, искереп, кулланыштан төшеп калалар, яңа сүзләр барлыкка килә. Шул рәвешле тел һәрвакыт үзгәреп тора. (Үзбәя)

  1. Модельләштерү.

Сүзләр

искергән

        

тарихи сүзләр        архаизмнар

кулланылыштан        хәзерге көндә дә булган

чыккан предмет        предмет һәм күренешләрнеӊ,

һәм күренеш исемнәре        искергән исемнәре

35

(Үзбәя). (Дәфтәрләргә тема языла)

  1. Тарихи сүзләргә һәм архаизмнарга бүлеп язарга:

Мәсәлән: Архаизмнар:        Тарихи сүзләр:

Аршын        өяз

инсан        мәхәллә

арык        сөңге

вә        ядрә

(Үзбәя)

(Ял минуты)

ФДББС тәләпләре нигезендә дәрескә анализ һәм үзанализ

Хәзерге заман дәресенә куелган таләпләр системасы түбәндәгеләрдән чыгып билгеләнә:

−−  ФДББСның концепциясе;

−−  хәзерге заман дидактикасы принциплары;

−− эзлекле-эшчәнлекле якын килү позициясе (УУГ форма-лаштыру аша укучыларның шәхси үсешен тәэмин итү).

−− белем бирү эшчәнлегенең үзүсешкә һәм даими белем үзләштерүгә юнәлтелгәнлеге; −− мәгариф системасында укучының социаль үсешен про-ектлаштыру һәм конструкцияләү;

−−  укучыларның актив танып-белү эшчәнлеге;

−− уку-укыту процессын шәхси, психологик, физиологик һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелүе.

Дәрескә куелган таләпләр системасы −− максатчанлык; −− мотивлашканлык;

−− белемнәрнең гамәли әһәмияте (укучыларга үзләштерелгән белемнәрнең һәм күнекмәләрнең гамәлдә куллану алу мөмкинлекләрен күрсәтү); −− эчтәлекне сайлау. Дәрес өчен кирәкле булган

мәгълүматлар укытучы тарафыннан, дәрес алдына куел-ган максат-бурычлардан, көтелгән нәтиҗәләрдән чыгып сайланылырга тиеш, башка төр мәгълүмат “өстәмә йок” буларак түгел, ә бары тик ярдәмчел характерда гына булырга тиеш.

36

−−  белемнәрне интегральләштерү;

−− дәреснең һәр этабын түбәндәгечә башкарырга: укыту би-ремен бирү → биремне башкаруга юнәлтелгән эшчәнлеккә нәтиҗә чыгару → башкару процессын һәм аның дәрәҗәсен контрольдә тоту → рефлексия; −− укучылар тарафыннан дәреснең һәр этабына нәтиҗә

чыгарттыру, этаплар арасында кире бәйләнеш булдыру;

−− танып-белү эшчәнлеге процессы вакытында укучыларның мөстәкыйль (интернет ресурсларны һәм баш-ка төрле мәгълүмат чараларын куллану) эшчәнлекләрен күзалдына тоткан блокларның булуы; −− парлы һәм төркем эшләренең оештырылуы (кол-

лектив эш нормаларын үзләштерү һәм коммуникатив компетенцияләрне үстерү); −− үзконтроль, рефлексия алымнары, үзэшчәнлек һәм

аның нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны формалаштыру, үзтикшерү һәм беребереңне тикшерү системасын кулану; −− эшчәнлек процессында үз урыныңны танып белү була-рак рефлексия; −− укучыларның һәр төр эшчәнлегенә сыйфатлы уңай бәя

бирү (уңай уку мотивациясен формалаштыруга этәргеч ясау); −− өй эшләренең күләмен минимальләштерү һәм вариатив-

лыкны тәкъдим итү;

−− дәрестә уңай хәләт һәм сәламәтлекне саклау шартла-рын булдыру.

Шулай итеп, федераль дәүләт белем стандартлары таләбе

укытучыга татар теле дәресләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, иҗади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша.

Дәрескә анализ ясау схемасы Дәресне карауның максаты: Дата:

Сыйныф, укытучы:

Сыйныф укучыларының саны:

Дәрестә катнаштылар:

37

Дәреснең темасы:

Дәреснең тибы:

Дәрес алдына куелган дидактик бурычлар:

Дәреснең максаты:

Дәрескә анализ бирүнең әһәмиятле аспектлары

Дәрескә анализ

Күзәтүләрнең эчтәлеге

бирүнең беренчел

аспектлары

Дәреснең дидактик

дәрес алдына куелган дидактик бурычның

бурычы (кыскача

сайлап алынган эчтәлеккә туры килүе;

бәяләү анализы)

дидактик мәсьәләләрнең чишелеш

нәтиҗәләре

Дәреснең эчтәлеге

дәреснең эчтәлеге дәреслекнең һәм

программаның эчтәлегенә туры киләме?

Укыту методлары

сайлап алынган уку-укыту алымнары

һәм чаралар куелган максатка җавап

бирәләрме?

Укыту формалары

укыту формалары (фронталь, төркем,

шәхси, коллектив) дәреснең дидактик бу-

рычларына җавап бирәме?

тәкъдим ителгән биремнәр максаттан

чыгып биреләме ?

Дәреснең

дәреснең нәтиҗәсе куелган бурычларга

нәтиҗәләлеге

җавап бирәме?

Дәреснең гамәли

укучыларга тәкъдим ителгән сорауларның,

юнәлеше

биремнәрнең гамәли эчтәлеге

Укучыларның

укучыларның дәреснең дидактик

мөстәкыйль

бурычларын чишкән вакытындагы

эшчәнлеге

мөстәкыйлҗ эшчәнлекләренең дәрәҗәсе

укучыларның мөстәкыйль

эшчәнлекләренең характеры (репродуктив,

иҗади) бер-берсенә ярдәм күрсәтү

Дәреснең һәр

шәхси, танып-белү, коммуникатив,

этабында УУГ

регулятив

формалаштыру

ИКТ

дәрестә ИКТны куллану,

компетентлыкны

укучыларда ИКТ компетентлыгының

формалаштыру

формалашу дәрәҗәсе

38

Дәреснең

дәреснең структурасы дидактик

структурасы

бурычларга җавап бирәме?

Педагогик стиль

Педагогик этика кагыйдәләре сакланамы ?

Гигиена таләпләре

Температура режимы, сыйныфны

һаваландыру, эшчәнлек төрләрен

чиратлаштыру, динамик тәнәфесләр ясау.

Теләкләр һәм киңәшләр:

Дәрескә үзанализ

Дәрескә үзанализ – укытучының профессиональ үсешен,

камиллеген тәэмин итә торган чара.

Дәрескә үзанализ ясау түбәндәгеләргә мөмкинлек бирә:

  • укучы һәм укытучы эшчәнлеге алдына дөрес максатлар формалаштырып куерга;

  • үз педагогик эшчәнлекнең шартлары белән максат-ка илтү юллары, алымнары арасында бәйләнеш тудыру күнекмәләрен үстерергә;
  • үз педагогик хезмәтнең нәтиҗәләрен төгәл планлашты-рырга һәм аларны күрә белү күнекмәләрен формалаштырыр-га;
  • укучыда үзаңны формалаштырырга, башкарылган эшләр һәм дәреснең соңында барлыкка килгән нәтиҗәләр арасында бәйләнешне күрә алырга.

Дәрескә үзанализ планы

  • вариант

  1. Сыйныфка кыскача характеристика.

  1. Дәреснең темасы.

  1. Тематик бүленештә бу дәреснең урыны.

  1. Дәреснең максаты:

а) белем бирү;

ә) фикерләүне, күнекмәләрне үстерү; б) тәрбия бирү.

  1. Дәреснең төре:

а) яңа материалны аңлату;

ә) ныгыту;

39

б) гомумиләштерү-йомгаклау;

в) белемнәрне тикшерү-контроль;

г) катнаш дәрес.

  1. Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше.

  1. Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле.
  2. Дәрестә кулланылган методлар, алымнар.

  1. Дәрестә күрсәтмәлелек.

  1. Балалар белән индивидуаль эш формалары.

  1. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

  1. Дәрескә йомгак (уңышлы, уңышсыз яклар).

  1. вариант

  1. Укытучының Ф.И.О. белеме, эш стажы, категориясе. Нинди методик проблема өстендә эшләве. Ни өчен әлеге пробле-маны сайлавы. Эксперименталь эше, нәтиҗәләре.

  1. Дәреснең темасы, класс, программада бу дәреснең нинди урын тотуы.
  2. Дәрес тибы.

  1. Дәреснең максатлары. Өйрәтү, күнекмәләр үстерү һәм тәрбияви максатларга ирешә алу-алмавы.
  2. Дәрес үткән сыйныфның үзенчәлекләре (үзләштерү дәрәҗәсе, башка дәресләрдә һәм хәзерге дәрестә активлыклары, мөмкинлекләре, укытучының бу класс укучылары белән эшләвендә нинди индивидуаль алымнар куллануы, ни өчен нәкъ әлеге сыйныфта ачык дәрес күрсәтүнең сәбәпләре).

  1. Дәресне оештыру өчен кулланылган фәнни һәм мето-дик әдәбият, техник чаралар, компьютер технологияләре һ.б. күрсәтмәлелек.

  1. Дәрестәге үзеңнең эшчәнлегеңә һәм укучылар эшчәнлегенә бәя, дәреснең нәтиҗәлелеге, планлаштырылган эшләрнең үтәлүе, укытучының үз тәэсирләре. Дәреснең уңай һәм кимчелекле яклары.

  1. Укытучы киләчәктә нинди юнәлештә эшләргә планлаштыра.

III вариант (тәфсилле, киңәйтелгән)

  1. Класска характеристика.

40

−−  үзара мөнәсәбәт;

−− психик һәм биологик үсештәге тайпылышлар; −− сыйныф хәзерлегенең кимчелекләре;

  1. Үзләштерелә торган темада дәреснең тоткан урыны. −− дәресләр арасындагы бәйләнеш;
  2. Дәреснең гомуми максатына характеристика (үстерелешле, тәрбияви, белем-бирү).
  3. Дәрес планына характеристика.

−− укыту материалының эчтәләге; −− укыту методы; −− укыту алымнары;

−−  танып-белү эшчәнлеген оештыру формалары.

  1. Дәрес төзелешенең планга җавап бирүе (тәңгәл килүе). −− дәреснең этапларын анализлау; −− үзанализның төзелеш аспектлары; −− дәреснең һәр элементына анализ.

  1. Һәр дәрес элементының килеп чыккан нәтиҗәләргә керткән өлеше.

Һәр элементны оптималь рәвештә сайлап алынганлыгын исбатлау, дәлилләү.

  1. Функциональ аспекты.

−− дәреснең төзелеше ни дәрәҗәдә максатка җавап бирә; −− укучы белән укытучы арасындагы аралашу стиленә анализ һәм аның килеп чыккан нәтиҗәгә тәэсире; 8. Килеп чыккан нәтиҗәләргә бәя бирү аспекты.

−−  дәрестә УУГ формалаштыру;

−− дәрес алдына куелган максат һәм нәтиҗә арасындагы тәңгәлсезлекләрне билгеләү, аларның сәбәпләрен ачыклау; −− йомгаклау һәм үзбәя; −− педагогик үзанализга системалы якын килү.

Сыйныфка кыскача характеристика бирү:

  • сыйныфның хәзерлеге;
  • парларда һәм кечкенә төркемнәрдә эшли белү күнекмәләре;

  • укучыларда бер-берсенең фикерләрен тыңлап кабул итә белүләре һәм фронталь эшчәнлекне оештыра белүләре;

41

  • укучыларда үзбәя һәм дустыңның эшчәнлегенә бәя бирү күнекмәләре;

  • сыйныфтагы аралашу стиленә характеристика:

−− сыйныфта нәрсә өйтенлек итә: узышумы әллә хезмәттәшлекме −− сыйныфтагы әйдаманнарның һәм аутсайдерларның проблемасы;

−− укучыларның уку-укыту эшчәнлегенә җәлеп ителеше; −− программаны үзләштерү дәрәҗәсенә характеристика:

Дәрес проектының нәтиҗәлелегенә анализ:

−− Дәрес алдына куелган максатның чынбарлыкка җавап бирүе.

−−  Дәрестәге эшчәнлекне ничек оештырырга?

−− Дәрестә нәрсәне өйрәнү күздә тотыла? Ни өчен? Укытучы бу материалны үзе ни дәрәҗәдә белә?

−− Укучыларга нинди төшенчәләр тәкъдим ителә? Нинди төшенчәләргә алар таяна алалар?

−−  Нинди төшенчәләр алар өчен нигезле булып тора?

−− укучылар үзләштереләсе материал турында нәрсәләр беләләр? Бу төшенчәләрне һәм материалны үзләштерү өчен укучылар нинди уку-укыту гамәлләрен башкарырга тиешләр?

−− Укучыларга бурычларны тәкъдим итү ничек планлашытырыла?

−− Дәрес барышында укучылар нинди катлаулы моментларга һәм кыенлыкларга очрарга мөмкинләр? Уку-чылар тарафыннан башкарылырга мөмкин булган хаталар-ны алдан билгеләү.

−− Дәрес проектының чынбарлыкка җавап бирүенә гомуми нәтиҗә

  • Дәрес проектлаштырылганча башкарылдымы?
  • Дәреснең нәтиҗәләре максатка җавап бирәме?
  • укучылар укыту бурычларын кабул иттеләрме?
  • Укытучы тарафыннан ничек һәм ни дәрәҗәдә уку-укыту ситуацияләре булдырылды?

42

  • Контроль эшләр ничек оештырылды?
  • Контроль эшләр мөстәкыйль эшчәнлек эчендә каралдымы әллә инде башка төр эшчәнлек эчендә генә башкарылдымы? Укучылар үзләренең эшчәнлекләрен бәяләгәндә үзләренең билгеләренә әллә укытучыныкына таяныдылармы?

Дәреснең бөтенлегенә бәя.

−− Дәрес ни дәрәҗәдә ФДББС таләпләренә җавап бирде? −− Ни дәрәҗәдә укучы-укучы, укучы-укытучы, укучы-төркем арасындагы үзара бәйләнеш оештырылды?

Дәрес этаплары арасындагы бәйләнешне характерлау:

−− Дәреснең иң көчле, отышлы һәм иң йомшак урынна-рын ачыклагыз һәм аларның дәреснең нәтиҗәсенә булган тәэсирен билгеләү.

−− Уку-укыту бурычларын чишү барышындагы укучыларның рефлексив эшчәнлеген анализлау.

43

ФДББС НИГЕЗЕНДӘ ДӘРЕСКӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

“Технологик карта” төшенчәсе педагогика фәненә төгәл, техника җитештерү өлкәләреннән килеп керә. Технологик карта

– җитештерелгән эшләнмәнең эшкәртелү процессын, составын, чималын, технологик режимын, коралларын, җитештерелү вакы-тын, җитештерүченең квалификациясен һ.б. тасвирлаган техноло-гик документациянең бер формасы. Дәреснең технологик карта-сы – укытучы һәм укучы арасындагы үзара педагогик эшчәнлекне планлаштыра торган заманча бер форма. Шул рәвешле, дәреснең технологик картасы – дәреснең гомумиләштерелгән, график тасвирламалар ярдәмендә башкарылган сценариясе, дәресне проектлаштыруның нигезе, укытучының шәхси эш методлары белән таныштыру чарасы.

Технологик карта ярдәмендә белем бирү укыту-тәрбия про-цессын нәтиҗәле итеп оештырырга, ФДББС таләпләре нигезендә предмет, метапредмет һәм шәхси осталыкларының үсешен тәэмин итергә, укытучының дәрескә әзерләнү вакытын җитди дәрәҗәдә киметергә ярдәм итә.

Технологик картаны кулланып башкарылган проектлы педа-гогик эшчәнлекнең асылы – мәгълүмат белән эш иткәндә иннова-цион технологияләрне куллану, теманы үзләштерү өчен бирелгән биремнәрнең тасвирламасын бирү, көтелгән нәтиҗәләрне фор-малаштыру. Технологик картаның үзенчәлекләреннән интерак-тивлыкны, алгоритмлыкны, төзеклелекне, мәгълүматларның гомумиләшүен билгеләргә була.

Технологик картаның төзелеше:

  • теманың исеме (сәгатьләр саны белән);
  • уку-укыту эчтәлеген үзләштерү максаты;
  • планлаштырылган нәтиҗәләр (шәхси, предмет, предметара, УУГ, мәгълүмати-интеллектуаль компетентлык);
  • метапредмет бәйләнешләр һәм аларны оештыру киңлеге (эш формалары һәм ресурслар);

  • теманың төп төшенчәләре;
  • теманы өйрәнү технологиясе (һәр дәрес этабында максат,

44

көтелгән нәтиҗәләр, гамәли һәм диагностик биремнәр);

  • Көтелгән нәтиҗәләргә ирешү дәрәҗәсен ачыклау өчен каралган контроль биремнәр.

Технологик карта укытучыга түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

  • ФДББС нигезендәге планлаштырылган нәтиҗәләрне тормышка ашыру;

  • конкрет теманы өйрәнү процессында формалашачак УУГ билгеләү;

  • укучыларда эзлекле рәвештә УУГ формалаштыру;
  • дәрес темасын үзләштерүне күздә тотып, максаттан алып ахыргы нәтиҗәләренә кадәр булган эшчәнлекнең эзлеклелеген проектлаштыру;
  • билгеле дәрес этабында каралган төшенчәләргә төшенү дәрәҗәсен билгеләү;

  • эшчәнлекне чиреккә, яртыеллыка, уку елына проектлаштыру;

  • иҗади эшчәнлеккә вакыт булдыру;
  • предметара белемнәрнең тормышка ашу мөмкинлекләрен билгеләү ;

  • предметара бәйләнешне тудыру;
  • укыту-тәрбия процессында катнашучыларның килешенгән гамәлләрен оештыру;

  • планлаштырылган нәтиҗәләрнең гамәлдә ни дәрәҗәдә ирешелгәнлекләрен ачыклау һәм диагностика үткәрү;

  • оештыру-методик мәсьәләләрне чишү;
  • белем бирүнең сыйфатын арттыру.

Технологик карта мәктәп җитәкчелегенә программаның үтәлешен һәм көтелгән нәтиҗәләрнең ирешү дәрәҗәсен контрольдә тотарга, кирәкле методик ярдәм күрсәтергә ярдәм итә.

45

Технологик карта үрнәкләре

Үрнәк 1.

Укытучы

Дәрес

Татар теле

Сыйныф

Дәрес төре

Дәреснең технологик төзелеше

Дәрес темасы

Максат

Төп терминнар, аңлатмалар

Ирешеләчәк нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Язу күнекмәләре:.......

Уку-язу күнекмәләре:.......

Тел күнекмәләре:........

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

−− дөрес сөйләм булдыруга омтылыш; −− үз фикереңне әйтә белү; −− төркемнәрдә килешеп эшли белү;

−− иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү; −− фикереңне дәлилли белү.

Регулятив УУГ:

−−  уку бурычларын кую;

−− барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү; −− үз фикереңне төгәл җиткерү; −− дөрестән дөрес түгелне аеру;

−− таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү; −− нәтиҗәләр формалаштыру.

Танып белү УУГ:

−−  тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

−−  төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;

46

−− рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү; −− укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

−− башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; −− үз фикереңә ышандыра белү; −− башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

Фронталь эш

Төркемнәрдә һәм парларда эш

Индивидуаль эш

Куллану өчен дәреслек:

Эш дәфтәре

Техник чаралар: компьютер, презентация, мультимедиа

Өйрәнү технологиясе

Дәрес этаплары

Слайдлар, күрсәтмәлекләр, картина

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

Үрнәк 2 .

Педагогның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме:

Предмет:

Сыйныф :

Дәрес тибы:

47

48

Дидактик төзелешле дәреснең технологик картасы

Тема

Максат

Бурычлар

Белем бирү, үстерелешле,

тәрбияви

УУГ

Шәхси, регулятив, комму-

никатив, танып белү

Көтелгән нәтиҗәләр

Предмет. Белү. Күнекмәгә ия

булу (шәхси, метапредмет)

Төп төшенчәләр

Предметара бәйләнеш

Ресурслар (төп,

өстәмә)

Дәрес формасы

Фронталь, шәхси, парлы,

төркем

Технология

Дәреснең дидактик

Укучыларның эшчәнлеге

Укытучы

Көтелгән нәтиҗәләргә

Планлаштырыл-

структурасы

эшчәнлеге

ирешүгә юнәлтелгән

ган нәтиҗәләр

биремнәр

Предмет

УУГ

Оештыру моменты

Өй эшен тикшерү

Яңа материалны

өйрәнү

Материалны ныгыту

Контроль

Рефлексия

Методик төзелешле дәреснең технологик картасы

Дәреснең дидактик

Дәреснең методик структурасы

Дидактик

структурасы

бурычлар-

Оештыру моменты

Укыту ме-

Эшчәнлек

Методик алым-

Укыту

Эшчәнлекне

ны чишү

тодлары

формасы

нар һәм аларның

чаралары

оештыру

билгеләре

эчтәлеге

алымнары

Белемнәрне

актуальләштерү

Яңа материалны бирү

Материалны ныгыту

Нәтиҗәләр чыгару

Өй эше

Дәреснең дидактик структурасы дәрес этапларыннан чыгып формалаштырыла, әмма дәреснең формасы аның тибыннан чыгып үзгәрергә мөмкин.

49

ПРОЕКТ ҺӘМ ЭЗЛӘНҮ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ МЕТОДИКАСЫ

Проект һәм эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенең аермасы

Белем-бирү һәм мәгариф өлкәсендә “проект” һәм “тикшеренү” эшчәнлеге төшенчәләренә карата берникадәр бу-талчылык яшәп килә. Эшчәнлек турында сүз йөрткәндә: про-ект, тикшерү-эзләнү, проект – тикшерү, фәнни тикшерү кебек төшенчәләрне куллану күзәтелә. Ә кайсысы дөрес?... Бу сорауга дөрес җавап бирер өчен, иң беренче чиратта, эшне төшенчәләргә билгеләмә бирүдән башлыйк.

Проект (“тикшеренү”нең “туган-кардәше” булып торса да, аның җисеме бөтенләй башкада) – ул әле булмаган нәрсәне (мисал өчен, яңа бинаны, программаны) барлыкка китерүгә юнәлтелгән һәм аның тормышка ашу процессын күзаллаган бер идея, уй-теләк. Шуның өчен дә проект алдына куелган максат төзү, бар-лыкка китерү, булдыру, иҗат итү, ирешү һ.б. кебек фигыльләр ярдәмендә формалаштырыла. Шулай итеп, проект – ул:

  1. нинди дә булса механизмның яки корылманың планы;

  1. нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;

  1. теләгеңне тормышка ашыру планы.

Элек «проект» сүзе техника өлкәсендә генә кулланылган булса, хәзер музыка, театр, әдәбият, бизнес өлкәләрендә дә теләгеңне тормышка ашыру планы буларак кулланыла.

ФДББС таләпләрендәге проект эшчәнлегенең әһәмияте шунда ки, ул укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Проект эшен башкарганда укытучы да укучы да тигез хокуклы як булып торалар. Шул рәвешле, укытучы, укучыга фикердәшчегә, юнәлдерүчегә, ярдәмчегә әверелә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, максатчан һәм эзлекле эшчәнлек алып барырга, фикерләрен дәлилләргә өйрәнәләр.

Тикшеренү – ул билгеле бер проблеманың, ситуациянең барлыкка килүен, урынын, билгеләрен, эчтәлеген, үсеш закон-чалыкларын өйрәнүгә, чишү юлларын табуга, проблема турында

50

булган күзаллауларны, белемнәрне практик гамәлдә куллануга юнәлтелгән комплекслы эшчәнлек.

Тикшеренү белән проектлаштыру бер-берсе белән үрелгән. Әйтергә кирәк, бер нинди дә тикшерү бурычы проектлаштыру технологиясеннән башка чишелә алмый. Шуңа күрә тикшеренү структурасында типик проектлаштыру этаплары да урын ала. Алар – концептуальләштерү, максатлаштыру, максатка илтә торган методларны һәм алымнарны сайлау, эшчәнлекне планлаштыру, нәтиҗәләрне бәяләү һәм интерпретацияләү. Шуңа күрә, еш кына тикшеренү эшләрен тикшерү проекты дип атыйлар. Шулай ук бер проектлаштыру да тикшеренү процедураларыннан тыш башкарыла алмый. Бу процедура ике юнәлештә алып барыла: булган мәгълүматларны туплау һәм анализлау; килеп чыккан нәтиҗәләргә бәя бирү. Проект белән тикшеренү эше арасындагы аерманы укучыга аңлату бик зарури, чөнки бу ике төрле жанрда башкарылган эшкә, төрле критерияләрдән чыгып бәяләмә бирелә. Мисал өчен, җитәкче башкаручы алдына татар халык йола бәйрәмнәренең үзенчәлекләрен өйрәнүне бурыч итеп куя, шушы бурычтан чыгып, укучы татар халкы арасында яшәп килгән бәйрәмнәренең үзенчәлекләрен өйрәнә һәм килеп чыккан нәтиҗәләре хакында аудитория алдында чыгыш ясый. Комиссия тарафыннан башкаручыга Сез бу эшне нигә башкарырга алындыгыз? Бу эшнең гамәли әһәмияте нәрсәдә? Килеп чыккан нәтиҗәләрне кайда кулланырга мөмкин? кебек сораулар бирелә һәм укучы аларга җавап бирә алмау сәбәпле аның эшенә түбән билге куела. Шул ук чарада аудитория алдына икенче бер эш тәкъдим ителә. Алар үзләренең эше алдына башкачарак бурыч куйганнар – татар халкы арасында элек яшәгән йола бәйрәмнәрне янәдән тергезергә омтылу. Моның өчен эшне башкаручылар социаль тикшерү үздырганнар: халык арасында сорау алганнар һәм шуннан соң халык, туган-кардәшләр арасындагы татулык, бердәмлек кебек төшенчәләрнең кимүен, йола һәм гаилә бәйрәмнәренең үткәрелүдән туктавын күрәләр. Моннан соң эшне башкаручылар бу йолалар хакында газета-журналларда бастыралар, яшьләр эшләре белән шөгыльләнүче органнарга, җитәкчеләргә бу чараларны янәдән кайтару мөрәҗәгате белән чыгалар һ.б. Нәтиҗәдә, бу эшкә комиссия тарафыннан югары

51

бәя бирелә. Ләкин икенче эшне башкаручылар татар халкы йола бәйрәмнәренең үзенчәлекләрен һәм аның халыкка тәэсир итә торган факторларын белмичә калдылар.

Әлбәттә, кайсы эшчәнлек отышлырак дигән очракта, без бу ике төрле жанрда башкарылган эшләрнең берсен генә аерып күрсәтә алмыйбыз. Күргәнебезчә, аларның үзләренә генә хас булган билгеле бер максаты, механизмы һәм үзенчәлекләре бар. Ләкин проект эштә тикшерүнең әһәмияте → бу проектны ниятләштерүнең зарурилыгын нигезли торган төп чара, ә тикшерү эшендә → билгеле бер гипотезаны дәлилли яисә инкарь итә торган нәтиҗәләрне алу өчен кирәкле булган эш тәртибен билгеләүче һәм төзүче чара булуы.

Тикшеренү эшчәнлеге укытучы һәм укучы өчен төрле мәгънәви яссылыкта башкарылырга тиеш.

Тикшеренү эшчәнлеге

        

Укытучы (җитәкче) ↔ укучы (башкаручы)

        

иҗади педагогик проект        «гади тикшерү»

        

педагогик проектлаштыру        эшчәнлектә катнашу

(эшләрнең шәхси планы,

программа, конкрет чаралар)        нәтиҗәләр өчен

җаваплы булу)

Проект эшен башкарганда укытучы – ул:

  • энтузиаст (укучыларны максатка ирешүгә этәрүче);
  • берничә төр фән өлкәсенә караган белем, күнекмәләргә ия булган белгеч;

  • эшне оештыручы консультант;
  • вакытны дөрес бүлергә өйрәтүче җитәкче;
  • хаталарны һәм җитешсезлекләрне күрсәтүче, сораулар бирүче;

  • төркемнәрнең координаторы:
  • башкарылган проектны анализлаучы эксперт.

Эзләнү-тикшеренү һәм проект эшләрен башкарганда укучылардан төрле осталык-күнекмәләр сорала.

52

Проект

Эзләнү-тикшеренү

Алдан билгеләнеп куелган максатка омтылу, эшне

Гипотезага чыгарылып, нигезләнмичә калган һәрбер

тоткарлаучы һәм комачаулаучы шартларны чишү

күзәтүнең, экспериментның нәтиҗәләрен анализлап

тикшерү

Планлаштырылган һәм реаль башкарылган

Килеп чыккан нәтиҗәләрнең дөреслек дәрәҗәсеннән

эшчәнлекне максималь дәрәҗәдә чагыштырып,

чыгып эшнең уңышлылыгын бәяли белү

проектның уңышлылыгын бәяли белү

Максималь дәрәҗәдә проект нәтиҗәләрен куллана

Тикшерү-эзләнү эшчәнлеге вакытында хасил булган

һәм тәкъдим итә белү

“икенче дәрәҗәдә”ге мәсьәләләрне, күренешләрне,

киләчәк тикшерү материалы булачагын күзаллап,

билгеләп барырга һәм истә калдырырга.

Эзләнү-тикшеренү һәм башка иҗади эшчәнлек формалары

Иҗади эшләрнең төрләре

Эшне характерлый торган төп элементлар

Реферат (төрле чыганаклардан файдаланып

Эзләнү, компиляция (башка авторларның хезмәтләреннән

табылган материалны бәян итү)

чүпләп төзү), конкрет билгеләнгән темага мәгълүмат бирү

Эксперименталь (фәндә билгеле булган бер законны,

Билгеле бер закон, күренешләр ярдәмендә эксперимент

күренешне иллюстрацияләү аша эксперементны

үткәрү

бәян итү)

Натуралистик (нинди дә булса бер күренешне

Күзәтү, тасвирлау, билгеле бер методиканы кулланып

билгеле бер методика ярдәмендә күзәтү, объектив

үрнәк-өлгеләрне сайлау һәм диагностика үткәрү

тасвирлау)

Проект (планлаштыру, күззаллау һәм нинди дә булса

Максатны формалаштыру, көтелгән нәтиҗәләргә

бер нәтиҗәгә ирешү, аны тасвирлау )

ирешү һәм аларны тасвирлау

53

54

Тикшерү-эзләнү (материал туплау, күзәтү-

Күзәтү, чагыштыру, тасвирлау, эсперимент үткәрү аша

чагыштыру, күренешләрне анализлау)

бурычларны чишү, нәтиҗә чыгару.

Проект эшчәнлеге

Проект эшчәнлегенең этаплары:

Проект буенча

Максат

Бурычлар

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

эшләү этаплары

Әзерлек этабы

укучылар-

проектның темасын,

тема сайлый һәм уку-

укытучы белән берлектә

ны проект

максатын һәм про-

чыларга тәкъдим итә;

теманың актуальлеген

эшчәнлегенә

блемасын билгеләү;

укучыларга проектның

билгелиләр; өстәмә

әзерләү

- проблеманың

проблемасын, сюжетын,

мәгълүмат алалар;

әһәмиятен нигезләү;

максат һәм бурычларын

төркемнәрдә максатка

- проект өстендә

билгеләргә ярдәм итә;

ирешү ресурсларын бар-

эшләү өчен уку-

укучыларда кызыксыну

лыйлар, куелган максатны

чыларны, шәхси

уята; куелган максат-

тормышка ашыру алымна-

теләкләрен искә

ларны тормышка ашыру

рын билгелиләр

алып, төркемнәргә

юлларын эзләшә; кирәкле

бүлү

белем һәм күнекмәләргә

өйрәтә

анык

хәбәр чыганакларын

укучыларга эш юнәлеше

мәгълүмат эзлиләр,

гамәлләрен,

билгеләү; аны җыю

күрсәтә; җыелган

җыялар, тәртипкә китереп

нәтиҗәләрен,

һәм туплау

мәгълүматны туплау һәм

анализлыйлар, эшне план-

эшкәртүнең төрле

лаштыралар; киләчәк

вакытын һәм

алымнарын барлау;

ысулларын тәкъдим

нәтиҗәне презентацияләү

җаваплы

төркемнәрдә вазифа-

итә; рольләрне бүлергә

формасын һәм алымын

кешеләрен

ларны бүлү

ярдәм итә, проектның

сайлыйлар; әзерлек һәм

билгеләү

нәтиҗәләрен күрсәтү

планлаштыру этабына

формаларын уйлаша

үзбәя бирәләр

проблеманы

проекны

укучыларның

күзәтә, киңәш бирә,

планлаштырган эшләрне

чишү эшчәнлеге

эшкәртү

төркемнәрдә үзаллы

эшчәнлекне җитәкли,

үзаллы башкаралар, кирәк

эшләре; башкарыл-

укучыларда туган со-

чакта укытучы белән

ган эшләр буенча

рауларга җавап бирә,

киңәшләшәләр

фикер алышу

техник куркынычсызлык

кагыйдәләрен үтәүне

тикшерә; вакыт кысала-

рын күзәтеп тора

проектны тор-

эшне

анализ юлы

күзәтә, киңәш бирү, ана-

проектны бизиләр,

мышка ашыру

төгәлләү һәм

белән табылган

лиз ясауда дөрес юнәлеш

күмәк эшчәнлектә үзләре

тикшерү

мәгълүматларны бер

күрсәтә, укучыларны

башкарган эшкә анализ

бөтенгә берләштерү;

уңышка дәртләндерә

ясыйлар, үз рольләрен

нәтиҗәне тәгъбир

бәялиләр, уңышларын

итү

һәм кимчелекле якларын

ачыклыйлар; нәтиҗә чы-

гаралар

проект яклау

матери-

презентация мате-

презентацияне оештыра,

проектны яклау формасын

алларны,

риалларын әзерләү,

портфолио әзерләүдә

сайлыйлар, презентация

нәтиҗәләрне

чыгыш әзерләү

булыша, укучылар белән

әзерлиләр, портфолионы

күрсәтү

проект яклауны кабат-

тутыруны дәвам итәләр,

лый; эксперт роленә керә,

башкаларны эш

55

56

отчет кабул итә, нәтиҗә

нәтиҗәләре белән таныш-

чыгара, бәяли

тыралар, сорауларга җавап

бирәләр

проект

проект

проектның

укучыларның баш-

эшчәнлекләренә үзбәя

эшчәнлегенең

эшчәнлегенең

нәтиҗәләрен күмәк

карган эшләрен,

бирәләр

нәтиҗәләрен

нәтиҗәләрен

тикшерү, про-

мөмкинлекләрен бәяли

бәяләү этабы

бәяләү

ект эшчәнлегенә

үзанализ

Проект эшчәнлеген оештыру буенча белешмә

Проект методын тормышка ашыру (реализацияләү) этаплары:

1.Әзерлек яки кереш (проектны башкаруга әзерлек халәте).

1.1. Теманы сайлау һәм аны конкретлаштыру (проект жан-рын билгеләү);

1.2. Максатны һәм бурычларны формалаштыру;

1.3. Проект төркемнәрен формалаштыру һәм аларның эш бурычларын билгеләү);

1.4. Проектта катнашучыларга язма рәвештә теләк-тәкъдимнәр бирү (таләпләр, башкарылу вакыты, эш тәртибе, кон-сультация);

1.5. Проект тематикасын һәм индивдуаль планнарны кабул итү;

1.6. Проектны бәяләү чараларын һәм критерияләрен билгеләү.

  1. Тикшерү-эзләнү этабы (проблеманы чишү эшчәнлеге).

  1. Мәгълүмат чыганакларын билгеләү;

  1. Мәгълүматны туплау чараларын барлау һәм информа-

цияне анализлау;

2.3. Тикшерү-эзләнүгә әзерлек һәм аны планлаштыру;

2.4. Тикшерү-эзләнүне үткәрү. Материалны туплау һәм аны бер системага салу (максатка һәм ярашлы булган дәлилләрне, нәтиҗәләрне, рәсемнәрне барлау);

2.5. Оештыру-консультация чаралары. Укучыларның җаваплары, проектны башкарганда туган сорауларга җавап табу.

  1. Чыгышны формалаштыра торган этап (проектны тор-мышка ашыру).
  1. Проектны яклау алды;

  1. Проектны тәкъдим-теләкләр һәм хаталарны исәпкә алып тулыландыру, төзәтү эшләре;
  2. Проектны тыңлаучылар алдында якларга әзерләнү: −− яклау вакытын (көнен һәм урынын) билгеләү; −− чыгышның программасын һәм сценариясен төзү, төркем эчендә биремнәрне бүлешү (яклау бүлмәсен әзерләү, аудио һәм видео , техник чаралар белән тәэмин итү һ.б.); −− проект турындагы мәгълүмати стенд.

  1. Йомгаклау этабы (проект яклау).

57

4.1. Проект белән чыгыш;

4.2. Нәтиҗәләрне билгеләү, башкарылган эшнең конструк-тив анализы.

Проектны җитәкләүчегә (оештыручыга) белешмә

  1. Өстенлек иткән методларны күзаллап проект темаларын тәкъдим итү:
  • фәнни-эзләнү (тикшеренү) (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);
  • иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

  • гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);
  • мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);
  • предметара (берничә предметка нигезләнү);
  • социаль;
  • уенга нигезләнгән һ.б.
  1. Аларның актуальлеген билгеләү. Бу проектны башкарырга тиешле укучыларның яшьләрен күрсәтү;
  2. Проектны характерлау (аралашу характерын билгеләү, дәвамлылыкны, катнашучыларның санын һ.б.) ;
  3. Проблеманы күрсәтү, проектның максатын һәм бурыч-ларын формалаштыру, проектны башкарганда планлаштырылган предметка һәм предметара бәйләнешкә караган материалларны барлау;

5 . Проектның практик һәм теоретик әһәмиятен ачыклау;

  1. Үстерелешле максатларны күрсәтү (интеллектуаль, әхлакый, мәдәни-эстетик үсеш);

7.Проектны башкарганда нинди иҗат методлары кулланылачагын билгеләү;

8.Бу проектның сыйныф-дәрес һәм класстан тыш эшчәнлегендә нинди урын алганын билгеләү;

58

9.Проектның нәтиҗәләре нинди булачагын, ничек форма-лашачагын гипотизлау;

  1. Проектны башкару этапларын тикшерү формаларын бирү;

11.Проектның уңышлылыгын бәяли торган билгеләрне

тәкъдим итү;

  1. Бу проектның яшүсмернең социаль адаптациясенә, про-фессиональ урынын үзаңлавына көч-тәэсир булуын билгеләү (югары сыйныф өчен);

13.Бу проектның нинди психологик-педагогик эффекты бу-лырга мөмкинлеген күзаллау.

Проектның экспертизасы

Экспертиза ситемасының төгәллеге җиңүчене объек-тив билгеләргә генә түгел, ә мониторингның мөмкинлекләрен күзаллап, хезмәтне башкаручыларның эшчәнлеген (сыйфатын) билгеләргә һәм проектның уңышлы, уңышсыз элементларын ачыкларга ярдәм итә.

Эксперт бәяләмәсе өчен комиссия төзелә. Бу комиссия эшчәнлегенә ата-аналарны, югары уку йортларының укытучыла-рын, башка мәктәп укытучыларын тартырга була. Экспертиза ике этапта башкарыла – тапшырылган документлар белән танышу һәм аларны тикшерү, проектны презентацияләү.

Тапшырылган документлар ким дигәндә ике эксперт тара-фыннан тикшерелә, бәяләнә. Экспертның нәтиҗәләре комиссия рәисе тарафыннан башка комиссия вәкилләренә дә җиткерелә.

Экпертлар тарафыннан проектка куелган баллар һәм про-ектны презентацияләү (чыгыш) нәтиҗәсендә гомуми билге куела.

Фәнни проектның паспорты җитәкче һәм башкаручылар тарафыннан тутырыла.

  1. Проектның исеме.

  1. Проектның максаты.

  1. Проектның авторлары (мәктәп, сыйныф, катнашучыларның саны).
  2. Проектның фәнни җитәкчесе (белгечлеге, педагогик ста-жы, фәнни дәрәҗәсе һәм исеме).

59

  1. Консультантлар (белгечлеге, педагогик стажы, фәнни дәрәҗәсе һәм исеме).
  2. Проектның төре (тибы) – фәнни, иҗади, уенга корылган, мәгълүмати-эзләнүле, гамәли юнәлешле һ.б.).
  1. Предмет эчтәлегенә бәйле өлкә (мәдәни, әдәби, музы-каль, лингвистик, тарихи, экологик, географик һ.б.).
  2. Проектның характеры (ачык, йомык).

  1. Проектта катнашу характеры (шәхси, парлы, төркем).

  1. Эчтәлекнең даирә киңлеге: (предмет, предметара, пред-меттан тыш).
  2. Вакыт чамасы: кыска вакыт, дәвамлы.

  1. Аралашу характеры (сыйныф эче, мәктәп, район, шәһәр, регион, дәүләт).
  1. Белем алу өлкәсе (филология, математика, ниформатика, мәдәни, технология һ.б.)
  2. Проектның кайсы предмет кыйсаларында башкарылуы (рус теле, инглиз теле, математика, информатика, тарих, экономи-ка, хокук, биология һ.б.).

  1. Проектны башкару вакытында кулланылган методлар.

  1. Проектны тәкъдим итү формасы (постер, альбом, виде-офильм, буклет, реферат, макет һ.б.).
  2. Проект эше нинди белем бирү һәм мәдәни агарту уч-реждениясе эчендә башкарылган (мәктәп, библиотека, музей, югары уку йорты, лаборатория, зоопарк, планетарий һ.б.).

  1. Кулланылган мәгълүмати чыганаклар (журналлар, китаплар, уку әсбаплары, фәнни хезмәтләр, монографияләр, диссертацияләр, авторефератлар, кулъязмалар, белешмәләр, сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет сайтлары һ.б.)

  1. Тикшерүченең сүзлеге (понятийный аппарат).

Бәяләү критерияләре:

Проектның уңышлылыгын бәяләү процессында укытучы өчен иң әһәмиятлесе – укучының эшен күрә белү һәм аның хезмәтен тирә-юньдәгеләрнең аңлап кабул итүе.

Укучыларда нинди компетенцияләрнең формалашканынын ачыклау өчен түбәндәгеләрне бәяләргә була:

60

−− укучының проект эшен башкару вакытында күрсәткән мөстәкыйльлеге; −− укучыларның төркем эшендә ничек эшләүләрен

билгеләү, аларның үз рольләренең башкару дәрәҗәсен бәяләү; −− предмет буенча үзләштерелгән күнекмәләрнең гамәли куланылышы;

−− бу проектны башкарганда яңа мәгълүматларның кулланылышы; −− бу кулланылган мәгълүматларның аңлау дәрәҗәсе;

−− проектның авырлык дәрәҗәсе һәм методикаларның кулланылыш дәрәҗәсе; −− идеянең оригинальлеге, мәсьәләне чишү алымнары;

−− проектның мәсьәләсен аңлау һәм проектның (тикшерү-эзләнү эшенең) максатын формалаштыру дәрәҗәсе; −− презентацияне оештыру һәм үткәрү (телдән мәгълүмат бирү, язма отчет, күрсәтмәлелек белән тәэмин итү); −− рефлексиянең барлыгы;

−− презентация өчен кирәкле булган объектларга иҗади якын килү; −− килеп чыккан нәтиҗәләрнең социаль һәм гамәли куланылышы.

Эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге

Укучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге – ул тирә-юньдәге күренешләрне аңларга ярдәм итүче методларны үзләштерүгә нигезләнгән, укучыларның үзләштерү ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән уку-укыту эшчәнлегең бер төре.

Эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенең төп максатлары – шәхеснең үсешен тәэмин итү, укучыларда тикшерү-эзләнүнең функциональ күнекмәләрнең булдыру, эзләнүчән фикер йөртүне формалаштыру, укучының шәхси позициясен активлаштыру.

Эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген оештыру алдына куелган төп бурыч – эзләнү-тикшеренүне дөрес проектлау. Нинди генә тикшеренү эше булмасын, ул түбәндәге композицион структурага корылган булырга тиеш. Бу структур чылбыр барлык эшләр өчен

61

дә зарури булып тора.

Алар:

−−  мәсьәләне кую;

−−  максатны һәм бурычларны билгеләү;

−− эзләнүнең предметын һәм объектын күрсәтү; −− гипотезаны формалаштыру;

−− бу мәсьәләгә багышланган әдәбиятка аналитик күзәтү ясау; −− эзләнү методикасын сайлау;

−−  эксперимент;

−− килеп чыккан нәтиҗәләрне анализлау; −− гомумиләштерелгән йомгак.

Укучы күзлегеннән проектны яисә эзләнү-тикшеренүне оештырып башкару – ул максималь рәвештә үзеңнең иҗади потенциалыңны күрсәтү. Бу төр эшчәнлек коллективта үзеңнең индивидуальлегеңне күрсәтә алырга, билгеле белемнәрен һәм көчең ярдәмендә нинди дә булса уңышка ирешергә ярдәм итә. Бу төр эшчәнлекнең иң әһәмиятлесе – ул кызыклы бер проблеманы чишергә алынып һәм укучылар тарафыннан бурычлар рәвешендә формалаштырылып, чишелеш ысулларын куллану аша нинди дә булса бер нәтиҗәгә килү.

Проект яисә эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге – укучыларда проектлаштыру һәм тикшерүнең үзенчәлекле күнекмәләрен һәм осталыкларын барлыкка китерә һәм үстерә торган интегратив дидактик үстерү, белем һәм тәрбия бирү чарасы.

Эзләнү-тикшеренү эшләренең структурасы, төп этаплары Эзләнү-тикшеренү эшләренең төзелеше, төп бүлекләрнең эзлеклелеге,  логик  бәйләнеше  хезмәтнең  сыйфатын  һәм уңышлылыгын  билгели  торган  төп  факторлар.  Хезмәтнең структурасы  авторның  уй-фикерләренең,  эш-хәрәкәтләренең эзлеклелеген күрсәтә. Һәм, әлбәттә, ул иң элек эшнең эчтәлегендә

чагыла.

Эзләнү-тикшеренү эшенең структурасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • теманы билгеләү;

62

  • максат һәм бурычларны формалаштыру (эш алдына бары тик бер генә максат куела, башка мөһим эшне юнәлдерүче эш-харәкәтләрне икенче дәрәҗәдә булган бурычлар буларак формалаштыру сорала);

  • гипотеза (мәктәп укучылары өчен зарури түгел). Тикшерү барышында дәлилләнә яисә инкарь ителә торган төп фикер;
  • методика (табылган мәгълүматларны булдырырга ярдәм иткән төп “инструмент”);

  • шәхсән тапкан мәгълүматлар;
  • анализ, нәтиҗә (килеп чыккан барлык төр мәгълүматларны гомумиләштерү, анализлау, чагыштыру һәм фикерләрне йомгаклау).

Оешманың тулы юридик исеме

Проект һәм эзләнү-тикшеренү эшенә эксперт бәяләмәсе.

63

Искәрмәләр

Гомумибалл

Презентациянеоештыруһәмүткәрү:телдәнмәгълүматбирү,язмаотчет,күрсәтмәлелекбеләнтәэминитү;

Проектныңавырлыкдәрәҗәсеһәмметодикаларныңкулланылышдәрәҗәсе

тикшеренү)

алып5кә

соцааль һәм гамәли куланылышы

Килеп чыккан нәтиҗәләрнең

алымнары

оригинальлеге, мәсьәләне чишү

Проект(эзләнү-

эшенәбәя:1дән

кадәрбалл

Тәкъдим ителгән идеянең

максаты һәм бурычлары

Проблематикасы, проектның

юнәлтелгәнлеге)

бер мөһим мәсьәләнең ачылышына

Проект эшенең актуальлеге (билгеле

Проект эшенең темасы

исеме, әтисенең исеме

Проект эшен башкаручының фамилиясе,


5       5     5       5      5

Проект һәм эзләнү-тикшеренү эшен бәяләү критериясе.Хезмәт5баллышкаладанчыгыпбәяләнә5балл–тулысынчаталәпләргәҗавапбирә4балл–билгелекритерияләргәҗитәрлекдәрәҗәдәҗавап бирә

1

64

3 балл  гомуми таләпләргә җавап бирә

2 балл  җитешсезлекләр күзәтелсә дә, проект эше башкарылган һәм гомумән алганда проект таләпләренә җавап бирә

1 балл  эш таләпләргә җавап бирми, ләкин кимчелекләр һәм җитешсезлекләр тиз арада төзәтелергә мөмкин.

Нәтиҗә:

_______

.

г

20

»

«

65

Эксперт

комиссиясенең

әгъзасы

:

дәрәҗә

,

___ ________________  _______        ФИО

(

имза

)

Кушымта 1

Проект һәм эзләнү-тикшеренү эшенең үрнәк титул бите

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АКТАНЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

1 НЧЕ САНЛЫ АКТАНЫШ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ МУНИЦИПАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

ЭЗЛӘНҮ-ТИКШЕРЕНҮ (ПРОЕКТ) ЭШЕ

ХӘЙ ВАХИТ ИҖАТЫНДА укытучы образы

Эшне башкарды:

Эшне җитәкләде:

Актаныш – 2015

66

Кушымта 2

Проект һәм эзләнү-тикшеренү эшенең эчтәлеге

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ....................................................................................

#

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК..................................................................

#

1.1............................................................................................

#

1.2............................................................................................

#

Беренче бүлек буенча кыскача нәтиҗәләр...........................

#

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК...................................................................

#

2.1............................................................................................

#

2.2............................................................................................

#

Икенче бүлек буенча кыскача нәтиҗәләр............................

#

ЙОМГАКЛАУ.........................................................................

#

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.........................

#

# – бит саны

Кушымта 3.

Кулланылган әдәбият исемлеген төзү формасы КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

  1. Чыганаклар.

1.1. Абдрахманова Г.Г., Зиляева Р.А. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. – Т.1. – 426 б.

1.2. Абдрахманова Г.Г., Зиляева Р.А. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. – Т.2. – 783 б.

1.3. Абдрахманова Г.Г., Зиляева Р.А. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1981. – Т.3. – 539 б.

1.4. Блейз А. История в костюмах. М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2001. – 529 с.

1.5. Баязитова Ф.С. Халык традицияләре лексикасы: Бирнә һәм кием-салымнар (этнолингвистик, культурологик, диалектологик концептлар). – Казан, 2009. – 412 б.

1.6. Бердник Т.О., Неклюдова Т.П. Костюм дизайны. М., 2000. –

  1. б.

67

1.7. Будагов Р.А. Человек и его язык. – М.: Просвещение, 1971. –

354 с.

II. Әдәбият исемлеге.

2.1. Аванта + заманча энциклопедиясе. Мода һәм стиль. – М.:

Аванта +, 2002. – 274 с.

2.2. Авербух К.Я. Терминологическая вариативность: теоретиче-ский и прикладной аспекты // Вопрос языкознания. – 1986. – №6. – 56 с.

2.3. Андреева Р.П. Мода энциклопедиясе. СПб.: Литера, 1997. –

582 с.

2.4. Арнольд И.В. Эквивалентность как лингвистическое понятие // Иностранные языки в школе. – 1976. – №1. – 129 с.

2.5. Аскольдов С.А. Концепт и слово // От теории словесности к структуре текста / Ред. Нерознак В.П. – М.: Академия, 1997. – 316 с.

Татар теле һәм әдәбият укытучысына ярдәмгә:

ФДББС турында белешмәлек

һәм терәк схемалар

Методик ярдәмлек

Форм.бум. 60х84 1/16. Гарнитура Times New Roman.

Усл.печ.л. 4,3

Оригинал-макет подготовлен в редакционно-издательском отделе

Института развития образования Республики Татарстан

420015 Казань, Б.Красная, 68

Тел.:(843)236-65-63 тел./факс (843)236-62-42

E-mail: irort2011@gmail.com



Предварительный просмотр:

Татарстаным- Ватаным. Квест- уен

(Класстан тыш уку дәресе\дәрестән тыш чараТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана, 7 нче сыйныф)

Казан шәһәре Совет районы

175 нче гомуми урта белем мәктәбенең

югары категорияле туган те һәм әдәбият укытучысы

Максат:

Метапредмет нәтиҗәләре: ТАССР тарихы турында булган белемнәрне билгеле бер системага салу, киңәйтү,  төркемнәрдәге эшчәнлекне планлаштыра белү, эзлекле  һәм логик фикер йөртү, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә белү,диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү,  Интернет- ресурсларын файдалы куллану, проект эшчәнлеге тәҗрибәсен яклау;

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: туган ягыбызны, туган телебезне ярату,  аның тарихына, мәдәниятенә  горурлык  хисе, Ватаныбызны саклау, аның турында кызыксынучанлыкны арттыру, уен барышында бер-береңә  карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Эшчәнлек юнәлеше:  гомумиинтеллектуаль;

Формасы: туган якны өйрәнүчеләр клубы

Җиһаз: презентация, интерактив такта, документкамера,  Татарстанның тарихын,  шәһәрләрен, мәдәниятын, сәнгатен, сәнәгатен, күренекле язучы-шагыйрь, галимнәрен яктырткан рәсемнәр стенды, “Татарстан Республикасы тарихы”н яктырткан китаплар күргәзмәсе, төрле төсле карточкалар, сандык, маршрут бите, музыка, проект яклау өчен “Татарстан” темасына конверттагы төрле  рәсемнәр, ТАССРның 100 еллыгы логотибы төшкән магнитлар.

Дәрес \ чара барышы.

I.   Оештыру өлеше.

Укучылар төркемнәрдә укытучыны каршы алалар.  Укытучы исәнләшкәннән соң утырышалар.

-Укытучы.  Исәнмесез, укучылар. Без сезнең  белән туган якны өйрәнүчеләр клубына җыелдык. Бүгенге эшчәнлекне квест- уен формасында оештырырбыз. Укучылар, квест- нәрсә ул?

Укучылар. Билгеле бер маршрут буенча нәрсәне булса да эзләү яки ниндидер биремнәрне үтәү.

Укытучы. Әйе,  бик  дөрес. Ә сез уенга әзерме?

Минем кулымда яшел, ак, кызыл тасмалар. Үзегезгә ошаган тасманы сайлап алыгыз әле. (укучыларның кулларында тасмалар)

-Укучылар, әйтегез әле бу тасмалардагы төсләр нәрсәне хәтерләтә?(Татарстан флагын, гербын). Без нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар. Туган ягыбыз- Татарстан турында сөйләшербез.

Квест уенда без төркемнәргә бүленергә тиеш Ничек бүленербез?(тасмаларның төсләренә карап)

-Әйе, бик дөрес. Кызыллар, Аклар, Яшелләр командасы буларак, эзләнү эшебезне башларбыз.

Квест уен билгеле бер маршрут бите нигезендә оештырылырга тиеш. Бу клубта маршрут бите  кайда яшеренде икән? Күзләр белән эзләп табыгыз әле(Такта янында 100 саны язылган төргәк)

  • Укучылар, ачыгыз әле төргәкне. Әйе, чыннан да бу маршрут бите.Ә  ни өчен 100 саны язылды икән?Быел- 2020 нче елның 27 нче маенда ТАССР оешуга 100 ел.
  • Бик дөрес, димәк бүгенге чарада сез нишләрсез, чарага максат куеп карагыз әле.(ТАССРтарихына багышланган төрле биремнәне төркемнәрдә үтәрбез)
  • Ә уен ахырында безне күчтәнәч көтә? Сез бу күчтәнәчне табарга әзерме?
  • Игтибар командалар, сез биремнәрне үтәгәндә игтибарлы булырга тиеш. Һәр дөрес биремгә  фишкалар (рәсемнәр)  биреләчәк.Ә хәзер  командалар урыннарга утырышабыз.

II.  Терәк белемнәрне хәтердә яңарту. Ковертларны алабыз. Анда киселгән фото, куар код бирелгән. Бу шәһәр турында мәглүматны 2 минут эчендә  интернеттан куллана алырсыз. Сезгә бу фотоны танырга һәм бирелгән сорауларга җавап бирергәт кирәк. Төркемнәрдә эшләнәндә бер- берегезгә игтибарлы, ихтирамлы булуыгыз сорала. Башладык.

1 төркемгә бирем. Казан Кремле.

Сораулар: Ул нинди таштан салынган?

Нинди елга ярында урнашкан?

Анда тагын нәрсәләр бар?

Юнеско Бөтендөня исемлегенә кертелгәнме?

2 төркемгә бирем. Болгар шәһәре.

Бу шәһәр нинди ?

Борынгы заманда анда кемнәр яшәгән дип уйлыйсың?

Бүгенге көндә монда нинди бина һәр кешене үзенә җәлеп итә?

Коръән китабы бу шәһәр белән ничек бәйле?

3 төркемгә бирем.Биләр шәһәре.

Риваять буенча, бу шәһәрне монголларда  саклап калу өчен ничә кыз кирмән төзегән?(40)

 “Изгеләр чишмәсе” кайда  ага?(тау астында)

Тау өстендәге теләкләр ташына менү өчен, ничә баскыч менәргә кирәк?(444)

Бу шәһәрдә “Кыйссаи Йосыф” поэмасын язган шагыйрь яшәгән.Ул кем?

  • Вакыт тәмам. Әйдәгез, сәгать йөреше тәртибендә җавап бирәбез. Дөрес җавапларга фишкалар таратыла.
  • Әйе, сез бик дөрес җавап бирдегез. Бүгенге көндә Казан Кремле, Болган, Биләр шәһәрләре үзләренең тарихы, матурлыклары белән кунакларны үзләренә җәлеп итеп тора. Сез булдырдыгыз. Афәрин!
  • Икенче стания.  “Тарих - саннарда » Дөрес җавапларга, фишкалар бирелеп бара.

Татарстан турында җөмләләр бирелгән, ә саннары  төшеп калган. Әйдәгез,  аларны урыннарына урнаштырабыз.(Смарт тактада бирем)  Кул күтәреп җавап бирәбез һәм тиешле урынга күчереп куябыз.

Татарстанның мәйданы: 68,0 мең. кв. км

Татарстанның башкаласы Казан  2005 нче елда 1000 еллыгын билгеләп үтте.

Татарстанда 21 шәһәр, 43 район  бар.  

Республикабызда 4 зур елга ага: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел.

Халык саны: якынча 4  млн кеше.

Республикада 115 милләт вәкиле дус һәм тату булып яши.

Укытучы.Афәрин,булдырдыгыз.

Укучылар. “Татарстанның шәһәрләрен беләсеңме?” Бу станциядә сезгә кроссворд чишәргә кирәк. Сораулары Татарстанның табигате, шәһәрләре турында булыр. Ачкыч сүзне сез табарсыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә.

1.Казандагы җәяүлеләр урамы ничек атала? (Бауман)

2.Чит илләрдә дә аның шигырәрен укыйлар. Танылган шагыйрнең туган ягы да, Казанда урнашкан парк атамасы да.(Кырлай)

3. Әлмәт  шәһәрендә кара алтын чыгаралар. Ул нәрсә?

(нефть).

4. “Восток” сәгат заводы кайда урнашкан? (Чистай)

5.КамАЗ автомобилен кайсы шәһәр җитештерә?(Яр Чаллы)

6 Бөек рус рәссамы И.Шишкин кайсы шәһәрдә туган? (Алабуга)

7. Буа шәһәрендә чөгендердән җитештерелә торган баллы азык-төлек. Ул нәрсә?

8. Кукмарада  җитештерелүче җылы аяк киеме. Ул нәрсә? (итек)

9.Татар халык әкияте атамасы да, Казанда урнашкан  боз аренасы да. Ул ничек атала? (Ак бүре)

10 Бу манара беренче татар ханбикәсе исемен йөртә. Ул кем булган? (Сөембикә)

- Вакыт тәмам. Ачкыч сүзләрне әйтегез. Нинди сүз килеп чыкты?

-Булдыргансыз!

-Ә хәзер бирем. Бу шигырьләрне төркемнәрдә   шатлык һәм горурлык интонациясе белән укып күрсәтегез әле.

Укучылар. Әйдәгез!

Укытучы. Афәрин. Әйдәгез,  шигырьләрне  рэп итеп җырлап карыйк.

- Укучылар.(җырлыйлар)

Укытучы. Кул чабыйк әле, ничек матур җырладыгыз. 

IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

Юлыбызны дәвам итәбез.Киләсе  тукталыш. Кунакка рәхим итегез.Күз алдына китерегез- сез экскурсоводлар. Кунакка килгән туристларны Татарстан  белән таныштырасыз. Моның өчен конвертта бирелгән рәсемнәрне кулланып, проект эше эшләрбез.  Өстәлдә яткан конвертларны алдык.  Сез  кунакларны ТАССРның 100 еллыгына кунакка чакырырсыз. Стенд рәсемнәренә дә игътибар итегез. Тукталышларда алган белемнәрне дә кулланып,эшегезне  киңәшләшеп  башкарырсыз. 2 -3укучы проектыгызны тәкъдим итәр.  Башладык. (Документкамера аркылы проектны карау һәм   яклау). ТАССР оешуның 100 еллыгын азсызыклап китү.

Укытучы. Сездән чын экскурсоводлар чыга икән бит. Кул чабып алыйк әле. Әйтегез  әле, һәрбер турист  истәлеккә нәрсәләр  китәргә мөмкин.

Укучылар. Сувенирлар , һ.б истәлекле бүләкләр

Укытучы. Менә сандыкны ачар вакыт җитте.Монда нәрсә яшеренде икән?

 Укучылар. Сувенирлар- мангит, значок, чынаяк, блокнот һ.б.

Укытучы. Әйдәгез,  карыйбыз. Бу кечкенә генә бүләкләр бүгенге чарабызның истәлеге булып калыр дигән теләктә калам.(ТАССРның 100 еллыгы логотибы төшкән магникларны тарату)

V.   Рефлексия.Укытучы.  Тактада   өч дәрәҗәле баскыч бирелгән. Бүгенге чарада алган белемнәргә таянып, сез  Татарстан турында кайларда чыгыш ясый алыр идегез?

1.Сыйныф, 2.Мәктәп күләмендә 3.Район, шәһәр, республика күләмендә.

Укытучы. Укучылар,  мин сезнең актив булуыгызга бик шат.Үз-үзегезгә ышанычыгызны беркайчан да югалтмагыз. Һәрвакыт шундый актив, ачык булыгыз дигән теләктә калам.

 Җавапларыгыз өчен сезгә  бик зур рәхмәт.

Шуның белән чарабыз тәмам. Сау булыгыз.